МИНЕМ ДЕВИЗ: ҮСТЕР ҺӘМ САКЛАП КАЛ. МИН МОҢА АНГЛИЯДӘ ӨЙРӘНДЕМ
ЕЛЕНА АГЕЕВА
ЕЛЕНА АГЕЕВА
МИНЕМ ДЕВИЗ: ҮСТЕР ҺӘМ САКЛАП КАЛ. МИН МОҢА АНГЛИЯДӘ ӨЙРӘНДЕМ

Елена Агеева Казанда туган, 18-нче мәктәпне тәмамлап, КФУның хокук һәм икътисад факультетларына укырга кергән. Өченче курста читтән торып уку бүлегенә күчкән һәм Англиягә укырга киткән — башта David Game College, аннары — City, University of London «Банк һәм халыкара финанслар» юнәлеше буенча бакалавриатны тәмамлый. Лондонда ул бизнес менеджменты һәм маркетинг фәннәре кандидаты дәрәҗәсен (PhD) ала. Бөек Британия башкаласындагы татар-башкорт җәмгыятенең яшьләр юнәлешен җитәкли. 2018 елда Елена Казанга кайтырга булды. Хәзер ул — Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы председателенең стратегик үсеш буенча урынбасары, пандемия вакытында ул команда белән "100 лидер" проектын тормышка ашырды. Өстәвенә Елена Казан Федераль Университеты студентларына маркетинг буенча курс укыта.
Елена Агеева Казанда туган, 18-нче мәктәпне тәмамлап, КФУның хокук һәм икътисад факультетларына укырга кергән. Өченче курста читтән торып уку бүлегенә күчкән һәм Англиягә укырга киткән — башта David Game College, аннары — City, University of London «Банк һәм халыкара финанслар» юнәлеше буенча бакалавриатны тәмамлый. Лондонда ул бизнес менеджменты һәм маркетинг фәннәре кандидаты дәрәҗәсен (PhD) ала. Бөек Британия башкаласындагы татар-башкорт җәмгыятенең яшьләр юнәлешен җитәкли. 2018 елда Елена Казанга кайтырга булды. Хәзер ул — Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы председателенең стратегик үсеш буенча урынбасары, пандемия вакытында ул команда белән "100 лидер" проектын тормышка ашырды. Өстәвенә Елена Казан Федераль Университеты студентларына маркетинг буенча курс укыта.


Мин Казанда тудым, без Татарстан урамында яшәдек. Әле дә исемдә: балалар бакчасында Аня исемле бер кыз курчагымның башын өзеп ташлады. Бу яктан карасаң, мин игелекле, ачык күңелле, ләкин барысын да хәтерлим (көлә).

Мин Муштари урамындагы 18-нче номерлы инглиз мәктәбендә укыдым, беренче сыйныфтан ук телләр өйрәнә башладым, безнең гаиләдә бу һәрвакыт мөһим саналды. Аннары, олыгайгач, мин гел репетиторлар белән өстәмә өйрәнеп тордым, әти-әниемә афәрин — алар мин телне өйрәнсен өчен барысын да эшләделәр.
Алты яшемдә мин музыкалкага йөри башладым — без консерваториядә дә чыгыш ясадык, чит илләргә халыкара ярышларга да бардык. Ягъни, минем шулай: атнага өч тапкыр музыка мәктәбе, иртәдән төнгә кадәр урта белем бирүче мәктәптә уку, өстәвенә инглиз теленнән репетиторлар... Хәзер, әти-әнием белән сөйләшкәндә, шулай әйтәм: дәресләргә барам, диеп, үземә исә мәктәпкә бармыйча, урамда йөрергә — андый уй башыма да килмәде. Башымда андый файл да юк иде (көлә). Ягъни, мин шундый бераз армия режимында яшәдем, дип шаяртам.

