БАШТАН УК ШУНДЫЙ НЫК УСТАНОВКА БАР ИДЕ МИНЕМ — КИРЕ КАЙТЫРГА
НУРБӘК БАТУЛЛА
НУРБӘК БАТУЛЛА
БАШТАН УК ШУНДЫЙ НЫК УСТАНОВКА БАР ИДЕ МИНЕМ — КИРЕ КАЙТЫРГА

Нурбәк Санкт-Петербургка татар балетмейстеры булып кайтам дип киткән иде. Ләкин сәнгатькә карашы үзгәреп, ул Театр сәнгате академиясен тәмамлап кайтты. Казан хореография училищесында укытты, Кариев театры хореографы булып эшләде, «Әлиф» иҗат берләшмәсе белән Татарстанга «Алтын битлек» алып кайтты. Һәм хәзер үзенең беренче остаханәсен җыя.
Нурбәк Санкт-Петербургка татар балетмейстеры булып кайтам дип киткән иде. Ләкин сәнгатькә карашы үзгәреп, ул Театр сәнгате академиясен тәмамлап кайтты. Казан хореография училищесында укытты, Кариев театры хореографы булып эшләде, «Әлиф» иҗат берләшмәсе белән Татарстанга «Алтын битлек» алып кайтты. Һәм хәзер үзенең беренче остаханәсен җыя.


Петербургка киткәннән бирле Казанга балетмейстер булып кайтырмын дип уйладым. Һәм, әлбәттә, училищега укытырга кайтырмын дип. Беренче көннән бирле шулай хыялландым.

Ниндидер яңа белем ачылуга, шундук аны училищега алып кайтасым килә иде. Безнең училище болай да әйбәт, ә аңа яңа белемнәр алып кайтсаң, ул тагын да әйбәтрәк булачак бит, дип уйлый идем. Аннан соң инде бөтенләй профессияне алыштырдым, ләкин училищега кайту теләгем барыбер кимемәде, киресенчә, арта барды, чөнки… бик күп яңа ысуллар, яңа техникалар ачылды.
Минем беренче остаханәм иде ул — хореография училищесы. Сөйләшкәндә еш кына Петербургны искә алган кебек, гомерем буе мин Казан училищесын да искә алам, чөнки сигез ел буе мин анда укыдым. Без бик тыгыз укыдык, иртәдән кичкә хәтле. Ул миңа һөнәр биргән уку җире. Һәм мин аңа рәхмәтле. Ул мине биергә өйрәтте, профессия бирде.

Бүген, әйтик, чит илгә чыгарга мөмкинлегем булмаса, һәм улым бию һөнәрен сайласа, мин аны кая бирер идем дип уйлыйм. Мин, мәсәлән, хыялланыр идем, сигез ел ук булмаса да, бәлки дүрт елга, шунда бирергә. Анда эшләргә өйрәтәләр. Көн саен бер үк әйберне эшлисең килеп. Хезмәткә өйрәнәсең. Драма актерларына... кайберләренә... җитми ул — менә шул установка. Ә балет биючесендә бар: нинди халәттә булса да, ул килеп, тренажын эшли. Махмырдан булса да, авыртса да. Башында шул установка бар чөнки. Просто теш чистарткан кебек ул аның өчен. Баштарак, балачакта, бәлки, ихтыяр көче кирәк булгандыр аңа, йә берәр кешенең мотивациясе, йә кычкыруы педагогның... Ә аннан соң сеңә инде ул, ун-унбер яшьтән унсигез яшькә — самый формалашкан вакытта — ат кебек эшләргә күнегәсең.
Аңлы рәвештә сайланамы ул юл — 10-11 яшьтә?

— Ну, кызларда ниндидер шундый мощный архетип бар. Менә балерина буласы килә и все. Андыйны мин еш очратам. Ә егетләрдә инде... Йә әнисе әйткән барырга... Йә әтисе...

Юк, ну, минем очракта ул ничектер, теге... бик йомшак вариант булды... Без балетка йөри идек. Нуриевский фестивальда бер-ике балет булса да карарга тиеш идек... вот шундый странный… кагыйдә. Шаляпинскийда бер-ике опера булса да... Ара-тирә бара идек инде, бүрекләрне киеп, шундый... торжественный халәттә. Антрактта оркестровая ямага килеп, әти: «менә бу — кларнет, бу — фәлән», — дип сөйли иде. Тамаша вакытында сюжетын аңлатып бара: «Менә ул гашыйк булган, фәлән булган»... Ну, то есть как бы... скучать итеп утырмыйсың анда. Алдан әзерли инде: «Кем әле «Жизель»ның композиторы»? — дип. Дөрес җавап бирсәң, уже горурланасың. Менә шундый ниндидер... приемнар, име… кулланган әти.

Бу теге, ну, супер вариант. Cирәк була торган. Ничектер аңлатып, мотивировать итеп… «Нуриев! Даһи булган! Утрау сатып алган, балет биеп, — как бы. — Менә ул... реформа ясаган балетка»! Нуриев турында сөйләү генә дә инде бик илһамландыра иде: «Ул унсигез яшьтән кергән»! Мин бер елга соңарып кердем училищега. Ну, әйтик, кешеләр 10 яшьтә керсә, мин 11дә кердем. Ә Нуриев 18дә генә. Бик күп эшләп. Ну, фотоларын карыйсың инде аннан соң. Нидидер мощный мотивация бар иде миндә. Бер яктан.
Икенче яктан, бишенче сыйныфта әйтә миңа әти, сиңа һөнәр сайларга кирәк инде, ди. Һөнәр сайларга вакыт, ди. Ипилек һөнәрең булырга тиеш...
Ну, әти олы яшьтә булгангадыр инде, видимо... кинәт үлеп китүем бар дип уйлаганмы... Аның вот беренче баш бәласы шул иде: ипилек һөнәрем булсын минем. Ну, как бы... биюче ничек булса да, банкетта биеп булса да, тамагын туйдыра ала дип тоелгандыр. Һәм менә бишенче сыйныфта әйтә кинәт: «Улым, менә хәзер ике вариант бар, — ди. — Яки хәзер училищега керәсең. Барып карыйбыз, белешеп. (Причем, ул октябрьда — шундый тоже... импульсивный то есть, әйеме, әти — бер ел да бер айга соңарып. Үзе соң белгәндер инде.) Яки, ике елдан соң диме, Татар-төрек лицеена… укырга керәсең».
Лицей ачылган вакытларда әти үзе дә анда укытып йөргән кеше. Шуңа ул системага да минем ниндидер мотивация бар иде. Минем өчен хәлиткеч момент булды — төрек лицеенда егетләрнең аерым, кызларның аерым укуы. Ни өчендер, бик мөһим иде миңа кызлар булуы. Ну, чынлап. Шуңа күрә мин балетны сайладым. Интуитивно... Минем темперамент, теге, озаклап дәрес хәзерли торган, телләр өйрәнә торган түгел инде… Ә балетта — хәрәкәт. Арасында хулиганить итеп тә аласың.

