МИН БИЗНЕС ГЕОГРАФИЯСЕН ТАТАРСТАН БЕЛӘН ЧИКЛӘМИМ, ЛӘКИН АКЧАНЫ БЕЗ БИРЕДӘ ТОТЫНАБЫЗ

ЛЕНАР РАХМАНОВ
ЛЕНАР РАХМАНОВ
МИН БИЗНЕС ГЕОГРАФИЯСЕН ТАТАРСТАН БЕЛӘН ЧИКЛӘМИМ, ЛӘКИН АКЧАНЫ БЕЗ БИРЕДӘ ТОТЫНАБЫЗ

Ленар Рахманов Башкортостанның Сатый авылында туа, балачагында ук әнисе белән Яр Чаллыга күченә. Үзенең әйтүе буенча, 47нче комплекс егетләре арасында үсә. 17 яшендә Мәскәүгә РУДНга укырга китә, анда «Кардәшлек» якташлар җәмгыятен оештыра. Бераздан PricewaterhouseCoopers юристы булып эшли башлый, «Аэроэкспресс» һәм «Логотех сервис» директорлар шурасы составларына керә. 17 ел Мәскәүдә яшәгәннән соң, 2020нче елның җәендә бизнесын онлайнга күчереп, балаларын татар мохитендә тәрбияләр өчен Казанга кайта.
Ленар Рахманов Башкортостанның Сатый авылында туа, балачагында ук әнисе белән Яр Чаллыга күченә. Үзенең әйтүе буенча, 47нче комплекс егетләре арасында үсә. 17 яшендә Мәскәүгә РУДНга укырга китә, анда «Кардәшлек» якташлар җәмгыятен оештыра. Бераздан PricewaterhouseCoopers юристы булып эшли башлый, «Аэроэкспресс» һәм «Логотех сервис» директорлар шурасы составларына керә. 17 ел Мәскәүдә яшәгәннән соң, 2020нче елның җәендә бизнесын онлайнга күчереп, балаларын татар мохитендә тәрбияләр өчен Казанга кайта.


Мин Сатый авылында тудым, ул Башкортостанда, Оренбург өлкәсе белән чигендә. Һәм, гомумән әйткәндә, барысы да баналь һәм гади: миңа өч яшь иде, әти-әнием таралышканнар, әнием Чаллыга күченергә булды һәм анда урнашты, табиб буларак эшли башлады.

Ну, без тулай торакка күчендек һәм анда яши башладык. Без яшәгән бүлмә минем хәзерге эш кабинетымнан да кечерәк иде. Чаллыда мин шулай итеп өч яшьтән унсигезгә хәтле яшәдем, андагы мәктәпне һәм лицейны тәмамладым.

Мин әле дә хәтерлим, балачакта мин гел татарча гына сөйләшә идем. Садикта бер малай миңа аңлата иде, менә бу, мәсәлән, «лошадь», дип, ә мин җавап итеп «ат» дия идем. Һәм без шулай итеп бер-беребезне аңламый идек, ә кичен әнием миңа барсын да аңлатты.
Бу бит 90-нчы еллар иде, мин 92-нче елда мәктәпкә бардым. Өченчеме-бишенчеме сыйныфта мин инде чамалый идем: кеше булырга телисең икән, пацанлар белән ничек булса да дуслашырга кирәк, барысы белән бергә булырга. Ул вакытта пацанлар белән булу модалы иде, дөресрәге, модалы гына түгел, үтә кирәкле иде. Бу бит нәкъ ОПГ вакыты иде, шул «Һади Такташ» һәм башкалар, «29-нчы», «30-нчы» шунда. Икенче яктан, мин аңлый идем: анда тирәнтен керергә кирәкми, чөнки бу юл беркая да китермәячәк.

Мин шундый стратегияны сайладым: шундый модалы милиция лицеена укырга керергә, «Калкан» дип атала иде ул. Мин әзерләнә идем, һәм, хәтерлим, бишенче сыйныфта ачык һавада йөгерә башладым — миңа күтәрелергә, нормативларны тапшырырга кирәк булачак, дип әйттеләр.

