ТАТАРСТАННАН ЧИТТӘ ЯШӘГӘНДӘ, БЕЗ БАРЫБЕР КАЙТАЧАКБЫЗ, ДИП УЙЛАДЫМ
РӨСТӘМ ХӘЙДАР УЛЫ ЗАКИРОВ
РӨСТӘМ ХӘЙДАР УЛЫ ЗАКИРОВ
ТАТАРСТАННАН ЧИТТӘ ЯШӘГӘНДӘ, БЕЗ БАРЫБЕР КАЙТАЧАКБЫЗ, ДИП УЙЛАДЫМ

Рөстәм Хәйдар улы Закиров 1961 Казанда туган. 1982 елда Горький шәһәренә — хәзерге Түбән Новгород — Горький институтының хәрби-медик факультетына укырга китә. Вузны тәмамлаганнан соң Кыргызстанда, Казахстанда хәрби хезмәт үтә, Ленинградтагы С. М. Киров исемендәге академия ординатурасында белем ала. 10 ел Новосибирскийда яши. 1999 елда илдәге социаль тетрәнүләр һәм хәрби хезмәткәрләрнең начарланган хәле аркасында гаиләсе белән Казанга кайтырга була. Хәзер Рөстәм Хәйдарович Республика клиник инфекцион хастаханәсенең нурлы диагностика бүлеген җитәкли.
Рөстәм Хәйдар улы Закиров 1961 Казанда туган. 1982 елда Горький шәһәренә — хәзерге Түбән Новгород — Горький институтының хәрби-медик факультетына укырга китә. Вузны тәмамлаганнан соң Кыргызстанда, Казахстанда хәрби хезмәт үтә, Ленинградтагы С. М. Киров исемендәге академия ординатурасында белем ала. 10 ел Новосибирскийда яши. 1999 елда илдәге социаль тетрәнүләр һәм хәрби хезмәткәрләрнең начарланган хәле аркасында гаиләсе белән Казанга кайтырга була. Хәзер Рөстәм Хәйдарович Республика клиник инфекцион хастаханәсенең нурлы диагностика бүлеген җитәкли.


— Балачагыгызда Казан нинди иде?

— Мин Казанда тудым, 61-нче елда, башта Соцгородта яшәдем, аннары Ленин районына күчендем, ул берникадәр вакыттан соң Мәскәү районы дип атала башлады. Мин Исаев урамы, Урицкий ис. мәдәният сарае тирәсендә яшәдем. Йортыбыздан ерак булмаган җиденче номерлы мәктәптә укыдым.

Иске Казан хакында сөйләшәбез икән, иске Казан ул шундый… әйтик, аз этажлы йортлардан торган, хосусый секторы зур булган. Мин яшәгән йорт өч аерым йорттан торган, араларында исә арка иде. Ул йортка иң башта, әйтергә кирәк, бер яшьтәге кешеләр күченделәр. Бу завод йорты иде, этажларда, мәйданчыкларда һәммәсе дә бер-берсе белән таныш иде.
Ветераннар әле исән иделәр, аларга 50-55 яшь иде. Һәм алар безнең белән аралаштылар, сөйләштеләр, без алар белән барысын да уртаклаштык. Хәзер без 14 катлы йортларда торып, кайвакыт күршеләребезнең кем икәнен дә белмибез — ул чакта андый хәлләр булмады. Ну, кешеләр аралашмыйлар. Элек күрше подъездтан бер-берсенә кунакка йөргәннәр. Берәр бәйрәм була икән, бездә гел бөтен бала-чаганы җыялар иде, чәйгә чакыралар иде һ.б. Шундый мөнәсәбәтләр иде ул чакта.

Ә шәһәр үзәге исә… Ну, беренчедән, Бауман урамы җәяүлеләр йөри торган урам түгел иде, анда троллейбуслар йөри иде: беренче номерлы, дүртенче, әле дә аларны яхшы хәтерлим. Уңга-сулга борылсаң, бик ук матур булмаган, ташландык биналар иде анда. Ә үзәк урамнар чиста иде.

