99нчы елның октябре иде – мин Япониягә килдем. Рәсәйдә дә үзгәрешләр – белгәнегезчә 99нчы елның декабрендә Ельцин эшеннән китте һәм хакимияткә хәзерге президент В.В Путин килде.
Асия Йосыфовна (Садыйкова) берничә японны белә иде һәм безнең профессор Хакамада белән танышуны да ул оештырды. Профессор - Ирина Хакамаданың абыйсы (әниләре төрле), рәсәй-япон мөнәсәбәтләре белгече.
Таныштым, Аояма Гакуин дигән башка университетның халыкара багланышлар факультетын тәкъдим итә иде. Эре, хосусый университет.
Ул: «Лариса, теләсәгез минем рәсәй-япон мөнәсәбәтләре буенча булган семинарларга килегез. Бәлки анда Татарстан турында сөйләрсез, бу бик кызыклы бит», - ди.
Мин: «Искиткеч, әйе, әлбәттә»,-дидем. Шулай итеп, башка университетта укып, параллель рәвештә аның дәресләренә йөри башладым.
2000нче елда (20 ел элек) көзен Путин беренче тапкыр Япониягә очрашуга килде һәм үзе белән төбәк вәкилләрен дә алган иде. Аның белән безнең ул вакыттагы президент Шәймиев килде. Хакамада сенсей сорагач, Татарстан турында, федератив килешү, дәрәҗә һ.б. турында сөйләгән идем. Бу журналист буларак минем тема иде.
Әңгәмә вакытында (Хакамада үзе сөйләде) ул Шәймиевка: «менә сезнең Татарстаныгыздан бер студент кыз – Усманова туташ - минем дәресләргә йөри»,- дигән. Ә Шәймиев: «әйе, беләм»,- ди икән. Иманым камил, сәфәре алдыннан өстәленә папка куйганнардыр. Юк, бәлки ул ишеткәндер, әлбәттә, чөнки мин журналист буларак Татарстанда Казанда вакытта да ул темаларга яза идем.
Һәм бу Хакамаданың: «Сез бәлки алга таба кая бару ягын карыйсыздыр, аспирантурамы, магистратурамы? Теләсәгез, минем янга университетка килә аласыз, сезгә тәкъдим язармын, ләкин анда әле имтиханнар да бирәсе булачак»,-диюенә бер этәргеч булды.
Хәл итәргә кирәк иде. Шунысы бар: стипендия дәүләтнеке, ә университет хосусый, ә анда уку дәүләтнекенә караганда кыйммәтрәк. Мөгаллимнең дәрәҗәсе югары булганлыктан, болар барысы да үзе хәл ителде. Шулай итеп университетка аның янына, халыкара багланышлар юнәлешенә эләктем.
Бу бик шәп иде – дәресләрнең яртысы инглизчә, яртысы японча барды. ООН Университеты каршында укыдык. ООН Университеты – дөньяда берәү генә һәм Япониядә урнашкан, минем Токио университетыннан юл аркылы гына иде.
Безнең анда да лекцияләр, гавами тыңлаулар булгалады. Анда Горбачёв та, инде ялга чыккан Клинтон да килделәр. Шундыйрак кызыклы уку инде.
Ул вакытта фәнни эшем өчен университет эзләгәндә, Көнбатыш Япониянең Симанэ (Хиросима янында) дигән бер префектурасында зур медиаүзәге, яңа китапханәсе булган, төбәкне өйрәнүче университет ачылганын белдем. Алар беренче студентларын әз җыйдылар – докторантурага бары тик өч кенә кеше керде.
Япониядә уку апрельдән башлана. Мин язын килдем. Медиаүзәккә минем белән параллель рәвештә атаклы япон галиме Хаттори Сироның архивы күчте. Ул - тел белгече, полиглот, 40ка якын тел белгән, эшчәнлеге өчен Көнчыгыш Императоры бүләге иясе булган шундый бер галим.
Япон теле тамырларын, башлангычын өйрәнгән. Җефете – Рәсәйдән, чыгышы белән татар булган мөһаҗир – Маһирә Аһи (Аһиева), Сиро аның белән татарча аралашкан. Галим 96нчы елда бакыйлыкка күчә.