АНГЛИЯДӘ ҮЗЕБЕЗНЕҢ СОРАУ БИРӘ БЕЛМӘГӘНЕБЕЗНЕ, Ә ҖАВАП КАЙТАРЫРГА КҮНЕККӘНЕБЕЗНЕ АҢЛАДЫМ
РАМИЛӘ КӘРӘМУЛЛИНА
РАМИЛӘ КӘРӘМУЛЛИНА
АНГЛИЯДӘ ҮЗЕБЕЗНЕҢ СОРАУ БИРӘ БЕЛМӘГӘНЕБЕЗНЕ, Ә ҖАВАП КАЙТАРЫРГА КҮНЕККӘНЕБЕЗНЕ АҢЛАДЫМ

Рамилә Кәрәмуллина Түбән Камада туа, анда өч төрле мәктәптә белем ала, КФУда экономист белгечлегенә укый, икенче югары белеме – тәрҗемәче. 2009нчы елда «Алгарыш» программасы нигезендә Англиягә, University of Exeter'га укырга китә, Charles Stanley & Co Ltd инвестицияләр һәм EDF Energy энергетика компанияләрендә эшли, 2012нче елда Татарстанга кайта. ИҮА каршындагы ТР Үсеш Корпорациясендә финанс менеджеры, «Просто молоко» компаниясендә идарә итү хисабы җитәкчесе булып эшли, соңыннан үзенең Amaia натураль косметика брендын булдыра. «Анна Каренина» иммерсив шоуы өчен хуш исләр ясый.
Рамилә Кәрәмуллина Түбән Камада туа, анда өч төрле мәктәптә белем ала, КФУда экономист белгечлегенә укый, икенче югары белеме – тәрҗемәче. 2009нчы елда «Алгарыш» программасы нигезендә Англиягә, University of Exeter'га укырга китә, Charles Stanley & Co Ltd инвестицияләр һәм EDF Energy энергетика компанияләрендә эшли, 2012нче елда Татарстанга кайта. ИҮА каршындагы ТР Үсеш Корпорациясендә финанс менеджеры, «Просто молоко» компаниясендә идарә итү хисабы җитәкчесе булып эшли, соңыннан үзенең Amaia натураль косметика брендын булдыра. «Анна Каренина» иммерсив шоуы өчен хуш исләр ясый.


Мин Түбән Камада тудым, ниндидер академик нәрсәләр миңа җиңел бирелә иделәр: үзем укырга өйрәндем, мәктәптә дә яхшы укыдым, инглиз телен бик ошаттым. Аны өйрәнә башлаганчы ук инглизчә китаплар табып, шуларны укырга тырыша идем. Белмәгән хәрефләрне нинди дә булса үземнекеләренә алмаштырып, телне белгән төсле кыланып укый идем. Биш яшемдә бу.
Музыка һәм нәфис гимнастика белән дә шогыльләндем. Гимнастикада спорт остасына кандидат исемен алдым һәм теземне имгәттем. Бу психологик травма иде, чөнки... Менә Казанда 2-3 кызга бер тренер туры килә иде, ә безнең Түбән Камада 50 кызга берәү. Игътибар өчен көрәшергә кирәк. Әгәр башта гел призлы урыннар гына яулап килсәм, имгәнүдән соң мин артка тәгәрәп, игътибарны югалттым.
БУ БИК АВЫР, ХӘТТА ЭЛЕК ИРЕШКӘН УҢЫШЛАРЫҢА ДА КАРАМАСТАН, СИҢА ИНДЕ ӨМЕТ БАГЛАМЫЙ БАШЛЫЙЛЫР.
Гәрчә минем имгәнүем тренер аркасында булды, бу икеләтә күңел кайтаргыч.

Гимнастика – бик индивидуалистик спорт. Мәсәлән үземнең баламны командалы спорт төренә бирер идем. Кырда үзең генә, гел шәхси көндәшлек булганга, син шундый булып үсәсең дә.

