АКТАНЫШ ХАЛКЫ УЛ — СУПЕРСӘЯСИ ХАЛЫК, АЕРЫМ СӘЯСИ МИЛЛӘТ…
АЙДАР ШӘЙХИН
АЙДАР ШӘЙХИН
АКТАНЫШ ХАЛКЫ УЛ — СУПЕРСӘЯСИ ХАЛЫК, АЕРЫМ СӘЯСИ МИЛЛӘТ…

Актаныштагы сәләтле балалар гимназиясенең проект эшчәнлеге кураторы, «Гыйлем» проектына нигез салучы,
«Һарри Поттер»ны татар теленә тәрҗемә итүче
Актаныштагы сәләтле балалар гимназиясенең проект эшчәнлеге кураторы, «Гыйлем» проектына нигез салучы,
«Һарри Поттер»ны татар теленә тәрҗемә итүче



— Ничек Актанышка кайтырга булдың, сөйлисеңме?

— Бөтен кеше әйтә иде миңа... Һәм әйтә дә... «Актанышка кайтма, нәрсәгә кирәк ул сиңа», — дип. Казанда да шулай диләр, Актанышта да. «О, Шәйхин кайтты, бик әйбәт, бик шәп әле бу», — дип шатланып кабул иттеләр димәс идем. Гимназиянең үзендә сөенделәр, билгеле, чөнки анда барысы да үз кешеләр. Ә болай...

Ну, алар, озакка түгеллегемне аңлыйлардыр, бәлки. Яки тагын башка нәрсәне аңлыйлар. Актанышта миңа кысан булганын. Миңа чыннан да Актанышта кысанрак, таррак, чөнки… Кайбер проектлар өчен яхшы урын — Актанышта түгел, Казанда инде. Актанышта без аларны тикшереп, сынап карыйбыз, миңа калса.

Минем Актаныш белән бәйле эшләрем бар.
МИН УЛ ЭШЛӘРГӘ НОКТА КУЙМЫЙЧА, БАШКА БЕРКАЯ ДА КИТӘ АЛМЫЙМ ТӨСЛЕ.
Мин әле магистратурада укыйм. Теология юнәлешендә. Һәм, әйе, мәсәлән, бу юнәлештә Британиядә уку күпкә файдалырак һәм кызыклырак булыр иде, бәлки. Әмма миңа хәзер Актанышта булырга кирәк. Мине җан тарта шунда. Ни өчендер. Ниндидер бер бурыч димме.

Чынлыкта, безне шулай укыттылар гимназиядә. Безнең сыйныфны. Менә без — гимназиянең сайлап алынган беренче сыйныфы. Сайлап, татар милләтенең яңа интеллигенциясе дип җыелган балалар. Һәм безгә сеңдерделәр шул төшенчәләрне. Милләт, бурыч, җаваплылык һәм башкалар. Менә шул тәрбия этәргәндер мине кайтырга. Гимназиягә бүгенгесе көндә мин кайттым менә, минем сыйныфташым кайтты Алабугадан — физика укытучысы. Ул Алабуга белән Актаныш арасында йөри-йөри эшләп ята. Безнең укучылар кайда булсалар да, гел кайтмасалар да, гимназиягә җаваплы карыйлар.
Актаныш гимназиясендә кече яңарыш бара дип әйтергә мөмкин. Без элек булган проектларыбызны яңартабыз. Яңа әйберләр уйлап чыгарабыз. Миңа бик кызык процесс булып тоела ул, без балалар белән ярыша-ярыша эшлибез. Менә быел TEDx үткәрергә лицензия алдык, татарча-инглизчә бер чара булачак. Без укыган чорда да булды ул — инглизчә, татарча, русча чыгыш ясарга өйрәтә торган чара иде. Ә быел чын TEDx булсын дидек, җәмгыятькә, тирәлеккә файдасы булсын.

