КАЙТУГА МИН БЕР НӘРСӘНЕ АҢЛАДЫМ: ЧАЛЛЫ — ӨЕМ УЛ МИНЕМ
ЮЛИЯ ӘХМӘТҖАНОВА
ЮЛИЯ ӘХМӘТҖАНОВА
КАЙТУГА МИН БЕР НӘРСӘНЕ АҢЛАДЫМ: ЧАЛЛЫ — ӨЕМ УЛ МИНЕМ

Юлия Әхмәтҗанова Таҗикстанда туа, 16 яшендә әти-әнисе белән Яр Чаллыга күчеп кайта. Чаллыда мәктәп тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә, анда җинаять канунчылыгын өйрәнә. Белгечлеге буенча эшләргә дип Чаллыга кайта, ләкин 2 елдан КАМАЗга күчә. 2015 елда «Солнце внутри» фондын оештыра. Бу фонд сәламәтлек ягыннан мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итә. Юля аларны дизайн, заманча сәнгать һәм театр дөньясына алып керә.
Юлия Әхмәтҗанова Таҗикстанда туа, 16 яшендә әти-әнисе белән Яр Чаллыга күчеп кайта. Чаллыда мәктәп тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә, анда җинаять канунчылыгын өйрәнә. Белгечлеге буенча эшләргә дип Чаллыга кайта, ләкин 2 елдан КАМАЗга күчә. 2015 елда «Солнце внутри» фондын оештыра. Бу фонд сәламәтлек ягыннан мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итә. Юля аларны дизайн, заманча сәнгать һәм театр дөньясына алып керә.
— Син Таҗикстанда тугансың һәм 16 яшеңә кадәр шунда яшәгәнсең. Татарстанга кайтуың ничек булды?

1992нче елда Таҗикстанда гражданнар сугышы башланды, яңа яшьләр килде, яңа таҗик оппозициясе. Алар хакимияте урнашкач, чиста таҗик җәмгыяте төзү бурычы куелды — таҗик теле генә булсын анда һ.б. шундый нәрсәләр. Эчке конфликт фонында башкаларга да эләкте.

Минем агам Ибраһим Каһһәрович Таҗикстанның атказанган хирургы иде. Әмма чиста канлы таҗик түгел — яртылаш татар. Һәм менә шуның өчен, милләтчелек нигезендә, боевиклар аны диварга терәделәр: идән астыннан гаиләсен тартып чыгардылар, Алла апаны, балаларын. Аларны очраклылык кына саклап калды: боевикларның берсе аны танып алган, Ибраһим абый кайчандыр аның туганын дәвалаган булган.

Иң канкойгыч каршылыклар 1992нең җәендә башланды. Без аңарчы киттек, юкса минем татар әти-әниемне дә диварга терәүләре ихтимал иде. 18 май көнне, минем уналтынчы туган көнемдә, без Таҗикстанны мәңгегә калдырып киттек.
Бөтен гаиләбез белән киттек, бик күп идек без, ләкин туганнар алдарак китте, ә без әти-әни белән бераз тоткарландык, чөнки мәктәптән ниндидер справка алырга кирәк иде.

Аэропортка әти-әнием шампан шәрабе кыстырып килгәннәр иде. Ул чакта мин әле белмим, ә алар белә: Дүшәнбе белән Оренбург арасындагы соңгы рейс бу. Таҗикстан белән Россия арасында очышлар тагын ике елдан соң гына кире кайтарылачак.
ҺӘМ МЕНӘ БЕЗ ТЕРКӘЛДЕК, БИЛЕТЛАР КУЛГА КЕРДЕ. ШУННАН СОҢ ТЕГЕ ШАМПАННЫ АЧЫТЛАР ДА, ӘТИ ӘЙТӘ: «БУЛДЫ, — ДИ, — БУСЫ ИНДЕ ЯҢА ТОРМЫШ. КАЧКЫННАР БЕЗ ХӘЗЕР».
Шунда мин әти-әни рөхсәте белән гомеремдә беренче тапкыр шампан шәрабы эчеп карадым.