Балалар бакчасында башта популяр булдым, яхшы тартылу-сузылу сәләтенә ия идем, тәрбиячеләр балаларга күнегүләр үткәрергә сорый торган булдылар. Мине барлык бию номерларына ала торган иделәр, төрле балалар бакчалары, мәктәпләр буйлап чыгыш ясап йөрдек. Соңыннан бер мәлне бөтенесе үсеп китте, ә мин кечкенә калдым.
КӘЧТҮМНӘР ЯРАМАГАЧ, НОМЕРЛАРГА ДА АЛМЫЙ БАШЛАДЫЛАР (КӨЛӘ).
Кара кучкы булганга, балачакта нигер дип йөрттеләр. Әнинең сипкелләре булганга, бизәнү янчыгында гел агарту кремнары бар иде. Үзе күрмәгәндә генә бөтен битемә шуларны сылый идем. Алар әлбәттә ярдәм итмәде, мин һаман кара кучкы булып кала бирдем (көлә).
Өч мәктәп алыштырдым. Аларны миңа тиешле белем бирү өчен әни сайлады: беренче ике мәктәп инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган булсалар, өченчесе - төгәл фәннәр белән бәйле технологик лицей иде. Һәр мәктәптә нүлдән башлап, барысын исбатларга, имиджыңны төзергә туры килде.

Ахыргы мәктәп искиткеч булды. Мәсәлән, хиппига охшаш көдрә чәчле биология укытучысы:
«ӘЙДӘГЕЗ БАШТА СЕЗДӘН КИТАП БУЕНЧА СОРЫЙМ ДА, АННАН СОҢ КҮПКӘ КЫЗЫКЛЫРАК ӘЙБЕРЛӘР БЕЛӘН ШОГЫЛЬЛӘНЕРБЕЗ»,-ДИЯ ИДЕ. СОҢЫННАН НӘРСӘГӘ ИТ АШАРГА КИРӘКМӘГӘНЛЕГЕН (УЛ ВЕГАН ИДЕ), ДИН ТУРЫНДА СӨЙЛИ ИДЕ.
Мин МФТИның читтән торып укыта торган мәктәбендә дүрт ел укып, шул университетка керергә ныклап әзерләндем. Керү вакыты җиткәч әни: «Җибәрәме – юкмы белмим, тик Мәскәүгә китү турында әтиең белән сөйләш»,-диде. Әти җибәрмәде. Бер яктан кәефем төшсә дә, икенче яктан анда керүнең кыен икәнен аңлый идем, шуңа имтиханнар белән бимазаланып ятасы булмаганын белгәч, җиңеллек кичердем.

Университетка апам юлы буенча экономика юнәлешенә киттем. Ул вакытта үземне бала кебек хис иттем, күңелгә нәрсә якын икәнен тояр өчен җитәрлек мәгълүматым да юк иде. Институтта миңа мәктәпкә караганда күпкә җиңелрәк булды. Яхшы укый белдем (моны осталыкка саныйм), барысы да кызык иде.

Параллель рәвештә тәрҗемәче булырга икенче югары белем алдым. Шул вакытта телне белү һәм тәрҗемә итүнең икесе ике төрле әйбер икәнен аңладым.
УНИВЕРСИТЕТ БИНАСЫНА ИКЕ ҖИРДӘН КЕРЕП БУЛА ИДЕ: ҮЗӘК БАСКЫЧ – АВТОБУСТА КИЛГӘННӘР ӨЧЕН, АРТКЫ ЯК – МАШИНАЛАРДА КИЛҮЧЕЛӘРГӘ. ҮЗЕНӘ КҮРӘ ШУНДЫЙ МАСАЮ ЯРМИНКӘСЕ.
Кем нинди машинадан чыга, кемнең нинди түфли үкчәсе, чәче. Ә мин Түбән Каманыкы бит инде, шулай җәмгыятьтә үз урыныңны табарга маташу кызык иде.

