ТАТАРСТАННЫҢ ҮЗ ЙӨЗЕ БАР, АНЫ КҮРСӘТЕРГӘ КИРӘК
БУЛАТ ИБРАҺИМОВ
БУЛАТ ИБРАҺИМОВ
ТАТАРСТАННЫҢ ҮЗ ЙӨЗЕ БАР, АНЫ КҮРСӘТЕРГӘ КИРӘК

Булат Ибраһимов — «Квартира 63» шеф-повары булган, соңрак иптәшләре белән «Кама» заманча татар ашлары ресторанын ачкан кеше. Берара Мәскәүгә китеп, «Южане» рестораны кухнясын җитәкли. Һәм Казанга кире кайтып, «Артель» гастрономия бистросына нигез сала.


Мин бу тормыштан ни теләвемне, кем икәнемне әле яңарак кына ачыкладым, аңлыйсыңмы. Моңарчы ул җил уңаена очу, ирекле очыш булган, димме. Анык кына юнәлеше юк.

Балачагым әллә ни үзенчәлекле булды димәс идем. Шул. Совет баласының гадәти балачагы инде. Ну, мин 90-нчы елда туганмын. Казанда туганмын.
ВАКЫТЫННАН ИРТӘ ТУГАНМЫН. БИК КЕЧКЕНӘ БУЛЫП. КИЛО ДА АЛТЫ ЙӨЗ НИБАРЫ. ИСӘН КАЛМАС ДИП ШИКЛӘНГӘННӘР.
Әбидән кала, һәм әнидән кала инде, бөтен гаилә шикләнгән, шулай менә. Шуңа карамастан, һәм табиблар тырышлыгы белән, рәткә килгәнмен.
Гаиләдә икенче бала идем үзе болай, мин туганда, апама өч яшь ярым булган. Галәмәт көнләгән ул. Яшь аермасы да шундый бит, һәм ул мине озак вакыт дошман күреп йөрде. Сабый нәфрәте, сабый көнчелеге белән инде. Шул.

Табиблар гаиләсеннән мин, классик, гадәти, гади табиблар. Әти-әнием институка 80нче елларда кергәннәр, Советлар Союзы заманында. Ул чорда табиб булу бик дәрәҗәле иде.

Без әби белән — әтинең әнисе белән — аның Ибраһимов урамындагы фатирында яшәдек. Мин Ибраһимов урамында үстем. Бабам вертолет заводында эшләгән, һәм менә, аларга шуннан фатир биргәннәр, Ибраһимов урамында.

2000нче елда, миллениум вакытында, мин әле кечкенә идем, күпме анда, 10 яшьлек. Алай да хәтерлим, нуленче елларга кадәр бернәрсәбез дә юк иде безнең, шактый хәерче яшәдек. Шул. Ашарыбызга булмас дәрәҗәдә түгел инде...

Минем әнинең шундый суперсәләте бар — ул гаиләне читтән берни дә үткәрми торган гөмбәз белән каплый, яхшы мәгънәдә инде. Шуңа апа белән без шундый даими кайгырту шартларында үстек. Безнең артык нәрсәбез дә юк иде инде, ләкин мохтаҗлык та күрмәдек.

Әти белән әни гел эштә иделәр, һәм, мөгаен, эшкә җитди каравым ул — шуның белән бәйледер.
Сабый вакыттан үз көнемне үзем күрә идем. Балалар бакчасына йөргән чорымда ук әби китеп барды. Яман шештән. Ну, ул чакта мин аның ни икәнен белми идем әле. Ул авырый башлады, операциядән баш тартты. Соңыннан гына белдем — саклап калып булган аны.

Ул да табиб иде. Шул. Бер көнне китте дә барды. Авыр булды, әлбәттә. Мин кечкенә идем, минем әбием бар иде, ә аннары ул кинәт кенә юк булды. Һәм без дүртәү яши башладык: әни, әти, мин һәм апам.

122нче гимназиядә укыдым. Яшәү урынына караган мәктәп түгел иде ул: әти белән әни безгә мөмкин кадәр күбрәк бирергә тырышты — үзләренә тәтемәгәнне — дөрес юлга кертеп җибәрергә тырыштылар. Ул чактагы иң дәрәҗәле мәктәпләрнең берсенә бирделәр — инглиз телен тирәнтен өйрәнү гимназиясенә. Анда бик яхшы укытучылар бар иде. Директоры бик яхшы иде, Жанетта Абрамовна, искиткеч ханым. Зирәк җитәкче. Гөрләтеп тота иде мәктәпне, ата-аналар да, укытучылар да ярата иде үзен. Ну, мин кечкенә идем, берни аңламый идем әле, минем өчен ул кабинетыннан тәмәке исе аңкып торган зур гәүдәле ханым гына иде — сигаралар тарта иде.

Һәм анда безнең белән бергә, әйтик, социаль дәрәҗәсе безнекеннән бераз югарырак булган балалар да укыды. Гәрчә әллә ни аерылып тормый идек инде без бер-беребездән.

Мәктәп, бер яктан, ул ниндидер үтеп китә торганрак чор булган . Блин, ничек аңлатыйм икән… кыен аңлатуы, чынлап… Бер мизгелдә тормышым икегә бүленде дә, «шуңа кадәр» һәм «шуннан соң» өлешләренә. Һәм мәктәп «шуңа кадәр» өлешендә калды, ул чор турында уйланмыйм мин хәзер.

— Нәрсә бүлде аны ике өлешкә?

— Әтинең үлемедер, мөгаен. Һәм, мөгаен, Казанга кайтудыр.

— Сиңа ничә яшь иде?

2019 елда булды бу. Әти 18дә китеп барды. Һәм менә 17-19нчы еллар — Мәскәүдә яшәгән чор — беренче өлешне шул чакта йомгаклап куйдым кебек.

Һәм мәктәпкә килгәндә… Ну, әйбәт мәктәп иде ул. Тик минемчә, бәлки, ялгышамдыр, ләкин… мәктәп синең кем булып үсүеңә әллә ни йогынты ясамый кебек. Берәр Берн университетындагы шәхси мәктәп булмаса инде, аңлыйсыңмы, йә сенатор балалары белән уку мөмкинлеге бирә торган Лига плюща булмаса, мәсәлән.

Хәер, ул мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе чит илгә китте, күбесе нәрсәгәдер иреште, йә хәзер шул юлда — кешенең карьерасы тауга менә торган яшьтә бит без, ну, шулай санала инде.

Кызганыч, ләкин мәктәп чорыннан калган танышлыкларым аз. Бер бик яхшы дустым бар, тагын бер бик яхшы дус кызым — шундый нык элемтәләр генә сакланып калды. Ә бик нык булмаганнары өзелде, тулаем юкка чыкты. Үз классымнан берсе белән дә аралашмыйм.
17 ЯШЬТӘ МИН УЙ-ХИСЛӘРДӘН ТОРГАН БОЛЫТ КЕБЕК ИДЕМ, БЕР ГАМЕМ ЮК ИДЕ ТОРМЫШТА. БЕР МӘГЪНӘСЕЗ КЕШЕ ИДЕМ. ЧЫНЛАП.
Әдәбиятта үз күзаллауларым бар иде… Мин үземне башкаларга охшамаган кешегә саный идем, неформал янәсе, бу сүз киң кулланыла иде ул вакытта, скейтта йөри идем, рок тыңлый идем һәм башкалар.

— Казанның кайсы урыннарында скейтта йөриләр иде ул вакытта?

— «Плошка» да — Ирек мәйданында, Җиңү паркында. Күңелле иде ул, кичләрен җыела идек. Дөресен әйткәндә, пычагым да йөрми идек инде без, вакыт үткәрә идек бергә шунда. Аралашып, сыра эчеп. Шул. Кеше арасына чыгу инде үзенчә. Социаль челтәрләрнең әле барлыкка гына килгән мәле. «Плошка» да үзенә күрә бер «Социаль челтәр» иде, анда барысы да бер-берсен белә иде. Сөйләшә идек шунда, бүлешә идек.

Тагын ЖЖ бар иде. Шул, әйе. ЖЖда күп утыра идем, аськада, мин әле элекке MTVны да хәтерлим, әнә шул — Дудь төшергәнен.

— ЖЖда кемнәрне укый идең?