Мин Актанышта директор урынбасары булып эшлим дисәң дә буладыр. Ләкин чынлыкта... Мин үземне адвайзер дип атап йөртәм. Академик-адвайзер — бу күбрәк туры килә минем функционалга. Ну, директор урынбасарлары иртәләрен директор янына җыелышка килергә тиеш. Ә мин җыелышларга килмим.
Академик-адвайзер ул — Америка мәктәпләрендә укучыларга юл күрсәтүче. Беренче чиратта, һөнәри ориентация бирүче. Минем очракта... Мин аларга проект эшчәнлеге өлкәсендә булышам. Проект эшчәнлеге ул шундый таләп хәзер. Уку елы дәвамында проект якламаган укучы киләсе класска күчә алмый.

Без барлык проектларны җыеп, шундый бер проектлар фестивале уйлап чыгардык. «Һарун-фест». Ә ни өчен Һарун? Һарун Таҗиев дигән татар галиме бар. Вулканолог. Аны беркем белми диярек хәзер. Чөнки ул Татарстанда тумаган, Татарстанда яшәмәгән. Ялгышмасам, Варшава якларында туган, Франциядә яшәгән. Франциядә министр урынбасары булган. Укучылар аның исемен истә калдырсын өчен, фестивальгә шундый исем бирергә булдык.

Укучыларның проектларыннан кала, бар тагын гимназиянең электән килгән проектлары. Мәктәп газетасы, мәктәп телевидениесы, мәктәп радиосы. «Гыйлем» дә шундый проектларның берсе буларак килеп чыкты. Укытучыларның үзләренең дә проектлары бар. Кемдер Актанышның географик атласын ясый, мәсәлән. Менә шундый проектларны үстерү, юнәлеш бирү — шулай ук минем вазыйфа.
— «Гыйлем» барлыкка килү ничек булды?

— «Гыйлем»… 2014нче елны, җәй көне, «Бүләк» лагеренда барлыкка килде. Ел башында ук шундый идея бар иде. Аның илһамчысы — ПостНаука, тулысынча. Татарча ПостНаука. Ә без аны Актанышта ясый башладык. Актанышта татарча ПостНаука ясау катлаулырак инде, лекция сөйләрлек кешеләр бик юк. Элек тә юк иде, хәзер дә аз алар. Ну, ниндидер видеолар эшләп карадык. Укытучым, тәрбиячем Ленар Хөсәенов белән. Хәзер минем коллега инде ул. Һәм күбрәк текстлар белән эшләргә кирәктер дигән фикергә килдек. Фәнни текстларны тәрҗемә итеп, сайтка урнаштыра идем.

Казанга күчкәч, волонтерлар җыелды. Ренат һәм Азат Миргаязовлар башлап йөрде ул эшне. Тәбрис Яруллин бик булышты: 2015нче елның октябрь аенда Форум [Татар яшьләре форумы] белән түгәрәк өстәл үткәрдек. Татарча фән турында.
ТАТАРЧА ФӘН БАРМЫ ДИГӘН СОРАУ... УЛ БИТ ИНДЕ КЫЗЫЛ ЧҮПРӘК СЫМАН.
Аны ишетүгә безнең абыйлар-апалар шунда ук кабыналар, зарлана башлыйлар: университет кирәк, университетларда укыту бетерелде. Ну, «Гыйлем»не без әнә шулай үсәр-үсәр дә ачык университетка әйләнер дип күзаллаган идек. Ләкин «Гыйлем» шундый бер научпоп сайтка әйләнде. Белем бирү функциясе бездә алай ук күп түгел, фәнне популярлаштыру функциясе алгы якка чыкты.

Хәзер «Гыйлем» тибындагы татарча фәнни-популяр проектлар арта. «Ачык университет» үзе зур бер проект, чынлыкта. Ул курслар форматында эшли һәм Милли университетның нигезе булырлык әйбер. Волонтерлар эшчәнлеге активлашты. Бер егет, Илнар Сәлимҗанов исемле, ул Khan Academy дәресләрен тәрҗемә итә. Математика дәресләрен. Һәм аның хыялы, ялгышмасам, инглизчәдән татарчага йөзләп видеоны тәрҗемә итеп, татарча математика өйрәнү өчен нигез булдыру. Әйе, андый кешеләр күбәя.

