БЕЗНЕҢ ХАКТА ТҮГЕЛ БИТ БУ, НИК УЛ ТУРЫДА ТАТАРЧА СӨЙЛӘШЕРГӘ
ТУФАН ИМАМЕТДИНОВ
ТУФАН ИМАМЕТДИНОВ
БЕЗНЕҢ ХАКТА ТҮГЕЛ БИТ БУ, НИК УЛ ТУРЫДА ТАТАРЧА СӨЙЛӘШЕРГӘ

Туфан Имаметдинов, ГИТИС тәмамлаган режиссер, Казан ТЮЗына җитәкче булып кайта. Театрда эшләү белән бергә, «Әлиф» иҗат төркемен оештыра. Бу төркемнең һәр эше җәмәгатьчелекне бер дулкынландырып ала, спектакльләре ел саен «Золотая маска» театр премиясенә тәкъдим ителә.
Туфан Имаметдинов, ГИТИС тәмамлаган режиссер, Казан ТЮЗына җитәкче булып кайта. Театрда эшләү белән бергә, «Әлиф» иҗат төркемен оештыра. Бу төркемнең һәр эше җәмәгатьчелекне бер дулкынландырып ала, спектакльләре ел саен «Золотая маска» театр премиясенә тәкъдим ителә.


Без үзебезгә, безнең милләткә хас проблемалар турында сөйләшкәндә генә, татарчага күчәбез. Ә ниндидер киңрәк, тема ягыннан күләмлерәк әйберләр эшләргә алынсаң, башлана инде…
НУ, БЕЗНЕҢ ХАКТА ТҮГЕЛ БИТ БУ, ДИЛӘР, НИК УЛ ТУРЫДА ТАТАРЧА СӨЙЛӘШЕРГӘ ИНДЕ? Ә НИК СӨЙЛӘШМӘСКӘ УЛ ТУРЫДА ТАТАРЧА?
— Шуны сизгән моментыңны хәтерлисеңме?

— Мөгаен… «Әлиф»тән соң булгандыр. Менә татар теле ни белән ким инде шул ук рус теленнән, инглиз теленнән? Шул… Ну, нинди җирем ким, шулаймы? Мин аңламыйм, нинди… табу ул шундый, диимме.

Кабул итү традициясеннән киләдер инде ул, бәлки. Чөнки, әйтик, драматург… безнең драматургия… ул авыл җирлеген карый, авыл проблемаларына нигезләнә… Ә шәһәр темалары... аларны никтер бик сирәк кенә калкытып куялар драматургиядә. Гәрчә, шулкадәр бай чыганак бит ул, уйлап карасаң… Шул ук «Мәхәббәт FM» мисалында гына да, шәһәр тормышы, студентлар тормышына багышланган… Кешеләр үз итә аны, әйе, яшьләр яратып карый, аларга кызык. Ләкин менә шундый шәһәр драматургиясе бик аз бездә, миңа калса.

Чынлыкта, авылда да үзгәрешләр бик күп, аерма да кими бара. Әнә ул яулык япкан ярымромантик туташлар… алар үткәндә калды бит инде. Аңа ниндидер тарихи артефакт итеп кенә карарга мөмкин… Музейдагы кебек, 80-нче, 90-нчы елларда ничек яшәгәннәр икән дип... безнең чорга бер катнашы да юк.
каким местом я хуже
изменений очень много
моя родина, моя деревня, моя мама, мой Татарстан... Вот такие понятия. Ну... мы сужаем... Этот вот мировой образный архив — он
калфаки, тюбетейки
у нас же и Тукай писал на арабской графике, поэтому давайте начнем с Тукая... Вот, давайте возьмем "Туган тел" ("Родной язык") и алфавит... Вот так и перешли.
в деревне
она рассматривает деревенскую местность, основывается на деревенских проблемах...
— «Әлиф»не куйганда, син «татар» спектакле куям дип куйдыңмы?

