«ВАУ! БӨТЕНЛӘЙ БАШКА ҖЫР БУЛАЧАК БУ ХӘЗЕР, ― ДИП УЙЛАДЫМ МИН. ― ТУГАН ЯГЫМА КАЙТАМ»!

ПЁТР САФИУЛЛИН ― II КИСӘК
ПЁТР САФИУЛЛИН ― II КИСӘК
«ВАУ! БӨТЕНЛӘЙ БАШКА ҖЫР БУЛАЧАК БУ ХӘЗЕР, ― ДИП УЙЛАДЫМ МИН. ― ТУГАН ЯГЫМА КАЙТАМ»!

Петр Сафиуллин, архитектор, YARATAM бюросына һәм брендына нигез салучы.
Петр Сафиуллин, архитектор, YARATAM бюросына һәм брендына нигез салучы.
— Менә синең тулы бер тарихлы китабың бар ди. Син аны кайтып-кайтып укый аласың, балаларыңа тапшыра аласың — укысыннар. Шәһәр — әнә шундый китап ул.
Ә КАЗАН — ЙӨЗ УРЫНЫНА БИШ КЕНӘ БИТЕ САКЛАНЫП КАЛГАН КИТАП, АҢЛЫЙСЫҢМЫ?
Һәм менә шул биш бит аша син яңа буынга шәһәрнең үткәнен җиткерергә тырышасың.

Архитектор, YARATAM йорт җиһазлары бренды җитәкчесе Пётр Сафиуллин белән сөйләшүебезнең икенче өлешен тәкъдим итәбез. Беренче өлеше шушы сылтамага басып укырга мөмкин. Уку вакыты — 20 минут.

— Төп проблема (әйткән идем инде) җимерүдә түгел. Җимерделәр, аңлашыла. Ләкин нәрсәләрнедер күбрәк саклап калырга кирәк булгандыр, бәлки.

Ярар, җимерделәр, окей. Ну, блин, дөрес итеп төзегез! Дөрес итеп. Юк бит. Нәкъ кызыл линия турысына төзүләре җитмәгән…

Проблема аңлаша алмауда… төзүчеләр, хөкүмәт, баш архитектор, подрядчиклар, транспорт өчен җаваплы кешеләр үзара аңлаша алмый ― шунысы кызганыч. Кыскасы, җитәр инде Казан турында. Бүген әллә нинди син…

— Ник аңлаша алмый соң алар?

— Монда, асылда, төп проблемага килеп төртеләбез.

Проблема ― мәгариф системасында. Гаҗәеп зур кимчелек бар анда. Һәм мин шаккатам, без инде XXI гасырның өченче унъеллыгына аяк бастык, блин, ә шундый гади генә бер мәсьәләне хәл итә алмыйбыз.

Үз улыма карыйм да, аны ничек укытканнарын, нәрсәгә өйрәткәннәрен күрәм һәм… анда бит хәлләр 90-нчы еллардан да яманрак, чынлап! 90-нчы еллардан да кайтышрак!

— Ничәнче класста ул?

— Ул? Бишенчедә. Мәктәптә тышкы кыяфәтенә бик зур игътибар дирәләр инде аның. Чәчләре озын, пирсингы бар. Ну, пирсинг түгел, чын алка. Шул. Һәм бөтенләй… Әйтерсең, укытучыларның балаларда эше юк… Аларга устав мөһим, кагыйдәләр. Шул.
КЕМНЕ ТӘРБИЯЛИ АЛАР, БУ РӘВЕШЛЕ БАЛАЛАРНЫ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТЕП БУЛА? ДӘРЕСКӘ КЕРТМӘҮ БАЛАНЫ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ МӨМКИН СОҢ?
Тәртип өчен икеле куеп, нәрсәгә өйрәтәсең аны? «Озын чәч йөрткәндә, кыз балага охшап каласың», ― диеп? Мин аңламыйм.

Ә иң куркынычы нәрсә? Ярый, мин аңламыйм ди, ләкин безнең балаларны укыта торган шул кешеләр үзләре дә аңламый бит! Шул укытуның нәтиҗәсен, бер көн килеп, боларның коточкыч фаҗигага әйләнәсен аңламый. Ләкин аларның гаебе юк. Алар үз әти-әниләренең һәм шундый ук укыту системасының проекциясе генә. Проблема шунда.

Һәм 10 ел элек бездә зур потенциал бар дип уйлаган булсам… Шартлы рәвештә әйтсәк, Тойнбины яки Гумилевны тыңлаганда, пассионарлык теорисе белән танышканда, мин: «Әйе! Без моңа инде әзер», ― дип уйлаган булсам… Шушы ун елда… Без бит инде икътисади яктан ничектер шул ун ел эчендә (2010нан 2020гә кадәр) берәр адым ясый ала идек, шулаймы? Ниндидер юнәлеш алып…

Ну, аңлашыла инде, күп процесслар иктисади үсешкә бәйләнгән. Күп нәрсә хәерчелектән килә. Хәерчелеккә бәйле, дияр идем хәтта.

Ләкин… без ярты адым да атламадык. Без бер адым артка киттек.
ШУЛ АРАДА НӘРСӘ ЯХШЫРДЫ? НУ, ОКЕЙ, КЕШЕЛӘРНЕҢ НИНДИДЕР МИЛЕГЕ БАРЛЫККА КИЛДЕ. ЛӘКИН ЧЫНЛАП ТОРЫП КАРАСАҢ, АЛАРНЫҢ КРЕДИТЛАРЫ ГЫНА АРТТЫ.
Машиналар күбәйде, фатирлар. Ләкин барысы да кредитка, ипотекага! Ә асылда, бизнес дөмекте бит инде, яки үлеп бара. Ә дәүләт казнасына салымны кем түли? Бизнес. Нефть түгел. Ну, нефть та түли, әлбәттә, ләкин алай дөрес түгел. Ну, ник без тагын шул турыда сөйләшәбез?