Йортны сатмадык, төенчекләребезне төйнәдек тә Оренбургка килдек, анда туганнарыбыз яши иде, ә аннан инде Яр Чаллыга күчендек. Ник шундамы? Безне анда яшәүче туганнарыбыз сыендырырга ризалашты. Документларга килгәндә дә бәхет елмайды, барысы да әйбәт иде.

— Чаллыда кая урнаштыгыз?

Качаклар буларак беренче торагыбыз ГЭСта иде. «Йолдыз» мәдрәсәсе тирәсендә яшәдек. Соңрак ул урыннарны экстремизм, терроризм оясы дип таныячаклар. Без анда үзара бик аралашып яшәдек, әмма андый нәрсә сизгәнебез булмады.

Ул районга бәйле шундый бер шәп хатирә бар: безне, Урта Азия кешеләрен өстенә беренче тапкыр кыш каплап китте, без нишлисен, бу кышны ничек кичәсен аңламый аптырашта калган идек.

— Әти-әниең нәрсә белән шөгыльләнә иде ― сез ГЭСта яши башлаган чорда?

Таҗикстанда әни бик җитди эштә эшләде, җитәкче вазифада. Ә монда ул «Йолдыз» мәдрәсәсе ашханәсенә урнашты, шәкертләргә аш әзерләргә. Һәм алар аңа «әни» дип дәшәләр иде, чөнки аш бүлгәндә, ул аларга арттырып сала иде. Мәдрәсә укучылары да өй мохитен сагынгандыр инде. Әни аларга тәм-томнар да әзерли иде, әмма артык чыгымнар булмаслык итеп, яшерен генә.

Ә әти тәэмин итү эше белән шөгыльләнде, шунда ук, мәдрәсәдә. Ләкин аннары башка эш урыннары да табылды, без фатир ялладык. Әти белән әни Казанга күчеп китте, ә мин Чаллы егете Ильяга кияүгә чыктым. Яр Чаллыны да миңа ул күрсәтте.
11нче сыйныфны мин ГЭСтагы 10нчы мәктәптә тәмамладым. Хәзер шуннан үткәнда физрукны очраткан саен, эчтән генә рәхмәт укыйм үзенә ― мине чаңгылар белән газапламаганы өчен. Миңа, Урта Азиядә туган кешегә, чаңгыга басу насыйп булмаган инде.

Аннары мин Казан дәүләт университетының юрфагына кердем, «җинаять канунчылыгы» белгечлегенә.

— Казаннан алган беренче тәэсирең нинди иде?

Миңа ул шундый да зур шәһәр булып тоелды һәм мине бик шатланып каршы алды кебек. Ятсыну булмады кебек, киресенчә — яраткан урыннарым бар иде, миңа шул чакта ук Мергасов йорты бик ошый иде, Кабан күле дә — Казандагы беренче туган көнемне шунда уздырдык.
БАБАЛАРЫМНЫҢ КАЗАННАН ЧЫККАНЫН БЕЛӘ ИДЕМ, ҺӘМ БУ МИНЕ КОТОЧКЫЧ РУХЛАНДЫРА ИДЕ.
Ул чакта әле Черек күл исән иде, биналары да тузган торакка әйләнмәгән иде, мин хәтта яшәдем дә әле анда. Без университетка күл аша җәяү бара идек, күл аша җәяү кайта идек. Ә икенче елны аларның барысын да сүттеләр.

КДУдан соң мин Чаллыга кайттым һәм ике ел следователь булып эшләдем — ТР Эчке эшләр министрлыгы белән контрактым бар иде. Ике ел эшләгәннән соң киттем: рухи кыйммәтләребез төрле булып чыкты.