Бутлеров урамында, финанс-икътисади институттан (КФЭУ иде ул чакта) сул якка таба — «Вузовец» кинотеатры иде, шундый җыйнак, яхшы.
ХӘЗЕР УНИВЕРСИАДА ПРОСПЕКТЫ, ДИП АТАЛГАН УРАМ БӨТЕНЛӘЙ БУЛМАГАН УЛ ЧАКТА — УЛ ЯКТА, КФУ АРТЫНДА «ЗАРЯ» ФАБРИКАСЫ УРНАШКАН ИДЕ, АННАН ҺӘРВАКЫТ ТӘМЛЕ ВАНИЛЬ ИСЛӘРЕ ЧЫГА ИДЕ.
Ничә яшьтә сез Казаннан китәргә булдыгыз? Ни өчен?

— Мин Казанда 20 яшькә кадәр яшәдем, 82-нче елда мин киттем. Биредә мин мединститутта укыдым, педфакта, киләчәктә педиатр булырга тиеш идем. Ләкин балалар хастаханәләрен күзәтеп чыккач — ә мин балаларны кызганам, яратам — мир үземнең педиатриядә эшли алмавымны аңладым: миңа авыр булачак.

Икенче курстадыр үзем өчен шундый планка куйдым: мин хәрби хезмәткәр булачакмын. Гомумән әйткәндә, хәрби булу теләге миндә әле мединститутка кадәр ук бар иде, әмма мир хәрби училищега керә алмадым — барып чыкмады. Шуңа күрә мединститутка кердем.

Стоматология факультетына документларымны тапшырган идем, миңа анда педфакка керергә киңәш иттеләр — аннан хәрби-медик факультетка керергә мөмкин иде, минем өчен әлеге хәл сайлавымда мөһим булды. Дүртенче курстан соң мин Горький институтындагы хәрби-медик факультетына күчтем, Түбән Новгородка күчендем.
Түбән Новгород сәнагать шәһәре иде, анда автозавод урнашкан иде. Ягъни Казан минем өчен — мин туып үскән шәһәр, шуңа күрә ул шундый ачык төсле, ә Түбән Новгород исә — шундый соры.

Бу тойгының, мөгаен, тагын шундый сәбәбе бар: 80-нче елда олимпиада иде, бөтен тотрыксыз, ышану тудырмаган кешеләрне, әйтик, сыра эчкәннәрен, Мәскәү областе һәм тирә-яктагы шәһәрләр, регионнар буенча таратканнар. Һәм шул Нижнийга шул кешеләрнең күбесе эләккән дә.

Новгородта мин ике ел яшәдем, бишенче һәм алтынчы курсларны тәмамладым да кадровый офицер буларак укып чыктым, медик хезмәте лейтенанты буларак.

Аннан соң бүленеш буенча мин Кыргызстанга эләктем, Урта Азия хәрби округына күчтем. Мин хәрби хезмәткәр идем, табигый ки, киләчәгем хакында уйларга тиеш идем. Офицер өчен, аннары илнең якынрак урнашкан Аврупа өлкәләренә эләгер өчен, хәрби хезмәтен ерак урнашкан районнардан башларга кирәк иде. Шуңа күрә мин Кыргызстанга киттем дә, аннары, билгеле, якынрак берәр җиргә күченер өчен.

Хәрби хезмәтен Рыбачье шәһәрендә уза иде, хәзер ул Иссык-Күл дип атала, күл белән бер атама. Әмма Бишкекта да мин еш идем, ул чакта шәһәрнең исеме Фрунзе иде.
Рөстәм Хәйдарович олы кызы Диләрә белән Кыргызстанда.
Фото әңгәмәдәшебезнең шәхси архивыннан алынды.

