БЕЗНЕҢ ШӘҺӘР ҮЗЕНЕҢ ТӘҢГӘЛЛЕГЕН ЭЗЛИ – КӨНЧЫГЫШТАН

БУЛАТ ИБЯТОВ
БУлат ибятов
БЕЗНЕҢ ШӘҺӘР ҮЗЕНЕҢ ТӘҢГӘЛЛЕГЕН ЭЗЛИ – КӨНЧЫГЫШТАН

Булат Ибәтов — «Сияние» музыкаль нәшриятына нигез салучы
Булат Ибәтов — «Сияние» музыкаль нәшриятына нигез салучы

Мин 88 нче елда Казанда тудым, Карл Маркс урамындагы бала тудыру йортында, КАИ янәшәсендә. Ул вакытта гаиләм Тукай урамында яши иде, ягъни мин — үзәктә туган кеше, менә шушы урам инде ул (әңгәмә Тукай урамындагы WERK арт-киңлегендә бара). Йортыбыз хәзер «Бәхетле» торган урында иде. Үзәк кешесе булып чыгам инде ягъни.
Тукай урамында узган бала чагымны өлешчә хәтерлим. Беренчедән, әти белән йөргән Тукай кинотеатрының кытыршы диварын. Шушы урам буйлап барабыз, кинотеатр чатыннан борылабыз, бармакларым белән кагылам һәм кытыршы диварны тоям — никтер хәтергә шул сеңеп калган.

— Әти-әниең сине 2-3 яшьтә үк кинога алып йөргән димәк?

— Әйе, безнең гаиләдә шундый бер истәлек тә бар: бервакыт мине Кинг-Конгка алып барганнар, мин, куркып, елый, кычкыра башлаганмын, әти белән әни өйгә кайтып китәргә мәҗбүр булган.

90 нчы елда әти-әни теге америка хыялын чынга ашыру өчен шәһәр читеннән йорт алырга карар кыла. Һәм Кварталда, Брикетный посёлыгында, ярымҗимерек кечкенә агач йорт сатып ала, университет бетергәнче мин шул йортта яшәдем. Анда күченгәндә миңа 2-3 яшь булган. Менә шулай квартал егетенә әйләндем дә куйдым.

— «Квартал егете» ни дигән сүз ул?

Ну, квартал егете ул үзәктәге егетләрдән аерыла, иң мөһиме - шул. Анда мондагы кебек матур архитектура да, искиткеч театр артистлары да юк. Анда гап-гади «квартал пацаннары" яши. Алар белән янәшә — син дә.

Дөресен әйткәндә, безнең аулак районның бик үк гадәти булмаганын аннан киткәч кенә аңладым, ә аннан мин 2010 нчы елда, университет бетереп, 22 яшемдә киттем.

— Әйдә, мәктәп еллары турында сөйләшәбез. Нинди вакыт иде ул? Казан нинди иде ул чакта?

Миңа бәхет елмайды – мәктәп чоры туксанынчы елларга туры килде. Ну менә Казандагы туксанынчы еллар. Бик яхшы хәтерлим, без классташым белән Адоратский урамыннан өйгә кайтып барабыз, яз ахыры иде, җәй башы диярлек, без курткасыз, рюкзак асканбыз, тирә-як ямь-яшел, күбәләкләр оча... ә газонда бер егетне типкәлиләр. Менә шул. Ягъни, анда бер егет ята, кычкыра, аны кыйныйлар, ә без тыныч кына өйгә кайтып барабыз, машиналар үтеп тора, һәм бу — "норма", беркем катышмый, һәркем үз юлында. Бер егетне тикәлиләр, имеш, — гадәти күренеш бу.


Тарихи яктан "шедевраль" вакыт ул туксанынчы еллар, андый тәҗрибәм булуы бик әйбәт. Яки, мәсәлән, мәктәптә һәркемгә мәгълүм иде – укытучыларга, завуч, балаларга, әти-әниләргә – пәнҗешәмбе көнне футбол мәйданчыгына борын тыкмавың хәерле, чөнки һәр пәнҗешәмбе анда бандитлар җыены. Моны һәркем, ну менә бөтен район белә, һәм пәнҗешәмбе районнан берәү дә анда керми иде. һәм бу, әйе, абсолют норма саналды.

2020 нче елда бу бер кыргыйлык сыман тоеладыр. Уйлап кара, пәнҗешәмбе көнне сездә ниндидер бандитлар мәш килә, һәм бу - гадәти. Менә шул. Сәер бераз, әйеме? Ә туксанынчы елларда бу табигый хәл. Кичә кемнәрдер сугышканын барысы да белә, иртән мәктәпкә киләсең – олы класс малайларының яртысы бинтка уралган, һәм беркем беркемгә сорау бирми, чөнки һәркем хәбәрдар, ул вакытта гадәти хәл бу. Менә шундый гаҗәп вакыт иде ул.

— Мәктәптә сиңа йогынты ясаган кешеләр булдымы? Гомумән, мәктәп сиңа ничек тәэсир итте?

Хронология буенча барсак, миңа җитди йогынты ясаган кеше рус теле һәм әдәбияты укытучым булды, Гөлнара Мөстәкыймовна. Әдәбият белән кызыксынуымны күргәч, китап ташый башлады, дәрестән тыш программадан да. Бу 3-5 нче класслар тирәсе. Әдәбиятка багышланган ниндидер газета-журналлар.

— Әдәбият белән ничек кызыксына башладың соң?

