КАЗАН УЛ БИШ КЕНӘ БИТЕ САКЛАНЫП КАЛГАН КИТАП

ПЁТР САФИУЛЛИН
пётр сафиуллин
КАЗАН УЛ БИШ КЕНӘ БИТЕ САКЛАНЫП КАЛГАН КИТАП

Пётр Сафиуллин, архитектор, YARATAM бюросына һәм брендына нигез салучы.
Пётр Сафиуллин, архитектор, YARATAM бюросына һәм брендына нигез салучы.


атмосфера
комментарий, примечание
способ
на хрена (экспрессивная, разговорная лексика)
область
приятель
холмы
ступенчато
камерный
впечталяет
круг
безумный
центр
придомовой участок, двор
немцы
мебель
крутой
потребность
опасение
безумный
Ник монда очраштык без — аңлатасыңмы? Нигә бу урынны сайладың?

— Юньсез сорау. Минем офисым юк. Вакытлыча. Ә монда ярдәм итә алалар [миңа]. Бу мохитне мин үзем тудырдым, монда миңа рәхәт, уңайлы. Башта коллаж җыйдым [хатыным белән икәү җыйдык]. Төп идея — белмим, каян чыккандыр инде ул: коринф ордерлы пилястралар ясыйсым килде.
Фотода: «Дафт pub»
Архитектор: Пётр Сафиуллин
Чыганак: entrmedia.io, фотограф — Павел Жуков
ӘНӘ ШУЛ ПИЛЯСТРАЛАРНЫ ЯСАДЫМ ДА, ҮЗЕННӘН-ҮЗЕ КИТТЕ.
Күрәсеңме, артык зур алар бу урынның түшәменә күрә. Биеклекләре 80 сантиметр, ә бүлмәнеке — 3 метр 20 сантиметр. Әлбәттә, мондый биеклектә алар кечерәк булырга тиеш. Бер датчан магазины бар: элек анда банк булган, хәзер мебельный — әнә шул илһамландырды мине чынлыкта.

Ничек атала?

— Хәтерләмим. Аннары сылтамасын җибәрермен, кирәксә. Миңа тагын акшары аккан түшәм идеясе бик ошады. Без аны акбурлап агарттык, аннары сулап юдырдык, һәм ул үзенә күрә бик җанлы килеп чыкты. Нигездә, монда — табигый материаллар уены [үзеннән-үзе шулай килеп чыкты]. Стеналарда — акшар нигезле буяу, агач идән, һәм тагын шуның ише нәрсәләр. Һәм ничектер әкренләп…

Тик без Копенгагенда түгел, Казанда бит. Шуңа кайсыбер урыннарда пыялалар коелган булырга тиеш дип уйладым. Такта кисәкләре, вагонка кыстырып куелган. Тутыккан торбалар. Кара, асылда, шул ук «Квартира» идеясы инде [хәзер ябылган «Квартира 63» рестораны турында сүз бара«Кайтам» шәрехе]. Тик ул богемачылрак, җитдирәк урынга күченгән гүя. Менә була бит шулай — башта син аракыны [бөтенләй яшел чагыңда] подъездда эчәсең, ә аннары, үсә төшкәч, берәр сквотка күченәсең.

— Тик бу урынның хуҗасы башка инде?

— Юк, шул ук команда.

— Бераз үсә генә төшкән.

— Картайган, дияр идем.
Фотода: «Квартира 63»
Архитектор: Пётр Сафиуллин
Фотограф: Алинә Вәлитова


Кыскасы, бу үзенә күрә үткәннең төрле чорларына ымнар, сылтамалар җыелмасы. Шуннан килеп, менә сиңа конструктивизм чоры светильнигы [француз светильнигы ул, галәмәт шәп ясалган]. Мин мондагы нәрсәләрнең бик төрле булуын теләдем. Ну, менә беләсеңме, була бит…
ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ ГАСЫРДА ИКЕ ЫСУЛ БЕЛӘН ПРОЕКТЛЫЙЛАР. ҮТӘ ДӘ КИҢ ТАРАЛГАНЫ — КОПИПАСТ. БУСЫН МИН БӨТЕН ҖИРДӘ КҮРӘМ СОҢГЫ ВАКЫТТА. ШУЛ ИСӘПТӘН, КАЗАНДА ДА.
Тоталар да копипастлыйлар Пинтересттан — аерым бер кисәкләрне, чишелеш ысулларын. Үзенә күрә заман күренеше бугай инде. Андый интерьерлар да, бәлки, яшәргә хокуклыдыр. Тик минем үземә алай кызык түгел.

