МИНЕ ФРАУ ДИЛӘР ИДЕ. ФРАУ ХУҖИНА
ИЛҮСӘ ХУҖИНА
ИЛҮСӘ ХУҖИНА
МИНЕ ФРАУ ДИЛӘР ИДЕ. ФРАУ ХУҖИНА

Опера җырчысы Илүсә Хуҗина Алманиядә укыган, дөньяның төрле илләрендә чыгыш ясый, аларга Италиядә әзерләнә, Татарстанда яши. Без Илүсә белән аның Кёльнда укуы, менталитетлар аермасы, татар мәдәниятенә бәйле үтмәс җирсү турында сөйләштек.

Поэтесса Эльмира Жалилова должна была написать для меня песню. Но у неё не получалось, потому что она меня совсем не знала. Кто я, чем занимаюсь, мою историю. И я начала рассказывать: где училась, чем занималась, свои ощущения… После консерватории я поступила в Германию. И
Я в принципе, очень сентиментальный человек. Но если задерживаешься подольше в Казани, эта сентиментальность… ну, куда-то уходит на время. И возвращается каждый раз, когда собираешься уезжать, вспоминается. «Ты же часто выезжаешь в другие страны, у тебя
— спрашивают меня. «Нет, — отвечаю я, — мне каждый раз очень грустно уезжать». Всегда грустно, мне не хочется уезжать.
И… вот после такого разговора звонит мне Эльмира. Я, говорит, песню тебе написала. Я читаю строки текста — ровно обо мне. Когда я пою эту песню,
Эта песня — она как обращение к Италии. Но Италия там образно взята. Потому что сейчас я чаще бываю именно в Италии. А так, это может быть и Германия. И в общем Европа.
Я сижу смотрю на мечеть Марджани.
хоть тулуп надень, всё равно будет холодно.
— А влияет влажность на голос?

— В себе я этого не чувствую. Может, кто-то и чувствует.


— Ты же не из Казани?

— Нет. Я родилась в Челнах, выросла в Елабуге. Елабуга — это русский город. Но я росла в татарской атмосфере. Из-за родителей… наверное… надо сказать. У нас всегда было включено радио Татарстана… вилочное. И по телевизору пели те же Зиля Сунгатуллина, давали концерты. Ещё бывали сборные концерты — Клара Хайрутдинова, Венера Ганиева, Рафаэль Сахабиев, Хайдар Бигичев, Зухра Сахабиева. Я выросла на их песнях. И моя… прабабушка, получается — бабушка моей мамы… К возвращению родителей она учила меня какой-нибудь песне. И вечером я давала им концерт.
Когда я приехала в Казань, сразу поняла, что это мой город. Мне не хотелось возвращаться в Елабугу. Всё мое желание было — назад, в Казань. В Казань я приехала поступать в музыкальный колледж. Это было училище ещё — в те годы, когда мы учились.

Мне так нравилось в училище, я вот…

У меня ноги земли не касались. Утром к восьми прихожу, занимаюсь и ухожу только поздно вечером.
Шагыйрә Эльмира Җәлилова миңа җыр язарга тиеш иде. Ләкин яза алмый иде, чөнки ул мине белми. Кем мин, нишлим мин, минем тарихымны. Һәм тотындым сөйләргә аңа: кайда укыдым, нәрсә белән шөгыльләндем, хис-тойгыларымны... Консерваториядән соң Алманиягә укырга кердем. Һәм вот тогда меня накрыло, так сказать. Мин, гомумән, бик сентименталь кеше. Тик Казанда озаграк торсаң, ул сентиментальлек… ну, каядыр китеп тора. Һәм чыгып киткән саен кире кайта, искә төшә. «Син бит чит илләргә еш чыгасың, синең трепет есть, наверное, когда ты выезжаешь?» — диләр. «Юк, — мин әйтәм, — миңа киткәндә һәрвакыт моңсу». Һәрвакыт моңсу, минем китәсем килми.
Һәм… шулай аралашканнан соң, миңа Эльмира шалтырата. Мин сиңа шигырь яздым, ди. Мин укыйм шигырь юлларын — нәкъ минем турында. Ул җырны җырлаганда минем какие-то другие вибрации даже, другой уровень исполнения, что ли. Ул җыр Италиягә мөрәҗәгать кебек. Ләкин Италия анда образно алынган. Чөнки хәзер мин Италиягә йөрим. Ә болай ул Германия дә булырга мөмкин, Европа, гомумән.

— Ә Италиядә нәрсә?

— Италия – опера җырчыларына яшәр һәм эшләр өчен идеаль урын, идеаль һава торышы, диик. Бөтен шартлар да бар – рәхим ит, эшлә. Менә кояш – көн саен.
Мин Италиядә хәзер – кояш кыздыра. Бездә (Казанда) яңгыр, ә минем шунда кайтасым килә. Белмим, нормаль кешеләрнең алай түгелдер инде. (Көлә.) Ә минем шулай менә, һәм мин аны хәтта аңлата да алмыйм.

Мин карап утырам Мәрҗани мәчетенә. Һәм чак кына яшь акмый менә. Миңа ошый менә шул күренеш, мәчет манарасының шулай...

Казанда яшәү – минем күңел белән аңлап эшләнгән карарым, диясем килә. Бу – минем шушында булырга теләвем. Миңа монда уңайлы – әйе, уңайлы, һичшиксез. Күп сәбәпләр, күп факторлар аркасында миңа уңайлы монда.

