Миңа зоопарк проектында катнашырга тәкъдим иттеләр. Без дистанцион рәвештә башладык, 2-3 айдан соң мин Казанга кайттым.
— Кайткач, нинди хисләр кичердең?
— Төрлечә. Ләкин күпчелегендә алар якты, шатлыклы иделәр. Гаиләм якын, дусларым, Италиядә барыбер андый чын дусларны табып булмады. Барыбер туган шәһәреңә файда китерә алуың — яхшы төшенчә. Ул елны беренче кар сентябрьдә яуды, барысы да соры иде, кояш җитмәде - моны хәтерлим.
Мин Татьяна Георгиевна Прокофьева урынбасары булдым, ул миңа булышты, үзе дә бит Америкада 10 ел яшәде һәм эшләде, аннары кайтты. Бу безне берләштерде. Әлбәттә, аның җитәкчелегендә эшләү — шактый зур тәҗрибә, мин аңа бик рәхмәтле. Алдымда шәһәр төзелеше буенча төрле мәсьәләләр тора иде, башта мине генпланга куйдылар, ул вакытта алар нәкь яңа генплан төзи башлаганнар иде.
Хәзер мин шулай ук Казанны, заманында Миланны өйрәнгәндәй, өйрәнә башладым: мәсәлән, бер заман ял көннәрендә трамвайга утырып, мин Соцгородка, Оргсинтезга кадәр бардым һәм әйләнеп кайттым — минем анда беркайчан да булганым юк иде, казанлыларның күбесе дә ул тирәләрдә булмагандыр. Үзем өчен мин әле күреп өлгермәгән музейлар исемлеген ясадым.
Мин бер маҗараны искә төшердем. Эмиль белән без (Эмиль Сираҗетдинов — Түбән Кама шәһәренең баш архитекторы — «Кайтам») берзаман Парижга очтык, архитектураны карарга: үзебез өчен өйрәндек инде, аякларыбызда сөял чыкканчы йөрдек шәһәр буйлап. Кайту юлында мин Миланнан Флоренциягә барган соңгы поездка өлгермәдем, барлык кунакханәләр тулган иде, барырлык җирем юк иде. Һәм мин бер дустымаа шалтыратам — без аның белән Пизада укыдык — аның әти-әнисенең Миланда яшәвен белә идем. Мин аңа шулай: фәлән-фәлән, монда берүзем, төн, кунакханәләрдә буш урын юк, бәлки бер төнгә мине үзләренә кертә алган дусларың бардыр? — дим. Ул миңа: «Ну... әйдә, шалтыратып карармын, кулым килгәнче...» Ахырчиктә, ул беркем дә табылмады, гафу ит, дип яза. Һәм мин вокзалга йокларга киттем.
Россиядә, башыңа кайгы төшсә, кешеләр ярдәмгә киләләр, бер-берсенә булышалар, хәтта гади тормышта бик ук ачык йөзле булып күренмәсәләр дә. Аврупада исә киресенчә — тыштан караганда, барысы да ачык йөзле һәм кызганучан, ләкин үз проблемаларыңны үзеэ хәл ит.
Без моны әле Пизада укыганда ук сиздек: безнең анда бер профессор бар иде, ул безне без китәр алдыннан соңгы көнне генә үз өенә чакырды. Бу безнең өчен сәер иде, чөнки шул ук вакытта безнең университеттан бер Италия студенты Казан университетына килгән иде, һәм аның буш вакыты булмаган — аны бөтенесе кичке ашка чакыра иде үзенә. Билгеле, бу чит ил кешесенә барысын да иң яхшы яктан күрсәтү теләге. Италиядә андый әйбер юк, һәм башта ул безне рәнҗетте хәтта: «Ник соң, без сездән кимме әллә?» Лекцияләрдә беркем дә: «Менә, егетләр-кызлар, безнең белән 4 ай буена чит ил студентлары укыячак, берәр нәрсәдә булышырга кирәк булса, ярдәмгә килегез, аларга игътибар итегез», — дип әйтмәде. Шук ук вакытта Казанда барысы да Италия студентына булышты.
Ләкин соңыннан аңладык: бу аларның усаллыгы, күңел катылыгы түгел, алар өчен без ниндидер яңа күренеш булмадык, чит ил кешеләре биредә шактый — бу беренчедән. Икенчедән, бу Аврупа өчен уртак әйбер: киң җәмгыять аралаша торган даирә һәм шәхси даирәң бар соңгысы ул фәкать синеке, синең даирәң, һәм ул бик тар. Әгәр дә сез берәрсе белән очрашырга тиеш икән — кафеда. Әлбәттә, без дә хәзер дә моңа таба барабыз, ләкин элегрәк өйгә чакырулар бар иде.
Италиялеләр тормышның рәхәтен күреп яшиләр. Сез моны төрлечә кабул итә аласыз, ләкин, минемчә, бу дөрес караш. Мәсәлән, андагы урам җыештыручылар да ул үз эшен мөһим дип таба, файдалы эш башкарам, дип уйлый.