БЕР-БЕР ЭШКӘ АЛЫНА БАШЛАСАҢ, БРИТАНИЯДӘ:
«ӘЙЕ, ШӘП, БӘЛКИ, КИЛЕП ТӘ ЧЫКМАС,
ЛӘКИН ЭШЛӘП КАРА ӘЛЕ», — ДИЛӘР.
РОССИЯДӘ ИСӘ АЛДАН УК: «АЛЫНЫП ТА ТОРМА», —
ДИП КЫРТ КИСӘЛӘР.
ЗОЯ РУТЕР
ЗОЯ РУТЕР
БЕР-БЕР ЭШКӘ АЛЫНА БАШЛАСАҢ, БРИТАНИЯДӘ:
«ӘЙЕ, ШӘП, БӘЛКИ, КИЛЕП ТӘ ЧЫКМАС,
ЛӘКИН ЭШЛӘП КАРА ӘЛЕ», — ДИЛӘР.
РОССИЯДӘ ИСӘ АЛДАН УК: «АЛЫНЫП ТА ТОРМА», —
ДИП КЫРТ КИСӘЛӘР.

Зоя Рутер, «Живой город» заманча сәнгатьне үстерү фонды pr-директоры, драматург, «Сказки Мэг» пьесасы авторы, «Афиши Лондона» колумнисты. Бер ел Лондонда яшәп, Татарстанга әйләнеп кайткан.
Зоя Рутер, «Живой город» заманча сәнгатьне үстерү фонды pr-директоры, драматург, «Сказки Мэг» пьесасы авторы, «Афиши Лондона» колумнисты. Бер ел Лондонда яшәп, Татарстанга әйләнеп кайткан.
Мин Сургутта туганмын, ләкин туганнарым барысы да — Казанныкылар. Сургутта -40, анда яшәү әллә ни рәхәт түгел, шуңа без монда яшибез.

Казанга килгән һәр кешене мин Кабан күленнән Университет урамына алып менәм, Университет урамы аша Кремль урамына, Кремльне астан әйләнеп, Бауманга алып чыгам. Островский, Профсоюзная урамнарын күрсәтәм.

Казанда аерып яраткан урыннарым бар. Кремль урамы, Черек күл, Карл Марск урамы. Университет шәһәрчеген үлеп яратам, университетның төп бинасын, ишегалдын.

Миңа калса, бездәге архтектураның иләмсез үрнәге ул — Сувар Плаза һәм шуның янындагы Планета Фитнес.
ШУНЫҢ ИШЕ КОРЫЛМАЛАР ШӘҺӘР ТЫЛСЫМЫН ҖИМЕРӘ. АЛТЫН КАЮ ҖЕПЛӘРГӘ КОТОЧКЫЧ ПРОИЗВОДСТВО КАЗЫГЫ БЕЛӘН ОРЫНГАН КЕБЕК.
Дусларым арасында архитекторлар бар, һәм архитектурага кагылышлы сүз чыкса, танышым Наташа Саблина (архитектура турында яза торган кәттә блогер) әйтә, мәсәлән, монда акча кызганалар, ди: тәрәзәләрне кечерәк, тышлавын гадирәк итәләр дә иләмсез генә бер бина килеп чыга. Андый биналар төзү үзе үк җинаять, минемчә: кабул итә алмыйм андый мөнәсәбәтне.

Мине сыйфатлы реконструкцияләр сокландыра. Мәсәлән, элекке Шамов больницасы, хәзерге Kazan Palace by Tasigo. Гаять күңелсез җир иде ул. Дөресен әйтим, балачакта аннан үтү дә куркыта иде. Өрәкләр, психик авырулы кешеләр килә иде күз алдына. Ә нәтиҗәдә нинди шәп урын барлыкка килгән, кирпеч бинаны да саклап калганнар, беренчел күренеше дә, тәрәзәләре... Архитектураның әһәмияте әйтеп бетергесез зур минем өчен. Лондоннан соң бигрәк тә.

Лондон мине тормышка җиңелрәк карарга өйрәтте. Элегрәк ярсый идем, ачуым чыга иде. Ә хәзер тыныч карыйм: дорфалыкка да, наданлыкка, тупаслыкка да (элек чыгырымнан чыгарган, кәефне төшергән нәрсәләр). Чыннан да җиңелрәк кабул итәм хәзер.

Бу мәсьәләдә кече эшләр позициясенә якындыр мин. «Сказки Мэг»ны («Угол» иҗат лабораториясе репертуарындагы Зоя Рутер пьесасы буенча куелган спектакль турында сүз бара) гына алыйк. Кешеләр килде, аларга рәхәт булды. Нидер кичерделәр, бу тарихның үз кичерешенә аваздаш ягын күрде һәркайсы. Балалар әкиятендә сәясәт турында сөйләшү теләгем юк иде минем (юк, билгеле), безнең тормыш бу һәм шул гына. Бала күзлегеннән карыйсым килде: ничегрәк ул — шәһәрдә кар тыелган булса. Шушы шартлы ситуациягә бәйле сораулар туа шуннан, билгеле. Уйланасың, димәк, ниндидер уйлар килә. Бигрәк тә матур уйлар.

Нинди халәттә кайтып китә кешеләр өйләренә — эшемнең асылы әнә шунда, миңа калса, керткән өлешем шул.

Һәм, Лондон мине тәвәккәллеккә өйрәтте. Россиядә бик мөмкин нәрсә түгел әле бу:
БЕР-БЕР ЭШКӘ АЛЫНА БАШЛАСАҢ, БРИТАНИЯДӘ:
«ӘЙЕ, ШӘП, БӘЛКИ, КИЛЕП ТӘ ЧЫКМАС,
ЛӘКИН ЭШЛӘП КАРА ӘЛЕ», — ДИЛӘР.
РОССИЯДӘ ИСӘ АЛДАН УК: «АЛЫНЫП ТА ТОРМА», —
ДИП КЫРТ КИСӘЛӘР.

Бу өлкәдә белгеч түгел син, янәсе, җитәрлек белемең юк. Бу эшкә алынырга хакың юк. Яки бу юнәлештә эшләүчеләр бар инде, син анда артык. Әнә шундый сүзләргә исем китми хәзер — моңа мине Британия өйрәтте. Ничек кенә баналь яңгырамасын, ул андый сүзне кешеләр ешрак үз куркуларына таянып әйтә.

Мин, мәсәлән, татар эстрадасы тарафдары түгел. Ләкин аны яратучылар да бар бит. Соң, бәйләнмәгез бер-берегезгә, һәркемгә үзенеке, югыйсә.

