ИНДОНЕЗИЯДӘ СИН ҺИЧКЕМГӘ ДӘ АКЫРА АЛМЫЙСЫҢ
ИЛСӨЯ ИДЕЛБАЕВА
ИЛСӨЯ ИДЕЛБАЕВА
ИНДОНЕЗИЯДӘ СИН ҺИЧКЕМГӘ ДӘ АКЫРА АЛМЫЙСЫҢ
Илсөя Иделбаева — 1994 елда Казанда туган. Гарәп теле белгечлеге буенча КФУны тәмамлый, Мароккода, Алманиядә стажировка үтә. 2016 елда Индонезияның дин министрлыгы стипендиясенә ия була һәм Маланг университеты магистратурасына керә — гарәп телен өйрәнергә. Өч елдан соң аңа укын докторантурада дәвам итәргә тәкъдим итәләр, шулай ук Индонезия хакимияте гранты буенча. Ләкин «Кайтам» герое Татарстанга кайтырга була. Хәзер Илсөя республиканың исламик мирасын, гарәп язулы кулъязмаларны рус теленә тәрҗемә итә.
Илсөя Иделбаева — 1994 елда Казанда туган. Гарәп теле белгечлеге буенча КФУны тәмамлый, Мароккода, Алманиядә стажировка үтә. 2016 елда Индонезияның дин министрлыгы стипендиясенә ия була һәм Маланг университеты магистратурасына керә — гарәп телен өйрәнергә. Өч елдан соң аңа укын докторантурада дәвам итәргә тәкъдим итәләр, шулай ук Индонезия хакимияте гранты буенча. Ләкин «Кайтам» герое Татарстанга кайтырга була. Хәзер Илсөя республиканың исламик мирасын, гарәп язулы кулъязмаларны рус теленә тәрҗемә итә.


— Татарстаннан син ничек киттең?

—- Барысы да минем берәр кая гарәп телле магистратурага керү теләгемнән башланды. Казанда әлеге белгечлек буенча магистратуры юк иде әле, Мәскәүгә һәм Питерга исә мин керә алмадым.

Һәм аннары сентябрьдә — мин бит беркая да укырга кермәдем һәм нишлим, дип уйлана идем — мин мөселман киносы фестивалендә волонтёр идем, тәрҗемәче буларак.

Һәм шунда гарәп телле барлык тәрҗемәчеләрне җитәкләгән бер апа бар иде, ул вакытта ул, минемчә, КФУдамы, каядыр башка җирдәме укыта иде – анысы мөһим түгел. Һәм без аның белән шулай яхшы гына аралаша башладык. Аның бер танышы Индонезиядә магистратурада укып чыккан, дип әйтте ул миңа: «Аның белән элемтәгә кереп кара, бәлки, берәр нәрсә килеп чыгачак».
Мин ул егет белән элемтәгә кердем, һәм ул шундый: «Документларыңны миңа җибәр, мин аларны белгән кешеләргә җибәрермен». Шул. Ул барлык докларымны җибәрде, анда диплом тәрҗемәсе һәм паспорт кына. Индонезиягә җибәрде.

Һәм миңа бер атнадан турыдан-туры Маланг университетыннан язалар: булды, әйдә кил, бездә синең өчен программа бар, дип. Программа түләүсез, уку түләүсез, ну, бераз стипендия булачак, плюс яшәү һәм трансфер.

Ну, мин таң калдым инде, бернинди имтиханнар, бернәрсә дә кирәкми мени? Алай булмый бит инде. Һәм өстәвенә: мин бит әле беркемгә дә әйтмәгән идем, ну, әти-әнигә, анда, дусларыма — һичберәүгә дә. Җибәрдем, барып чыкса – барып чыгар, барып чыкмаса – карарбыз, бер ел көтәрбез, дип уйлый идем. Һәм барысы да килеп чыкты.
ҺӘМ МИН ШУНДЫЙ ӘЙТӘМ ИНДЕ ӘНИГӘ: КЫСКАСЫ, БУЛДЫ, БЕР АТНАДАН ИНДОНЕЗИЯГӘ КИТӘМ, ДИП. УЛ ТАҢ КАЛДЫ: «НӘРСӘ, СИН НӘРСӘ? ИНДОНЕЗИЯГӘ? НИ УЛ, КАЙДА УЛ?»
что
ХОДИШЬ ВДОЛЬ БЕРЕГА
Индонезияне бит шулай, аз кеше белә. Ну, Балиның кая икәнлеген беләләр инде, ләкин ил буларак Индонезияне аз кеше кабул итә. Миңа калса, әнием аңлый иде: бу мин, һәм мин берәр җиргә китәчәкмен. Безнең гаиләдә бар шундый... Ничек дип әйтим?