— Хәерле иртә тапшыруында ― Петр Сафиуллин (көләләр).


— Әйе. Һәм чынлап уйласаң, куркыныч, әлбәттә. Миңа, миңа куркыныч. Менә нәрсәм барлыкка килде минем бу 10 елда ― куркуым. Әйдә, башка сорауларыңны бир.

— Дизайн турында сөйләшик.

— О! Нинди кисәк борылышлар.

— Юк, кисәк түгел, асылда. Чөнки менә ни эшләтә аласың инде син аны? Без сөйләшкән мәсьәләләрне. Үз өлкәңдә нидер эшләсәң генә бит инде ул?


— Ни эшләтә алам? Ну, уйлаганым бар минем ул хакта. Менә әле ТИГПка кадәр («Татинвестгражданпроект» турында сүз бара) мин нидер эшли алам дип уйлый идем.
НИДЕР ЭШЛИ АЛАМ ДИП УЙЛЫЙ ИДЕМ, ЧӨНКИ МИНЕМ ИДЕЯМ БАР, МИН КЕШЕЛӘРНЕ РУХЛАНДЫРА, КҮНДЕРӘ БЕЛӘМ ҺӘМ БАШКАЛАР. ТӘЭСИР ИТӘ АЛАМ.
Ләкин ТИГПта эшли башлагач, никадәр ялгышканымны аңладым, мин берни үзгәртә алмыйм. Ул мәсьәләдә мин, мәсәлән, кайбер уртак танышларыбызга сокланам.

Ну, минем андый ресурсларым юк. Мөмкинлегем булса, мин барысын да эштән куар идем, мәсәлән. Икенче яктан, шуннан нәрсә? Кемдер эшләргә тиеш бит. Ягъни, син башта алмаш тәрбияләргә тиеш, боларын эштән куар өчен. Укытырга кирәк аларны. Һәм тагын шуңа ук барып төртеләбез.

Нәрсәдер үзгәрсен өчен, нигездән үзгәртү өчен, бик күп энергия һәм вакыт кирәк. Андый үзгәрешкә вакытым юк минем. Башка, мөһимрәк бурычларым бар кебек.

Әти-әниемә карыйм, алар мәктәп оештырган кешеләр. Аларга хәзер, ну, әнигә җитмеш тулды менә, әти бераз яшьрәк. Һәм алар буыны китә хәзер. Шул мәктәптән китәләр әкренләп, алар урынына укучылары килә.

Миңа авыр аны күрү. Ну, чөнки барыбер аларча, алар эшләгәндәгечә булмаячак. Шул. Шуңа миңа шәхси үсеш кызыграк, ну анда, белмим. Идеалда ― иҗат кешесе генә булу, шул. Миңа калса, кайбер мәсьәләләрдә иҗат кешеләренең тәэсире көчлерәк тә әле ул, урындагы кешеләрнекенә караганда.
ЭШКӘ КИЛГӘНДӘ, МИН ШӘҺӘРНЕ ЯХШЫ ЯККА ҮЗГӘРТӘМ ДИП КИЛГӘН ИДЕМ. МЕНӘ. ЛӘКИН ИНСТИТУТТА 850 КЕШЕ ЭШЛИ. ШӘҺӘР ҮЗГӘРТӘМ ДИП КИЛГӘННӘРЕ ӨЧӘҮ ИДЕ.
Калганнары төрле сәбәпләр аркасында… ну, кемдер, бәлки, ничек үзгәртергә кирәген, «яхшы як»ның кайда икәнен белмидер; кемдер теләми, кемнеңдер, белмим, ипотека түлисе бар, мәсәлән.

— Сез әзрәк идегез?


— Әйе. Без күпкә әзрәк идек. Ә тагын шундый бер әйбер бар, боерык дип атала.

— Боерык?

— Әйе. Шул. Мин эшкә килгән беренче көнне өстәлемдә ята иде инде ул бореык. Һәм ул боерык, ни дип әйтим, ну… мин ― архитектор, нинди на хрен «боерык» инде менә?! Һәм миңа тиз генә аңлаттылар эш рәвешен. Һәм отпускка чыккач, шундый бер төш керде.

Отпусктан соң эшкә кайтканмын икән, ә безнең парковка булган урында хәзер ― плац, шул плацка архитекторлар, инженерлар тезелеп баскан. Формадан барысы да. Ә генераль директор өсте ачык машинада, Шойгу кебек, шул рәт буенча бара. Һәм болар дәррәү: «Здравия желаем, товарищ генеральный директор!» ― диләр.

Шулайрак ничектер. Һәм мин сакта торучы янына киләм: «Нәрсә бу?» ― дим. Ә ул миңа: «Син нәрсә, Сафиуллин, формаң кайда синең? Хәзер үк өстеңне алыштыр да стройга бас!»

Уяндым да аңладым: качарга кирәк моннан. Шул төштән соң бер ай да эшләмәдем. Санасаң, ТИГПта 10 ай эшләгәнмен барлыгы.

— Ләкин нәтиҗәләргә килсәк, күңел кайтудан кала да нидер булгандыр бит ул айларда?


— Әлбәттә! Ул арада мин YARATAMны уйлап таптым. Нәкъ шул елны туды ул. Без Вера Павловнаны (Yaratam бренды ясаган тумба исеме; түбәндәге фотоларда) ясадык.
МИН ТИГПДАН АРЫНГАН ШУЛ АЙДА УК YARATAM ТУДЫ. АНЫҢ ҖИСМИ ЧАГЫЛЫШЫ БАРЛЫККА КИЛДЕ.
  • — Котлыйм сине, шулай булуы белән котлыйм. Проект идеясе ничек барлыкка килде, сөйли аласыңмы?

— Кара әле, ну, әйтүе кыен. «Эврика! Мин хәзер шулай итәчәкмен» ише нәрсә булмады анда. Үз проектларым өчен нидер ясый идем инде мин аңарчы да… Мебель ул ― озын-озак юлның, үзлектән өйрәнүнең, сәяхәтләрнең, күзәтүләрнең, эшләрнең җыелмасы.