— Ниндиләр аркасында инде ул, мәсәлән?

— Беренчедән, монда минем туган телемдә сөйләшәләр. Әйе, барысы да түгел, әлбәттә... Мин үз телемне яратам. Чөнки читтә булганда, минем… Беләсеңме, мин төрле телләрдә аралаша алам, нормально аралаша алам. Һәм анда (Италиядә) кешеләр яхшы, мине барысы да ярата, хөрмәт итә.

Әмма мин ниндидер бер чиккә җитәм: минем бөтенесе белән татарча аралашасым килә. Алай дисәң… Мин көн саен әти-әнием, дусларым белән татар телендә аралаша алам инде, әмма минем шул телдә сөйләшәсем йә булмаса җырлыйсым килә. Менә шул иң кызыгы.
Дөнья классикасын башкарган концертларда мин шулай ук татар халык җырын да җырладым. Һәм минем яныма, әйтик, елап беткән алманнар килеп, нәкъ менә шул әсәр белән кызыксына иделәр.

Гәрчә ул концертта мин алман әсәрләрен дә башкардым бит инде. Никтер бөтенесен "Әллүки" кызыксындырган иде.

Ну, чөнки ул, әлбәттә, бөтенләй башка дәрәҗәдә башкарыла. По ощущеням. Бәлки, шуңадыр. Ләкин менә шундый чыгышларым булган чакта, нәрсә башкарасымны үзем сайлый алган чакта, мин һәрвакыт татар әсәрләрен җырлыйм. Йә татар классикасын, романсларны.

Минем белән бер вакыйга булды, нәкъ менә шул Алманиядә укыган чакта. Илмар Лапиньш исемле дерижер (чыгышы белән латвияле) 2013 елда Берлинда Раштуа концерты куя иде – Берлин симфониясе белән, филармониядә.

Ул сиксәненче елларда Казан операсында эшләгән булып чыкты. Анда күпме вакыт эшләгәнен әйтә алмыйм, әмма ул менә шушы татар мәдәниятен күргән, ул татар мәдәниятен якын иткән.

Шушы концертка Филүс Каһиров килергә тиеш булган – Рөстәм Яхинның романсларын җырлар өчен. Ләкин әллә аңа виза бирмәгәннәр, әллә документларын өлгертмәгән – килмәгән. Менә шунда мине искә төшергәннәр! Ә мин ул чакта как раз Алманиядә укыйм, яңа күченгән генә идем.

Һәм миңа шылтыраталар:

–Теләмисеңме?

–Әйе, бик шатланып, – дим.

Һәм мин ул ноталарны укытучыма алып килдем. Шул көй уйнап җибәрде, димәк. Һәм минем күзләрдән яшь китте! Укытучым нишләргә белми: шатланыргамы аңа, мине тынычландырыргамы.

Ул реакцияне мин аңлата алмыйм. Әллә интонация ул, әллә мин сагынганмын. Гәрчә минем янымда гел киң күңелле, ачык, әйбәт кешеләр иде инде.
Мин Берлинга барып, Рөстәм Яхинның дүрт романсын башкардым. Раштуа концертында, Берлинда, Берлинның симфоник оркестры белән. Әле "Шүрәле" балеты да бар иде. Алар да кайсыдыр популяр нәрсәне уйнадылар. Һәм концертны Салих Сәйдәшевның Кызыл Армия маршы белән тәмамладылар. "ААА!!!" иде ул, бөтенесе менә болай басып торды. (Күрсәтә.) Ул бик шәп иде!

— Ни өчен ул Берлиндагы Раштуа концерты өчен нәкъ менә шул музыканы сайлаган?

— Ул әлеге музыканы белә, ярата һәм уйнарга тели иде. Ягъни аның инициативасы булмаса, бу хәлнең Алманиядә Раштуа кичендә тормышка ашуы бик икеле булган. Бер студент кыз Берлин филармониясенә килеп: "Әйдәгез әле, татарча җырлыйбыз!" – дисенме? Аны берәү дә ишетмәс иде.

Ә ул әлеге концертка чакырылган дирижер иде. Һәм аның программасы иде. Минем өчен бик кызыклы тәҗрибә иде ул. Соңрак минем бер темага соло магистрант концерты булды. Миндә "Кызның татлы хыяллары" дигән тема иде. Мин Эльмир Низамовның "Кара пулат" операсыннан Нәргизә ариясен башкардым һәм исемлеккә керттем. Комиссия рәисе сүзнең ни турында барганын, чынлап та туры киләме икәнен аңласын өчен, без махсус аны алман теленә тәрҗемә иттек. Әмма барысына да әлеге музыка бик ошады.
ТАТАР МУЗЫКАСЫ АУРУПАДА ҺӘРЧАК БАРЫСЫНА ДА БИК ОШЫЙ. АЛАР БЕРНИ ДӘ АҢЛАМЫЙ, ТИК БАРЫСЫНЫҢ ДА ЧЫНЛАП ТОРЫП ИСЛӘРЕ КИТӘ.
— Италия турында ниндидер килешле климат дигән идең бит. Вокалистларга килешә торган ниндидер бер климат бармы ул? Әллә ул психологик нәрсәме?