Бер көнне әти: «КАМАЗга эшкә керикме әллә?» — диде. «Әйдә соң!» — дидем. Эшкә алганда бер генә сорау бирделәр миңа: «Юрисконсульт» сүзе ничек языла? «Юрисконсульт» — ике тамыр арасына «т» куймыйча», — дидем. Һәм мине алдылар.
Мин килешүләр бүлегендә эшләдем, КАМАЗның бөтен килешүләрен, шартнамәләрне тикшерә идем. Җиде ел эшләдем, ә бер моментта башка нәрсә белән шөгыльләнәсем килә башлады.

— «Дети ДЦП» проектына волонтер булып кайчан килдең?

Сайлау алды кампаниясе бара иде. Иптәш кызым депутатлыкка сайланасы иде, аның штабында эшләгән чор. Округның бөтен проблемалары миңа агыла. Инвалид балаларның әниләреннән дә күп иде мәрәҗәгатьләр.

Һәм шул вакытта мин «Дети ДЦП» фондын оештырган Тәнзилә Зөфәровна белән таныштым. Социалка белән беренче тапкыр шулай очраштым. 2006нче ел иде бу, миңа утыз. Шул эшкә кереп киттем, волонтер булдым һәм 10 ел буе шушы фондта эшләдем.
КҮПМЕДЕР ВАКЫТТАН СОҢ ШУНДЫЙ УЙ КИЛДЕ: Ә УЛ БАЛАЛАР АННАРЫ НИШЛӘРГӘ ТИЕШ СОҢ? 18-Е ТУЛГАЧ, АЛАР ЮККА ЧЫКМАЯЧАК БИТ, ДИАГНОЗЛАРЫ ДА ҖУЕЛМАЯЧАК. НИЧЕК ЭШЛӘРГӘ?
Бу сораулар мине «Солнце внутри» фондын төзүгә китерде. Һәм юридик белемем бу эштә миңа бик нык ярдәм итте, юлны җиңеләйтте.

Фонд Яр Чаллыда гына эшли, әмма безнең Казанда да шәһәрнең милек мөнәсәбәтләре комитеты бүлеп биргән урыныбыз бар. Анда ремонт ясарга кирәк.

— Фонд нәрсә белән шөгыльләнә?

Фондның максаты — инвалидларны җәмгыятьнең гади бер әгъзасына әйләндерү.

Иң мөһиме — алар иҗатларын туктатмасын һәм үзләрендә булган өстәмә ихтыяҗларга ирешкән уңышлары аша карасыннар. Туры бәреп: мин шундый-шундый, мин менә шуңа мохтаҗ, дип кенә түгел, гәрчә анысы да кирәк. Әмма кешеләрнең табигате шундый: алар яхшылык аша, сезнең нәрсәдәдер катнашуыгыз аша проблеманың үзенә дә игътибар итәләр.

Һәм без шундый проектларны тормышка ашыра башладык. Мәсәлән, картина галереясы белән: катнашучылар Чаллы график рәссамы Александр Халдеев күргәзмәсендә экскурсовод булды. Алар 20дән артык экскурсия уздырды, тамашачылар белән аралашырга, курыкмаска өйрәнделәр.
КҮРГӘЗМӘГӘ КИЛҮЧЕЛӘРНЕ БЕЗ ЭКСКУРСИЯНЕ ИНВАЛИДЛЫКЛАРЫ БУЛГАН КЕШЕЛӘР ҮТКӘРӘЧӘК, ДИП АЛДАН КИСӘТМӘДЕК, МОҢА БАСЫМ ЯСАМАДЫК. КАЙБЕР КЕШЕЛӘР БИК ГАҖӘПЛӘНДЕ.
Коляскалы экскурсоводның үзләре өчен көтелмәгән хәл булуын әйттеләр. Әмма шул ук кешеләр фикеренчә, барысы да бик шәп узды һәм экскурсияне коляскалы кеше үткәрүендә алар бернинди аерма тоймадылар.

Тагын бездә туку остаханәсе бар. Ике ел элек грант оттык һәм туку станоклары сатып алдык, урын таптык.

Кызлар инде ике ел буе остаханәдә эшлиләр, тукучылык технологияләрен үзләштерәләр. Аларның Светлана исемле остазлары бар, ул профессиональ тукучы.