Менә була бит, озын-озак нидер эшлисең, гел уйлап йөрисең шуны, ә аннары нидер килеп чыга. Менә безнең ул мебель булып чыкты.

Яшьлектәге иң якты вакыйгаларның берсе ― Миланга бару булгангадыр, бәлки.

— Анда нишләдең? Ничек барып чыктың анда?


— Миңа 20 яшь иде. Мин күргәзмәгә бардым, мебель күргәзмәсенә. Миландагы дизайн атнасы.
«Милан күргәзмәсендәге Рон Арад экспозициясендә, маэстро белән. Апрель, 2000 ел». Пётр Сафиуллинның шәхси архивыннан.
Кем буларак бардың син анда? Студент буларакмы?

— Студент чак, әйе. Мәскәүдә апам бар минем, аның үз бюросы бар. Ул фанерадан мебель коллекциясе уйлап тапкан иде (очраклылык инде, асылда), без шуларны Казанда ясадык.
Ну, ясадык дип, вертолет заводы ясады инде. Аның анда танышлары бар иде. Без шул вертолет заводында фанера тураклап мебель җыя ала торган егетләрне таптык.

— Алай ярыймы соң ул?

90НЧЫ ЕЛЛАР ИДЕ УЛ. УЛ ЧОРДА, НИЧЕК ӘЙТИМ, ЗАКОННАР СЫГЫЛМАЛЫ ИДЕ. НӘРСӘДЕР ЭШЛӘРГӘ ЯРЫЙ, НИДЕР ЯРАМЫЙ, ЛӘКИН БЕРӘҮ ДӘ АҢА АРТЫК ИГЪТИБАР БИРМИ ИДЕ. ХӘЗЕРГЕ БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРСАҢ, ИРЕК КҮБРӘК ИДЕ.
Мин купены тулысы белән сатып алдым, шул җиһазларны купега кертеп урнаштырдым да Мәскәүгә алып киттеп. Аннары ничектер, могҗизалы рәвештә без аларны Миланга җибәрдек. Һәм мин аларны җыярга киттем, ярдәм итәргә. Шул.

Миңа 20 яшь иде, һәм бу ― минем беренче тапкыр чит илгә чыгуым, аңарчы самолетта очканым да юк иде. Гаҗәеп хәл булды инде ул минем өчен!

Акылга сыймаслык иде ул, ну, мин шундый гаҗәеп шок кичердем Италиядә, шул күргәзмәдә, шул дизайнерларны күреп, һәм гомумән, андагы хәлләрдән. Ул кешеләргә булган игътибар гаҗәп иде, эшләре гаҗәп, технологияләре. Һәм нәкъ шул моменттан мин архитектурадан бигрәк, дизайн белән кызыксына башлаганмындыр.

Өйрәнә башладым, яңа исемнәр таптым. Хәтта шул 2000нче елда дизайнерлар турында сәхифә дә алып бардым, дизайнерлар турында күп яздым ул чорда.

— Кайсы басмага яза идең?


— Ну, ул чорда «Дина» дигән журнал бар иде, мәсәлән. «Дизайн и новая архитектура» дигән. Менә.

— Ул журнал белән ни булып бетте?


— Ну, Динә күченеп китте.

— Татарстаннанмы?


— Әйе. Китте дә барды. Динә Саттарова, баш мөхәррир.

— Кире кайтмадымы?


— Белүемчә, юк. Менә. Тагын бер программа бар иде, NA дигән ― new art. Анда дизайн турында берничә кечкенә чыгарылыш әзерләдем. Беренчесе, ялгышмасам, Филипп Старк турында иде. Старк белән танышкан гына чор… шул кешеләр белән ― гаҗәп иде ул. Һәм менә шул моменттан бик кызыксына, укый башладым. Мавыктыргыч иде бик.

Интернет әле зәгыйфьрәк вакыт, мин ниндидер китаплар табып укый идем, аларны Россиякүләм техник эстетика фәнни-тикшеренү институты чыгара иде. Институт шулай атала иде әле. Дизайн турында яхшы гына китаплар чыга иде. Мәгълүматка бай иде алар. Полиграфия мәсьәләсендә коточкыч иде инде. Шундый кытыршы, аклы-каралы.

Ничек дизайн турындагы китап аклы-каралы булырга мөмкиндер инде ул, аңламыйм?!. Әти-әниемдә дә бар иде архитектурага багышланган аклы-каралы фотолы китаплар. Совет чоры китаплары, аларның үзгә бер исе бар.

Аларны ачасың, һәм һаман да полиграфия исе килә. Анда шундый начар гына аклы-каралы фотографияләр. Иң хөрти дигән смартфон да яхшырак төшерер иде, алар бастырган белән чагыштырсаң.
НИЧЕК ШУЛАЙ БУЛГАН УЛ? БЕРНӘРСӘҢ БУЛМАГАН КИЛЕШ, НИЧЕК АРХИТЕКТУРА ЭШЕНӘ ӨЙРӘНЕП БУЛСЫН? ХЕТ НӘРСӘДЕР БИРЕГЕЗ ИНДЕ!
Һәм менә мин шул китапларны укый башладым, аннары институтны тәмаладым да Мәскәүгә киттем. 2001нче ел ахыры иде. Мәскәүне бөтенләй хәтерләмим.

— Хәтерләмисең.


— Хәтерләмим. Аңа бәйле иҗади хәтирәләрем бөтенләй юк.

..ят шәһәр?

— Әйе. Ну, мин анда күп нәрсә эшләдем. Зур проектар да булды, бюджетлар да башка иде, акча да башка. Бөтен нәрсә башка төрле иде. Ләкин шуңа карамастан, берсе дә тәмамланмый иде. Гел нидер килеп чыга.

— Ә нәрсә килеп чыга? Ситуация үзгәрәме?