Башта без иран шигьриятенә нигезләнербез дигән идек. Мин бик яратам аларның шигъриятен. Ниндидер бөтенләй көтелмәгән образлар кертеп җибәрәләр алар… Һинд фәлсәфәсе дә бар, тереклек агачы кебек төшенчәләр дә калкып чыга кинәт… Ислам мәдәниятендә дә бар бит инде ул, ләкин безнең шигърияткә никтер үтеп кермәгән… ну, безнең шигърият образларына. Ягъни без таррак фикер йөртәбез: минем илем, минем авылым, минем әнием, Татарстаным... Әнә шундый әйберләр. Теге... без киметәбез... Әнә шул дөньякүләм образлар архивы — ул юк кебек безнең өчен.
ЮК, ӘЙДӘГЕЗ, ОБРАЗЛАР ТАШЫЙК, ДИМИМ МИН... ӘЙТИК, ИНГЛИЗ ШИГЪРИЯТЕННӘН, БАШКАСЫННАН… РУС ШИГЪРИЯТЕННӘН. АЛАР БИТ ТАТАР ШИГЪРИЯТЕНДӘ ДӘ ШАКТЫЙ БУЛГАН...
Ну, борынгы шигърияттә. Ләкин без аларга кайтмыйбыз никтер.

Һәм мин әйтәм, алай да, әйдәгез, дим… безнең бит Тукай да гарәп графикасында язган, шуңа күрә Тукайдан башлыйк... Менә, «Туган тел»не һәм әлифбаны алыйк, дим... Шулай күчтек инде.

— Анда кайту сине куркытмыймы?


— Юк, нигә?

— Ну, миңа куркыныч, менә минем дөньяны күзаллавым ― ул бит инде бөтенләй үзгә, һәм мин аларның асылда ни әйтергә теләгәнен беркайчан да аңлый алмаячакмын. Беркайчан да.


— Аңлый алмаячаксың, әйе, бэкграундың булмаганга. Ә ник шул бэкграундны өйрәнмәскә? Кызык бит. Ник шулай язган алар, ник, әйтик, гөл образы ул гөл генә түгел? Аның подтексты нинди?
— Әйе, ләкин шул гөлләрне, күбәләкләрне, шәмнәрне аңлатучылар ― алар да бит безнең чор белән шул шигърият чоры арасында яшәүчеләр генә, алар да дөньяны үз чорларына хас булганча күрә, үткәнне үзләренчә аңлата. Алар төп чыганак була алмый.

— Ну, төп чыганак түгел, әйе… Шуңа мин төп чыганакка мөрәҗәгать итәм. «Әлиф»тә ничек? Материалның гарәп графикасында язылган рәвешен алып, асылда без төп чыганак белән эш итәбез. Тукай шул тамгалар белән язган. Рун әлифбасында да түгел, башкасында да түгел. Ул ничек язган, без шулай күрсәтәбез. Төп чыганакны күрсәтәбез. Шул.

Әйе, кабул итәргә җайлы булсын өчен… без тамашачы турында да уйласак… аны кириллицада язу кирәк кебек, әйеме?.. Ләкин алай итсәң, аның шигърилеге югалачак, беренчедән. Икенчедән, без күтәргән проблема чагылыш тапмаячак.

Без шигърият территориясенә кермибез, аңлыйсыңмы. Без аны хәрәкәт аша гына үзләштерәбез. Үзебезгә яраклаштырабыз, диимме… тән аша. Тукайны заманга туры китереп күчереп язмыйбыз, берни өстәмибез, шәрехләмибез. Шуңа монда, шигырьдән тыш пространствода, мин ни теләсәм, шуны эшләргә ирекле. Ну, әйе, минем биләмә инде анысы.
Әйтик, мин Шекспирны алып, аны тураклап, үземнән нидер өстәсәм ― төзүче монологы, мәсәлән, йә миллиционер, бомж монологы ― менә анысы… драматург биләмәсенә керү булыр иде. Аңлыйсыңмы?

Юк, ахырдан аңлату кирәк инде ул. Чөнки син салган идеяләрнең барысын да күреп бетермәскә мөмкиннәр. Йә программада язарга кирәк аны, йә ахырдан аңлатырга кирәк.