Шул, әзерләнә идем, бер көнне безнең 40-нчы номерлы мәктәпкә татар теле укытучысы игълан алып килгәнче — татар-төрек лицеена яңа укучыларны кабул итәләр, имтихан булачак.
УКЫТУЧЫ АПА УЛ АФИШАНЫ КЛАССТАГЫ БЕР ОТЛИЧНИК ӨЧЕН АЛЫП КИЛГӘН ИДЕ, Ә УЛ АНЫ, ТЕЛӘМИМ, ДИП КИРЕ КАЙТАРДЫ. ҺӘМ МИН ШУЛЧАК: «АПА, ЯРЫЙМЫ МИН АЛАМ?» — ДИДЕМ.
Мин ул лицей хакында ишетеп белә идем, анда кәттә дип, чөнки анда бизнесменнар, Чаллы журналистлары балалары укыйлар иде. Анда конкурс шундый кырыс иде — бер урынга 20 кеше чамасы. Мин, бу нәкъ мин булырга тиешле урын, дип уйлап куйдым, чөнки анда дүрт тел укытыла иде: татар, рус, инглиз һәм төрек теле.

Бу ул вакытта топчик иде, шуңа мин бу идея белән янып киттем. Бәхетемә, абыем кайткан иде — ул заманда ул Башкортостанда укый иде, югары белемгә якын. Һәм ул минем белән бик яхшы эшләде, ахырчиктә, мин яхшы урын алдым — хәтерләмим инде анда ничә кеше тапшыра иде ул тестны, бер мең ярым бугай. Мин беренче йөзгәме-иллегәме кергән идем, яхшы нәтиҗә инде.

Һәм шул, минем бөтенләй яңа тормыш башланды 7-нче сыйныфтан 11-нчегә кадәр, югары лига. Инглиз һәм төрек телләре, математикага яңа караш, укыту юллары, англиялылар белән язышулар, американнар белән... Һәм алдагы план шундый иде: Казан йә Мәскәү. Ул вакытта әле Төркиягә бару модалы иде. Яисә, без уйлый идек, Оксфордка. Аннары без акчаны хисаплый башладык, якынча ничә сумга төшәчәген, һәм Оксфордның безгә татымаячагын аңладык, Мәскәүгә барырга кирәк, дип килештек.
Һәм мин актив рәвештә укырга керергә әзерләнә башладым. 9-11нче сыйныфларда берничә олимпиадада җиңеп чыктым, ну, мин гадәттә татар теленнән олимпиадаларда җиңә идем, татар теле һәм әдәбияты. Сез татарча аңлыйсызмы?

— Әлбәттә, мин дә татар-төрек лицеен тәмамладым, ләкин Әлмәттәгесен.

— Шулай булгач, сез аңлыйсыздыр, анда үтә үзенчәлекле атмосфера: егетләр генә, интернат, аннан син дүшәмбе көнне генә кайтасың. Әмма барыбер ниндидер дисциплина бар иде, бүлмәдә бер өлкән бар иде, физик яктан, яше буенча да бездән өлкәнрәк, ориентирлары буенча да.

Ләкин бер-береңне мыскыллау, буллинг та бар иде. Әмма ул шундый, мин ару гына чыныккан вакыт иде. Һәм барыбер шул бөтен гоп-культура лицейга да үтеп керә иде, разборкалар да булды — егетләр бит төрле комплекслардан килә иде.
Ә мин, әйе, үз комплексымдагы ул гопник разборкалардан ераклаштым, мин алар өчен дус булып калдым, һәм алар шулай карадылар да: о, кәттә, шәп мәктәпкә укырга кергәнсең, афәрин.

Ул лицей белән иң якты хатирәләрем генә бәйле, анда уникаль укытучылар контингенты иде, һәм без ул анклавта яшәү, бар атмосфераны сеңдерә алуыбыз белән бәхетле.

Мин бар фәннәрне тапшырдым да, алтын медальне алдым, алдагы план — Мәскәүгә барып, анда белем алырга.