— Ситуация үзгәрә, кризис башлана, кешене утыртып куялар, атып үтерәләр, белмим инде. Юк, берәүне дә атып үтермәделәр анысы. Кемдер банкротлыкка чыкты, кемнеңдер акчасы бетте, кайсы аерылды, кайсы өйләнде, күчем китте, янды, кайсының вакыты калмады. Мин бер эшемне дә тәмамлый алмадым. Бер генә проектны да!

— Ничә ел эчендә ул?


— Ун елга якын. Коточкыч иде ул. Эшкә урнаштым. Тугыз ай ялланып эшләдем ― нәтиҗәдә бер рәт тә чыкмады. Ул вакытта башкарак идем әле мин. Бәлки, сәбәп үземдә булгандыр?
МИН ҮЗЕМНЕ ЙОЛДЫЗГА САНЫЙ ИДЕМ. СӘГАТЬ ЯРЫМГА СОҢГА КАЛСАМ, БИК КҮРКӘМ БУЛАЧАК, МИН БИТ ТАЛАНТЛЫ ДИЗАЙНЕР, ДИП УЙЛЫЙ ИДЕМ (КЫЧКЫРЫП КӨЛӘ).
Бәлки шуңа бер эшемне дә тәмамлый алмаганмындыр ― бераз тотнаксызрак булганга, клиентлар белән талашып эшләгәнгә. Каты әйтә идем мин.

— Хәзерге белән чагыштырып та булмый, әйеме?


— Хәзер бит мин талашам гына. Ә ул чакта тутырып әйтә идем.

— Мәскәү сиңа нәрсә бирде? Ул чорны ничек билгеләр идең?


— Мин өлкәнәйгәнмендер анда, мөгаен, мөстәкыйль тормышка өйрәнгәнмен. Мин Мәскәүгә әти-әни фатирыннан киттем һәм кисәк кенә мөстәкыйль тормышка күчтем. Аңарчы ашау, квартплата турында уйлаганым да булмады. Ә монда, монда үз өем барлыкка килде. Фатир ялладым, димәкче.
«Архитектура бүлегендә укучы төркемдәшләре белән утыргычта. Казан. Беренче май мәйданы. Октябрь, 1997 ел». Пётр Сафиуллинның шәхси архивыннан.
Кайдарак иде ул, хәтелисеңме?

— Хәтерлим, әлбәттә! 3-нче Прядильная урамы, Измайлово (өч ел). Аннары Климашкин урамы, 20, анысы Пресня. Марио рестораны янында (өч ел). Ә киләсе өч ел ― каршы йортта. Барлыгы тугыз ел ярым. Менә. Ә аннары мин Казанга кайттым. Бөтен иске-москыны арбага төядем дә кайттым.

— Кайтуны тиз тоттыңмы?


— Кара, ничек әйтәсең инде. Тиз тоттым дип… Хатыным бик тиз тотты. «Мәскәүдә яшисем килми. Мин бармыйм, теләсәң, үзең шунда яшә», ― диде. Аннан соң да икебез ике шәһәрдә шактый яшәдек әле. Коточкыч иде ул.

Мин әйберләрне җыя башладым. «Вау! ― дип уйлыйм үзем, ― бөтенләй башка җыр булачак инде бу хәзер, туган ягыма кайтам»!
ҮЗ ФАТИРЫМ ЮК ИДЕ, КАЙДА ЯШӘЯЧӘГЕМНЕ ДӘ БЕЛМИ ИДЕМ. КАЙДА БАРЫП БӘРЕЛӘСЕМНЕ ДӘ. АЛАЙ ДА, КИРӘК-ЯРАК БЕЛӘН ШЫПЛАП ТУЛГАН МАШИНАДА ӨЕМӘ КАЙТЫП БАРАМ МЕНӘ. БИК РӘХӘТ ИДЕ МИҢА.
ҮЗ ФАТИРЫМ ЮК ИДЕ, КАЙДА ЯШӘЯЧӘГЕМНЕ ДӘ БЕЛМИ ИДЕМ. КАЙДА БАРЫП БӘРЕЛӘСЕМНЕ ДӘ. АЛАЙ ДА, КИРӘК-ЯРАК БЕЛӘН ШЫПЛАП ТУЛГАН МАШИНАДА ӨЕМӘ КАЙТЫП БАРАМ МЕНӘ. БИК РӘХӘТ ИДЕ МИҢА.
Казаннан мин меңьеллыкка кадәр киттем, ул бөтенләй башка иде әле. Бөтенрәк иде, мин 2011 елны кайткан шәһәр белән чагыштырганда. Без Космонавтлар урамында 20 меңгә фатир ялладык. Бүләк булып тоелды ул миңа. Гаҗәп! Менә бу уңыш ичмасам. аннары гына мин аның Казан өчен бик кыйбат булуын белдем.

Миңа ипподром кырыендагы йорт күренеше ошый иде. Шундый галәмәт киң кыр, һәм елның төрле фасылларында шуннан кояш күтәрелә ― әнә шул ошый иде. Кайдадыр карау мөмкинлеге сөендерә мине, киңлек сөендерә. Мәскәүдә шул җитми иде. Ят шәһәр бит инде.

Мин Казанга күчтем дә өченче тапкыр (булып чыга инде) барын да яңадан башладым, монда мине берәү дә хәтерләми иде, барысы да оныткан. Нидер эшләдем инде. «Катык» ресторанын төзедем. Кемдер йортка заказ бирде, аның проектын ясадым, тагын нәрсәдер. Офисым юк иде. Космонавтлар урамында бүлмәмдә утырып эшләдем.

Яллаган бөтен фатирларымда да кабинетым бар иде. Хәзер дә бар. Менә кунак бүлмәсе берсендә дә юк иде диярлек, ә кабинет бар. Чөнки эш ул ― тормышымның бик зур өлеше. Ә кунаклар ― бик кечкенә өлеше тормышымның.
Без анда ниндидер проектларга алындык, интерьерлар ясадык, фатирлар. 2012 нче елның көзендә без хатын белән Казаннан Балига таясы иттек.

