МИН БӨТЕН ДӨНЬЯ ӨЧЕН ПРОЕКТЛАР ЯСАРГА ТЕЛИМ, БУ КАЗАННЫ АВТОМАТИК РӘВЕШТӘ ҮСТЕРӘЧӘК
ДАРЬЯ КОСТЮНИНА
ДАРЬЯ КОСТЮНИНА
МИН БӨТЕН ДӨНЬЯ ӨЧЕН ПРОЕКТЛАР ЯСАРГА ТЕЛИМ, БУ КАЗАННЫ АВТОМАТИК РӘВЕШТӘ ҮСТЕРӘЧӘК


Мин Казанда тудым, без Сыртланова урамында яшәдек. Балачактан беренче хатирәм: иртә, көзнең урталары, бик соры, әни мине кочагында селкетә, һәм мин ишегалдында үскән каеннарның башларын күрәм, һәм каргалар бик каты кычкыра. Бу бик күңелсез хис иде. Миңа ул вакытта ике яшь булгандыр.

Бу интервью турында уйлаганда, миңа өй белән бәйле тойгыларым турында сөйләшергә кызык булачачагын аңладым. Ул тойгылар гаиләм белән нык бәйле. Мәсәлән, мин балалар бакчасына йөрдем, ләкин еш авырый идем һәм хастаханәләрдә балалар бакчасына караганда күбрәк вакыт үткәрдем. Ул чактаны иң зур шатлык — палаталарга сгущенкалы трубочкалар сата торган бер апа килгән көннәр — аны барысы да көтә иде. Ул апаең Санта Клаус кебек булган. Хастаханәдә күңелсезрәк иде, күңелемне күтәрергә үземә туры килде, исемдә, еш кына үземә үзем уйлап чыгарган эшләрем бар иде, шулай ук уйлап табылган дусларым да (көлә). Уйлавымча, өйне тоемлавыма тагын бер әйбер тәэсир итте: биш яшемдә мине кыска вакытка интернатка җибәрделәр, чөнки әнием укырга киткән иде. Ул яшемдә гаилә белән тыгыз элемтәдә булмау кыен иде.
Интернат Урицкий паркы янында урнашкан иде, ул хәзер бармы, юкмы, белмим. Без интернеттан урамга чыкканда, ерак түгел ниндидер торбалар күренә иде, һәм без аларны начар роботлар җитештерү заводы дип уйладык. Шул интернатта бергә укыган дусларым белән без шул үзебез уйлап чыгарган роботлар белән каратэ көрәшчеләре кебек сугыша идек (көлә).

Аннары без Мәскәү районының Восстания урамына күчендек — һәм бу минем өчен бик шәп район. Хәзер мин үзәктә яшим, һәм соңгы арада күп кешеләрдән шәһәрнең ул Восстание өлеше ерак, «елга аркылы үтәргә» кирәк ише сүзләрне ишетәм. Алар сөйләвенчә, бу башка галәм кебек. Мин аны алай тоймыйм.

Мин мәктәпкә бик якын яшәдем, бер минут эчендә барып җитәсе. Шуңа күрә ялгызымны мәктәпкә бик иртә җибәрә башладылар һәм үз-үземә мәктәп ишегалдында йөрергә рөхсәт иттеләр.
СИҢА ФОРТОЧКАДАН: «ДА-АША-А, КАЙТ!» — ДИП КЫЧКЫРАЛАР, ШУНДЫЙ КЛАССИК ӘЙБЕР ИНДЕ.
Без еш кына мәктәп артындагы ишегалдында йөренә идек, анда сине беркем дә күрми, без төрле темаларга сөйләштек. Һәм бу кечкенәдән үк башланды: «Син Мишаны яратасыңмы? Ул сиңа күпме процентка ошый?» — ише сораулардан алып, аннары, инде урта мәктәптә укыганда, романтик мөнәсәбәтләр, алга таба ничек яшәргә кирәк икәнлеге турында олыларча сөйләшүләргә кадәр.