Минем өчен иң мөһиме — атмосфера тудыру. Атмосфера — беренче чиратта, димәк. Икенче мөһим нәрсә — пространство. Аның катлаулы, күпөлешле булуы кирәк. Вариантлар калсын: бу яктан да якын килеп була, икенче яктан да. Төрлечә эшләү мөмкинлеге булсын, мавыктыргыч булсын. Һәм ул пространство шундый, дөрес булырга, канунга буйсынырга тиеш. Проектлауның икенче ысулы — риваять язу ул. Мин, интерьер корудан бигрәк, шул урынның риваятен язам кебек. Аның үз геройлары бар, сюжетлары.

Җиһазлауда булган трендлардан качарга тырышам, билгеле. Үземә ничек ошый — шулай эшлим. Алай бик дөрес тә түгелдер инде… Төкердем дөреслегенә...
ИҢ МӨҺИМЕ — БЕРӘҮНЕҢ ДӘ ФИКЕРЕНӘ КАРАМАСКА. КОТОЧКЫЧ НӘРСӘ УЛ ЧӨНКИ. ПРОЕКТЫҢНЫҢ ЯҢГЫРАШЫ КИҢРӘК ТАРАЛГАН САЕН, КИҢӘШЧЕЛӘР ДӘ АРТА, НИНДИ ГЕНӘ ФИКЕР ИШЕТМИСЕҢ.
Элегрәк бу миңа кирәк тә иде кебек — фидбэк ишетәсем килә иде. Имеш, менә, «минемчә болай, минемчә тегеләй». Ә ниндидер бер моментта уйлап куйдым: пычагымамы ул миңа? Гомумән, берсенә дә колак салмавың хәерле.

Беренчедән, кагыйдә буларак, фикер әйтүчеләр бу өлкәдә берни аңламыйлар. Ни турында сөйләгәннәрен күзалламыйлар бөтенләй. Бар минем, мәсәлән, клиентлар, заказчиклар. Шулар ук миңа әшнә тиешле кешеләр дә, дуслар. Һәм тотыналар шулар менә нәтиҗә сыманрак нәрсәләр чыгарырга. Ничегрәк әйтим, коточкыч күренеш инде ул минем өчен һәрвакыт. Тыңлый да алмыйм хәтта. Дөреслектән ерак ул чөнки. Ну, ягъни объектив түгел алар. Һәм гомумән, сәнгатьтә объектив булу мөмкин микән? Шундыйрак карашта мин.
РЕМОНТ ЮЛЛАП КИЛГӘНСЕҢ ИКӘН
[ГАП-ГАДИ РЕМОНТ] — КИТ.
СӘНГАТЬ КИРӘК ИКӘН — КӨТ.

Интерьер — сәнгать әсәре ул минем өчен. Уйлап карасаң, проблемам да шунда инде минем — бизнесмен буларак. Мин бит бик тиз эшлим, асылда. Фатир өчен бер ел — нормаль хәл, минемчә. Жан Луи Денио планировка сызымын гына да ярты ел эшли әнә.

Ни өчен мин Казанда? Иң яратмаган соравым. Яратмыйм инде менә шуны.
Ни өчен Казанда мин? Блин. Төрле сәбәпләр бергә туры килде дә, һәм менә мин Казанда. Беренчедән, мазохизм. Мин шундый көчле авырту тоям. Менә кичә Фукс, Япеев урамнары тирәсендә йөрдем. Анда гаҗәеп матур рельеф, шундый калкулыклар. Рельефны ничек архитектурада кулланып булганын күргәнем бар минем [гел күрәм]. Һәм кара — бездә ничек кулланылган: киртләч-киртләч. Ә Казан тулысы белән рельефта утыра бит.

ШӘҺӘРГӘ ЧЫКСАМ, ГЕЛ СЫЗЛАНАМ.
МЕНӘ, ЫШАНМАССЫҢ — КИЧӘ ГЕНӘ УЙЛАП ЙӨРДЕМ. НИ ӨЧЕН КАЗАНДА СОҢ МИН? ЮК, ХӘТТА: НИШЛӘРГӘ МИҢА?

Һәм әле күргәннәремне ничек кенә хәтердән җуярга? Һәм боларны күргәннән соң да, ничек тынычлыгыңны җуймаска? Ләкин мин Казанда, чөнки [беренчедән] монда туганмын, монда үстем, укыдым, монда минем әти-әнием яши, хатыным, улым монда, бабаларым монда җирләнгән. Мин озак кына Мәскәүдә яшәдем, тагын башка җирләрдә. Сәяхәт иткәндә дә гел бер нәрсәгә инанам: монда [Казанда] начар түгел миңа. Ну, визуаль яктан каладыр, бәлки.

