Амстердамда мин фәнни эшчәнлек алып бардым. Минем өчен бик әһәмиятле иде бу. Мин моңа кадәр беркем әйтмәгәнне әйтә ала торган юнәлешне сайладым, һәм ясалма тыйнакланмыйча әйтәм – мин аны башкарып чыктым. Рус телле джихад идеологиясенең барлыкка килүен һәм пропагандасын өйрәндем мин: ул идеологиянең совет һәм постсовет интеллектуаль культурасы белән 1990 нчы елларның идея кризисыннан ничек үсеп чыкканын күрсәттем.
Лев Гумилёв, Чыңгыз Айтматов, Герцен, Солженицын, совет бард музыкасы джихад идеологиясенә тәэсир итеп кенә калмыйча, күпмедер дәрәҗәдә шул интеллектуаль мохиттән үсеп чыгуы турында сөйлим мин. Без моны, мәсәлән, Тимур Муцураев үрнәгендә күрәбез. Бу теманы өйрәнү исламны өйрәнүче галимнәргә генә түгел, славистлар өчен дә кызыклы булырга тиешлеген күрсәтергә омтылдым, ягъни бу чынлап та славистларның тикшеренүләренә бәйле, рус славян мәдәниятен, совет, постсовет рус телле мәдәниятне өйрәнүгә. Мине дисциплинаара алым кызыксындыра.
Үз фәнемдә яңа нәрсәләр өйрәнү генә түгел, тормышның яңа стандартларын, башка төрле практикалар да татып карадым, шул исәптән, тән белән бәйлеләрен дә. Анда көн дә велосипедта йөрисең... Мин, мәсәлән, сыр яратмый идем, анда ярата башладым, үлеп балык ярата башладым. Казанда миңа яхшы сыр белән яхшы балык җитми. Анда мин Амстердамның төньягында, инде күптән шәһәрнең бер өлешенә әверелгән балыкчылар авылында – бик рәхәт урында яшәдем. Гореф-гадәтләр анда хәзер дә саклана һәм үтәлә.