— Яшәргәме?

— Яшәп алырга дип киттек. Самолетка утырдык та киттек. Улыбызны алдык, шөкер, ул чакта мәктәпкә йөрми иде әле. Бакчага йөри иде.
БЕЗ АНДА ӨЧ АЙ ЧАМАСЫ ЯШӘДЕК. БИК ҮЗГӘРТТЕ УЛ МИНЕ.
Россиядән күчеп китәсе булса, мин Балига китәр идем. Чөнки анда кешеләр белән аралашу мәҗбүри түгел. Анда артык аралашудан мәгънә дә юк. Җәмгыять бөтенләй башка. Көнбатыш җәмгыятьтән бик аерылып тора. Һәм әнә шул миңа тәэсир итте.

Мин ошаткан беренче әйбер ― аларга синең кем булуың барыбер, бөтенләй әһәмиятсез. Теләсә кем бул. Джек Николсон бул шунда, блин ― барыбер. Ул аларның тормышына берничек тәэсир итми, һичбер рәвештә дә. Син, мәсәлән, Дональд Трамп булып чыксаң да, аларның мөнәсәбәте үзгәрмәячәк.

Икенчесе: көнбатыш җәмгыятьтә «Син кем?» дип сораганда, син һөнәреңне атыйсың. Һөнәр әле ул синең төп сәләтең түгел бит. Аларда андый нәрсә юк, андый традиция юк. Берәү дә: «Мин Китут, һәм мин такси йөртүче», ― дими. Син кем булуың мөһим түгел. Анда син беренче чиратта кеше.

Анысы да бик ошады миңа.
— Бүгенге YARATAM ― нәрсә ул?

— Бүген ул ― (беренчедән) оешкан коллектив. 17 кеше без. Дизайнерлар, агач осталары, малярлар, ну, шактый кеше.

Миңа калса, без әле 2020 нче елда гына ниндидер менә… көч тупладык, әйе. Ягъни, әлегә заказлар белән кыенгарак туры килә, ләкин көч бар.

Без чын-чынлап хәтәр компания булып куярга мөмкинбез. Әзер без аңа. Моңарчы эшләгәннәр ― алар күбрәк һөнәрчелек булгандыр. Ну, дизайн да булды анда, ләкин барыбер, һөнәрчелек иде ул. Остаханә. Ә хәзер без (беренчедән) тулы ребрендинг ясыйбыз. Яңа сайт булачак, яңа логотип, яңа офис ― барысы да яңа. Һәм без (ниһаять) бу елдан экспортка эшли башлыйбыз.

— Кая җибәрәчәксез? Теләсә каямы?


— Теләсә кая, ләкин хәзергә өч юнәлеш билгеләнде. UK, Австрия һәм Франция. Бәлки, Франция урынына Алмания булыр. Әлегә төгәл билгеле булганы ― UK һәм Австрия.
YARATAM НӘРСӘ УЛ? БЕЗ, ӘЛБӘТТӘ, ҮСӘРГӘ ҺӘМ НИЧЕКТЕР ДИЗАЙН ДӨНЬЯСЫНА ТӘЭСИР ИТӘРГӘ ТЕЛИБЕЗ. ДӨНЬЯКҮЛӘМ ДИЗАЙНГА, ШУЛ.
Дөнькүләм дизайн базарына чыгарга, һәрхәлдә, күпмедер киңәергә. Шартлы итеп әйткәндә, татар мәдәниятенең фрагментларын булса да шунда алып чыгарга. «Татар» диясем килми чынлыкта.

— Татарстан мәдәниятенең, дисәң?


— Идел буе дисәң, ятышрак кебек. Миңа ул билгеләмә күбрәк ошый. Күптөрле халык бит монда, барысы бергә кушылган.

— Халыкара мәйданга чыкканда, татарча атама сакланачакмы?


— Әйе. 100%. Мин аңлыйм, «Урындык» европалылар өчен шактый катлаулы атама. Ләкин шведлар бит әнә, аптырап тормый үз сүзләре белән атаганда. Мин җайлырак сүзләр сайларга тырышырмын.

— Бөтен линейкадан Вера Павловна гына аерылып тора
(тумба атамасы).

— Әйе. Шулай булды шул. Ну, кара. Вера Павловна, ул беренче иде бит. Ә аннары мин менә нәрсә белдем: Вера Павловна ― карт әбиемнең исеме шулай булган.

— Менә сиңа кан хәтере.


— Күз алдыңа китерәсеңме.

«Борһан» комоды. Фото: Yaratam
Ә татарча атамаларны ничек сайладың?..

— Анда «Борһан» дигән комод бар. Бу комодны алган беренче чувакның исеме шулай иде. Булат та бер комодны беренче булып алды, шуңа ул комод «Булат» дип атала. «Ибраһим» дигән урындык бар, анысы Фредди Меркьюри белән бәйле.

— ?

— Фотосессия булган иде, мин шул урындык янына электрогитараны терәп куйдым. Бар урындыгы белән электрогитара параллель әйберләр булып тоелды миңа. Берсе икенчесеннән башка эшләмәскә дә мөмкин кебек. Яхшы тандем. Һәм Фредди Меркьюриның Jazz альбомындагы «Мустафа Ибрагим» җыры искә төште. Ә аннары инде мин шундыйрак сүзләр эзли башладым. «Бигзур» аңлашыла. Зур ул. «Тартма» ― анысы тартма инде.

«Ибраһим» урындыгы. Фото: Yaratam
— Күргәзмәләрдә ничек хис итәсез үзегезне, сез бит халыкара салоннарга да йөрисез?