— ЖЖда... хәтерләмим… Ну, беренчедән, дусларны укый идем. Соңрак — ниндидер танылган чуваклар бар иде инде анда. Баштарак дусларны укыдым, бер-беребезне, җыен коточкыч нәрсәләр инде — үсмерлек көчәнүләре.

— Аларның булуы мөһим ул.

— Әйе. Соңрак популяр блогерларны укый башладым. Күпмедер фотография белән мавыгып алдым. Кәттә фотографларга язылып чыккан идем. Фотографларга гына да түгел. Рекламачыларга, гламур фотографларга. Әнә теге тагын, кем әле… Кыскасы, ул әнә шул мәскәү клюквасын төшерә иде, кокаин тусовочкасын. Фамилиясе Зверков аның, исемен хәтерләмим. Танылган фотограф, кыскасы. Аны укый идем дә: «Вау, менә күңелле яши бу кешеләр», — дип уйлый идем.

— Нинди жанрда төшерә идең? Нәрсә төшерә идең?

— Портретлар булгандыр инде, репортаж төшерү дә ошый иде, мин ул вакытта пленкага төшерә идем. Бар әле ул пленкалар, әле дә төшерәм кайвакыт.

— Казанда пленкага төшерү кыен идеме? Фото ясату?

— Аклы-каралысын үзем дә ясый беләм.

— Ә, син өйдә ясыйсыңмы?

— Әйе, ә төсле пленканы Мәскәүгә җибәрергә туры килә. Кара әле, фоторәсемнәр турында аерым бер сөйләшсәк тә була.
Булат Мәскәүдә һәм Яңа Орлеанда пленкага төшергән фотолар
Шул, ә мәктәпне тәмамлаганда мин тоташ бушлык идем, чөнки озак кына химия-биология классында укыдым, биология, химия юнәлешендә ниндидер класстан тыш дәресләрдә катнашып йөрдем, нидер чамалый да идем хәтта, һәм минем бер генә теләгем бар иде — мединститутта уку.

Әти-әниең кебек?

— Әйе, әти кебек, әтигә карый идем дә аның кебек буласым килә иде. Ул гомер буе 12нче больницаның ашыгыгыч хирургиясендә эшләде. Дөрес, соңрак 11нчегә күчте, планлы хирургиягә. Планлы хирургия — хирурглар арасында аларны «мясник»лар дип йөртәләр — medical diagnosis түгел инде ул, ягъни алар диагноз куймый, кисәләр генә. Шундый һөнәр. Шул.

Ә АШЫГЫЧ ХИРУРГИЯ — АЛЛА БЕЛӘН АЛЫШ ИНДЕ УЛ, ЧЫН МӘГЪНӘСЕНДӘ. БИК АВЫР ХЕЗМӘТ. ДӨНЬЯДАГЫ ИҢ АВЫР ХЕЗМӘТЛӘРНЕҢ БЕРСЕДЕР, МӨГАЕН.
Һәм шуннан килеп, алкоголь күп, әлбәттә. Шул. Һәм хатын-кызлар… Һәм башкалар. Ашыгыч хирургиянең кырын яклары бар инде. Һәм алар хирургларда ачык күренә. Яхшы мәгънәсендә. Үзенә бер хемингуэйлык ул, беләсеңме: сугышасың да аннары язасың, дигәндәй. Ул күп эшли иде, дежур тора иде, акчасы әллә ни түгел иде инде. Америкада, мәсәлән, андай хирурглар елына берничә йөз мең доллар ала. Ну, Америка сәламәтлек саклау системасында да кимчелекләр бар, ләкин табиблар яхшы яши анда: зур йортлар тоталар, кадиллакларда йөриләр.

Ләкин әти-әнием миңа медицина юлыннан китәргә рөхсәт итмәде.

Ни белән аңлаттылар алар моны?

— Алар кебек яшәячәкмен дип, аңлыйсыңмы, хәерчелектә ягъни. Шул. Мин мәктәптә укыган чорда ук әни шәхси клиникага күчте. Алар әти белән бер хастаханәдә эшләделәр, ул баш табиб урынбасары иде. Шуннан шәхси клиникага күчте. Һәм гаиләдә бераз акча артты. Арта башлады. Әтинең планлы хирургиягә китүе дә — анда шулай ук күбрәк түләгәннәрдер, күрәсең.

Һәм алар миңа табиб булырга рөхсәт итмәделәр, даими стресс белән дә аңлаттылар карашларын. Әти гел стресс хәлендә яшәде. Авыр була иде кайчак, әйе. Гомумән, өйдә шундый бер киеренкелек бар иде. Әти дежур торып, кәефсез кайттымы, тавыш күтәрергә мөмкин. Тискәре энергия күп җыела иде, һәм беркая да чыкмый. Шул ук алкоголь хәл итә иде инде ул проблемаларны.

Һәм мин: «Ярый, окей», янәсе.

9-10 классларда Лобачевский лицеена да кереп маташтым әле. Физика биреп йөрдем. Төгәл фәннәр гомумән авыр бара иде, һәм, мөгаен, хәзер дә проблемаларым бардыр. Физикам бик хөрти иде.

— Димәк, медицинага ярамый. Ә лицейга ни өчен керәсе идең?

— Белмим, хәтерләмим дә хәтта, беләсеңме. Минем апам 9нчы класстан соң физиканы, математиканы, табигать фәннәрен тирәнтен укыта торган физика-математика лицеена китте. Ә безнең мәктәп ул гуманитар мәктәп иде, шул… Апам, гомумән, ничек әйтәләр әле, гаилә йолдызы иде.

— Балачакта дошман күрә иде дидең. Хәзер мөнәсәбәтләрегез ничек?

— Хәзер дус без. Әле мин мәктәптә укыган чорда ук Америкага китте ул — институтта укырга. Америка кешесенә кияүгә чыкты. Шул. Ну, яратып чыкты, аннары шунда эш тапты, кабат укырга керде, хәзер MBA дипломы бар аның, Техастагы University Riceта укыды, Хьюстонда, көньякның иң дәрәҗәле университетларыннан берсе бу.

Апам бик акыллы, бик сәләтле, ә мин әллә нинди идем… Рухи көйләнешләрем ничектер бик катлаулы иде, ягъни мин шундый, янәсе, иҗат кешесе идем, аңлыйсыңмы? Гомумән, минем башым ул ниндидер шундый... импульслардан тора, мәсәлән, IT өлкәсендә эшли торган кешенең капма-каршысы мин дияр идем.

Бер агам бар, геолог-нефтьче, әнинең абыйсы. Һәм менә ул үзенә күрә уңышка ирешкән кеше, нефть сәнәгате ул, гомумән, акчалы урын, һәм әти-әниләр миңа да шундыйрак язмыш теләгәннәрдер, күрәсең. Алар миндә, ничек дип әйтим, гел ниндидер потенциал күрәләр иде — һәм ул булгандыр да, мөгаен — алар: «Син укырга Мәскәүгә китәсең, нефть институтына», — диделәр.

Ул вакытта мин экспресс ысул белән физикадан БДИ тапшырырга әзерләнә идем. Һәм математикадан — репетитор белән. Ну, менә ничектер тапшырдым инде мин ул БДИларны.

— Димәк, бу әти-әниең сайлаган юл. Эчке каршылык булмадымы синдә, баш күтәрүләр?..

— Баш күтәрүләр соңрак булды.

Ул чорда булмады, чөнки мин, о, шәп, Мәскәүгә укырга китәм дип уйладым. Казаннан китәсем килә иде, аңлый идем мин — дөньяда әллә ниләр бар, ә Казанда пычагым да юк. Сыйныфташларым кебек монда калып, булганына канәгать булып кына яшисем килми иде. Нәрсәгә дә булса ирешәсем килә иде, һәм менә Мәскәүгә киттем. Яңалык исе, кыскасы. Менә европалы ярымҗинаятьче теге утрауга, ничек әле, Нью-Йоркта диик инде, төшеп утыруга иркен итеп сулыш алган кебек, менә шул Америкадагы ирек исеннән исергән итальян чувагы кебек — әнә шундый халәттә идем мин Мәскәүгә килгән мәлдә.

— Озак йөрдеңме ул халәттә — беренче тойгылар халәтендә?

— Баштагы ике елындыр, мөгаен.