— Ә сиңа нинди музыка ошый?

— Зәвыгыма туры килгән музыка, менә... Камалованы үлеп яратам, мәсәлән. Дуамал фанаты мин аның. 10 ел элек — беренче «Круташка»да (халыкара этник фестиваль) танышкан идем Зуля белән, шунда эшләгәндә. Беренче күрүдә үк таң калдым. «Ә нәрсә, шулай да ярый иде мени? Гаҗәп», — дип уйладым.
Тагын, Мубай, әлбәттә. Алардан соң да иксез-чиксез инди-төркемнәр барлыкка килде — фестиваль саен кемнедер ачасың. Мин аларны исемләп атый алмыйм, ләкин күреп беләм. Шул юнәлеш ошый миңа. Аларны тыңлау кызык, көйләре дулкынландыра. Ләкин шундый бер момент бар:
МИН ТАТАР ТЕЛЕН ҖИТӘРЛЕК ДӘРӘҖӘДӘ БЕЛМИМ. ҺӘМ БУ БОРЧЫЙ МИНЕ.
Мин аңа университетта укыганда, археологик лагерьлар оештырган чорда игътибар иттем. Татар әбисеннән ипи сатып алырлык та телең юк икән, гафу инде… Ачуым чыга иде: мәктәптә ун ел буе юкка өйрәндеммени мин аны? Ул әбигә килешләрне сөйлимме хәзер, кушымча ялгау таблицасын сызып күрсәтимме? Бер мәгънәсез белемнәр. Татар теленнән бар белгәнем шул. Фрагментар аңлыйм. Камал театрына барсам, 30 %ын интонациядән, өзек-өзек таныган сүзләрдән чамалыйм инде. Ләкин ачык итеп фикер белдерергә телем җитми. Әле яңарак, татар телле бер спектакльдән соң фикер алышуда берни әйтә алмадым — күңелемә бик тиде инде шул.

Аерым чыгармаларны исәпкә алмаганда, бөтен тормышым Татарстанда үтте диярлек. Әни белән без (ул мине ялгыз үстерде) аның ике игезәк сеңлесе, әби, бабай яшәгән шәһәргә —

Казанга күчтек. Менә шундый гаилә.

Миңа сигез яшь тулгач, әни кабат кияүгә чыкты, сеңелем туды. Арабыз — тугыз яшь. Ә тагын унике елдан әни аерылды. Шуңа безнең өй — үзенә күрә кызлар оясы.
Мин 6нчы гимназияне тәмамладым. Үзенчәлекле мәктәп ул, башта аерым укыйлар, аннары кинәт кенә кушылалар. Дубравная ягында урнашкан, урманда. Бик әйбәт мәктәп ул чынлыкта, күп нәрсәгә өйрәтте. Директоры бик акыллы кеше чөнки, шундый космик ханым, Ольга Николаевна. Фәнни эшләрдә бик катнаша идем, кече яшьтән үк баштан-аяк гуманитарий идем инде.

Алты ел музыка мәктәбендә укыдым. Бөек музыкант булмаячагым аермачык иде. Скрипкада, фортепианода уйнарга өйрәндем, хорга йөрдем, ансамбльга, нота уку нигезләренә төшендем — әле дә кирәге чыгып тора.

Шуннан архитектура мәктәбенә киттем, бездә ул «ДАШКа» буларак билгеле. Аның бик куәтле чорына туры килдем, танылган архитектор Әхтәмов Илнар Ингелевич укыта иде анда (элекке җәмәгате белән). Бер студия бар иде мәктәптә, «Иноходь» дип атала иде. Менә ат ничек арты белән алга йөри, без дә шулай — архитектура гыйсъянчылары.

Ундүрт иде миңа — Крымский валдагы Третьяковка (Малевич эленеп торган Третьяковка, теге, табут рәвешле ак бинада урнашканы) реконструкция проектларына ачык конкурс игълан итте. Мәктәбебез белән катнаштык. Мин группадашларымнан кечерәк идем, ләкин дипломны без бер үк шартларда якладык. Барыбыз бер темага. Минеке «Яратылыш ландшафтының танып белү туфрагында — cәнгать агачлары» дип атала иде.

Бу тезмәне сүгенү урынына кулланып була шикелле (көлә). Әфсен кебегрәк яңгырый бит.
Мин ниндидер эч пошыргыч бала идем: бик тәртипле кыз, бик күп укый торган. Ул чакта беренче тапкыр матур әдәбияттан тыш, фәнни әдәбият та булган китапханәгә эләктем. Чит телдә чыккан архитектура журналлары белән таныштым шунда. Ундүрт яшьлек бала өчен баш әйләндергеч ачыш инде бу. Андый нәрсәне беренче күрүем иде. Бичара китапханәченең теңкәсенә тиеп беттем.

Заха Хадид, Либескинд иҗаты белән таныштым, бик ошый иде миңа шундый заманча… Ричард Роджерсны ачтым шул вакытта. Архитектура дигәндә, әле дә дуамал фанаты мин аның, һәм гомумән, шуның ишегә бик нәзберек. Миңа шәһәр архитектурасының аңлаешлы, анык булуы бик мөһим: кешеләр ихтыяҗын күздә тотып төзелгән булсын, сыйфатлы материаллардан эшләнсен, яктылык күп булсын.
НИК АРХИТЕКТОР БУЛМАДЫМ? УЛ ЧАКТА АЕРМАЧЫК КЕБЕК ИДЕ: БАШКАЛАРНЫҢ СӘЛӘТЕ БАР, Ә МИНЕКЕ — ЮК. ШУЛ ГЫНА.
Төркемдәшләремә менә дигән абстракт композиция ясау өчен егерме минут вакыт җитә иде. Ә менә миңа бер сәгать кирәк. Хәзер, күп еллар үткәч, мин монда бернинди проблема күрмим, әлбәттә. Ләкин ул чакта аермачык кебек иде: аларның сәләте бар, минеке — юк, шул гына. Ярар соң, дидем, куркыныч түгел, мин үземне башка берәр өлкәдә табармын.

Һәм берничә елдан фәнни тикшеренүләргә күчтем: ниндидер бер предметны өйрәнәсең — сорау куясың, шуңа нисбәтле тикшеренү ясыйсың. Без җәмгыять белеме юнәлешендә эшләдек, субкультураларны өйрәндек — 8нче класста.

Аннары терроризмны өйрәнә башладым. Ул чорда бик яктыртыла иде бу тема мәгълүмат чараларында. Бертөрле күзаллау оешып җиткән иде — террорчы образына карата, фикер алышулар, бәхәсләр кызган чор.