— Беренче чиратта, психологик факторлар бар. Икенчедән, әйтик, Петербургта ну бик авыр инде. Чөнки менә ул баш өстендә эленеп тора торган болытлар – алар бастыралар. Ничектер көйләнергә дә кирәк бит. Ә без сәхнәгә чыкканда ук кирәкле кәефтә. Италиядә кояш, җылы, уңайлы. Әмма бер кимчелеге бар: дымлылык. Менә, әйтик, кыш башлана, ди. Ну, көз. Анда бик дымлы! Күпме киенмә, син хет тун ки, толып ки – барыбер суык булачак. Мондагы һава торышыннан аермалы буларак. Әмма бу елны чын Аурупа кышы иде, мин яратмый торган. Аурупа кышын җенем сөйми! Минус 15 булсын лучше. Булды, киендем дә тәртип. Ә анда – аяк асты апара – бөтен слизистаяны әчеттерә, гафу итегез мондый ваклыклар өчен (көлә).
АННАН СОҢ, ИТАЛИЯ – ҖЫРЛЫЙ ТОРГАН ИЛ БИТ УЛ. КАЯ КАРАМА – БӨТЕН ҖИРДӘ МАТУР ҖЫРЛЫЙЛАР. ВЕНЕЦИЯДӘГЕ ГОНДОЛЬЕРЛАР ДА ХӘТТА. АЛАР ШУНДЫЙ ШӘП ҖЫРЛЫЙЛАР! ИШКӘК БЕЛӘН ИШӘЛӘР, ҮЗЛӘРЕ ҖЫРЛЫЙЛАР – ГАҖӘЕП МЕНӘ. БЕЗНЕҢ ФИЛҮС КЕБЕК, ӘЙТИК. АВЫЗЫН ГЫНА АЧУЫ БУЛА – ЧЕЛТЕРӘП ЧЫГА АННАН.
Һәм анда да бит, беләсеңме. Менә ничектер. Ул һава торышы да, шулай да, әйе. Анда таулар да бар, анда бар нәрсә бар кебек миңа.

— Дымлылык тавышка тәэсир итәме ул?

— Мин аны үземдә сизмим алай. Кемдер, бәлки, сизәдер. Җырлый белмәсәң, син аңа һәрчак сәбәпләр табачаксың, дип саныйм мин. Җырлыйсың икән – син теләсә нинди шартларда җырлыйсың. Чирлеме-юкмы, ятып торган хәлдәме, башта торган хәлдәме, утырыпмы, басыпмы...

— Син үзең Казанда тумаган бит?

— Юк. Мин Чаллыда тудым, Алабуга шәһәрендә үстем. Алабуга — ул урыс шәһәре. Шулай да мин татар мохитендә үстем. Әти-әнием аркасында… дип… әйтим. Безнең һәрвакыт Татарстан радиосы эшләп тора иде… вилочный. Телевизордан да шул ук Зилә Сөнгатуллиналар җырлый иде, концертлар бирәләр иде. Аннары ниндидер җыелма концертлар — Клара Хәйретдинова, Венера Ганиева, Рафаэль Сәхәбиевлар, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиевалар. Мин шуларны… тыңлап үстем. Һәм минем… прабабушкам була инде — әниемнең әбисе… Әнием белән әтием кайтуына миңа берәр җыр өйрәтеп куя иде. Кич белән концерт бирә идем мин аларга. Ягъни менә ул музыкаль белем әниемнең әбисеннән килә. Алай дисәң, ул, бәлки, шулай итеп минем күңелне генә ачмакчы булгандыр.

Казанга килүгә үк тойдым мин аның үз шәһәрем булуын. Алабугага кайтасым килми иде. Бөтен теләгем — Казанга кайту иде.

Казанга музыка көллиятенә килдем. Без укыган чакта училище иде әле ул.

Миңа шундый ошый иде училищеда, мин менә үземнең… үз урынымны таптым. Аягым җиргә тими иде. Иртәнге сигезгә киләм, заниматься итәргә, һәм кич кенә кайтып китә идем. Ну, без шулай музыка училищесында яши идек. Курсташларым белән аралашырга темалар бик күп иде. Аннан соң… шундый фишка бар иде... Без бер-беребезне уздырып, халык җылары җырлый идек. Именно бормалы-бормалы булсын ул, теге, туп-турыга түгел.

Ну, әлбәттә, Казан мине… колач җәеп… көтеп тормаган. Мин килдем дә һәм кемлегемне күрсәтер өчен тырыштым.
У нас было много общих тем с однокурсниками. И ещё…
Мы соревновались в исполнении народных песен. Именно чтобы такие заливистые были, а не однозначные. Ну, конечно, Казань меня… не ждала… с распростёртыми объятиями. Я приехала и
УЧИЛИЩЕДА МИН КЕМЛЕГЕМНЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН ТЫРЫШТЫМ. КОНСЕРВАТОРИЯДӘ МИН ШУШЫ СӘХНӘДӘ ҮЗ УРЫНЫМ БУЛУГА ХАКЫМ БАРЛЫГЫН ИСБАТЛАДЫМ, ГЕРМАНИЯГӘ КИТТЕМ МИН ҺӘМ АНДА ДА БАРЫСЫНА ИСБАТЛАП ЙӨРДЕМ. УЛ ШУНДЫЙ КОТЫЛГЫСЫЗ ПРОЦЕСС.
Нормаль, табигый процесс.

— Ә Германиядә күпме яшәдең син? Укыганда.

— Ике ел гына.

— Берлиндамы ул?