Асылда, мин Мәскәүне күрә алмыйм. Юк, алай түгел. Мин аны яратмыйм. Элек ихлас ярата идем менә. Мәскәүдән соң Казанга кайткач бик интектем берара. Кая барып бәрелергә белмичә. Монда миңа урын юк иде. Ни эшләсәң дә юк менә. Кайда да уңайсыз. Тик аннары, ничектер… төрле урыннар барлыкка килде. Һәм хәзер миңа Мәскәүдә җайсыз.

Минем өчен иң мөһиме — үз почмагың булсын. Менә шул. Кечкенә генә булса да — үз почмагың. Шунда ниндидер иҗади процессларны, көнкүрешне көйләү хокукың булсын. Һәм андагы кагыйдәләр — алар минеке булырга тиеш. Юкса, газаплана башлыйм мин. Кунакта да өч сәгатьтән ары тора алмыйм. Бик исерек булмасам инде, билгеле.
Менә шуңа Казанда мин — бусы беренчедән.

Ә икенчедән, менә нәрсә. Минем чит илләр турында уйланганым бар.

КАЗАННАН КАЯДЫР КҮЧЕНГӘН ОЧРАКТА,
РОССИЯДА ИКЕ, НУ, ӨЧ ВАРИАНТ БАР.
МӘСКӘҮ, ПИТЕР ЯИСӘ БЕРӘР АУЛАГРАК АВЫЛ.

Мәскәүдә яшәп карадым инде. Питерда климат начар, минем хатын түзә алмас аңа. Авыл әлегә торып тора: малайны укытасы бар. Ну, урта мәктәпне. Калганын үзе карар тагын. Мин үзе болай мәгариф системасы фанаты түгел дә, тик кирәк инде, нишләтәсең. Ә чит илгә күчү теләгем юк. Миңа рус телендә сөйләшү ошый.

Татар телен тыңлавы күңелле. Күңелле яңгыраган телләр бар бит: татар теле, итальян теле, испан теле. Тыңлавы күңелсез булганнары да бар: алман теле, голланд теле [бөтенләй коточкыч].

МИН КАЗАННЫҢ МЕГАПОЛИСКА ӘЙЛӘНҮЕН ТЕЛӘМИМ. ТИК УЛ ӘЙЛӘНӘ, БЕРТУКТАУСЫЗ ӘЙЛӘНӘ — МИННӘН СОРАП ТА ТОРМЫЙ.
Минем бер генә дә мегаполиста яшисем килми. Тик бернишләтеп тә булмый. Дөньякүләм күренеш бит. Бу безнең күпме чара үткәрергә алынуыбызда да чагыла, мәсәлән. Без кечкенә шәһәр, алай да… Бик кечкенә түгел инде, миллионник бит. Тик мин аны алай кабул итмим. Кытай өчен без энә очы кадәр генә шәһәр.

Казанның күпме чара үткәрергә теләвеннән һәм үткәрүеннән, шундый бер тоемлау бар миндә. Кара — нинди масштаблы максатлар куела — менә бу аэропортлар, тимер юллар, күперләр, аэропорттагы «Экспо»лар. Казан мегаполис булырга тели кебек. Тик миндә икенче бер сиземләү дә бар. Бик әйбәт мегаполис була алмастыр ул.

— Ягъни, син барыбер архитектор күзлегеннән карыйсың Казанга? Синең башка күзлегең юк.


— Кызганыч, юк. Әйе, мин архитектор буларак карыйм. Шәһәр төзелешендәге төп хаталарны күрә торган кеше буларак, димме. Бу нисбәттән, Казан Истанбулны хәтерләтә башлады кебек. Бер яктан, бик тә күңелгә ятышлы җир. Икенче яктан — үтә ятышсыз. Фотоларга күз салсаң… Мин бит әйткән идем, әйеме, җәмәгать урыннарында иң мөһиме — мохит, диеп. Һәм менә элек Казан, образлы әйткәндә, шундый аулак бер кибет — лавка кебек иде. Ә хәзер көннән-көн сәүдә үзәген хәтерләтә бара. «Южный» сыманрак менә. Керәсең дә туп-туры үзеңә кирәк почмагына юнәләсең, анда үзеңә кирәкне аласың да кайту ягын карыйсың. Башка моны күрмәс өчен. Бар Казанның шундый урыннары.
НИК МЕНӘ, ТӘРӘЗӘГӘ КАРАГЫЗ.
БУ БИК, БИК ХӨРТИ БИТ.
ШУШЫ АЛСУ БИНА, МӘСӘЛӘН.

