ТҮБӘН КАМАДА БАРЫСЫН ДА ҮЗЛӘРЕ ЭШЛӘЯЧӘКЛӘР, ИҢ МӨҺИМЕ – КОМАЧАУЛАМАСКА
ЭМИЛЬ СИРАҖЕТДИНОВ
ЭМИЛЬ СИРАҖЕТДИНОВ
ТҮБӘН КАМАДА БАРЫСЫН ДА ҮЗЛӘРЕ ЭШЛӘЯЧӘКЛӘР, ИҢ МӨҺИМЕ – КОМАЧАУЛАМАСКА

Эмиль Сираҗетдинов Казанда укытучы-рәссамнар гаиләсендә туа. Мигъмарият университетында укыганда конкурс нигезендә Казан мэры грантына сайлап алуны уза һәм өч елга Швейцариягә китә. Ауропа университетыннан соң, Универсиада алдыннан Татарстан башкаласын ямьләндерергә кайта. 26 яшендә шәһәрне үстерү максатыннан Түбән Камага баш мигъмар буларак чакырыла.
Эмиль Сираҗетдинов Казанда укытучы-рәссамнар гаиләсендә туа. Мигъмарият университетында укыганда конкурс нигезендә Казан мэры грантына сайлап алуны уза һәм өч елга Швейцариягә китә. Ауропа университетыннан соң, Универсиада алдыннан Татарстан башкаласын ямьләндерергә кайта. 26 яшендә шәһәрне үстерү максатыннан Түбән Камага баш мигъмар буларак чакырыла.


Мин Казанда тудым. Әти белән әнинең сәнгать белеме бар, укытучылар. Әни әле һаман укыта. Шуңа балачакта дөньяга күзаллауны үстерер өчен мине Зур Кызыл урамындагы 1нче Балалар сәнгать мәктәбенә бирделәр. Хәзер, белгәнемчә, анда капиталь ремонт ясадылар, ә төп мәктәп Петербург урамындагы «Әкият» үзәгенә күчте.

— Әниең дә шул мәктәптә укыта идеме?

Әйе, ләкин мин аның сыйныфында укымадым. Минем мөгаллим үз вакытында әнине дә укыткан Татьяна Евгеньевна Олимпиева иде.

Сәнгать мәктәбен тәмамлагач, университетка мигъмарият юнәлешенә керсәм әйбәт булыр иде дип уйладык. Инглиз гимназиясендә укыганлыктан, иң башта телләр юнәлешенә барырга теләдем. 6-7нче сыйныфка чаклы халыкара багланышлар белгечлеге буенча китәсем килде. Соңыннан ничектер кире уйланды.

— Әти-әниең карарыңа йогынты ясадылармы?

Нинди очрак кына булмасын, яныңда булган нәрсәләргә карау барыбер йогынты ясый. Буяу чуклары, карандашлар, буяулар – болар барысы да мин үскәндә күз алдында торган әйберләр.

БУ БИЛӘҮДӘН ҮК КИЛДЕ. БӨТЕН ҖИРДӘ: ДИВАРЛАРДА, БУЛЫРГА ТИЕШ БУЛМАГАН УРЫННАРДА ДА СУРӘТЛӘР ЭЛЕНЕП ТОРА ИДЕ. МОЛЬБЕРТЛАР, БУЯУ СЫЕКЛАГЫЧЛАР… МИНЕМ ӨЧЕН БОЛАР БАЛАЧАКНЫҢ ТАБИГЫЙ ИСЕ.
Әти һәрвакыт музыка, рәсем сәнгате белән мавыккач, балачагым классик рок-н-ролл булды.

— Университетка керү турында сөйләче.


КДМТУга мигъмарият юнәлешенә максатчан рәвештә бардым. Кереш имтиханнарга 2 ел әзерләндем. Нәтиҗәдә бюджетка үттем. Укуы авыр иде, тик моңа безне әзерләү курсларында ук чыныктырдылар. Университеттан тыш өйдә, яисә уку йортында калып, күп эшләргә кирәк иде. Мигъмар-студентлар, гомумән, авыр укуга коралланган кешеләр.

Өстәвенә һәр көнне Азинодан шәһәрнең икенче читенә 55х75 сантиметрлы такта яки метрга метр планшет белән җәмәгать транспортында сәяхәт көтә иде. Юлга, шартлы итеп әйткәндә, бер-бер якка бер сәгать вакыт кирәк.