— Юк, мин Кёльнда укыдым. Минем анда калырга мөмкинлегем бар иде, барысы да: "Кал!" – диде. Чөнки читтән килгән бөтен студентлар шулай итәргә тырыша иде – калырга. Ә мин кайтачагымны белә идем. Тик аннан соң монда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты булды, һәм мин анда җырладым. Мин барыбер кайтасы идем. Һәм мин кире Алманиягә китәргә теләми идем.
— Ә Германия нинди тәэсир уятты синдә? Инде күченеп килгәч. Чыгыш ясарга, кунакка түгел, ә инде укырга, яшәргә дип.

— Теге чит илдә шәп һәм рәхәт дигән миф — ул өеңдә хыялланып ятканда гына. Син анда яши башлагач, бөтен кыенлыклар башлана, нәкъ мондагы кебек. Үзенең кәгазь боткасы бар, син үтәргә тиешле кагыйдәләр бар. Бездә кайбер әйберләр андагыга караганда җиңелрәк эшләнә. Ә анда алдан эшләргә, кисәтеп куярга кирәк.
АЛМАНИЯДӘ ӘЛЕ ДӘ ХАТ КУЛЬТУРАСЫ БАР. АЛАР СӘБӘП САЕН ХАТ ЯЗАЛАР, — ХАТ АША АРАЛАШАЛАР.
Син күрше бүлмәдә утырырга мөмкинсең, әмма син почтага хат җибәрергә һәм нәкъ менә шулай җавап бирергә тиеш. Хат белән.

Минем профессорым бик яхшы һәм киң күңелле кеше иде. Фрау Кунц Айзенлор. Мине фрау диләр иде. Фрау Хуҗина. Кызык шулай, романтично.

Минем Алманиягә барып эләгүем дә үзе бер тарих.

Дус кызым бер көнне әйтә миңа: "Мин Германиягә укырга китәм", – ди. "Туймадыңмы әле син", – дим. Без ул вакытта тугызынчы ел укый идек бит инде. Мәктәптән соң – 4 ел училище, 5 ел консерватория. Һәм ул миңа: "Минем Аурупа мәктәбен күрәсем килә. Әйдә минем белән?" "Юк-юк-юк, рәхмәт, кирәкми, миңа җитәр", – дидем.

Мин бик зур финанс чыгымнар таләп ителгәнгә баш тартканмындыр инде, әти-әнидән акча сорарга ничектер оят иде. Ул чакта миңа 26-27 яшь иде инде.

Ул Алманиягә прослушиваниегә барып кайтты. Һәм кайткач: "Анда шундый шәп, шундый яхшы!" – ди.
Мин мәктәптә алман телен өйрәнгән идем. Кёльн соборы төшерелгән китап бар иде бездә. Шул данлыклы Кёльн соборы. Һәм мин һәрвакыт аны күрергә хыяллана идем.

Һәм мин аның белән барып кайтырга, Кёльнны карарга уйладым. Аңарчы бер тапкыр да Алманиягә барганым юк иде.

Һәм ул әйтә: "Карале, әйдә, син дә гариза җибәр әле? Бергә укырбыз!" – ди. Мин: "Ну, әйдә, җибәреп карыйк", – дим. Ул мине шулай илһамландырды.

Без беренче турга киләбез, – анда 86 кешелек исемлек эленеп тора: кытайлар, кореялылар һәм минем татар фамилиясе...

Мин үткәнмен. Миңа: "Алман телен белүең турында А-2 сертификатын алып килергә сүз бир", – диләр. Укырга кергәндә шундый шарт бар иде. Ярты ел эчендә син сертификат алып килергә тиеш. Мин: "Әйе, әйе", – дим. Һәм шулай өйгә кайтып китәм. Бәхетле булып: ниһаять өйдә мин.


АЛМАНИЯДӘ ЧАКТА ҖЫЛЫТУНЫ ТӨНГӘ ӨЗЕП ТОРА ИДЕМ (КЫЙБАТ), Ә АЛТЫГА БУДИЛЬНИК КУЯМ. ЯҢАДАН КАБЫЗЫП ЯТА ИДЕМ, УЯНГАНДА БҮЛМӘДӘ БЕРАЗ БУЛСА ДА ҖЫЛЫ БУЛСЫН ӨЧЕН. БЕЗ УЛ ИЛДӘ ЧЫНЛАП ТА ӨШИ ИДЕК.
Безгә бер әйткәннәр иде: "Урамда кояш астында басып торган кешене күрсәгез – белеп торыгыз: ул немец". Алманиядә җылылык кыйммәт, һәм әлбәттә, бөтенесе аны саклап тота. Алар просто ягуны өзеп куялар.
Университетка килгәч тә, мине студентларның опера постановкасы кастингына җибәрделәр. Һәм мине алдылар! Ә мин алман телен белмим!

— Ә син ул вакытка сертификатны алып килгән идеңме инде?

— Юк. Алар мин килешкә миндә сертификат бар дип галочка куйганнар иде. Алар шулхәтле теләгәннәр микәнни үзләрендә укуымны… Кайсына кирәк булганмын икән шулкадәр? Шундый мөһим нәрсәгә күз йомарлык булгач, дим инде.

Минем планым бар иде: мин киләм дә курсларга барам.

Мин шундук кастингка бардым, һәм ул менә чын курслар иде. Чөнки мин репетицияләргә йөрдем, һәм анда шундый алман теле курсы иде! Телне тиз өйрәнергә кирәк иде. Аралашырга һәм режиссёрның сиңа нәрсә сөйләвен аңларга кирәк иде.
Композитор Кшенок моноопералар трилогиясен язды. "Диктатор" операсында мин диктаторның хатынын җырладым. Мин, Татарстаннан килгән бер кыз, үзем шундый татарча менә. Мин режиссёрдан: "Мин нинди булырга тиеш?" – дип сорый идем. Ул җавап бирә иде: "Бүген син – Гитлер хатыны. Йә булмаса: "Путинның хатыны".