Ну, карашыңны җиткерергә теләсәң инде… ник син нәкъ шул проблеманы аласың, формасы ник нәкъ менә шундый… аңлату кирәк ул очракта, миңа калса.

Чөнки кеше аңы хәзер… зәгыйфьләнә бара, нейрон бәйләнешләр элеккечә озын түгел.

Ник менә хәзер Достоевскийны, Толстойны уку авыр? Яки шул ук Гогольны? Чөнки аларның бер җөмләсе ― бер бит. Кызганыч, унынчы сүздә вакыйгалар эзлеклелеге… өзелә.
БЕЗ ӘНӘ ШУНДЫЙ… КЫСКА-КЫСКА МӘГЪЛҮМАТКА... ПУБЛИЦИСТИК ФИКЕРЛӘҮГӘ КҮНЕКТЕК ИНДЕ.
Татарстанга нинди ниятләр белән кайткан идең?

Минем, чынлыкта… Рус ТЮЗына баш режиссер итеп чакыргач, мин менә хәзер башланачак инде ул, дип уйладым… Ничек телисең, шулай куярга мөмкин булачак, үзең теләгән күләмдә, үзеңчә… Сыйфатлы итеп.

Ләкин репертуар театрында план дигән төшенчә бар, ул үтәлергә тиеш. Ягъни, эшләнде дип хисап тота торган нәрсәләр күп. Әйтик, ел буена бер материалга кереп китеп эшләү мөмкин түгел. Нәтиҗәләр системасы бу.

Шуңа миңа еш кына… әле спектакльгә акча булмаса да, алдан эшли башларга туры килә иде. Аннары 2 айда куеп чыгарасы булмасын дип. Анда бит шундук нәтиҗә сорыйлар ― 2 айда куеп чыгарырга кирәк… Ә без 6-7 ай эшли идек, материалга тирәнрәк керү өчен. Менә шул, системага килеп кергәч, мин җаен табарга тырыштым.
Ну, менә Достоевскийны куйдык. Романны ике тапкыр укып чыктык, ә ул шактый калын. Аннары тәнкыйть мәкаләләрен укый башладык ― романга кагылышлы, гомумән, Достоевский иҗатына кагылышлы. Аннары озаклап этюдлар ясадык… Әнә шулардан җыела инде ул.

Хәзер Маяковскийны әзерлибез, тулы иҗатын өйрәнәбез. Аннары шуларга караган тәнкыйтьне укыячакбыз. Артистларның үзләренә ниндидер җирлек булсын өчен... шул шәхесне аңларлык. «Владимир Маяковский. Трагедии» материалын әзерлибез, ул аның үзе турында 20 ел язганнары. Шул. Шуңа Маяковскийны тулысынча укырга кирәк.

Шулай итү дөрес, миңа калса… тиз генә мезансценалар чәпәп чыгып… сүзләрен ятлап сәхнәгә чыгуга караганда… билгеле бер норма-таләпләрне үтәүгә караганда.

Ну, ягъни, кайтканда мин бу проблеманы бөтенләй уйламадым, әнә шул система проблемаларын.
Ә ТУРЫДАН-ТУРЫ ШУНЫҢ БЕЛӘН БӘРЕЛЕШКӘНДӘ, ТУА ИНДЕ УЛ... УЙЛАР. НИШЛӘРГӘ БУ СИСТЕМА БЕЛӘН, ҺӘМ, ГОМУМӘН, ҮЗЕҢ ТЕЛӘГӘНЧӘ ЭШЛӘП БУЛАМЫ УЛ СИСТЕМА КЫСАЛАРЫНДА.
Ягъни театр ул ― система, нигездә?

