ШУНДЫЙ ХЫЯЛЛАНДЫМ, НИНДИДЕР ИЗГЕ, ҖӘННӘТ КЕБЕК ТАТАР ҖИРЕ — КАЙДАДЫР БАР УЛ, БАРЫРГА ИДЕ ШУНДА, ДИП.
РУСЛАН ИБРАҺИМОВ
РУСЛАН ИБРАҺИМОВ
ШУНДЫЙ ХЫЯЛЛАНДЫМ, НИНДИДЕР ИЗГЕ, ҖӘННӘТ КЕБЕК ТАТАР ҖИРЕ — КАЙДАДЫР БАР УЛ, БАРЫРГА ИДЕ ШУНДА, ДИП.

Руслан Ибраһимов — рәссам, үзе «чәчрәтү» дип исемләгән стильдә портретлар ясаучы, Казанга рус шәһәреннән күчеп кайтып, тел өйрәнү өчен, «Татарча әйт» сөйләм клубын оештырган кеше.
Руслан Ибраһимов — рәссам, үзе «чәчрәтү» дип исемләгән стильдә портретлар ясаучы, Казанга рус шәһәреннән күчеп кайтып, тел өйрәнү өчен, «Татарча әйт» сөйләм клубын оештырган кеше.


Нәрсә ошый миңа Казанда? Беренчедән, монда моң бар. Шуны әйтергә кирәк.

Һәм мин монда бик урынлы итеп… Ну, үз урынымда хис итәм үземне. Шундый… Дзен менә. Беркайда да үземне алай хис итмәдем. Монда татарлар. Алар күп. Монда татар дөньясында яшәргә була. Ну, эшең дә ниндидер — татар әдәбияты беләнме — бәйләнгән булса. Cинең даирәң дә… шундыйга тартылучы кешеләр булса. Татар мәдәниятенә. Алай, вообще, искиткеч.
— Ул мохитне үзең тудырасыңмы?

— Әйе инде. Үзем шундыйга тартылам бит. Бусы — рухи яктан. Ә материаль яктан, Казан ул — шундый идеаль зурлыкта. Зур да түгел, бәләкәй дә түгел. Зур түгел — велосипедта, самокатта йөрергә була. Мин скейтта йөрим. Һәм бәләкәй дә түгел: бөтен нәрсә бар монда. Икеа анда, башкалар. Зур шәһәрләрдә була торган полный набор.

Һәм монда татар рухлары оча кебек миңа. Изге рухлар. Татарлык бар монда. Мин бит гомер буе рус шәһәрендә, рус дөньясында яшәдем. Үз урынымда дип хис итмәдем үземне беркайчан да. Рус мәктәбендә укыдым, аннары рус институтында. Ничектер, гел чит кеше кебек. Бу җирнеке түгел… Ниндидер урынсыз таш булып яттым анда.
Бәләкәй чакта Нефтеюганскида яшәдем. Ул Ханты-Мансийский округ. Себер.

Нефтеюганск ул — бөтенләй шәһәр булмаска тиеш шәһәр. Аның урыны шундый, шәһәр булмаска тиеш анда. Западно-сибирская низменность дип атала ул урын. Бөтен җирдә сазлык. Су һәм саз. Анда ни… рабочий поселок кына планлаштырылган башта. Ну, нефть тапканнар инде һәм вахта белән килеп эшләргә тиеш булганнар. Эшлисең, кайтып китәсең. Нәрсәдер дөрес китмәгән дә шәһәр барлыкка килгән. Кешеләр яши. Ләкин ничектер… күңелсез анда. Күңелсез, һәм климат та начар… Черкиләр, вообще… Андагы суык! Кыш көне әкәмәт суык була, кырык градус. Бу кышта айдан күбрәк бугай — может, ике айдыр — өйдә утырганнар. Балалар мәктәпкә йөрмәгән, суык чөнки. Актировка дип атала иде ул, актированные дни. Себердә бик еш була алар.