«Гыйлем»нең «Хәлбуки» дигән проекты бар, мәсәлән. Лекторийлар. Анда татарча фәнни лекцияләр сөйлиләр. Һәм бездә сөйләнгән лекцияләр — алар, чынлыкта, уникаль. Аларны башка бер җирдә дә ишетеп булмый. Тыңлаучылар күп булмаса да, минем өчен төп әйбер — менә шушы хәрәкәтнең тарихка кереп калуы.

Тукайлар чорында булган «Гавам дарелфөнүне» [Халык университеты] дигән… проект. [Тел бозылып бетте инде бу проект сүзе белән.] Менә анда шулай ук төрле фәннәрдән лекцияләр сөйләгәннәр. Шәрык клубында, башка урыннарда. Тукай үзе дә шунда лекция сөйләгән. Әдәбият турында бар бит лекциясе — ул нәкъ шул «проект» кысаларында язылган. Менә «Гавам дарелфөнүне» турында энциклопедияләрдә нибары берничә җөмлә, берничә сүз укып була. Мин үзем алар турында Исмәгыйль Рәми әзерләгән әдәби сүзлектән укыдым, ун юллык текст инде ул. Безнең тәҗрибә дә, бер юл гына булыпмы, тарих дәреслегенә кереп калса… Яхшы бит.
КЫСКАСЫ, БЕЗ ШУЛАЙ УК АМБИЦИОЗ КЕШЕЛӘР.
Үзебезне шуларның дәвамчылары диеп саныйбыз.

— Романтиклар?

— Романтиклар инде, әйе. «Гыйлем» — сайт һәм паблик кына түгел, үзенчә бер юнәлеш, идея бит инде — татарча фән идеясы. Ул яктан, гимназиядә дә эш дәвам итә. Менә проектлар эшчәнлеге дидем бит. Бер укучы проект темасын җибәрде. Ул татар математиклары турында мәгълүмати база туплый. Бу шулай ук «Гыйлем» юнәлешендәге тема, чынлыкта. Өстәвенә, ул әле аны татарча эшләргә тели.

Шуннан тагын… Минем бер укучым бар, Урал исемле. Күбрәк аның белән эшлим. Актанышка быел кайтуымның да бер сәбәбе — Урал белән эшләргә теләү. Бер конкурста катнашабыз без. ВШЭ конкурсында. Һәм ул лонгрид ясый. Медиакоммуникацияләр юнәлеше бар анда. Лонгрид Бәшир Рәмиевка багышланган.

Шул нисбәттән. Бездә кабинетлар төрле шәхесләрнең исемнәрен йөртә. Татар галимнәренең йөзен, фотосын булса да күрсеннәр, исемен истә калдырсыннар өчен эшләнгән әйбер инде. Һәм менә һәр шәхескә карата шундый... Сайтлар ук түгел инде. Сайтта сәхифәләр эшләргә, укучыларны шул эшкә җәлеп итәргә була. Анда безнең Һарун Таҗиевлар, Мөштәриләр, Гыйлем Камай, Муса Бигиев, Мәрҗаниләр бар. Аларны гимназиядә укыган 150 кеше истә калдырса да, бик әйбәт булачак.
ГАЛИМНӘР, ГОМУМӘН, ОНЫТЫЛА ТОРГАН КЕШЕЛӘР. ТАТАР ДӨНЬЯСЫ ГАЛИМНӘР БЕЛӘН БӘЙЛӘНЕШЕН БИК КҮРМИ БИТ.
Андый ассоцияция юк. Безнең күбрәк язучылар, җырчылар, сәясәтчеләр.

Ә кайда араларында… Сөнәев, мәсәлән? Мировая звезда. Минем амбициоз хыял: чакырырга иде аны Актанышка, укучылар белән күрешергә.