Чөнки биредә берәр бизнесмен баласы булып тумагач, мин менеджментка кадәр барып җиткәнче... Миллион ел узачак, мин карьерамны Казанда йә Чаллыда кора башласам, һәм шулай гомерем буена аз акчага эшләячәкмен. Шуңа күрә стратегиям шундый иде: Мәскәүгә барырга, карарга, җирле чиновниклар һәм бизнесменнар балалары белән танышырга. Һәм инде алар белән бизнеслар корырга. Әлеге стратегия еллар узгач чынга ашты да.

— Мәскәүдә нинди вузны сайладыгыз?

— Мин РУДНны сайладым: анда безнең таныш егетләр укый иде, ә башка вузларда, МГУ һәм МГИМОда, якын танышларыбыз, анда ничегрәк икәнен тасвирлый алырлык кешеләребез юк иде.

РУДНда сайлауга ике юнәлеш бар иде: политология һәм юриспруденция.
ШУНДА УЙЛАДЫМ: ЮРИСТ БУЛСАМ, НИЧЕК БУЛСА ДА АКЧА ЭШЛИ АЛЫРМЫН, ПОЛИТОЛОГИЯДӘ ИСӘ — СӘЯСИ ЖУРНАЛЛАРГА МӘКАЛӘЛӘРНЕ ЯЗДЫҢ, ДИ, АНЫ КЕМ УКЫЯЧАК, АНЫҢ ӨЧЕН КЕМ ТҮЛӘЯЧӘК СОҢ?
Ягъни, мин баштан ук үземә шундый профессия сайладым, акча китергәнен.

И первое впечатление от Москвы, конечно же, суперское. Я даже сейчас, переехав в Казань — уже три-два месяца мы здесь живем — я понимаю, насколько Москва гигантская. С супругой случайно открыли Яндекс.Карты — посмотреть нашу квартиру рядом с МГУ, вспомнили Воробьевы горы, смотрели эти проспекты. И там даже дворовая дорога зачастую бывает шире, чем в Казани проспект, ну, в эту ширину она бывает практически.

Һәм Мәскәүдән беренче тәэсирем, әлбәттә инде, супер. Хәтта хәзер, Казанга күченгәч — инде ике-өч ай биредә яшибез — мин Мәскәүнең никадәр зур икәненә төшенәм. Хәләл җефетем белән бервакыт очраклы гына Яндекс.Карталарны ачтык — МГУ янындагы фатирыбызны карап алырга, Воробьев тауларын искә төшердек, шул проспектларны карап чыктык. Анда хәтта ишегалларындагы юл гадәттә Казандагы проспекттан киңрәк, якынча шул ук киңлектә була ул.

Һәм шулай без РУДНга килдек тә анда татар якташлыгын булдырдык, 2002 елда Татарстаннан һәм башка регионнардан килгән «Кардәшлек» исемле студентлар ассоциациясен регистрацияләдек. Минем бөтен актив студент тормышым «Кардәшлек»тә үтте дә, ул башка вузларда якташлыкларны тудырыр өчен этәргеч булды.

Һәм әле студент чагымда мин төрле грантларны таба идем, берничә тапкыр Потанин фонды стипендиясенә лаек була идем. Һәм без шундый максат куйдык: «Кардәшлек»тә ул стипендияне алучылар саны мөмкин кадәр күп булсын. Беренче турга бер мең ярым отличниклар арасыннан бер йөзне сайлап алалар, һәм шулай килеп чыкты, аларның 14се — безнең якташлыкныкылар. Бу шундый мәзәк иде: анда, мәсәлән, Алексей тора иде, ә аннан соң рәттән Алия, Элдар, Динар, Мансур…

— Профессиягә сез ничек килдегез?

— Алтынчы курста мин PricewaterhouseCoopers (PWC), исемле компаниягә гариза җибәргән идем, һәм миңа шалтыраттылар, сайлауны үттегез, котлыйбыз, җәмгысы сез биш мең кеше идегез, менә берничәсен без сайлап алдык, менә тестированиега килегез, диделәр. Мин алты әңгәмә һәм төрле тестларны үттем, ахырчиктә, миңа оффер килде, хезмәт хакым — сәгатенә $7-8. Шулай итеп мин рәсми рәвештә халыкара компаниядә эшли башладым, бу 2007нче елның ноябрендә иде, 13 ел элек.
«Прайс»та мин компанияләрне сату-алу бүлегендә эшли идем, без мөлкәте шактый булган кешеләр (High Net Worht Individuals) белән эш алып бара идек. Сез компанияне саткач, сезнең шактый гына акчагыз барлыкка килә, һәм аны дөрес агымга юнәлтергә кирәк, саклар, күбәйтер, варисларга мирас итеп тапшырыр өчен — бу эш белән без ярдәм итә идек.