Күптән түгел классташларым белән ИКЕАга еш барганыбызны искә төшердем, без дәресләрне тозлап, дәрес вакытын ул кибеттә уткәрә идек — бик шәп иде! Син әллә-кая ерак барасың кебек, һәм анда синең караватлы йортың бар төсле (көлә).

Мәктәптә җенем сөймәгән математика укытучысы бар иде — ул гел кычкыра һәм психикага тыгыла иде, бу бик күңелсез хәл иде. Исемдә, бер кыз дустым белән без «Зачарованные» сериалын карарга ярата идек, минем дәфтәрем бар иде — бу бишенче сыйныф булгандыр — без анда төрле сихерле әфсеннәр яза идек. Һәм берзаман без математика дәресе булмасын, дип шулкадәр нык теләдек, әфсен укыдык ... һәм дәресне үткәрмәскә булдылар! Без үзебезне чын тылсымчылар итеп хис иттек. Мондый хәлләр могҗизалар бар дигән өмет уята.
Укытучылар минем өчен супер мөһим тема, чөнки хәзерге вакытта минем эшем мәгариф өлкәсе белән бәйле. Һәм, уйлавымча, син курка торып бернәрсәгә дә өйрәнә алмыйсың.

8-нче сыйныфта мин Алманиягә алмашу буенча укырга бардым. Бу минем өчен чыннан да мөһим вакыйга. Мин алман мәктәбендә укыдым, алманнар гаиләсендә яшәдем, бик яхшы дуслар таптым, без бергәләп күңел ача идек, һәм мин үземне анда бик бәхетле хис иттем. Телне бөтенләй белми идем диярлек, ләкин чит илгә килгәч, биредә ничектер булса исән калыр өчен, сөйләшә башларга кирәк. Алман телен шактый яхшы гына өйрәндем ул чакта һәм киләчәк эшемдә дә телне кулландым — аннары мин Speaking Planet'та алман телен укыттым һәм тәрҗемәче булып эшләдем.

10 нчы сыйныфта мин кабат Алманиягә, шул ук мәктәпкә бардым, ләкин ул беренчедәй кәттә түгел иде, шул ук дуслар белән очрашсам да — күрәсең, без үстек һәм үзгәрдек.

Һәм шул ук вакытта мин кем булып эшләргә теләгәнемне уйлый башладым, чөнки җәмгыятьнең басымы бик каты сизелә иде: йә, кая укырга керәсең? Һәм мин гомерем буе башымны шул бер сорау белән катырдым: син кем булып, кайда эшләячәксең? Мин үзем өчен бик күп әйберләр уйлап таптым, үземне төрле өлкәләрдә сынап карадым.
ҺӘМ МИНЕ ГЕЛ БЕР СОРАУ БОРЧЫЙ ИДЕ — МИНЕМ МИССИЯ НӘРСӘДӘ? ҺӘМ ҖӘМГЫЯТЬ БУ СОРАУНЫ АЛДЫБЫЗГА ШУНДЫЙ ИРТӘ КУЯ, УЛ СОРАУ БЕЗНЕ ЭЧТӘН КИМЕРӘ БАШЛЫЙ, ҺӘМ БУ КОТОЧКЫЧ.
Бу социаль бурыч — мәктәптән соң ук университетка кер, бу тормышта нәрсә эшләргә теләгәнеңне шунда ук аңла һәм бу сайлауны инде мәңге үзгәртмә — сине шунда ук киләчәгеңне хәл итәргә мәҗбүр итәләр, һәм бу начар әйбер. Хәзер минем ничек эшләвемә күз салсак, һәр проектта мин иң күбе 2 елга калам. Һәм безнең тормыш ритмы шундый, минемчә, бөтен гомереңне хәл итәргә кирәк түгел. Төрле әйберләрне сынап, үзең турында яңа әйберләр өйрәнүең — менә монысы бик шәп.

Мин КФУның романо-герман филологиясе бүлегенә укырга кердем — мин үзем теләгәннән түгел, ә булдыра алганымнан башладым: алманча сөйләшәм, телне беләм, кая укырга керәм — андый сорау күтәрелмәде дә. Имтиханнарны тапшырдым, барысы да гади һәм яхшы үтте.