Бик яхшы аэропорт иде ул чакта, ул хәзер дә шактый шәп — Манас дип атала. Искиткеч аэропорт. Мин күп кенә аэропортларны күргән, еш кына күченеп йөргән кеше. Әлеге аэропорт исә шулкадәр заманча җиһазландырылган иде ул чак өчен, аерым килү-китү юллары булган…
— Татарстанга карата Кыргызстан нык фәкыйрь булганмы?

— Ну, ул чакта алай фәкыйрьмы-юкмы икәнен абайлау минем өчен авыр иде. Анда, аңлыйсызмы, Урта Азия республикалары — алардагы җәмгыятьләрдә шактый контраст бар. Анда хәтта ул чакта да таза тормышлы кешеләр яшәгән. Аеруча фәкыйрьләре дә булган. Әмма алары күзгә ташланмаган. Мин анда өч ел яшәдем.

— Әлеге өч елдан нәрсәне хәтерлисез? Көньяк республика бит, җиләк-җимешләр үсә…

— Җиләк-җимешләре дә истә калды, таулары да — мин тауларны аеруча нык яратам. Мин еш кына бер-ике атналык, бер айлык командировкаларга китә идем — таулардагы тормыш шактый кызык иде.
Тауларда укуларда. Тянь-Шань.
— Бу бит нәкь СССР Әфганстандагы сугышка кушылган чак. Кыргызстан форпост ролен үтәгәндер…

— Юк, ул чакта Кыргызстан алдында андый мәсьәләләр тормый иде.
КҮП КЕНӘ ОФИЦЕРЛАР АЛМАШЫНЫП ӘФГАНСТАНГА КИТӘ ИДЕ, АЛАР ИКЕ ЕЛДАН СОҢ КАЙТЫП, БАШКА ҖИРЛӘРГӘ ТАРАЛЫША ИДЕЛӘР. ЯРАЛАНМАГАН БУЛСАЛАР, ӘЛБӘТТӘ.
— Сезнең дә Әфганстанга китү теләге юк идеме?

— Эш шунда ки, Әфганстан башланганда, мин яңа гына институтка кергән идем — 78-79нче еллар иде ул. Һәм минем яшьтәш-дусларым, төрле сәбәпләр аркасында укырга керә алмаганнары, алар барысы да сугышка чакырылдылар һәм Әфганстанда хезмәт иттеләр, десант һәм бүтән төр гаскәрләрдә. Алар һәммәсе дә исән-сау кайттылар, Аллага шөкер, без алар белән аннары очрашып тордык.
МИН ӘФГАНСТАНГА БАРЫРГА ТЕЛӘГӘН ИДЕМ, ӘЙЕ, ЧӨНКИ АННАН СОҢ ОФИЦЕРЛАР АКАДЕМИЯГӘ ТОТКАРЛЫКСЫЗ, МӘШӘКАТЬСЕЗ КЕРӘ АЛА ИДЕ, БУ ШУНДЫЙ КАРТ-БЛАНШ ИДЕ. ӘММА МИНЕ ХАТЫНЫМ ҖИБӘРМӘДЕ: ЙӘ МИН, ЙӘ ӘФГАНСТАН, ДИП КУЙДЫ. САЙЛАРГА ТУРЫ КИЛДЕ.
Кыргызстаннан соң тагын бер ел мин Алма-Ата шәһәрендә хезмәт иттем, ул шәһәр шундый оазис кебек — миңа шулай тоелган һәрхәлдә. Шәһәре искиткеч, таулар чолгап алган уйсу җирдә урнашкан. Ул вакыт өчен заманча биналар иде анда.

Мине хәйран калдырган нәрсә: Казакъстанда бөтен йортлар төрле иде. Менә без белгән тугыз катлы йортлар. Бездә бит ничек: соры тартма-тартма-тартма, ә Алма-Атада исә ниндидер үзгә биналарны төзегәннәр, балконнар бизәлеше дә, панельләрнең төсләре дә үзгә булган. Өстәвенә табигатьләре исең китәрлек.