«Гыйлем»дә безнең кумир — Каюм Насыйри. Мин Каюм Насыйрины шундый бер поп-йолдыз дәрәҗәсенә җиткерергә телим, идолга әйләнергә тиеш ул. Насыйринең туган көнен Татарча фән көне дип искә алабыз. Шундый ясалма бер бәйрәм уйлап чыгардык. Насыйри ул — татарга белем биргән, татарча фәннәргә, татарның тел белеменә нигез салган кеше. Шул ук вакытта, дин галиме дә. Шуңа күрә минем өчен ул чыннан да кумир.

— Диннәр белән кызыксынуың нидән башланды?

— Исламнан башланып китте, само собой. Башлангычта укыганда, класс җитәкчебез ике китап бүләк иткән иде. Бишенче сыйныфның «Борынгы заман тарихы» — теге кара китап. Һәм 10-11нче класслар өчен «Дөньякүләм диннәр тарихы». Икенчесен тулысынча укып чыга алмадым, ничектер авыррак иде ул миңа барыбер. Әмма кызыксыну шул вакытта башлангандыр. 10-11дә мин инде католиклар белән җенләнә идем. Һәм һаман да җенләнәм, аңлавымча. Диплом эшем дә католик теологиясенә бәйле.

Тәэсир ягыннан, төп рольне… Бар бит «Изгонящий дьявола» дигән фильм, экзорцизм турында. Шуннан киткәндер католиклар белән кызыксыну. Миңа нәкъ менә йола өлеше кызык иде. Йола өлеше һәм экшн дип әйтик инде. Ничек эшлиләр алар аны?

Рим Папасы образы бик ошый миңа. Ә Рим Папасыннан да кызыграк шәхес – Ватиканның дәүләт секретаре. Менә бу «Новый Папа» сериалыннан соң шуны аңладым. Ул күпкә мөһимрәк, җаваплырак зат. Һәм минем холкым да күбрәк туры килә шул вазыйфага.
— Шул вазыйфаны башкарасың да бугай. Гимназиядә.

— Без ул хакта кычкырып сөйләшмибез. Анысы да бардыр инде, әйе. Католиклар миңа исламны яхшырак аңларга булыша, чынлыкта. Мин 9да укыганда — 2013нче елда — Рим Папасы үзгәрде, Францискны сайладылар. Вконтактеда паблик барлыкка килде, «Папа Римский Франциск» дигәнме соң, ялгышмасам инде. Анда көн саен Папаның нәрсә эшләгәне, бөтен яңалыклар чыга бара иде. Вәгазьләрен дә куеп баралар. Һәм мин шуларны укыйм да… Ну, бу бит инде әзер мәчет вәгазе, тот та сөйлә. Гомуми темалар — мәрхәмәт, ярлылар проблемасы — алар бөтен диннәрдә дә универсаль.

Исламның үзенчәлеге — плюсы да, минусы да — бездә шундый бөек лидер, ияртүче образы юк. Ну, хәзер юк, хәлифләр булмагач. Без тере кешедән үрнәк ала алмыйбыз. Әмма тормышта, бәлки, җитмидер тере образлар кайчак. Тере үрнәк.
КАТОЛИКЛАР КЫЗЫК. CОРАУ БИРГӘНДӘ, КЕМ БУЛАЧАКСЫҢ ДИП… МИН ҺӘРВАКЫТ ҖАВАП БИРӘ ИДЕМ, РИМ ПАПАСЫ БУЛАМ ДИП.
Ләкин һөнәр сайлауда иң мөһим момент... Очраклы булды ул, асылда. Минем тапшырган имтиханнар тарих, җәмгыять белеме һәм рус теленнән иде. Документларны да шул өлкәләргә бирдем. Әмма... Килдем Казанга, берсенә оригиналны тапшырырга кирәк. Тик кайсына? Тукта әле, институтларның үзенә барып килим башта, дим.

Кердем тарих институтына, Пушкинадагы бинага. Сорау бирерлек бер кеше юк, гел каядыр җибәрәләр, «идите туда-сюда». Ладно, мин әйтәм, аңлашылды. Килдем приемная комиссия утырган бинага. Религиоведение кафедрасы да шунда. Кафедра мөдиренә кердем, сөйләштек кызык кына. Шунда тапшырдым да. Шәхси мөнсәсәбәт үз ролен уйнады инде монда.