Гомумән, мәктәптә мин мәктәпкә каршы булып формалаштым. Алар миңа: «Менә әтиең шулай укыды, ник син алай укымыйсың?» Бала өчен әлеге сүзләр авыр йогынты ясый, бу сиңа баса. Мин бу яктан һәрвакыт үрнәк булдым, үземне гаилә бренды өчен җаваплымын, дип хис иттем, чөнки гаиләм һәркемгә дә таныш иде. Танылган кешеләрнең балаларына ташламалар бирелә диләр — юк ла. Мин мәктәпне көмеш медаль белән тәмамладым.
БАЛАЧАКТАН УК МИНДӘ: «ОШЫЙ-ОШАМЫЙ», ДИГӘН БҮЛЕНЕШ ЮК. АЛДЫМДА МӘСЬӘЛӘ ТОРА ИКӘН, МИН АНЫ БАШКАРАМ.
Мин супер гений булган бер генә әйберем юк иде: һәрбер шөгыльдә минем шундый югары, уртача, ныклы дәрәҗә, мин аны шулай атыйм: йә мин ул әйбернең ничек ясалганын, аны каян эзләп табасын, йә кемнән сорыйсын белә идем, хәер, анысы мөһим түгел — мин һәрвакыт мәсьәләне чишү юлын таба идем. Бернәрсәгә дә алай бирелеп тартылмадым. Ну, бию түгәрәгенә йөрисем килгән иде, әмма әти-әнием мине музыкалгага җибәрделәр.

Мин супер гений булган бер генә әйберем юк иде: һәрбер шөгыльдә минем шундый югары, уртача, ныклы дәрәҗә, мин аны шулай атыйм: йә мин ул әйбернең ничек ясалганын, аны каян эзләп табасын, йә кемнән сорыйсын белә идем, хәер, анысы мөһим түгел — мин һәрвакыт мәсьәләне чишү юлын таба идем. Бернәрсәгә дә алай бирелеп тартылмадым. Ну, бию түгәрәгенә йөрисем килгән иде, әмма әти-әнием мине музыкалгага җибәрделәр.

Мин укырга керәчәк җирне сайлаганда, без әти-әнием белән утырдык та уйга чумдык (ул чакта бит гел икътисадчылар һәм юристлар иде бөтен җирдә). Ахырчиктә без конкрет бер вузны сайлый алмадык, барысына да берьюлы кереп карармын, дигән уйга килдек — мин ике җиргә укырга кердем: юриспруденциягә килеп уку бүлегенә, икътисад факультетына читтән торып уку бүлегенә. Графигым иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр иде. Барысына да ничек өлгергәнмендер, белмим.

Шундый хәл дә исемдә: фәлсәфә укытучысы белән күңелләребез ничектер туры килмәде, без гел бәхәсләшә идек, мин аның белән риза булмадым, бәхәсләштем, аңа бу ошамады. Ләкин мин бирешмәдем: «Юк, үземнең ник хак булмавымны аңламыйм», — дип әйтә идем. Һәм бәхәсләшүне дәвам иттем.

Нигә мин Англиягә укырга киттем...
МИН ҺӘРВАКЫТ ТОЯ ИДЕМ ЧӨНКИ: УЛ ЧАКТА, 14 ЕЛ ЭЛЕК, ТАТАРСТАНДА ХАТЫН-КЫЗЛАРГА КАРАТА ҖИТДИ КАРАШ БУЛМАГАН.
Хәтта бертуган абыем — аның ул вакытта үз компаниясе булган, һәм мин аннан гел: «миңа да күрсәт, миңа да өйрәт», — дип ялвара идем, ә ул миңа җавапка шулай дия иде: сиңа нәрсә соң, бай кешегә кияүгә чыгарсың да булды, сиңа бу эш ник кирәк инде? Мин исә: «Ник соң бу әйберләр берьюлы туры килә алмый?», — дип кайтара идем. Әлбәттә, ул миңа яхшылык кына теләде, ләкин ул вакытта хатын-кызларга карата мөнәсәбәт шундыйрак иде...

Әлбәттә, мин гел практика узып йөрдем, шул исәптән Сәүдә-сәнәгать палатасында, ләкин бу практикаларыма җитди караш булмаган. Мөнәсәбәт шундыйрак иде: «Котырынып бетәр әле».

Лондонда яз иде мин килгәндә, бик яхшы иде, барысы да урамда йөри иде, барысы да ничектер шундый матур һәм ачык күңеллеләр. Моңарчы әти-әнием белән белән Парижда, Италиядә булганым бар иде, моңа карамастан, тәэсирем шундыйрак иде ул чакта: бу чыннан да минем чынбарлык?