Террор оешмаларына хатын-кызларны җәлеп итүче махсус яллаучылар бар иде, аларны да бик яздылар берара. Менә шул процессны тикшердем инде мин. Башта гомуми рәвештә, ә аннары аерым — хатын-кызлар терроры феноменын.

Аерып әйткәндә, политология һәм конфликтология иде бу. Ярыйсы гына булдырам кебек иде үземә, шул тирә юнәлештә укырга керсәм, начар булмас дип уйладым.
Мин Казан дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология бүлегенә укырга кердем. Һәм Казан Федераль университетының фәлсәфә бүлеген тәмамладым. Укып чыкканчы утыз биш тапкыр үзгәрде андагы вәзгыять. Мин сәясәт фәне өлкәсендәге белгеч. Тар белгечлегем — «этник низаглар».

Укуны тәмамлаган чорда Урта Азияне өйрәндем, милли сәясәт мәсьәләсен, Урта Азия полосасындагы низагларны. Бик кызык иде ул. Диплом яклауны начар хәтерлим. Ул чакта машина йөртә идем — яклау көнендә юл һәлакәтенә тарыдым.
«ОЙ, ЗИНҺАР, ГАФУ ИТЕГЕЗ, ДИПЛОМ ЯКЛЫЙСЫМ БАР. ГАИГА ҮЗЕГЕЗ БАРСАГЫЗ ИДЕ, МИН КУЛ КУЯРМЫН, САУБУЛЫГЫЗ», — ДИДЕМ.
Аспирантурага калу уе да бар иде — әнә шул фәнни-тикшеренү эшләрендә башлангыч мөмкинлекләремне тоя идем. Бу 2012 ел, теге Болотная хәлләренең кызган вакыты, фетнәләр чоры… Сәясәт белеме юнәлешендә эшлисең икән, син шулар эчендә булырга тиеш бит инде, югыйсә… Укытучыларның бу хәлләргә бөтенләй катышмавы күңелемне бик кайтарды минем. Бернинди бәя бирелмәде, ул темага бөтенләй сөйләшенмәде ничектер. Әйтерсең, параллель чынбарлык, без аны менә ун елдан өйрәнербез, дигән сыман, аңлашыла төшкәч.
УЛ ВАКЫТТА МИНЕМ ӨЧЕН БУ МӨМКИН ХӘЛ ТҮГЕЛ ИДЕ — НИЧЕК ИНДЕ ҮЗ ЗАМАНЫҢНЫҢ СӘЯСИ СИСТЕМАСЫНА КҮЗ ЙОМАСЫҢ. ҺӘМ МЕНӘ ШУҢА ПОЛИТОЛОГИЯ БЕЛӘН АРАНЫ ӨЗӘРГӘ ТУРЫ КИЛДЕ.
УЛ ВАКЫТТА МИНЕМ ӨЧЕН БУ МӨМКИН ХӘЛ ТҮГЕЛ ИДЕ — НИЧЕК ИНДЕ ҮЗ ЗАМАНЫҢНЫҢ СӘЯСИ СИСТЕМАСЫНА КҮЗ ЙОМАСЫҢ. ҺӘМ МЕНӘ ШУҢА ПОЛИТОЛОГИЯ БЕЛӘН АРАНЫ ӨЗӘРГӘ ТУРЫ КИЛДЕ.
Бишенче курста медиация (низагны судка кадәр хәл итү технологиясе) юнәлешендә өстәмә белем алдым һәм шул ук кафедрада эшләдем дә. Ул белемнәрне әле дә кулланам, гел кирәге чыгып тора.

Параллель рәвештә фотография белән дә акча эшли идем. Коммерцияле фото белән шөгыльләндем, туйларны күп төшердем.

Университетта укыган чорда мәктәптә дә укыттым: төрле курслар укыдым балаларга, фәнни-тикшеренү эшләрендә фәнни җитәкчеләре булдым, тарихтан өстәмә дәресләр бирә идем. Ярты ел җиденче классларда тарих һәм җәмгыять белемен укыттым.
ГОМУМӘН АЛГАНДА, БУ БИК ӘЙБӘТ ТӘҖРИБӘ. БАШТАРАК КЫЕН БУЛСА ДА, КҮП НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТТЕ УЛ МИНЕ. МИН НИГЕЗДӘ, МММ… ЯРАР, ТӘҖРИБӘ БУ, ДИЮЧЕЛӘРДӘН.
Болардан тыш, ул чорда мин күчмә планетарий җитәкчесе идем. Иптәш кызым белән икебез әвәләгән бизнес. Дөресрәге, аны ул әвәләде. Миңа егерме яшь иде, ә ул өлкәнрәк. Настя Юрина исемле ул, гаҗәп кеше, Аллаһтан бирелгән эшкуарлык сәләте бар — миннән аермалы буларак. Мин әйбәт контентщик, ә Настя идеяләр мәсьәләсендә дә супер, һәр ягын исәпкә алып, бизнес-план төзүдә дә.

Буйлы курчаклар белән беренче ул эшли башлады Казанда, сатуга чыгарып, арендага биреп. Тандемдагы «Смешарик»лар кибете дә аныкы иде. Шулардан соң менә — күчмә планетарий. Бер өч ел эшләгәнбездер. Башлангыч чорда балалар бакчалары бик чакыра иде. Күбесенчә мин йөрдем аларга. Хәтерлим әле, барабыз шулай, Настя рульдә, һәм еракта минем өй күренеп кала: «Ә бу Зо-ояның өе. Әйдәгез, аңа сәла-а-ам юллыйк».

Билгеле бер контекст кысаларында яшәгәндә, туктап уйланырга өлгерми каласың. Ләкин ул эш мине бик үстерде: мин мәгълүмат тарату эшен дә үзем алып бардым, соцчелтәрләрне дә, элемтәләр урнаштыру белән дә үзем шөгыльләндем — пиар белән бәйле һөнәрем барлыкка килде. Бу бизнеста эшләгән һәм шул бизнесны таныту белән белән дә шөгыльләнгән беренче тәҗрибәм булды.

Гаҗәп, без Әлмәт, Чаллыларга кадәр барып җиткәнбез. Һәм бер тапкыр Президентка (Татарстан Президентына) да күрсәттек хәтта.

Януыбыз сүрелгәнче эш бик әйбәт барды.