Мин религиоведениега кергәнемә үкенмим, чынлыкта. Ну, әйтеп булмый инде, безгә бирелгән белем ул — шундый, яхшы сыйфатлы белем дип. Әмма — әле кичә генә сөйләшеп утырдык — бездәге предметлар, фәннәр... Чынлыкта, алар белән бераз танышу да дөньяга карашыңны киңәйтә. Дин фәлсәфәсе, дин социологиясе, дин тарихы... Мин үзем тагын өстәмә дә укыгач, белемемнән канәгатьрәк калдым. Безнең кафедрада уку өстәмә буш вакыт та бирә иде. Актанышка ай саен кайтып йөрдем, «Гыйлем» белән шөгыльләнергә вакыт булды, һәм башкасы, һәм башкасы.

— Гарри Поттерны тәрҗемә итәргә.

— Анысы... Һарри Поттер — минем бәләкәй чактагы иң якты әйберләрнең берсе иде. Һарри Поттер ул — рәхәт, Һарри Поттер ул — җылы, Һарри Поттер ул — өйдә син. Өстәвенә, ул чорда телевизордан гына карап була иде аны. Һәм шуңа күрә ул — елга бер-ике тапкыр гына була торган вакыйга. Һарри Поттер минем өчен хәзер дә кадерле әйбер, ул дөньяда мин сыену урыны табам. Күңелсез чакларда.

Аны тәрҗемә итү идеясы балачактан ук киләдер.
МИҢА РӘХӘТ БУЛГАН ӘЙБЕР МИНЕМ ТУГАН ТЕЛЕМДӘ ЯҢГЫРАРГА ТИЕШ ДИГӘН ИДЕЯ.
Була бит бәләкәй чакта теге… Воображаемый друг. Минеке Һарри Поттер иде.

Аны мин 11нче класста укыганда тәрҗемә итә башладым. Һәм кыйммәт бәя түләдем, чынлыкта. Кышкы каникул иде. Тарихтан олимпиадага әзерләнү вакыты. Нәтиҗәдә, олимпиадада призер да, җиңүче дә булмадым. Үземнең республика олимпиадасын Һарри Поттерга фида иттем. Әмма ул миңа ниндидер яхшы әйберләр дә китерде.

— Мәсәлән?

— Ну, ничек әйтим, матбугат өчен тәмле әйбер булды бит инде. Гәрчә волонтерлар проекты гына булса да. Матбугат Һарри Поттер тәрҗемәсенә бәйле кызыксынгач, мин «Гыйлем» турында да сөйли алдым кешеләргә. «Гыйлем» үзе генә рус матбугаты өчен шулкадәр кызык әйбер түгел.

Әйтик, Һарри Поттер чыга — «Гыйлем» проекты эшләде дип язабыз. Гәрчә Һарри Поттерны тәрҗемә итүчеләр «Гыйлем»нән аерымрак кешеләр булсалар да. Кайчак танып алалар да,

Ә, СЕЗ БИТ УЛ — ҺАРРИ ПОТТЕРНЫ ТӘРҖЕМӘ ИТҮЧЕЛӘР, ДИЛӘР.
Чынлыкта, аның эше әле башланды гына. Без, асылда, шундый... Энтузиастлар төркеме. Безнең тәрҗемә ул — камил түгел, бик тә камил түгел. Ләкин ул рәсми тәрҗемәгә нигез, ярдәмче була ала. Ачык документ бит. Кайбер мәктәпләр бастырып та чыгардылар аны, мәсәлән — дәрестә кулланыр өчен. Ләкин җитди нәшрият бастыра башласа, аңа яхшы әдәби мөхәррирләр кирәк.