— Охрененно авыр ул. Съемкалар кебек үк, асылда. Парижда, бер яктан, бик шәп булды ― халыкара күргәзмә иде ул, һәм без анда кызыксыну уятырбызмы / юкмы ― шуны сынарга бардык. Төгәлрәк, болай. Мин аңлый идем инде кызыксыначакларын. Ләкин минем аңлау гына җитми бит, башкаларның аңлавы да мөһим.

Күбесе безне даниялеләр дип уйлады. Янәсе: «О! Сез Копенгагеннан түгелме?» «Юк. Без Россиядән». «Юктыр ла! Мөмкин түгел! Без сезне Даниядән дип торабыз».

— Шулай дигәндә күңелең күтәреләме?


— Әйе. Чөнки даниялеләр, алар бит бик шәп дизайнерлар. Лидерларның берсе ― алар, асылда, итальяннар кебек үк көчле алар, миңа калса.

Һәм менә син беренче тапкыр Европага барасың, коллегаларың алып килгән әйберләрне күрәсең. Һәм шулай була икән бу, дисең, әйеме? Син дизайн белән килгәнсең, ә кемдер матрёшкалар, кокошниклар алып килгән, чүкеп ясалган урындыклар анда, утын. Һәм күмер!

Миңа дизайн белән бару мөһим иде.
«ЧУВАКЛАР, МЕНӘ СЕЗГӘ, РӘХИМ ИТЕП КАРАГЫЗ», ― ДИЯР ӨЧЕН. Ә АЛАР: «О! НИ ФИГА! НУ, СЕЗ БИТ КОПЕНГАГЕННАН, ШУЛАЙМЫ?» «ЮК. БЕЗ КАЗАННАН. МӘСКӘҮДӘН ДӘ ТҮГЕЛ ХӘТТА. БЕЗ, БЛИН, КАЗАННАН МЕНӘ!» ШӘП ТОЙГЫ ИДЕ УЛ!
Кайчанды, әле бик яшь вакытымда, мин Казанның Барселона яки Париж кебек матур, кешеләрне җәлеп итә торган шәһәр булуын тели идем. Еллар үткән саен алай булмаячагы аңлашылды. Ну, юк инде ул бездә, потенциалы юкка чыккан.

Минем гомумән ниндидер мәдәни, тарихи асылыбызны теркәп калдырасым килә. Үз фамилиямне, мәсәлән, белмим инде.

Кем без… Окей, Камаз белән футбол булсын ди, ярар. Ләкин минем үз өлкәмдә нидер эшлисем килә. Минем бабам агач остасы булган. Хезмәт укытучысы. Теркәлеп калу мөһим миңа. Кешеләр анда ниндидер тарихны укый алсын. Дөнья белән аралашу теле кебек ул. Син ниндидер әйберләр аша үз тарихыңны сөйлисең.

Менә «Идел» дигән өстәлең бар ди. Нәрсә ул ― «Идел»? Кеше кызыксына башлый: әһә, Идел бит ул, блин, Волга икән, менә сиңа. Шулайрак.

— КАЗАННЫҢ КАЙСЫ РАЙОНЫНДА ЯШИ АЛМАС ИДЕҢ?
— ЕЛГАНЫҢ АРЪЯГЫНДА.

—Тәкәбберрәк яңгырый.

— Юк. Ну, Азино ошамый миңа.

— Яраткан урамнарың? Өчне әйт.


— Өч урамнымы? Кара, алар бит гел үзгзреп тора. Бик яратам, бик яратам… Толстой урамын, Ульянов урамын һәм өченчесе, мөгаен, Карл Маркстыр. Дзержинский урамы! Урам буларак түгел, юк. Урам буларак бик сәер ул… Ну, Толстой, Карл Маркс һәм Ульянов урамнары булсын.
— Шундый мөмкинлек булса, ну, шундый уен, ди, бер елга һөнәр сайларга кирәк, ди. Иртәгә шул эшкә чыгасың да бер елдан китәсең. Кайда эшләр идең?

— Тәк. Бер ел? Ну, ул… Кызык һөнәрләрдә бер елда әллә ни майтарып булмый инде. Мөгаен, кино өлкәсенәдер. Менә режиссер ук түгелдер, катлаулы эш анысы, аңлыйм. Анда… башта эшләп карарга кирәк. Ну, ким дигәндә, сценарист булыр идемдер.

— Куючы рәссам?

— Әйедер, мөгаен. Әйе, кызык ул.

— Бик әйбәт түләсәләр дә, нинди эшкә ризалашмас идең?

— Полиция эшенә бармас идем. Һәм, гомумән, көч структуралары белән бәйле җиргә.
— Татарлык дигәч, күз алдыңа нәрсә килә? Өч әйберне әйт.

— Татарлык? Менә анысына… Беләсеңме, проблема нәрсәдә? Ул сүзгә бик күп әйбер ябыштырдылар, һәм ул әйберләр миңа ошап бетми.

— Ә син ябышканын әйтмә, үзеңчә әйт.


— Минем өчен, әйеме? Ну, татар авылы, татар ашлары, татар филармониясе. Бабам әнә шул татар мәдәниятен бик ярата иде, татарча шигырьләр яза иде.

— Исеме ничек иде?

— Бабамныңмы? Илдар.

— Сафиуллин?

— Әйе. Ну, болай Илдархан ул. 1914 нче елда туган. Һәм революциядән соң, инде паспорт алган чорында, «хан» өлешен төшереп калдырырга туры килгән. Илдар гына булып калган. Ләкин аның туган авылына кайтканда, анда аңа Илдархан дип эндәшәләр иде. Ул Базарлы Матак шәһәре башкарма комитетының беренче сәркятибе булган. Аның чорында әллә күпме колхоз миллионер саналган. Бик эшлекле кеше иде ул, төрле өлкәләрдә әллә ниләр эшли иде. Радиоэлектрониканы да чамалый иде, агач эшен дә, автомеханиканы, һәм колхозлары да гел алдынгы, бай, миллионер колхозлар рәтендә иде.