Ә әтием ул чакта Комида эшли иде. Коми — Сыктывкар бит әле?

— Әйе, Сыктывкар.

— Ул анда эшли иде, шуңа күрә айлар буена өйгә кайтмый иде. Һәм без аңа шалтыраттык та: «Сәлам, Илсөя Индонезиягә китә», — дидек (Көлә). Кыскасы, алар икесе дә аптырашта калдылар. Һәм, мөгаен, шул аптырап калулары сәбәпле алар ризалыштылар да: ярар инде, кызык, кердең бит, әйдә, сыңап кара. Шул.

Минем Индонезиянең нәрсә икәнең бөтенләй күз алдыма китерми идем. Ну, аз-маз гына инде, әйе, Азия иле, бәлки, бераз гарәп илләренә охшаган, анда шундый уку программалары булгач.

Мин Мәскәүгә октябрьдә килдем, һәм виза мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк иде. Минем белән бергә, әйтергә кирәк, Себердән бер малай иде.
УЛ МИҢА АЛДАН УК КИСӘТЕП КУЙДЫ: СИН АҢЛЫЙСЫҢМЫ, ИНДОНЕЗИЯДӘ СИН ДӨГЕ ҺӘМ ТАВЫК ИТЕ ГЕНӘ АШАЯЧАКСЫҢ? МИН АҢА: НӘРСӘ-Ә?
Кыскасы, ышанмадым. Ә анда чыннан да дөге һәм тавык ите генә (көлә). Ну, виза белән хәл иттек, ахырчиктә, һәм без Индонезиягә очып киттек. Без диюем — мин һәм бу Себер малае. Джакартага очып килдек тә, ә без килеп җитәргә тиешле җир — Маланг шәһәре, ул шул ук Ява утравында, ләкин аңа кадәр башкаладан тагын ике сәгать очасы бар.

Джакартада безне берәү дә каршы алмады. Ә бу малай, аның инде моңарчы да Индонезиягә бер программага килгәне бар, ул индонез телен белә иде, ну, нормаль дәрәҗәдә инде. Һәм аңа барсы да ок булачак, безне каршы алырлар, дип әйттеләр. Без Джакартада төнне үткәреп, иртән Малангка очып китәргә тиеш идек.

Ләкин безне берәү дә каршы алмады, ну, бу малай такси тапты да, без дин министрлыгына таба юл алдык — әлеге стипендияне алар бирәләр иде. Без анда төнлә бардык. Мы поехали туда ночью. Джакартага очып киләсең, самолёттан чыгасың — ә анда шундук шундый дымсу, тынгысыз, шундый кызу — +30 тирәсе, һәм бу төнлә килеш. Һәм мин шундый: блин, кайда эләктем мин? Ни өчен?
РОССИЯДӘ БЕЗ БӨТЕН ЭШНЕ ТИЗ ҺӘМ ШУЛ УК АРАДА ХӘЛ ИТӘРГӘ КҮНЕККӘНБЕЗ. ИНДОНЕЗИЯДӘ, ГАРӘПЛӘРДӘГЕ КЕБЕК, ЭШНЕ ИРТӘГӘ ЙӘ ИКЕНЧЕ КӨНГӘ ТАПШЫРАЛАР. КАЙЧАН? БЕРКАЙЧАН ДА. ИНШАЛЛА.
РОССИЯДӘ БЕЗ БӨТЕН ЭШНЕ ТИЗ ҺӘМ ШУЛ УК АРАДА ХӘЛ ИТӘРГӘ КҮНЕККӘНБЕЗ. ИНДОНЕЗИЯДӘ, ГАРӘПЛӘРДӘГЕ КЕБЕК, ЭШНЕ ИРТӘГӘ ЙӘ ИКЕНЧЕ КӨНГӘ ТАПШЫРАЛАР. КАЙЧАН? БЕРКАЙЧАН ДА. ИНШАЛЛА.
Без килдек шул министрлыкка, анда да безне каршы алучы булмады. Ләкин бу малай барысын да хәл итте, безгә һәрберебезгә аерым бүлмәләр бирделәр — анда министрлыкның үз отеле бар.