Университеттагы беренче математик анализ дәресен төгәл хәтерлим.
МАТРИЦАЛАРНЫ ҮТТЕК БЕЗ УЛ ДӘРЕСТӘ, МИН ПЫЧАГЫМ ДА АҢЛАМАДЫМ. АҢЛЫЙСЫҢМЫ? БӨТЕНЛӘЙ ТӨШЕНМИ ИДЕМ СҮЗНЕҢ НИ ТУРЫНДА БАРГАНЫНА.
Беренчедән, БДИда юк иде ул. Мәктәп программасында юк иде, тирәнтен өйрәнүчеләрдә генә булгандыр. Физика-математика лицеенда гына. Ә миндә булмады. Һәм мин үземнең бөтенләй берни дә аңламавымны аңлый идем.

— Ә башкалар?

— Ну, анда кул күтәреп җавап бирүчеләр бар иде, алар матрицаның ни икәнен аңлый иделәр. Кыскасы, каты булды ул. Соңыннан аңладым инде мин аны, ләкин бик авыр бирелде.

Һәм кердем мин менә, димәк, университетка. Өстәвенә, гади генә университетка да түгел, ә иң дәрәҗәле факультетның иң дәрәҗәле кафедрасына — нефть табу өлкәсенә. Күпчелек дәрәҗәле компанияләрнең топ менеджерлары — нефть табу инженерлары. Ну, элекке инженерлар. Шул.

Ә соңыннан бер көнне шуны белдем — мин түләүлегә кергәнмен икән. Бушлай укыйм дип уйлый идем аңарчы. Әти-әнием әйтмәгәннәр миңа акча түләп торуларын. Күңелсез булды, әйе. Мин моны бик соң гына белдем, соңгы курслардадыр.
КОТЫЧКЫЧ КОТЫРДЫМ, ЧӨНКИ АЛАРГА ЙӨК БУЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ ИДЕМ МИН, БУ АКЧАЛАРНЫ АКЛАМАВЫМНЫ АҢЛЫЙ ИДЕМ.
Ә анда уку 120-130 мең иде елына. Аңлыйсыңмы? Аз түгел ул.

Ул вакытта ниндидер акылга сыймаслык акча иде бу минем өчен. Хәзер дә аз акча түгел инде. Һәм менә, беләсеңме, әнә ул баш күтәрү институтта булды инде ул. Мин теләсә нәрсә белән шөгыльләндем ул чорда, укымадым гына.

Башта ихлас тырыштым мин укырга, аннары бик авыр бирелгәнен аңладым, чөнки ул башыннан ук минем һөнәр түгел иде.
Ягъни, эшне ниндидер образлар, эмоцияләр дәрәҗәсендә яхшы аңлый торган инженер булыр идем инде мин, ләкин математик яктан санап бирә алмас идем — кулсыз рәссам кебегрәк инде бу.

Математик ысулларны, математик анализны куллана белми торган, күренешне тасвирлый, катлаулы тигезләмә чишә белми торган, аналитик фикерләү сәләте булмаган инженер. Аналитик фикерләвем булса да, бөтенләй башка төрле иде ул.

— Интуитив аңлагансыңдыр, бәлки?

— Әйе, әйе. Яхшы сүз — интуитив. Шул. Мин шундый классик «өч»легә укучы идем. Туганнарым, ну анда, әтинең дуслары: «Укып бетер. Аннары бар да рәтләнер», — дип тордылар һаман. Ну, чөнки аннары, шулай ук, берәр туганыбызның протекциясе беләнме, нинди дә булса яхшы компаниягә эшкә урнаштырырлар иде, берәр дәрәҗәле генә вазыйфага. Анда, бәлки, мин ачылып та китәр идем. Россиядә бит нефтянкада… «яхшы инженер» булу өчен математика белүең кирәкми, яраклаша белүче, елгыр чувак булуың кирәк, шул.

— Миңа менә нәрсә кызык — шушы шоктан соң нишләдең син? Түләп укуыңны белгәч? Нидер үзгәрдеме? Ниндидер карарларыңа тәэсир иткәндер, бәлки, соңрак?

— Хәл иткеч момент булды инде ул, әйе. Өченче курста махсус фәннәр башланды, аңа кадәр бөтенләй өметсезлек иде анда — пычагыма да кирәге булмаган дәресләр. Һәм менә махсус фәннәр башланды, ә мин шул белем агымына параллель хәрәкәт иттем.

Университетта бик күп төрле эшчәнлек алып бара идем, фәнни конференцияләр оештыру, шуның ише инде, лекцияләр. Бу инженер-нефтьчеләр җәмгыяте иде, атамасы шулай, SPE — The Society of Petroleum Engineers.

Торуын тулай торакта тордым, анысы да бик яхшы тәҗрибә булды минем өчен. Тулай торак тормышыннан соң, ягъни, миңа инде диңгез тубыктан иде. Буза туйлары бик булып тора иде анда, кеше бүлмәсендә уянасың, йә бөтенләй башка тулай торакта, МДУ журфагы чувакларында, мәсәлән — алар бөтенләй уңны-сулны абайламый эчәләр иде .

— Толай торакта сиңа йогынты ясаган кешеләр булдымы?

— Дөресен генә әйткәндә, юктыр, мин ничектер үземә аерым хуҗалык идем. Ну, бөтен нәрсәгә үз фикерем иде димәкче булам. Һәрвакыт ничектер аерымрак йөрдем, кыскасы.

— Син сокланган бер генә кеше дә юк идеме? Бәлки, тулы бер кеше дә түгел, аның аерым бер ягыдыр — үзеңдә күрергә теләгән ягы?

— Мин һәрвакыт шундый кешеләргә... Бар иде, әйе, исемә төште. Бар иде андый кешеләр. Югары курстан бер-ике студент бар иде. Чечен егете, мәсәлән. Ул күптән каядыр чит илгә китте инде — эшләргә. Бик яхшы укучы кешеләр бар иде, һәм шул ук вакытта алар күпкырлы, киңкарашлы кешеләр иде.

Дустым Петя бар иде тагын, төркемдәшем. Искиткеч чувак. Хәзер әзрәк аралашабыз анысы. Төрле шәһәрләрдә торабыз. Ну, һәм анда бер момент булды, университеттан бик сирәк кеше белән генә аралаштым ул чорда. Кризис.

Мин гел үземнән бер башка югары кешеләргә тартыла идем, чөнки балачактан ук, ну, әтием сеңдергән ниндидер хакыйкатьме ул… Ул яшь чагында бокс белән шөгыльләнгән... һәм бервакыт бик дөрес сүз әйткән иде. «Бокс белән шөгыльләнгәндә, мин һәрчак үземнән көчлерәкләр белән көрәштем», — диде. Әле дә бик булыша тормышта, бер караганда. Икенче яктан, ничектер комплекс та барлыкка килгән кебек әтинең шул сүзләреннән, ну, анысы соңрак инде.

Нәрсәдер ала идем инде мин алардан. Сөйләшү рәвешләрен истә калдыра идем, шулай сөйләшергә тырыша идем, һәм ошый иде бу миңа. Яңа сүзләр тапкандай була идем үзем өчен, башкача сөйләм манерасын.

Бер кыз бар иде, хәзер инде ул Европа гражданкасы, Швециянеке бугай. Күптән инде.
АЛАР БЕЛЕМЛЕ КЕШЕЛӘР ИДЕ, БЕРНИНДИ КИРТӘ ЮК ИДЕ АЛАРГА, ИРЕКЛЕ ИДЕЛӘР, КЫСКАСЫ. АЛАР ГЕЛ ҮЗ-ҮЗЛӘРЕНӘ ЫШАНДЫЛАР. Ә МИН БЕРКАЙЧАН ДА ҮЗ-ҮЗЕМӘ ЫШАНМАДЫМ.
Һәм мин үземнең хәзергедән яхшырак була алуымны аңлый идем. Шуны аңлау да бик булыша иде, чынлыкта. Һәм пычагым да укый алмаганда да (ну, сопроматны бик начар беләм мин, термехны начар беләм), мин үземнең беткән кеше түгел икәнемне белә идем, аңлыйсыңмы, ну, шартлы әйткәндә инде. Әнә шул универдан тыш эшләрем, җәмәгать эшләре бик булыша иде миңа, әле нәрсәгә дә булса ирешә алуымны аңларга булыша иде.