Һәм кызлар да. Бишенче сыйныфта бер гади биюгә... «Суворовцы» дигән бию бар иде. Мин гашыйк булган кыз белән бергә куялар иде безне шул биюгә. Ну, мин просто ләззәтләнә идем инде. Күземне аннан алалмыйча. Һәм мине мактыйлар иде: «Вот, карагыз, партнерша белән ничек йөрергә кирәк», — дип. Ә мин... Ну, чынлап гашыйк идем аңа. Калганнар хәрәкәт турында уйлап бара, ә мин просто күземне алалмыйм...

Хулиганлык ягыннан да — совсем, теге... дикий идем инде мин. Ул яктан тормыштагы иң зур йогынты «Сәләт»тә (җәйге уку-укыту аланнары) булгандыр. Ну, беренчедән, татар мохите. Икенчедән, Тимур (Тимур Сөләйманов — бүгенге көндә ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары) белән таныштык та, и шул поворотный момент булды. Шул каникулдан кайткач, мин инде бөтенләй башкача укый башладым. Гомумбелем дәресләрендә дә, биюдә дә. Ничектер, Тимур мисалында мин яхшы укып та, нормальный егет булып булганын аңладым. Элек алар, теге... икесе ике нәрсә иде. Яхшы укыган егетләр бераз ненормальный дигән сыман. Тимур дисциплинага өйрәтте диимме. Ул бит үзе шук булса да, аны урынлы эшли белә.

Хотя тагын бер сөйләшү минем истә, иртәрәк әле. Надир Баһавиев (ракеталар төзүче, Bagaveev Corporation компаниясенә нигез салучы. Америкада яши) белән сөйләшкәндә. Ул үзен даһи саный иде бит инде, ул вакытта ук.
ДАҺИ, ДАҺИЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ. «Ә МИН НИШЛӘРГӘ ТИЕШ, МИН БИЮЧЕ БИТ»? — ДИМ. УЛ ӘЙТӘ: «НУ, СИН ТӘН ДАҺИЕ БУЛА АЛАСЫҢ».
Гади генә сөйләшү кебек, тик шул фикер бик нык сеңеп калган миңа. Һәм шул ничектер үсте... Беренче курста брейк-данс белән шөгыльләнә башладым. То есть, мин уйладым инде: раз тән даһие булгач, син үзеңне бер юнәлеш белән генә чикләргә тиеш түгел. Аннан соң, нәрсә инде... тәккәбберләнергә, диимме. Урам биючеләре эшли алган әйбернең яртысын да эшли алмый бит балет биючесе. Беренчедән, төрле специфика, икенчедән, просто ул аны эшләп тә карамаган. Сигез ел буе башка әйберләрне тренировать иткән ул.

Ә ни өчен нәкъ брейк-данска киттем... мин бер номер күрдем. Кассетада. Ә... Миңа әйтәләр, слушай, без бер егетне күрдек, заманча бию бии, сиңа охшаган әзрәк, диләр. «Полёт шмеля» номеры бу. Мин карадым һәм гашыйк булдым — шул бер минутлык номерда. Әле ул чакта контемпорари дигәнне дә белмим, современный бию дигәнне дә. Карыйм һәм аңлый алмыйм: нишли бу егет? Ниндидер классический хәрәкәтләр дә бар, но тәне йомшак. Ул тәнен катыра да ала, йомшарта да ала. Бер кулына басып, ниндидер хәрәкәт ясады. Ә безне бер кулга басарга өйрәтмиләр бит. Һәм мин шуны анализлый башладым: тәк, миңа бер кулга басар өчен нәрсә эшләргә кирәк? Брейк-данска язылырга кирәк.

Вот шулай брейк-данска язылдым, шул номерны кабатлый алган кадәр кабатлар өчен. Һәм кабатладым, һәм ул супер выстрелил, как бы. Визитный карточка булды ул минем бик озак вакыт. Һәм училищеныкы да дияргә була. Нуриев фестивалендә катнаштым хәтта — студент булган килеш. Бәлки хәзер андый очраклар бардыр инде, но ул чакта беспрецедентный случай иде бу. Надирның сүзе шулай үрелеп үсте, әйе.

Һәм брейк-данс — ул шунда ук файдага эшли башлады училищеда. Хореограф килде, «Снежная королева» дигән спектакль куя. Миңа Тролль персонажы эләкте. Ну, минем амплуа инде. Бу беренче шундый тәҗрибә булгандыр... Тере хореограф, йөз ел элек куелганны кабатлау да түгел, һәм менә шул хореограф синең белән сөйләшә. Сораулар бирә. «Син нәрсә эшли аласың? Балетта эшләнми торган трюклар эшли аласыңмы»? — дип сорый. Шул моментны көтеп кенә торасың бит инде, теге... башка җирдә шөгыльләнгәч, аның белән уртаклашасы килә башлый бит, ә мөмкинлек юк. И вдруг сиңа мөмкинлек бирәләр. И мин күрсәтә башладым, ә ул бөтенесен кулланды шул Тролльнең монологында... дип әйтик инде. Бик кызыклы тәҗрибә булды ул. Но училище нишләптер анализламады аны.
То есть, безгә башка җирдә шөгыльләнү тыела иде инде анысы, но мин шөгыльләнгәнгә сүз әйтмиләр, белмәмешкә салышалар иде. Ләкин бу монолог аларның күз алдында барлыкка килде бит.