Гап-гади мәктәп иде безнең, рус мәктәбе. Һәм анда бервакыт бераз ни дә… национализм да булды. Ну, руска охшамаган кешеләрне, татарларны менә һәм тагын башкаларны… бераз... басалар иде. Мин нәрсә эшләргә дә белмәдем, алар күп иде бит. Ә без бик әз. Минем класста икеме-өчме татар иде. В общем, рәхәт булмады. Мин замкнулся, ниндидер каты кабык барлыкка килде. Аннан соң монда гына ачыла башлаганмындыр.
ШУНДЫЙ ХЫЯЛЛАНДЫМ, НИНДИДЕР ИЗГЕ, ҖӘННӘТ КЕБЕК ТАТАР ҖИРЕ — КАЙДАДЫР БАР УЛ, БАРЫРГА ИДЕ ШУНДА, ДИП. АННАН НИНДИДЕР ӨЗЕК-ӨЗЕК АВАЗЛАР ГЫНА КИЛЕП ҖИТӘ ИДЕ.
Менә без базарда музыка ала идек. Башта кассеталар, аннан соң дисклар — татарча музыка белән. Ну, анда шундый коточкыч татарча эстрада инде. Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов һәм башкалар. Мин сизәм, аңлыйм инде… аранжировка ягыннан днище бу, конечно. Но нәрсәдер бар шундый… моң бар анда… Мин все равно менә… «а-а-а-а» дип шулай… бик рәхәт иде тыңлаганда.
— Каян килә ул тиктомалдан… җирсү диимме?

— Беләсеңме, ул каян килә… Балачак белән бәйле ул минем. Балачакта без авылда күбрәк була идек. Татарстанда. Авылда, әбиләрдә. Ике-өч ай елына. Аннан соң әзгәрәк кайта башладык, ярты айга гына. Ә менә балачакта прямо чума идем татар атмосферасына. Әби анда, балачак… Чыгып йөгерә идек авыл буйлап. Һәм ул ничектер шулай бәйләнеп калды… Татар тел… иң шундый бәхетле, якты хисләр белән.
Минем рәсем ясый башлау турында… ике тарих бар. Берсе шундый официальный, матур тарих. Анысы атларга бәйле. Бәләкәй чакта атларны бик ярата идем. Ләкин Нефтеюганскида яшәгәч, авылда гына күрә идем аларны. Тияргә ярамый иде. Безнең ат булмады чөнки, колхозда гына бар иде алар. Вот, койма артында атлар — шуларны карарга бара идем. Сәгатьләр буе карап тора идем. Ә тотып карарга, атланырга ярамый. Ну, бик әз генә, может бер-ике тапкыр гына атланганмындыр. Вот. Һәм мин аларны ясый башладым.

Һәм шундый күп ясадым. Әти-әниләр кәгазь ала иделәр. «Снежинка» дип аталамы, шундый пачкалы кәгазь, офисный. Мин аларны бер көндә рәсемнәр белән тутыра идем. Тагын сорыйм, алар тагын алалар. Менә шулай күп-күп итеп атларны ясап өйрәндем инде, количество перешло в качество.

— Ә икенче тарих?

— Анысы неофициальный. Балачакта күп чирләдем мин. Йә өйдә утырдым, йә бальниста яттым. Ә анда нәрсә эшлисең? Вот, утырасың инде нәрсәдер ясап, күңелсез булгач.
В ОБЩЕМ, МИН БӘЛӘКӘЙ ЧАКТАН БЕЛДЕМ: КЕМ МИН ҺӘМ КАЯ БАРАМ. БЕРНИНДИ БӘРГӘЛӘНҮ БУЛМАДЫ. ҮЗЕМНЕ ЭЗЛӘҮ. НУ, ӘЙЕ, МИН БЕЛӘМ, КҮП КЕШЕ ҮЗЕН ТАБА АЛМЫЙ АЗАПЛАНА.
Унышар, егермешәр эш алыштыралар. Образование системасы шундый чөнки, аномальный. Специализация иртәрәк булырга тиеш. Инде баладан күрергә кирәк, бәлки, башлангыч мәктәптә үк… нәрсәгә тартыла ул.

Мәктәптән соң архитектурно-художественная академияга кердем, Новосибирскида. Просто әти-әнидән ераккарак китәргә теләдем. Ник Казанга килмәдем икән мин шул вакытта? Аңламыйм. Сразу монда килергә иде, эх. Ну, шулай кирәк булгандыр.