Джоан Роулингның агентлары белән язышканда, без бастыруга каршы түгел, әмма берәр тәҗрибәле нәшрият кирәк, безнең китаплар сыйфатлы чыгарга тиеш, дигәннәр иде. Мин әлегә бу мәсьәләдә тәнәфес алдым. Һәм Һарри Поттерны ничә данә бастырсаң таралачак ул? Минемчә, 1000 данә бик тиз таралырга мөмкин. Аны укымаячаклар, дөрес, ул сувенир буларак таралачак.

Әйе, укыйлар аны электрон вариантта, укучылар бар. Телне шомарту өчен. Ләкин безнең тәрҗемә ул — тел өйрәнү өчен бик үк яхшы әйбер түгелдер. Хаталарны сизәм мин үземнең тәрҗемәләрдә. Ну, тәрҗемә иткәндә түгел, бераз вакыт узгач. Бу текст туфта булган икән дим. Әмма баштагы вакытта тәнкыйтьне авыр кабул итәм. Гәрчә шул тәнкыйть белән килешсәм дә, чынлыкта. Миңа вакыт кирәк.

Тәрҗемәчеләр җитми инде ул. Бигрәк тә «Гыйлем» юнәлешендә. Төрле фәннәрне белгән тәрҗемәчеләр кирәк. Хәзер бит бер терминны мең төрле тәрҗемә итәләр. Кемдер русчаны калдыра, кем яңа татар сүзләре уйлап чыгара.

Әйтик, без «мигъмарият» сүзен кулланабыз «архитектура» урынына. Матур сүзләр категориясеннән инде. Яки, хәзер «инженер» сүзен «мөһәндис»кә алыштыра башладылар. Рус алынмасын гарәп алынмасы белән алыштыру бит инде. Юк, бу безнең мирасыбыз, диләр. Нигә теге яки бу сүзне кулланмадыгыз? Куллансаң, нигә ул сүзне кулландыгыз, диләр.

Аның бит башка ягы да бар. Мәсәлән, «теорема» сүзе. Безгә әйтәләр: «Нишләп, татарның теоремасы юк что ли?» — диләр. Һәм мин сорыйм, ә русча ничек була «теорема» сүзе алайса?
ТАТАР ВИКИПЕДИЯСЕНДӘ ДӘ БИК КУРКЫНЫЧ ПРОЦЕССЛАР БАРА, ЧЫНЛЫКТА.
Санкт-Петербург — Питербур анда, Архангельск — Архангил. Бер актив кулланучы бөтен әйберне төзәтеп утыра. Бу сүзләр челтәргә шулай кереп калса… Хәзер ул Википедияда гына, тик соңрак гуглга да тәэсир итүе бар. Һәм мәгълүматлаштыру аркасында татар теле белән кызык хәл килеп чыгарга мөмкин.

Әйе, татарча физика, математика укыткан кешеләр, татарча дәреслекләр язган кешеләр бар. Ләкин фәлсәфә укыта башласаң... Әйтик, татарча философия язган кеше — Казбек Гыйззәтов бар, Таҗи Гыйззәтнең улы. Казбек Гыйззәтов белән бергә эшләгән яшьрәк кешеләрдән, мәсәлән, Зөлфия Ибраһимова укыта алыр иде кебек.

Кайбер кеше бик нык ояла бит татарча сөйләүдән. Яхшы сөйләшә, ләкин русча терминнар кушып сөйләргә теләми.

— Сез Актанышта татарча укытасызмы?

— Төрлечә. Мин берара авыл мәктәбендә эшләп алдым. Актаныш гимназиясендә эшләү белән параллельно. Волонтерлык иттем. Дәреслекләр җитми анда. Русчаларын табарга була. Татарчалары җитми.
ҺӘМ УЛ ДӘРЕСЛЕКЛӘРНЕҢ КҮБЕСЕ ПЕРЕЧЕНЬГА КЕРМӘГӘН — ДӘРЕСТӘ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМЫЙ. АНДЫЙЛАРНЫ ҖЫЕП, ПОДВАЛГА АЛЫП КУЯЛАР.
Актаныш бит читтә, еракта. Кем белә анда ниләр булганын. Бәлки, без анда милли армия төзибездер…

— Ну… Шулай тоела.

