МИНЕМ БАРЫ ТИК БАШКА ТӨРЛЕ ТОРМЫШ, ИКЕНЧЕ ТӨРЛЕ ҮЗЕМНЕ КҮРӘСЕМ КИЛГӘН ИДЕ.

ЛИЛИЯ НАГРИМАНОВА
лилия нагриманова
МИНЕМ БАРЫ ТИК БАШКА ТӨРЛЕ ТОРМЫШ, ИКЕНЧЕ ТӨРЛЕ ҮЗЕМНЕ КҮРӘСЕМ КИЛГӘН ИДЕ.

Лилия Нагриманова, тәрҗемәче.
Лилия Нагриманова, тәрҗемәче.

— Минем исемем Лилия, миңа 25 яшь. Мин бер ел АКШта корабта, тагын бер ел Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәдем. Дубайдагы гарәпләр миңа Ләйлә дип дәшәләр иде. Ак тәнле, сипкелле булгангамы, британнар белән дә бутадылар. Ә болай мин Россиядан, Казанда яшим. Хиҗаб кигән татар кызы.


иттәге яңа танышларымнан бик сирәгенең генә Татарстан Республикасы турында ишеткәне бар иде. Күпчелек Россиядан килгән кыз ничек мөселман була ала дип гаҗәпләнде. Күзаллаулары бераз җимерелде инде, мин аларның аң чикләрен киңәйттем.
ЧИТ ИЛ КЕШЕЛӘРЕ «ТАТАРСТАН» СҮЗЕН ИШЕТКӘНДӘ, «О! КАЗАХСТАНМЫ?» — ДИП КАЙТАРЫП СОРЫЙ. ЮК, ТАТАРСТАН.
Мәктәптә мин география дәресен һәм инглиз телен ярата идем. Өйдә дә сәяхәтләр, Антарктика ачу, Кыргый Көнбатыш турындагы китаплар белән җенләндем. Сәяхәт итү — тынгы бирми торган бер хыял иде, шундый бер ашкыну! Шуңа СПбДУның туризм менеджерлары әзерли торган бүлегенә укырга кердем.
Бакалавриатның 4нче курсында академик ял алган идем. Шулай итеп, үзем теләгәнчә яшәрлек бер елым барлыкка килде.

Очраклы рәвештә «ВКонтакте» челтәрендә «Работа на круизных линиях», «Работа в США» дип исемләнгән төркемнәргә юлыктым.

Шуларга язылдым да кызыксынып күзәтә башладым. Ышаныч акрынлап уянды — төрле кешеләрнең тарихларын укыгач, интервью язмаларын карагач. Атна эчендә генә андый эшкә тәвәккәлли алмас идем мин, бер-бер карарга килү өчен вакыт кирәк иде.

Университетта — академик ял, менә мин әйтәм, нәкъ вакыты.

— Әти-әниең ничек кабул итте?

— Бик сөенеп. Хупладылар гына. АКШка эшкә бару өчен бераз чыгымнар кирәк иде. Агентлыкка түлисе булды, АКШка очу, Польшага интервьюга бару өчен түләдем. Ул акча аннары кире кайтты, ләкин башта үзеңә түлисе иде, 60-80 мең тирәсе. Мин әти-әниемә ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле. Мораль яктан да ярдәм иттеләр, финанс яктан да беренче этапта күтәрде.
ЕГЕРМЕ ЯШЬЛЕК КЫЗЫҢНЫ БЕРҮЗЕН ЧИТ ИЛГӘ ЧЫГАРЫП ҖИБӘРҮ ӨЧЕН ДӘ ЙӨРӘК КИРӘК. МИН ӘТИЕМӘ БИК РӘХМӘТЛЕ, УЛ МИНЕ МӨСТӘКЫЙЛЬ БУЛЫРГА, КУРЫКМАСКА ӨЙРӘТТЕ — ШУНДЫЙ РУХТА ТӘРБИЯЛӘДЕ.
Корабта 2000ләп кеше — кунаклар, 1000 кеше — хезмәткәрләр иде. Күбесе — Һиндыстаннан, Филиппин утрауларыннан килгән халык. Американнар, британнар, Көнья Африка кешеләре азрак иде. Украинадан килүчеләр күп иде. Россиядан — берән-сәрән генә. Корабка эләгү өчен инглиз телен яхшы белү кирәк.