Новосибирск — әкәмәт зур, әкәмәт промышленный һәм гопницкий шәһәр. Сары шундый, бетонный. Сугыш вакытында күп производстволарны күчергәннәр анда, заводларны күчергәннәр. Һәм «зэк»ларны — шул заводларда эшләргә. Әйе, менә Новосибирскның алтмыш процентты шул кешеләрдән тора хәзер. Ну, может аларның балаларыдыр инде, менталитет шундыйрак. Үзгәрә инде ул да, әйе, хәзер анда күп нәрсә үзгәрә. Анда тагын фәнни шәһәрчек бар — академ городок — Новосибирск янында, кырыйда. Совет заманында фән үзәге булган ул. То есть бераз интеллигенция дә бар, ну, ун процент. Алар да үзгәртәдер. Үзгәрә инде дөнья, әйбәт якка үзгәрә, рәтләнә кебек миңа.

Мин яратып укыдым. Ләкин шундый ахмак булганмын. Аңламадым, бөтенләй аңламадым, ну, кайда булуымны. В общем, үземә кирәкне алмадым. Егерме процентын гына алганмындыр. Күп йокладым, ял иттем, җәяүләдем («гулять итү» урынына шундый сүз таптык: җәяүләү яки тәпиләү). Кинога йөрдем шунда, в общем, әз укыдым. Анда шундый шәп укытучылар бар иде безнең. Хәзер укысам, вообще икенче төрле итеп укыр идем.

Бөтен дәресләргә дә йөрдем мин, конечно. Но артык тырышмыйча гына. Минем шундый задел бар иде балачактан, нормально ясый идем. Һәм үсү, тырышу турында уйламадым, яңалык эзләмәдем. В принципе, нормальный билгеләр ала идем, дүртле-бишле. Но билгеләрдән тормый бит ул. Просто яңа белем алырга кирәк.

Укып бетергәч, дустым белән фирма оештырдык. Роспись ясый идек, ну, интерьерга. Роспись кына да түгел, в общем, нәрсәгә укыдык, шуны эшли идек. Безнең специальность — монументально-декоративное искусство. Архитектурадагы сурәтләр.

МЕНӘ, МӘСӘЛӘН, ВОКЗАЛДА КҮРДЕҢМЕ — ШУНДЫЙ ЗУР ГЫНА ТАТАР КЫЗЫ ЯСАЛГАН ДИВАРГА. УЛ МИНЕМ ЯРАТКАН ТЕХНИКАДА ЭШЛӘНГӘН, СГРАФФИТО ДИП АТАЛА.
Сграффито ул — цветные цементы. Ну, цемент болгаталар да буяу кушалар шуңа, то есть ул цветной була. Шуны стенага… диварга сылыйлар, аннан соң икенче төс ясыйлар, тагын бер слой сылыйлар, һәм тагын — шундый кат-кат бәлеш килеп чыга. Пирог. Төрле төсләрдән. Шулар кипкәнче, син аны кисәсең, как бы, нинди сурәт кирәк... Баш, мәсәлән — шуны кисеп, бер катын аласың. Аның астында икенче төсле цемент күренә. Шуннан соң сиңа кирәк, ди, башның ут ягын һәм караңгы ягын ясарга. Аларны да «чек-чек» кисәсең, һәм анда теге, иң астагы, иң кара катлам күренә. Шундый рельефный, төсле сурәт килеп чыга. Иң яраткан әйбер бу минем. Шулай эшләп карыйсы килә кайдадыр.

В общем, мин монументальный эшне бик яратам. Ләкин бик аз эшләдем әле аны. Казанда әле бөтенләй эшләмәдем. Бәлки, булыр. Хыялланам шундый берәр әйбер эшләргә.