Ничек киенүеңә карап, укытучылар билгеле бер нәтиҗә ясый иделәр. Мәсәлән, мин дә матур киенәсе килгәнлектән, макияж сөртеп, биек үкчәле түфлиләрдә килә идем. Сәясәт белеме укытучысы минем турыда башта стереотиплы нәтиҗә чыгарган иде, ә аннан соң ул предметта нидер чамалаганымны аңлап алды. Ул курсны тәмамлап «бишле» алгач, очрашып йөргән егет белән коридорда басып торганны күреп килде дә: «Менә Рамилә үзендә акылны да, чибәрлекне дә берләштерә алган үзенчәлекле кыз»,-дип әйтеп китеп барды (көлә).
Безне һәр 2 ел саен аралаштыра иделәр, бу бик сәер күренеш, чөнки хәзер бергә укыганнарны очратам да, хәтта алар белән кайчан укыганымны хәтеләмим.

Бишенче курста «Алгарыш» программасы турында белеп алдым да, әзерләнергә керештем. Икенче югары белем алганда бер кыз белән таныштым һәм без Лондонга барып IELTS имтиханын тапшырырга ниятләдек. Бер айга киттек. Әлбәттә инде Лондонның яхшы клубларында күңел ачтык. Таныклык алганчы әле тагын ничәне йота алганыбызны санадык. Мин 6.0гә тапшырдым, әңгәмәдән соң «Алгарыш» комиссиясендә бөтен кеше дә Эксетерга бара диделәр. Шунда киттем. Халык санына карасаң, ул - Түбән Камадан да кечерәк булган шәһәр.

Аңа хәтле мәктәп елларында Англиядә булганым бар иде инде, миңа 16 иде, әти-әни бер айга укырга җибәрделәр.
АНГЛИЯДӘ КАЗАНДА АЛГАН БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНЕҢ БЕР ДӘ КИМ БУЛМАГАНЫН АҢЛАДЫМ. НӘРСӘНЕДЕР БИРЕП БЕТЕРМӘГӘННӘР ДИГӘН ТОЙГЫ ЮК ИДЕ. ЛӘКИН БЕР АЕРМА... БЕЗ СОРАУ БИРӘ БЕЛМИБЕЗ, ҖАВАП БИРЕРГӘ КҮНЕККӘН.
Ә Англиядә болай: сиңа хезмәт күрсәтәләр икән, димәк сорарга хакың бар, укытучы шул сорауларны көтә.

Күпчелек анда укыган өчен акча түләсә, минем өчен бу маҗара бушка булды. Бер егет: «Мин Эксетерда лордлар гына булыр дип уйлаган идем, ә монда бөтен җирдә кытайлар»,-дия иде. Шаяртканы аңлашыла да, әмма һәрбер шаяруда дигәндәй...

Мәдәни үзенчәлекләре бик кызыклы.
МӘСӘЛӘН РУСЛАР РУСЛАРНЫ ЯРАТМЫЙ, Ә КЫТАЙЛАР, КИРЕСЕНЧӘ, БӨТЕНЕСЕ БЕРГӘ ЙӨРИЛӘР.
Ә анда буа буарлык драматик тарих: гадәттә кытайлар, акча җыеп, бердәнбер балаларын укырга кертәләр, ә ул аңа бөтенләй туры килми, бала музыка белән шогыльләнергә хыяллана.

Тулай торакта тордым, алты бүлмәгә бер аш бүлмәсе туры килә иде, шулай итеп мин һәм биш кытай кызы идек. Берсе, мәсәлән, чәчен тарый белми иде, чөнки өендә бу эшне махсус хезмәтче башкарган. Беренче айны бу көн саен чәчтарашка йөрде, аннан соң, отышлырак булсынга, ата-анасы хезмәтчеләрен җибәрде дә, алар бергә тордылар (көлә).
Брендларга акча җәлләмәсәләр дә, кер юуда кысмыр иделәр: берсе кыяр белән битлек ясап чыккан килеш гел аш бүлмәсендә табакта кер юды.