Һәм шулар белән параллель рәвештә балалар өчен археологик лагерьлар оештыра идек. Балаларны җыеп, инде барган казу эшләренә илтеп куша идек. Лаеш районына чыктык, анда Рождествено дигән авыл бар, тиңнәр юк ул археологик һәйкәлгә. Анда бер-берсе өстендә берничә археологик мәдәният катламы ята: имәнкискә культурасы, тимер гасыр башы, X-XII гасыр болгарлары, Алтын Урда да бар. Ярны һаман су ашап тора, шуңа ул катламнар ачык — өйрәнер нәрсә бар.
Плюс Байлар Сабасына барды. Тик анысы археологиктан бигрәк этнографик сәяхәт булды. Тагын Камай авылына — анысы да гаҗәеп көч урыны, Казаннан 40 км. Иске Казан музей коплексы киң җәелде инде анда хәзер. Без йөри башлаган чорда бер генә музей иде әле. Иске Казан ул — Казан ханлыгы чоры, ханлыкның соңгы терәкләреннән санала. Аңа бәйле риваятьләр бик күп. Имеш, Камай батыр Зилант еланны шунда кадәр куган, соңгы алышлары да шунда булган, һәм алардан чишмәләр бәреп чыккан (изге чишмәләр бик күп анда). Казансу ул урыннан элмәк ясап ага, ике биек тау бар анда, шуларга менеп карасаң, елга җәелеп ята, иркенлек, киңлек, очасы килә. Гаҗәеп энергетикалы урын.

Һәм менә шул балаларга дәрес бирә идек. Хәтерлим әле, зур чатырыбыз бар иде, проекторыбыз, мин ниндидер лекцияләр укый идем, презентацияләр күрсәтә идем. Стратиграфия турында. Әле тагын программаның квест өлеше бар иде:
АЧКЫЧ ЭЗЛИЛӘР ИДЕ, АЗАКТАН ХӘЗИНӘ ТАБЫП, БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН ИНДЕ, БИЛГЕЛЕ. ШУННАН БАШКА БУЛМЫЙ БЕРНИЧЕК ТӘ.
2013 елда тормышымда яңа чор башланды. Күптәнге мөнәсәбәтләремә нокта куелды. Ничек кенә булмасын, белгеч инде мин дидем дә аутсорска эшли башладым.

Лондонга мин алдан әзерләнеп бардым.

Хыял иде ул, тик торганнан туган сәер хыял — бик барасым килде шунда. Алай гына да түгел, максат иде, дүрт айлап әзерләндем мин ул юлга. Алдан арзанрак билетлар табып куйдым, иптәш кызымны кыстадым. Бер атналык сәяхәт планына дүрт тапкыр театрга бару, көтүе белән музейлар, зират кылулар керде, ни генә юк иде анда. Маршрут сызу, хостел сайлауга кадәр барысын да үзем эшләдем.

Самолет төшеп утыруга, үзем чемоданымны өстерим, үзем миңа монда бик рәхәт булуын аңлап барам. Һәм иптәш кызым — Лилия, бик дулкынланып: «Минем кире кайту билеттыннан кала бернәрсәм дә юк бит, мин белмим, без бер атна монда нишләячәкбез, кайда торачакбыз? Һәм гомумән, ник син үзеңне монда инде ярты ел яшәгән кеше кебек тотасың? Гаебем булса, кичер, тик ташлама гына мине», — ди. Кызык булган иде ул.

Урнаштык. Һәм беренче тапкыр шәһәргә чыктык.
ЧЫГУЫБЫЗГА — КАРШЫГА УК — БИГ-БЕН.
Шундый бәхет иде ул шәһәрдә булу. Чыктым да манзарасыннан өнсез калдым. Һәм ниндидер эчке сиземләү беләнме, юл уртасында торуымны аңладым. Нидер якыная иде миңа (анда автобуслар икенче яктан йөри, озак күнегәсең ул аермага). Соңгы моментта гына читкә китеп өлгердем. Әлбәттә, әйләнеп узган булыр иде инде ул, аларның йөртүчеләре бик игътибарлы.

Төнге автобус иде ул (кызыл, билгеле). Инглиз телендә «төнге» (night) белән «рыцарь» (knight) сүзе арасында бер хәреф аерма. Шунда исемә төште, «Гарри Поттер»да «Рыцарь» дигән автобус бар иде. «Йә, Аллам, Джоан Роулинг, капец! — дип уйлап куйдым шунда, — Соң син бит уйлап чыгарып та интекмәгәнсең, автобусыңны да Лондондагы шушы дуамал төнге автобустан күчергәнсең».
ЯРТЫ ЕЛДАН ТАГЫН ЛОНДОНГА БАРДЫМ. БУ ЮЛЫ ИНДЕ ОКСФОРДКА. ҺӘМ: «НУ, КАПЕЦ, МАДАМ, ФАНТАЗИЯГЕЗ КАЙДА СЕЗНЕҢ»? — ДИП УЙЛАДЫМ.
ЯРТЫ ЕЛДАН ТАГЫН ЛОНДОНГА БАРДЫМ. БУ ЮЛЫ ИНДЕ ОКСФОРДКА. ҺӘМ: «НУ, КАПЕЦ, МАДАМ, ФАНТАЗИЯГЕЗ КАЙДА СЕЗНЕҢ»? — ДИП УЙЛАДЫМ.
«Гарри Поттер»ның ни дәрәҗәдә даһи әсәр булуын шунда аңладым, ничек шәп эшкәрткән тарихны Роулинг, нинди күләмле фәнни хезмәт ул, ни кадәр мәдәни код, фольклор анда, нинди гаҗәеп халыкара әкият җыйган бит ул шулардан. «Гарри Поттер» басылуга егерме ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәдә булдым. Һәм анда, мәсәлән, фәлсәфә ташына багышланган алты метрлы төргәк бар иде. Бер сурәт икенчесенә күчә анда, кешеләр, атлар, еланнар — бар да бергә укмашкан. Шуны чишә алсаң, фәлсәфә ташының да сере ачылачак. Бик тәэсирләндерә.

Источник: Artchive
Сүз уңаеннан… Британиядә теләсә кайсы сорауны телефоннан хәл итәргә тырышалар, фантастика менә. Хәтта түләүне дә телефоннан үткәрәләр кайвакыт, карта номерыңны гына әйтәсең.

Лондонны яратуымны беренче баруда ук аңладым мин, асылда. Елына икешәр-өчәр тапкыр бара башладым. Аутсорста сценарийлар яза идем ул вакытта, тагын smm, фотография. Үз-үземә smm эшли идем — фотографлыгыма. Һәм кайсыдыр моментта үземне ешрак фотограф дип тәкъдим итүемне сиздем.
КЕРЕМ КИТЕРГӘН ҺӨНӘР БЕЛӘН ТИҢЛӘШТЕРӘСЕҢ ҮЗЕҢНЕ, ГАДӘТТӘ.
Кысан иде миңа анда. Шул өлкә кешеләре арасында да уңыйсыз иде. Архитектура очрагындагы кебек: әллә ни сәләтем дә юк бугай. Ялган исем йөртү эффекты инде. Мин тагын эзләнә башалдым.