Без анда урнаштык та, ну, ашыйсы килә бит инде. Һәм без Джакартаның төнге урамнарыннан нинди дә булса урам ризыклары эзләргә чыктык. Ә анда шундый тәгәрмәчле арбалар тора, ну, Азиядә кебек, анда дөге, аш, һәм теге... Ничек атала микән алар? Шундый кара әйберләр, кортлар кебек, ләкин кортлар түгел. Ну, ниндидер яшелчә инде, лайлач кебек. Бу минем өчен шок булды, мин шундый: фу, блин, нинди ризык соң бу? — дидем.

Аннары мин анда зур йөгерә торган тараканнарны күрдем. Бу Джакарта, һәм алар анда бөтен җирдә. Һәм бу күңелемне кайтарган иң зур әйбер иде. Андагы тараканнар — поши мыни. Алар шундый дәү — учың чамасы. Һәм алар бөтен җирдә. Һәм алар, беләсеңме, нишлиләр? Алар, зараза, очалар!

Кайнар су супер-пупер 4-5 йолдызлы отельләрдә генә. Минем номерда ул, табигый ки, юк иде. Кызган Джакарта буйлап төнге йөрүләрдән соң кайтасың, юынып аласың килә, кранны ачасың — ул анда берәү генә — һәм анда боздай салкын су. Һәм син шулчак: блин, нәрсә өчен?

Джакартаны мин әле дә яратмыйм. Анда кызу, түзеп булмаслык дымсу, ыгы-зыгы, бөкеләр — Мәскәүдә дә андый бөкеләр булганы юк.

Киләсе көнне безгә Маланг университеты тышкы багланышлар департаментыннан Муаллиф исемле бер хезмәткәре килде. Без аның белән очып киттек.

Маланг, әйтергә кирәк, миңа шунда ук ошады, чөнки андагы аэропорт, син самолёттан чыгасың да, тирә-ягыңа әйләнеп карыйсың һәм шунда ук тауларны күрәсең. Һәм Маланг салкынчарак — биредә гадәттә +25-27. Һәм, җыйнаграк инде.

Тулаем алганда индонезиялыларның холкы бөтенләй башка, бөтенләй аңлаешсыз, ну, шәхсән минем өчен. Шул өч ел эчендә мин тәмам аңлый алмаган әйберләр булгалады. Андагы халыкның 90% — мөселман булуына күрә, аларның бөтен әйберләре... түземлеккә, түзем булуга, ниндидер салмаклыкка корылган. Сиңа берәр нәрсәне тизрәк эшләргә кирәк икән, алар сиңа: түзеп тор, беркая да ашыкма, диләр. Һәм бу бик каты ачуымны чыгарта.
Аларның чит ил кешеләренә дә карата кызыклы мөнәсәбәте бар. Алай әйтергә мөмкинме — ак тәнлеләргә?

Әйдәгез, европалыларга, дип әйтик. Махсус караш. Гомумән, олырак буын, Голландия колонизациясен күргән индонезиялеләр, алар читтән килүчеләрне яратмыйлар, сөймиләр. Ә яшь буын, аларда хәтта «буле» дигән төшенчә бар. Шулай языла да. Бу чит ил кешесенә, ак чит ил кешесенә кагыла.

Урамнан барасың, алар синең чит кеше икәнеңне күрәләр, сиңа бармак белән төртә башлыйлар, фотога төшерәләр. Алар өчен син кызык, һәм тәнең ак икән, син аларның стандартлары буенча шундый матур кеше саналасың.