Даниядән булган күрше дус кызы бар иде. Сөйләвенчә, төнлә моның диварына кемдер дөмбердәтә икән. Соңыннан ачыкланганча, кытай кызы үзе белән дус кызын да яшәргә керткән дә, тегесе өстәлдә ди (көлә).

Мин калырга планлаштырмадым. Каласы булганнар инде Яңа елга чаклы ук барлык эшлисе килгән җирләренә резюмелар җибәрәләр. Бөтенесенең дә үзенә яхшы эш табасы килү теләге дулкынында мин дә калырга булдым. Тик бу апрель иде, ә курс майда бетә. Мин дә резюмелар җибәрә башладым.

Тәҗрибәсез булганда, эш табу бик кыен. Эш тәкъдим итүчеләр дә эре югары уку йортын тәмамлаучыларны өстенрәк күрә. Шул вакытта: «Нигә мин икенче университет сайламыйча, шундук Эксетерга киттем икән?»,-дип уйладым.
Һәр югары уку йортының карьера үзәге бар. Анда баргач, безнең факультет студентларына венчур финанс фонды өчен оештырылучы очрашуларга керү мөмкинлеге барлыгын әйттеләр, ягъни анда студентлар юк, ә профессионаллар гына. «Шул очрашуларга йөреп кара»,-диделәр. Ул нетворкинг кебек инде. Анда финанс компанияләрдән килгән картлар монда ни эшләп йөрүем белән кызыксындылар. Университет бетерүемне, эш эзләвемне әйттем. Берсе визиткасын калдыргач, шуңа яздым, аннан әңгәмәгә чакырдылар. Бу Эксетердагы олы булмаган инвестицион компания иде. Башлангычка ярыйсы гына дип уйладым.

Аннан виза белән проблемалар туды. Татарстанга кайтырга кирәк булды, читен иде, чөнки Англиядә мөнәсәбәтләр дә корырга өлгердем. Нишләргә дип уйладым. Мин эшләгән инвестицион компаниядә көтеп тормаячакларын әйттеләр.

Товарларын Рәсәй, Украина, Белорус, Казахстан базарына сата алырлык хезмәткәр кирәк булган компанияне таптым. Алар: «Сезне Лондонда көтәбез»,-дип яздылар. Бу хыялдагы эш түгел иде әлбәттә. Бәлки шуңа да Лондондагы финаль әңгәмәм уңышсыз узгандыр.

Кирәкмәгәнлек, югалганлык хисе үзәккә үтә икән. Анда мин дусларда да түгел, ә дусларның дусларында ниндидер кечкенә бүлмәдә тукталдым. Эксетерга барырга булдым, анда әле тукталыр урын бар иде. Андагы базарда көндәшлек көчле, шуңа күрә хәтта югары белеме булган кайсыдыр танышым KFC'га эшкә урнашты мәҗбүр булды.

Англиядә офисы булган француз компаниясен таптым, аларга колл-үзәккә даими хезмәткәрләр кирәк иде. Шул вакыттан бирле телефоннан сөйләшкәндә үземне бик җиңел тотам. Ике айдан соң менеджерлар бүлегенә күчерделәр. Түләргә мөмкинлек туганлыктан, бүлмә яллап тора башладым.

Ул эштәге хезмәттәшләр бер-берсе белән сөйләшсәләр дә, минем белән аралашмый торган иделәр. Алар барысы да инглиз, миннән берничә яшькә олы. Бөтен әйберне тиз эшләп бетергәнгә, эштә бик күңелсез булды, ә интернет аша бары тик BBC'ны гына карап була иде – барлык яңалыкларны белеп бардым, баш күтәрми кулинар шоулар карадым – болар минем бердәнбер күңел ачу ысулы булдыдар.