Ул җелегенә кадәр коммунист булды. Ләкин шәхси милеккә дә хөрмәт белән карый иде. Ну, теләсә кайсы авыл кешесе кебек инде, җир кешесе кебек, шәхси милеккә мөнәсәбәте үзенчә иде, шәһәр кешеләренекенә охшамаган.

Шул. Һәм ни эшләгән ул нәтиҗәдә? Ел азагында, уңыш җыеп алынганнан соң, ул дәүләткә план буенча тиешен тапшырган да, калганын колхозчыларга тараткан. Һәм шуның өчен чакыртканнар аны.
— Эшеннән алганнармы?

— Юк, алмаганнар. Чакыртып шелтәләгәннәр. Эшеннән ала алмаганнар инде, ул бит яхшы нәтиҗәләр күрсәткән… Ә болай уйлап карасаң, утыртып куюлары да ихтимал булган бит. Ләкин алар:

«Чувак, алай ярамый инде. Нишлисең син?» ― дигәннәр.

«Беләсезме, ― дигән ул, ― менә план бар, планны үтәдем мин. Җир ― крестьяннарга. Заводлар ― эшчеләргә. Ә калган өлеш… Кешеләр үз бакчаларында эшләргә өлгерми. Алар колхозда бик тырышып эшлиләр, ләкин үз җирләрендә эшләргә вакытлары калмый. Һәм сез аларны ничектер бәхилләргә тиеш. Югыйсә, бу эшнең бер мәгънәсе дә калмый».

Аңа: «Юк, бу партия идеологиясенә каршы килә», ― дигәннәр.

Ә ул коммунист, партия кешесе. Һәм ул әйтә: «Партия идеологиясенә каршы килә икән, менә сезгә партбилетым», — ди.

Төкердем мин сезгә! Һәм, кыскасы, китә ул шулай. Партиядән чыгуга, вазыйфасыннан алалар. Партиясез кеше сәркятип була алмый. Кая ул! Ну, шуннан Казанга килә, мәктәпкә хезмәт укытучысы булып урнаша. Шул.

Һәм иң кызыгы, шуның белән бергә, ул эшмәкәрлек тә итә иде, законлы эш түгел иде инде ул, ләкин ул чорда күп кеше шулай кәсеп итте. Ул телевизор, магнитофоннар төзәтә иде, башка көнкүреш җиһазларын. Радиоэлектроника мәсьәләсендә бик махир иде. Бер кечкенә чемоданы бар иде аның.

Безгә кунакка килгәндә дә, шуны күтәреп килә иде, чөнки гел нидер төзәтәсе, эретеп ябыштырасы була, радиомы, телевизормы. Менә. Әле микросхемаларга кадәр чор бу — лампа эрасы. Безнең лампалы телевизор бар иде, ул шул кечкенә чемоданын күтәреп килә иде дә нидер ябыштыра, төзәтә иде. Һәм ничектер гел канифоль исе килә иде.

Канифольнең ни икәнен беләсеңме?

—Бабаңның фотосы бармы?

— Әйе.

— Бирерсеңме?


— Ярар, бирермен.

Һәм менә, миңа 19-20, 18 булгандыр, бәлки, ул кунакка килә иде, без аралаша идек. Мин хәзер бик аз аралашканга үкенәм. Ул миңа сорау бирә кинәт: «Күз алдыңа китерә аласыңмы...» — ди…

Ул материя белән бик кызыксына иде, бу әле кешеләр кыллар теориясе, шуның ише нәрсәләр белән мавыга башлаганчы. Әйтә бу шунда:

«Материя ул — электромагнит дулкыннарның төрле ешлыкта тирбәнеше генә», — ди. Мин аның ни әйткәнен аңламадым да ул чакта.

«Менә бөтенләй материясез пространствоны күз алдыңа китерә аласыңмы», — ди кинәт. Мин әйтәм: «Ну, вакуум, ну космос», — дим. Ә ул: «Юк, чувак! Радиодулкыннар үтәме? Радиодулкын материя инде ул. Яктылык үтәме? Яктылык та материя». (Ул шул вакытта ук яктылыкны материя дип саный иде). Менә шул. Һәм ул миңа: «Юк. Ни фига! Ә?» Ә мин: әй, бар әле.

— Кит?


— Кит әле! Әнә шул сөйләшүләрең белән. Ә хәзер үкенәм менә, бик әз сөйләшкәнбез. Аның белән бик кызык иде миңа. Авлыга кайта идек. Берсендә (мин әле кечкенә идем, 12 яшьләрдә) төнлә Авылдан Казанга кайтырга туры килде, ә поезд авылдан 20 км иде — станция.

— Җәяүме бардыгызмы?


— Без төнлә урман аша җәяү бардык. Кичке тугызда чыккан идек, һәм күпме анда, дүрт сәгать кырлар, урманнар аша бардык. Җәяү.

— Хәтәр.


— Башта миңа коточкыч куркыныч иде. Ну, бабай миңа ниндидер куркыныч хәлләр сөйләгән иде чөнки. Сөйләргә оста иде ул! Акцент белән сөйләшсә дә, нибары тугыз класс белеме булса да.

— Татар акценты белән сөйләшә идеме? Татарча яхшы сөйләшә, русча авыррак, шулаймы?


— Әйе. Мәсәлән, ул «выглядит хорошо» урынына «выглядывает», ди торган иде. Һәм кызык була иде. Ну: «Ты хорошо выглядываешь сегодня», мәсәлән. (Көләләр).

— Кызык, әтиеңдә ник югалды икән ул тел алайса? Бабаң татарча сөйләшкән, татарча уйлаган булып чыга. Ә әтиең инде русча.


— Әти, беренчедән, алар гаиләсендә югары белем алган бердәнбер кеше.

