КАЙТКАНЫМА ҮКЕНМИМ
ЭДУАРД ХӘЙРУЛЛИН
ЭДУАРД ХӘЙРУЛЛИН
КАЙТКАНЫМА ҮКЕНМИМ

Яңа интервьюның герое – «Татарстан: 100 элек һәм хәзер» китабы авторы, «Новая Тартария» проекты алып баручысы һәм «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин.

Ул ни өчен Мәскәүгә киткән һәм ник кире кайткан, корпоративта Березовский белән ничек биегән һәм армиядән увольнениега чыккач, ничек беренче тапкыр аракы эчеп караган, урам себерүчедән алып ТР Президенты матбугат секретарена кадәр хезмәт юлын ничек үткән – боларны Эдуард Kaitam.ru.га биргән интервьюсында сөйләде.
Яңа интервьюның герое – «Татарстан: 100 элек һәм хәзер» китабы авторы, «Новая Тартария» проекты алып баручысы һәм «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин.

Ул ни өчен Мәскәүгә киткән һәм ник кире кайткан, корпоративта Березовский белән ничек биегән һәм армиядән увольнениега чыккач, ничек беренче тапкыр аракы эчеп караган, урам себерүчедән алып ТР Президенты матбугат секретарена кадәр хезмәт юлын ничек үткән – боларны Эдуард Kaitam.ru.га биргән интервьюсында сөйләде.


Интервью алучыдан:

Эдуардны иске шәһәр фотографияләре һәм башка материаллар эзләгән вакытында, якшәмбе көнне Книжкада очрату ихтималы зур. Нәрсә генә эшләсә дә, аның Татарстан һәм Казан тарихына мөкиббән булуы чагылып тора: инстаграмдагы фотографияләреннән алып ( «үзең турында» дигән юлда: «кызыксынучан»), бүгенге тарихи проектларына кадәр. Бу — «Татарстан: 100 элек һәм хәзер» китабы да (2020 елның язында чыкты), YouTube каналында «Намедни»га охшаган форматта «Новая Тартария» проекты да. Эдуард «Новая Тартария»нең атналык чыгарылышларында республика тарихын сөйли, дуслары белән бүлешәсе килгән фактлар аша бәян итә.

Сүзе өчен зур җаваплылык тойган кеше буларак (эшең Республика җитәкчесенең җәмәгатьчелек элемтәләре белән бәйле икән, бу тиз генә онытылмыйдыр дип уйлыйм), Эдуард сорауларга тулы, төгәл өземтәләр белән җавап бирә. Алар тормыш кагыйдәләрен хәтерләтә хәтта.

Шуңа карамастан, ул ничек һәрвакыт җиңел, иронияле, ачык булып кала ала соң? Табышмак.
Бу көннәрдә Мәскәүдә булдым. Мин аңа дүрт ел гомеремне бирдем, 2006 нчы елдан алып 2010 нчы елга кадәр, һәм Казанга кайттым: улыма игътибар кирәк иде. Шулайрак булды инде, аны югалтмас өчен кайтырга туры килде. Гәрчә, Мәскәүдә миңа ошый иде, анда тормыш кайнап тора.

Казанда Совет районында тудым. Новаторлар урамындагы «Куба» дип аталган урын ул — хрущёвкалар районы, анда, мөгаен, ундүртләп биш катлы йорт бардыр. Әйләнә-тирәсе чокырлы, шуңа утрауга охшатып, «Куба» дип йөртә башлаганнар.

22 тулганчы яшәдем мин анда, әти-әнием хәзер дә шунда. Минемчә, кеше һәм йортларның идеаль тәңгәллегедер бу — өйләр сиңа бар яктан туры килә, басым ясамый һәм кояш күренә. Йортлар арасында, Немец Швейцариясе урманнарының дәвамы кебек, агачлар үсә. Чыннан да урмандагы кебек анда: суыграк, шомырт исе килә.
Чокырлы урыннарында сарайлар бар иде. Аннан соң гаражлар төзеделәр, без алардан комга сикереп уйный идек. Юл аркылы чыксаң, Лошадинка тавы, дәресләргә кадәр шунда агач чаңгыда шуып алырга да өлгерә идем. Ул вакытта тау әкәмәт зур булып күренә иде, һәм мин анда бик күп чаңгы сындырдым.