Киләсе репетициядә: "Син – Буш хатыны", – или кем иде аларда ул вакытта. Ну, мөһим түгел. Беренче леди. Азактан: "Кемне уйнарга соң миңа?" – дип сорыйм инде. Җавап: "Үзең сайла".
МОНДА АБСОЛЮТ ИРЕК ИДЕ! БАРЛЫК ӨЛКӘЛӘРДӘ, БАРЛЫК ПРЕДМЕТЛАРДА СИЗЕЛӘ ИДЕ УЛ. МИН ВОКАЛ БУЕНЧА СПЕЦИАЛЬНОСТЬКА КИЛӘ ИДЕМ ҺӘМ ТЕЛӘСӘ КАЙСЫ НӘРСӘНЕ ҖЫРЛЫЙ АЛА ИДЕМ. МЕНӘ НИ САЙЛЫЙМ – ШУНЫ ҖЫРЛЫЙ ИДЕМ. УЛ БИК ШӘП ИДЕ!
Минем теләкләрем бар иде, һәм минем максатларым, бурычларым бар иде. Һәм Аурупада төп кеше студент булып чыга. Укытучы аннан соң гына. Ә бездә, барыбер дә, киресенчә. Бездә иң элек укытучы, аннан гына студент. Һәм студентның ни сайлавы монда бөтенләй берәүне дә борчымый. Ә анда киресенчә, колак салалар. Бу бер яктан бик шәп, икенче яктан – юк. Чөнки студентар ниндидер үз көчләреннән килмәгән бик катлаулы әйберләрне сайларга мөмкиннәр. Ә бу аның аппаратын боза гына. Шундый момент бар.
Мин анда инде зур, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлый алучы кеше булып килдем. Укытучыма тәкъдим итә идем, ул хуплагач, без эшли идек. Шунда ул ирек. Һәм сине аның өчен берәү дә гаепләми. Ну, килеп чыкмаса, чыкмады инде. Димәк, дәвам итәбез. Беренче концертта ниндидер озын алман ариясен башкарганымны хәтерлим. Мине менә шулай калтырата иде, чөнки залда (зал тулы) алманнар утыра, ә мин алманча җырларга тиеш идем. Һәм бик борчылган идем, әйе. Һәм мин сәхнәдән кәефсезләнеп чыгам, – тегендә нәрсәнедер оныттым, монда. Һәм миңа: "Син искиткеч җырладың!" – диләр. Миңа бу бик гаҗәеп булып тоелды, чөнки монда ул башкача булыр иде. (Көлә)

Анда ничектер кешеләрнең кадерен беләләр. Бәлки, Россиядән аермалы буларактыр. Кеше кадерен белмиләр Рәсәйдә. Ә чит илдә кешенең кадере бар.

Минем өчен гаҗәеп иде ул: китапханәгә килә идем, һәм миңа тулы бер клавир бирәләр иде – китап ул шундый, тышлы, 100 евро тора. Миңа шулай бирәләр иде. "Мин моның ксерокопиясен ясарга тиешме?" – дим. Миңа: "Юк, син шуңа карап өйрәнәсең", – диләр.

Чөнки безнең монда беркайчан да китапны ук бирмиләр иде. Ну, син партияңне өйрәнәсең, сиңа ксерокопия бирәләр (ул арзанрак). Ә Алманиядә барысы да киресенчә. Кешенең хезмәте китапка караганда кыйммәтрәк бәяләнә. Менә шулчак уйлана башладым мин. Һәм чынлап та.

Алмания менә шундый ул. Анда стресс юк.
ДУС КЫЗЫМА: "КАЗАНДА ШУНДЫЙ РӘХӘТ, АНДА ТЕГЕ ДӘ БУ!" – ДИГӘЧ, УЛ: "СИҢА ГЕРМАНИЯДӘ СТРЕСС ҖИТМИ, ШУЛ ГЫНА", – ДИДЕ.
Чөнки без монда стресста яшибез. Тәк, иртәгә ни булыр? Ә иртәгә нәрсә уйлап табарлар? Ә анда син расписаниене ярты ел алдан беләсең. Минем анда яшәгән дусларым бер елга план корып куялар. Хәзер алар февральга сәяхәтләрен планлаштыралар. Билетлар алалар. Алалар! Ә син бездә бер ел алдан билет алып куеп кара әле! (Көлә.) Берничә атнадан ни буласын белмисең хәтта. Берничә айны әйткән дә юк. (Без Илүсә белән Covid-19 пандемиясе сәбәпле булган карантиннан берничә атна алдан сөйләшкән идек – Кайтам искәрмәсе.) Мөгаен, шуннан качканмындыр мин.

— Ә үзең белән ни алдың син? Синдә нәрсәдер үзгәрдеме? Бәлки, аны башкалар, туганнар, дуслар, сизәләрдер? Йә үзең сизәсеңдер? Чөнки ике ел ул, минемчә, син үзгәреп өлгерә торган вакыт.

— Әйе. Мин алай менә моны мин точно шуннан алып кайттым дип әйтә алмыйм. Әмма, әйтик, миңа хәзер бик җитмәгән терминнар бар. Рус һәм татар телендә миңа җитмәгән алман сүзләре.