Безнең төп максатыбыз, әлбәттә, — эшләнмәләребезне сату. Ә сыйфатлы, яхшы әйберне сату өчен, аны шәп итеп җыярга да кирәк, моны инвалид ясаган дип, хисләр белән уйнау булмаслык итеп.

Кеше башта сатып алсын һәм соңыннан гына кайдадыр аны инвалидлыгы булган Алсу Хәйруллина исемле оста ясаганын укысын иде.

— Әлеге әйберләрне сез «Солнце внутри» бренды буларак җитештерәсезме?

Әйе. Әлегә нәкъ менә сатуга дигән әйберләр юк, тәҗрибә өчен эшләнгән әйберләр генә. Үрнәкләр бар иде, без тукып карадык, тыгызлыгын тикшердек, капшап карадык, кемдер үзенә тулы бер эшләнмә дә тукып чыга алды, шарфмы, палантинмы анда.

Кемдер үзендә шул эшләнмәләрне сатып акча эшләрлек дәрәҗәдә яхшы тукырлык көч тә таба. Мәсәлән, ашханә өчен текстиль — өстәлне бизәргә шәп япма тукый. Йә булмаса матур тастымаллар комплекты, мендәр тышлыклары. Без әлегә шуны үзләштерәбез.

Килеп чыгамы, ошыймы ул сиңа? Алга таба үсәргә теләсәң, син дәвам итә алсын өчен, бар мөмкинлекләрне табачакбыз.
Еш кына инвалидлыгы булган кешеләрдән дипломның диплом өчен генә булуын теләмәүләрен ишетәм. Күп кешеләрдәге кебек: кеше өсте-өстенә төрле җирләрдән белем җыя, шул исәптән абстракт менеджерлык, мәсәлән, һәм аларны кая куярга белми. Безнең бурыч — бөтен кешене бер калыпка кертү түгел, әйдәгез, янәсе, барыгыз да бухгалтер, йә юрист булыгыз, йә ITга барыгыз дип. Һәр эштә индивидуаль якын килергә кирәк, физик яктан нәрсәгә мөмкинлеге булуын исәпкә алып.

— «Солнце внутри»га ничек ярдәм итеп була?

Безгә һәрвакыт нык егетләр кирәк, коляскалыларны урамга алып чыгар өчен, мәсәлән. Аны парлап эшләргә дә була: егет күтәреп алып төшә, ә кыз аралаша, бергә урамда йөри.

Тагын шул ук туку остаханәсенә җепләр алу өчен акча кирәк. Сәнгать, театр турында сөйли алырдай лекторларны чакыру өчен дә, һәм, гомумән, берәр шәп кенә уку-укыту программасы башлап җибәрү өчен.

Нык егетләр «Наташаның җәе» проекты өчен дә кирәк безгә. Бу шәхсән бер Наташага багышланган проект, ул бервакыт миңа: «Юля, мине һава суларга алып чыгардай берәр кеше табыйк әле?» — дип язган иде.
ШУНДА ГЫНА БАШЫМА КИТЕРЕП СУКТЫ: УРАМДА ЙӨРИСЕБЕЗ КИЛСӘ, БЕЗ БИТ ЧЫГАБЫЗ ДА КИТӘБЕЗ, Ә НАТАША АЛАЙ ИТӘ АЛМЫЙ.
Һәм без һава сулау белән генә чикләнмәдек, беренче тапкыр бергә Татарстаннан читкә чыктык — Ижевскка бардык. Наташаның шулай итәсе килде. Һәм Наташа гына түгел иде анда, автобуста 30лап кеше җыелды. Аңлатып булмаслык рәхәт иде ул, төн уртасында кайтып җиттек, барыбыз да хәлдән тайган, ләкин таралышып булмый, кочаклашалар. Шул мизгел өчен генә булса да оештырырга кирәк иде аны.
«Татнефть»тә откан грантка икенче ел инде «Наташаның җәе»н оештырабыз, бу юлы Болгарга барачакбыз.