— Ярый әле аягыңны түгел.

— Кулны сындырдым, әмма анысы инде Горький паркында: шулкадәр каты төшкәнмен, кулым чатнаган иде. Мәктәпкә кулны бәйләп йөрдем, яза алмаган кыяфәт чыгарып.

— Күрше ишегалдыннан берәр кызга гашыйк булдыңмы?

— Юк, булмадым. Мәктәптә дә (сәнгать училищесы каршындагы 126 нчы мәктәп), күрше ишегалларында да гашыйк булмадым: мин аның тагын да ерактанрак булуын теләдем. Һәм өлкәнрәк. Ерактагысы яхшырак булып күренә бит.

4 нче сыйныфта халыкара журналист булырга карар кылдым. Мәктәптә мине шулай дип йөртәләр иде дә — журналист. Яисә, кыскартып, «журик» дип.

Минем чит илгә чыгасым килә иде. Ул вакытта совет заманы бит, чикләр дипломатлар белән журналистларга гына ачык. Бу, үзенә күрә, дөнья күрү ысулы булгандыр инде минем өчен. Аннары язарга да ярата идем, иншаларымны мактыйлар иде. 8 нче сыйныфтан яшь журналистлар мәктәпләренә йөрдем. Аларны «Комсомолец Татарии», аннары «Молодёжь Татарстана» оештыра иде.
Безнең бер укытучыбыз, Светлана Бесчетнова, һәр кеше журналист була ала диде.

Безнең өчен яңалык булды бу. Без бит моның өчен тумыштан бирелгән сәләт, яисә тагын нәрсә дә булса кирәк дип уйлый идек. Юк, ди, һәркем булдыра ала. Фикерләрен эзлекле әйтә, сөйләшә белгән һәр кеше. Хәзер мин моның белән килешәм.

— Беренче мәкаләң нәрсә турында иде, хәтерлисеңме?

— Тәүге мәкаләләремнең берсе – аракысыз туй турында. Ул 85 нче еллар, алкоголизм белән көрәш вакыты, туйлар да аек уза иде.

Дөрес, соңыннан анда чәйнектән тагын да катырак эчемлекләр сала иделәр дип сөйләделәр, ләкин мин андыйларны күрмәдем.

— Ә син нинди бала идең?

— Мин әти-әнигә борчу китермәдем. Хәер, бервакыт, мине трамвайдан тартып төшерделәр. Фехтование күнекмәләреннән «Колбаса»га тотынып (цилиндр формасындагы озын трамвай эләктергече) кайтып бара идем. Әти гомерендә беренче тапкыр мине каршы алырга булган һәм шушы трамвайга утырган. Вагонның арткы өлешендә ул басып тора, ә мин «колбаса»га ябышканмын да аңа карыйм. Ә ул миңа. Каршы алырга чыккан, каршы алды да милициягә озатты. Аннан мәктәпкә хәбәр иттеләр, һәм тәртип өчен куя торган билгене төшерделәр.

Мәктәпне тәмамлагач, 1986 нчы елны, мин укырга керә алмадым һәм бер ел урам себерүче булып эшләдем. Безнең бер кызыбыз ул вакыттагы танылган халыкара журналист — Владимир Дунаевка язды: «Ничек яхшы журналист булырга?». Ул, журфакка бармагыз, сезгә фундаменталь белгечлек алырга — тарихчы, филолог булырга кирәк, дип җавап бирде. Шуңа күрә мин журфакны түгел (ә миңа анда керү җиңелрәк иде), тарих факультетын сайладым.
КИЧКЕ БҮЛЕККӘ ГЕНӘ ҮТТЕМ, ШУҢА КҮРӘ МӘКТӘПТӘН СОҢ БЕР ЕЛЫМНЫ ЭВМ ЗАВОДЫНДА УРАМ СЕБЕРҮЧЕ БУЛЫП ЭШЛӘДЕМ.
Миңа ошый иде. Иртәдән саф һавада, аннан соң университет китапханәсенә барасың, ә кичен ике пара укып кайтасың. Ул вакытта бу үзенә күрә бер андеграунд иде, урам себерүчеләр һәм сакчылар буыны. Димәк, мин Цой һәм Гребенщиковларның яхшы компаниясендә булганмын.
Укый идем, китапханәләрдә студент кызлар белән таныша идем, аларга иске Казан турында сөйли идем. Ул вакытта бу хакта бик азлар гына сөйли ала иде.