Ә, менә 2010 елдан соң, апам янына Америкага барып кайткач (мин анда повар булып эшләдем), тормышымда гел кулинария булды ничектер: университетта егетләргә дип бик еш әзерли идем.

Балачакта әнинең әнисе бик тәмле пешерә иде. Гел янында бөтерелә идем кухняда, бабай гел куып чыгара иде.

— «Миңа 17, һәм мин уй-хисләрдән торган болыт кебек» дигәннән алып, үзеңне аңлый башлаган чорга кадәр булган иң катлаулы уйларыңны исеңә төшер әле?

— Кыскасы, 3-4 курсларга җиткәндә, мин әле һаман да медицина институтына керергә тели идем, тагын БДИга әзерләнергә дип, китаплар алдым. Ул чакта инде мин чагыштырмача җитлеккән кеше идем, әти белән утырып сөйләштек тә, ул саллы дәллилләр китереп, мине кире күндерде.

Ике олы кеше кебек сөйләштек. Гәрчә мин үземне беркайчан да олы кеше итеп тоймадым.
ӘЛЕ ХӘЗЕР ДӘ ЭНЕКӘШ СИНДРОМЫ БАР МИНДӘ — СИНЕҢ ФИКЕРЕҢ ПЫЧАГЫМ ДА ӘҺӘМИЯТЛЕ ТҮГЕЛ ДИГӘН ЫШАНУ.
Әти мединститутка баруның мәгънәсез булуын аңлатты: тагын 7 ел укыйсы... Һәм аннары, минем әти бит Татарстан йә Россиянең баш хирургы түгел. Ул вакытта мин инде Сеченов исемендәге институтта укырга һәм Пирогов исемендәге беренче шәһәр больницасында эшләргә теләвемне төгәл белә идем. Ә бу, кем әйтмешли, блат буенча гына мөмкин, берәрсенең протежесы булсаң гына.

Инженер-нефтьче булу теләгем юк иде инде. Әтиемә охшаганга күрәме, миңа үз профессиямдә яңалык ачу мөһим. Менә кәттә инженерлар, катлаулы мәсьәләләрне хәл итә ала торган бөек акыллар бар, катлаулы очракларда чакырып китерә торган… Әйтик, Кариб култыгындагы Deepwater Horizonда авария булгач, шунда иң көчле инженерларны җыеп җибәргәннәр иде. Шундый кешеләрнең берсе булырга теләр идем мин, әнә шундый, блин…

Ләкин алай эшли алмавымны белә идем, үз-үземне алдый алмыйм, бәхетемә күрә, бик иртә аңладым мин үзеңне алдарга ярамаганлыгын.

Моңа, бәлесеңме, тагын нәрсә тәэсир итте?
КЫЗГАНЫЧ, ТИК МИНЕ БИК СИРӘК МАКТЫЙЛАР ИДЕ, БИК СИРӘК КЕНӘ. ӘТИ-ӘНИЕМ СИРӘК ОЧРАКТА ГЫНА МИНЕМ ЯКЛЫ БУЛА ИДЕ.
Моны әнием укыр инде. Ләкин бик зур хата булгандыр ул — баланы шулай тәрбияләү. «Алай эшләмисең, болай эшләмисең» рухында. Әнә шул сүз, дөрес эшләмисең, башкача эшләргә кирәк дигән сүз, үзбәямне бик төшерде инде ул. Һәм әле дә шулай.

Кыскасы, мин үземнең башкарак эш белән шөгыльләнергә теләвемне аңладым. Яхшырак укый башладым, төзәтәсен төзәттем, җитдиләндем бераз, акыл керде. Уртача балларны күтәрә башладым. Бер тапкыр универстеттан куыла язган идем инде, начар укуым өчен. 4 курсны тәмамлаганда шуны аңладым: үз университетымнан кала, беркайда да керә алмаячакмын мин магистратурага. Шул. Ләкин кердем. Һәм шундый эксперименталь юнәлешкә. Анда юнәлешләр исемлеге бирделәр, бик зур түгел иде ул. Урта баллым да түбән иде. Шуңа декан белән сөйләшеп куйдым.

— Уоу, коммуникацияләр!

— Әйе, ул чакта аралаша белә идем инде. The Society of Petroleum Engineersтагы эшчәнлегемнең төп нәтиҗәсе — мин элемтәләр урнаштырырга өйрәндем. Һәм университет биргән иң кирәкле скилл да шулдыр. Башкалар деканатка керергә калтырап торганда, мин деканның да гади бер чувак булуын аңлый идем.

Керәм, димәк, ә ул таный мине, начар укучыларны җене сөйми иде аның, ә мине менә исендә калдырган. Ну, хәзер аңлыйм инде, асылда, аңа барыбер булгандыр.

Мин әйтәм, шул-шул кеше мин, алга таба түләп укыйсым килми — шуны аңладым, дим, бушлай укыйсым килә, дим. «Уртача баллың күпме?», — ди бу. 3,7ме, 3,4ме, — мин әйтәм, — түбән инде, хак анысы. Әйдәгез, гос белән дипломны 5кә тапшырсам, бушлай укуга күчерәсез, — дим.

Һәм ул: «Әйдә», — диде.

Шулай итеп, магистратурага кердем. Ниндидер бик сәер нәрсә иде ул. Шул Фәнни-тикшеренү институтына киләсең, лекцияләрне анда тормыштан күптән туйган бер абзый укый иде, пычагым да кирәкми иде инде аңа. Ә институт бик шәп җиһазландырылган иде, чынлыкта, җир катламнарын тикшерү җайланмалары, тагын әллә нәрсәләр. Аларны эшләтә белүче генә юк иде, чөнки, каһәр, анда беркем дә инглиз телен белми иде, кулланмасын рәтләп укып та чыга алмыйлар иде.
УЛ ЧАКТА МИН КОТОЧКЫЧ ДЕПРЕССИЯГӘ КЕРЕП БАТТЫМ, КУРКЫНЫЧ ДӘРӘҖӘДӘ. ШУННАН КОТКАРЫРГА ДИП, ӘНИ КИЛДЕ.
Академик ял алдым да монда — Казанга кайттым.

— Хис-кечерешләреңне хәтерлисеңме?

— Берни тоймадым, Мәскәүдән качу иде ул, аңлыйсыңмы, куркуларымнан, үз уйларымнан качу. Миңа, күпме анда, 22 яшь иде, һәм мин әле һаман да беркем түгел идем!

Повар булып эшкә урнаштым, шушы — хәзерге юлым башланды. Табигый ки, университеттан куып кына чыгардылар инде, озак кына документларымны алырга да бармый йөрдем. Соңрак, конференциягә килгәч кенә кереп алдым. Институтка кердем дә, беләсеңме, өрәк кебек иңен-буйга йөреп чыктым. Мәзәк иде ул: фильмдагы кебек, үткән тормышыңны карап йөргән кебек, шул үткәндәге кешеләрне күзәтеп йөргәндәй… Ниндидер кайтаваз — гүләү кебек кенә барысы да.

Үзем аралашкан укытучылар янына кереп чыктым, фәнни җитәкчем янына — бик хәтәр, искиткеч ханым — Анна Георгиевна Молчанова. Гаҗәп гади кеше. Диплом язганда бик ярдәм иткән иде ул. Миңа мөһим булуын аңлаганга күрә. Кыскасы, хәлеңә керә белә торган кеше.

— Үзеңне башка өлкәдә эзләячәгеңне аңлаган, күрәсең.

— Шулай, әйе. Һәм шуңа өстәп, ул минем шушы һөнәрдә калу мөмкинлегемне дә инкарь итмәде. Менә, шул кешеләргә сугылып, сөйләшеп чыктым да, җиңелрәк булып китте, тынычландым. Һәм институтка кагылышлы борчуларым бөтенләй таралды.

— Дипломыңны алырга баруың, мөгаен, үзеңне аңлый башлаган чорга туры килгәндер.

— Әйе, һәм иң кызыгы, минем дипломны, кирәге юктыр дип, институт архивына төшереп куйганнар иде инде.
МИН АРХИВКА ТӨШЕП, ДИПЛОМНЫ АЛДЫМ ДА: «БАРЫГЫЗГА ДА СӘЛАМ! ҺӘМ ХУШЫГЫЗ!» — ДИДЕМ.
Шуннан соң «Квартира 63» тарихы башланды.