Укытучылар карап тора хореографның эшләгәнен, нәтиҗәсен күрә, кызыклы әйбер килеп чыкканын... бер-берсенә туры килмәгән хәрәкәтләрне тоташтырудан. Но нишләптер менә... алар аны анализламадылар.

Ну, училищеда система шундый, синең белән анда бик сөйләшмиләр. Теге менә… восточный… Шаолиньский монастырьда кебек анда бераз. Укытучы сөйли, тәнкыйтьли, син түзеп тыңлап торасың. Ну, һәм шуңа күнегәсең.

Коллегаларым сөйли, берничә ел элек… Владимир Васильев килгән — мәшһүр биюче — килгән дә әйтә икән балет биючеләренә: мин хәзер бер музыка куям… сез, зинһар, импровизировать итегез, кем ничек тели, шулай биегез, — дип. Бу Опера һәм балет театрында. Артистларга. Музыка куйган, Бах булган бугай, ялгышмасам, егерме минут барамы инде ул трек… Егерме минут буена бер кеше кузгалып та карамаган… Бер адым да ясамаган.

Менә шундый яклары бар. Әгәр ул якларны да чишсәң, то есть техник базага ниндидер тагын башка, прогрессиврак булган карашларны өстәсәң, супер булыр иде дип уйлый идем мин.
Мәсәлән, шул ук растяжка. Ну, шундый технический момент инде — растяжка бик авыр бирелә училищеда... Ә бар, мәсәлән, йога. Йога белән шөгыльләнгән кеше… бик тиз… белмим, берничә айда үзенә яхшы растяжка ясый ала. Мин уйлый идем, ни өчен аны укыту системасына кертмәскә? Керсен ул атнасына ике-өч тапкыр. Ике тапкыр керсен, окей. Зыян китерми, точно, ә файдасы бик зур булачак. Ни өчен артистларга драма театры турында сөйләмәскә? Ни өчен аларга актерлык сәнгатен драма театрында биргән кебек бирмәскә? Нишләп алар белән сөйләшмиләр?

Питерга китеп укый башлагач, мин хәтта бераз гына үпкә хисе дә тойдым. Менә җитмешенче елларда Пина Бауш булган икән, җитмешенче елларда иҗат иткән, ә хәзер 2012нче ел — һәм безгә аның турында берни дә сөйләмәгәннәр. Мин унбер ел буе шул мәгълүматтан мәхрүм булганмын, унбер ел менә... Советлар Союзында яшәгәнмен дә, и вдруг анда Битлз та булган икән, джаз да бар, болай да биергә, болай да киенергә була икән...

Хотя, аңа хәтле әле, миңа 18 булганда, Искәндәр Хәйруллин әйткән иде, Пина Баушны кара әле, дип.
Мин өйгә кайттым, Интернеттан карадым һәм бернәрсә дә аңламадым. Бу нинди ерунда дип уйладым, ихлас шулай уйладым, нинди ерунда, алар бит бии белми — бу кешеләр, дип.
«Что они надувают, я же вижу уж, ни пируэт не сделал, ни прыгнул, ни растяжку не показал, чего они там ходят...» То есть ул шундый, как бы, конвеер булган по созданию такого сознания. Әйе, мин чыктым аннан, аңлавымны киңәйттем, но ул бит…случайно… исключение просто. Ну, әти булгангадыр, бәлки, бераз башка почва булган миндә… Аннан соң, сигез ел буе әти бит миңа гел мотивация биреп торды. Нуриевны сөйләп анда, музейларга йөртеп...

Ну, мин кайтканда да училище үзгәрмәгән иде. Әйе, мин училищега кайттым. Шундук алдылар — актерлык сәнгате укытырга. Сөйләшеп торучы да булмады. Ну, кызыл дипломга бетергән идем училищены, яхшы укучы санала идем. Тик алар бит мине алты ел күрмәгән. Алты ел эчендә минем дөньяга карашым да, сәнгатькә, биюгә карашым да үзгәргән икән бит… Курс бирделәр. И кереп тә карамадылар, тикшермәделәр дә, экзаменга гына килделәр. Килделәр дә… И…

Просто шок хәлендә иде алар. Теге… Ачулы… дип әйтеп булмый. Алар ачулы түгел иде. Алар просто… Нәрсә булды бу, име. Син нәрсә эшләдең? Мин бик озаклап аңлатырга тырыштым нәрсә эшләгәнебезне, бөтен әйбергә дәлилем бар иде. Нигә син программаны эшләмисең, диләр. Мин әйтәм, ну, программаны без укып чыктык, театрда ул программа… бик кирәге чыкмады аның. Ну, кирәге чыкса, аны барыбер олырак, тәҗрибәлерәк артист сиңа күрсәтә, менә болай эшлә дип… энем. Энем, болай эшлә монда… Театрга килгәч, яңадан өйрәнәсең аны.

Ну, әлеге дә баягы, безнең мастерскойда ничек әйтәләр иде: без сезгә ниндидер конкрет белемнәр дә бирмибездер бәлки, без сезне өйрәнергә өйрәтәбез. Сыгылмалы булырга. Мин дә шулайрак эшләмәкче идем. Чөнки миңа халык биючеләре курсы эләкте.
Мин беләм, халык биюе ансамбльләре — алар хәзер үлем хәлендә. Аларда үсеш юк, элеккеге, булганы белән генә яши алар. Бүген-иртәгә юкка чыгарга мөмкиннәр, самый үрнәк булганнары гына калачак.

Һәм йөзләгән кешегә башка эш эзләргә кирәк булачак. Аларга сыгылмалы булырга кирәк. Бәлки клипларда биергә туры килер, бәлки, белмим, контемпорари үзләштерергә… Шуңа күрә без ничектер шулай эшләргә тырыштык. Һәм ул бик авыр барды. Атнага ике дәрес: мин киләм, сөйләшәбез, бер дәрес шуңа китә — просто сөйләштерүгә. Икенче көнне тагын бер дәрес. Ә бер атнадан яңа баштан башлыйбыз. Чөнки калган көннәр бит теге системада уза.

Болай берүзең генә бернәрсә дә эшли алмыйсың — шуны аңладым, чөнки син 24 сәгать алар белән йөрергә тиеш бу очракта. Безнең Театр академиясендә шулай иде дә инде ул: бөтен педагоглар — алар бер фәлсәфә тарафдарлары иде. Ә монда вдруг какой-то Нурбәк килеп, ниндидер үз фәлсәфәсен тәкъдим итә башлады.