Һәм сәбәп архитектураның үзендә генә дә түгел. Ә менә… һәр нәрсәгә файда алу ягыннан якын килүдә. Шулаймы? Асылда, билгеләнгән бер юл юк бит. Тирәлеген төзекләндерү, тәртипкә китерү дә коткара ала архитектураны: агачлар, фасад чисталыгы. Ә бу йортлар рәт-рәт койма белән уратып алынган — зираттагы кебек. Cорау нинди иде әле? Нәрсә ул Казан минем өчен?

— Әйе.


— Әйе. Бер-ике урын бар, мин яраткан. Карашым ябышып кала торган. Ульянов урамы. Миңа анда аерым бер урын да түгел, ә менә шундагы халәт ошый. Гомумән, кайдадыр калкулыкта басып тору ошый миңа. Астрономическая белән Кремль урамнары чатындагы кебек. Кояш баеганда, кышын, дүртенче яртыларда. Менә. Менә алай булганда — әйе.
Алай булганда, яктылык исәбенә үзенә бер атмосфера барлыкка килә, ниндидер аерым бер… Ну, бу исәррәк караш, рәссам карашыдыр инде. «Ходаем икән!» — диебрәк кабул ителә торган. Утилитар яктанмы, белмим, Казан үсте, кулайланды.

ӘЙЕ, УРЫНЫ-УРЫНЫ БЕЛӘН ЯХШЫРАК ХӘЗЕР, УҢАЙЛЫРАК. ТИК ҮЗӘКТӘН ТРАМВАЙ ЙӨРМӘВЕ КЫЗГАНЫЧ. ШӘП ИДЕ УЛ, МИҢА КАЛСА.
Ну, трамвай йөргәндә — Карл Маркс буенча. Миңа, беләсеңме, нәрсә ошый иде. Кышын йә көз көне — соң гына — барасың шулай вагонның арткы өлешендә. Ә ул Карл Маркстан бара. Кичке сәгать тугызлар тирәсе. Һәм кар ява. Ник бер машина, ник бер кеше булсын. Буп-буш карлы урамнан барасың.

Бу синең идеаль шәһәреңме?

— Ну, әйе.

Бала чагың Казанынинди ул?

— Кара, ну, балачак Казаны… Нигездә, Горки инде ул — бөтенләй яшь бала вакытны алсак. Аннан сирәк чыга идем мәркәзгә. Транспорт мәсьәләсе дә әллә ни түгел иде. Һәм кая чыга алам инде мин анда? Әти-әнием белән бабамнарга бара идек, мәсәлән. Ул Татарстан урамында яши иде. Анда бару ошый иде миңа. Үзе мәркәздә, үзе шундый сәеррәк бер төзелеш үрнәге. Нигездә анда панель йортлар бит.

Бу мөселман кварталыннан соңмы? Тинчурин урамы тирәсендәрәк?

— Әйе. Парк Молодожёнов янында ук, шунда. Панель йортлар инде анда, бишкатлы. Миңа ошый иде. Бик төгәл хәтерлим: бабамнарга килүгә, балконга чыга идем. Гел шунда булдым. Панель йортлар арасында бер зур агач йорт тора иде. Ниндидер ихата сыманрак җире дә бар иде. Шуңа өстән [балконнан] карарга ярата идем. Ну, түбә төзелешен, морҗаларын өйрәнгәндәй итә идем. Һәм анда гел балалар уйный иде. Бер нәрсәне төгәл аңлаганымны хәтерлим: алар — башка дөньядан. Алар… ну, алар параллель үлчәмдә яшиләр кебек иде. Монда — шундый бетон йортлар челтәре, ә анда — кинәт кенә — агач йорт.

Аннары бабай үлде, мин Мәскәүгә күчендем. Белмим, ул йорт кайсы чорда юкка чыккандыр. Ну, хәзер юк инде ул. Хәзер анда парковка.
КАЗАННЫҢ МИН ЯРАТКАН УРЫННАРЫНДА
ХӘЗЕР, НИГЕЗДӘ, ПАРКОВКАЛАР.

Шуңа минем балачак Казаны ул — Горки һәм өй янындагы урман. Ну, тагын танк полигоны, әнә шул тирә мохит. Ә аннары инде — үсмер чор. Югары сыйныфларда укыганда, Университетка керергә әзерләнгәндә — анысы бөтенләй башка Казан.

— Син һөнәреңне ничек сайладың?


