Ә күчеп китү турында әйтсәк – мин 5 ел консерваториядә укыдым, күченер өчен әллә ни тырышып йөрмәдем, белешкәләдем генә. Сәләтле һәм булдыклыларны ассистентура-стажировкага тәкъдим итәләр иде ул чакта — аспирантураның аналогы инде ул. Кафедра мөдире иҗади җитәкче буларак миңа ректор Рубин Кәбир улы Абдуллины тәкъдим итте. Мин, әлбәттә, куандым. Ул органист, ә алдан искиткеч пианист булган. Мин аңарда ярты ел укыдым, һәм офыкта Бремендагы җитди бер конкурс пәйда булды, 4 турлык. Мин катнашырга китеп бардым. Бремендагы ул конкурста мин Любектагы алман Югары музыка мәктәбе профессоры белән таныштым, ул мине бик җылы кабул итте, алга таба үсәргә мөмкинлекләрем барлыгын әйтте. Һәм мин шул югары мәктәпкә кабул итү имтиханнарына китеп бардым, гаять тиз булды ул — конкурстан китми генә имтиханга юнәлдем.
Бездәге һәм андагы имтиханнарда бәяләү системасында аерма бик зур.
Россиядәге зачётлар һәм имтиханнар мәҗбүри эш сыман, син үзеңне иҗади кеше итеп хис итә алмыйсың, син хисап бирәсең.
һәм сиңа шул өч-дүрт профессор бәя бирә. Ә Германиядә имтихан концерт кебек уза, анда тамашачы да килә ала. Һәм син имтиханга түгел, концерт дип чыгасың — ә бу инде икенче төрле хис итәсең дигән сүз. Һәм иҗади профессияләр өчен бик мөһим нәрсә бу. Син хисләрең, музыкага карашың белән бүлешәсең, сине бәя биреп түгел, илһамланып тыңлыйлар. Россиядә концерт формасындагы имтихан ассистентура-стажировкада гына.
Бездә — сәхнәгә чыгасың, куелган программаны тулысынча уйныйсың, комиссия сиңа бәя бирә. Анда – сәхнәгә чыгасың да, аралаша башлыйсың. Ул вакытта мин алман телендә бары тик «Guten tag»ны гына белә идем. Алар анда синең программаңнан сайлап сорый башлыйлар: «Әйдә Шопенның сонатасыннан дүртенче өлешне». 2 минутлап бер әсәрне уйныйсың, аннары башкасын, аннары өченчесен — кинәт күчешләр, минем өчен шок иде ул.
Белгечлектән кала алман телен бирергә кирәк иде, ул имтиханга фортепианода уйнавы канәгатьләндергәннәрне генә җибәрәләр. Алман теленнән тестны көтәргә дигәч бик сөендем. Ике атналап әзерләндем, әмма бу берни түгел инде, чөнки В2 дәрәҗәсе кирәк иде. Интернетым бар иде, өстәл астында тестның башлам өлешен язып керттем, анда ниндидер сүзләр чыкты, шуларны күчереп яздым, бу үз ролен уйнады дип уйлыйм, чөнки калганнары дөрес булмагандыр инде анда. Бәхет елмайды, кыскасы. Россиягә кайттым, ә бер айдан хат килде: "Сез укырга кабул ителдегез".
Ректорга килеп, мин укырга кердем дип әйтү авыр булды. Бу, әлбәттә, бераз көлке сыман, әмма бу — хөрмәт билгесе. Ул бит ике елга дип минем өчен җаваплылык алды, ә мин киләм дә әйтәм: "Гафу итегез, Рубин Кәбир улы, мин китәм". Германиягә күчкәндәге иң авыр борчу шул булды. Әмма ул үзе дә аспирантурага укырга Мәскәүгә барган, бәлки шуңа — бик тыныч кабул итте.