Югары белем алуыма үкенмим кебек — никме? Хәзер генә аңлый башладым мин аны менә: бик җитди вуз булган ул, анда хәтәр, төпле укытучылар укыткан.

Кафедра мөдиреннән намуслы булырга өйрәнгәнмен, мәсәлән, эшкә җитди карарга.

Бөек галим ул, бөек нефтьче, «скважиналы нефть чыгару» фәне башында торучы шәхес. Шул. Лекция вакытында тирләп бетә иде ул, сикерә-сикерә аңлата иде чөнки, гел хәрәкәттә иде. Студентлардан да аңлап, иҗади якын килүләрен, темага тирән керүләрен көтә иде. Материалны ятладың да имтихан тапшырдың түгел. Менә аның имтиханын ярыйсы тапшырдым мин. Мәсьәләләрен чишә алмасам да, аңлый идем мин аны, каһәр. 4,4кә тапшырдым бугай — яхшы нәтиҗә инде бу. Һәм әнә шул вакытта дөньяга карашыма нигез салына башлагандыр кебек.
ТАГЫН ИНСТИТУТ МИНЕ ҮЗЛЕГЕМНӘН УКЫРГА, МӘГЪЛҮМАТ ЭЗЛӘРГӘ ӨЙРӘТТЕ. УЛ МӘГЪЛҮМАТ БЕРКАЙДА ДА ЮК БИТ УЛ, АНЫ КАЯНДЫР ӨЗЕК-ӨЗЕК ҖЫЯРГА ТУРЫ КИЛӘ. ХӘЛӘЛ-ХАРАМ ЮЛЛАР БЕЛӘН.
Һәм кухняга эшкә килгәч, мин үземнең, алай әйтергә ярамыйдыр инде, башкалардан бер башка югары булуымны аңладым. Менә шул тирәнтен өйрәнү алымы дигәннән, төп нәрсәләрне үзләштерүгә туктап калмаска, тирәнгәрәк керергә кирәк булыр дип ниятләдем. Башсыз кеше түгел идем мин, ни дисәң дә, затлы вузда укыган, эш нигезен бик тиз өйрәнә ала идем.

Бу беләсеңме, бик тар мисал булачак инде: бер хәтәр пекарь бар, Сан-Францискода, элек ул Кремний үзәнендә эшләгән.

— Ягъни шул өлкәдә белем алган кешеләрдән аермалы буларак, ул эшкә киңрәк карый ала димәкче буласыңмы?

— Әйе, һәм мин дә шулай. Әлбәттә, мин Кремний үзәне даһие түгел, ләкин коллегалардан аермалы буларак, башка яктан да якын килә алам. Хәзер дә шулай әле. Ризык әзерләүгә гел җитди карадым, һәр карарымны шикләнеп карый идем, кыскасы, бик аерыла идем инде коллегаларымнан, минем күздә атларныкы кебек теге ни...

— Күзелдерекме?

— Әйе, әйе, күзелдерек юк иде минем күздә.

Повар булып эшли идем, тиеннәр генә ала идем инде монда, Казанда, эштән кайта идем дә кара төнгә йә таңга кадәр нидер укый, карый идем. Мәктәптә инглиз телен бик яхшы укыттылар безгә, шуңа мин көнбатыш чыганаклардан да күп мәгълүмат ала идем. Ул чакта рус телле чыганаклар артык күп түгел иде, хәзер бар менә, ә ул чакта бик юк иде.

Әйтик, минем белән эшләүчеләрнең берсе дә француз кулинариясе нигезләрен, соусларның төгәл рецептларын белми иде. Анда 4-5 төп соус бар. Ә мин шефларның шуларны ясаганын карый идем.

Кыскасы, мин кереп китәргә теләгән бик зур дөнья иде ул. Тыным җитми, һәр чыганакка ябырыла идем. Кирәк иде миңа шул белемнәр, мин үземнең берни аңламавымны аңлый идем, куып җитәргә теләүче синдромы бар иде миндә. Миңа 22 яшь иде инде, ә рәтле белемем юк иде кулинариядә, һәм куып тотар өчен бик күп укый, бик күп карый идем, дан артыннан куу түгел иде ул. Ниндидер физик рәхәтлек бар шул процесста: нәрсәдер керә сиңа, ә син аны инде беләсең. Эш процессыннан кала, бик күп укый идем мин.

Хәзер дә шулай. Мин әле һаман да төрле-төрле каналларга язылган, подкастларга, башкасына. Һәм инглиз телендә инде алар, әйе. Һәм болар барысы да миңа әнә шул профессиональлек оеткысын салды, әнә ул, үзеңне үзең алдамау да — электән килгән урынлы гадәт. Намуслы булырга тырыштым мин, үзем өчен, башкалар өчен, бергә эшләгән кешеләр белән, мин әзерләгән ризыкны ашаучылар белән.

— Әти-әниең менә сине инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган мәктәпкә биргән, фәнгә фундаменталь якын килүне нигез иткән университетта укыгансың — һәм менә хәзер, еллар узгач, шул белемнәрнең эшеңдәге тәэсирен күзәтү кызык.

— Андыйны бик аз кеше аңлый. Күпчелек тоймый аны. Минем әни төннәр буе укуымны яки фильмнар каравымны аңламый, мәсәлән. «Нәрсә, йокларга ярамыймы шунда?»

Рецептлар өйрәнмим мин, кирәге юк аның. Рухланам мин шулай. Берәр китап алам да, берәр шефның биографиясен, мәсәлән — аерым бер кеше тормышына гаҗәеп сәяхәт бит ул, аңлыйсыңмы. Һәм, менә, блин, мин дә шулай итә алам дисең, мин дә шулай телим, дөресрәге. Сынап карыйсым килгән нәрсәләр бар.

Үзем өчен аерым бер тезис, кагыйдәләрне билгеләп куйдым. Шуларга таянып эшләр өчен.

— Әйтә аласыңмы аларны?

— Алам, әйе.

КУНАКЛАРЫҢ БЕЛӘН НАМУСЛЫ БУЛУ, БЕРГӘ ЭШЛӘГӘН КОМАНДАҢА КАРАТА НАМУСЛЫ БУЛУ. КОМАНДА МӘНФӘГАТЬЛӘРЕН ҮЗЕҢНЕКЕННӘН ӨСТЕН КУЮ.
— Соңгысы бик авырдыр?

— Ну, әйе, эгоңны кимет дигән сыманрак. Ләкин минем эго ул бик үсмәде дә инде, аңлыйсыңмы. Хикмәт менә нәрсәдә. Ул әле балачакта ук басылган иде. Һәм хәзер бу миңа өстенлек бирә, чөнки хәзер эго миңа пычагыма да кирәк түгел.

— Минусларның плюслары.

— Бер карасаң, шулай, әйе. Катлаулы нәрсә инде, кыскасы. Бәлки, без хәзер, мәсәлән, Скандинавиядәме, Европадамы яшәсәк, аның кирәге дә чыгып куяр иде. Ә Россиядә миңа ул бераз комачаулый ... Ярый. Мөһим түгел анысы.

Продукт сыйфатын һәрвакыт беренче урынга куярга кирәк. Һәм техниканың шул продуктны чагыштырмача аз боза торганын сайларга. Шулай ук җирле җитештерүчеләр, җирле фермерлар, җирле һөнәрчеләр белән ярдәмләшеп эшләү мөһим. Татарстанныкы гына дигән сүз түгел, алар Россиянең башка төбәкләреннән дә булырга мөмкин.

— Ризык турында әйтәсеңме хәзер, әллә монда дизайн да керәме, мәсәлән?

—Шул исәптән дизайн да. Ә, менә бу тәлинкәне әйләндерсәң, анда Суздальда эшләнгән дип язылган. Савыт-сабаны, мәсәлән, берәр вак җитештерүчедән сатып алу күңеллерәк миңа, бераз арттырыбрак түләп, аңа ярдәм итү күңелле.

Ә тагын мин мутлыкны яратмыйм, ярымфабрикатлар, шулпа шакмаклары белән эшләмим.