— Мәсәлән?

— Termin. Нәрсә ул? Син очрашуны йә теш табибына баруны, йә репетицияне билгеләп куйган вакыт. Йә булмаса, белмим, очрашу. Ул вакыт йә вакыйга… Аңлата алмыйм… Ул сүз җитми миңа!

— Синең шөгылең булган вакытмы ул?

— Әйе. Әйтик, син: "Әйдә, өчтә күрешәбез?" – дисең. Ә мин: "Юк, минем эшләрем бар", – дим. Ул репетиция йә башка эшләр булырга мөмкин, тик ул репетиция булса, мин шулай дип әйтәм дә. А анда билгеле бер сүз бар. Ул вакыт буш түгел дигәнне аңлата. Тагын бөтен нәрсәне кире кага торган сүз бар. Карале, онытканмын ул сүзне.

Алман теленә тәрҗемә итеп булмаган сүзләр бар рус лексиконында. Һәм телләр белүдә шунысы күркәм дә! Мин алман телендә җырларга яратам. Фрау Кунц: "Казанда да алманча җырларга сүз бир", – дип әйтә иде.

30 декабрьдә БКЗда концерт булды. Яңа музыка һәм оркестр белән. Темасы "Венача Яңа ел" иде. Һәм алман телендә җырларга кирәк иде. Без репертуар сайлый башлагач: "Әйдәгез, менә моны!" – дим. Мин аларга гел алманчаны тәкъдим итәм.

— Татарстанда алманча җырлыйсың, ә менә Алманиядә – татарча!
МИН БИК ТӘ ТАТАР КУХНЯСЫН САГЫНАМ. ИТАЛЬЯННАР МЕНӘ БӨТЕНЛӘЙ АШЫЙ БЕЛМИЛӘР. НУ, АЛАРДА МЕНӘ МАКАРОННАР...
— Ә син хәзер күп вакытыңны шунда уздырасыңмы? Италиядә.

—Мин хәзер шунда шөгыльләнәм. Шөгыльләнер өчен йөрим.

— Билгеле бер кешегәме?

— Әйе. Аннан, ниндидер кечкенә чыгышлар да була. Һәм миңа шул җитә дә, сүз уңаеннан. Мин анда бер ай яшим дә, монда кайтам. Һәм миңа хәзер шул җитә. Чөнки күпләр мин анда кеше була алмаганга кире кайттым дип уйлыйлардыр. Ләкин бу күпчелекнең фикере.

Әйтеп куям: монда яшәү – минем уйлап эшләнгән карарым. Түләвен анда күбрәк түлиләр. Син һәрчак үзеңә рәхәт булган җиргә барасың. Әлбәттә, мине үземнең уңайлылык зонасыннан гына чыгарга теләми, дип әйтүче дусларым бар. Чөнки уңайсыз зона. Чит ил. Бәлки, бераз дөреслек бардыр алай диюдә дә, мин бәхәсләшмим, әмма мин, элементарно, манарага карап утырам, ди, һәм минем елыйсым килә, менә ул, белмим, аңлатып булмаслык тойгы ул.

Йә булмаса Камал театрына татарча спектакльгә барам, анда да елыйсым килә. Йә дәүләт ансамбле концертына. Хор җырлый – концерт буе елыйм мин.

— Ни була соң сиңа? Нәрсә тоясың син? Син ул хисне тасвирлый аласыңмы?

— Белмим, никтер яшь ага инде менә, белмим. Ул күңелле җыр да булырга мөмкин. (Көлә.)

— Нәрсәнедер югалтасың, нидер китә, ләкин син Казанны сайладың – менә шуннан туган сагыш, дип чамалар идем мин. Башка нәрсәме ул?

— Юк, ул хисләрне мин моннан киткәнче үк тоя идем инде. Ул телгә бәйле, ахрысы.

— Ә Казан музыкаль планда уңайлы шәһәрме?

— Классик музыкант өченме? Беләсеңме, шактый әйбәт ул, әмма бездә фестивальләр күбрәк булса, яхшырак булыр иде, минемчә.

Кызганыч, Шаляпин фестивале гел мине читләтеп уза. Беренчедән, аңа билетлар табып булмый. Алар бервакытта да булмый. Йә бар алар, әмма ниндидер коточкыч бәягә.

Мин эләгә алмыйм. Чөнки ярты ел алдан билет алып куя алмыйм. Шаляпин, Нуриев фестивальләре, кызганыч, миннән башка үтә. Концертларга мин ничек барып эләгәмме? Менә, әйтик, бүгенге кич буш, ди, мин карыйм анда кемдә нәрсә булганын. Һәм барам.

— Син үзең турында сөйләгәндә ничек таныштырасың?

— Мин Илүсә Хуҗина, Рәсәйдән килгән опера җырчысы.

— Казанда опера мохите бармы? Шуның белән мәшгуль һәм ничектер үзара бәйләнгән кешеләр даирәсе?

— Бездә ничек. Ну, билгеле инде, консерваториянекеләрне без беләбез. Ә тагын Культура институтын бетергәннәр бар.

— Бу үз һәм чит кешегә бүлүме?

— Ну, юк. Без барыбез бергә аралашабыз. Бер көймәдә без.

— Алайса бер-берегезнең чешкаларына пыяла ватыклары салмыйсыз инде?