Ну, алар бик… шок хәлендә иде — училище педагоглары. Аңламадылар дисәң, пафосно була инде... Шулайрактыр ләкин. Аннан соң гына уйлый башладым мин: в чужой монастырь со своим уставом не лезут бит инде. Чынлап та, нидидер хакыйкатьне сизсәм, мин аны үзем булдырып карарга тиеш. Булдырып карый алам. Ул диварлар эченә кермичә. Чөнки алай... Аларга да кыен, миңа да...
Абсолютно төрле планеталар, төрле күзаллау, төрле караш сәнгатькә. Минем өчен сәнгать ул — ничектер... ихлас булып карарга бер... шанс, бер мөмкинлек.
Ә балет сәнгате, классик балет бигрәк тә, бигрәк тә рус классик балеты ул — формага корылган әйбер, анда... ихласлык бик зур урын алмый инде. Шул ике төрле караш конфликтка кергәндер.

— Акунинның бер лекциясендә шундый фикер бар иде: мәдәнияткә өйрәтеп була, ләкин сәнгатькә булмый, дигән. Ягъни, мәдәният ул — җәмгыять риза булып, кабул иткән, закончалыкларын өйрәнгән, кануннарын, чикләрен билгеләгән сәнгать, кайчандыр сәнгать булган әйбер. Ягъни билгеле бер сәнгать... рәвешенең диимме... тарафдарлары арту аны мәдәнияткә әверелдерә. Ләкин сәнгать үзе — ул массачыл була алмый, ул аерым кешеләрнең мәдәни чикләрне җимереп, үзгә биеклек алуы. Аңа өйрәтеп тә булмый шуңа. Һәм сәнгать уку йортлары — алар мәдәнияткә хезмәткәрләр әзерли булып чыга.

— Әйе, тик беләсеңме нәрсә үпкә тудыра? Бу бүленештән чыгып карасаң, дөньяда инде мәдәни күренеш булган әйберләр бит ул —Татарстанда әле һаман менә сәнгать санала, име... Теге, минем кайбер акцияләр әле һаман эпатаж булып күренә. Алар эпатаж да инде — Татарстан өчен. То есть, аны бит инде XX гасыр башында да үтте дөнья мәдәнияте, 60нчы елларда да яңа дулкын булды... Менә, мәсәлән, Эйфман дигән атаклы рус хореографы бар. Ну, российский хореограф. Яһүд булса да, рус мәдәниятенә хезмәт итә. Ул монда шундый бик заманча булып санала иде инде. Аңа Америкага китәргә тәкъдим иткән булганнар, ул баш тарткан. Һәм мин аны яхшы аңлыйм, бер яктан. Шундый биографический балетлар куя ул, «Чайковский» анда... То есть, рус балеты өчен чынлап та яңалык, как бы. Но чит ил өчен бернинди яңалык та түгел, беренчедән. Икенчедән, Чайковский ул — безнең өчен, теге, Россия кешесе өчен бик кадерле персонаж. Ну, то есть, ул рус мәдәнияте белән нык бәйле. Һәм мин хәзер уйлыйм, менә чит илгә китсәм, монда сәнгать тоелган әйбер — Акунин критерие белән әйтсәк, име — тегендә инде күптән мәдәният... Анда методикалары бар инде аның...

— Әйе, шул куркыта да бит инде: читнеке керә дә үзебездән берни калмый дигән курку. Бәлки, бу эзләнүләр — бөтенләй дөньяда күрелмәгән нәрсә булса, алай ук куркыныч та булмас иде. Ә болай — читнекен кертмәскә тырышу, ябылып сакланып калу кебек. Башкалардан күреп үзгәргәнче, лучше без берни үзгәртмибез, булганын саклап калабыз аның каравы...

— Ну, дөнья тәҗрибәсенә карасак, бу модель все-таки җиңелүгә алып бара, минем уемча. Менә рус балеты шундый тактиканы сайлаган иде, име... Һәм ул җиңелүгә китерде. Чөнки читтә без мактанган, горурлыгыбыз булган классик әсәрләр дә бар, һәм заманча, бер кеше күрмәгән, оригиналь әсәрләр дә бар. То есть, әйтик, Гранд-Операдагы среднестатистический яхшы биюче, әйеме, 50% — классика, 50% заманча әйберләр эшли. Ә бездә классика да үле хәлгә килеп бара, заманчасы да юк. Шуңа бу модель үзен тискәре яктан күрсәтте кебек бит инде. Ну, мин балеттан чыгып әйтәм.
Менә кайчан рус балеты соңгы тапкыр дөньяны тетрәндерде? Григорович... 70нче еллардамы... «Иван Грозный»ны куя... Аннан соң шундый зур формалар белән эшләүче хореографлар әллә ни юк инде. Ну, Ратманский бар, ләкин ул күбрәк постмодерн шәкелендә эшли, элек булганны, теге... каһкаһәләп. Шундый юнәлеш белән бара. Ул да Америкада инде хәзер. Хәтта ул да монда, теге... эпатажный хореограф булып күренгәндер, күрәсең. Бигрәк безопасный әйбер эшләүче бит инде.
Шуңа күрә ачылырга кирәктер все-таки. Ләкин бу юлның да үз бәясе бар, түләргә әзер булырга кирәк. Анысы да җиңел юл түгел. Бик күп шакшы, җүнсез әйбер дә булачак, неудачный экспериментлар...
Алар бик күп булырга тиеш. Түләү ул. Но шулар арасыннан берсе ярты адым алга чыгачак. Һәм менә критический масса күп булса, без бик күп ялгышсак, аннан соң, бәлки, дөньякүләм яңалык әйтергә дә әзер булырбыз.

— Аңламыйча, ялгыш юлдан китсәк? Гарантия юк бит.

— Ә болай бар гарантия — үләсең дигән. Шуңа күрә ачылуда риск булса да, өмет бар. Ә монда риск та юк, ләкин өмет тә юк. Искене саклауда нинди өмет булырга мөмкин?