«Циферблат» ачылганда, аларга ярдәм иттем: фотограф буларак, календарь ясадым тагын. Алар түләмәде, ләкин мин анда бушка керә ала идем. Нигездә, ошый иде миңа ул даирә. Алар квестлар оештыра башладылар, мине дә чакырдылар (ул вакытта инде Щаповадагысы да, Спартаковскаядагысы да эшли иде). Промо төшерергә. Дүртенче квестта микән, анда смм белгече кирәк булды. Мин сезгә бар яклап туры киләм дидем дә эшли башладым. Бер айдан пиар белән дә, франшиза белән дә шөгыльләнүем ачыкланды — мәгълүмат туплыйм, берләштерәм, гайдлар язам.

Франшиза кысаларында эшләү — бөтенләй башкача ул. Гел ниндидер идеяләр, мәгънәсез сораулар мохитендә яшисең, аларның каян килеп чыгуын да аңламыйсың, беркемне гаепләп тә булмый. Гаҗәп тәҗрибә булды ул, бу проектны халыкара дәрәҗәгә җиткерүдә безнең дә өлешебез шактый. Анда үткән бер көнемне дә кызганмыйм.

Шуларга өстәп театрга бик тартыла идем.

Еш йөри идем театрларга. Лондонга спектакль карарга дип бара идем, мәдәни кодларыбыз туры килгәнгә. Маниакаль рәвештә йөри идем берара (сайлау мөмкинлеге булганга). Һәм бер моментта нәрсәнең нәрсә икәнен аера башладым: мейнстримнан ерак торган үземә кызык театрны — коммерция театрыннан. Россияда заманча театр белән шөгыльләнүчеләр гел оялта инде бичара британнарны, һаман психологик театр белән әвәрә киләләр, янәсе, берни эшләмиләр.
БЕЗГӘ ВАКЫЙГАЛАР КИРӘК ТҮГЕЛ. БЕЗГӘ ЧЫНБАРЛЫКНЫҢ ЯРЫЛЫП ЯТУЫ КИРӘК, ДИЛӘР. БАЛАЛАР ҮЛЕМЕ ТУРЫНДА, МӘСӘЛӘН. ШУНЫҢ ИШЕ НӘРСӘЛӘР. ӘЙЕ, АЛАР ДА КИРӘК. ЛӘКИН ДӨНЬЯ ГАЯТЬ ЗУР ҺӘМ БИК ТӨРЛЕ БИТ.
Һәм Британиядә иммерсив театрның да хәле яхшы, мюзикл кебек коммерция жанрыннан да алар зуррак, тирәнрәк нәрсә ясый беләләр. Бер олау мисал китерә алам — гаять кызык нәрсәләр килеп чыккан очраклар бар. Үзенә күрә кыю кылана идем инде мин: 7 көнгә 14 спектакль караумы? Пфф, рәхим итегез.

Тәҗрибәмне кабатларга телисезме? Хәзер оештырам.

Бөтен Британияне йөреп чыктым, ошаттым. Ниндидер танышлар барлыкка килде. Шундый бер рәсми булмаган белгечкә — Британия-Лондон белгеченә әйләндем. Алай да Лондон ул Британия үк түгел. Берлин белән бик охшаш алар, ул шундый ук күпмәдәниятле — бар да бергә укмашкан, күп һәм төрле.

«Выйти из комнаты» (квест) проектында эшләгәндә, променад-спектакльләрне (колакчында бара торган спектакль ул) башлап җибәрү өчен җан атып йөрдем, чын күңелдән бирелгән идем шул эшкә.

Колакчынлы спектакльләрнең барысы да Rimini Protokoll уйлап тапкан «Remote Moscow»дан үсеп чыкты. Һәм бу кабатлауда бернинди начар нәрсә дә юктыр. Леша Киселев җитәкләгән «Мобильный художественный театр» да бик яхшы яши хәзер менә. Миңа калса, вөҗдан газаплары кичерми алар. Кисилевның кем булуын исәпкә алсак, аңлашыла ки, аларның продуктлары югары сыйфатлы.

Без Казанда променад-спектакльләр куя башладык. Беренчесе «Неказань» дип атала иде, мин авторларның берсе идем. Аннары шуны сүтеп җыйдык та, ул «Неказань 2.0»га әйләнде. Җәйге чорда эшли. Икенче версия белән үтә дә горурланам мин, миңа аның төзелеше, эчтәлеге ошый.
Чөнки ул тарихта шәһәрнең җаны бар. Ул шәһәрнең яшерен якларын ача, аны саклаучы Зилант турындагы риваять, мәсәлән. Теләгеңне үтәсен өчен, аны азат итү дә җитә. Ә хәзерге сакчылар ул — бүгенге шәһәр кешеләре. Көлке дә бар ул тарихта, поп-мәдәнияткә сылтамалар күп — Человек-пауктан алып Гарри Поттерга кадәр. Аннан соң да ике спектакль барлыкка килде. Берсен әзерләүдә катнаштым бераз, анысы Михаил Смирнов авторлыгында. Икенчесе дә аныкы, ләкин миңа ул бик якын түгел.

Андый спектакльләрдә, кыскасы, аудиоформатка ияреп хәрәкәт иткәндә, мин вакыйгаларның тамашачы хыялында гына гәүдәләнүе яклы. Ялгыш юлдан китмәс өчен юл күрсәтүчеләр кирәк, билгеле, ләкин актерлар кирәкми.

Бик кадерле миңа ул тарих, Лондоннан ияреп кайтып, Казанга яраша алган шундый галәм ул.

БЕР ТЫЛСЫМЛЫ ТАРИХЫМ БАР МИНЕМ — КЕШЕЛӘРНЕҢ ШӘҺӘР ТӨЗҮЕ ТУРЫНДА. УЛ ШӘҺӘР ЙӨРӘГЕ БУЛГАН ЙОРТЛАРГА ТОТЫНЫП ТОРА.
Лондонда эш тәкъдим иттеләр аннары: квестлар оештыру. Менә шул. Ризалаштым, әлбәттә. Һәм бер ел буе квестлар ачтым — 2017 елның ноябреннән.