— Круиз лайнерында эшең нидән гыйбарәт иде?

Баштарак официант ярдәмчесе булып эшләдем. Дөресен әйтим, җиңел эш түгел — физик яктан да авыр, мораль яктан да. Аннары күтәрелдем, хостес ярдәмчесе итеп куйдылар — ресторанда кече хостес. Анысы инде бөтенләй башка дәрәҗә, менеджмент дәрәҗәсе: график башка, эш башка. Анда кызыграк иде.

Гомумән, корабны су остендәге шәһәр дияргә була. Үз инфраструктурасы булган галәмәт зур бина. Рестораннар, бассейннар, спа-салоннар, балалар бакчасы. Зуррак корабларда хәтта бакчалар, фонтаннар, кыяменәрләр дивары, аквапарк булырга мөмкин.

Минем беренче контракт Флоридадан иде. Без Майами портыннан кузгалдык. Кариб бассейнына, Ямайкага, Баһам, Кайман утрауларына, Мексикага кердек. Ул якларда әллә ни билгеле булмаган кечкенә дәүләтләр шундый күп.

Круиз 3-5 көнгә сузыла, гадәттә. Лайнер кузгала, берничә көнгә төрле портларга керә, әйләнә ясый һәм яңадан Майамига кайта.

Ярты елдан мин Петербургка кайтып килдем, диплом якладым. Аннары — икенче контракт, анысы дүрт айга иде, Лос-Анджелестан. Без Аляскага, Гавай утрауларына бардык, шул ук Мексикага.

Җәй көне Аляскага китлар килә. Ә кышлавын алар экваторга якынрак кышлыйлар — Гавай утраулары тирәсендә. Шул манзара исемә төшкән саен күңелем тула, дөресен әйткәндә.

Берсендә без айсберглар арасыннан бардык. Хәзер эри торган айсберглар инде бу. Анда, мәсәлән, кителгән боз кисәкләренә ятып, тюленьнәр йөзеп йөри. Тере табигать күренеше — аны бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый. Исең китеп торасың.
Минем бабаларым 19нчы йөз ахырында Ислам кабул иткәннәр. Татар булмаган алар, ләкин Ислам кабул иткәнгә күрә, исемнәрен, фамилияләрен татарга алыштырганнар. Балалары татарларга кияүгә чыга, өйләнә башлаган.
ТАТАР БУЛУ — ТАТАРЧА СӨЙЛӘШҮ, ҮЗ МӘДӘНИЯТЕҢНЕ БЕЛҮ ДИГӘН СҮЗ УЛ. МИНЕМ ӨЧЕН БИК ЧЕТЕРЕКЛЕ МӘСЬӘЛӘ. ЛӘКИН МИН ҮЗЕМНЕ ТАТАР ИТЕП ТОЯМ.
Минем тамырымда татар каны да, чуваш каны да бар. Әти ягы бабам чуваш кызына өйләнгән, алар чуваш авылында яшәгәннәр. Шуңа татар теле минем буынга кадәр килеп җитә алмаган.

Белүемчә, авылларда кайчандыр ислам дине таратучылар да йөргән. Һәм минем бабаларымның шул динне сайлавы ул — аңлы гамәл булган. Минеке дә шулай булды. Мин үз динемне 20 яшьтә сайладым.
— ДИМӘК, ДИН ГАИЛӘГӘ (ГАИЛӘ — ДИНГӘ) БЕРНИЧӘ БУЫННАН СОҢ КИРЕ ӘЙЛӘНЕП КАЙТКАН?
— ШУЛАЙРАК.
Корабта эшләгәндә диндә идем инде, уразага кердем, хәләл ашадым. Ризык мәсьәләсендә бер дә кыенлык булмады анда. Диңгез ризыклары күп иде, иткә кызыкмадым да.
ЛОБСТЕР, КРЕВЕТКАЛАР, КЫЗЫЛ БАЛЫК БЕЛӘН ТУКЛАНДЫМ, ТОРМЫШЫМНАН ЗАРЛАНМЫЙ ИДЕМ. РЕСТОРАНДА ЭШЛӘГӘНГӘ КҮРӘ, ЗАТЛЫ РИЗЫКТАН ӨЗЕЛМӘДЕМ.
Круиз лайнерында эшләп, Россияга кайткач, берара әти-әниләрдә яшәдем. Университетны тәмамлаган идем инде — Питерга кайтуның кирәге булмады.