— Уку дәверендә университеттан соң ни белән шогыльләнәчәгеңне чамалый идеңме?


Алгарак күз салсак, безнең мәктәп Ауропаныкыннан нәрсәсе белән нык аерыла иде соң? Анда без шундук мигъмар булып эшләүнең тәмен татып карадык, офис эшенең, төркемдә эшләүнең ни икәнен аңладык. Рәсәйдә укыганда без моның ни икәнен белми идек. Шуңа күрә университетта уку бераз футуристик булды. Тәгаенсез һәм ал күзлек кигәндәй.
— Ауропа мәктәбен искә алгансың икән инде, Швейцариядә уку өчен грант турында кайдан белүеңне дә сөйләп китче.

Бу бик көтелмәгәндә булды. 2007нче елда, 3 нче курста вакытта А4 форматында «Швейцариядә уку, гаризалар шунда-шунда кабул ителә», дигән җәдвал күрдем.

— Ягъни ул шулай коридорда эленеп тора идеме?

Әйе, коридордагы шыксыз гына җәдвал. Күпчелек моңа ышанмады, башта мин дә ышанмаган идем. Өйгә кайтып, әти-әнигә әйткәч, алар: «Әйдә, тырышып кара, әллә ни югалтмассың»,-диделәр. Аннан мәгълүматны тәфсилләп белә башлагач, барысы да җитди, мэр гранты икәнен аңладык.

Берничә сайлап алу этабы булды, ә соңгысы - Казан ратушасында мэр белән әңгәмә иде. Анда Прокофьева Татьяна Георгиевна да бар иде - ул елны эшләргә килгән генә чагы.

— Бәйгедә ничә кеше катнашты һәм грантка ничә урын бар иде?

40-50 кеше гариза бирде, ә болай якынча 200 кеше укыдык. Күпчелек ышанмады, бәйге белән укудан тыш шогыльләнергә кирәк булганлыктан, вакытларын әрәм итәселәре килмәде. Мэр белән әңгәмәгә ун кеше эләкте, шулардан бишесен сайлап алдылар. Аннан безне укуга әзерли башладылар.

— Әзерләү нидән гыйбарәт иде?

Безне өч елга Мендризио шәһәрендәге Швейцария мигъмарият академиясенә җибәрергә карар кылынган иде. Бу илнең итальян өлеше һәм сөйләшү дә итальянча. Телне оператив рәвештә Рәсәйдә өйрәнә башладык, ә анда баргач тагын ике атналык итальян теле курслары уздык. Сүз уңаеннан, дипломны да хәтта инглиз телендә түгел, ә итальянча якладык.
— Укыту системасы Рәсәйнекеннән аерыла дигән идең, җентекләбрәк сөйләче.

Рәсәйдә елына 20 фәнең бар диик, алар арасында югары математика, термех һ.б. Рәсәй Тарихы да бар иде әле. Аны нигә өйрәнергә? Мәктәптә укылган бит инде ул. Ул фәннәр бөтен кешегә дә мәҗбүри. Ауропада башкача. Мастерга укырга кергәндә сиңа 2 ел эчендә билгеле бер баллар саны җыярга кирәк. Моны бер ел эчендә дә эшли аласың, 4 семестрга да сузып була. Иң мөһиме, төп фәнең бар һәм бер ел эчендә аны тулаем үтеп бетерә алмыйсың.

Төркемебез бер ел эчендә тиешле баллар санын җыеп, ахыргы елда бары тик мигъмарият белән генә шогыльләнде, өстәвенә эшли дә алдык. Йөкләнешкә әзер булуыбыз яхшы иде. Бу безгә бераз гаҗәп тоелды, әмма бер семестрга 10 имтихан бирү бернинди кыенлык тудырмады.

— Гомумән, укырга кыен идеме?

Кыен, чөнки, беренчедән, син чит илдә, беркемне дә белмисең. Ул вакытта соцчелтәрләрнең чыга гына башлаган чагы. Швейцариядә ВКонтактеның ни икәнен белдем, башка челтәрләр турында әйтеп тә тормыйм инде. Аннан тыш, уку ахырына итальянчабыз ярыйсы гына сөйләшерлек, инглизчәбез дә яхшы булуга карамастан, барыбер тел киртәсе сизелә иде. Өстәвенә, нишләтсәң дә син шул гастарбайтер инде. Йөзеңдә икенче илдән килгәнең язылган кебек, бу шулай ук сизелә иде. Һәм инде бонус буларак тулысынча мөстәкыйль тормыш – ашарга әзерләү, җыештыру, үзеңне тәэмин итү.
— Ә кайда тордыгыз?