Нейропсихология өлкәсендә PHD эшләүче егет белән очрашканлыктан, аның ничек яшәвен, ничек укуын күреп яшәдем.
АНГЛИЯДӘ ҺӘМ ГОМУМӘН ЧИТ ИЛЛӘРДӘ АКАДЕМИК ӨЛКӘ БЕЗНЕКЕННӘН БИК НЫК АЕРЫЛА, АНДА АКАДЕМИК БУЛУ АБРУЙЛЫ САНАЛА: ЭШ СӘГАТЬЛӘРЕҢ ӘЗРӘК, ИРЕКЛЕ ГРАФИК, КҮПТӨРЛЕ ЛЬГОТАЛАР, САЛЫМ ТҮЛӘМИСЕҢ.
Боларның барысын якыннан күреп-белгәч: «Ә нишләп әле миңа да шулай эшләп карамаска?»,-дигән фикер туды. Стипендияләр эзли башладым, резюмелар җибәрдем. Тик болай гына гаризалар җибәрү беркая да илтмәячәген, ниндидер икенче төрле юл белән барырга кирәклеген аңладым. Аннан чиктәш тармакларда эшләүче фәнни хезмәткәрләргә: «Әгәр мин сездә берәр тикшеренү эше белән шогыльләнсәм, бу сезгә кызыклы булыр идеме?» дигәнрәк мәйллар юллый башладым.
Ул вакытта финанс һәм менеджмент белән бәйле тема кызыксындыра иде. Лондоннан: «Әйе, кызыклы, кил»,-дигән җавап килде. Бары тик тикшеренүгә бәйле тәкъдим генә язасы калды.

Һәм шулай килеп чыкты ки, ул вакытта миндә шеш табылып, операция ясарга кирәклеге билгеле булды. Хастаханәдә моның үтә җитди ысуллар белән генә эшләп булачагын әйттеләр. Бу операцияне башкача итеп тагын кайда ясый алуларын белешә башладым. Соңыннан бу эшкә әти-әнине дә катыштырдым, операциягә дип әни белән Израильгә киттек. Гаилә җитми иде диимме соң.

Ул вакытта апаның кече кызы туды, ул: «Әле олысы хәтерли, ә менә кечкенәсе гомумән танымаячак, чөнки бөтенләй сине күргәне юк, яки бездә бик рәхәт, әнә әти анда пылау әзерләде, син генә җитмисең»,-дия иде. Болар барысы да минем халәткә йогынты ясадылар.
ИСКИТКЕЧ БЕЛЕМЕҢ БУЛА ТОРЫП, КОЛЛ-ҮЗӘКТӘ ЭШЛӘҮ ӘЛЛӘ НИЧЕК. КӨН САЕН ҮЗЕҢНӘН: «НИШЛИМ СОҢ МИН МОНДА»,-ДИП СОРЫЙСЫҢ.
Аннан соң тикшеренүгә бәйле уңай җавап килде, бу - елына 20 мең фунт стипендия бирелә торган бушка уку иде. Анда да шулай ук шәп укытучылар, күренекле фән эшлеклеләре укытты. Мәсәлән лекция укырга Нобель лауреаты - Даниэль Канемән килде. Яки ниндидер күк кешеседәй тоелган Скотт Шейн килеп, бер ай дәвамында курс алып барды. Ягъни ул академик өлкәдә барысы да бер-берсен беләләр. Син бу яшкә яңа гына керешәсеңме яки Нобель лауреатымы – мөһим түгел.

Ләкин бер мәлне миндә моңа кызыксыну югалды, бу системадан күңелем кайтты. Чөнки эчтән ничек урнашканын аңладым. Курсташлар (күп түгел идек, 10 кеше) фәнни журналларда басылдылар, гел конференцияләргә очтылар, гомумән, кая таба хәрәкәтләнүләрен аңлап эш иттеләр. Ә мин бу тармакка уңышлы гына килеп эләксәм дә, алга таба ни эшләргә кирәк икәнен аңламый идем. Бер карасаң ниндидер компаниягә барырга кирәк кебек, һәм анда миңа мәгълүматлар базасы биреләчәк ди, ләкин ул мәгълүматлар базасы белән ни эшләргә кирәген аңламадым.