Университетта мин грант оттым һәм тагын бер елга Алманиягә киттем. Бу сәяхәтләрнең барысы да, әлбәттә, минем дөньяга карашымны киңәйтте.

Әнием шаяртып, минем сәяхәтләргә омтылуым иртә, әле мин аның корсагында булган чакта ук башланды һәм шуның белән бәйле, ди — әнием стюардесса булып эшләде.
БӘЛКИ, ӘНИЕМ МИНЕМ БЕЛӘН АВЫРЛЫ ЧАКТА ШУЛКАДӘР КҮП СӘЯХӘТ ИТКӘН, БУ ХӘЛ МИҢА ХӘЗЕР ДӘ ТЫНЫЧЛЫК БИРМИ, МИН ДАИМИ РӘВЕШТӘ КАЯДЫР БАРУ ТЕЛӘГЕ БЕЛӘН ЯНАМ.
Минем өчен каядыр бүтән җиргә барып җайлашу һәрвакыт җиңел бирелә иде. Бу хәтта кызык иде, чөнки син гел яңа әйберләрне ачып карыйсың, башкача кылана аласың.

Казанда мин үземне күбрәк интроверт кеше дип саныйм, һәм: «Хэ-хэй! Сәлам!» — дип кемнендер янына килеп таныша алмам. Ләкин каядыр сәяхәт итәргә җыенам икән, мин һич шиксез яңа дуслар табакмын. Уйлавымча, сиңа һәр көн саен тәэсир итә торган мохит кайвакыт үзеңә үзең булырга мөмкинлек бирми, дип уйлыйм. Ә менә чит илгә киткәч, сине беркем дә белмәгән җиргә, син бераз иркенәясең. Ә Казанда син бераз тыелган, кысылган кебек.

Университетны тәмамлаган чак минем йөргән егетем белән аерылышуыма туры килде, һәм 2014-нче елда мин кинәт Санкт-Петербургка күченергә булдым, анда бернинди эшем, дусларым, фатирым булмаса да. 18 яшьтән 25 яшькә кадәр булган барлык кешеләргә әлеге тәҗрибәне сынап карарга киңәш итәм, бу шундый челлендж: син үзең берәр нәрсәне ерып чыга аласыңмы, юкмы?

Мин эш эзли башладым, ай ярым эзләдем, нинди генә җирләргә барып карамадым, аннары мине бер бик шәп IT компания үзенә эшкә чакырды, анда нәкь минем немец телен белүем ярдәмгә килде. Бик кәттә офисыбыз, бөтен кирәк-яраклар бар иде. Егет-кызлар софт ясадылар, ә мин немец реселлерлары белән аралаштым. Һәм бу бик кәттә иде: Межлаука урамындагы салкын университет биналарыннан соң — анда без лекцияләрне курткалардан язып утыра идек — Санкт-Петербургка, шундый шәп офиска күченергә. Минем хезмәт хакым бик яхшы иде — хәзергесеннән күбрәк.
Төрле мизгелләр булды: Макдоналдста да елаган чакларым булды, чөнки эштә нәрсәдер килеп чыкмый иде, бу мин эшкә яңа гына урнашкан чак булган. Аннары мин дустым Бен янына күчендем. Бу, мөгаен, тормышымның иң матур вакыты булгандыр. Өчебез Итальянская урамында яшәдек — бу иң үзәктә, Фонтанкада. Без үзебезне Италия балалары дип атадык, кәттә тусовкалар оештырдык. Мәсәлән, Санкт-Петербургта ресторан көне популяр — андый көннәрдә күп кенә рестораннар кечкенә татап карар өчен сетларын ясыйлар, һәм без үзебезнең ресторан дворигын ясарга булдык, ягъни шәһәр дәрәҗәсенә чыктык. Хәтерлим, безнең кухня коточкыч хәлдә иде... Бутербродларны бау ярдәмендә икенче каттан беренчегә төшерә идек — бик шәп вакыт иде.
Ләкин соңыннан, мин тормышымда нәрсә белән шөгыльләнергә телим дигән сорау мине бастыра башлады. ИТ-компаниядә эшләү, Алманиягә даими рәвештә шалтыратулар — җаным һәм мием бу эш өчен яратылмаганнардыр, дип уйладым.
ПИТЕРДАН АЛЫНГАН ТӨП ТӘҖРИБӘ: МИН ҮЗЕМ БАРЫСЫН ДА БУЛДЫРА АЛАМ, ҮЗЕМ НОРМАЛЬ ЭШ ТАБА АЛАМ, ЯХШЫ ГЫНА СОЦИАЛИЗАЦИЯ УЗА АЛАМ Һ.Б. СИН БУЛДЫРАСЫҢ, ЭШЛИ АЛАСЫҢ — БУ БИК ШӘП ХИС.
Хәзер инде башка җиргә күченү бик куркыныч түгел кебек, чөнки бу хис артта калды. Бу шулай ук ата-аналар өчен ниндидер җаваплылык хисе иде, ягъни балаларга хас булган мөнәсәбәттән олыларча мөнәсәбәтләргә күчү — бу шулай ук мөһим чор.