Башта 3 бүлмәле олы фатирга керттеләр. Дүрт кыз арасында малайлардан берүзем булганга, яшәргә бик уңайлы булмады, шуңа соңрак тулай торакка күчерделәр. Күңелле вакытлар: төшке ашка, кичләрен күп халык җыела иде. Ул еллардан өч дустым бар – португалияле, литвалы һәм Австралия егете. Хәзер сирәк булса да, язышып яки шалтыратышып торабыз.

— Син булмаганда Казан үзгәргәнме?

Без кайтканда, әлбәттә, әле бернинди җәмгыяви киңлекләр программасы да, Универсиада да юк иде. Күп нәрсәләр юк иде. Ауропада вакытымдагы Казанга караганда, Түбән Камада чагымдагы Казан күбрәк үзгәрешләр кичерә.

— Татарстанга кире бөтенегез бергә, бишегез дә кайттымы?

Үзем генә кайттым. Әлбәттә, мерның ачуы чыкты, чөнки ул бу төркемгә өметләр баглап торды һәм биштән бер өлешенә генә ия булды. Шуннан соң андый озын грантлар бөтенләй булмады. Ягъни бу беренче һәм ахыргы тапкыр кемнедер шулай озакка укырга җибәргән грант иде.

— Башка бер интервьюда калырга мөмкинлек булганын, аның белән кулланмадым дигәнең истә. Нигә?

Мөмкинлек бар иде, анда кадерле кеше булдым, офиска да эшкә урнаштым. Хезмәт хакы искиткеч иде. Студент булганда хәзергедән күбрәк алдым. Ләкин анда дуслар юк, студент еллары дуслары да, иртәме соңмы, барыбер туган илләренә кайтып китәләр. Җирле халык белән аралашу авыр, алар өчен син чит җир кешесе. Әти-әни Казанда. Барысы да Казан белән бәйле!
БӘХЕТНЕ ЯКЫН КЕШЕЛӘРЕҢ БЕЛӘН БҮЛЕШЕРГӘ МӨМКИНЛЕК БУЛМАГАНДА, БӘХЕТЛЕ БУЛУЫ БИК АВЫР.
Белмим, ниндидер олырак нәрсә теләдем. Аннан мэр белән килешү бар иде, һичшиксез кайтып, тиешемне эшләячәкмен дип кул кысыштык бит.

— Югары квалификацияле белгеч булып Казанга кайткач, яхшы эш тәкъдим итәчәкләр дигән
амбицияләрең булдымы?

Әйе, әлбәттә инде. Эшкә урнашу белән мэрияда ярдәм иттеләр. Бер җирдә эш тәкъдим иткәч, мин: «Беләсезме, ике ай элек шул-шул кадәр алдым, ә сез хәзер шушы тиеннәрегезне тәкъдим итәсез. Анда эшләмәячәкмен»,-дидем. Нәтиҗәдә компромисс табып, ел-ел ярым «Казгражданпроект»та эшләдем.

Аннан соң Универсиадага әзерлек ахыргы фазасына җитте, бу 2011нең ахыры, 2012нең башы иде. Казанда мэрияга караган иҗади төркем ясадылар, ул әле хәзер дә бар. Аны Элина Сәфәрова җитәкли иде. Без алтау идек, Казансу яр буе белән шогыльләндек. Кызганыч ки, теге яки бу хәлләр аркасында, анда без теләгәннән бик әзе генә пәйдә булды. Әмма яр буе буйлап сузылган классик тимер киртә – безнең иҗат җимеше.

Аннан Элина укуын төгәлләргә дип Лондонга китте дә, состав тулысынча үзгәрде. Мине өлкән итеп куйдылар, параллель төркемдә укыган Даша Толовенкованы чакырдым. Түбән Камага киткәнче шулай бергә эшләдек. Даша белән Горький паркын, Химиклар мәдәният йорты янындагы паркны эшли башлаган идек. Болар җәмәгать киңлекләре программасына чаклы беренче шундый проектлар булдылар. Ә нигездә Иске-Татар бистәсе белән шогыльләндек.
— Аннан сиңа шалтыраттылармы?