— Балетка ачылу өчен, бәлки, булганын аңлату җитмидер? Башка төрле балетка ихтыяҗ тусын өчен? Бу балетны — син һәм башка балет әһелләре супераңлаган балетны — сәнгатьнең башка өлкәсендәге кешеләр һәм гомумән сәнгатькә кагылышы булмаган кешеләр, алар бит әле аңлап та җиткермәгәндер аны, бәлки?

— Бәлки. Бик ябык система бит — балет. Аңлыйсың килсә, аңла. Консерваториягә укырга килгәч, үзем дә ныклабрак аңлый башлагач, бер фикер килгән иде. Була бит шундый идея булып кала торган идеяләр. Шундый тапшырулар ясарга: как бы, гопник в лосинах... аңлата башка гопникларга балетның мәгънәсен. Ул вакытта әле ютуб-фәләннәр юк, мин ТНВда, «Яшьләр тукталышы» кысаларындамы, берәр рубрика ясарга уйлаган идем. Чөнки балетта гопниклар.. бик күп иде... бер чорда. Хәзер үзгәрә башлаган бугай, ул волнообразно... Менә Совет заманында да гопниклар күп булган. Детдомнан килгән балалар. Ревдар Садыйков, мәсәлән, детдом баласы, ул бик крутой биюче булган инде безнең театрда. Ну, шундый бер волна булган. Һәм без укыган чорда да, как раз 80-90нчы ел балалары бит инде. Аннан соң менә күзгә күренеп алмашына башлады, ну, күренә бит — прическасыннан, сөйләшүеннән, интересларыннан. Башка буын килә башлаган иде.

Балетны аңлатучылар Петербургта бар вот. Богдан Королёк дигән бик яхшы егет. Ул хәзер супер крутой балетовед. Заманында, мин консерваториядән китәр алдыннан, ул минем артистым иде. Ну, ул биюче үзе. Минем номерга эләкте. Без ул номерны Илдар, мин һәм шул мескен Богдан әзерләдек. Җәберләп бетердек без аны. Но күп кенә ачышларга килдек — Богдан өчен дә важный момент булган ул.
Илдар Мусин, ул Үзбәкстанда туган: әти-әнисе моннан күчеп киткән булганнар. Балачагында, мәктәптә укыганда, алар кире кайталар. Әлмәткә. Анда ул музыка мәктәбенә йөри. Аннары Казанга килә, опера җырчысына укырга керә. Һәм параллель рәвештә театр училищесында укый.

Без Петербургта, ул — опера режиссерына, мин балет режиссурасына укырга кергәндә таныштык. Тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек. Вузны беренче булып ул алыштырды — Театр академиясенә керде. Мин әле тагын бер ел консерваториядә укыдым. Академиядә белгәннәрен миңа сөйләп, аңлатып бара иде. Аннан соң мин дә вузны алыштырдым, ләкин бүлмәне алыштырмадык. Анда уртак тулай торак иде.

Хәзер ул рухи юнәлештә белем ала. Татилларда Петербургка кайтып, мастер-класслар бирә.

Айдар исемле уртак танышыбыз бар, һәм Богдан әйтә икән Айдарга: «Менә бөтен кеше шулай эшләсә, классик балет әле һаман үлмәгән булыр иде», — дип. Бик җентекләп эшләгән идек, психология аша, сәхнәдә уйларга өйрәтеп аны, как бы... Илдар белән шундый бер эксперимент ясадык. И менә уже имтихан көне якынлаша, ә Богдан әле ул номерга үсеп җитә алмады, име. Миңа мастер әйтә... Мастер — мин училищеда укыганда, Казанга килеп, «Снежная королева»ны куйган хореограф, Тролльне куйган. Полубенцев. Ул мине исполнитель буларак хөрмәт итә, мине үстергән кеше дә. Ну, яхшы белә мине. Ул әйтә, давай, Нурбәк, үзең чык бу номерда, ди. Мин әйтәм, юк, мин чыкмыйм, мин биюче булырга өйрәнергә килмәдем бит монда. Хәзер чыгам да, ну, экспрессивно итеп, ул тамашачыга ошаячак, кайберсенә... Унбер яшьтән биегәч, беләсең инде андый приемнарны. Һәм алар уже запрещенный диимме... другого хочется. Мин әйтәм, юк, чыкмыйм, лучше Богдан ничек бар шулай булсын, мин чыгып, тамашачыны алдалаганчы. Шулай итеп, Богдан чыкты. Кышкы сессия иде ул, ну, мин биргән соңгы сессия...

Хәзер Богдан классик балетның популяризаторы. Матур итеп, кызыклы итеп сөйли белә. Ютубта бар лекцияләре, язмалары чыга журналларда.
— Шуннан соң син Театр академиясенә кердең?

— Әйе. Бик зур конкурс булды. Һәм әйтәләр безгә, без сездән ничек актер ясарга белмибез, диләр. Ну, мине шокировать итте инде ул: ничек инде, без шундый тырышып кердек, ә хәзер шулай дип әйтәсез. Аннан соң гына аңлый башлыйсың: ә, алар, оказывается, бик ихлас просто. Бик ихлас кешеләр. Һәм тырышмы... җентекләп эшли торган. Ихлас, честный. Андый остазны, наверно, узып булмыйдыр ул.
То есть, син аның юнәлеше белән килешмәскә дә мөмкин, но аның ачыклыгын һәм ихласлыгын узып булмый. Честность — все, ул сине коралсыз калдыра һәм син аны остазың итеп кабул итәсең.
Остазлык — тоже бик мөһим тема ул минем тормышымда. Тренер, укытучы, наставник йомшак күңелле булсын иде дип дога кыла идем мин прям балачакта. Берәр яңа мәктәпкә баргандамы, яңа укытучы киләсе булсамы. То есть, минем өчен ул ничектер суперважно иде. Һәм теләкләрем, аллага шөкер, гел тормышка аша иде. Гел ничектер йомшак күңелле укытучылар булды минем тормышта.

