Беренче семестрда булачак иремне бик сагына идем. Мәскәүгә без бергә килдек. Ул метроның җирән ябендәге тулай торакта яши иде, Ясеневода. Ә мин — Академик Янгель станциясендә. Ике арада — Битца паркы… кыен инде, кыскасы. Аена бер өйгә кайтып килә идем, тулай торак тормышына бөтенләй әзер түгел идем, җаныма урын таба алмый идем.
Кояш та Мәскәүдә бер сәгать соңрак чыга, Казанда ул вакытта якты була инде, ә мин иртә торучылардан, һәм бөтен нәрсә анда дөрес түгел, уңайсыз, бездәгечә түгел кебек иде.
Шул ук вакытта, бер кичтә Фуконың 200 битен укып чыга ала идем, күләмле текстлар укый идек. Берсендә, беренче сессияне тапшыргач, әни белән күргәзмәгә бардык, әни әйтә: «Син җанлы кеше кебек сөйләшмисең, тәнкыйтьче кебек сөйләшәсең», — ди. Шул кадәр сеңдергәнмен теге текстлар телен, үзем аша үткәрмәстән, шундагы җөмләләр белән сөйләшүгә күчкәнмен.
Истфакта укыту 1950 нче еллар, Сартр, Камюлар белән тәмамланса, Мәскәүдә шул чордан башлана гына иде.
Берзаман фәнни эш темасын сайлау вакыты җитте, ә минем Францисктан аерыласым килми иде. Шунда бер кызык хәл булды. Маршруткада барам шулай, алдарак бер егет сыра эчеп утыра. Этикеткасына күзем төште: Франциск тарафдары ясалган. Язуы да — «Пиво Францисканер». Күзләрем гөлтләп кабынды хәзер. Ой, гафу итегез, — дим, — сезгә бу шешә кирәк булачакмы? Маршруткадагы бөтен кеше борылып карады: беренче карашка, нормаль кеше кебек бит, ә шешә сорый. Теге егет сырасын суза, мин әйтәм: «Юк-юк, сыра эчмим мин, миңа аның шешәсе кирәк иде», — дим. Шул шешәне тотып кайтып килгәндә, үземне Данко итеп тоя идем.