Без фирма оештырдык, әйе. Һәм менә шундый әйберләр, росписьлар, ниндидер барельефлар ясадык фасадларга. Цементтан йә штукатуркадан. Заказлар ала идек. Фатирларда ясадык. Бер промышленный бина фасадын эшләдек. Ләкин безгә бер эшебез дә ошамады. Укыганда сине шундый… чын иҗат мисалларында укыталар. Совет заманында бик көчле булган бит ул монументаль иҗат мәктәбе.
Совет чоры ул, гомумән, матур уйлар, матур хисләрдән башланган. Модерн, яңалык, яңача яшәү. Иң беренче бездә булган бит равноправие, мәсәлән. Мужское, женское. Без бөтен дөньядан алда идек. Башлангыч вакытта. Шундый үсеш анда, Малевич, Кандинскийлар… Америка аларга карап, үзенең абстракция стилен уйлап чыгарды. Кешеләр бик хыялланып яшәгән вакыт. Аннан соң гына… Кире артка киттек. Ул чорда заказчик — хөкүмәт, анда чынлап көчле әйберләр соралган.

Ә хәзерге заказчик ул — гади кешеләр. Һәм шундый, э… белемсез кешеләр, аларның зәвыгы юк. Аларга вообще ниндидер ахмак, коточкыч әйберләр кирәк. Шундый ошамады безгә заказчик белән эшләү. Ну, практически бер эшләгән эшебез дә ошамады үзебезгә. Һәм без ташладык бу эшне.

Ә портретка мин менә ничек килдем. Дуслар аша заказ килде просто. Кемгәдер портрет кирәк иде. Мин әйтәм, белмим, шөгыльләнгәнем юк. Ну, әйдә, ясап карыйм әле, все-таки укыдык бит инде без аңа, кулда карандаш тота беләбез. Ну, ясап карадым. Минемчә, ул бөтенләй барып чыкмады, шундый начар килеп чыкты. Ә заказчик ошатты, акча бирде. Һәм мин уйлыйм шуннан: менә өйдә генә эшлисең, холодильник янда, бутербродлар, каһвә, диван анда, компьютер, ютуб карыйсың. Блин, нәрсәгә миңа кайдадыр диварга менеп, ниндидер монументалкалар ясап йөрергә. Ну, монументалка ул — син практически строитель дигән сүз. Авыр анда, цемент ташыйсың. Ә монда: утырасың рәхәт кенә өйдә, эшлисең.

Тә-әк, киттек шуннан менә бу бизнеска, портрет ясауга. Тагын шулай ук дустым белән фирма ясадык, тиз генә бизнес-план төзедек, маркетинг планы анда, заказчик эзләү — все, бетте-китте. Баштарак заказлар бик әз иде, без еле выживали диярлек. Но бик кызык иде, энтузиазм көчле иде.
ТАГЫН БЕР КЫЗЫК ТАРИХ — МИНЕМ «ЧӘЧРӘТҮ»ГӘ КИЛҮЕМ. В ОБЩЕМ, МИҢА ПУТИН ЯРДӘМ ИТТЕ. ШУЛ СТИЛЬНЫ ТАБАРГА.
Шундый гади генә портретлар эшли идем, андыйны теләсә кем ясый. «Ширпортреты» дип йөртәм мин аларны. Ну, ширпотреб бар бит, шундый начар гына әйберләр, общеупотребительный. Вот, «ширпортреты». Балачактан рәссам булырга хыялланганымны да оныттым, каядыр өскә үсүне дә… Эшләдем дә эшләдем, ашарга акча бармы — бар. Һәм шул җиткән. Шулай яшәдем, ахмак кебек.

Ә Путин Кырымны алды да теге юлы, әйеме... һәм нәрсәдер анда нефть бәясе төште, санкцияләр килде. Безнең акча ике тапкырга кимеде. Минем «ширпортрет»ларны алмый башладылар. Заказчиклар просто киселде. Ну, бөтен җирдә шулай булды инде ул. Тормышта кирәк булган беренче әйбер түгел бит инде сурәтләр. Мин уйга баттым, тә-ә-әк, нәрсә эшләргә хәзер. Эшкә урнашасы килми. No. Үземә ничектер сүз биргән идем — беркайчан да ялланып эшләмәскә, урнашмаска андый эшкә. Юк, ярамый, нидер уйлап табарга кирәк.

Һәм бер кыз белән таныштым, ул дизайнер иде. Мин дә дизайнер булып эшләдем берара. Но ул әйбәт дизайнер иде. Үзкарашлы. Ул рәсемнәремне күрде дә: «Отстой бит болар, — ди. — Синең портретлар — отстой. Алар башкаларныкыннан аерылмыйлар. Сиңа үз стилеңне табарга кирәк. Яңача кирәк, үзеңчә».