— Дөресен әйткәндә, хәзер дә шулай инде. Ә аннан соң?

— Ә аннан соң мине армиягә алдылар (ул вакытта көндезге бүлектә укучыларны да алалар иде).

Ярты ел Свердловскида һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә уку, аннан соң ел ярым Себердә, гел бәвелчә исе килеп торган Братский тайгасында. Анда алюминий һәм кәгазь җитештерү заводлары бар. Шәһәргә чыгарга рөхсәт алгач, йөкләмә итеп миңа Чарыны (төркмән бугай) иярттеләр. «Күз-колак» булырга куштылар. Шулай шәһәр буйлап барабыз, мин автобусны троллейбустан аерырга өйрәтәм, анысы мөгезле дим: ул цивилизациядән бөтенләй артта калган, безнең частьтә дуңгыз абзарында эшли иде (эшләми — хезмәт итә). Ул шундый ябык, бәхетсез, һәм без шулай прәннекме, клиндерләрме алып, ипи кибетеннән чыгып барганда, шундый ук хрущёвкадан (минем әти-әни яши торганы кебек) бер хатын тәрәзә шакыды. Ач Чарыга карап: «Әйдә, миңа керегез, минем улым да хезмәт итә, ашатырмын», — ди. Без ризалаштык. Ул барысын да шундый тиз эшләде, бәрәңге пешерде, сало чыгарды, һәм без шунда Чары белән аракы эчеп карадык. Беренче тапкыр. Бигрәк тә ул.

Аннан да мин төрле хәрби газеталарга яздым — «Вечерняя Казань»га да җибәргәләдем, үзәктә нәрсә төзергә ярый, нәрсә ярамый дигән бәхәсләргә кушыла идем.

Хәрби хезмәттән соң син бернинди каршылыкларсыз көндезге бүлеккә күчә аласың. Мин бик күп имтихан тапшырдым, политология бүлегенә керәсем килде, әмма социология бүлегенә эләктем, фәнни коммунизм дип атала иде элек. Бу юнәлештә гадәти 40 сумлык стипендиягә тагын 15 сум өстәп түлиләр иде. Миңа һаман да журналистика кызык иде. Болар барысы да шуның хакына эшләнде.

Әле мин университетта укыганда ук «Эфир» телекомпаниясе барлыкка килде.
«ЭФИР»НЫ КАРАВЫ КЫЗЫК, АЛАР ЦЕНЗУРАСЫЗ ҺӘМ ИРКЕН, ЯШЬЛӘРЧӘ ДӘРТЛЕ ИТЕП СӨЙЛИЛӘР ИДЕ.
Мин аларга үзем укыган бинада тап булдым. Комиссионкадан 500 сумга пиджак алып, аларга килдем дә: сездә «Город» тапшыруын алып барасым, иске Казан турында сөйлисем килә дидем. Ярар, диләр, әйдәгез эшләп карагыз. Тик социаль темалар, митинглар турында да сөйләргә кирәк булачак, диләр. Шулай итеп 92 нче елнымы, 93тәме башлап җибәрдем мин. Бу ике ел гаҗәеп булды, һәр көн конвейер кебек, көненә берничә сюжет төшерә идек.
Соңыннан 94 нче елда Беренче каналда эшләргә тәкъдим иттеләр. Мин анда 2006 нчы елга кадәр Татарстан төбәге корреспонденты булып эшләдем.

Офисыбыз Казанда иде.

Бервакыт Әфганстанга җибәрделәр, мин талибларда булдым (Талибан РФдә тыелган). Алар гомумән журналистларны күралмый иде, барлык телевидение, радиоларны яптылар, әмма Россиядәге бер кечкенә төркемгә искәрмә ясадылар. Безне ил буенча йөртеп, Әфганистанның алар хакимлегендә ничек яшәвен күрсәттеләр.