Кайтмаска китәм кебек иде, яраткан шәһәремә, мине көтеп торган шәһәргә китәм. Тулаем алганда, горурланам мин ул елым белән: анда барлыкка килгән юнәлеш нигезендә, шул исәптән, минем тырышлык та ята.

«Сердце Ковент-Гардена» дип аталган променад-спектакль куйдым мин анда. Шундый җылы мохитле гаилә спектакле — кешеләрнең экскурсовод кызга ярдәм итүләре турында. Кызның әтисе — тылсым фәннәре магистры. Юлларында бер малай очрый аларга, ул гоблиннар белән көрәшә. Азактан ачыклана — юктан гына очрашмаган алар, кыз белән малай бертуганнар икән. Ул кызны мин үзем уйнадым.

Ковент-Гарден районын яратам. Минем белән бер тапкыр спектакль маршрутыннан үткән кешеләр кире кабатлый алмый аны — бик урау итеп ясалган ул. Без бер сәгать тирәсе йөрдек, гәрчә турыга киссәң, сигез минутлык ара анда. Гаҗәеп урыннар, яшерен тыкрыклар аша үтә торган маршрут.

Белмим, хәзер уйныйлар микән аны.

ЛОНДОНДАГЫ ШУЛ БЕР ЕЛДА НӘРСӘГӘ ГЕНӘ ӨЙРӘНМӘДЕМ МИН.
«КАҺӘР СУККАН УРЫСЛАР СЕЗ», — ДИП КЫЧКЫРАЛАР ИДЕ МИҢА.

Ток тотты берсендә шулай, платаларны яңадан программалаштырасы идем. Ишек ишелеп төште бер тапкыр. Йә Раббым, менә вакыйга булды ул, аның ишелеп төшүе. Кыскасы, ишек ауды, һәм миңа: «Зоя, проблема нәрсәдә? Күтәр дә куй инде шул каһәр суккан ишекне», — диләр. Аның авырлыгы 25 кг иде. Мин аны китап белән терәтеп куйдым (отпуск вакытында алган әфсеннәр китабы белән).

Кыскасы, ишекне мин сигез шөреп һәм бер әфсен белән беркеттем. Һәм мин китүгә икенче көнне үк ишелеп төшәчәк ул, дидем. Шулай булды да.

Бер проблема бар иде: мин үземне бәяләнгән, кирәкле һәм ирекле итеп тоймадым анда. Өч сәбәп бу. Виза бетеп килә иде, һәм миңа китәргә туры килде. Бик төшенке халәттә киттем мин аннан. Алга таба нишләячәгемне күзалламый идем чөнки.
ҖИТӘКЧЕЛЕК БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЕҢ КИМСЕТҮГӘ КОРЫЛСА, ШУНДЫЙ УЙГА ЭТӘРӘ БИТ УЛ: ИГЪТИБАРГА ЛАЕК БЕЛГЕЧМЕ МИН ЧЫНЛАП ТА?
Шундый бер таләпчән халәт барлыкка килә: «Ни калдырам мин үземнән соң?» Шул почмактагы апайга җавап бирә алмый интектем мин.

Инде кайтып китәм дигән көнне генә эштән дә китәргә дигән карарга килдем: компания дә, мин дә, үсеп, бер-беребезне узып киткән идек. Миңа алардан башка рәхәт, аларга — миннән башка. Яңа кешеләр килер, алар башка төрле энергия өстәрләр һәм сорауларны азрак бирерләр. Мин үзем дә бик күп сорау бирәм. Алдан уйлап куя торганнардан. Башта азагын уйлыйм, аннары гына белгәнемне әйтәм. Алай итү урынсыз очраклар да булды.

Мин, ниһаять, бер тын егәр алып, ике генә атна булса да шөгыльсез торасым килгәнен аңладым.

Һәм менә Казанга кайттым да ике нәрсәгә төшендем:

1) үзеңне ирекле итеп тойган очракта, билгеле бер урынга берекмисең икән ул, теләсә кайсы вакытта теләгән җиреңә китәргә мөмкин һәм күпмегәдер шунда калырга.
2) иң мөһиме — үзеңне кирәкле итеп тою, хезмәтеңнең мәгънәле булуы.

Песи кочаклап, тик кенә өйдә утырасым килә иде минем, тик Казанда кем белән генә күрешмә, бөтенесе эш тәкъдим итәргә тотындылар. Шул кадәр куркуга бирелдем ки, башка бер генә очрашуга да бармадым.


Ноябрьдә «Анна Каренина»да булдым, ошады да, ошап та бетмәде. Претензияләрем өчәү иде:
• сәнгати чишелеше — өзек-өзек ул (хәзер эчтән караганда аңлыйм инде мин аның ник алай булганын, хәзер утны да көйләдек, тоныграк иттек, сәнгати чишелеше дә тигезләнә төште)
• азагы — әле дә килешеп бетмим, ләкин башка позициядән карагач, нигә аны шулай итү кирәк булганын да аңлыйм
• һәм өченче момент — Лидия Ивановна костюмы (көлә).

Мин «Анна Каренина»га бәяләмә язган идем, шуңа җавап килде. Инна Яркова белән беренче аралашуым иде бу.
«ХӘЗЕР ЮК ИТӘЧӘКЛӘР ИНДЕ МИНЕ», — ДИП УЙЛАДЫМ.
Күңелле аралашу булды ул. Бик шәп текст, рәхмәт, дип язды һәм әйтер сүзем калган булса, тагын язуымны сорады. «Кайсыбер урыннары үзем язган кебек. Аерым моментларга карата фикерләребез туры килә безнең», — диде. Шулай аралашып алдык та таралыштык.

Ул вакытта Мәскәүгә китү мөмкинлегем бар иде, тагын каядыр. Бер танышым — без хәзер аралашмыйбыз инде — ул чакта: «Ничек инде Мәскәүгә теләмисең? Син бит шушы шәһәр өчен яратылган! Сиңа монда рәхәт булырга тиеш», — дигән иде.
ВАКЫТНЫҢ ШУЛ КАДӘР ӨЛЕШЕ ЮЛГА КИТКӘН ҖИРДӘ ЯШИ АЛМЫЙМ МИН. АНДА БИТ ЮЛ ЧЫГАР ӨЧЕН ГЕНӘ ДӘ КҮПМЕ ҖӘФАЛАНАСЫҢ.
Мәскәү — артык зур шәһәр ул минем өчен. Яшәү ритмы да түгел, зурлыгы куркыта аның. Лондонда үзәктә тормасам да, шәп районда яшәдем, эшкә — 40 минутлык юл. Чыгасың да җиңел метрога утырасың, күчеп утыру урынына җиткәч төшәм дә җиде минут җәяү барам.