— Казакълар сезгә ошадымы? Нинди кешеләр анда яши?

— Алар да тату халык. Ну, мин үзем дә конфликтлары ярата торганнардан түгел, һәммәсе белән дә дус идем. Казакъстанда, әйтергә кирәк, төрле халыклар яши — тау казакълары бар, мәсәлән, зур күзле, озын буйлы.

— Ә өйгә сез еш кайтып тордыгызмы?

Мин һәр отпускка өйгә кайта идем, һәм бөтен вакытны өйдә үткәрә идем дә. Тулаем алганда, мин болай әйтәм:
МИН ӨЙДӘ, КАЗАНДА БУЛМАГАН ВАКЫТ ЭЧЕНДӘ ҮЗЕМНЕ ОЗАККА СУЗЫЛГАН КОМАНДИРОВКАДА, ДИП ХИС ИТТЕМ.
Үземне өйдәмен, дип беркая да хис итә алмадым, фатирым, бөтен әйберләрем булса да — өйдә генә була торган хис, эчке тойгы булмады миндә.

Сез беркемне дә белмәдегез, танышларыгыз юк иде, чит телдә сөйләштегез, бәлки болары сәбәптер?

— Юк, анысы да түгел, туган җирең ничектер якын, аңлата алмыйм анысын, ул эчтәге нәрсәдер.

— Кыргызстанда сез өч ел үткәрдегез, Казакъстанда бер ел. Аннары нәрсә булды?

— Аннары Питерда, ул чакта Ленинградтагы хәрби-медик академияның клиник ординатурасына укырга кердем. Ике ел шунда яшәдем, шундый абруйлы профессорларда укыдым — анда Альберт Николаевич Кишковский исемле профессор иде, член-корреспондент — ул оборона министрлыгының баш рентгенологы иде. Мин үзем нурлы диагностика белгече, рентгенолог, хәзер компьютер томографлары белән эшлим.

Ул 89-90нчы еллар иде, нәкь перестройка вакытлары. Без Питерга 88-нче елда килгәндә, анда әле барысы да инерция буенча яши иде, Советлар Союзындагы кебек. Аннары 89-нчы ел, базар икътисады башланган. Ягъни сәнагать эшен туктаткан, продукция җитмәгәндер, ахры. Товарларны алыр өчен талоннар системасын керткәннәр — бер кешегә билгеле бер күләм.
ӘЙТИК, МИН БЕРӘР ЙОРТ ҖИҺАЗЫН АЛЫРГА ТЕЛИМ, ДИ. ПИТЕР ПРОПИСКАСЫ ЮК ИКӘН МИНДӘ, МИНЕМ УЛ ҖИҺАЗНЫ САТЫП АЛЫРГА ХАКЫМ ЮК.
Минем, әйтергә кирәк, пропискам бар иде.

— Петербургта сез озак тордыгызмы?

— Ике ел. Санкт-Петербург синдә, син урам буйлап кына йөресәң дә, эйфория хисе тудырган шәһәр, анда бөтенесе дә искиткеч иде. Һәр көн бәйрәм иде: ни дисәң дә, бу уку, эш түгел иде.
Петербургның төп халкы, тумышы белән биредән булган кешеләр — алар аеруча изгелекле. Аларны башкалардан менә ничек аерып була иде: очраган кешедән юлны сорасаң, асыл Петебург халкы сиңа барысын да җентекләп сөйләп бирәчәк, юлны күрсәтер, озатып барыр. Әгәр дә әлеге сорау белән Ленинградта тумаган кешегә очрасаң, кыска гына: «Мин белмим», дигән җавап ишетерсең.

Мин академияны тәмамлагач, мине Новосибирскийга күчерделәр. Анда без гаиләм белән 10 ел яшәдек.

— Бу бит нәкь Советлар Союзы таркалган вакыт, шулай бит?