— Кыйммәткәрәк төшәдер бит ул алай, продуктлар мәсьәләсендә?

— Юк, киресенчә! Cыер сөяге, мәсәлән, килосы 25 сум тирәсе, шулпага. Тиеннәр бит инде. Шулпа калдыклардан әзерләнә инде ул, дөрес мәгънәсендәге калдыклардан.

КИШЕРНЕ БЕЗ БАШТА ЮАБЫЗ, ЧИСТАРТАБЫЗ, Ә ТЫШЧАСЫН ТАШЛАМЫЙБЫЗ — ШУЛПАГА ӨСТИБЕЗ. БЕРДӘНБЕР ЮЛ БУ, ГОМУМӘН, МИНЕМ ӨЧЕН. КУХНЯДА ЭШЛӘҮНЕҢ ДӘ, БИЗНЕС КОРУНЫҢ ДА БЕРДӘНБЕР ЫСУЛЫ.
Россиянең күп кенә шефлары шулай эшли. Ләкин шефларның тагын да күбрәк өлеше алай эшләми, аңлыйсыңмы.

Әле тагын остаз булу бик мөһим, мин үзем әле хәзер, Казанга икенче кайтуымда гына нидер эшли алдым бу өлкәдә.

— Беренче командаңны ничек җыйдың. Һәм ниндирәк халәт ул?

— Беренче тапкыр шеф булып эшләвем «Свитер»да булды һәм андагы команданы мин җыймадым, чынлыкта. Алар үзләре килде.

Ә нәкъ менә минем беренче командам «Квартира 63»да җыелды. Шартлы әйткәндә, очраклы гына җыелды ул. Үзенә күрә сынау-ялгышуларга корылган ысул белән. Ул чакта инде мин кешеләрнең нәрсәгә сәләтле булуын, мөмкинлекләрен чамалый башлаган идем.

Хәзер команда җыюым белән «Квартира 63»да команда җыюым — икесе ике әйбер. «Квартира 63»га кешеләр белдерү буенча килә иде, ә хәзер мин үзем сайлый алам. Ну, бәхетемә күрә.

Кешеләр килә тора, һәм син аларга күп дигәндә, бер-ике сорау бирәсең. Күзендә чаткы әсәре булса, андый кешене алырга кирәк. Ә инде ул ел ярым-ике елда 6-7 эш урыны алыштырдым дип сөйли икән, эшкә төкереп карый, димәк, иң мөһиме — рәтле график һәм рәтле акча гына булсын —андай кеше белән эш чыкмаячагын аңлыйсың инде. Ләкин андый кешене алган чаклар да була, чөнки, әйтик, иртәгә сиңа кухняда кеше кирәк. Ләкин алганда ук, аны алыштырачагыңны да аңлыйсың.

— «Артель» командасы ничек җыелды?

— Беренчедән, су-шефны мин Мәскәүдән үк ияртеп кайттым. Кыз кеше (борылып карый), гаять талантлы, әнә ул, басып тора (күрсәтә). Шул. Тумыштан талантлы кешеләр була бит. Һәм аннары, башкалардан ерак китәчәк кешене күрәсең инде ул, бәлки, үзең дә кайчандыр шундый булгангадыр. Һәм син күрәсең аны, үзеңне күрәсең шул кешедә. Ростовтан ул, Leo Wine & Kitchen дип аталган бик хәтәр рестораннан. Хәзер Россиядәге иң яхшы рестораннардан санала. Мин аны шуннан «Южане»га аулап алдым, Мәскәүдә бергә эшләдек.

— Мәскәүдәге «Южане»дан ничек Казанга кайтырга булдың?

— Мәскәүдән китүем авыр булганга түгел. Киресенчә, яңа мөмкинлекләр ачылырга тора иде. «Южане»дан китүемне игълан итүгә

МИҢА АЛЕКСЕЙ ЗИМИН ШАЛТЫРАТТЫ, Ә УЛ ИКОНА, АҢЛЫЙСЫҢМЫ? БЕР УТАРДАГЫ ЯҢА РЕСТОРАНЫНДА ЭШ ТӘКЪДИМ ИТТЕ. МИН БАШ ТАРТТЫМ, ЧӨНКИ МОНДА — КАЗАНДА —ПЛАН БАР ИДЕ ИНДЕ.
Ул моментта без инде Руслан белән («Квартира 63»дагы Руслан) күрешеп килешкән идек.

— Баш тарту авыр булдымы?

— Һич юк.

Киресенчә, гаҗәп халәт иде ул — йөгереп килеп, кыядан сикергән кебек, ә анда — рәхәт, җылы, тирән су.

Кайчандыр «Квартира 63»да минем эшләгән йолдызларның хәзер инде мөстәкыйль берәмлекләр булуын аңлый идем — һәм бу бик шәп иде. Мин аларны үз яныма ала алмас идем инде, ләкин миңа ул кирәкми дә иде.

Минем яңа команда җыясым, белгәнемне, үз алымнарымны, фәлсәфәмне шуңа ихтыяҗы булган кешеләр белән уртаклашасым килә иде. Һәм монда инде, әлбәттә, без игълан бирдек.

Бер повар, мәсәлән, Мәскәүдә үк яныма килде, Казанныкы. Форумнарның берсендә, «Завтрак шефа» дип атала. Килде дә: «Сәлам-сәлам, минем синең белән эшлисем килә. Исемем Марат», — ди. Һәм мин аны командага алдым. Аңа кадәр бик яхшы шеф белән эшли иде, ул шеф соңрак WHERETOEAT тарафыннан Татарстанның иң яхшы шефы дип танылды. Без таныш аның белән, аралашабыз, шәп чувак. Менә Марат белән эшләдек, хәзер инде ул Питерга эшләргә китте. Алга таба, үз юлы белән. Тагын да үсәсе килде.

— Хезмәткәрләрне ничек җибәрәсең?

— Әйбәт, бик җиңел җибәрәм. Эштән куганым юк, үзләре китәләр. Тагын мин бер нәрсәне күрергә өйрәндем: кеше җитлегеп җитте һәм аны җибәрергә кирәк.
ҖИТӘКЧЕ БУЛУ УЛ ҖАВАПЛЫЛЫК ИКӘНЕН АҢЛАДЫМ. КЕШЕЛӘРНЕҢ ЯЗМЫШЫ СИНЕҢ КУЛДА КЕБЕК, АҢЛЫЙСЫҢМЫ?
Күпмедер дәрәҗәдә. Син теге, ул язмыш белән идарә итмәсәң дә, барыбер ничектер йогынты ясый аласың. Һәм шул мөмкинлек бик дәртләндерә. Шуннан уңай энергия аласың.

Әгәр кеше китәргә тели икән, алга таба бергә эшләүнең мәгънәсе юк, йә тере мәет булып йөриячәк инде ул, шул халәтен башкаларга да йоктырачак, йә эшкә дәрте булмаячак. Повар булу ул — тәүлегенә 15әр сәгать аяк өсте эшләү, һәм шеф, су-шеф дәрәҗәсенә үсеп җиткәнче, бик аз акчалы эш. Эшкә дәртең, теләгең булмаса, шырпы кебек янасың да бетәсең. Күләмле эш ул, көчне бик күп ала.

Ул энергияне кайдадыр тупларга да кирәк бит. Алкоголь, наркотиклар түгел инде ул, анысы шиксез. Кайбер кеше шулай итә бит. Әйтик, менә ике-өч язучыны алсаң — Эрнест Хемингуэй, Джек Керуак һәм Харуки Мураками — өчесендә өч төрле якын килү.

Мин, мәсәлән, даими эчү һәм төпкә төшү — бик үк дөрес юл түгелдер дип саныйм. Язучы эше өчен — ул эш бит бик күп көч таләп итә, димәк син һәрдаим сәламәт булырга тиеш, шул энергияң белән бүлешер өчен. Текст аша бүлешүме ул, эшең ашамы, ризык ашамы. Ягъни, сине гел нидер куәтләндереп торырга тиеш. Һәм әнә шул энергия — ул гел шунда, кухняда, һәм син аны бергә эшләгән кешеләрдән аласың, һәм эшеңнең юкка түгеллеген аңлыйсың. Әнә шул дәртләндерә.