Бу Малангтамы, әллә Джакартадамы?

— Джакартада андый әйбер юк — ул күпмилләтле, анда читтән килүчеләр шактый, чит илдән килгән хезмәткәләр зур корпорацияләрдә эшли, бу бизнес үзәге. Ә Маланг —кечкенә шәһәр, андагы чит ил кешеләре... шул студентлары гына инде. Шуңа күрә кайвакыт була иде андый очраклар.

Тагын, беләсеңме, шундый бизнес төшенчәсе бар — бу, әлбәттә, мәзәк хәл — менә бар бит урам сатучылары? Дөге кыздырган тәгәрмәчле арбалардагылар. Алар өчен бу шулай ук бизнес дип санала. Син анда кемдер белән танышасың, ди, мәсәлән, индозиялы белән, һәм ул үзен: мин бизнесмен, ди. Ә син: о, ә нинди бизнес? Ә ул төнлә шул дөге кыздыра икән.

Аларда экология белән эшләр харап. Гомумән, алар пластикны күп кулланалар, теләсә нинди әйберне полиэтилен пакетка тыгалар.
ӘЙТИК, КЕЧКЕНӘ КИБЕТКӘ КИЛӘСЕҢ, ДИ. САГЫЗ АЛАСЫҢ, АЛАР АНЫ ДА КЕЧКЕНӘ ПАКЕТКА ТЫГАЧАКЛАР, КҮЗ АЛДЫҢА КИТЕР.
Аларның исламга булган мөнәсәбәте турында сөйләп кит әле. Ул ниндирәк?

— Ну, мин әйтеп үттем инде, биредә күпчелек халык мөселман, дип. Күп кенә хатын кызлар яулыктан, ләкин, әйтергә кирәк, яулыксызлаы да бар, әмма алары да күпчелегендә ислам тарафдарлары. Ну, гомумән әйткәндә, ул аларның... ничек дип әйтим... либеральмы соң? Ну, хатын-кызларга карата: алар машина йөртәләр, мотоцикл йөртәләр. Минем вузда, мәсәлән, соңгы елны факультет деканы хатын-кыз иде. Мин, дөресен әйткәндә, бездә, Россиядә, хатын-кызның факультет деканы яисә ректор була алачагын күз алдыма китерә алмыйм. Сүз дини мәгариф үзәкләр хакында бара, дөньяви белем бирә торган вузлар хакында түгел.

Аларда тагын шундый бер төшенчә бар — дөресрәге, бездә аларның исламнарына карата шундый бер төшенчә бар — синкретик ислам. Алар үзләренең иске гореф-гадәтләреннән һәм диннәреннән барысын бергә кушканнар, шуны аңлата бу төшенчә. Ну, аларда бит индуизм булды иң башта— хәзер анда катнаш гореф-гадәтләр бар.
Бер төнне башланды ниндидер... киң таралган истерия. Мин нәрсә булды, дип сорыйм. Нинди кипиш бу? Чөнки алар барысы да бер кыз бүлмәсенә тулышканнар. Нинди мәҗлес минсез үтә, дип сорыйм. Һәм миңа сөйләп бирделәр: бу кызга ниндидер җен кергән. Һәм алар ниндидер Көръән аятларын укырга керештеләр.

Мин бармаска булдым. Һәм, кыскасы, стрёмно булды, чөнки бу хәл төнлә килеп чыкты. Һәм алар бөтенесе шунда качып китте, аннары миңа сөйләделәр:
«АНЫҢ КҮЗЛӘРЕ ШУНДЫЙ КЫЗЫЛ ИДЕЛӘР, АҢА ЧЫННАН ДА ҖЕН КЕРГӘН, УЛ НӘРСӘДЕР КЫЧКЫРА ИДЕ, ҺӘМ БУ ШУЛКАДӘР КУРКЫНЫЧ ИДЕ!» МИН УЙЛАП КУЙДЫМ: БЛИН.
Алар бу әйберләргә ышаналар. Шул җеннәр, рухлар барына ышаналар. Минем дусларым хәтта — ну, алар, әлбәттә, адекват, әмма полуадекват. Һәм аларда, мөгаен, шуңа күрә кинотеатрларда ужастиклар гына күрсәтәләр. Гомумән Индонезиядә күп кенә ужастиклар, хоррор төшерәләр. Шул бөтен экзорцизмнар, рухлар белән.