Әлбәттә, система. Безнең дәүләт үзе шундый катгый форматка корылган. Һәм төп юлдан чак кына тайпылу да ― җинаять. Без моны Гоголь-центр мисалында да күрәбез, башка ниндидер бәйсез проектлар мисалында да… Нәрсәнедер үзгәртерлек проектларны җирле бюджет хисабына эшләп булмый. Андый нәрсәләр шуңа читтән килгән акчага эшләнә ― спонсорлар, фондлар акчасына, башкасына. Йә үз акчаңа инде.
ЛӘКИН, АСЫЛДА, ЭШ АКЧАДА ДА ТҮГЕЛ, ИДЕЯДӘ. ӘЙБӘТ ИДЕЯ БУЛСА, БУШКА ДИЯРЛЕК ЭШЛӘРГӘ ӘЗЕР ИҖАТ КЕШЕЛӘРЕ БАР КАЗАНДА.
Болай алар ниндидер дәүләт чараларында катнаша, нигездә, акчалары бар аларның. Ләкин иҗат ягыннан карасаң, ул бит… туйларда эшләп йөрү кебек… Әйе, туйлар төшерү… Иҗатка бер кагылышы да юк. Шуңа күп кеше символик бәягә булса да, ниндидер кызык әйберләр эшләргә әзер. Тик, кызганыч, андый идеяләр йә бик аз… йә алар куркыта.

Әйе, син үзгәреш дисең, ләкин үзгәреш, гадәттә, шул аерым кешеләр инициативасы бит инде ул. Системаның вазифасы башка, ул үсештән бигрәк, саклау ягын карый.

Ну, инициативасы, әйе, аерым кешеләрнеке, ләкин менә мин уйлыйм да, ул кешеләрнең дәрте күпмегә җитәр соң… Бик зур пласт бит ул, асылда, ә билгеле бер урын, финанслар булмаган очракта, кешеләрне тотып калу бик авыр… Һәм, миңа калса, системага үзгәрешләр кирәкми. Ниндидер яңа мәйданнар ачган очракта да, без европачыл ачыклык ягына хәрәкәт итәбез дип сүз куертканда да… Асылда, форма гына үзгәрә, ә эчтәлек шул килеш кала.

Һәм гел шулай булачакмы?

Ну, юк, берәр вакыт ни дә булса үзгәрер инде. Кайчан икәне генә билгесез… Һәм аның өчен ни кирәк булуы.
БЕЗНЕҢ ӘЛЕ МЕНТАЛИТЕТ ТА ШУНДЫЙ БИТ. БЕЗ АЕРЫП ОЧРАКТАН ГОМУМИ ОЧРАККА КИЛӘ БЕЛМИБЕЗ. АЕРЫМ ОЧРАКТАН АЕРЫМ ОЧРАККА ХӘРӘКӘТ ИТӘБЕЗ. НИ ӨЧЕН? ЧӨНКИ ШУШЫ ТӨБӘКЧЕЛ МИЛЛИ ЙӨЗЕБЕЗНЕ ЮГАЛТУДАН КУРКАБЫЗ...
калфаклар, түбәтәйләр, башкасы… Янәсе, шул… безнең күренеп торган үзенчәлегебез, сувенир йөзебез.

Ләкин, асылда, миңа калса, ике юнәлештә фикерләп карарга итәргә кирәк… Үткәнгә карарга, без белмәгән һәм инде өйрәнә дә алмаячак үткәнгә… Аның тамгалары, символлары, эзләре инде укып булмаслык хәлгә килгән. Һәм шуңа өстәп, гомумирәк категорияләр белән эш итәргә кирәк.

Ник без зур дөньякүләм проблемалар турында татарча сөйләшә алмыйбыз? Юк… ни өчен татар теле... җирле, татарларга хас проблемалар турында... сөйләшер өчен генә ярый? Менә шуны аңламыйм мин.

Дөньякүләм проблемаларны күтәргән… берәр әсәребез булса… һәм безне башка телләргә тәрҗемә итә башласалар, менә ул хак җиңү булачак, ниндидер реаль нәтиҗә… Чөнки ул… шушы чорга хас, көнүзәк проблемаларны калкыту. Шул.
— ГИТИС сине ничек үзгәртте?

— Үзгәртте? Ну, менә Олег Львович Кудряшов… мин анда укыдым, хәзер дә курс җыя әле ул. ГИТИСта, режиссерлык бүлегендә укыта… Миңа калса, ул Россиядәге иң яхшы мастерларның берсе бугай. Чөнки ул студентларны үз калыбына кертергә тырышмый.