— Әллә ни вариантлар да юк иде инде. Мин йә чит тел өйрәнергә, йә яллы кеше үтерүче булырга тели идем. Ярар, разведчик булырга инде, чынлыкта. Менә. Ләкин, белмим, махсусмы-юкмы, ничектер без әти белән минем киләчәгем турында сөйләштек. Һәм ул, басым ясамый гына, тәрҗемәче һәм разведчик булу уеннан биздерде мине. Һәм шуның белән шул — башка вариантлар калмады. Безнең гаиләдә барысы да архитекторлар. Һәм миңа ул шәп профессия булып тоела иде.

Әле тагын, бик яшь бала вакытта, миңа тракторчы булу идеясе якын иде. Һәм шунда әти ягыннан безнең барысы да [анда авылда] — менә сиңа — механизаторлар булуы ачыкланды. Соңрак мин футболчы булам дип йөрдем — туксанынчы ел чемпионатыннан тәэсирләнеп. Футболчы булам да, бу алманнарның деннәрен алам, дип. Менә күрәсеңме, монда алманнарга бәйле ниндидер капкан бар тагын.

— Юк бит инде ул — ыру хәтере дигән әйбер?


— Белмим. Фигня. Бар! Бар, чынлыкта — йөз процент! Менә әти ягыннан авылдагылар бар да — механизаторлар, һәм минем дә тракторчы буласым килә иде. Ә хатын ягыннан бар да — тимер юлчылар. Минем малай поездлар ярата. Тәмам маньяк ул менә. Аңа беркемнең беркайчан сөйләгәне булмады, ә ул — маньяк. Метрополитенны, музыканы һәм поездларны ярата — бетте, шуның белән шул. Моны ничек аңлатасың? Тәмам шаша менә. Тимер юл турында барын да белә.

Ну, футболчы була алмадым — юньсез тренерга туры килдем… бик аңлап җиткерми торган. Һәм минем, кыскасы, футболчы буласым килми башлады. Әй, төкердем менә, дидем дә, шундый мөнәсәбәт белән. Тренировкада бер ситуация булган иде. Торабыз шулай бер рәткә тезелеп, җиде-сигез яшь инде безгә. Тренер — дуамал кеше иде. Шулай нидер сөйли-сөйли бара бу рәт буенча. Тубы бар инде моның. Һәм көтмәгәндә вакыт-вакыт шул тубын берәребезгә төбәп тибеп җибәрә. Ну менә…

— Рандомно…?


— Әйе. Кем туры килсә, шуңа ора. «Иркенәймә», янәсе. «Улым, бик иркенәймә», дигәндәй. Менә шул. Берсендә мин туры килдем. Йөземә тия язды. Көч белән бәрә иде ул. Шуннан соң туптан курка башладым. Миңа сигез яшь иде. Туптан, кизәнүләрдән курка башладым — бусы беренчедән. Икенчедән, мин мәгариф программаларында менә нәрсәдән зарланам гел…

— Кайсы мәктәп иде ул, хәтерлисеңме?

— Мин футболга йөргәнме?

— Әйе.

— 24нче. Унынчы микрорайон.

Унынчы?

— Бәлки, тугызынчыдыр. Тугызынчы, әйе. Мин сигезенчедә яшәдем. Менә ул проблема да бар иде әле тагын. Куркынычсызлык проблемасы. Икенче якка чыгарга кирәк иде, караңгы якка. Менә. Футболчы булырга язмады шулай итеп.

Ну, әйе. Язмаган, ахры.

— Сәбәбе әнә шулар. Гәрчә футболны мин бик ярата идем, озаклап уйный ала идем, тиз йөгерә идем, бик чыдам идем андыйга. Һәм тагын, беләсеңме, белем алуда нинди проблема бар иде? Минем балачакта. Ул хәзергә кадәр бар, миңа калса. Беренчедән [анысын мин азактан гына аңладым], безгә методология бирүче булмады. Менә бу — бик мөһим нәрсә, минемчә. Нидән башлавыңны, кая таба баруыңны һәм бу юлда ниләр буласын аңлау. Ягъни — метод.

ОСТА ФУТБОЛЧЫ БУЛУ ӨЧЕН
ҺӘМ ЧЕМПИОНАТТА ҖИҢҮ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ КИРӘК?
БЕРӘҮ ДӘ АҢЛАТМАДЫ.

— Беркемнең дә бер генә тапкыр да аңлатканы булмады. Киләсең дә стадион тирәли йөгерәсең, аннары туп тибәсең. Нигә, ни өчен, ничек дөрес итеп тибәсе аны? Ну, бер-ике әйткәндер инде: «Болай типмәгез. Менә болай тибегез», — дип. Нигездә, бөтен булган белем шул. Өч ел буена футбол өлкәсендә җыелган белем. Соңрак музыка белән дә шулайрак булды. Гитарада уйнарга өйрәндем. Мин болай хәл иткән идем: футбол белән барып чыкмады инде, кадалып китсен, рок йолдызы булам. Музыка мәктәбеннән соң кулга гитара алганым юк алай. Күп дигәндә, бер өч тапкыр алганмындыр — соңгы егерме елда. Хе-хе, егерме биш.
— Сиңа мәктәптә укытучы түгел, коуч кирәк булган, кыскасы?