2013нче ел ахырында миңа Түбән Каманы «коткарырга» кирәк дигән шалтырату килде. Ризалашып чыгып киттем. Бу минем өчен яңалык, барыбер нинди дә булса үсеш.

— Анда нинди өметләр белән бардың? Казаннан Түбән Камага күченергә сирәк кеше ризалашыр иде.

Түбән Каманың нәрсә икәнен күз алдына да китерми идем. Башлык белән әңгәмәгә чаклы анда бер тапкыр да булмадым. Дөресен әйтик, монда килеп эшли башлагач, моңсулык басты. Кичке сәгать 10да бүлмәмдә Түбән Кама районындагы Иске Чишмә авыл клубы бәдрәфендәге плитка тезелешен сызып утырганымны гомер онытасым юк.
«МЕНӘ КАҺӘР! БЕРСЕ АУРОПАНЫКЫ БУЛГАН ИКЕ ЮГАРЫ БЕЛЕМЕМ БАР, Ә МИН МОНДА БӘДРӘФКӘ ПЛИТКА СЫЗАМ»,-ДИП УЙЛАДЫМ.
Минем өчен бу шулкадәр аңлаешсыз иде...

Түбән Камада беренче елны ни белән шогыльләнгәнемне бөтенләй хәтерләмим. Аннан соң әкрен-әкрен генә барысы да үз җаена керде. Алга таба җәмгыяви киңлекләр һәм башка күп кенә программалар, бихисап объектлар барлыкка килде. Ахыргы 5 елда шәһәр бик нык үзгәрде. Эшләргә эш бар иде, эшләнәселәре дә бар. Гомумән, инде ошый.

— Түбән Камада синең бу эшкә билгеләнүеңне ничек кабул иттеләр?

26 яшемдә баш мигъмар булдым. Абруй ахыргы ике елда гына барлыкка килде, хәзер объектка барып барысын бозып ташлый алам, һәм подрядчы яңадан эшләячәк. Ә башында кыен иде. Монда мине бик нык кыстылар. Әгәр Казанда без иҗат, перспективага проектлар белән шогыльләнгән булсак, Түбән Камада ул – җирдә эшләү. Әйтик күлдәвек бар ди, сиңа шуны бетерергә кирәк.

— Беренче күлдәвегеңне хәтерлисеңме?

Беренче киңәшмәмне хәтерлим, әзерләгән беренче сызымымны. Ул вакытта мине подрядчыларга тәкъдим иттеләр дә, шартлы әйткәндә, шул күлдәвеккә башым белән чумдырдылар. Шул. Аны бик яхшы хәтерлим.
— Хәзер уңайлы шәһәр мөхите булдыру турында сөйләшкәндә Түбән Каманы еш кына үрнәк итеп куялар. Бу ничек башланып китте?

2016нчы елда МАРШ мигъмарият воркшобы кысаларында без яр буен проектладык. Безгә Мәскәү мигъмарлары киңәш биреп тордылар, тик ул идеялардан бик әзе чынга ашты. Ул елны яр буен да, «Семья» паркын да эшләп чыктык. Аларны яңарткач, бөтенесе Түбән Камада барысын да үзләре эшлиләр, иң мөһиме аларга комачауламаска диештеләр. Ул гыйбарә шул дәвердән бирле беркетелеп калды да, хәзер проектлар белән без эшлибез. Ягъни «Архдесант» та, чакыртылган мигъмарлар да түгел, ә үзебез.
ТҮБӘН КАМА ТАТАРСТАНДА ЧАКЫРЫЛГАН МИГЪМАРЛАР ЯРДӘМЕ КИРӘК БУЛМАГАН ШӘҺӘРЛӘР ИСЕМЛЕГЕНДӘ БЕРЕНЧЕЛӘРДӘН БУЛДЫ.
Хәзер әле яңарту гына башланды – Әлмәттә баш мигъмар алышынды, шулай ук яшь. Нигә һаман Чаллыда мәгънәлене таба алмыйлардыр, белмим, гәрчә андагы вәзгыятьне кичекмәстән коткарырга кирәк. Бөгелмәдәге баш мигъмар, Артём Цокурага шулай ук 23-24 яшь. Уйлавымча моның барысы да дөрес, кече шәһәрләрдә олы перспектива бар.