Аннары беркөнне бер дус кызым миңа шалтыратып: «Мин Англиядә укырга китәм», — ди. Мин әйтәм: «Тукта, мин сиңа хәзер кире шалтыратырмын». Шунда ук әти-әниемә шалтыратып: «Минем Англиягә укырга барасым килә. Финанс ягы авыррак булачагын аңлыйм, ләкин мин үзем дә анда эшләячәкмен». Ә холкым инде шул вакытта шундыйрак иде: берәр нәрсәгә тотынсам, аны әлбәттә, башкарып чыгачакмын. Гаиләбездә дә шундый кредо бар: максат бар икән — аңа таба барам. Әти-әнием дә шундый, ике яктан әбиләрем дә. Шул мин шалтыраткачын әти-әнием бераз уйлап алдылар да аннары: «Ярар», — диделәр. Бер минут — һәм барысы да хәл ителде. Карар бер минут эчендә кабул ителде. Мин дустыма кире шалтыратам: «Мин синең белән бергә барам», — дим.

Англиядә мин башта David Game College көллиятендә укыдым, аннан соң City, University of London'га укырга кердем. Мин үзем өчен тагын шундый режим булдырдым, өстәмә класслар алдым — әле дә хәтерлим, мин компьютер дәресләре алдым, чөнки ул вакытта ничектер авыр бирелә иде алар миңа, мин аларны аңламадым. Атнаның һәр 7 көне планлаштырылган иде минем, шул чакта ук мин спорт мөһим, дип кисәттем үзем өчен — мием шартлый иде, балансны тигезләргә кирәк иде ничектер булса да. һәм мин анда спорт һәм йога белән шөгыльләнә башладым, бу миңа барысына да өлгерергә көч бирде, ярдәм итте.
Төрле әйберләрнең эш рәтен миңа кем дә әйтеп тормады. Андагы система шундыйрак: билгеле предметлар бар, курс эшләре, имтиханнар — һәм аларның һәрберсенә синең билгеңнән процент китә. Мәсәлән, мин model answer'ларның узган еллардагы мисаллар икәнен белми идем. Ягъни, мәсәлән, укытучы берәр теманы бөтенләй башкача аңлата ала, ләкин сез бу мисалларны алып, укытучыдан сорасаң, ел азагына кадәр кайсыбер әйберләргә төшеңә башлыйсыз. Югыйсә сез бөтенләй чишеп карамаган мисаллар имтиханга эләгергә мөмкин. Алар ничектер бу төшенчәләрне бөтенләй тоташтырмады бер-берсе белән. Бу әйберләр анда укытучыдан тора, чөнки һәр укытучы үзе теләгәнчә эшли иде, ягъни курсны ул үзе формалаштыра иде — һәм бу әйбер ел саен үзгәрә иде.

Моңа ияләшү бик кыен. Кыен, чөнки мин ничек дөрес, ничек кирәк икәнлеген белми идем. Моны белсәм, күпкә җиңелрәк булыр иде. Һәр җирдә дә ачкыч табарга кирәк — һәм шунда барысы да аңлашылачак.

Мин бик ияләшүчән кеше, моны мин Англиядә аңладым. Беренче елны мин артымнан башкаларны тартып бардым, аннары мин моны башкарырга теләмәвемне аңладым, курсның иң акыллыларын сайладым, миннән төрле өлкәләрдә яхшырак булганнарын — бу минем өчен комфорт зонасыннан чыгу иде — һәм тирәмдә шундый җанлы җәмгыять тупладым, төркем инде. Бу инде өченче елга табарак.

Университетта да төрле түгәрәкләр бар иде. Мин инвестиция җәмгыятенә ярдәмче булып эшкә урнаштым, анда шундый хаб бар иде, нәкь абыемнан өйрәнергә теләгән әйбер. Без төп спикерларны җыя идек, мин шунда ук социаль челтәрләр белән эшли башладым.