— Әйе, 90-нчы еллар заманы башлана иде. Менә 90-нчы елдан 99-нчыга кадәр булган хәлләр белән бәйле бөтен нәрсә… минем өчен бу соры уньеллык.
— Ни өчен? Сез бит табиб, хәрби хезмәткәр, сезнең эшегез бар…

— Ну, эш бар. Менә бөтен шул акча реформалары, төрле деноминация, дефолтлар. Чечен заманы башланган. Менә бөтен шул терактлар. Бу шундый тыныч булмаган заман инде. Хәрби хезмәткләргә карата булган мөнәсәбәт тә үзгәргән. Хәрби киемнән икәнсең, аркаңа килеп, сүгенүләр кычкырганнар, шундый чаклар иде. Бу 90-нчы еллар азагы иде — 97-нче-98-нче еллар тирәсе — офицерны кыйнап ташларга мөмкин иделәр. Бу бөтен Россиядә шулай булган.

Новосибирский хакында сөйлибез икән — бу шундый сәнагать һәм фән белән бәйле шәһәр, уң һәм сул ярлары бар. Уң яры — сәнагать ягы, анда заводлар, Сибсельмаш урнашкан. Ә сул ягы — шәһәрнең иске өлеше, анда үз күренекле җирләре дә булган. Бу шәһәр элек Новониколаевск дип аталган, ул яшь кала, андагы биналарның күпчелеге 50-нчы елларда төзелгән.
Рөстәм Хәйдарович кече кызы Луиза белән. Новосибирск. Фото әңгәмәдәшебезнең шәхси архивыннан алынды.
Обь буйлап алга таба тагын 25 километр узсаң, андагы Академгородокка тап буласың. Әлеге урын — шундый кечкенә Швейцария, ну, минем аңлавымча, анда шундыйрак тойгы туа. Чөнки анда күп кенә фәни-тикшеренү институтлар, атом төшен өйрәнүче физика институтлары урнашкан һ.б.

Заманында анда күп галимнәр торган.
АНДА ЙОРТЛАРНЫ ШУЛАЙ ТӨЗЕГӘННӘР: ЙОРТ БЕЛӘН УРМАН АРАСЫНДАГЫ ОЛЫ НАРАТЛАРНЫ КИСМӘГӘННӘР, САКЛАП КАЛГАННАР. ҺӘМ АЛАР, КҮП ГАСЫРЛАР БУЕНА БИРЕДӘ ҮСҮЧЕ НАРАТЛАР, ҮСҮЕН ДӘВАМ ИТКӘННӘР.
Без Академгородтан ерак булмаган йортта фатирны алып тора идек, шул Академгородокка еш кына йөрдек. Анда, мәсәлән, кешеләр бөтенләй башкача сөйләшкәннәр, анда ниндидер культура оазисы иде кебек.
ӘММА УЛ ЗАМАНДА БӨТЕН ГАЛИМНӘР, КЫЗГАНЫЧ КИ, ИНДЕ ЧИТ ИЛЛӘРГӘ КҮЧЕНЕП БЕТКӘННӘР ИДЕ — БУ 90-НЧЫ ЕЛЛАР ИДЕ, БАРЫСЫ ДА ЭШСЕЗ КАЛГАННАР, ИНСТИТУТЛАР ЯБЫЛГАННАР. БАШЫ ҖИТКӘН ҺӘММӘСЕ ДӘ ИНДЕ КҮЧЕНГӘН БУЛГАН.
— Ә сез китү хакында уйлана идегезме?

— Мин хәрби кеше идем, минем өчен әлеге өлкә тыелган иде.

— Татарстанга кайту турында ничегрәк уйлана башладыгыз?