Менә Байбулат (Байбулат Батуллин— кино режиссеры, Нурбәкнең энесе) белән без икебез дә гимнастикага йөреп карадык. Мин хәйран йөрдем, Байбулат йөри алмады, чөнки аның тренеры кырыс иде. Ә минем тренер йомшак иде. Шуңа мин бераз күбрәк шөгыльләндем. Бәлки... результатлар андый зур булмагандыр, теге... кырыс тренерныкы кебек. Но бит Байбулат бөтенләй шөгыльләнмәде. Аның видеоязмасы бар — гимнастикага йөрүдән баш тартуының, аңа 6 яшь булганмы инде анда, 7 яшьме. Без әле Ямашевада тора идек. Әтинең шундый зур камерасы бар иде. Штатив белән камера куйдык. Алар диванда икесе утыралар сөйләшеп, мин оператор. Кайдадыр бар ул язма әле дә: «Әйе, әңгәмәне башлыйбыз. Нишләп синең, улым, гимнастикага йөрисең килми?» Байбулат үзенең дәлилләрен китереп, әти анда, башка фикер әйтеп... Йомгак ясыйлар: бүтән гимнастикага йөрмәскә. Әтинең шундый вот кызык әйберләре бар иде аның.
Һәм менә Академияда укыганда да, мастерлар өчесе дә студентоцентрированный педагогика тарафдарлары иде, психолог белемнәре бар, шуңа күрә суперкомфортно укыттылар безне, үчти-үчти итеп.

Безгә әйтәләр иде: менә шушы сез укыган дүрт ел ул — чикләрегезне киңәйтү вакыты, һәм күпме киңәйтә аласыз, шул сезнең инструментыгыз булачак, дип.

— Ниндидер милли чикләрең барлыгын тойдыңмы ул чорда?


— Ну, мин милли мохиттә яшәгән бит инде, татарлык ул, ничектер, табигый нәрсә иде минем өчен. Бер моментта уйландым мин ул... темага. Бер группадашым бар иде Петербургта укыганда, төрле илләрнең гимннарын ятлый иде. И ул, үзенең коллекциясен тулыландырыр өчен һәм миңа, ничектер, комплимент булсын өчен, Татарстан гимнын эзләгән, но тапмаган. Ятлап килгән теге... «Туган якка юл тотамын, туган як, туган як...» — шул җырны җырлый бу миңа. И «р» авазы очраган урыннарында минем кебек әйтә, шундый... французча. Шулай җырлады да, мин әйтәм: «Рәхмәт, рәхмәт, супер. Ә нишләп син «р»ны шулай әйтәсең»? Ну, менә син шулай әйтәсең бит, ди. Минем шәхси җитешсезлегем бит ул, дим, татар телендә бит андый фонетика юк. Ну, сөйләштек тә бетте, шундый бер кызыклы хәл булып калды.

И шуннан уйлый башладым, менә минем группадашларым өчен... күбесе өчен, алар белгән бердәнбер татар — мин булганмындыр бит.
То есть мин татарны ничек тасвирласам... бөтен татарлар да «р» авазын шулай әйтә дисәм, алар башларына өчпочмак киеп йөри, ну, теләсә нәрсә... Нинди образ тудырырга теләсәм, татар шундый булыр иде алар күңелендә.
Болай да ниндидер шундый образ калган инде аларда, Нурбәк дигәч, теге... татар, татар дигәч, Нурбәк киләдер инде башларына. Күбесенең.

Шул чакта мин милли компонентларның ни дәрәҗәдә шартлы булуын уйладым. Менә әти еш әйтә иде, дин — милләтнең күрсәткече түгел, дип. Шундый тәгъбир. Чөнки аларның авылы керәшен авылы белән кушылган булган. Бер башында — чиркәү, икенче башында —мәчет. Әти шуңа балачактан ниндидер шундый... дингә карата толерант булып үскән. Миңа да йоктырды шул идеяны. Һәм фикер рәвешендә бар иде инде ул миндә, ләкин теге... башка диннән оялумы, куркумы… ксенофобия була бит инде — курку… Шул курку хисен җиңгән мизгелем хәтердә. Керәшен чиркәвендә, Тихвин чиркәвендә булды ул. Шунда кергәч, исламга хыянәт итәмдер кебек тоелды. Һәм мин үз-үзем белән сөйләшә башладым. Мин әйтәм, әти бит гомер буе шулай дип әйтте, ә хәзер, ни өчендер, мин үземне читен хис итәм чиркәүдә. Һәм шул... диннәрнең бер тамырдан булуын уйлагач, диссонанс бетте… кебек тоела инде. Ну, һәрхәлдә, теге... на поверхности юк ул. Бәлки тирәндә калгандыр, үзем дә аңламый торганы.

Академияда, мәсәлән, ялангач, шәрәтән чыгу чиге бар иде миндә. Бер караганда, бөтен чикләр — алар теге... иллюзорный инде. Ул ничектер... шулай күнеккән инде без. Ә үзең күнеккән әйбердән чыгып карарга кирәк, һәрхәлдә.

Ну, мин уйлый идем, ялангачлык ул — табигый бит инде, бер яктан. Кайбер кабиләләр һаман да ялангач йөриләр, мәсәлән. Һәм ул кабиләләрдә, ул җәмгыятьтә сексуаль нигездәге көчләүләр юк, әйтик, пошлый взглядлар юк… Жак Фреско сөйләгән иде бер интервьюсында. Шундый хыялый бер кеше инде ул, әле күптән түгел генә вафат булды. Менә ул үсмер чагында кабиләләргә барып торган, һәм ул әйтә, алар ялангач йөри һәм егетләр кызларга теге… вожделеющий караш белән карамыйлар, ди. Ә безнең культурада… Мәсәлән, кинода... Оператор, хатын-кыз персонаж барлыкка килүгә... ну, теге... күп кеше карый торган киноларда... ул аны аягыннан алып, ботларыннан — күкрәгенә, йөзенә кадәр анализлап чыга. Һәм балачакта андый уйлар булмаса да, сиңа ул сеңә бара — менә шулай карау. Шулай бәяләп карарга күнегәсең, ди ул. Һәм шуларны уйлый башласаң, теге чикләр җибәрә кебек. Петербургта ул чикне җиңдем мин, мәсәлән. Ләкин Татарстанда ул кире кайтты.