Америкага киткәнче үк берәр гарәп илендә яшәп карыйсым килә иде. Гарәп Әмирлекләренә кызыга идем. Үземне Дубайда сынап карарга булдым.

Дубай ул — кечкенә генә Америка (уңайлылык, цивилизация, үсеш ягыннан карасаң). Алар дөньядагы бөтен яңалыкны үзләштерә баралар. Инновацияләр дисеңме, бөтен ягын уйлап төзү, куркынычсызлык дисеңме, бөтенләй башка көнкүреш дәрәҗәсе. Һәм шул ук вакытта ул мөселман иле дә.

Урамнарында хәер сорашучыларны, исерек, наркоманнарны очрату мөмкин түгел.

Рамазан аен мөселман илендә үткәрәсем килә иде минем. Бөтенләй үзгә мохит бит ул. Ил белән шул айны бәйрәм итәләр, эш көне кыскартыла. Ураза тотучылар 6шар сәгать эшли, тотмаучылар — 7шәр. Урамнарны бизиләр…

Үзенә бер халәт бирә ул. Рамазан аенда шунда булу бик зур сөенеч иде минем өчен.

Дубайга мин мөселман булып килдем, ләкин хиҗабсыз мөселман идем. Хиҗаб кию —бик җаваплы адым, әкренләп шуңа таба бара идем инде. Ә анда мохит үзе сине шуңа көйли. һәм мин бу адымны ясадым.
ЭШКӘ ЯУЛЫК ЯБЫП КИЛДЕМ. ҺӘМ МИҢА ЭЛЕККЕГӘ КАРАГАНДА ДА КҮБРӘК ИХТИРАМ КҮРСӘТӘ БАШЛАДЫЛАР.
Бу бик җылы истәлекле тәҗрибә, матур тәҗрибә. Менә шул.

Дубайда мин биш йолдызлы кунакханә администраторы булып эшләдем. Бик матур кунакханә иде ул, танылган, кеше күп килә торган кунакханә. Контрактым бер елга төзелгән иде. Ул тәмамлангач, мин Россияга кайттым.

Казанга тәүге килүләрем — берничә көнгә туганнарыма кунакка килү иде. Берсендә без иптәш кызларым белән Болгарга экскурсиягә бардык. Миңа шундый ошады. Әле Питерда укыганда ук, Казанда яшәсәң, шәп булыр иде ул, дип уйлаган чакларым бар иде. Хәтта укуымны КФУга күчерергә дә ниятләп йөрдем. Абыем да хуплаган иде ул ниятемне.

Һәм менә, сәяхәтләр планым үтәлгәч, хәзер монда кайтсам да була дип уйладым.

Мин фатир яллап яшим. Беренчесе Горки стнациясендә иде. Икенчесе (хәзер яшәгәне) Яшьлек метросы янында. Ләкин Казандагы яраткан урыннарымны санасак, ул:

— «Кырлай» паркы (элек абыем белән йөргән булсак, хәзер туганнарымның балалары белән йөрибез — җылы хатирәләр урыны ул),
— Татар бистәсе (агач йортлар балачагымны, әбиемнең өен хәтерләтә),
— «Медина» кафесы (хәләл ризык, рәхәт мохит),
— һәм, әлбәттә, Париж Коммунасы урамы. Кием кибетләре дә шунда, очраткан кешеләрнең дә һәркайсы диярлек —мөселманнар. Шәһәрдәге иң мөслими җирдер әле ул, бәлки.

Мәскәү һәм Питер белән чагыштырсаң, Казан — идеаль урын. Ул тыныч, кешесе дә күп түгел. Метро гел буш диярлек. Хәләл кафелар күп. Мин шәрык кухнясын яратам: манты, шуның ише әйберләр, өй ашлары. «Түбәтәй», «Медина» ошый миңа. «Аль Каср»ны ошаттым. Гарәп ашларын бик тәмле әзерлиләр.