— Чынлыкта, бик үзгәрә Актаныш. Хәзер Казаннан Энгель Нәвапович кайтты. Үзе үзгәреп кайтты, һәм аның белән бергә Актаныш та үзгәрергә тиеш хәзер. Министр чорында җыйган бөтен тәҗрибәсен, ресурсларны Актанышны үзгәртер өчен куллана. Миңа калса, башка бер районда да андый әйбер юктыр һәм була да алмыйдыр әлегә — бездә барлык мәктәп директорларын, директор урынбасарларын ел дәвамында Казаннан һәм Мәскәүдән килгән белгечләр укыта. Һәрбер мәктәпнең аерым үсеш программасы языла.

Без укыган чорда Актаныш салмаграк иде кебек. Гимназиядән генә карасаң да. Без ничектер тынычрак атмосферада укыдык. Аның үз рәхәтлеге бар иде. Мин бәләкәй чакта XX гасыр башы мәдрәсәләре турында укырга ярата идем. Миңа әнә шундый милли мәктәп образы ошый иде. Гимназиядә дә шул образны күрә идем: үзебезнең шәхси экспириенс, ниндидер гадирәк, җылырак атмосфера. Хәзер укучылар да үзгәрде, амбицияләре башка. Миңа калса, гимназиянең матди яктан үсүе белән бәйледер инде бу. Яхшы бүләкләр бирә, чит илгә җибәрә. Бөтенләй башка чынбарлык. Аның үз плюслары, үз минуслары.

Аерым моментлар бар инде Актанышта да.

МӘСӘЛӘН, АЙГА БЕР ТАПКЫР ГИМНАЗИЯДӘН БЕР КЕШЕ ДРУЖИНАГА ЧЫГАРГА ТИЕШ. ӘЙЕ, ҺӘМ АНДА ЧЫГУ — ШӘХСИ ТЕЛӘК ТҮГЕЛ.
Хотя ул добровольный народный дружина. Принципка барсаң, чыкмасаң, сиңа бернәрсә булмый инде анысы. Ләкин аңлыйсың — моның өчен директорыңа эләгәчәк. Һәм ул яхшы кеше икән, авыр хәлгә куясың килми инде. Ә болай... Мәгънәсез әйбер булып тоела. Ну, кирәк инде, полициягә булышырга кирәк, тотарга кирәк урамда йөрүче исерекләрне, ярар. Шундый әйберләр күп. Ләкин Актанышта система башкача яши дә алмыйдыр, миңа калса.

Быел берничә хезмәткәребез кыш бабай һәм кар бабайлар парадына чыкты. Төрлесе төрлечә киенеп, түбәтәйле кыш бабай анда, башка төрлесе. Актанышның үзәк урамыннан үттеләр, ярар. Ә кем карады аны? Ул чара көндез булды — балалар дәрестә, өлкәннәр эштә. Ахыр чиктә, администрациядә эшләүчеләр чыкты инде. Ну, ә идея бит яхшы иде.

Минем Актанышта шундый ихлас чаралар эшлисе килә. Положениега корылмаган чаралар, чөнки алар мәҗбүригә әйләнсә, аның идеясы, мәгънәсе югала кебек. Мәсәлән, без хәзер «Шимбә мәктәбе» белән авылларга йөрибез. Авыл мәктәпләренә барабыз, лекцияләр, уен, дәрес, мастер-класс — шуның ише әйберләр эшлибез. Ул шундый җылы, ихлас, матур чара, чынлыкта. Һәм, Аллага шөкер, аның рәсми өлеше юк.

Миңа бер дустымның фикере йогынты ясаган иде. «Балаларга ярату белән карарга кирәк, ихласлык белән тәрбияләргә кирәк». Ихласлык булмаса, алар шунда ук сизәләр. Кушылганга күрә генә эшләнгән әйберне дә сизәләр.