Шул ук вакытта, 2013 елда, мин татар-башкорт җәмгыяте белән аралаша башладым һәм аны Лондонда үстерергә керештем, яшьләр хәрәкәтен җитәкли башладым. Төрле илләрдән килгән татарлар белән таныштым: Латвия, Литва, Польша, Кырым — без үзара культура турында гына сөйләшәбез, сәяси проблемаларга кагылмыйбыз, дип килештек. Беренче Сабантуйга очарга җыенганда, мин һәр көн кия торган әйберләремне чемоданнан чыгардым, милли әйберләрне исә йөкләдем.
Уңнан сулга: Елена, Шамил Рәхим улы Агеев, Кент принцы Майкл
НӘКЬ МЕНӘ АНГЛИЯДӘ УКЫГАН ЧАКТА, МИН ҮЗЕМ ӨЧЕН КАЗАННЫ ҺӘМ ТАТАР МӘДӘНИЯТЫН БҮТӘНЧӘ АЧА БАШЛАДЫМ. ҺӘМ ХӘЙРАН КАЛДЫМ.
Татар культурасы миңа һәрвакыт якын иде, хәтерлим, даваника (дәү әни) минем белән гел татарча сөйләште. Ләкин анда, Англиядә, мин үзем өчен андый костюмнар тегеп ясадым, баронесса Элизабет Смитка да бүләк иттем хәтта — чит илләрдә милли культура, өслүп, кул эшләре бик югары бәяләнә. Мин шулай ук татар орнаменты белән бизләгән шарфлар кия идем, һәм алар миңа шулкадәр килешеп торды, шулкадәр табигый күренде ки, һәрберсе сокланып сорады: «Ой, бу ниндидер Hermes'тыр инде, әйеме?» Мин аларга бу әйберләрнең үзебезнеке, татарныкы икәнен сөйли идем. Мәхәббәт салып эшләнгәнен дә әйтә идем . Гомумән, мин мәхәббәт дөньядагы бар нәрсә белән дә идарә итә, дип саныйм. Бу иң югары тибрәнү-вибрацияләр. Әгәр дә берәр нәрсәне мәхәббәтсез башкарасың икән, ул дөрес якка бармас. Шулай. Аннары мин Татарстанда ни өчен болай итмиләр, ни өчен заманча бизәлгән милли костюмнар киеп йөрмиләр, дип гаҗәпләнеп йөрдем, ул костюмнар бит искитәрлек матур!

Мондый фишка-үзенчәлекләрне һәр төбәктән берләштереп, бер платформада уникаль осталарны туплап җыярга — бусы да зур идеялар категориясеннән, һәм бу шулай ук Россиянең халыкара брендына әйләнергә мөмкин.

Хәзерге Россия бренды халыкара дәрәҗәдә шактый куркыныч. Нәкъ бренд турында сүз бара.
«НАЧАР УКЫЯЧАКСЫЗ ИНДЕ» — ДИП ӘЙТТЕЛӘР БЕЗГӘ — ЧӨНКИ БЕЗ ЯХШЫ КИЕМНӘН ИДЕК, РОССИЯДӘН КИЛГӘН КЕШЕЛӘР, «НУ, СЕЗНЕҢ БЕЛӘН БАРЫСЫ ДА АҢЛАШЫЛА ИНДЕ» ДИЯЛӘР ИДЕ СЫМАН БЕЗГӘ. Ә БЕЗ КУРСНЫ НИЧЕК ТӘМАМЛАДЫК? ИҢ ЯХШЫ БИЛГЕЛӘР АЛЫП. ИҢ ЯХ-ШЫ!
Ягъни, бу «каршылык»ка тартылуым Англиядә дә үзен күрсәтте. Татарстаннан 90% кеше укуларын бөтенләй тәмамламады. Минем өчен барысын да азагына кадәр җиткерү аеруча мөһим. Шуңа күрә, Англиядә минем бернинди дә шимбә яки якшәмбе юк иде, мин гел эшләдем, конференцияләр оештырдым, укыттым, илчелек белән элемтәдә тордым. Әйтергә кирәк, без Татарстан ярдәмендә Россия брендын яхшыртабыз, дип уйлыйм.

Ләкин бервакыт мин шундый уйга килдем: мин алга таба да болай яшәргә телимме: гел нәрсәгәдер үрелеп, үрелеп... Ә ник үрелергә? Теләмим. Яшәргә кайчан соң? Үзеңне яратырга, сакларга, кайгыртырга кирәк.

Һәм җаным мине өйгә тартып китте. Мин 2018 елның ноябрендә кайттым.
БАШТАРАК КЫЕН БУЛГАН, ЧӨНКИ МИН ТАМАКТАГЫ СӨЯК, НИНДИДЕР ҮЗГӘ ӘЙБЕР КЕБЕК ХИС ИТТЕМ ҮЗЕМНЕ, КЕШЕ СИННӘН ТИЗРӘК ТӨКЕРЕП КОТЫЛЫРГА ТЕЛИ ТӨСЛЕ.
Кайткач, мин монда да укыта башладым.