— Түбән Камада яшәүчеләр өчен күп локаль уңайлылыклар бар. Әйтик, «Семья» паркында сез агач юлларны коляскалы әниләргә йөрергә җайлы иттереп ясадыгыз. Кайсы эшләрең белән горурланасың?

Әйтүе кыен. Күп эшләнде инде. Түбән Камада яңа символ барлыкка килүенә бик шатмын, ул - Лемаев мәйданындагы яңа фонтан. Мәйданың концепциясе һәм фонтанның формасы ике-өч сызыктан туды. Аннан соң без «Аква Бренд» подрядчысы белән берлектә ул кечкенә арканы эшләдек. Шундый нәрсә ясый алганны белү җанга җылылык өсти.

Аннан «Велики» автошәһәрчеге искә төшә. Ул үзенең тәңгәллеге булган, башкаларына охшамаган җәмгыяви киңлек.

— Тик шулай да. Мәсәлән сездә эчендәге температураны көйли торган «акыллы» тукталышлар бар. Бу бит чыннан да вау.

Тукталышлар мэрның инициативасы иде. Ул: «Әйдәгез Эмиратлардагы кебек эшләп карыйк»,-диде. Без бары тик интернеттан компания таптык та, алар безгә килеп идеяны чынга ашырдылар. Соңыннан аны максималь рәвештә антивандаль иттек, чөнки 16нчы елда барлыкка килгән беренче тукталыш гламуррак иде. Гомумән, мин һәрвакыт мигъмарның эше, ни дисәң дә, җитәкчелектән тора дип кабатлыйм. Безнең башлык темада һәм бу шәп. Кайдадыр ул юнәлеш күрсәтә, кайдадыр дөрес юл табу өчен үзебез бәхәсләшеп алырга мөмкинбез.

— Сезнең утырып бәхәс алып баруыгыз нормаль күренешме?

Әйе, әлбәттә. Тик монда нинди генә очрак булмасын баланс, тигезлек. Ягъни «1нче пунктка кара» кебек вакытлар да, икенче төрлеләре дә була. Чөнки ул да минем әкрен-әкрен генә тәҗрибә туплаганымны күрәдер, мөгаен. Инде ниндидер студент фикерләре юк. Эш тә үлчәнеп эшләнә.

— Син Түбән Камада инде 5 елдан артык яшисең. Ул вакыт эчендә шәһәр ниндигә үзгәрде? Үзеңне анда ничек хис итәсең?

Минем гаиләм барлыкка килде – монда өйләндем, балам туды. Ахыргы 5 елдагы шәһәрдәге үзгәрешләргә турыдан-туры кулым тигәненә хәзер бик шатмын. Нәтиҗә ярылып ята, шәһәрдә яшәүчеләрнең фикере, бар нәрсәгә мөнәсәбәтләре сизелә. Статистика буенча яшьләрнең китүе кимеде. Дөресе шул. Күпкә булмаса да, тик кимеде. Хәзер төгәл генә саннар китерә алмыйм, әмма элек 10 кеше китә дип күзалласак, хәзер бары тик 8 генә. Шәһәрдә кече бизнес үсеш алганы күренә, хәтта элек бөтенләй булмаган нәрсәләр барлыкка килә. Хәзер барырга, йөрергә җирләр бар.

— Булмаган нәрсәләр дип син ни турында әйтәсең? Кафелармы?

Кафе, рестораннар, барлар һ.б. 2014нче елда шәһәрдә, әйтик, 5 җир булган. Хәзер алар 25әү. Әйе, алар әле җитеп бетми, тик аңа да карамастан үсеш бара. Бездә бөтенесе көткән күп кенә глобаль проектлар бар. Аларда катнашып, монда, Түбән Камада бер шәп нокта куелса, яхшы булыр иде.

— Киләчәккә планнарың нинди?

Бу сорауны миңа гел бирәләр. Тик әле монда калырга этәргән, катнашасы килгән проектлар бар. Мәсәлән, шәһәр үзәген үстерер идем. Мин монда булганда, бу сорау тирәли гел әйләнеп йөрдек, һәм нәкъ менә шуны чынга ашырырга тиешле мизгелгә килеп җиттек кебек. Инфраструктура объектлары да бар. Әгәр дә югарырак җитәкчелеккә чакырсалар, мөгаен, шул тәкъдимне карармындыр. Тик әлегә монда.