ПРОЕКТ ТУРЫНДА
ПРОЕКТ ТУРЫНДА

#Кайтам — туган якка кайтуга багышланган проект.⠀

Соңгы елларда Татарстанда яшәү шартлары үзгәрә, яңа сыйфат баскычына күчә. Биш-ун ел элек читкә киткәннәр хәзер бөтенләй башка республикага әйләнеп кайталар. ⠀
Укырга яисә эшләргә китеп, чит җирдә алган тәҗрибә — монда — үз җиреңдә ярдәм итә. Кире кайтып, иң кыю планнарыңны, идеяләреңне тормышка ашыру мөмкинлеге бирә.⠀
«Кайтам», Татарстанга көйләнгән хәрәкәт буларак, кайту күренешен заман үзенчәлеге — тренд дәрәҗәсендә күрә.⠀Безнең карашка, кайтучыларның шәхси тәҗрибәләре башкаларны рухландыру ягыннан да зур кыйммәткә ия. ⠀
Атна саен без кайтучылар белән күрешеп, kaitam.ru сайтында җентекле әңгәмәләр биреп барырбыз. Текстлар гел мактау сүзләреннән генә тормас, билгеле. Ничек бар — шулай яңгырар. ⠀
Татарстанны ярату, торыр җирең итеп сайлау ул — сукырларча соклану түгел. Ә бәлки, аның үсеш мөмкинлекләрен дә күрә белү. ⠀

Проект геройлары — туган җиренә кайтып эшләүче, үз өлкәсендәге мохитне үзгәртүче кешеләр.⠀
ПАРТНЕРЛАР
ПАРТНЕРЛАР

ЭЛЕМТӘ
ЭЛЕМТӘ

Безгә языгыз
kaitam.tatarstan@yandex.ru
Безгә языгыз
kaitam.tatarstan@yandex.ru