Ирек мәчетен үз итәм — Кремльдан ерак түгел урнашкан ул. Бик матур мәчет: мәрмәр, ак диварлар, бизәкләре нәфис. Шундый бер гыйбарә бар: «Аллаһ матур һәм үзе дә матурлыкны ярата». Бу мәчет шул сүзләрне раслый кебек. Рухымны күтәрә ул урын.
Зәңгәр күлдә йөзәргә яратам. Беренче тапкыр күрүемдә бик гаҗәпләнгән идем. Нинди гүзәл җирләр бар Татарстанда, дип. Һәм, гомумән, Россияда. Соңгы тапкырымда 8 минут тордым салкын суда. Казандагы иң яраткан урыным шулдыр.
Казанны мин уңайлы, өйдәгечә уңайлы җир итеп күзаллыйм. Ләкин инновацион (бу сүзне үзем аңлаганча) төбәк димәс идем. Минем башка үсеш, икътисад дәрәҗәсен күргәнем бар.

Кунакханәләр сферасын алсак, үсеш мөмкинлеге шактый әле монда.

Казанда туризм өлкәсендә эшлисем килми. Беренчедән, көн тәртибемдә үземә дә вакыт калуын телим һәм үз вакытым өчен генә җаваплы буласым килә. Икенчедән, хиҗаб кигәнемә күрә.

КАЗАНДА ХИҖАБ ПРОФЕССИОНАЛЬ ҮСЕШЕМНЕ ЧИКЛИ КЕБЕК ТОЕЛА МИҢА. БЕЛМИМ, БӘЛКИ, МИН МОНЫ УЙЛАП КЫНА ЧЫГАРГАНМЫНДЫР. Ә БӘЛКИ, УЛ ЧЫНЛАП ТА ШУЛАЙДЫР.
Монда шундый бер күзаллау бар сыман: янәсе, мөселман кызы ул, һичшиксез, кияүдә, аның ун баласы бар һәм аңа эшләргә ярамый.

Мин Казанда төрле кызыклы өлкәләрдә эшләүче мөселман кызларын беләм: кайсы —мода, кайсы психология белән шөгыльләнә, кайсы — табиб. Белгеч дәрәҗәсендә ягъни, ана һәм хатын буларак кына түгел.

Баштарак кунакханәләр сферасында эш эзләп карадым мин Казанда. Һәм бер интервьюда миңа, без европалашкан кунакханә, шуңа безгә декрет ялына китәсе булмаган ир кеше күбрәк туры киләчәктер, диделәр.

— Ләкин бу сексизм.

— (Җавапсыз).

— Кияүгә чыгу мәсьәләсендәге стереотипларга юлыгасыңмы?

— Дөресен генә әйткәндә, әйе.

Миңа 25. Традицион мөселман даирәсе күзаллавында мин инде балалар тәрбияләргә тиеш. Ләкин АКШта да, Дубайда да нәни әле син диючеләр күп иде.

Феминизмга карашың ничек?

— Минемчә, феминизм XX гасырда хокукларны яклау өчен кирәк булган.
ИСЛАМ, АСЫЛДА, ХАТЫН-КЫЗ ХОКУКЛАРЫН ЯКЛЫЙ УЛ. ТЕЛӘСӘ, ХАТЫН-КЫЗГА ЭШЛӘРГӘ ДӘ, КҮЧЕМСЕЗ МИЛЕК ХУҖАСЫ БУЛЫРГА ДА, ҮЗ АКЧАСЫН ҮЗЕ ТЕЛӘГӘНЧӘ ТОТАРГА ДА ЯРЫЙ.
Карашым нейтраль дияр идем. Бүгенге көн феминизм хәрәкәте… мин үземне феминизм тарафдары санамыйм. Европа илләрендә шактый популяр хәрәкәт ул, әйе, ләкин мин үземне алар арасында күрмим.

Син машина йөртәсеңме?