— Дулкынландыңмы?

— Әйе, әмма миңа анда тагын бер тапкыр булырга туры килде әле. Талибларга каршы хәрәкәт башлангач.

Без ул илгә озак эләгә алмадык, чикләр ачылуын атналар буе көттек. Соңыннан безне керттеләр, төркемне атыштан тәрәзәләре тишкәләнеп беткән автобус каршы алды. Ниндидер бинага урнаштырдылар, мөгаен, ул кайчандыр кунакханә булгандыр.

Автобустан кунар урыныбызга чыгып барабыз шулай, кайдандыр йончыган американнар чыкты да, «төрмәдән тоткыннар качкан, монда киләләр, барыгыз, кире кайтыгыз», диләр.

Ә без урнаштык. Бик тәмле пылау белән сыйладылар, аны кул белән ашадык, һәм бу гомеремдәге иң тәмле пылау иде. Ә монда шундый хәл. Тик барысы да яхшы тәмамланды. Тоткыннар безгә кадәр килеп җитмәде. Без берничә яхшы материал ясадык.
— Синең командировкаларда тоткарланасың килмәдеме?

— Мин аларны мөмкин кадәр суздым, күбрәк җирләрдә буласым килә иде: музейларда да, һәм гомумән һава сулар өчен. Останкино коридорларында да ошый иде миңа. Анда шундый тормыш иде!
КОРПОРАТИВЛАРДА БЕЗНЕҢ БЕЛӘН БЕРЕЗОВСКИЙ БИЕДЕ, ДӨРЕСРӘГЕ БЕЗ АНЫҢ БЕЛӘН.
— Мәскәүдән алган беренче тәэсирләреңне хәтерлисеңме?

— Беренче тәэсирләрем Мәскәү дәүләт университетына, тарих факультетына укырга кергәндә булды. Ул вакытта миңа баллар җитмәде. Шуның өчен Казанга кайттым һәм монда укырга кермәкче идем. Ләкин баллар монда да җитмәде, һәм мин урам җыештыручы булдым.

— Нәтиҗәдә син Мәскәүгә кайчан күчендең?

— 2006 елда минем Беренче каналдагы эшем бетте. Казанда хатыным белән аерылдым. Мине хәзер монда бер әйбер дә тотмый, күченәм, анда яшәп карыйм, дип уйладым. Һәм Мәскәүгә киттем. Бер ел РФ президенты администрациясендә эшләдем, эшем шулай ук мәгълүмат чаралары белән бәйле иде. Башкалага ияләшер өчен миңа шул бер ел җитте.

Аннан соң миңа «Звезда» телеканалында продюсер һәм программа чыгару эшен тәкъдим иттеләр. Бу кызыграк, миңа якынрак иде, һәм мин шунда күчендем. Анда атналык график, ә бу ял атнасында нәрсә телисең, шуның белән шөгыльләнә аласың дигән сүз. Мин фотография курсында һәм бию мәктәбендә укый башладым.

— Ник Казанга кайтырга уйладың?

— Миңа элекке хатыным шалтыратты, улыбызны тыңлата алмавын, аны бөтен җирдән кууларын әйтте. Ул чакта аңа 10 яшь иде. Параллель рәвештә миңа тәкъдим килде: Татарстан премьер-министрына матбугат сәркатибе кирәк иде. Тикмәгә генә түгелдер, бу ниндидер билгедер дип уйладым, тәкъдимнән баш тартмаска булдым.
МИН КАЙТТЫМ ҺӘМ ҮКЕНМИМ. КАЗАН ҮЗЕНӘ ТАРТЫП ТОРА ТОРГАН ҮЗӘККӘ ӘЙЛӘНЕП БАРА, МОНДА ЯШӘҮ МӘҮСКӘҮДӘГЕ КЕБЕК ҮК УҢАЙЛЫ. КЕШЕЛӘРДӘ ОМТЫЛЫШ БАР. ЯНЫП ТОРУЧЫЛАР, НӘРСӘДЕР ҮЗГӘРТЕРГӘ ТЕЛӘҮЧЕЛӘР КҮБӘЙГӘННӘН-КҮБӘЯ.
Бу миңа элек Казанда җитмәгән әйберләр. Ул миңа сазлык кебек суыра торган урын булып тоела иде. Әлбәттә, мин Мәскәүне элеккечә яратам, шәһәр күренешләрен дә, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен дә. Шул ук вакытта, хәзер Казанның да ким җире юк дип уйлыйм.