Гел нәрсәдер эшләп өлгермәмен яки инде өлгермәгәнмен кебек, гомумән, фәнни эшем беркемгә дә кирәк түгел дигән тойгы бар иде. Хезмәттәшләреңнән башка беркем дә укымый торган язмалар эшләү... Бәлки меңләгән эшеңнен берсе алга китешле булып, нидер үзгәртә дә алыр алуын.
ШУШЫ БАРЛЫК АКАДЕМИК ДӨНЬЯ МИНЕМ ӨЧЕН НИНДИДЕР ФАНТАЗИЯ БУЛДЫ, ЯГЪНИ ЧЫНБАРЛЫК БЕЛӘН ЭЛЕМТӘНЕ ЮГАЛТТЫМ.
Кризис чорыма да туры килде - чит илдә яшәү кризисы. Әйе, ниндидер дусларым бар иде, кемдер Эксетерда калды, кемдер туган иленә кайтып китте, яңалары барлыкка килде, тик алар Казандагы дуслар кебек түгел иделәр.

Англиядә һәр аралашу өстән-өстән генә. Бергә укыйсыз икән – уку буенча, бергә яшәсәгез – ял көннәрендә бергәләп кая барырга, кая сәяхәт итәргә кебек гади темаларга сөйләшү.
АНГЛИЯДӘ: «ӘХ, НАЧАР ӘЛЕ БАРЫСЫ ДА»,-ДИП ҖИЛКӘСЕНӘ БАШНЫ САЛЫРЛЫК ДУСТЫМ БУЛМАДЫ.
Рәсәйдән Англиягә бергә укырга килгән кыз гомумән дә исәнләшми башлады.

Эксетерда университет тирәсеннән булмаган җирле кешеләр белән аралашасы килмәде, чөнки алар, белмим инде... ак кроссовкиларда, татуировкалар белән, еш кына 18 яшьтә яки иртәрәк бала табып, пособиегә яшәүчеләр. Эксетер тулаем алганда шундый татуировкалы инде. Менә шул.

Каникул вакытында Яңа елга дип Рәсәйгә кайттым. Гадәттә Рәсәйгә шулай кайту ошый, ләкин гел кирегә тарта иде. Ә бусында кайттым да, кирегә тартмады, рәхәт иде. Түбән Камага кайткач, барлык вакытны гаилә белән үткәрдек, барысы да шәп үтте. Аннан әти Казанга аэропортка озата килде, ә мин - елыйм.
БЕРКАЙЧАН ДА КИТКӘНДӘ ЕЛАГАНЫМ ЮК ИДЕ. МӘСКӘҮГӘ КИЛДЕМ – ЕЛЫЙМ, ИНДЕ ЛОНДОНГА КИЛГӘЧ: «ЯРАР, ХӘЗЕР АЭРОПОРТТАН ЧЫГАМ ДА, ШӘҺӘРНЕ КҮРГӘЧ, БАРЫСЫ ҮТӘР!»,-ДИМ, ТИК УРАМГА ЧЫГУЫМ БУЛА - ЕЛЫЙМ.
Барысы да ошамый, моны ничек аңлатырга белмим. Үземә бер ай вакыт бирергә булдым. Әгәр дә бер айдан соң да елап йөрсәм, төенчегемне төйним дә китәм дидем. Бер ай үтте – үзгәреш юк, ике ай – берни үзгәрмәде... Академ алдым да, әйберләремне җыеп кайтып киттем.
Казанга киттем, бу 2012нче ел иде. Депрессиянең 2нче төр циклы башланды. Эшкә урнашканда барлык әңгәмәләрдә: «Ә нигә мондый белемең белән Англиядә калмадың? Нигә PHD'ны ташладың?» ише сораулар бирделәр.

Бөтенесе мине көндәш итеп күреп: «Сиңа бездә кызык булмаячак бит, монда шул бертөрле эш инде»,- дия иделәр. Һәм монда мине гомумән көтмәгәннәрен аңладым.