— Бу бит 90-нчы еллар азагы иде, барысы да авыррак бирелә иде. Сөйләшүләр күченүгә кадәр ике ел дәвамында алып барылгандыр.
ТАТАРСТАННАН ЧИТТӘ ЙӨРГӘНДӘ, МИН, БЕЗ БАРЫБЕР КАЙТАЧАКБЫЗ, ДИП УЙЛЫЙ ИДЕМ, ХАТЫНЫМА ДА ШУЛАЙ ӘЙТӘ ИДЕМ.
Чөнки биредә әти-әниләребез торган, алар әле дә исән — минем әнием исән, Лилиянең әтисе, сугыш ветераны, әле дә исән. Шуңа күрә туып үскән җирләргә, туганнарга, табигатькә кайтырга теләдек.

99-нчы елда хәрби округларны кушу эше алып барылды. Без Себер хәрби округында хезмәт итә идек, ул чакта аны Байкал арты округы белән кушканнар. Себер һәм Байкал арты округын кушсаң, ни килеп чыга? Бу бит Россияның яртысы, диярлек.

Бездә бит шулай: гражданнар системасында син бүлекнең җитәкчесе икәнсең, хәрби госпитальдә исә — зур округ госпиталендә — син бүлек начальнигы. Һәм мин нурлы диагностика бүлегенең начальнигы идем, округның штаттан тыш торып эшләгән баш рентгенологы идем.

Һәм округларны куша башлаганнар, безгә, карьерада үсәр өчен, Читага күченергә кирәк иде — ә мин медицина хезмәтенең подполковнигы идем — полковник булыр өчен, Читага барырга кирәк иде, ул чакта Чита — Байкал арты округының башкаласы булган. Әлбәттә, Себердән Байкал артына күченергә бик ук теләми идек.

Ул замана үзе дә шактый авыр иде. Хезмәт хакы белән дә проблемалар булган, аны кичектереп түләгәннәр. Әлбәттә, боларның барысы да — округларны кушулар, вазифамны бетерү — барысы да, мин эшемне калдырып, Казанга күченеп китсен өченгә үз өлешен кертте.

Куркыныч булдымы? Булды. Менә шундый бер момент бөтенләй уйлашылмаган иде: мин бит Казанда үземә урын эзләмәдем, алдан ук тапмадым, менә кайтырмын да, биредә эшләрмен, дип. Билгесезлек алда җитәрлек иде.
— Эшкә тиз урнаштыгызмы?

— Өч-дүрт айдан соң. Сәламәтлек министрлыгына йөрдем, онкодиспансерга, баш табиблар белән очраштым — үз белгечлегем буенча урнашырга теләдем. Ахырчиктә, Республика клиник хастаханәнегә эләктем һәм анда якынча 20 ел эшләдем.

— Сезне баштан ук сез теләгән вазифага алдылармы?

— Юк, әлбәттә. Башта мин ренгенолог вазифасына урнаштым. Карагыз, минем белгечлегем — рентгенология. Бар рутиналы рентгенология, бар ультразвук диагностикасы, бар компьютер томографиясе (КТ), магнитлы-резонанслы томографиясе (МРТ) табибы кабинеты. Күпме аерым белгечлекләр бар, күрәсезме. Мине, әлбәттә, КТ һәм МРТ кызыксындырды.

Новосибирскийда бездә компьютер томографы инде булган иде, ә Казанда РКБда ул чакта андый аппарат булмаган, һәм мин гади рутиналы рентгенология белән булыштым, мин аннан кайчандыр киткән идем һәм ул чакта кире шул ук эшкә кайттым.

— Димәк сезгә әлеге вазифада кызык булмады?

— Әйе, нәкь шулай. РКБда андый аппарат бер елдан соң гына барлыкка килде. Бер елдан соң мин КТ бүлегенә күчтем дә.

— Ник кайттым, каласы иде, дип үкенгән чакларыгыз булдымы?

— Кардиналь рәвештә яшәгән җирне үзгәрткән һәрбер кешенең андый уйлары бар. Мин бит өстәвенә хәрби кеше, мин тулаем ул өлкәдән граждан системасына күчтем. Әлбәттә, адаптация, ияләшү периоды булган. Хәрби кешеләр арасында һәм, әйтик, гражданнар системасындагылар арасындагы мөнәсәбәтләр — алар аерыла. Һәм психологик яктан да бу авыр вакыт булды. Кайбер әйберләрнең болай йә тегеләй икәнлеген мин кайвакыт аңлап җитми идем. Аннары, күрәмсең, үзем дә андыйга әйләндем.