Илһам эзләп каядыр очулар, сәяхәтләр дә кирәкми миңа. Ул сүрелмәс өчен җитәрлек дәрәҗәдә һәрвакыт, чөнки мин аны теләсә каян табам, аңлыйсыңмы? Кайвакыт мин атнасына 4әр тапкыр тәмам янып бетәм, кичкә бөтенләү сүреләм, ләкин өйгә кайтам да, миңа берәр кешенең тарихын уку җитә, музыка бик илһамландыра, мәсәлән, мине шулай ук. Йә анда берәр кеше белән сөйләшү. Гаиләм, улым илһам бирә.

— Бер интервьюда син Казанны илнең гастрономик картасына кертәсем килә дигәнсең. Ул карта ничек формалаша ул?

— Ну, беренчедән, Мәскәүдә мин шәп егетләр-кызлар белән таныштым, араларында журналистлар да бар.

— Ресторан тәнкыйтьчеләре?

— Ну, бездә ресторан тәнкыйте бар дип әйтеп булмый әле, күбрәк пиар белгечләре инде алар, журналистлар, шундый аерым бер төркемнәр — Мәскәүдә, Питер, башка шәһәрләрдә. Кызыклы рестораннар ягыннан, шушы чорга кадәр Мәскәү белән Питер гына игътибарга лаек иде ягъни. Соңгы берничә елда менә Екатеринбург барлыкка килде, күпмедер дәрәҗәдә Түбән Новгород...

— Тагын Сочидыр?

— Сочи, әйе. Себердә шәп шәһәрләр, шәп рестораннар бар, Сахалинда бар. Ә Казанда юк иде, аңлыйсың. Казанда шундый катып калган, иске карашлы ресторан бомонды хакимлек итә иде, ресторан базары берничә уенчыдан гыйбарәт булгандыр. Һәм аларның төп максаты — шул югары маржалы бизнес кору инде, кешеләрдән акча суыру, кыскасы.

Бер вакыт Мәскәү белән Питерда революция булды, мин университетта укыган чорда әле ул. «Рагу» кафесы барлыкка килде, The Burger Brothers барлыкка килде... Берничә дулкында барды ул Мәскәүдә.

Һәм менә шул журналистлар хәзер башка шәһәрләргә чыга башлады, яза башладылар, һәр төбәкнең үзенчәлекле якларын күрсәтеп, аңлыйсыңмы? Һәм мин Татарстанның да үз йөзе барлыгын аңладым, төрле яклап үзгә ул.

Беренчедән, Татарстан — галәмәт зур агросәнәгать төбәге, бәлки, Кубань һәм Ставрополь өлкәсеннән соң өченче урындадыр.

Татарстанда ашау культурасы бар.

ТАТАРСТАНДА ПРОДУКТЛАРНЫ БИК ЯХШЫ АЕРА КЕШЕЛӘР. МӘСКӘҮ БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРГАНДА, КҮПКӘ ТАЛЫМЛЫРАК БЕЗ. МОНДА БЕРӘҮГӘ ДӘ ХӨРТИ ПРОДУКТ ТӘКЪДИМ ИТЕП БУЛМЫЙ: ШУНДА УК, НИНДИ НӘҖЕС БУ, ДИЯЧӘКЛӘР.
Чөнки күбесенең яхшы продукттан гына әзерләүче әбиләре, әниләре бар. .

Мин, беренче чиратта үзем өчен, шул... Мәскәү, Питердагы кәттә шефлардан бер генә дә ким түгеллегемне аңладым. Һәм әнә теге work until your idols become your rivals гыйбарәсе бар бит — аңа да үтәлде дип, тамга куйдым.

Һәм моннан соң Мәскәүдә эшләргә теләмәвемне аңладым, чөнки гел компромисс эзләргә туры килә.

Билгеле бершефлар турында укыганидем, алар сарык итен Нормандидән сатып ала, һәм, әйтик, аларның шул сарык ите юк икән, алар ул позицияне әзерләми, менюдагы берәр башка нәрсәне тәкъдим итәләр, ләкин кунакларын алдап, башка сарык итеннән әзерләп бирмиләр.

Бер очрак булды. Калмыкиядән сарык ите җибәрүчеләрне таптым, гаҗәеп ит ул, чөнки Калмыкия — бик көчле җилләр исә торган дала Республикасы, бик салкын анда. Һәм сарыклар шундый кырыс шартларда яши, һәм әнә шул кырыс шартларда үскән сарыкның ите гаҗәеп тәмле була. Башта бик шаккаткан идем менә. Андыйны француз шефлары, американ, инглиз поварлары турындагы тарихларда гына укыганым бар иде. Бер заман бетте бу ит минем ресторанда һәм мин аның яңасы 4 көннән генә булачагын аңлый идем. Ләкин әнә шул конъюктура бар иде — әкзерләргә кирәк иде.

ҺӘМ МИН БАЗАРДАН САРЫК ИТЕ САТЫП АЛДЫМ. ШУНЫ ӘЗЕРЛӘГӘН БЕРЕНЧЕ КИЧНЕ ҮК МИНЕ КУНАГЫБЫЗ ЧАКЫРЫП АЛДЫ ДА: «БУ КАЛМЫКИЯ САРЫГЫ ТҮГЕЛ, Х**** БУ», — ДИДЕ.
Бик оят булган иде шул чакта... Күпчелек шефлар өчен вак нәрсә инде, кешеләргә, янәсе, нинди ит ашаулары, нинди сыр ашаулары барыбер дигәндәй.

Ә мин оятымнан утырып эчтем хәтта ул кичтә. Менә болай эшләргә теләмәвемне аңладым, шундый авыр иде миңа, Мин бу кичтә оят булудан да эчтем. Мин шулай теләмәвемне аңладым, миңа шулай тиз, күңелне тырнап торган кебек. Юк, начар димим мин аларның шулай эшләүләрен, «Южане» — чынлап торып яхшы ресторан. Бөтен рестораннар да шулай итә, Россиядә генә дә түгел, дөньяда шулай. Норма булып чыга инде бу. Минем өчен генә тагын бер киртә булды ул.

Шуны аңладым: фәлсәфәмнең бер өлеше — намуслы эш итү булырга тиеш. Күпчелек шефлар өчен тагын утопия инде бу.
ЛӘКИН БЕР ГЕНӘ ДӘ УТОПИЯ ТҮГЕЛ АСЫЛДА: КАЗАНГА КАЙТКАЧ, КОМПРОМИСС ЭЗЛӘМИЧӘ, ҮЗЕМ ТЕЛӘГӘНЧӘ ЭШЛИ АЛУЫМНЫ АҢЛАДЫМ. ЧӨНКИ МИН ҮЗЕМӘ ШУЛАЙ ЭШЛӘРГӘ МӨМКИНЛЕК БИРӘМ, АҢЛЫЙСЫҢМЫ.
Без яхшы фермерлардан сыйфатлы сырлар алабыз, һәм нәкъ шул сырым беткән икән, аның урынына мин башка сыр чыгарып бирмәячәкмен.

Хәзер регионнарга игътибар итү модасы китте, чөнки алар үзгә, әйе. Татарстанда да үзгәлек бар, аны күрсәтергә кирәк. Шуңа күрә «Артель» керде инде ул Россия картасына хәзер. Безне беләләр, монда чит ил кунаклары, башкала кунаклары килә, ошаталар. Безнең исемне берничә тапкыр дәрәҗәле шәп журналистлар искә алды, һәм без аңа лаек.

Шәхси регалияләрем түгел бу, мин нибары командамда үз алымнарым белән генә уртаклаштым, һәм алар, курыкмый әйтәм, dream team, аңлыйсыңмы. Моңа кадәр 30ар ел дөньяның яки анда Казан, Мәскәүнең иң яхшы рестораннарында эшләгән кешеләрдән. Ниндидер синергия булды монда, һәм әнә шул, башыннан ук тукыган фәлсәфә... Ул кешеләр, алар минем коралым, минем мегафон.

— Татуировкаларың турында сөйлә әле?

— Экзистенциаль кризис иде ул чынлыкта. «Кама» белән бәйле тарих, гомумән, фаҗигале тарих ул минем өчен. «Кама» ачылган гына вакытта, әтиемдә яман шеш булуын белдем. Ә «Кама» ябылгач, әти китеп барды. Һәм, ничек әйтим... шуңа мин тормышымның ул өлешен оныттырга тырыштым, аңлыйсыңмы. Ул чор юк иде минем өчен. Бик авыр кичерәм мин аны. Искә төшерәсем дә килми.