Бер бай кешенең офисыннан безнең командага күп заказлар килә башлады. Аннары минем шеф әйтте, бу заказлар Искандер Кахрамонович Махмудов (Урал тау-металлургик компаниясенең рәисе, «Аэроэкспресс» төп акционерларының берсе — «Кайтам») офисыннан килә, дип.

Ахырчиктә, кайсыдыр этапта алар мине арендага алдылар: алар «Прайс»ка ниндидер акчаны түлиләр, анысы миңа хезмәт хакымны түли, һәм мин аларның офисында эшлим. Башта мине бер айга алдылар, аннары икенче айга, өч айлык периодтан соң миңа калырга тәкъдим ясадылар.

Шулай мин Мәскәүдәге «Аэроэкспресс» хуҗасына китә идем. Шулчак менеджерларның берсе шаяртып әйткән иде: «Анда түләмичә йөрерсең инде». Ләкин бушлайга йөрү юк иде (гәрчә мин бу сорауны күтермәдем дә).

Башта мин фәкать юридик мәсьәләләр өстендә эшли идем, аннары китте инде: мине шунда ук кунакханә төзелеше проектына алдылар, анда нигезеннән түбәсенә кадәр барысын да булдырырга кирәк иде.
АННАРЫ ИНДЕ МИН КОМПАНИЯНЕҢ РӘИСЛӘР ШУРАСЫНА КЕРӘ БАШЛАДЫМ — МИН, ӘЙТЕРГӘ КИРӘК, «АЭРОЭКСПРЕСС» РӘИСЛӘР ШУРАСЫНЫҢ ИҢ ЯШЬ ӘГЪЗАСЫ ИДЕМ. «ЛОКОТЕХ-СЕРВИС»ТА ДА ШУЛ ИСӘПТӘН.
Миңа ничә… Бәлки, 32 яшь иде ул чакта.

Миннән күпкә өлкәнрәк кешеләр бар иде анда, кайсыбер әйберләрдә тырышлыгыма карата көнчел карашларын сизә идем. Мин анда ким дигәндә тугыз ел үткәрдем.

— Экспресста аэропортка бер якка бару 500 сумга төшәчәк, быел гына пандемия аркасында билет бәясее 300 сумга кадәр киметкәннәр. Ни өчен «Аэроэкспресс» шундый кыйммәт?

— Мы шутим: всё хорошее, что с компанией происходит — это к совету директоров. А все непопулярные меры — это к гендиректору.

— Без шаярып әйтәбез: компания белән бәйле булган бар яхшы әйберләр белән — рәисләр шурасына кагыла. Бар популяр булмаган чаралар белән исә — гендиректорга.

Асылда бу бит Мәскәү өчен күбрәк имидж белән бәйле проект, финанс белән түгел. Ягъни ул ике меңенче еллар уртасында булдырылган. Ул вакытта, күз алдыгызга китерәсезме, Мәскәү — ул тоташ бер бөке, аэропортка барып җитү — чын мәгънәдә аерым бер михнәт иде. Һәм шул вакытта «Аэроэкспресс» мөһим транспорт мәсьәләләрен хәл итә иде. Ә аннары инде шул такси, бетмәс каршеринглар барлыкка килде...

Икътисадый вәзгыять шактый үзгәрде, ә әле юл башында, төзелеш этабында компания тотынган чыгымнар, алар бит озак сроклы — 15-25 ел — алар барысы да калды. Шуңа күрә бөтен бу шлейф, ул әле дә дәвам итә һәм бәя билгеләвенә тәэсир итә.

Әлбәттә инде, без бөтен бу сорауларны күтәрдек, ләкин бернәрсә дә эшләргә мөмкин түгел инде. Аеруча соңгы елны, коронавирус аркасында сәфәргә йөрми башлагач, керем бөтенләй кимеде...