Дүрт айдан соң Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгында вакансия таптым. Аларның Smart Сity проектына яңа, яшь коллектив җыелды, җитәкчебез дә бик прогрессив кеше иде. Эшләргә уңайлы иде, анда минем тел белүем дә, укыганымның да кирәге чыкты, кыскасы барысы да шәп булды.
Аннан бу проектны туктаттылар. Күпме вакытыңны, энергияңне беркайчанда булмас, яки инде син теләгәнчә булмаячак нәрсәгә сарыф итү күңелне кайтарды.

Аннан соң мин «Просто молоко» компаниясендә эшләдем. Анда идарә итү хисабын җитәкләдем. Ошый иде. Хәзер дә саннар белән эшләү ошый, кызыклы ич. Бары тик бер мәлне мин туклану турында уйланып, веганга әйләндем. Ягъни этик уйлануларым мине бераз җәфалый иде.

Миңа бәлки күбрәк ирек кирәк булгандыр, ул дәвердә күп сәяхәт иттем: һәрбер отпуск, каникулда чит илгә китә идем.

2015тә эксперимент рәвешендә генә крем ясап карадым, чөнки кибеттә андыйны таба алмадым. Барысы да тире рагы турындагы мәкаләгә юлыккач башланды. Уйлап карасаң, кояштан саклау чаралары ул чирдән сакларга тиешләр, ә фактта статистика күрсәткәнчә, авыручылар саны тагы да арткан. Ул кремнарда булган ингредиентлар тире өчен кояшка караганда зарарлырак булуы һәм рак тудыруы турында тикшеренү эшләрен укый башладым.

Косметологиядә металларның оксидлары еш кына тире аша үтә алырдай нанокисәкчәләргә кадәр ваклана. Ауропада җитештерүче кремның составын күрсәтергә тиеш, наномы ул яки нано түгелме. Ә Рәсәйдә бу мәҗбүри түгел. Әгәр дә металлар тәнгә үтеп керсәләр, организмда җыелып рак китереп чыгарырга мөмкиннәр. Хатын-кызларда еш очраучы сөт бизе рагына нәкъ менә дезодорантларда кулланыла торган алюминий тозлары сәбәпче.
Ул вакытта Инстаграмда, ялгышмасам,10 мең язылучым бар иде. Крем әзерләгәч, моны Инстаграмга куерга булдым. Сату максатыннан түгел, аны үзем белән Һиндстанга алып барып, тәнемне кояш нурларында яндырмаганым белән горурлана идем. Анда әти-әни белән идек, апаның кече кызы да барды. Бөтенебез шул кремны сылап, матур һәм тигез итеп кызындык. Инстаграмдагы бу постка җавап итеп бөтенесе: «Ә сатып алырга мөмкинме?»,-дип яза башлады. Ә мин: «Сатып алырга, ничек инде?»,-дип гаҗәпкә калдым.

Шулвакыт миндә кояштан саклаучы крем ясый алганмын икән, димәк бүтән нәрсә дә эшли алам, дигән фикер туды. Ә әни: «Әйдә кечкенә генә партия әзерлә дә, Түбән Камага алып кайт»,- диде. Кайтуым булды, әни туганнар, танышлары буйлап алып китте. Мин анда оялудан кызарып беттем, ә ул: «менә дигән крем, әйдә ал»,-дип сатып алырга өндәп йөрде.