Әйе, әйе. Ул рус телендә белем алган, рус кызына өйләнгән. Һәм, нигездә… институт фотоальбомнарын карасаң менә, 60-70 еллар мәктәп фотоальбомнарын, әнинең классында руслар 90% булган. Институтта, группаларында да 90% руслар. Татар бик аз анда, ник шулайдыр ул, белмим. Татарлар, нигездә, районнарда яшәгәндер инде, игенчелек эшендә булганнардыр.

— Казанның син яраткан өч бинасы? Тышкы яктан гына түгел, гомумән, синең өчен мөһим биналар?


— Бауман урамы, 19 йорттагы нәшрият ― Ногай. Борнай мәчетедер, мөгаен. Һәм… исемен хәтерләмим, йорт инде ул, Карл Маркс урамындагы йорт, Карл Маркс, Лобачевский урамнары чатындагы ике катлы торак йорт.

Студентлар туклану комбинаты бик ошый тагын никтер. Горький белән Толстой урамнары кисешкән почмакта ул.

— Миңа да ошый, яшел төстә бит?


— Тагын циркны да әйтәсе килә. Тик ул да инде… Шуңа: Студентлар туклану комбинаты, Нәшрият һәм Борнай мәчете.
— Ярый. Син яратмаган өч бина? Бер көндә өч бина җимерү мөмкинлегең булса, кайсыларын сайлар идең?

— Ә өч йөз булса ярыймы?

— Юк. Бүген өчне генә ярый.


— Бутлеров белән Волков урамнары чатындагы биек бинаны. Торак йорт ул.

— Теге, бераз түгәрәкләнеп торган бинамы?


— Әйе.

Шуннан. Касаткин урамы, 11А. Ул шундый коточкыч пыяла эклектика, күпкатлы. Һәм өченчесе… өченчесе… Ярар, аръякка тимибез инде. Елганың аръягы шул килеш калсын. Ну, бәлки… Игенчеләр сараен.

— Казаннан китеп, хәзер аңа ерактан караучы яшьләргә нәрсә дияр идең?


— Ни дияр идем? Ну, блин, белмим, андый оешкан фикерем юк кебек. Миңа калса, сәбәпне читтән эзләргә кирәкми. Юк, аңлашыла инде, китәргә дә була, читтә белем алырга мөмкин, анысы да мөһим. Китеп, белмим инде, Голливудта кинокарьера ясарга мөмкин. Татарстанда андый карьера ясап булмый бит. Шәхси үсеш өчен кирәк болар, әйе. Ләкин кайвакыт кеше үпкәләп китә бит, монда эш барып чыкмады дип.

Бик четерекле момент анысы.

Нидер майтарам дип киткәндә, син күтәренке халәттә китәсең. Мин монда ничек кайттым? Хәзер яңа тормыш башлана, ниндидер зур эшләр көтә дип китү ― анысы бер хәл. Күп кеше бит сәбәпне читтән эзли: аңламыйлар, ди, һава торышы начар, юллар начар, хөкүмәт, коймалар. Миңа калса, алай китү дөрес түгел.

Алай итәргә кирәкми. Сәбәпне үзеңнән эзләргә кирәк.

Ни теләгәнеңне аңларга. Ни эшлисең килә синең? Мин эшлисе килгән әйбер, асылда, шушы урынга, шушы мәдәнияткә, шушы шәһәргә бәйле.

Менә шуңа күрә монда да инде мин.

Эзләргә кирәк. Урын бит ул ― урын гына түгел, тел дә ― тел генә түгел, янәшәңдәге кешеләр дә аерым мәгънәгә ия. Мин үземне Мексикада дип күз алдыма китерә алмыйм, мәсәлән. Ул бөтенләй башка мәдәният, традицияләре башка, бер уртаклыгыбыз да юк. Минем бабам тарихы кемгә кызык инде Мексикада? Аларга барыбер, аңлыйсыңмы. Менә сиңа кызык булыр идеме берәр…

— Мексикадагы бабай тарихымы?


— Әйе. Ну, сиңа, бәлки, кызыктыр да, син шундый кеше. Ә менә Татарстандагы халыкның 99%ына кызык булмас иде ул бабайның тарихы. Аларның шул Сьюдад-Хуаресларындагы вакыйгалар кемгә кызык? Аны беркем белми, белергә дә теләми. Ә мондагы вакыйгалар кызык, алар Хуарестан мөһимрәк, аңлыйсыңмы? Ну, безгә шулай.

Әйе, бар шундый кешеләр, бик аз алар ләкин ― Рудольф Нуриев бар, Шаляпин, Чулпан Хаматова кебек ― яшәгән урыннары бер моментта аларның үсеш мөмкинлеген чикли башлый. Туган җирләре тар була. Ләкин алар ― киң масштаблы шәхесләр, әйе бит. Ул башка әйбер.

Син монда инде артыгын эшли алмаячагыңны аңлыйсың, ә күләмлерәк әйбер эшләр өчен, башка җирдә булуың кирәк. Минем, мәсәлән, андый ихтыяҗым юк, мин монда да… ну, хәзер заманы башка инде, Интернет бар... ул яктан, Шаляпинга кыенгарак туры килгәндер. Шуңа Казаннан китүчеләргә мин ни әйтә алам инде?

Алар китеп, хәзер кайтырга җыеналар икән, мәсәлән, ике сорауга җавап табарга кирәктер: мин ник киттем һәм ни өчен кайтасым килә?

Һәм шунда аңлашыла ул: кайту вакыты җиткәнме инде?

ИНТЕРВЬЮ — РАДМИЛА ХАКОВА
ФОТО — ДАНИИЛ ШВЕДОВ, YARATAM САЙТЫ (ЙОРТ ҖИҺАЗЛАРЫ, ИНТЕРЬЕРЛАР), GOOGLE ПАНОРАМАЛАРЫ (БИНАЛАР), ПЕТР САФИУЛЛИННЫҢ ШӘХСИ АРХИВЫ
РЕЖИССЁР — ИЛШАТ РӘХИМБАЙ
ОПЕРАТОР — РУСЛАН ФӘХРЕТДИНОВ (ADEM MEDIA)