Ну, мин эзләнә башладым, дөньяда ниләр бар, нинди стильләр. Һәм миңа кайсы ошый. Җыйдым, җыйдым, җыйдым да… Кушкач, шундыйрак стиль килеп чыкты. Мин аны «брызгизм» дип атадым. Чәчрәтү стиле.
Акриллы буяу белән эшлим. Иң заманча буяу ул, тиз кибә чөнки. Май әкрен кибә. Ә миңа тиз кирәк: бер чәчрәтәм, ул кипкәч, икенче катын ясыйм. Рәсемнәр шундый катлы-катлы минем. Шуңа буяу тиз кибәргә тиеш.

— Нәрсә эзлисең син иҗатта? Һәм… сәнгатьтә яңарыш мөмкин кебекме сиңа?

— Нәрсә эзлим? Мин үземнең техниканы совершенствовать итәргә телим. Татарча бармы совершенствовать сүзе?

Камилләштерергә.

— Камилләштерергә, круто. Минем фикерләр бар, ясыйсым килгән әйберләр. Ләкин әле осталыгым җитеп бетми, үзем беләм. Уйлап куйган тирән мәдәни темалар бар. Әлегә мин аларга тотынмыйм. Бик күп эшлим, күп итеп портретлар ясыйм заказга. Акча да эшлим, берьюлы техниканы да үстерәм. Үзең өчен, тарих өчен эшләгәндә, бераз материаль подушка булса әйбәт. Андый иҗат бик сатылмый бит ул. Вот, подушка булса, рәхәтләнеп эшлисең аннары.

Бу сәнгать белән авыр, конечно, инде бөтен нәрсә ясап бетерелгән бугай. Бөтен стильләр уйлап табылган инде. Хәзер сәер якка китә башлады бу сәнгать. Живопись вообще үлгән диярлек. Ә Modern Art сәер якка китә башлады. Ну, кайсыдыр перфоманска мин, типа, «ммм, кызык» дип карарга мөмкин әле. Но Рембрандка караган кебек, «а-а-а» дип… эреп китеп… карый алмый. Просто эрисең бит, мәсәлән, Рембрандка анда, Веласкеска карап…

Ә менә боларга… Ну, күңелемә точно тими. Акыл белән ничектер аңларга була. Алар бит барысы да заумный шундый. Хәзерге сәнгать ул нисез… аннотациясез булмый. Менә шундый талмуд кирәк аны аңлар өчен.
АНДА ФИЛОСОФИЯ, ЗАМУТЫ, ЗАМУТЫ, ЗАМУТЫ… ХИС АША ГЫНА АҢЛАП БУЛМЫЙ БҮГЕНГЕ СӘНГАТЬНЕ. Ә МИН ШУЛАЙ ТЕЛИМ: КАРАП КЫНА ДА АҢЛАШЫЛСЫН УЛ, КҮҢЕЛГӘ ТӘЭСИР ИТСЕН. ШУЛАЙ ЯСАРГА ТЫРЫШАМ.
— Казанга күчәм дигән моментыңны хәтерлисеңме?

— О, мин шундый күп хыялландым ул турыда. Бервакыт эштәге кешеләр белән (ну, дуслар белән дияргә була) кафеда утырдык. Нидер эчтек анда, может пиводыр. Һәм мин әйтәм, китәргә кирәк моннан, китәргә кирәк, дим. Ну, практически бөтен кешедә шундый уй иде: китәргә кирәк Нефтеюганскидан. Мин Нефтеюганскида эшли идем ул вакытта. Һәм ничектер җиңел наркотиклар, как его... каннабис турында сүз китте. «Бераз сознанием ачылса, мин бит шундый якты күрәчәкмен, что мин монда БУЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ, что миңа китәргә кирәк. Шуңа мин аны кулланмыйм да», — дим.

Ну, бәләкәй шәһәр иде ул, үсәргә пространство юк иде анда. Публика юк иде.

Һәм мин күп уйладым, уйладым да, беркөнне җыенып, чыгып киттем.