Хәзер без Ксюша Шачнева һәм тугыз инвалид кыз белән спектакль-күргәзмә әзерлибез. Алдан уйланган концепция юк, кызлар үз тормышлары турында сөйли, һәм Ксюша аларны бик шәп итеп тыңлый. Яңа форматта эшләүне, ягъни спектакль һәм күргәзмә форматын кызлар үзләре сайлады, теманы да үзләре тәкъдим иттеләр: Россиянең зур булмаган бер шәһәрендә инвалидлык белән яшәү — нәрсә ул.

«Плюс-минус спектакль» — беренче заттан сөйли торган театр: сәхнәдәге кеше персонажны түгел, үз-үзен уйный. Бүгенге көндә ул документаль иҗтимагый театрның иң мөһим юнәлешләреннән берсе. «Предметлы әңгәмә» — катнашучылар тарафыннан үз тормышларында булган хәлләргә нигезләнеп ясалган сәнгать объектлары күргәзмәсе. Ике форматны да Чаллыдагы сәнгать галереясы мәйданында күрсәтербез.

Бу ел безнең өчен гомумән үзенчәлекле булды. Пандемия һәм үзизоляция яңа чынбарлык һәм «Уйлап чыгарылган тормыш» дигән яңа фотопроект бүләк итте — без аны Таня Лепп белән эшлибез. Бу виртуаль тормышта төрле була алуың турында: уйнап, цифрлы кием һәм битлекләрне сынап карап була. Һәм хәтта үз аякларыңда Лувр буйлап хәрәкәт итеп, мәсәлән. Менә ул яңа, башка төрле тормыш. Уйлап чыгарылган тормыш. Дөрес, дүрт дивар арасында гына, элеккечә.

— Чаллыдан соң син яңадан Казанга киткән идең бит, Казанда яшәдең. Ләкин быел кире кайттың. Ни өчен?

COVID аркасында. Ирем Илья белән читтән торып эшләүгә күчтек, аннан соң аның Ярдәм фондының Казандагы бүлеген таркаттылар, һәм шундук Чаллыда башка эш тәкъдим иттеләр.

Мин дә «Солнце» белән Казанда берни эшли алмый идем инде, пандемия иде.
ҺӘМ БЕЛӘСЕҢМЕ, ГАҖӘП, ЛӘКИН КАЙТУГА МИН БЕР НӘРСӘНЕ АҢЛАДЫМ: ЧАЛЛЫ — ӨЕМ УЛ МИНЕМ. НИЧЕКТЕР ТӘНЕМ БЕЛӘН ТОЙДЫМ МИН АНЫ, ОРЫНЫП ДИЯРЛЕК.
Без фатирыбызга да нәкъ менә кайтуыбызны аңладык. Һәм ахыр килеп, анда ремонт ясаячагыбызны, кунаклар кабул итәчәгебезне.

— Чаллыга сине пандемия кайтарды димәк?

Әйе, пандемия. Һәм Таһирның миңа үзенең сайлау алды кампаниясендә катнашырга тәкъдим иткәч, бик сөендем мин. Ул безнең дустыбыз, юл төзүче һәм «Наш двор» программасы кысаларында шәһәр мохитен төзекләндерә торган компания хуҗасы.

Әмма аның планнары төзекләндерүне дәвам итүдән күпкә зуррак. Менә Комсомольск яры бар, ул бөтенләй ташландык хәлдә. Таһир аны нишләтеп булуы турында сөйләгәндә, каз тәннәре чыга — ул монда барысының ни рәвешле төзеләсен һәм яңарасын күрә: монда бу, монда теге, монда ташландык бина, һәм аны ничек тарихка әверелдереп булганын.

Айрат Таһировны белмисеңме? Ул безнең округта яши, «Айтат» IT-компаниясе хуҗасы. Аны татар Google'ы диләр, чөнки ул шул кадәр мөстәкыйль, Татарстанның IT юнәлешенә үз карашы бар. Айрат билгеле бер сумма акча эшләде һәм хәзер эзлекле рәвештә ГЭСның ташландык биналарын торгызып бара. Икесен торгызды инде.