Олег Львович, ул шәхесне сындырмый, шуңа ул укыткан режиссерлар бик төрле, төрле жанрларда эшлиләр. Ягъни, менә бу режиссер Кудряшов курсыннан дип тамгалап, танып булмый аларны.
МӘСӘЛӘН, УЛ БЕР ҮК ХАТА ӨЧЕН, БЕР КЕШЕНЕ МАКТАРГА, ИКЕНЧЕСЕН ОРЫШЫРГА МӨМКИН.
Хата бер үк кебек… Ләкин ул аңлый: менә бу студентның көчле ягы шул, ул гел шулай итеп эшли, үзен кабатлый, ә аңа башка якка хәрәкәт итзргә кирәк, башка якаларын сынап карарга. Шуңа күрә бусын орыша. Ә икенчесен мактый, чөнки ул әле яңа кереп бара бу юнәлешкә, һәм хәзер орышып, кулына суксаң, башка тотынып та карамаячак.

Аның системасы шундый. Бер яктан, гадел түгел кебек, ләкин, асылда, ул бик яхшы педагог.

Һәм хәзер, нидер куйганда, минем гел ничектер... башкача куясы килә. Төрле драматургларны бер үк ачкыч белән ачып булмый бит инде. Шекспирны да, әйтик, Туфан Миңнуллинны да — шул бер үк ачкыч белән.

Була бит шулай: режиссер алымнарын — оста кулын, диик инде — таный башлыйсың.

Аңа Мольер ни дә Шекспир ни, хәзерге заман драматургы Пупкин-фәлән дә шул рәттә — барысына бер алым. Гәрчә, миңа калса, аларда... ну, бөтенләй бер-берсенә охшамаган образлар, менталитет башка, тел башка. Шуңа һәркайсына үзенчә якын килергә кирәк.

Мин автордан этәреләм, тулы иҗатыннан.

Шул ук Шекспирны алыйк. «Гамлет»ны чүп савытларына кереп уйнау сәер булыр иде минем өчен. Мөгаен, андыйны кабул итмимдер. Гәрчә ул планда ачык кеше инде мин, яңача укылышларга ачык… Риза гына.
ЧӨНКИ АСЫЛ ИҖАТ УЛ ИНТЕРПРЕТАТОР ИҖАТЫ. АНДА ӘЗЕР МАТЕРИАЛ ДА, ПРОСТРАНСТВО ДА, ВАКЫЙГАЛАР ДА, ДӨНЬЯ ҮЗЕ ДӘ ҮЗГӘ ЯҢГЫРАШ АЛА.
Ләкин ул автор белән, аның образлары белән туры килергә тиеш.

— Син форма үзгәрә, эчтәлек үзгәрми дигән идең. Эчтәлекне ничек үзгәртер идең?


— Без һаман шул милли йөзебезне саклап калырга тырышабыз бит инде. Өстенә бронза коеп, һәйкәлләр итеп тезәбез… Һәм бер биш ел… Ну, ярар, биш түгел ди, 20 ел булсын, кешеләр хәтерендә яшәр әле ул, чәчәкләр китерерләр туган көнендә… шул һәйкәлнең. Ә аннары, буын алышынгач, татар мәдәниятен, һәм хәтта татар телен белгән буын… Ул чакта бу һәйкәлгә игътибар итүче дә булмаячак. Һәм тагын 20 елдан аны алып атырлар да урынына йорт төзеп куярлар.

Ә мәгънә нидә? Бюджет шул бронзага тотыла, ә үзаң үсешенә этәргеч бирердәй эшләргә, мәдәният үсешенә… аңа акча юк.

Ягьни без мумификация белән шөгыльләнәбез, үзенә күрә бер мавзолей төзибез. Ләкин бер көн киләчәк, без аларны, инде бу исләнгән дип, себереп түгәчәкбез. Без түгел инде, киләсе буыннар.

ИНТЕРВЬЮ — ЙОЛДЫЗ МИҢНУЛЛИНА
РЕЖИССЁР — ИЛШАТ РӘХИМБАЙ
ОПЕРАТОР ҺӘМ ФОТО — РУСЛАН ФӘХРЕТДИНОВ (ADEM MEDIA)