Бераздан, кара әле, тормышның юлыңа шундый кешеләрне чыгарып куюы үзе үк шәп бит дип уйлыйсың. Нидер эшләргә тырышасың, яңача бәялисең үзеңне, үзеңә башка яктан карыйсың, яңа планнар корасың. Кызыклы кешеләр тәэсир итә инде.
Мәсәлән, курсташым Дима Кузнецов [Хаски]. Аны күзәтү үзенә бер кызык иде, күпмедер вакыт аралаштык без. Ул шундый кыю, туры сүзле кеше. Аның һәр карарында үтә мөстәкыйль фикер йөртүе сизелә — шул сокландыра иде мине. Андыйлар сирәк очрый бит. Казанга күченгән генә вакытта, мәсәлән, клипта төшәргә чакырып язды ул. Мин әйтәм, килеп китә алам инде Мәскәүгә, ләкин болай Казанда мин хәзер. Ә ул, аның өчен генә йөрмә, ди. Киресенчә, үзем Казанга килер идем дә шунда яшәп калыр идем, янәсе. Шаярта инде, билгеле. Ләкин ул, мәсәлән, башка дусларым, танышларымнан аермалы буларак: «Мәскәүдән соң Казанда ни калган инде? Ник алай иттең?» дип тормады.
Эшлекле әлемтәләргә килгәндә, «Ведомости»дагы Игорь Цуканов белән танышуым аерым бер зур вакыйга булды.
Әйтик, менә минем өчен киң күңеллелек — иң мөһим сыйфатларның берсе генә түгел, ә бәлки, иң мөһимедер. Кеше үтә акыллы, дәрәҗәле булырга мөмкин, ләкин башкаларга карата рәхимсез икән, аның кәттәлек градусы шунда ук кими. Уңышка ирешеп тә тирәсендәгеләргә мәрхәмәт күрсәтә белүчеләр — әнә андыйлар кайф инде.
«Ведомости»га практикага килгәч, мине бер кызга тапшырдылар, үтә дә уңайсыз иде аның белән. Бу әле беренче тәҗрибәм, нидер белеп бетермәүнең гөнаһ булмавын аңламаган чор. Күрәм, ул мине өйрәтә инде үзенчә, үз мисалында — кыю итеп телефоннан сөйләшергә, мәгълүматны йолкып ала белергә, үз дигәнеңә ирешергә… Ләкин «мондый стажерлар бездә — миллион» дигән мөнәсәбәт белән. Синсез җайлырак булыр иде дип торган сыман. Һәм бу һөнәри юлыңның башы гына бит әле, шуңа ничектер бөрешәсең тәмам. Отличник синдромы да эзәрлекли җитмәсә.
Әнә шундый шартларда үткән практикамның соңгы көннәрендә отпусктан Игорь Цуканов кайта. Ул шушы технологияләр һәм телекоммуникацияләр бүлеге җитәкчесе. Икътисад өлкәсен чамалыйсыңмы, ди. Сорауларында тамчы да тәкәбберләнү юк. Һәм тыныч кына: «Ну, ярар, нәрсәләргә игътибар итәсен аңлатырмын хәзер», — дип куя.
Кыскасы, мин аның шундый кешелекле булуына шаккаттым. Күзаллавымда, бүлек җитәкчесе хезмәткәрләреннән дә кырысрак, катырак булырга тиеш иде. Күңелем үсенеп, терминнарны ерып чыктым да мәкалә яздым. Һәм ул полосаның төп мәкаләсе булды. Минем фамилия белән имзаланган — анысы инде бөтенләй «вау» иде.
— Мәскәүгә күчкәннән соң, үз шәһәреңә мөнәсәбетең ничек үзгәрде?