Казанда үтешли генә булганым бар иде, бик күптән. Әле Универсиадага хәтле. Коточкыч иде әле Казан. Ул вакытта, теге, ошады дип әйтмәс идем. Ә бу килүдә мин, конечно, шаккаттым. 2015 ел иде.
Ну, мин все-таки уйлабрак күчтем. Ярар инде, шундый хыял хакына эшкә дә урнашам дидем. Һәм монда эш эзләдем Интернеттан. Дизайн буенча. Берничә урын таптым, языштым алар белән. Алар пробный эш бирделәр, мин ясадым. Ошаттылар да чакырдылар.

Ә... Эшкә урнашырга килгәндә, мин даже берничә рәсем алып килдем самолетта. Казан турында ясаган берничә рәсемем бар иде инде. «Татарочка». Син күрдеңме «Татарочка»ны? Шундый эталонный образ. Вот, аны ясаган идем, «Чаша»ны, тагын нәрсәдер, хәтерләмим. Нефтеюганскидан сөйләшеп куйган идем монда кем беләндер — күргәзмәгә куярга. Бер сборный күргәзмә. Һәм самолеттан туры күргәзмәгә киттем, аннары теге фирмага. Бәләкәй генә дизайнерская контора инде. Алар монда миллион.

Ике көн дусларда яшәдем, риелтор белән фатир таптым да кире Нефтеюганскига киттем.Тутырдым машинага бөтен әйберне. «Жигули» иде минем ул вакытта. Бөтенесен тутырдым менә, мольбертны да салдым, салонга — рәсемнәрне. Утырам шулай, бөтен җирдә әйбер минем. Кыш иде. Киттем Урал таулары аркылы. Бик ни, конечно, опасный сәяхәт булды. Шундый куркыныч. Бозлавык, зур фуралар. Машина ватылды. Коробка передач. Икенче һәм өченче передача. Мин беренчедән сразу дүртенчегә салып бардым. Вообще, кошмар. Ничек килеп җиттем мин?! Ну, хыял ич инде, тырыштым. Тормышны үзгәртү өчен, үземне табу өчен тырыштым. Анда күрми идем бит үземне.

Монда килгәч, миңа татар телен нитәргә… үстерергә кирәк иде. Мин бик начар сөйләшә идем. Бик начар. Эш янында кибет бар иде, шундагы сатучы апа белән сөйләшә башладым. Киләм дә и, тырышам: бирегез… миңа… анда нәрсәдер. Аннан соң энекәшне үземнең янга чакырадым. Ул Мәскәүдә яши иде. Мин әйтәм, әйдә Казанга, бөтен дөньяда иң шәп шәһәр. Вот, ул күчте.
БАРДЫК TIME CAFEГА. АНДА ТӨРЛЕ ТЕЛ КЛУБЛАРЫ БАР, ӘЙЕМЕ. ИСПАНЧА АНДА, ИНГЛИЗЧӘ, КҮП ИНДЕ. Ә МЕНӘ ТАТАРЧА ЮК. ЧТО ЗА ДЕЛА?
Шунда тагын бер кыз белән таныштык. Надия. И вот шуннан инде клуб барлыкка килә башлады. Әйдәгез, шундый ук татар теле клубы ясыйбыз монда, дидек. Сөйләшү клубы. «Татарча әйт» дип атадык. Мин логотип ясадым. Шуннан китте инде. Кунаклар килә башлады. Берсендә Зөләйха килгән иде. Таныштык та... Шуннан бирле бергә.

Зөләйха интеллигент гаиләдән, аның татар теле — идеальный. Мине дә каты тота. Гаиләдә гел татарча сөйләшәбез. Ярамый русча сөйләшергә. Бала да татарча гына ишетсен. Беренче теле татар булсын, аннары инде русчамы анда, инглизчәме, испанчамы. Ну, аңа ике ай гына әле конечно.

Әйе, бөтен нәрсә бар хәзер миндә — гаилә, иҗат, эш.

Монда минем дөнья не то что тулды, ул бөтенләй ташып чыкты. Мәгънә белән. Тормыш мәгънәсе белән. Мин шундый бәхетле, кошмар.

Интервью — Йолдыз МИңНУЛЛИНА
Фото — марина безматерных
Режиссёр Ильшат РӘхимбай
Оператор Руслан фӘхретдинов (ADEM MEDIA)