Казанда «Аэроэкспресс» — баштан ук имиджга корылган проект, Мәскәү һәм Казан — төрле очраклар. Күрәсең, Казанда дүрт кешедән торган гаилә машина алачак та, Казанның һәр почмагыннан 20 минут эчендә күпкә арзанга барып җитәчәк. Мәскәүдә аэропортка кадәр үзәктән егерме минут эчендә һич барып җитмәссең — бу төрле әйберләр.

Һәм әйе, дөрес аңларга кирәк: мин «Аэроэкспресс»та эшләдем түгел — мин аның хуҗалары, Искәндәр Махмудов һәм Андрей Бокарев мәнфәгатьләрен кайгырта идем. «Аэроэкспресс» минем төп өлкәм булмады, ул без җитәкләгән активларның берсе иде. Ягъни без акционерларның шәхси сораулары, кайсыдыр дәрәҗәдә бизнес сораулары өчен җавап бирә идек.
— Үз бизнесымны башлыйм әле, дигән уйга сез ничек килдегез?
Бу әйбергә карыйм да, шуны күрәм: минем һәрчак үз консалтинг бизнесымны булдыру хыялы бар иде. Рәисләр шурасына кергәч, бу түбәмдер инде, дип аңладым. Һәм, мөгаен, күбрәк ирек тели идем, үз әйберләремне ясарга тели идем.
һәм 35 яшь — нәрсәдер башлар өчен иң уңай вакыт, аннары бүтән курыкмас өчен. чөнки югарырак меңгән саен, статусың өчен куркуың арта.
һәм мин компаниядә олы кешеләрне, аларның иске, алар әле яшь төшкән фотографияләрен, хәзер алар нинди хәлдә икәннәрен күрә идем… Үземне шундый итеп күз алдыма китерү ничектер авыр иде. Гомере буена опен-спейсларда утырган кешеләрне күрдем… Кыскасы, мин аралашкан даирәдә үземә туры килгән бер роль моделен күрми идем.

2019 елның маенда мин командировкада идем, умрага (Мәккә һәм Мәдинәгә изге кече хаҗ — «Кайтам») барган чагым, һәм шунда уйладым: әгәр дә бу миңа насыйп икән, үз компаниямне булдыру юлын җиңеләйтче, дип.
Мин үземнең моңа ничек барачагымны күз алдыма да китерми идем, әмма барыбер ничек булса да адым-адым атлый башладым, «Iron Man» дагы ( триатлон буенча ярышлар төре — «Кайтам») кебек.
һәм мартта пандемия башланды, апрельдә бөтенесе бөтенләй ябылдылар, ә без эшли һәм актив рәвештә үсә башладык.

Мин гыйнварда үз компаниямне үстерәм, дигән карарга килдем. Өч-дүрт сәгать йоклый идем, мин бу уй белән яна идем, һәм бизнесны үстерү кызык иде. Әмма шул ук вакытта эш урынымдагы элекке бурычларым, алар да өстемдә иде.

Ну, шундый драйвлы период иде ул.

Һәм инде июльдә, апрель-май-июнь нәтиҗәләренә күз салгач, шактый акча эшләвебезне аңладым. Шулчакта мин инде чынлап китү ягын карый башладым.

— Һәм дә Татарстан тарафынамы?

— Ну, бу хәлләр килеп чыккач, балалар дистанционкага күчтеләр. Мәдинкәнең, олы кызымның, мәктәпкә барыр вакыты җитте. Сорау туды. Шундый әйтем бар: әти-әни ясый алган иң зур бүләк — балаларына үз культураларын тапшыра алсалар. Мине алга этәргән күп кенә факторлар культура белән бәйле.

Тәүге мәсьәлә: балалар культуралы мохиттә үссеннәр. Чөнки халыкара мәктәпләр Мәскәүдә дә бар, ләкин монда шулай кирәк: халыкара мәктәп плюс шундый куәтле татар компонентны. Һәм безнең өчен бу супер мөһим. Уйлавымча, башлангыч мәктәптә булса да, балаларның ул компонент булырга тиеш. Әле дә мәктәбемдәге татар теле укытучыларын хәтерлим, күз алдымда торалар.
Пандемия тагын сузылачагын һәм Мәскәүдә дистанционка булачагын истә тотып, без бирегә, Татарстанга, чумып карарга булдык. Шундый кызык иде: мәктәптә бары ике генә урын кала иде укырга керер өчен, без шулай килештек — укырга керә икән, димәк, язмышка язган. Һәм хатыным әйтә: «Мәдинә укырга керде, Дәүләткә дә садикта урын бар, нишлибез?» Бу июльдә иде, һәм без: «Әйдә бараек», — дип килештек.