— Нинди ил соң бу!

— Юк ла, әйдә берәр яхшы әйбер сөйлим инде. Асылда, кешеләрнең сәер булуына карамастан, алар тулаем алганда яхшы күңеллеләр. Ярдәмчел. Алар сине болай гына калдырмаслар. Анда, әйтик, бер ялгызың, нәрсә, кайда юнәлергә белмичә йөрисең икән, телне белмичә, алар барыбер сиңа ярдәмгә килергә тырышалар.

Иң нык ошаган әйбер — ул, әлбәттә, җирле табигать. Вулканнар — без анда берничә тапкыр барып килдек. Океан — син шулай байкка утырасың да, ике-өч сәгатьтән соң син инде океан буенда. Әле өстәвенә ул кыргый комлык, анда берәү дә юк. Ну, анда үз җирле алачыкларда яшәгән балыкчылардан кала инде. Ләкин алар бөтенләй су керми диярлек.
АНДА СИН «БАУНТИ» РЕКЛАМАСЫНДА КЕБЕК — ШУНДЫЙ КОМЛЫКТА ҺӘМ БЕР ЯЛГЫЗЫҢ ДИЯРЛЕК. ҺӘМ ШУЛАЙ БУЙЛАП ЙӨРИСЕҢ — БӨТЕН КОМЛЫК СИНЕКЕ!
Һәм анда лавкада йоклый аласың, бананнар ашый аласың, аларны якын тирәдән сатып алып була. Һәм барысы да арзан. Шарлавыклар бик шәп.

Җир тетрәнүләре дә булгалады ике тапкыр. Көлке булды. Беренче тапкыр мин бөтенләй аңлап та җиткермәдем. Тулай торакта төнлә ята идем, һәм, беләсеңме, шундый тойгы, әйтерсең, бүлмә хәрәкәткә килде. Уйлыйм инде: тәк, миңа нәрсә булган? Аннары хатын-кыз тавышларын ишеттем: «А-а-а!»

Һәм миңа шул Себер малае яза (без бер общагада яшәдек): «Сизәсеңме? Бу җир тетрәве, кузгалмый тор, бераз көтик». Ул тетрәү чамасы биш минутка сузылды да бетте, туктады. Ләкин бу стресс булды.

Бернәрсә дә авышмады.

Һәм, беләсеңме, мин шул чакта үземнең океан янында яшәмәвемә шундый сөендем, чөнки аңарчы миннән барысы да сорый иде: океан якынмы-юкмы? Мин уңайсызлана идем, шул океан якын булмагач.

Ә чынында бу яхшыга, чөнки бүтән очракта бездә цунами булыр иде. Башка утрауларда бөтенләй фаҗигале хәлләр булды. Бездә андый әйбер булмады.

Әмма анда җир тетрәүләре шулкадәр еш булгалый, ахырчиктә инде аларга игътибар итми башлыйсың.
Аннары инде куркытмады, ияләшәсең, тетрәү үзәге синнән ераграк урнашканың аңлыйсың,

— Анда дуслар табылганчы күпме вакыт үтте?

— Дуслар табарга минем… дүрт, биш ай китте диярлек. Дүрт ай буена минем депр иде. Бөтенләй беркемем дә юк иде, телне белми идем, һичкем белән дә аралашмадым. Аннары ничектер әкрен генә бишенче айда минем дусларым табылды, ну, телне дә мин инде бераз өйрәндем.

Мин шул дусларга, әйтергә кирәк, борщ һәм кыстыбый әзерли идем. Алар ошаттылар, борщ тәмам топчик иде.
МИН АНДА ОЛИВЬЕ ЯСАМАКЧЫ ИДЕМ, ЛӘКИН БАРЫП ЧЫКМАДЫ: АЛАРДА МАЙОНЕЗ ТОЗЛЫ ТҮГЕЛ, ТАТЛЫ. ЫШАНАСЫҢМЫ, АЛАРДА МАЙОНЕЗ БАЛЛЫ!
— Син ничек кайттың? Ни сәбәпле?