— Ну, әйе. Бәлки, шулайдыр. Хәзер ни дисәң дә инде. Тик менә бюрога эшкә килгән егетләргә [архитекторлар-дизайнерлар] карыйм да — аларда да шул ук проблема бит. Белмиләр — ни эшләргә кирәген, эш рәтен белмиләр. «Менә сиңа проект, ал да эшлә», — дисең. Ул югалып кала. Нидән башларга, ни килеп чыгарга тиеш, шулар арасында нәрсә? Белемнәре таркау. Нидер белгән төсле дә инде ул үзе. Ну, шартлы итеп әйткәндә, аерым детальләрне җыя ала, ләкин тулы картинаны күрми.

НӘТИҖӘДӘ, ТРАКТОРЧЫ ДА, ТӘРҖЕМӘЧЕ ДӘ, РАЗВЕДЧИК ТА, ФУТБОЛЧЫ ДА, РОК ЙОЛДЫЗЫ ДА БУЛАЛМАДЫМ. ТИК МИН БЕРТУКТАУСЫЗ РӘСЕМ ЯСЫЙ ИДЕМ. ҺӘМ ҮЗЕМӘ АЛАР ЯРЫЙСЫ ГЫНА ТОЕЛА ИДЕ.
Архитектор юлын сайларга туры килде.

— Әйе, мәктәпне тәмамлаганда сайлау даирәсе шактый тарайды. Мин архитектурага киттем.

Бу чорда әле Горкида яшисең?

— Әйе, Горкида. Әти-әнием фатирында. Китапханә бай иде безнең. Анда «Техническая эстетика» дигән бер журнал бар иде [минем яраткан журналым, дөресен әйткәндә]. Архитектурага кагылышы юк, дизайн турында иде ул. Шул миңа бик тәэсир итте. Башка бер дөнья иде ул журналда. Андагы рәсемнәр — алар шулкадәр үзгә иде. Мине чолгап алган дөнья белән чагыштырганда. Шуңа бик ярата идем үзен. Андагы техника, интерьерлар бик ошый иде. Үзенә бер рәхәт иде аны каравы.

«Техническая эстетика» журналы
1979 ел
Минем әти-әнием җәмәгать урыннарын җиһазлау белән шөгыльләнде. «Техник эстетика бюросы» дип атала иде ул дизайн-бюро. Әни мех фабрикасында рәссам булып эшләде. Бәйрәмнәр бизәлеше, плакатлар ясау, кафеларны җиһазлау һәм шуның ише башка нәрсәләр аның вазыйфасында иде. Һәм вакыт-вакыт мин аларның интерьер сызымы ясавын карап тора идем. Шәп иде алар.

Ул чакта 3D юк бит, кулдан төшерәләр. Менә перспективаны, зал перспективасын сызалар, мәсәлән. Ниндидер җиһазлар ясыйлар, аннары шуны ук акварель белән төшерәләр, юдыралар.

Ну, күз алдыңа китер, синең бернәрсәң дә юк — интерьер өчен. Светильникларың да, мебель да юк, сайлау мөмкинлегең дә. Син бары рәсемен генә ясый аласың — уйлап чыгарасың аларны. Һәм аннары шуны ничектер тормышка ашырасың. Белмим ничек. Кызык иде ул.

«Техническая эстетика» журналы
1982 ел
Әти [бу әле алар мәктәпкә эшкә күчкәнче], шулай ук, рәссам булып эшләде. Тик Бауман райпищеторгында. Шундый оешма бар иде. Шәһәр районнарга бүленгән, һәм һәр районның, гади итеп әйткәндә, азык-төлекне кибетләргә бүлә торган аерым оешмасы бар иде.
Бауман райпищеторгы ул — аңлашыла инде, Бауман районыныкы иде. Хәзер Вахитов районы ул. Әти шунда рәссам иде. Менә. Һәм ул анда куас мичкәләре дизайнын ясады. Тагын, мәсәлән, газлы су автоматлары дизайнын.

Шәп.

— Әйе. Без берсендә Татарстан урамыннан 49нчы автобуста барабыз шулай. Ул Мәскәү урамына борыла иде. Бакчага барабыз. Ну, Горкидан тимер юл вокзалына таба. Һәм бу борылыш — Мәскәү урамы түгел, Киров урамы иде әле ул чакта. Киров белән Татарстан урамнары чатында өч газлы су автоматы тора иде.