Бу шимбәдә генә диярлек безнең концертыбыз узды, Мәдинә «Ай Былбылым»ны җырлады. Укытучы, Мәдинә бу җырны үзе сайлады, диде. Һәм безнең өчен бу күңелгә май яткан кебек булды. Концертта ул, минемчә, татар телендә җырлаучы бердәнбер бала иде.

— Мәскәүдән соң Казанда авырмы?

— Ну, әлбәттә инде, күченүдән соң кыенлыклар юк түгел, җиңел, дип әйтмим. Беренчедән, эшем буенча, мин барыбер берничә компаниянең рәисләр шурасына керә идем, имзалар куя идем. Һәм, чынында, һәр айны мин барыбер Мәскәүгә кайтып йөрим, анда клиентлар белән эш буенча очрашам.

Әмма без татарча ешрак сөйләшә башладык, балалар мәчетләрне ешрак күрә, без килгәчтен дә «Печән базары»на эләктек, һәм балалар өчен бу культур шок иде. Алар Шиһабетдин Мәрҗәнинең йөрегәнең күрделәр, ә кем ул? Аларга барысы да кызык. Кабан күле — без анда үрдәк ашатырга яратабыз, Камал театрын.
Менә тормыш, балаларны тәрбияләү — ул нәрсә? ул алар өчен истә калырлык эмоция-кичерешләр булдыру. шуңа күрз җылы кичерешләр... бу, алар безнең мәдәният белән бәйле булсыннар өчен кирәк.
Аларда бу рәхәт тойгылар калсын өчен, кече Ватан төшенчәсе сеңеп калсынга. Алар да Мәскәүне еш кына искә алалар, Дәүләтне кемдер үпкәләтсә, ул «Мәскәүгә киттек», ди. Без, ди, мәскәүлеләр.

Миңа калса, балаларның күченүләре, адаптив булулары — бу яхшы практика. Хәзерге дөньяда бердәнбер тотрыклы әйбер — ә киләчәктә ул тагы да артачак — бөтен нәрсәнең һәрвакыт үзгәреп торуы.
мин казанда нәрсә күрдем — монда тышкы атрибутикага нык карыйлар, синең хисабыңа, уңышларыңа түгел. башта мин читсенә идем, ә аннары шулай уйладым: йә булган ди, барыбер түгелмени? шуңа күрә тыныч кына йөрим.
— Клиентларны Татарстанда табу кыенмы?

— Безнең компаниядә LWM, Lenar Wealth Management, хәзер 50 кеше чамасы. Һәм дөрес корылган мөнәсәбәтләр аркасында безнең вәкилләр Красноярскийда да, Сочида да, Чиләбедә дә, Новосибирскийда да, Самара да, аңлашыла ки, Мәскәүдә дә бар. Клиентлар бөтен дөнья буйлап таралган.
Мин бизнес географиясен татарстан белән генә чикләмим, менә бу факт әмма акчаны без монда тотынабыз.
Бу караштан республика өчен, миңа калса, яхшы модель: шундый халыкара дәрәҗәдәге кешеләрне тәрбияләргә, алар биредә урнашсыннар һәм акчаларын Татарстанга тотынсыннар.

Әлбәттә инде мин биредә капитал аз икәнен күрәм. Мәскәүдә Казанга карата долларлы миллионер клиентны табуы күпкә җиңелрәк.

Мәскәүдә ул шундый ук янындагы гади кеше , син каядыр Старбакста утырып каһвә эчә аласың, ул яныңда утырып, синең яшьтәшең, ди, үз онлайн-платформасы планёркасын үткәрә.