— Мин, гомумән әйткәндә, гел кайтырга тели идем, син беләсең инде. Мөмкин кадәр тизрәк. Мин үз магистратура программасын тәмамладым да, дипломымны алдым да, менә шул бөтенесе инде, чыгарылыш тантанасы. Һәм булды, кайттым ниһаять. Кыш көне, әйтергә кирәк. Ну, андагы дусларым әйтәләр иде: шундый кызганыч, бәлки, тагын калырсың? Универдан исә әйтәләр иде: бәлки, бирегә докторантурага укырга керерсең? Һәм мин шундый: юк, юк, булмас, һичкайчан да!

Чөнки туйдырды инде шул Индонезия, дөресен әйткәндә. Ягъни, бу кызыклы тәҗрибә, ләкин мин анда яшәргә калырга теләмәс идем.

Чөнки, беләсеңме, барыбер син Азиядә — үзгә. Анда алар белән бергә яшәү, аларны аңлау шактый авыр.
СИН ҮЗЕҢНЕҢ ҮЗГӘ ИКӘНЕҢНЕ ТОЯСЫҢ. НИЧЕК КЕНӘ ТЫРЫШСАҢ ДА, СИН БАРЫБЕР УЛ АГЫМГА КУШЫЛА АЛМЫЙСЫҢ.
Менә хәтта, беләсеңме: дусларың компаниясендә утырасың ди, алар берәр мәзәк сөйлиләр, көләләр, ә син аңламыйсың ул мәзәкне. Һәм бу нормаль, ләкин ачуыңны чыгара.

Ризыклары. Әйе, күпчелегендә ул төрле-төрле дөге һәм токмач вариацияләре. Һәм мин бервакыт дустымнан сорыйм: дөге һәм токмачтан кала нәрсәдер бармы соң? Ул озак-озак кына уйлап торды да һәм шундый: юк, — дип кайтарды.

— Татарстанны сагына идеңме?

— Әлбәттә! Бигрәк тә тәүге дүрт ай буена минем бөтенләй ломка булды. Әле хәтерлим, нәкь шул чакта барысы да шундый актив иделәр, ну, Татарстанда инде. Бәлки, миңа күренгәндер генә.

Джуна, Оскар — аларның гел концертлары уза иде, һәм мин бит барысында булдым. Ну, мин хәзер дә аларга язылган килеш.
УЛ ВАКЫТТА ИНСТАГРАМГА КАРАП УЙЛЫЙ ИДЕМ: БЛИН, МИН РОССИЯДӘН КИТТЕМ ДӘ БӨТЕН НӘРСӘНЕ КҮРМИЧӘ КАЛАМ. МИНЕМ ДЕПРЕССИЯ БУЛДЫ, МИН КАЙТЫРГА ТЕЛИ ИДЕМ.
Иң нык сагындырган әйбер… Ну, мөгаен, якыннарым белән аралашу. Тулаем алганда, өй төшенчәсе, син үз телеңдә аралаша алганда, барысы да сине аңлый, өч йөз тапкыр сиңа нәрсә кирәген, кая барырга кирәген аңлатырга кирәкми. Син ул чакта үз мохитеңдә. Ризыкларны сагына идем.

— Татарстанда син хәзер нәрсә белән мәшгуль?

— Мин гарәп телен укытырга өйрәндем, әмма хәзер белем бирү даирәсендә, ислам мирасы белән эшлим. Минем эшем — аны өйрәнүдә, саклап калдыруда. Татар динчеләре хакында искәртмәләр булган гарәп телле текстларны өйрәнү, мәсәлән. Асылда мин гарәп теленнән рус теленә тәрҗемә итәм.
Ягъни мин үз белгечлегем буенча эшлим, укыган җирләремдә — Казанда, Мароккода, Лейпцигта, Индонезиядә — бар алынган белемнәрне эшемдә кулланам. Гарәп теле — эш коралым.