— Барлык чаллыларга бирелә торган сорау: син кайсы комплекстан?

Мин 62дән дә, 3тән дә, Яңа һәм Иске шәһәрдән. Мин ЗЯБта да яшәдем (завод ячеистых бетонов, Яр Чаллы районы — ред.), ГЭСта да (шулай ук шәһәрнең бер районы).

Хәзер мин унберенче комплекстан, һәм ул бик шәп.
ӘММА БЕЗ «РӘХӘТ ШӘҺӘР» ДИГӘНДӘ, НИКТЕР КҮЗ АЛДЫНА ШУНДУК ГЭС КИЛӘ. КИТАПХАНӘ ФАСАДЫ ҺӘМ ПИРАМИДАЛЬ ТУПЫЛЛАР — БИК ТӘ ГЭСЧА ПЕЙЗАЖ, ҖИРЛЕ ФИШКА.
— Яр Чаллы кунакларына нәрсәләрне күрсәтер идең?

Без маршрутны Тукай яр буеннан, Үзәк урам һәм яр буена керү юлыннан башлыйбыз. Бу — Чаллының тарихи үзәге. Әмма Үзәк урам мирас булып күренерлек рәвештә эшләнелмәгән.

Әлеге тарихи үзәкне реконструкцияләү бурычы бар иде. Ягъни аңлашыла инде аның борынгы урам икәнлеге, ләкин, дөресен әйткәндә, ул миңа бик ошамый — стильдә бердәмлек юк. Уйланылмаган, элмә такталарда, исемнәрдә, фасадларда төсләр күп.

Бердәнбер плюс — яңартылган яр буе. Миңа аның бетоннан ясалган төшү юлы ошый — без аны «Камадагы әкиятләр» өчен кулландык, театр белән перфоманс ясаганда, ул төшү юлы сәхнә иде.
— «Камадагы әкиятләр»?

Әйе, ул өлкәне өйрәнү юнәлешенең, дизайн, театрның гадәти булмаган урында берләшүе. Син нәкъ менә үз тирәңдәге мохиттән, шәһәр мохитеннән файдаланасың. Вика Штанкеның — проектның идеологы һәм илһамчысы — «Әкиятләрне» эшләве шундый шәп булды!

— Яхшы, аннан соң кая барабыз?

Аннан соң — рәссам Хәмзә Шәрипов остаханәсенә. Ул татарлыкка, татар халкына булган карашы белән кызыклы, аңлату рәвеше белән — йомшак кына итеп. Кочаклаган кебек диимме соң, ничектер шулай итеп. Плюс Хәмзәнең остаханәсе дә кызыклы, анда бераз актарынсаң, мәсәлән, «Энергетик» мәдәният йорты өчен тукымага ясаган эскизларына юлыгырга мөмкин, ул зур 30 метрлы полотно.

Хәмзәнең остаханәсеннән соң «Энергетик»ка юл тотабыз, дивардагы мозаиканы карыйбыз, «Төзүче» мәдәният йорты янында — Хановның «Регбичылар» скульптурасын. Аннан Гидростроители урамы буйлап үзәк китапханәгә хәтле төшәбез — бинаның алгы өлешен, пирамдаль тупылларны һәм Хановның «Фонтан»ын күрер өчен. Аннары «Ватан-ана» скульптурасы янына киләбез — шулай ук Хановныкы ул.

Аннан трамвайга утырабыз, ул шәһәрнең ике өлешен тоташтыра: ЗЯБ буйлап бара, ГЭСтан Яңа шәһәргә керә һәм кире кайта. Орган залында төшәбез. Кызганыч, Мацуев килгән очракларны исәпкә алмасаң, ул бик үк актив мәдәни нокта түгел.

Азатлык мәйданына хәтле автобуста барабыз. Бу проектка бәйле бик күп бәхәсләр булды, әмма ахыр чиктә монда бар нәрсә дә үзен аклый. Хәтта шул яшел калкулыклар да — кешеләр аларны каберләр белән чагыштырганнар иде, ә хәзер монда күңел ачалар.