Ә Мәскәүдә кайда яшәү әйбәт соң дип уйлана башладым… Һәм андый урынны таба алмадым. Ул фатирның йә тәрәзәләре зур булып, аннан гаҗәеп манзара ачылырга тиеш, йә ул йорт берәр аулак урамда урнашып, аннан каядыр җәяүләп тә барып җитәрлек булсын.
КЫШ ИДЕ, Ә КЫШЫН РОССИЯНЕҢ БИК СИРӘК ҖИРЕНДӘ ГЕНӘ ЯШИСЕМ КИЛӘ МИНЕМ. ЯЗГА КАДӘР ЮРГАН АСТЫНА КЕРЕП КАЧАСЫ КИЛГӘН ЧАКЛАР ДА БУЛА.
Һәм мин Калугага качтым. Яңарып кайтасым килде.

Театр өлкәсендә эшләргә телим дигән фикергә килдем. Алексей Кисилевтан кала бу темага берәү белән дә сөйләшкәнем юк иде: ул бервакыт Камал театрында курслар алып барды. Калугада, бәлки, театр кешеләрен очратырмын дип уйладым, алар ничектер рухландырып җибәрер, бер фикергә килә алырмын.

Мин аңа сораулар әзерләгән идем. Мондый иде алар: «Махсус белемең булмый торып, театр тәнкыйтенә кереп китәргә мөмкинме? Ә театр журналистикасына?»

Тегесенә дә, бусына да кермәдем мин нәтиҗәдә, ләкин мөмкин булуын аңладым. Бер киртә дә юк.

Калугада ике көнгә дүрт спектакльдә булдым, SMILE OFFта да шул исәптән. Анысы аерым әһәмияткә ия: Ontroerend Goed (гаҗәеп бер мәскәү кешесе — импресарио Федор Елютин алып килгән белгиялеләр) трилогиясенең бер өлеше бу. Коточкыч бәхетле идем ул көнне, бик тәэсирләндем.

Аннан Мәскәүгә кайттым. Шул көннәрдә Кисилев белән Елютинның китабын тәкъдим итү булды. Җае чыгып тора дидем дә «Республика»га киттем.
Очрашуга Федор гына килгән иде, Леша Калугада иде чөнки. Шуңа ярсуымны Елютин әфәнде ялгызы күтәрде. Китаплары шәп чыккан, «Remote Moscow. Как зарабатывать на впечатлениях» дип атала. Бик эчтәлекле, оста итеп биткә салынган матур басма, кулга алуы рәхәт. Бер елдан Федор белән Вахтангов фестивалендә күрештек тә мин аңа шул тарихны сөйләдем. Ул әйтә: «Анда биш кеше иде инде», — ди. «Әйе, — мин әйтәм, — һәм сорау яудырганы — мин идем». Тынычландым мин ниндидер бер моментта. Федор ул китапны бүләк итеп биргән иде миңа, очрашуда бүлеп чыгарган энергия күләме өчендер инде, мөгаен. Саклана ул миндә, үсендереп җибәрә торган язуы да бар: «У вас все получится».

Үзем хөрмәт иткән кешенең фикерен ишетү кирәк иде миңа, беренчедән. Икенчедән, ул шундый тере чувак, үзе тагын тамашачы театры юнәлешендә дә эшли. Алар тамашачының 85%-ы яратып кабул итә торган нәрсәләр ясыйлар. Ә бу бик мөһим.

Метрода барам шулай уйланып. Менә, бар да кул сузымы арада гына бит, дим, бик яратам икән инде, бәлки, берәр театрга урнашыргадыр һичьюгы.

Ул моментка Лондонда караган спектакльләрем саны гына да 200 иде. Театрга бару мөмкинлеге чыкса, берсен дә ычкындырмый идем. Аена унбишләп спектакль карый идем, акция вакытларын барлап тора идем. Эшләгән акчам гел шунда китеп бетә иде димим, әлбәттә. Ләкин өчтән бере киткәндер. Превьюларга бушлай кергән чакларым да булды, танышлык аша.
Казандагы «Живой город» турындагы уйны өч тапкыр кудым үземнән. Бик ябык структура булып күренә иде ул миңа. Үз дөньяларына бикләнеп яшиләр кебек иде, һәм мин ул дөньяда булырга лаек түгел әле кебек. Ләкин бөтен проектлары белән танышып бара идем. Күптән түгел эш йомгаклары китабын җыйганда карыйм — элекке фотоларның барысында да мин. Үз пальтомны таныйм мин — һәр фотода чагылып ала.

Менә нидән башланды бу — бөтенләй чит бер ханым язды. Мин Лена Калаганова белән дус, һәм менә безнең уртак танышыбыз бу ханым. Ничектер бер кунакта булган идем, кич утыруда. Ленаның кухнясы һәркемгә ачык, рәхәт урын, гаҗәеп очрашулар була анда. Шундый бер кичтә танышкан идек, анда мин бар идем, Лена һәм тагын ике кызыклы гына ханым. Әнә шул ханымнарның берсе язды, сез кирәк, файдагыз тияргә мөмкин дип. Һәм мин башта Альбина Закируллинага чыктым, аннары инде аларга матур итеп хат язып җибәрдем.

Әйтәсем килә, күңелем әрни әле һаман да. Резюме бик әйбәт иде минем, шуңа беркеткән хатым да күңелле генә иде. Ә Инна Яркова аны ачып та карамаган, «Бу Каренинага бәяләмә язган кыз», — дип кенә хәл иткән эшне. Шуннан соң очрашулар ыгы-зыгысы башланды, башта Альбина белән күрештек, аннары Нәргис белән, аннары Инна белән. Һәм кайсында эшләргә миңа — «Угол»дамы, «Каренина»дамы — дигән сорау белән таралыштык. Төн йокламадым, «Угол»ны сайладым. Ә кабат күрешкәч, шуны аңладык: икесенә дә алыначакмын. Анда миннән кала да егет-кызлар бар иде. Ләкин ничектер кереп китә алмадылар, башка төрлерәк корылган кешеләр иде алар, мондый структурага туры килеп бетми торган.
Я ВНЕЗАПНО ПОНЯЛА, ЧТО Я, НАВЕРНОЕ, ПЕРВЫЙ МЕСЯЦ ВЛИВАЛАСЬ, ПОТОМ ПОНЯЛА, ЧТО Я НА СВОЕМ МЕСТЕ, И ПОТОМ ПОШЛО ОЩУЩЕНИЕ, ЧТО Я ОЧЕНЬ СИЛЬНО НА СВОЕМ МЕСТЕ.
Һәм тагын: мине бер урынга бәйлиләр, Казанга бикләп куялар дигән тойгы — ул тойгыны бер дә яратмыйм. Ничек инде, башка гаҗәеп шәһәрләрем дә бар бит минем. Ярты елдан исә тормышымны да, мөнәсәбәтемне дә көйләдем: асылда, ирекле син, кая теләсәң, шунда барырга мөмкин. Лондонга күчеп китү хыялы да юкка чыкмады әле.