Миңа рус студентлары күбрәк ошый — алар күпкә түземлерәк һәм, продуктның кызыклы булуын аңласалар, белемгә ачлык уяна аларның, кызыклы сораулар бирәләр. Инглиз студентлары болардан инде тәмам туйганнар төсле, бизмән алар ягына артык күп авышкан. Алар: «ой, укытучы дөрес эшләмәде», — дип зарлана ала — аннары кем хак икәнен аңларга тырышып кара. Бездә укытучының өстенлеге бар. Ягъни, Англиядә дә, безнең илдә дә тигезлек юк. Мин исә нәкь бу баланс булсын, дип аны булдырырга тырышам. Бу яктан карасак, мин Финляндия моделен күбрәк өйрәнер идем, тәҗрибәгә нигезләнгән уку (phenomenon based learning) — бу актив проектлы белем алу ысулы, берничә дисциплинаны кушкан әйбер, һәм анда шундый табигый контекст бар, ул һәр укучының реаль тормыш тәҗрибәсе белән кисешә.

Бу модель мәсьәләләрне берьюлы берничә өлкәдән алынган белемнәрне кулланып чишәргә өйрәтә. Һәм тагын Монтессори концепциясе, аның төп принцибы — «миңа бу эшне үземә башкарырга булыш».

Беренче дәресемне хәтерлим. Мин сыйныфка кердем, тавыш, ыгы-зыгы тора, мин студентларга әйтәм: «Ишек ачык. Минем өчен сезнең бирегә теләп килүегез мөһим. Уку — активлык, диалог. Тик кенә утырудан, тыңлаудан мәгънә юк — мин сезгә яшерен мәгълүматны сер итеп ачмыйм, боларның барысын да Интернетта таба аласыз. Минем өчен диалог сезнең аша идеяларыгызны үстерә алуыгыз мөһим». Һәм алар кинәт уяндылар хәтта. Беркем дә китмәде, елмаеп, якынрак утырдылар. Алар өчен бу парадигма алмашуы иде.
Минем девизым — үстер һәм саклап кал. Мин моны Англиядә еш күрдем: анда, мәсәлән, биналар торгызылганда да, бинаның бөтен яхшы якларын сакларга тырышалар, ә бездә, Россиядә, шундыйрак әйбер бар: юк итәргә һәм яңадан торгызырга — һәм бу юл бөтенләй дөрес түгел.

Быел без «100 лидер» проектын эшләдек. Бу яшьләрдә берьюлы шәхесне дә ныгыту, эшкуарлык фикерен дә тәрбияләү. Мин шулай дип саныйм: команданың никадәр көчле икәнлеге аның иң көчсез буынының никадәр көчле икәненнән тора.

Чөнки син командада икәнсең, һәркем уңышка үз өлешен кертә, бу бер организм. Гомумән, эшкуарлык фикерләү һәркем өчен дә мөһим, дип саныйм. Безнең проектта катнашу бушлай, ирекле, бу — бер-берсе белән моңарчы таныш булмаган 100 кеше, алар команда төзеп, үз проектлары өстендә эшләделәрһәм аларны mvp-ка чакырдылар (продуктның, хезмәтнең яки сервисның тест версиясе, минималь функцияләр җыелмасы, соңгы кулланучыга кыйммәт китерә — «Кайтам»).

Бу пандемия чагында булды, без ярышның озынлыгын 3 айга суздык. 7 җиңүче килеп чыккан иде. Һәм мин анда кайбер пунктларны рәтенә җиткерермен, чөнки белем бит ул — тере продукт. Шул, 2021-нче елда, үземә уку ничек кызык булыр иде, шулай булсын. Безнең проект — ул шундый уникаль мохит, анда син синеңчә фикерли торган кешеләр таба аласыз — тулаем алганда, җәмгыять шулай үсә дә.

Миңа хәзер Казанда нәрсә ошый — монда спортның модага әйләнүе бик яхшы. «Анна Каренина» кебек проектлар барлыгы мине сөендерә — бу кешеләрнең мәдәни дәрәҗәсен күтәрә, шаблоннан тыш нәрсәдер күрергә мөмкинлек бирә.

Казанда мин үземне уңайлы, җылы хис итәм, кунакчыллык бар монда, эчкерсезлек, кешелеклелек.

Интервью — альбина закируллина
Фото — ДАНИИЛ ШВЕДОВ
РЕЖИССЁР — ИЛШАТ РӘХИМБАЙ
ОПЕРАТОР — РУСЛАН ФӘХРЕТДИНОВ (ADEM MEDIA)