Соңыннан: «О, бу искиткеч!»,-дигән бәяләмәләр әйтә башладылар. Алар арасында La Mer белән беррәттән, минем косметиканы да кулланучы хатын кыз бар иде. Шул: «Рамилә, мин күп нәрсә сөртеп карадым, әмма тиренең мондый нәрсә кичергәне юк иде әле»,-ди. Бу миндә үземә ышаныч уятты. Мин «Просто молоко»да эшләүне дәвам иттем, тик эшләгән барлык акчамны үзем ясаган косметика сертификациясенә тота идем.
ЗАКАЗЛАРНЫ ҮЗЕМ БЕЛӘН ЭШКӘ АЛА ТОРГАН БУЛДЫМ, КЛИЕНТЛАРЫМ АЛАРНЫ АЛЫРГА ДИП КӘТТӘ МАШИНАЛАРДА «ПРОСТО МОЛОКО»ГА КИЛӘ ИДЕЛӘР. ХӘТТА САКЧЫЛАР ДА МИНЕМ НӘРСӘ САТУЫМ БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНЫРГА ТОТЫНДЫЛАР. АННАН АЛАРНЫҢ ХАТЫННАРЫ МИНЕМ КОСМЕТИКАНЫ САТЫП АЛА БАШЛАДЫ (КӨЛӘ).
Бераздан мин «Просто молоко»дан киттем дә, бары тик үземнең бренд белән генә шогыльләнә башладым. Аны Amaia дип атадым. Япончадан «төнге яңгыр» дип тәрҗемә ителә.

Иң катлаулысы – эшкә кагылганны шәхсидән аера алмау. Моңа эшемне төгәлләдем дә, өйгә кайтып сүндем дип карап булмый. Бу бер үк вакытта катлаулылык та, олы плюс та. Яраткан эшеңне тапсаң, бер көн дә эшләмәссең дип әйтәләр бит әле. Бу чыннан да шулай икән. Ошаган әйберең белән шогыльләнгәндә ирек тоясың.

Клиентларым белән инде биш ел бергә, алар үз-үзләрен яратырга, тиреләрен кабул итәргә өйрәнделәр һәм үзләре өчен моның нәрсә икәнен язгалап торалар. Миңа шул канатлар куя да инде.
КАЗАННЫ ХӘЗЕР ҮЗЕМНЕҢ ШӘҺӘРЕМ ИТЕП ТОЯМ. БЕЛМИМ ИНДЕ, ӘЙТЕРСЕҢ ЛӘ МИН МОНДА ХУҖАБИКӘ.
Мин «Анна Каренина» иммерсив шоуының барлык геройлары һәм локацияләре өчен хуш исләр ясадым, аннан соң Enter белән «мунча», «татар чәе», «чәк-чәк», «Әлмәт нефте», «Сабантуй», «Татарстан белән хушлашкандагы күз яшьләре» кебек Татарстанның хуш исләр сериясен булдырдык.

Хәзер Тула өлкәсе губернаторы белән берлектә Пушкин, Толстой һәм башка әдәби темаларга багышланган әсәрләр буенча хуш исләр ясыйбыз.

Наталия Фишман-Бекмамбетова белән яңа ел бүләкләре әзерлибез. Гомумән, корпоратив бүләкләр темасы бик актуаль. Бигрәк тә хуш исле бүләкләр. Казанда да модага кергән брендлар кызыксыну белдерә. Аmaia проекты үзе дә таныла бара. Әйтик, Татарстанда гына түгел, чөнки заказларның утыз проценты бөтен Рәсәй буйлап таратыла.
Мәсәлән хәзер якын дус кызым Лондонда яши, ә аңа тикле Алманиядә яшәде. Лондонда фатир алырга уйлыйм ди, ә анда фатир сатып алып булмый. Ягъни була, тик ул йөз елга гына бирелә. Тик син йөз елдан артык яши алмыйсың бит, миллион фунтка фатир алсаң да, балаларыңа калмаячак.

Турист булсаң Лондон бик матур шәһәр, ә яши башлагач... Белмим инде, һәрбер шәһәр синеке була аладыр мөгаен, бары тик мин анда булганда үземне олы, шәп, матур шәһәрдә еш кына кечкенә һәм ялгыз итеп тоя идем. Казанга кайткач та, берникадәр вакыт ялгызлык кичердем, ләкин соңыннан ул кабат минем шәһәргә әверелде. Менә шулай.

Интервью — Альбина закируллина
Фото — марина безматерных
Режиссёр Ильшат Рахимбай
Оператор нуршат асхадуллин