Менә шул тәнкыйть аша кагыйдәләр кире кайтты дип уйлыйм. Җәмгыять үзен тәнкыйть аша саклыйдыр кебек. Тәнкыйть тамып-тамып тора да, аннан соң барыбер ниндидер шик уяна. Мин тәнкыйтькә игътибар итмәскә дип кайткан идем. Ну, чамалаган идем инде шулайрак буласын. Ләкин игътибар итә башлыйсың, бәлки анда берәр... хакыйкать орлыгы бардыр дип.
Мәсәлән, безне, ну, безнең төркемне, спектакльләрне тәнкыйтьләүчеләрнең бер козыре бар... миндә шик уята торган. Без татар мәдәниятен начар беләбез, дигән.
Бер яктан караганда, мин татар мохитендә үскән кеше бит инде. Әти теге, чәй эчкән саен ниндидер гыйбарә, хәл, ниндидер шәхес турында сөйләгән бит инде, ул җырларны мәҗлесләрдә непосредственно сеңдереп үскән бит инде мин. Икенче яктан, менә аларның шул сүзендә дә хаклык бардыр кебек, чөнки, мәсәлән, мин татар әдәбиятын рус әдәбиятына караганда әзрәк беләм. Яки дөнья әдәбиятына караганда. Моны танымау совсем инде... ахмаклык булыр иде.

Менә шул ничектер... борчый иде. Достоевскийны укыганда, мәсәлән. Яки Толстойны укыганда. Алар шундый, теге... крестьян образы тудыралар, богоносец шундый, име, илаһи, но эчә торган. Ялкаулыкка баткан инде ул, име, но богоносец. Һәм син шуңа ышана башлыйсың: ул чынлап та ихлас... әйе, аның айныганы да юктыр, но менә күңеле чиста аның, име. Син аны, теге, ничек әйтим... архетипларгамы соң... күчерәсең.

Ә бездә барыбер андый җимерек авыллар юк сыман бит инде, объектив карарга тырышсаң да. Барыбер башка менталитет. Булган. И ул ниндидер когнитивный диссонанс уята иде сразу. Ну, мин аңа болайрак җавап биргән идем — бәлки, безнең әдәбиятта андый ихласлык юктыр, дип. То есть, рус әдәбияты үзенең кимчелеген таный. Һәм шул кимчелеген танудан, аның көче арта димме... Әдәбият турында сөйләшсәк. Ну, ул театрга да йогынты ясый, чөнки рус театры — әдәби театр бит инде ул.

Икенче яктан, әти әйтә менә... Ул 38нче елгы, име. Безнең балачакта авылда бер исерек бар иде, ди, исерек саналган кеше инде. Коллективное сознание аңа исерек ролен биргән. Но ул ничек исерек: зарплата алган көннеме, айга бер тапкыр эчә торган булган инде шунда. Эчеп, урам буйлап бөтен кеше турында дөресен сөйләп төшә торган булган да инде... Ну, икенче көнне, может, махмыр булгандыр, и все. Ну, либо әти монда әзрәк теге... идеальләштерәме... авылны. Ул әйтә, менә все-таки сугыштан соң эчә башладылар, ди. Массакүләм күренеш булды, сугыштан соң, ди.

Шуңа күрә, эчү күренешен, мәсәлән, сәхнәгә чыгарырга теләмәү, театрдагы милли чикләр, диик — ул әнә шул элекке, югалып бара торган менталитет кайтавазыдыр да, бәлки...

— Элекке образыбызны сагыну?


— Әйе, но чикләрдә генә түгелдер театрның... проблемасы. Безнең мастерской өчен, мәсәлән, иң куркыныч әйбер ул — күрсәтү иде. Күрсәтергә ярамый. Күрсәтә башласаң, син уйныйсың. Уйнасаң, ул ялган. Ялган кирәкми — сәхнәдә дә, тормышта да. Менә шундый фәлсәфә белән кайттым мин.

Ә монда как бы… Ну, игровой театр дигән төшенчә дә бар инде. Татарга игровой театр хас дисәм, ул әле бик зур комплимент булыр иде. Ике урындык арасында татар театры. Ул игровой театрны да практиковать итми, реалистичный театрны да. Татар театрының гына проблемасы түгел инде ул, әлеге дә баягы, система проблемасы. Станиславский исеме белән капланып… аның системасына хилафлык китерү инде, дөресен әйткәндә. Ул рус театрында да шулай. Милләт проблемасы түгел ягъни, укыту системасы проблемасы.

Без бит Петербургтагы рус ТЮЗы каршында җыелган курс идек, шуңа күрә мин ул театрны да эчтән беләм… дип әйтергә була.

Аерма зур түгел. Һәм монда эш милләттә түгел, шәһәрдә түгел… ә системада. Репертуарный театр системасында — шәһәренә, милләтенә карамастан, бик авыр хәлдәге структура ул.
АЕРМА ЗУР ТҮГЕЛ. ҺӘМ МОНДА ЭШ МИЛЛӘТТӘ ТҮГЕЛ, ШӘҺӘРДӘ ТҮГЕЛ… Ә СИСТЕМАДА. РЕПЕРТУАРНЫЙ ТЕАТР СИСТЕМАСЫНДА — ШӘҺӘРЕНӘ, МИЛЛӘТЕНӘ КАРАМАСТАН, БИК АВЫР ХӘЛДӘГЕ СТРУКТУРА УЛ.
Шуңа Петербургтагы зур ТЮЗны үзгәртәм дип һәлак буламмы, яки мин монда кайтып... Ну, һәлак булам дип уйламадым инде, но үзгәртеп карау теләге бар иде. Һәм баштан ук шундый нык установка иде минем — кире кайтырга. Ну, башта мин татар балетмейстеры булып кайтырга тиеш идем. Һәм мин аны шулай дип күзаллый, шулай хыяллана идем. Мубай музыкасы, Әлфия апа музыкасы белән бәйле проектлар да язып йөри идем көндәлеккә.

Ә инде балеттан китеп, Театр академиясын тәмамлаганда — диплом алмаган идем әле —миңа Ренат Әюпов (Кариев театрының баш режиссеры) шалтыратты. «Укып бетергәч, безнең театрга эшләргә киләсеңме», — ди. Космос үзе миңа эш тәкъдим итә, дип уйладым мин, андый чакта баш тартмыйлар инде. Һәм ризалаштым.