Без шул компаниядә бергә эшләгән бер дус кызым белән бергә эшебезне ташларга һәм бергәләп кышлауга Азиягә барырга булдык.

Ул чакта миңа фатир мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде — каламмы, юкмы. Нәкь ул вакытта Бен Израильгә күченергә була. Минем Азиядән кайту билетым юк, анда күпме яшәвемне әле белмим. Мин фатирны үземә калдырмаска булдым, бөтен әйберләремне Казанга җибәрдем, чөнки мин алга таба нәрсә эшләвемне белми идем — ул шундый, каядыр билгесезлеккә таба юл иде.

Без дустым белән бергә Камбоджа, Вьетнам, Таиланд буйлап сәяхәт иттек, планыбыз юк иде: кичен кызыклы урынны табасың — икенче көнне анда барасың.
КАЙДА ГЫНА БАРСАМ ДА, ТИРӘ-ЯККА БӘЯ БИРЕП КАРАМЫЙМ, КЫЗЫКСЫНЫП КАРЫЙМ. МИҢА КЕШЕЛӘРНЕҢ НИЧЕК ЯШӘҮЛӘРЕ КЫЗЫК, ШУЛ ГЫНА.
КАЙДА ГЫНА БАРСАМ ДА, ТИРӘ-ЯККА БӘЯ БИРЕП КАРАМЫЙМ, КЫЗЫКСЫНЫП КАРЫЙМ. МИҢА КЕШЕЛӘРНЕҢ НИЧЕК ЯШӘҮЛӘРЕ КЫЗЫК, ШУЛ ГЫНА.
Ягъни, миндә: «Йә Алам, ничек шулай яшәргә мөмкин?» — дигән әйбер юк. Бу ниндидер тәмам коточкыч урын булса да, мин кызыксынып карыйм: «О, алай да эшләп була икән? Шәп!» — дим.

Әйтик, син Камбоджаның тар урамы буйлап барасың, һәм урамда ук чәчтараш — бер егет утыра, көзгесе агачка кадакланган, алдында өстәл, һәм ул әле өстәвенә шулай ук урамда тырнак кисә, киселгәннәрен шунда ук урамга ташлый. Син: «О, кызык икән», — дип узасың.
Төрле илләрдә кешеләрнең үзләрен ничек тотулары кызык. Россиядәге кешеләрнең үзләрен ничек тотулары тагын да кызыклырак, чөнки үзебез дә монда яшибез. Сәяхәт иткәндә, кешеләрнең анда һәм туган илләрендә үзләрен ничек тотуларын карый, чагыштыра аласың. Һәм сәяхәттән кайтуга күп сораулар туа: ник бездә шулай килеп чыкты? Ни өчен без елмаерга, small talk корырга ияләшмәгән? Бер генә җавап та юк, син моны болай гына кабул итәсең, чит илләрдәге кебек, моның белән яшәргә өйрәнәсез. Сиңа кондуктор яки клиникада кемдер кычкырганда, уйлыйсың: «Ага, биредә болай икән». Аларга тупас җавап бирә аласыз, яисә бу хәлләргә елмаеп карый аласыз — кычкырган кешенең үзен көлдерергә, мәсәлән.