— Юк, юк. Просто шундый нәрсә бар… Без барыбер дә академик белем алган кешеләр. Безнең ниндидер гомуми постановкалар була иде, ә аларда, әйтик, ул булмаган. Аларда ниндидер уртак концертлар булган, ди, ә бездә андый нәрсә юк иде. Безнең кызыксынулар башка иде. Шул гына.
В России человека не ценят. А заграницей знают цену людям.
— Син нәрсә турында хыялланасың?

— Татар операсын һәм балетын Аурупада ешрак куйсыннар дип. Ә татар операсы Аурупада юк. Парижда Яруллинны, "Шүрәле" балетын куялар. Тыңлыйлар, күз алдына китерәсезме! Шүрәленең кем икәнен бөтенләй белмәгән кешеләр – карыйлар һәм аңа кул чабалар! Музыкага, балетка, биючеләргә. Ә опера юк. Мин, мөгаен, Аурупада татар операсын җырларга теләр идем. Нәкъ менә шундый куелышта. Чөнки Берлин филармониясендә үзем дә көтмәгәндә җырладым инде.
— Ә концерт өчен дигән киемнәр ничәү синдә?

— Бик күп түгел.

— Ну, ничәү? 100?

— Юк! Юк, әлбәттә! Ну, кия торганнары биш-алты.

— Опера җырчысының гардеробын күз алдына китерәм!

— Юк, анысы дөньякүләм чараларда, әйтик, Парижда, чыгыш ясаучыларда. Алар кыйммәтле бит, алар искиткеч кыйбат.

— Ә нигә? Анда ниндидер тукыма булырга тиешме? Әллә авырмы ул? Әллә ул киемнең кагыйдәләре бармы? Ник шулай киенәләр икән соң ул, гомумән?

— Концерт вариантын карыйк, әйе. Алар ник чалбардан, джинсадан чыкмый? Ник чыкмый? Чөнки алай гадәткә кермәгән. Чөнки бу югары сәнгать булгангадыр, бәлки.

— Театрда хәзер (һәм театрда гына да түгелдер инде) төрле сәнгатьләр кушыла. Ниндидер яңа театр туа. Бөтенләй яңа. Тамашачы күреп ияләшкәне түгел. Операда да бармы шундый хәл? Әллә ул консервланганмы? Казанда түгел, гомумән дөньяда. Опера үзенә ниндидер башка нәрсәләрне кертәме? Үзгәрәме ул?

— Куелышлар, әлбәттә, үзгәрә. Хәзер постановкаларны чынбарлыкта ничек булыр иде, шулай итеп куярга тырышалар. Мин Алманиядә Моцартның "Уйдырма бакчачы" операсында җырлаган идем. Анда граф, графиня бар. Ләкин действие сарайда түгел, кафеда барды. Һәм без шунда эшли идек. Кринолиннар урынына кара күлмәк, алъяпкыч, яулык кидем. Күзлектән идем.
Менә Казанда "Анна Каренина" дигән иммерсив шоу бар. Ә Мәскәүдә "Пиковая дама" иммерсив операсы. Анда минем бер танышым җырлады. Әлегә болар безгә килеп җитмәде. Диана Әсгать кызы Сәфәрова булмаса, безгә бөтенләй бер иммерсив нәрсә дә килеп җитмәс иде.

— Ә менә башкару техникасында?

— Юк, анысы әлегә шул килеш кала. Ә миңа калса, анысы да үзгәрә башласа, ул инде опера булмачак та. Менә мин "Диктатор" операсында җырлаган чакта, анда коточкыч уңайсыз музыка иде. Ул менә шундый бик... заманча иде. Ә Моцарт бит мелодист. Һәм бу опера аның беренче әсәрләреннән… Мин чынлап менә сокланам ул композиторларга. Алар бер җирдә дә үзләрен кабатламаганнар бит! Алар менә шундый опералар язган, иллешәрне язганнар. Ә хәзер андый нәрсә юк.

— Конечно, ул вакытта аларның композиторлар әз булган, ә хәзер бөтен нәрсә язылып белкән инде.

— Әйе, әйе! Әмма ноталар һаман җидәү бит!

— Сиңа Казанда нәрсә җитми?

— Ну, беренчедән, миңа монда бик тә парклар җитми. Аурупада парк — бик күп агачлар үсә торган гектар-гектар җирләр, урман кебек. Аның үз күле бар. Анда син үзеңнең шәһәрдә икәнеңне бөтенләй оныта аласың. Бездәге кебек ике агач утырттылар да менә сезгә парк, дип әйттеләр түгел. Рәхәтләнеп йөрегез.

Миңа яшеллек җитми. Бик җитми. Сулыклар җитми, ләкин, әйтик, Кабан бар, инде йөреп була. Әйе, миңа яшеллек җитми. Шәһәрдә, әлбәттә, Залесныйга чыгып була. Менә Сентрал парк кебек булса. Ул бит просто, ну… шәһәр уртасында!

Тагын нәрсә? Экологиядер, мөгаен.

— Аны тоясыңмы?

— Әйе! Берсендә Лос-Анджелеста бөкедә утырам. Без утырабыз һәм океан бризы тоябыз. Күз алдына китерәсезме?

Миңа борынгы биналар җитми. Аларны җимерәләр йә җимермичә янына высотка салып куялар, һәм ул күренми дә.
покрашенные только ещё, не успевшие высохнуть
оконные наличники
ворота
бэлеш, суп
застолье
— Интересно, что татарское ты воспринимаешь через Сарманово.