Дусларым өчен тур төзегән идем. Һәм мин әйтәм, хәзер башланыр инде теге «вьетнам флешбек»лары, күңелем болганыр. Ләкин юк, Хитроудан чыктым да, метрога утырдым, барам шулай — иркенлек, рәхәт. Анда метро башта бераз җир өстеннән бара. Косметичкамны чыгардым да бизәнә башладым. Лондонда гел метрода бизәнә идем. Өйдә ул эшкә вакыт әрәм иткәнем булмады. Менә шул ирек халәте, миңа бик рәхәт иде… Гаҗәеп атна булды ул. Һәм Лондон һаман да минем яраткан шәһәрем.

Ләкин мин Казанда, үз урынымда — анысын да ачык тоям. Кая да булса киткән саен, мин анда шушы ноктадан кузгалам. Үзем шулай хәл иттем.
МӘСКӘҮГӘ КИТӘРГӘ МӨМКИН ИДЕ. БӘХЕТЛЕРӘК БУЛЫР ИДЕММЕ МИН? БИК ШИКЛӘНӘМ. НУ, ОКЕЙ, МИН ӘЗРӘК АКЧА АЛЫП ЭШЛӘРГӘ ДӘ ӘЗЕР, ЛӘКИН МОНДА КАЛАМ.
Монда мин бәхетлерәк булачакмын, чөнки монда эшләгән эшемнең кыйммәте бар, монда мин иҗат итәм һәм иҗатым белән горурланам. Бер ел да узмады, минем пьеса нигезендә «Угол» иҗат лабораториясе «Сказки Мэг» спектаклен куйды.

Олег Семенович Лоевский әйткәнчә: «Тынычланыгыз, ул текст сезнеке түгел инде». Һәм бу мөһим нәрсә. Әйе. Һәм дөрес, тынычлан. Текстны кабат җанландыра алырдай гаҗәеп режиссерлар, актерлар бар. «Сказки Мэг» ул — минем тарихым, балачагым белән сөйләшкәндә әкияткә әйләнгә психологик триллер ул.
ҺӘМ АБСОЛЮТ БӘХЕТ КИЧЕРГӘН МИЗГЕЛЕМ. МИНЕМ АНДЫЙ БӘХЕТНЕ ТОЙГАНЫМ ЮК ИДЕ ӘЛЕ.
— Казанның кайсы урыннарын яратасың?

— Җәяү йөрим дисәң, искиткеч инде ул безнең шәһәр, гел әйтәм мин аны. Карл Маркстан үтегез менә, Зур Кызыл урамыннан. Бер йорт бар анда — cылап ясалган бизәге гөберле бака булып карап тора. Толстойлар заманы балларын күргән йорталар бар. Сәүдәгәрләр Казаны мохите сакланган анда. Шул тирәдән йөрергә яратам. Лядской бакчасы аша Щапова урамыннан Волкова төшәргә. Шундый тын, гаугасыз, борынгы Казан ядкәре.

Университет бакчасын, Астрономичканы аерып әйтер идем. Бер сере бар аның: студент билетың булмаса да керергә мөмкин анда кайвакыт. Кеше булмаганда, бар да дәресләргә таралышкач. Бик рәхәт урын, бер залында дивар урынына ярымтүгәрәк итеп китап шкафлары тезелеп китә. Нәкъ менә Университет шәһәрчеге мохитен бирә ул.

Кабан күлен яратам, ике ярын да. Шуннан үтү бик ошый миңа. Йә шунда утырып, китап уку.

Элек Елга порты бик ошый иде. Яңадан рәтләп чыкканнарын көтәм.

Горки-Әмәт урманын яратам, шуның каршысында яшим. Үзәктән ераграк булса да, шундый кайф ул анда, аулак урыннар, урман. Иптәш кызым кунакка кайткан иде. Аны фотога төшерергә сөйләштек. Сюжетын уйлап таптым. Урманда көзгеле панельләр бар анда. Ләкин без шулкадәр урадык ки ул урманны, панель кайгысы да калмады. Шундый зур ул һәм тәэсирләргә бай. Ахыр чиктә кубка менеп төшердек, мин портретлар ясадым, аннары чәй эчтек. Якын кешем белән шул урманда йөрү бик рәхәт иде. Кичләрен шунда һава суларга чыгам, урман әйләнергә. Гаҗәеп урын ул чынлып та. Ул шундыйга әйләнде.
Казанның үзгәрешен күрәм. Китеп торган бер елымда да сизелерлек үзгәргән. Ул тынычрак була бара дип ышанасы килә. Шәһәр ритмын бик тоям мин, кешеләрнең күңел халәтен тоям. Каударланып чапмыйлар инде кебек. Тәмен белеп ясалган, зәвыклы урыннар барлыкка килә, алардагы мохит рәхәт, ризыклары тәмле.

Бар культурасы үсешенә дә бик куанам. Хәзер алкоголь эчмәсәм дә. Хәер, сирәк кенә берәр коктейль ярап куяр иде — ике атнага бер. Февральдә фәнни слэмга җыенам, танышым чыгыш ясый анда. Барам дисәң, чаралар күп инде бездә.

Тагын миңа монда куркыныч түгел. Соңгы тапкыр кайчан чын-чынлап курктым икән мин? Тормышта бик аз нәрсә куркыта инде мине. Тик монда мин теләсә кайсытыкрыкка тыныч күңел белән керәм, афәткә юлыгырмын дигән шомлану юк. Бердәнбер теләгем: бездә дә подъездларга пыяла ишекләр куя башласыннар иде. Аларга керү юллары якты булсын иде, бер трендка әйләнсен шул. Мин яши торган өйгә 25 ел. Тимер ишекле подъездлар анда, домофон, шундый бик… Ну, аңламыйм мин шуларны уйлап тапкан кешене — нинди халәттә булган ул? Чемодан күтәреп, каядыр бара башласаң да бик уңайсыз бездә. Ул юлларны ничектер җаен табыбрак та көйләп буладыр бит? Cәламәт акыл белән. Миңа калса, һәр эштә иң мөһиме — сәламәт акыл инде ул.