Ә биредә ул ниндидер уникаль кеше булачак, понтлы, кешеләр аны кәттә дип уйласын өченгә. Һәм аңа язылып кына килеп була. Биредә бу аерым районнарда яшәгән аерым каста. Биредә сегрегация күбрәк, һәм син берьюлы тегендә дә, монда да буласың икән, сиңа кырын карый алалар, син ахырчиктә кем белән соң, дип. Миңа бу уңайсыз, дөресен генә әйткәндә, мин моңа ияләшмәгән…
Менә Уоррен Баффет Макдоналдстан кола алырга килгән, оныгы белән хэппимил-дэй ясарга теләгән чөнки — менә мин шундый әйберләргә ияләштем.

Татарстане бар шундый нюанс, һәм бу республикада акча әйләнешен киметә. Бу яктан Мәскәүдә, әлбәттә, күпкә җиңелрәк.

— Татарстанда эштән кала нәрсә белән шөгыльләнәсез хәзер?

— Казанда мин кылыч сәнгате белән кызыксына башладым. Һәм бу чынлыкта тирән сорау. Карагыз, татарлар 1220 елда ике тапкыр Чыңгыз хан гаскәрләрен туктатты, өченчегә генә ул барысын күмеп, алга таба бара алды. Күрәсең, гаскәри, идарә куәте бар иде.

Ә хәзер, татар мәдәниятын ничек күз алдыңа китерәсең, дип сорасаң… Мин бит РУДНда укыдым, бездә дөнья халыклары, Россия халыклары көннәре бар иде. Кавказлылар чыга иде — патронлы, хәнҗәрле. Ә без Полпредстводан, Мәскәүдә Татарстанның вәкаләтле вәкиллегеннән ниндидер мәдәният элементларын алып тора идек. Безгә зәңгәр түбәтәй бирәләр иде (һәм бу әле уңай очракта, гадәттә ниндидер яшелрәген бирәләр иде). Яки алсу төсле күлмәкләр, яшел камзуллар. Мин бабамны шундый килеш һич күрмәдем, шундый тупас киемнән. Берәр татар уезды администрациясе башлыгы йә бүтән берәр саллы кеше, купецмы шунда, моны кисенме — күз алдыма китерүе дә авыр.
культура атрибутлары хакында сөйлиләр икән, бу күпчелек очракта ризыкка кагыла. ә гаскәр куәте кайда? ул бит барыбер каядыр булырга тиеш.
Ир-егет куәте, гаскәрнекен әйтеп тә тормыйм, ир-егет милеге инде. Менә ир-ат атрибутикасы, Татарстанның яңа тарихында ул бит бөтенләй юк.Мин моны тирәнрәк өйрәнә, тикшеренә башладым. Һәм башка халыкларның кылыч тоту сәнгатенә игътибар итә башладым, һәм Татарстанда шул сәнгать белән кызыксынган берничә кешене таптым. Без таныштык һәм вакыт-вакыт бергә тренировкага җыелабыз.

— Димәк сезгә Татарстанда уңайлы? Казаннан торып эшләү уңайлымы?

— Минем өчен иң мөһиме — гаиләгә уңайлы булсын, ә бизнес минем өчен… Бу мәсьәлә генә — хәзер аны онлайнга күчерергә. Шуңа күрә бу яктан Казанда шәп.

Һәм мин биредә яхшы эз калдырырга телим, бәлки, ир-егет спорт төрләрен өйрәнү гадәтен калдырырга, көрәштән кала инде. Биредә финанс белемлелеген үстерергә, һәм бу да шактый кәттә булачак.

Алдымдагы мәсьәлә — биредә партнёрлардан торган үз филиалымны булдыру, алар монда финанс пирамидалар өчен урын калдырмасын, җирле халыкны шундый күзгә ташланган тупас финанс карарлардан сакласын. Менә Татарстанда шәхси гаилә әйберләреннән кала мин нәрсәгә ирешергә телим.

ӘҢГӘМӘДӘШ: ЭЛЬНАР БАЙНАЗАРОВ
ФОТОГРАФ: ДАНИИЛ ШВЕДОВ
РЕЖИССЁР: ИЛШАТ РӘХИМБАЙ
ОПЕРАТОР: ИЛСУР ЗАГРТДИНОВ