— Өч көн элек права алдым. Правам юк иде, ул вакытта чөнки кирәге юк иде. АКШта машина яллау кирәк булмады, ә менә Дубайда машинасызлыкны ачык тойдым. Кыенрак анда машинасыз.

Казанда, мәсәлән, транспорт инфраструктурасы алга киткән. Мин өйдән шушында кадәр алтынчы автобуста килә алам. Ә Дубайда такси ялларга туры килер иде, мөгаен, һәм ул шактый кыйбатка төшәр иде. Анда иң уңайлысы — машинада йөрү. Хәрәкәтем шактый чикләнгән иде анда.

Ләкин права монда да кирәк булыр миңа дип уйлыйм.
БЕРСЕНДӘ ИСЛАМДА БУЛМАГАН ИПТӘШ КЫЗЫМ БЕЛӘН МӨСЕЛМАН КИБЕТЕНӘ КЕРДЕК. ШУНДА САТУЧЫЛАРНЫ КҮЗӘТҮЕМ ИСТӘ. КЫРЫН КАРАШ БЕЛӘН ИПТӘШЕМНЕ РӘНҖЕТӘ КҮРМӘСЕН ДИП. ДИННӘН ДӘ ГАЙРӘТНЕ ЧИГЕРЕРГӘ МӨМКИН БИТ АЛАЙ.
Фикерләү тарлыгы ул, миңа калса: синең мәдәниятең, динең белән кызыксынучыларга өстән карау.

Мин сервиста эшләгән кеше, шуңа бу мәсьәләгә дини яктан гына түгел, һөнәри яктан да якын киләм. Казандагы мөселман кибетләренә теләк-тәкъдимем бар мине.

Кибеткә керүчеләрне мөселман-мөселман түгелгә бүлү булырга тиеш түгел. Киресенчә, хиҗабсызлар белән ягымлырак булырга кирәк. Башкаларга ачык булу да иман күрсәткече бит. Сатып алучылар белән уртак тел таба белү, дустанә мөнәсәбәт — әнә шул якны үстерәсе бар әле монда.
АКШТАН КАЙТКАЧ, ТАНЫШЛАРЫМНЫҢ КҮБЕСЕ ШУНДА ТОРЫП КАЛМАВЫМА ГАҖӘПЛӘНДЕ. Ә МИНЕМ БАРЫ ТИК БАШКА ТӨРЛЕ ТОРМЫШ, ИКЕНЧЕ ТӨРЛЕ ҮЗЕМНЕ КҮРӘСЕМ КИЛГӘН ИДЕ.
Башка илләр, халыклардан нәрсәгәдер өйрәнәсем, башка төрле яшәп карыйсым килде.

Туктап тамыр җибәрәсе, киткән саен кайтасы килгән урыныңны табу мөһим. Мин Казанны сайладым.

Сәяхәт итү, планетаның күңелең теләгән почмагына чыгып китә алу, бүген Нью-Йоркта, иртәгә Гонконгта булу — гаҗәеп рәхәт мөмкинлек. Дөнья зур ул. Ә үз өең —барыбер Казан.

ӘҢГӘМӘДӘШ — РАДМИЛА ХАКОВА
ФОТО — КИРИЛЛ МИХАЙЛОВ
РЕЖИССЁР — ИЛШАТ РӘХИМБАЙ
ОПЕРАТОР — РУСЛАН ФӘХРЕТДИНОВ (ADEM MEDIA)
БАШКА ИНТЕРВЬЮЛАР
ЯКЫН КӨННӘРДӘ УКЫГЫЗ
  • Пётр Сафиуллин / Часть 2
    Архитектор, основатель бренда YARATAM, создатель одноимённого бюро
  • Альберт Зарипов
    Владелец сети кофеен Date and Coffee
  • Аида Новенькова
    Управляющий партнер СИЯЙ Community, руководитель проектов в ИУЭФ КФУ
  • Булат Ибятов
    Основатель музыкального издательства «Сияние»
  • Айдар Ахмадиев
    SMM-менеджер благотворительного проекта «Мечтай со мной»
Подпишитесь на рассылку и узнайте первыми о выходе новых материалов.
Нажимая на кнопку, вы даете согласие на обработку персональных данных и соглашаетесь c политикой конфиденциальности.