Мин моннан китеп торган арада бик аз әйбер үзгәргән иде. Казанда яшәгән соңгы 10 елда үзгәрешләр байтак булды: җәмәгатьчелек урыннары да, парклар да, яр буйлары да үзгәрде. Һәм, әлбәттә, Наташа Фишман. Мәскәүдән алып була торган бөтен яхшы нәрсәне монда кертә алды ул. Барысы да уңышлы килеп чыкты. Һәм беркем дә моның белән генә чикләнергә җыенмыйдыр дип өметләнәм. Президент белән эшләгәндә, син теге яки бу бинаның ничек сакланып калынганын күрәсең. Һәм шуны аңлыйсың: ул барысын да шәхсән үзе карап чыга, күзәтә, һәм берәүгә дә үзәктә теләсә нәрсә төзергә ирек куймый. Чөнки бер кирәкмәгән нәрсә төзеп куйдылар инде – Үтүк, Кловер Плаза. Шул бинага борчылганын күрәм, чөнки ул әле берничә дистә ел шәһәрне ямьсезләп торачак. Шуңа күрә хәзер җирле мохитне сакларга тырышабыз, яңа биналар шул мохиткә туры килергә тиеш.

Шәһәр үзәгеннән атлаганда бер әйбернең дә төн эчендә югала алмавын аңлыйсың, президентның үз системасы — бөтен нәрсә аның аша эшләнә, ул монда комсыз төзүчеләргә җәелергә юл куймый.

— Президентның матбугат сәркатибе булып эшләгәндә сине нәрсә гаҗәпләндерде?

— Мәскәүдә эшләвем ничектер буш нәрсә сыманрак иде, ә монда син дөньяны яхшы якка үзгәртә торган эшләрдә катнашасың. Тамырлары шушы җиргә тоташкан төбәк җитәкчеләре балаларына, оныкларына, монда яшәүчеләргә нәрсә калачагын уйлый, күрәсең. Бу аларны кешеләрнең күзенә карау оят булмаслык итеп, җиренә җиткереп эшләргә мәҗбүр итә. Шуңа күрә миңа эшем ошый иде.

— Ә иң авыры нәрсә иде?

— Иртәнге биштә тору. Торасың, планеркалар әзерлисең, узган көн вакыйгалары турында сөйлисең. Әйбәт кенә уятып җибәрә иде ул.

— Ә Президент инстаграмындагы көндәлек фото сәхифәсен кем уйлап тапты?

— Ул үзе. Ниндидер эчке сиземләү ул. Бер карасаң, социаль челтәрләргә язуның бөтен кагыйдәләренә каршы килә кебек (безгә лекция саен, бер үк фотофон куярга ярамый, дип әйтәләр иде), әмма аның бу идеясе, киресенчә, уңышлы булып чыкты. Һәм хәзер дөньядагы бөтен кеше безнең Ирек мәйданындагы һава торышын белә.

Хакимият белән кеше арасындагы киртәне юк итә торган шундый әйберләр мохим һәм кызык булып тоела иде миңа. Президентка да шулай тоела иде, шуңа аның Инстаграмы җанлы, гади, рәсми түгел.
— Беренче җитәкче янында шундый озак вакыт янәшә булу авырмы?

— Анда миннән дә озаграк эшләүчеләр бар. Мин 9,5 ел эшләдем. Президентның үзе янында — дүрт ел. Нормаль хәл бу.

— Син ник киттең?