Мин бер мәзәк хәлне искә төшердем: бер дустым үзенең Бразилиягә ничек барганы турында сөйләде, анда аңа карата бик күп игътибар, матур сүзләр булды, аннары ул Россиягә кайтты һәм монда берсе дә бернәрсә дә әйтми, ул дустым хәтта макияждан, матур киемнән булса да, ул моңа гаҗәпләнә иде. Англиядә укыган Латвиядән бер хезмәттәшем Иннополиска килде һәм күргән һәрбер кешене сәламләде, ләкин аңа беркем дә җавап бирмәде. Аның моңа күңеле төшкән иде. Ягъни, бу мәҗбүри булмаган сөйләшү, small talk кына, хәлләр ничек ише сораулар. Һәм тагын бездә клиентларга хезмәт күрсәтү юклыгы аның күңелен төшерде. Минем өчен бу шулай ук зур сорау: ни өчен кешеләр үзләрен болай йә тегеләр тоталар.

Шулай итеп, Азия турында сөйләшүне дәвам итәбез икән, шунысы истә: дустымны аэропортка барган поездка озаттым да елый башладым, чөнки алга таба нәрсә эшләвемне белми идем. Аннары кайтасым килде, ләкин кая кайтачагымны аңларга кирәк иде — Петербургка, Казанга, ә бәлки Мәскәүгә?
КАЗАНГА КАЙТЫРГА БУЛДЫМ,ЧӨНКИ МИҢА КУРКЫНЫЧ ИДЕ, КУРКЫНЫЧСЫЗ, АҢЛАШЫЛА ТОРГАН ҺӘМ ҖЫЛЫ МОХИТКӘ КИРЕ КАЙТАСЫМ КИЛДЕ.
Һәм, әлбәттә, миңа боларның барысын да бирә алган урын — ул Казан иде, чөнки монда әти-әнием бар, алар белән мин яхшы мөнәсәбәттә торам. Монда дусларым бар һәм мин биредә бөтен нәрсәне дә беләм. Һәм мин озакка түгел, ике-өч айга гына кайтырмын, аннан соң Петербургка кайтырмын, дип уйладым. Ләкин мин һаман да Казанда, һәм моның ни өчен шулай булганын әле дә аңлап җитә алмыйм.

Һәм әлеге дә баягы мин нәрсә эшләячәкмен, минем максатым нәрсәдә, дигән сораулар — алар Казанда да мине куып җитте.

Мин алман телен укыта идем, ләкин бу өстәмә керем кебек иде, мин аны төп эшчәнлегем дип кабул итмәдем. Мин бу эшкә шундый сорау белән кердем: мин белемемне шундый кызыклы итеп, бүтән кеше бу белемне кабул итеп, аны алга таба да куллана алырдай, формалаштыра аламмы? Мин гел ниндидер материаллар, уен техникаларын эзләдем, кайбер темаларга кәттә егет-кызлар белән аралаштым, ләкин бу таләбем миндә беткәч, мин моны башкара алуымны аңладым, ә киләсе таләп-сорау әле тумаган иде — һәм ике ел элек укытуны туктаттым.

Аннары мин күңелле фән һәм технология йортында балалар белән эшләдем, төрле проектлар, популяр фән шоулары уйлап таба идем.
Бервакыт мин хәтта Казан мэриясендә эшләп карадым. Әйткәндәй, миндә ул вакытта Казанда берәр нәрсә эшләргә, кайбер әйберләр белән идарә итәргә теләгем бар иде, шуңа мэрияга бардым да, ләкин мин анда ике-өч ай эшләдем, чөнки хезмәт хакы бик аз, ә сиңа йөкләнгән әйберләр шактый: иртәнге 6да килүеңне сорарга мөмкиннәр, һәм кичке 10сыз бушамыйсың, һәм шимбә көннәрендә дә эш килеп чыгарга мөмкин — һәм моның өчен сиңа беркем дә өстәмә түләмәячәк. Мин чараларны планлаштыру бүлегендә эшләдем һәм чаралар ясармын дип уйладым, ләкин чынлыкта кәгазь эшен генә алып бардым. Гомумән, өметләрем чынбарлык белән бөтенләй кисешмәде.