Гимназиядә түгәрәк алып барам. Философия, мифология, политологияне үз эченә ала инде ул. Тематик план да юк безнең, шундый ирекле, түләүсез түгәрәк. Без анда актуаль темаларга сөйләшәбез. Британиядә сәяси кризис вакытында… Беләләр инде минем Британия белән җенләнгәнне. Сораулар бирәләр, ничек анда, нишләделәр — аларга да кызык, миңа да.

Шекспирны куйдык яңарак. Беренче сораулары: «Ә моны нигә куясыз?» — булды. Ни өчен куясыз? Нәрсәгә кирәк бу? Конкурс, фестиваль, фәләндер... Болай гына куелуын белгәч, аларга бик кызык булды инде.
АЛТЫНЧЫ КЛАСС УКУЧЫЛАРЫ КИЛЕП БАСТЫЛАР, КЕЧКЕНӘ, ФУТБОЛ ТИБҮЧЕ МАЛАЙЛАР. БЕЗНЕҢ ДӘ УЙНЫЙСЫ КИЛӘ ШЕКСПИРДА, ДИЛӘР.
Гаҗәп инде. Ну, романтик булуыбыз да безнең плюстыр. Безне реальлек, чынбарлык чикләми.

Гомумән, Актанышта эшләү, чынлыкта, бик нык авыр. Чөнки Актанышта сәяси вертикаль үзенчәлекле. Гел ниндидер көрәш бара. Актаныш халкы ул — суперсәяси халык, аерым сәяси милләт, шуңа күрә кадрлар Актаныштан чыга да инде. Актаныш ул шундый бер казан, без анда кайнашабыз, бер-беребез белән сугышабыз. Тагын кем белән сугышырга инде безгә? Ә читкә киткәч, ул энергия үзенә чыгу юлы таба.

Менә бездә читтән килгән бер укытучы бар, сигез ел эшли инде. Ул үзгә, сабыр холыклы, аның яшәү принциплары бик ачык. Чын Актаныш кешесе булса, сигез елда акылдан язар иде.

Еш кына, гимназиягә глава киләсе иртәләрдә, уйлап утырам. Их, мин әйтәм, бүген торып, мине куса иде. Мин үзем китә алмыйм бит инде моннан. Ә болай... Кусалар… Ну, я же не буду виноват. Юк, эшләп бетерәсе килә минем.

— Шулай еш киләме?

— Энгель Нәвапович ул — суперактив кеше. Беркөнне шулай эштән кайтырга соңардым. Кабинетны бикләгәндә карыйм, коридорда басып тора: директор, интернат мөдире һәм Энгель Нәвапович. Кичке тугызынчы яртыда гимназияне карап йөри. Ул иртән-иртүк тора, шулай ук кайдадыр карап йөри. Һәм кешеләрне дә гел тонуста тота.

Кешедән ишеткән бар, район динамикасы район җитәкчелегенең динамикасына бәйле була дип. Актанышта тормыш бик тиз бара. Кибетләр, кафешкалар ачыла соңгы елларда. Дөрес, утырып эшләрлек яки озаклап сөйләшеп утырырлык урыннар юк әлегә. Ләкин ул сфера үсеп килә.

Рәхәт Актанышта, Актанышка килегез.

Интервью — йолдыз миҢнуллина
Фото и видео — adem media
БАШКА ИНТЕРВЬЮЛАР
ЯКЫН КӨННӘРДӘ УКЫГЫЗ
  • Пётр Сафиуллин / Часть 2
    Архитектор, основатель бренда YARATAM, создатель одноимённого бюро
  • Альберт Зарипов
    Владелец сети кофеен Date and Coffee
  • Аида Новенькова
    Управляющий партнер СИЯЙ Community, руководитель проектов в ИУЭФ КФУ
  • Булат Ибятов
    Основатель музыкального издательства «Сияние»
  • Айдар Ахмадиев
    SMM-менеджер благотворительного проекта «Мечтай со мной»
Яңа материал чыкканын алдан белү өчен сайт хәбәрләренә язылыгыз.
Бу төймәгә басып, сез конфиденциальлек сәясәте белән килешәсез һәм шәхси мәгълүматларыгызны эшкәртүгә рөхсәт бирәсез.