Алга таба китәбез, юлыбызда ― «Мастеровые» театры. Бу театрга минем каенатам, Колесников Юрий Михайлович нигез салган, үзе исән чагында мин аның белән таныш түгел идем. Аңа бәйле бер кызык хәл бар.

— Сөйлисеңме?

Без күченеп килгәч, әни шундук үзенә мәдәни нокталар — «магнитлар» — тапты: ул «Провинция» камера оркестры белән дирижер Игорь Лерман үз юлын башлаган сәнгать училищесы һәм «Мастеровые» театры иде. Бөтен спектакльләрен карап чыккач, әни сәхнә артына баш режиссерны эзләп кергән (Юрий Колесниковны ― «Мастеровые»га нигез салучы кешене), аны эзләп тапкан да: «Рәхмәт» кенә дип әйтә алган.

Күпмедер вакыттан соң Юрий Михайлович вафат булды. Әни, әле безнең киләчәктә Илья белән гаилә корасыбызны белми торып, Юрий Михайловичка барысы өчен дә рәхмәт әйткәндер, күрәсең.

«Мастеровые»дан соң Энтузиастлар бульварына ― Илдар Ханов сыннарын карарга барабыз: «Яшәү агачы», «Уяну», «Эволюция», «Сакчы фәрештә». Шәһәргә кергәндә, Боровецкий күпере тирәсендә, Хановның «Энергия» дигән тагын бер скульптурасы бар. Алар барысы да минем өчен Чаллының төп символлары. «Яшәү агачы» артында торган Түбәтәйне күрсәтәм дә Картиналар галереясенә җитәбез.

Бульварда искитәрлек берни дә юк, әмма анда бик шәп велосипедчылар җыела, аларга сәгатьләр буе карап торып була, сәпидтә перфоманслар ясауларына, шәһәр мохите белән кушылуларына. Һәм алар аны бик килештереп эшли, әбиләргә дә, балалар белән килгән әниләргә дә комачауламыйча.

Ашауга килгәндә, «Ак батыр» сосискаларын киңәш итәм.
УРБАНИСТЛАР КИЛЕП, ЧАЛЛЫЛАРНЫҢ МӘДӘНИ КОДЛАРЫ БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНГАНДА, БЕРЕНЧЕ УРЫНДА БӘДРӘФ КӘГАЗЕ ИДЕ. АННАН «АК БАТЫР» СОСИСКАСЫ. КАМАЗ ЕРАК ИДЕ БЕРЕНЧЕ УРЫННАРДАН.
Баштарак чорда күп кеше Чаллыга кире кайттуыңмы бу дип сорый иде, шундыйрак мәгънәдә, ачуым килә иде бераз. Ни аерма бар: кайтты ди, кайтмады ди. Хәзер заманы башка, мөмкинлекләр чиксез.

Әмма күпмедер вакыт узгач, үзем дә шул фигыльне куллана башладым — әйе, мин Чаллыга нәкъ менә кайттым. Һәм ул шундый кайф булып чыкты! Моны аңлау ирек бирде миңа ― үземне, үз чикләрне аңлау өчен.

Чаллы ул — өй. Хәтта шул чуарлап бизәлгән йортлар да ачуны чыгармый кебек, һәрхәлдә, бик нык түгел. Аларны акка буйыйсы килә инде килүен, ләкин хәзергә ул әллә ни мөһим түгел. Бу — минем маршрут, минем шәһәр, һәм ул миңа мөмкинлекләр бирә — менә шул мөһим.

ИНТЕРВЬЮ — РАДМИЛА ХАКОВА, ЭЛЬНАР БАЙНАЗАРОВ
ФОТО — ЛИЛИЯ РУАНОВНА
РЕЖИССЁР ИЛЬШАТ РӘХИМБАЙ
ОПЕРАТОР РУСЛАН ФӘХРЕТДИНОВ (ADEM MEDIA)