Гадәттә, соры иде бит алар? Шундый зәңгәр катыш, ну, классика…

Ә монда, күрәсең, буяулары купканмы, яңа дизайн ясыйсы булган. Менә. Һәм ул миңа күрсәтте шуларны. Супер-графика ясаган иде ул, шундый шәп иде алар, бу иң кәттә автоматлар иде.
Чынлап. Бу — шәһәрдәге иң яхшы автоматлар иде. Минем андыйны башка беркайчан да күргәнем булмады. Диогональ буенча шундый буй сызыклар китә, ачык яшелдән — кара яшелгә таба, хаки төсендәрәк. Һәм бик кәттә шрифт. «ГАЗ ВОДА» дип язылган иде шул шрифт белән. А хәрефе бишпочмаклы йолдыз рәвешендә ясалган. Һәм ул яшел түгел, зәңгәрсурак иде. Бу 87-нче. 88-нче ел.
Мин бу төштән үткәндә, гел шул автоматларга карап китә идем. Тәэсирләндерә иде алар мине.
— Ә АЛАР НИЧЕК КАБУЛ ИТӘ ИДЕ ШУЛ ЧОР КАЗАН АРХИТЕКТУРАСЫН?
— ДӨРЕСЕН ӘЙТКӘНДӘ, ШУЛАЙ УК БОРЧЫЛА-СЫЗЛАНА ИДЕЛӘР. АЛАР БИТ ШӘҺӘРНЕҢ ТАГЫН ДА ЭЛЕККЕРӘК ЧОРЫНА ЭЛӘГЕП КАЛГАН.
Минем әни Жуковский урамында туып үскән, озак вакыт шунда үз йорты белән яшәгән, хәзер юк инде ул йорт. Анда хәзер беркатлы агач йортлардан берәү генә калды [бераз янган]. 116нчы мәктәп ишек алдындагы күрше йорт — анысы безнеке иде. Табигый, алар да шулай ук борчыла иде шәһәр үзгәргәнгә. Бу 70-нче еллар булгандыр — инде модернизм башлангач.

Әти Нариманов урамында яшәгән. Татарстан урамы ул бит менә чат совет модернизмы. Тукай белән Татарстан урамнары чатындагы бина [тегү фабрикасы бугай, ялгышмасам] — анысы доминанта. Шәһәрдәге иң начар архитектура үрнәге димәс идем. Әти әле агачтан төзелгән Тукай кинотеатрын хәтерли, аны җимергәннәрен дә күргән. Планировкасын да сызып күрсәтә алам, ди.
Ул «Ремпроект»та эшләгән — реставрация-реконструкция өчен җаваплы оешмада. Казан бит ул эчкә таба үскән: яңа йортлар ике урам арасында төзелгән, ишегаллары да. Барысы да — эчке якта. Алар, урамның тышкы төзелешен саклаган хәлдә, эчке якны торак йортлар, административ биналар, кибетләр өчен үзгәртеп корганнар. Ягъни, фасадлардан, ишегалды конструкцияләреннән кала, барысы да яңа төр ихтыяҗлар өчен үзгәртеп корылган. Тәүге сагаюлары әнә шул чорда булган аларның…
Ялгышмасам, Татарстан һәм Нариманов урамнары тирәсендә бер мәчет булган, Казаков мәчете бугай. Шуны реставрацияләргә җыенганнар. Ул проект белән әтинең бер хезмәттәше шөгыльләнгән, отмывка ясый икән.
Беләсезме отмывканың ни икәнен? Менә фасадны сызасың, ә аннары катлам арты катлам күләгә төшерәсең. Тушьны сыеклыйсың да сызымның буеннан-буена пумала белән күләгә төшерәсең — фасадка. Шул катламнар исәбенә төс җыясың. Беренче катлам «слеза» дип атала. Архитектура терминнары бу.

Хәзер моны архитекторлар да белми инде. Ну, яшьләре. Бу технология искерде. Хәзер «рендер» дигән сүз бар. Әти обедка китә. Кайтканда шул мәчет яныннан үтә. Ә анда — зур чуен шарлы экскаватор шул мәчетне җир белән тигезли. Шул.

Һәм ул обедтан кайта, димәк. Ә тегесе утыра һаман катлам арты катлам төшереп. «Җитәр, — ди әти, — очла эшеңне. Бетте».