Алман-Россия яңа технологияләр институтында эшләгәндә, беренче тапкыр мәгариф өлкәсенә чумдым. Анда да мин алманнар белән эшләдем, бик шәп алман директорым бар иде.
РОССИЯГӘ КИЛЕП, БИРЕДӘ ЯШӘРГӘ КАЛУЧЫ ЧИТ ИЛ КЕШЕЛӘРЕН КҮЗӘТҮ ҺӘРВАКЫТ КЫЗЫК. ӘЛЕГЕ ДИРЕКТОР РОССИЯГӘ ТЕЛӘП БАРГАН, АҢА БИРЕДӘ БАРЫСЫ ДА ОШЫЙ ИДЕ.
Ул Россиядә гомернең тагы да кызыклырак булуын һәм, Алмания белән чагыштырганда, биредә күп әйберләрне эшләргә иреклесең, дип сөйли иде. Бу аңа бик ошый иде. Ул ирекне ярата иде. Чөнки Алманиядә кагыйдәләргә нигезләнгән система, алманнар өчен кагыйдәләр бик мөһим. Ә Россиядә исә барысы да иркенрәк, кырыс түгел, һәм бу күбрәк ирек бирә.

Аннары мин TAT CULT FEST — яңа татар культурасы фестивалендә — эшләдем, партнерлар белән үзара бәйләнешен булдырдым һәм белем бирү программасы өстендә эшләдем.

Хәзер мин үземне мәгариф өлкәсендә таптым һәм мин моңа бик шатмын, Иннополис университетында студентлар проектларын оештырам. Һәм мин кешеләргә белем аша басым ясамыйча, яңа әйберләрне сынап карарга мөмкинлекләр бирергә, һәм моның өчен уңайлы шартлар тудырырга телим.

Иннополиста мин башка шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән бик шәп кешеләрне очратам — алар махсус Иннополиста эшләр өчен, үсеш алыр өчен килгәннәр, һәм бу шәһәр аларга бик ошый. Хезмәттәшләремнең күбесе Казаннан түгел. Шул ук вакытта, яшь чагымда табылган дусларымның күбесе таралашып киттеләр: кемдер Гонконгка, кемдер Берлинга, кемдер Мәскәүгә, Питерга.

Мәсәлән, минем йөргән егетем Казанны бик ярата һәм, дусларның берәрсе Казаннан китсә, бик кайгыра, чөнки ул кешеләрнең биредә калып, Казанның үсешенә өлеш кертеп эшләүләрен тели.
МИНЕМ КАРАШЫМ БЕРАЗ АЕРЫЛА: МИН БӨТЕН ДӨНЬЯ ӨЧЕН ПРОЕКТЛАР ЯСАРГА ТЕЛИМ, БУ КАЗАННЫ АВТОМАТИК РӘВЕШТӘ ҮСТЕРӘЧӘК.
Мәсәлән, кемдер Казан шундый зур үсеш алды ди, ә кемдер Казанны яшәү темпы буенча Мәскәүгә әйләнә башлый, дип әйтә — ягъни төрле карашлар бар, һәм монда бернинди начарлык юк дип уйлыйм, бу алга таба бару гына.

Хәзер үз эшеңне кая башкаруың мөһим түгел. Шуңа күрә мин беләм: белем бирүдә берәр нәрсә эшләсәм, мин бөтен дөньяга, шул исәптән туган шәһәремә дә ярдәм итәчәкмен.

ӘҢГӘМӘДӘШ— АЛЬБИНА ЗӘКИРУЛЛИНА
ФОТО — МАРИНА БЕЗМАТЕРНЫХ
ОПЕРАТОР — РУСЛАН ФӘХРЕТДИНОВ