Сез хәзер инфекцион хастаханәдә эшлисез, коронавирусны эләктерергә курыкмыйсызмы?

— Соң, ә кем курыкмый? Барысы да курка. Курку тоймаган табиблар юк. Бәлки, читтән шулай күренәдер, әмма асылда һәрберсе үзе өчен дә, пациенты өчен дә кайгыра.

Мәскәүдә табиблар, якыннарын вирустан саклап калыр өчен, өйләренә кайтмыйча, хастаханәдә яшәгәннәр. Сезгә дә андый мөмкинлекне тәкъдим иткәннәрме?

— Биредә бу беренче дулкын вакытында булды. Без дә хастаханәдә яшәдек. Беренче дулкында көннәр җылы иде, мин дачада яшәдем, гаиләм белән бөтенләй кисешмәдем.

Менә октябрь аенда мин Сочига барган идем, анда, мәсәлән, вируска караш күпкә демократик, маскаларны беркем дә кими диярлек. Без кисәтүләр ясадык, әйтик, фуникулёрда, кысан шартларда кешеләрдән маска киюләрен таләп иткән идек. Безгә карый иделәр дә, маскабыз юк, дип җавап кайтара иделәр. Бар шундый курку белмәгән кешеләр төре, алар, кызганычка каршы, табиблар сүзенә колак салмый һәм хастаханәгә эләгә.
— Әйткәнегезчә, сез үзегезне озын командировкада сыман хис иттегез. Казанга кайткач, хәзер инде мин өйдәмен, дигән аңлау килдеме?

— Башта юк иде ул. Ну, беренче өч ел авыррак иде. Ияләшү, аякка басу вакыты иде ул. Матди яктан да әлеге өч ел авыррак булды, балаларыбыз әле укуда иде, кечкенә кызыбыз әле садикка йөри иде ул чакталар. Менә барысы да авыр бирелде.

Ә хәзер инде мин үземне бүтән шәһәрдә күз алдыма да китерә алмыйм.

— Ә нәрсә ошамады ул чакта Казанда?

Лилия ( Рөстәм Хәйдаровичның хатыны):

Без Казанда туып үстек тә илебезнең, ул чакта шактый олы илебезнең шәһәрләре буйлап киттек, һәм менә бу сорау безне гел кызыксындыра иде: татарлар кем алар? Башкалардан нәрсә белән аерылабыз соң?

Һәм, беләсезме, без татарларның… ачык йөзле булмаганлыгына төшендек, моның сәбәпләрен аңларга тырыштык. Ул чакта татарларны көнчел, дип күз алдыбызда китергәнбез, бердәмлек хисе, бер-береңә ярдәм күрсәтү юк, дип, аларда. Һәм без гел бу сорауга җавап эзли идек: ни өчен татарлар нәкь шундый булып формалашканнар? Шундый шикләнеп караучы, көнчел, караңгы чырайлы…

Менә себердәге кешеләр: без Себергә яңа килгән кешеләр, алар безне тәүге тапкыр күрәләр, ләкин шунда ук ярдәм итәргә ашыгалар, үз талоннарын безгә бирергә әзерләр. Ни өчен алар шундый? Без үзебезнең яңарак кына килүебезне тасвирладык, талоннарыбыз юк, дип әйттек кенә — шунда ук берәрсе безгә: менә минем талон, алыгыз, зинһар, үзегезгә шикәр алыгыз һ.б. Туган, яратып үскән ягыбызга кайткачтын, без мондый мөнәсәбәтне күрмәдек. Ник?