— А потому что, я люблю это место. Потому что там люди такие… всегда хорошо ко мне относились.

Моя мама из Сарманово. А мой голос — это мамин голос, данный мне по ёё линии. И так как я лето проводила в Сарманово, иногда я называю себя Сармановской девочкой. Такой случай был. Я была то ли в Латвии, то ли в Литве. Было какое-то мероприятие. Подходят ко мне «апаем, апаем, апаем»…

…Апаем — в Сармановских краях это и сестрёнка, и братишка — они все «апаем». Я говорю: «Апа, дорогая, вы из Сарманово?» «Да, апаем», — говорит. Вот. Поэтому это всё близко мне.

БӘЛКИ, МОНЫҢ БЕЛӘН КИЛЕШЕРГӘ КИРӘКТЕР, ЧӨНКИ БЕЗНЕҢ ШӘҺӘР ХӘЗЕР БИГ-СИТИ ИНДЕ. ӘММА АНЫҢ АРКАСЫНДА ШӘҺӘР РУХЫ ДА КИМИДЕР, МӨГАЕН.
Мин Иске татар бистәсенә карап сөенәм, әмма күрше урамда инде менә шул өйләрне җимерәләр. Без менә шул тарихны, мәдәниятне күрә алырлык зона булырга тиеш, барыбер.

Мин татар авылларын бик яратам, сүз уңаеннан. Без җәй көне Сарманга барганда, менә ул ачык төсле йортлар, свежебуялган гына әле ул, даже кибеп өлгермәгән, менә шул матур йортлар… һәм тәрәзә йөзлекләре. Мин үлеп яратам инде шуларны! Минем өчен ул шулай ук татар халкының мәдәнияте. Аннан соң матур капкалар яратам мин. Сүз уңаеннан, бездә менә өстәл артында җырланган җырлар традициясе, аларны башкару бетеп бара. Хәзер андый нәрсә юк.

— Сине көнкүреш тормышта туйдырамы ул? Кунакка киләсең дә: "Җырла әле"...

— Кунаклар булса, синең барыбер начар итеп башкарырга хакың юк. Син җырчы, синең дипломың бар. Синдә ярлык. Һәм шуңа ашамыйча утырасың, аппарат чиста калсынга. Йә булмаса син юбилейгамы, туганыңның туенамы барасың һәм тагын ашамыйча торасың. Йә су гына эчәсең. Һәм кайчан сорыйлар инде дип көтеп утырасың. Җырлыйсың һәм шуннан соң гына иркенәя аласың. Чөнки минем эшем ул.

— Ә чараларда бәйләнәләрме сиңа?

— Кстати. Мин әлерәк кенә кинотеатрга "Скандал"га балдым. Анда алып баручы кызлар турында. Һәм анда боссларының аларны югарырак вазыйфага билгеләр өчен кирәгеннән артыкны таләп итүе. Үзем турында әйтим. Беренчедән, мин туйларда, юбилейларда эшләмим.

Ул йә туганнар, йә мине мин тынычлап килә алган кешеләр. Миңа берәү дә тимәячәген белеп торыр өчен. Европада ул, ну, ничек... Менә син юк дип әйттең, ди – димәк, юк. Һәм мин андый нәрсә тоймый идем. Ә бәлки, мин ул намекларны гына аңламыймдыр. (Көлә.) Алай да була ала. Мин шулхәтле самими һәм кешеләргә ышанучан, андый әйберләрне сизмим дә.

— Синең өчен татар йә Татарстан менталитеты – нинди?

— Минем өчен ул, барыбер дә, яратучы. Кешеләрне яратучы. Ачык. Ашатырга, эчертергә, йокларга яткырырга әзер торган. Кунакчыл. Җылы. Мин просто... Бу менталитет һәкъ менә Сарманныкы, минем туганнарымныкы, син аларга килгәч, башка нәрсәләр турында оныта да аласың. Барысы да булачак.

Кайда куныйм дип баш ватасың юк. Син килешкә бәлеш, аш һәм башка бөтен нәрсә дә әзер булачак. Менә шуны сизәм мин дә, әйтик, минем әти-әни дә нәкъ шулай ук – безгә кунаклар килгәндә. Ягъни ул һәрвакыт табын. Минем өчен менә шулай.

— Кызык, синең татарлыкны Сарман аша күрүең.

— Ә потому что мин яратам аны. Потому что аның кешеләре шундый… яхшы мөнәсәбәттә иде миңа карата.

Минем әнием Сарман ягыннан. Ә тавышым — әниемнең тавышы, аның геннарыннан бирелгән тавыш. Һәм җәйләрен шул Сарман ягында булганга күрә, мин үземне Сарман кызы дим кайчакта.

Шундый хәл булган иде. Мин Латвиягамы соң, Литвагамы бардым. Ниндидер чара булды инде. Минем яныма киләләр, «апаем, апаем, апаем»….

... Апаем — ул Сарман ягында сеңлем дә, энем дә — вот все, кто младше тебя, ул барысы да — апаем. Мин әйтәм, апа, җаным, сез Сарманнанмы әллә? Әйе, апаем, ди. Шул. Шуңа күрә миңа ул якын.

Интервью — Радмила Хакова, ЙОЛДЫЗ МИңНУллина
Фото — Марина Безматерных һәм Илүсәнең инстаграмыннан
Видео — ильшат рӘхимбай, ADEM MEDIA
Видеодагы музыка — ИЛҮСӘ ХУҖИНА