Мин әзер идем аңа, һәм ничектер көчле идем ул вакытта. Менә бүгенге көн белән чагыштырганда... ниндидер рухи көч бар иде миндә. Кая кайтачагымны аңлый идем. Казан икәнен дә, татар ТЮЗы икәнен дә. Стрессларга әзер идем. Петербург эффекты бер-ике ел барды ул. Артистлар әйтә иде, сине чыгырыңнан чыгарып булмый кебек, син шундый тыныч дип. Тыныч идем, чөнки аңлый идем: нигә елый ул хәзер, нигә нервлана — аңа ярдәм итәргә кирәк. Ә аннары ничектер күз йома башладым, кеше кайгысы калмады… кебек миндә. Бәлки куркыныч яңгырыйдыр инде, ну, сөйли башлагач, шулай яңгырый инде ул.

Артистлар да башта гел сорыйлар иде, атна саен: син китмисеңме әле, — дип. Китмисеңме? Ничектер, китүемнән куркалар иде башта. Бер ярты ел. Икенче елны инде тынычландылар, дәресләргә йөрми башладылар. Китмәвемне аңлагач.

Мин күп әйберләрне аңладым анда, нәрсәнең эшләгәнен, нәрсәнең эшләмәгәнен. Репертуарный театрны үзгәртеп булмаганын аңладым. Ну… Артистларны аңладым. Алар белән аралаштым. Алар, бер яктан, бик нык сусаганнар иде ниндидер яңа эшкә, икенче яктан, репертуарный театрдан да китәргә куркалар, чөнки бездә әле фриланстагы актерларга яшәве бик кыен булачак.

Шуңа өстәп, безнең тамашачының таләпләре дә бик югары түгел. Әбиләр комментировать итеп утыра менә, о, моның нервысы беткән икән, магний эчәргә кирәк моңа, ди бер әби. Ягъни ул артист махсус шулай уйный дип уйламый. Мин шуңа аптырадым. Бер тамашачыга карыйм, бер сәхнәгә карыйм, бер укыган елларыма кайтып карыйм.

Ну, беренчедән, тамашачы башка төрле сәнгать күрмәгән. Һәм күрсә дә, ул аны бәяли алмастыр. Менә Курентзисның бер кызык мисалы бар — югары музыка турында. Перьмда театрдан соңарып чыктым (банкеттанмы соң инде), һәм кулымда бик кыйбатлы француз виносы иде, ди. Ну, винода аңлап эш итүчеләр өчен, реально кыйбатлы. Һәм бер бомж утыра, ди, поребрикта. Шуны сыйларга булган. Бомж эчеп караган да, Кагор лучше, дип әйтә икән. Шундый мисал китерә. Ну, гомер буе Кагор эчеп күнеккәнсең икән, яхшы вино да начар тоела инде.

Һәм монда башка сорау туа: минем нинди тамашачыга эшлисем килә? Планкамны хәзерге тамашачыга тәңгәллимме, яки югарырак үсәсем киләме? Бәхәс шул урында куба иде спектакль әзерләгәндә.

Мин берәр нәрсә тәкъдим итәм, артистлар әйтә: ну, моны безнең тамашачы аңламый, диләр. Ә тамашачы төрле булырга мөмкин бит!
Әбиләрдән кала (мин усалланып инде, алар күзаллаган тамашачыны «әбиләр» дип әйтә идем), профессорлар, әдәбият белгечләре, язучылар, башка артистлар, сәнгатьне аңлый торган тамашачы бар бит. Тик, нишләптер, аларны тамашачы итеп күзаллау юк.

Шуннан соң без менә «Таң вакыты»н эшләп карадык — театрдан читтә, «Московский» үзәгендә. Үз эшемә тәнкыйди караган хәлдә дә, ул артистлар өчен яңа тәҗрибә булды. Алар гримсыз чыктылар, алар үзләрен матур итеп күрделәр. Кылану таләп итмәделәр алардан. Психологически рәхәт бит ул. Минем менә шул халәт белән уртаклашасым килгән иде.

Кайбер артистлар башка төрле сәнгать барын белми дә бит. Сиңа анда кыланырга, үзеңә хас булмаганны эшләргә кирәкми, киресенчә, үзеңне ачарга бер форсат ул.
Тормышта, бәлки, уйнамый мөмкин дә түгелдер. Ә сәхнә ул — Аллаһ биргән шундый иркенлек зонасы. Анда кагыйдә-кануннарны инкарь итеп карый алабыз. Аларны тормышта инкарь итмәс, тикшермәс өчен. Чөнки тормышта тикшерә башласаң, хаос башланырга мөмкин, йә… тормышыңа, сәламәтлегеңә зыян килергә... Шундый теория бар: менә… дәүләт театрны кыса башласа, иркенлеген ала башласа, театр дәүләтнең үзенә чәчелә, дигән. Һәм дәүләт бик театральный була башлый. Парадлар, китапларны яндыру — театраль акция бит инде ул, костюмнар, маршлар, ритм — театр приемнары тормышка бәреп чыга. Шуңа театрның иркенлеген алырга ярамый, ул сәламәтләндерә җәмгыятьне, психотерапия ул.

Сентябрьдан мин фриланска киттем, но һаман кешеләр инициативасы астында эшләп йөрим. Недофрилансер такой. Һаман өлгермәгән кебек. Качып йөрим мин ул моменттан, как бы. Өлгерүдән. Аны шул ук Илдар әйте миңа. Испаниягә, бер укытучыга барабыз, дигән идем. Ул әйтә, нәрсә, белемең җитми что ли сиңа, үзеңә эшләргә кирәк уже, ди. Ну, действительно, әле булганын да кулланып бетереп булмый дип сөйләп утырам үзем, име. Җаваплылыктан качудыр инде үзенчә.

Минем шундый уй бар хәзер. Эшләгән эшемне бик тарайтып, биюгә генә калдырырга. Һәм шул юнәлештә үз системамны, тәрбияләү системасы булдырырга… Ул оешса, мин инде иркен була алам. Бәлки, башта бер укучы булыр, аннан ике... И аннан соң инде, бәлки, ниндидер кечкенә генә труппа барлыкка килер. Вот шундый.


Интервью — Йолдыз миңнуллина
Фото — Даниил Шведов
Режиссёр Илшат РӘхимбай
Оператор Альфред марванов
видеоДАГЫ МУЗЫКА — Ренат ӘхмӘтшин, Сабит КадыЙров, ЗӨЛӘЙХА Камалова, ГҮЗӘЛ
Саттарова