«Отмывка» техникасыннан бер мисал
Чыганак: pinterest.com
БЕР ИЛЛЕ ЕЛЛАП БАРА ИНДЕ УЛ АРХИТЕКТУР ТЕРРОР. БӘЛКИ КҮБРӘКТЕР ДӘ. МИҢА КАЛСА, ЭЛЕККЕ ЧОР АРХИТЕКТОРЛАРЫ ДА ШУШЫ УК ХАЛӘТТӘ ЯШӘГӘНДЕР.
Бу бит яңа җирләрне төзелешкә алу, Казанда адым саен җәйрәп яткан промзоналарны үзгәртеп кору очрагы түгел. Тарихи мәркәз уртасында, мәйданны алдан чистартып, «Барселона» торак комплексы ише нәрсәләр төзү очрагы. Архитектур террор бу, минемчә. Бик кыен нәрсә. Шәһәрдәге вакыйгаларның иң авыры шул минем өчен. Мин моны бөтенләй кабул итә алмыйм.

Шуннан килеп, блин, үз-үзен җимереп килгән шәһәрдә, ничек архитектор булырга мөмкин? Җимерү хисабына төзелгән шәһәрдә? Агач төзелешле Казанны элекке хәлендә саклап калып булмый иде инде, аңлыйм. Тик пычагымамы, мәсәлән, менә бу казармаларны җимерергә кирәк иде? Тузга язмаган хәл бит. Алар шундый матур иде.

2016нчы елда миңа Горький урамындагы бер иске йортта булырга туры килде. Аны әллә Ак Барс, әллә тагын шуларның кайсыдыр сатып алган иде [реконструкциягә дип]. Тәгаен, күргәнегез бар сезнең аны. Саша Гром —100% — төшерде ул йортны! Анда шундый медуза-горгоналар — подъездда, ар-нуво. Бик матур подъезд ул. Модерн ишекләр. Фатирлар планировкасы — гаҗәеп: озын коридор-галереялы. Йөреп чыктым да уйлыйм. Түшәмәсе агач аның, бу сылап ясалган бизәкләр юк ителәчәк, боларның берсе дә калмаячак бит. Шушы бизәкләрнең бер генә кисәге дә калмаячак.
Фотода: Горький урамындагы йорт
Фото авторлары:
1 — Алиса Гулканян, 2-4 — Саша Гром
Казанда: «Егетләр, әйдәгез торгызабыз гына. Ну, йә мөмкин булганча торгызырга тырышабыз», — дип килешә алырдай кешеләр юктыр инде ул, мөгаен. Шундый мастер, шундый инвестор юктыр. Һәм иң куркынычы — элеккеләр дәрәҗәсендә төзү өчен прецедент та юк. Бу нисбәттән, мине Kazan Palace by Tasigo бик гаҗәпләндерде.
Фотода: «Kazan Palace by Tasigo», элекке Шамов больницасы бинасындагы кунакханә. Бина үзе 1910 елда төзелгән.
Чыганак: kazanpalace.com

Менә синең тулы бер тарихлы китабың бар ди. Син аны кайтып-кайтып укый аласың, балаларыңа тапшыра аласың — укысыннар. Шәһәр — әнә шундый китап ул. Ә Казан — йөз урынына биш кенә бите сакланып калган китап, аңлыйсыңмы?

Һәм менә шул биш бит аша син яңа буынга шәһәрнең үткәнен җиткерергә тырышасың.


ӘҢГӘМӘДӘШ — РАДМИЛА ХАКОВА
ФОТО — ДАНИИЛ ШВЕДОВ, РУСЛАН ФӘХРЕТДИНОВ
РЕЖИССЕР — ИЛШАТ РӘХИМБАЙ (ADEM MEDIA)
ОПЕРАТОР — РУСЛАН ФӘХРЕТДИНОВ (ADEM MEDIA)
башка интервьюлар
ЯКЫН КӨННӘРДӘ УКЫГЫЗ
  • Пётр Сафиуллин / Часть 2
    Архитектор, основатель бренда YARATAM, создатель одноимённого бюро
  • Альберт Зарипов
    Владелец сети кофеен Date and Coffee
  • Аида Новенькова
    Управляющий партнер СИЯЙ Community, руководитель проектов в ИУЭФ КФУ
  • Булат Ибятов
    Основатель музыкального издательства «Сияние»
  • Айдар Ахмадиев
    SMM-менеджер благотворительного проекта «Мечтай со мной»
Яңа материал чыкканын алдан белү өчен сайт хәбәрләренә язылыгыз.
Бу төймәгә басып, сез конфиденциальлек сәясәте белән килешәсез һәм шәхси мәгълүматларыгызны эшкәртүгә рөхсәт бирәсез.