Кешеләрнең үз-үзләрен юлда тотышы коточкыч иде. Транспорт ул чакта җайланмаган иде.
БЕЗГӘ, УН ЕЛ СЕБЕРДӘ ЯШӘП ӨЛГЕРГӘН КЕШЕЛӘРГӘ, КАЗАНДАГЫ ТРАНСПОРТКА КЕРЕП, БЕРӘР ҖИРГӘ БАРЫП ҖИТҮ ШАКТЫЙ АВЫР ИДЕ — СҮГЕНҮЛӘР ИШЕТМИЧӘ ЧЫКМАССЫҢ. БЕЗГӘ БУ ШУЛКАДӘР СӘЕР ТОЕЛДЫ.
Кешенең эшкә ничек барачагы уйланмаган иде. Күп халык җыелган ниндидер зур чаралар, кешегә уңайлы булсын, дип оештырылмаган булган: бәйрәмгә барасың да аннары кайта алмыйча интегәсең, чөнки ничек кайтачагыңны берәү дә кайгыртмаган.

Без Казанның һәм казанлыларның тиз арада — шәһәрнең меңьеллыгыннан башлап — никадәр үзгәргәннәрен бик яхшы күзәтеп тордык.

Бәлки без үзебезне башкача тоемлый башладык, үзебезнең ниндирәк камырдан ясалганыбызны, үзебездә андый зур чараны — Казанның меңьеллыгын — уздыра алырлык көч барын сиздек, бәлки, һәм татар икәнлебезне аңлый башладык. Гөрләп чәчәк аткан шәһәр үзәген күреп, үзеңнең татар икәнлегең шатланып тоясың.

Ләкин иң мөһиме: татарларның андый булып формалашканнары безгә бик ук яхшы ачыкланмаса да, хәзер без беләбез: кайгы килсә, кешеләр берләшәләр һәм ярдәмгә киләләр. Кече кызыбыз Луиза унынчы сыйныфта укыганда трамвай астына эләккән, аягын югалткан. Без ул чакта кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ идек. Һәм бөтен Казан, шактый гына кеше Луизабызга ярдәм кулын сузды: республика башлыгы да, гади кешеләре дә, Луизаның классташлары, бөтен мәктәп укучылары. Бервакыт без мэр белән сюжет төшердек, анда да без шул сүзләрне кабатладык — авыр чакта ярдәмгә килергә теләүчеләр шактый икән, алар синең белән таныш булмасалар да, ярдәм кулы сузарга әзерләр. Бу безнең өчен зур ачыш иде, әлбәттә. Республикабызга, шәһәребезгә, бергә яшәгән кешеләргә рәхмәтебез чиксез.
ҺӘМ БЕЗНЕ ТАГЫН ШУНЫСЫ ХӘЙРАН КАЛДЫРДЫ: КЫЗЫБЫЗ ГАДИ, БЕРАЗ ҮЗСҮЗЛЕ КЫЗ ТҮГЕЛ ИКӘН — УЛ ГАЯТЬ КӨЧЛЕ КЕШЕ.
Шәхси архивтан фото. Хәзер Луиза -- спортчы, Татарстанның утырып уйнала торган волейбол буенча җыелма командасында уйный, командасы Россия чемпионатларында катнаша.
ШӘҺӘРЕБЕЗНЕ, АНДАГЫ КЕШЕЛӘРНЕ КҮЗӘТӘБЕЗ, КАЙТУЫБЫЗДАН СОҢ КАЗАННЫҢ НИЧЕК ҮЗГӘРГӘНЕҢ КҮРӘБЕЗ — ҺӘМ БУ БЕЗНЕ БӘХЕТЛЕ ИТӘ.

ИНТЕРВЬЮ — ЭЛЬНАР БАЙНАЗАРОВ
ФОТО — ГАЛИНА ОВЧИННИКОВА
РЕЖИССЁР — ИЛШАТ РӘХИМБАЙ
ОПЕРАТОР — РУСЛАН ФӘХРЕТДИНОВ