— Әйдә, төшермик.

— Ягъни кризис иде ул, һәм мин татуировка суктырырга булдым. Миңа ошады. Ниндидер анда хәбәр түгел инде ул. Һәм мин шул ук вакытта киң карашлы кеше, гаеп итми торган. Ягъни кеше башка кешеләрнең хокукларын бозмый икән, мин аны ориентация өчен дә, тән тутырып татуировка суктырган өчендә гаеп итмим инде.

Бу темага яраткан мәзәгем: яһүд, кытай, рус һәм француз барга керәләр һәм берни дә булмый, чөнки аларның берсе дә мудак түгел, аңлыйсыңмы.

— Шәп! Кара әле, ә менә син берничә тапкыр Казанга әйләнеп кайттың. Һәр кайтуыңда ничектер бәяләгәнсеңдер мондагы халыкны? Чагыштырып караганда, хәзер аудитория ниндирәк? Үскәнме ул?

— Әйе, әлбәттә, агам мисалында гына да, мәсәлән. Элекке нефтьче ул. Беренче тапкыр Парижга баруы әллә кайчан булган иде аның, мин бала вакытта ук. Һәм менә ул Парижда ниндидер кәттә ресторантапкан, ә ул Советлар Союзы үстереп биргән кеше, геолог...

ТАРТАР КИТЕРГӘННӘР АҢА. БУ ТАРИХНЫ УЛ БЕЗГӘ ТАБЫН ЯНЫНДА СӨЙЛИ ИДЕ: «КҮЗ АЛДЫҢА КИТЕРӘ АЛАСЫҢМЫ, АЛАР МИҢА ЧИ КОТЛЕТ КИТЕРДЕЛӘР. НУ, МИН АЛАРНЫ КЫЗДЫРЫП БЕТЕРЕГЕЗ ДИП, КИРЕ ҖИБӘРДЕМ».
Ә хәзер ул тартарларга заказ бирә, аңлыйсыңмы, ризык аера башлады.

Казандагы халык та шулай үсә. Алар өйдә әни пешергән котлеттан кала, башка нәрсәләр барлыгын да аңлыйлар, төрле гаҗәп тәмнәр ачарга мөмкинлекне.

Әле тагын, беләсеңме, Казанда яшәсәләр дә, элек килмәгән кунаклар күбәйде. Казанда ашар урыннар юк дип санаучы кешеләр бу, акчалы кешеләр, күпмедер сәяхәтитә торган. Гадәттә, алар яхшы продуктлардан өйдә әзерлиләр.

— Бу тәмам ниндидер эстеталар инде.

- Ну, гурманнар бу, сыйфат ягын карый торган, алар яхшы ризыкның ни икәнен белә. Хәзер алар безнең «Артель»га йөри, «Сетка» га, «Бранч»ка, һәм тагын берничә фаст-фудка. Ләкин бу да күп түгел. Казанда әле без шундый яралгы дәрәҗәсендә

— Казанда канәгатьсезлек белдергән кунаклар булдымы?

— Ничек әйтим, менә пюре белән котлет ашарга яратканкешеләр бар, яраткан ризыгы ул аларның, һәм ниндидер башка нәрсә китерәләр икән, аңламый инде алар аны. Ләкин, кем әйтмешли, көн азагында ризык ризык инде ул, һәм шул ризыкның тәмен аңлаучылар, алар аңа лаек бәясенбирә, гәрчә аңа кадәр пюре белән котлет яраткан булсалар да. «О, кызык бу, янәсе, мондыйны ашаганым юк иде, бүген беренче тапкыр татып карадым». Яки еш кына, сыйфатлы ризыкка күнексәң, гел киләсең дә киләсең инде, диләр. Ләкин барыбер, «Артель»дә тәмсез ашаталар дип санаучы кешеләр дә бар. Һәм бу нормаль күренеш, бер начарлыгы да юк. Кемгәдер, мәсәлән, Квентин Тарантино фильмнары ошамый. Мин үземне Тарантино белән чагыштырмыйм, һич юк, бары кешеләрнең зәвыгы төрле була димәкче генә.

— Әйдә, алайса Мәскәү белән Казанны чагыштырыйк. Һөнәри яктан гына түгел, гомумән: нәрсә ошый, нәрсә ачуыңны чыгара?

— Мәскәүнең киңлеге ошый миңа, ягъни анда иркенлек бар. Киң урамнар, проспектлар ошый, син анда көч тоясың. Мәскәүне мин күп кеше Парижны яраткан кебек яратам. Мәскәүдә яшәү уңайлы, чөнки ул төрле округлардан тора, һәркайсының инфраструктурасы бар, кибет эзләп, шәһәрнең икенче башына бару кирәкми. ягъни киңлеге бик ошый. Миңа киң урамнар, проспектлар ошый, син анда көч тоясың.

Мәскәүдә җәмәгать урыннары артты. Мин әле 2008 елгы Мәскәү белән быелгысын чагыштырам. 2008 елда Мәскәү — Кызыл мәйданы һәм ВДНХсы булган бик бай Казан иде минем өчен. Аннары Горький паркын яңарттылар, күңелгә ятышлы сюрприз булды, хәтерлим. Мәскәү шундый зур кәттә Европа шәһәренә әйләнде.

«Южане»га эшкә килгәч, мин улымның шушы шәһәрдә үсүен теләгәнемнеаңладым бер моментта. Соңыннан үзгәрде ул теләк. Ә Казан ул... Беләсеңме, әти китеп баргач, һәм «Кама» да ябылгач, чыгып качтым мин бу шәһәрдән, әнә шул вакыйгалардан. Мәскәүгә эшкә чакырулары булды, шунда ук ризалаштым.

КАЙТКАЧ, КАЗАННЫҢ ДА БИК ШӘП ШӘҺӘР БУЛУЫН АҢЛЫЙ БАШЛАДЫМ. ТУЗА БАШЛАГАН ИСКЕ ФУТБОЛКА КЕБЕК — ҖАНГА РӘХӘТ УЛ, УҢАЙЛЫ, ШУНЫ КИЕП ЙӨРИСЕҢ КИЛӘ.
ХӘЗЕР МИН МӘСКӘҮ ЯКИ ПИТЕРНЫҢ КАЗАННАН ӨСТЕН ЯКЛАРЫН КҮРМИМ. ҺӘМ ЧЫНЛАП ТА ШУЛАЙ УЛ. КАЙТКАН КЕШЕ АНЫҢ ХӘЗЕР БӨТЕНЛӘЙ БАШКА ШӘҺӘР БУЛУЫН АҢЛЫЙ.
Ризык ягыннан, продуктлар, архитектура ягыннан бик кызыклы ул. Монда шундый матур йортлар бар, урамнар.

Әлбәттә, Петя Сафиуллин интервьюсында әйтеп киткән минуслары да күп. Ләкин минусларына карамастан, Казан гаҗәеп шәһәр. Һич кенә дә өяз түгел ул, ул һәрвакыт губерния булган. Ләкин ярышу да юк монда, Сиэтл Нью-Йорк булырга теләми, аңлыйсыңмы?

Ностальгия күзлегеннән күрәм мин бу шәһәрне. Ниндидер социаль-географик романтика күзлегеннән. Горки бар, Азино бар, Мәскәү районы, һәм алар барысы да бик якын миңа, судагы балык кебек мин анда. Ялларда кая барырга беләм, һәм шул ук вакытта мин белмәгән урыннар да бар, монда балыкка бара алам, тегендә дусларым яши.

Казан ул — миңа бик уңайлы мохит. Һәм монда үзем теләгәнчә яши алганда: баламны үзем теләгәнчә үстерә алганда, гаиләмне карый алганда, үзем теләгәнчә бизнес кора алганда... Һәм башкаларда матур хисләр уята алганда — мин монда булачакмын.

ИНТЕРВЬЮ — АЛЬБИНА ЗАКИРУЛЛИНА
ФОТО — ДАНИИЛ ШВЕДОВ
ВИДЕО — ИЛШАТ РӘХИМБАЙ, ADEM MEDIA