Малангта магистратурада минем барлык фәннәр гарәп телендә керә иде. Гадәттә, анда укырга кергәч, беренче елны син бахасаны (индонезиялылар теленен оригиналь үз исеме — «Кайтам»). Миңа бу мәҗбури түгел иде — минем программа тулысы белән гарәп телендә иде. Ләкин мин барыбер курсларга йөрдем.
— Һәм телләрен өйрәндеңме?

— Ну, андый супер-максатым юк иде минем, ләкин өйрәнергә туры килде. Чөнки тел белмичә анда беркая да барып булмый. Ул шактый тиз өйрәнелә, гомумән бик җиңел тел — анда заманнар юк, согласование-яраштырулар, килеш белән төрләнешләр юк.

Магистратурам 3 елга сузылды, соңгы семестр тулысы белән диплом язуга бирелде. Диплом эшем, әйтергә кирәк, гарәп телендә.

Мин Татарстанда, Казанда яшәргә теләр идем, чөнки мин — Казаннан. Биредә минем гаиләм, әти-әнием. Миңа калса, бу әти-әнием алдындагы бурычым — алар мин укып чыксын өчен күпме көч түктеләр, һәм гомумән мин анда уздырган бу өч ел дәвамында алар миңа төрлечә ярдәм күрсәттеләр — мин аларга моның өчен ничектер җавап бирергә тиешмен. Мин хәзер алар янында булырга тиеш. Ну, тиеш түгел инде, ләкин мин шулай телим. Мин яннарында булырга телим, шул гына.

Плюс, әлбәттә, тел, чөнки аралашыр өчен синең бернинди дә киртә юк. Сине аңлыйлар, син дәшәсең һәм аңлыйлармы-юкмы кайгырмыйсың — моны тою рәхәт.
КАЗАНДА БӨТЕНЛӘЙ КЫЗЫК БУЛЫП КИТТЕ БИТ ХӘЗЕР. МЕНӘ АЧЫЛГАН БӨТЕН ӘЙБЕРЛӘР, МИН КИТКӘНДӘ БЕРСЕ ДӘ ЮК ИДЕ ӘЛЕ: КАБАН, КИТАПХАНӘ — ШУНДЫЙ КӘТТӘ КИТАПХАНӘ!
Мин аны бер индонезиялы дус кызыма күрсәткән идем, кара, ичмасам, синдә мондый китапханә юк, дип.

— Индонезиялылар культурасыннан Татарстанда нәрсәне кулланып була?

— Мин, әйтергә кирәк, бу әйбер турында шактый гына уйландым. Гомумән, аларның түземлеген үзләштерсәк була, аңарда ниндидер дөньяви хикмәт бар. Аларда тавышны күтәреп эндәшү, тупас сүзле сөйләшү бөтенләй хупланмый.
СИНЕҢ КЕМГӘ ДӘ АКЫРЫРГА ХАКЫҢ ЮК, АКЫРАСЫҢ ИКӘН, АЛАР СИҢА: ФУ, НИК СИН ШУНДЫЙ ТӘКӘББЕР, ДИП КАРЫЙЛАР.
Биредә миңа рәхәт. Бу елны төгәл мин Татарстанда калырга телим, ләкин Россиядә йә Россиядән читтә уку перспективасы ачылса, мин уйлармын әле. Әмма гомумән мин Россиядә яшәргә калыр идем. Казаннан тыш башка шәһәрдә күрмим дә үземне.

ӘҢГӘМӘДӘШ — ЭЛЬНАР БАЙНАЗАРОВ
ФОТО — РУСЛАН ФӘХРЕТДИНОВ (ADEM MEDIA), АЛЕКСАНДР КОПЫЛОВ (1-ОЕ ФОТО), ИЛСӨЯ ИДЕЛБАЕВА АРХИВЫННАН АЛЫНДЫ
РЕЖИССЁР — ИЛШАТ РӘХИМБАЙ
ОПЕРАТОР — РУСЛАН ФӘХРЕТДИНОВ (ADEM MEDIA)