— Сиңа Казанда уңайлымы хәзер? Сәйях кан бүтән шәһәрләргә тартмыймы?
— Мин белмим каян татарларга килде бу әйбер, ләкин без, дөресен әйткәндә, җирле халык. Юк, әлбәттә, башка кешеләргә әйткәндә, мин әйтәм: менә без, номадлар, бөтен Җир шары безнең аяк астында торган, әйе. Синең өчен исә чынбарлык.
Ну, минем өчен күп нәрсә үзгәрде. Ну, мәсәлән, элек мин үземне шундый җәдидче кебек хис итә идем, менә без Аврупага тартылырга тиеш. Ә соңгы вакытларда миңа күбрәк борынгы тарих, элек нәрсә булганы кызык. Бу бөтен кешедә дә сизелә. Йолдыз (Йолдыз Миңнуллина — шагыйрь — «Кайтам») юкка гына теге «Өтүкән»не язмаган бит инде. Каядыр шул якка барыбыз да барабыз кебек.
Күп эштә Казан элеккеге булып катып калды. Мин күчтем мартта, шундый салкын мартлар, мин чыгам метродан, һәм мине милиционер туктата сакалым өчен: ориентировка по бородатым, ди. Мин әйтәм: сез вообще, бу бит Казан, монда яртысы бородатый. Петербургта мин сакал белән йөрдем, беркем дә туктатмады, ә монда, тыныч Казанымда, вот шулай.
Икенче яктан, мин Казанга күчкәч, мин аны чынлап та ярата башладым, чөнки мин аны өйрәнә башладым, аңа соклана башладым, аның тарихына.
Менә бер яктан, сине барсы да белә монда, име, ләкин мин монда әле дә ниндидер үсеш мөмкинлекләрен күрәм кебек. Һәм шәһәр дә яңадан ачыла да ачыла бара.
Мин хәзер Татар бистәсендә яшим, Тукай урамында, минем ишегалдымда Гөбәйдуллин йорты, монда минем элекке Тукай исемендәге кинотеатры, Айтугановлар йорты, Юныс мәйданы… Башны уңга борсаң, анда Мәрҗәни мәчете. Ничектер үз урынымда кебек мин.
Ну, бар бит уйлар: менә монысын сүттеләр, беркем дә аңламый мине монда, китәм, анда, Канадага. Минем дә андый уйлар бар кайвакыт, мин аларны табигый дип табам. Кирәк булса, китә дә алырмын.