— Бер урында гына эшләү мүкләндерә мине, электән үк шулай иде. Беренче канал белән дә шулай булды. Әмма мин шунда ук милли проектларга кушылдым. Шул исәптән, президент проектына да. Анда безнең белән генетик яктан бәйле, фамилияләре, күңелгә якынлыгы белән бәйле кешеләрне җыярга кирәк иде. Май аенда мин «Татарстан: 100 элек һәм хәзер» дигән китап чыгардым. Бу безнең асыл сыйфатларыбызны барлау кебек минем өчен.
— Ул китапны ничек кабул иттең?

— Кереш сүздә моның әле беренче генә адымыбыз икәнен ассызыклап, беренче «егермееллык» дип язып куярга кул кычытып тора. Аннан соң «Намедни»да кебек булачак: алдагы 20 ел турында тагын бер серия, аннан тагын бер – биш томлык белән тулы бер гасырны колачлыйсы килә.

«Новая Тартария» ютуб каналы тарихыбызны башка телдә — рәсемнәр, видео, хроника, хәрәкәт, клиплар телендә сөйлисе килүдән туды. Бу урыннар буенча йөреп чыгасы килде — алар хәзер ничек, исәнме, ни хәлдә? Минем китабым кебек үк, ләкин мәгълүматны башкачарак җиткерәм — смартфон һәм телевизор аркылы. Китапны Сменада, Ратушада, Китап йортында һәм бу көннәрдә Озоннан да сатып алырга мөмкин.

— Шәһәр турында күбрәк сөйләшәсе килә. Казандагы яраткан урыннарың турында, кайсы урыннарны яратасың син?

— Без бүген Дружинина йортына бардык, ул 1911 нче елгы Казан өчен зиннәтле модерн. Аның язмышы өчен борчылган вакытларым да булды. Җимерек йортлар арасында калды берзаман, аны яндырдылар да, инде юкка чыгар кебек иде. Минем хәтта митингта да катнашканым булды, имеш, бу йортка югалырга ирек бирмибез. 90 нчы, 2000 нче ел башлары иде ул.
ИСКЕ ШӘҺӘР КҮЗ АЛДЫНДА ЮККА ЧЫГА БАШЛАДЫ, ҺӘМ МОНЫ КҮРҮ БИК АВЫР ИДЕ. НИШЛӘРГӘ ДӘ БЕЛМӘДЕК.
Ә хәзер син тыныч, чөнки төн эчендә йортка зыян килмәячәген, бернинди сукбайлар да, бернинди төзүчеләр дә аны килеп яндырмаячагын беләсең.

— Беләсеңме, Мергасов йорты мәсьәләсендә — ни буласы бөтенләй аңлашылмый иде беренче атнада.

— Әйе, әмма күрәсең бит – ул үз урынында. Теге йорт шикелле үк. Ул йортның язмышы болай булды: ул президент ярдәме белән генә сакланып калды. Башта бер инвестор билгеләнгән иде, ул күченеп китте. Аннан соң икенчесе сатып алды. Алар аны шундый саклык белән төзекләндерәләр! Һәм эшләрен азагына кадәр башкарып чыгачаклар да, чөнки аңа инде күңел җылысы салынган.

Миңа Казанда нәкъ шундый әйберләр ошый да инде. Явыз көчләрнең йортны юкка чыгарырга маташуы һәм хакимиятнең аны вакытында яклап чыгуына бер мисал бу. Ә аннан соң акчалы кешеләр табылды, алар да йортның шәһәр өчен ни кыйммәт булуын күрделәр, акчаларын да, осталыкларын да кызганмадылар.
— Тагын нинди урыннарны яратасың?

— Черек күлне. Аны быел яхшы үзгәрешләр көтәдер дип уйлыйм. Әлегә кадәр булганыннан да әйбәтрәк. Миңа шулай ук Лядской, Эрмитаж бакчалары ошый. Анда шундый җыйнак, өйдәге кебек уңайлы.

— Казанда нинди өч бинаны юк итәр идең?

— Кольцоны, Пенсия фондын, алар барысы бер мәйданда. Татарстан кунакханәсен дә алып атар идем, чөнки мәйдан төзелеше октагонын беренче булып нәкъ шул бозды да инде.

Интервью — Радмила Хакова
Редактор — эльнар байназаров
Фото — марина безматерных
Режиссёр Ильшат РӘхимбай
Оператор альфред марванов