Белмим дә. Балалар бакчасындагы тәрбиячем мине бик яратканнарын сөйләгән иде, чөнки бала-чаганы яныма җыеп утыртып, укыган әкиятләрне сөйләгәнмен, ә тәрбиячеләр ул арада чәй эчә тора алган.
Мин 4 мәктәптә укыдым бит. Шуның берсе – татар-төрек лицее. Анда 2 ел укыдым, телләр ягыннан бик көчле мәктәп, барлык дәресләр инглиз телендә бара иде. Мин инде субкультура музыкасы белән мавыктым, 7-8 нче класслар тирәсе бу, «Пятница» клибы белән Децл килеп чыкты, "Пятница"ны күрдем, аннары — "Слёзы", киң чалбар, рэп, хип-хопның ни икәнен чамалый идем...

— Син һәм синең даирәңме, әллә үзең генә?

Үзем генә, чөнки бик фешенебл мәктәп саналса да, чынлыкта ТТЛ (татар-төрек лицее) гопниклар урыны иде. Ягъни анда яман гопниклар иде, һәм неформаллык ягыннан тормышымдагы иң авыр чор шул булды.

— Алар сине кабул итми идеме?

Юк, әлбәттә! Шулкадәр мыскыл итәләр иде, теге, заманча сүз бар бит әле...

— Буллинг.

Буллинг, нәкъ! Шундый чын, нык буллинг иде ул. Аннары берсе белән сугыштым да, бүтән тимәделәр-тиюен, әмма анысы инде башка хикәя. Бер яктан, мин Децл, «Bad B. Альянс», «Легальный бизнес», бөтен ул рус рэпы хакында беләм, икенче яктан, инде "НАИВ" группасын да ишеттем һәм панк-рок таный башладым. Мин баштанаяк шул субкультура музыкасына чумдым. Үземне неформал дип таныта идем. Һәм андый мин үзем генә идем — бик авыр булды.

Бервакыт Бауман урамыннан барганда анда неформаллар җыелганын күрдем. Аларның бар икәнлеген, җыелышу урыннары булганын белми дә идем. Бер тапкыр мәктәптән соң Бауманга килдем дә, тәкәббер генә яннарына утырып:

— Сәлам! Мин сезнең белән.

— Сәлам! Син кем?

— Мин Булат.

— Кушаматың бармы синең?

— Юк.

— Ну уйлап табарга кирәк. Кушамат уйлап табарга кирәк, чөнки, мәсәлән, мин – Сова. Ә син Булат. Җитдирәк нәрсә кирәк. Әйдә, сиңа өй эше булсын бу.

Шуннан мин көн саен мәктәптән соң Бауманга килә башладым: ак күлмәк белән пиджак астында Sex Pistols футболкасы киеп калдыра идем, дәрестән соң салып, пакетка тыгам да, неформал булып горур гына Бауманга атлыйм. Бик тәкәббер атлый идем, гопниклар тотып кыйнаганчы, аннары ул кадәр үк түгел, әмма йөрештерә идем.

Димәк, икенче йогынты. ТТЛда өлкән класстагы ике егет безнең дәрескә килеп керде дә, «Игълан бирсәк ярыймы?» – диләр. Укытучы аларга, әлбәттә, рәхим итегез, ди. Һәм алар болай ди: «Әгәр брейк-дэнс белән мавыгасыз икән, брейк-дэнс мәктәбе ачабыз». Ә мин эчемнән генә: искиткеч бит бу, хуштан язарлык!
Алар «B-people» белән бәйле булып чыкты — гаять куәтле брейк-дэнс-тусовка иде ул. Мин хәтта бер тапкыр мәктәпләренә барып та кайттым, үземне күрсәтеп алдым. Шуннан мин ул югары класс егетләре белән коридорда кул биреп күрешә башладым, һәм бу рухландырып җибәрә иде, чөнки бу инде син үзең генә түгел дигән сүз.

Һәм шушы икенче көчле йогынты булды да, чөнки буллинг аркасында мин рокер асылымны яшерәм, ә алар класстан класска йөреп, үзләрен күрсәтә иде. Һәм мин аларны бик кыюларга санадым.

Өченче йогынты соңгы мәктәбемдә булды, тугызынчыда, шәп мәктәп, мин аны бик яратам. Ул шундый иреккә омтылучан, оппозицион иде дияргә була. Анда гопниклар түгел, рэперлар күбрәк иде — бу инде үзе нонсенс. Безнең анда толкиенистлар, эльф телен белүче кыз бар иде.

Мин анда рок-группа төзим дигән төгәл бер теләк белән килдем. Шуңа күрә тиз арада ярыйсы гына үткен күзем белән тәнәфесләрдә ни барлыгын билгеләп чыктым, шунда ук рокерлар таптым, яннарына килдем дә: «Мин группа төзергә телим». Ә алар: «Соңга калдың, монда үзебезнең панк-группа бар инде. Без "Затмение" дип аталабыз, "Король и Шут", панк-рок уйныйбыз. Теләсәң, безнең репага (репетиция) кил». Һәм мин аларның репасына бардым, ул вакытта Алиш мәдәният йортында репетиция ясыйлар иде, һәм басист белән гитаристның уйный белүен, ә башкаларның белмәвен күрдем.

— Синең музыкаль белемең бармы?

Юк, беләсеңме, рок-музыкада, бигрәк тә һәвәскәрләрдә, уйный белү мөһим түгел, драйв мөһим, ул я бар, я юк. Һәм менә басист белән гитарист янып тора иде! Ә калганнар, күренеп тора, тагын ярты ел — һәм бу хәрәкәттән баш тартачак. Лидерлары — баранбанчы һәм безнең группа бар инде дип әйтүче дә ул иде.
Һәм мин әрсез рәвештә басист белән гитаристны урладым. Икенче көнне аларны мәктәптә таптым да: «Группагыз өч тиенлек, сез моны беләсез бит инде?» — ди. Алар: «Беләбез». Ә мин аларга "Әйдәгез, яңа группа җыябыз, ул текә булачак, яхшы ударник табабыз", — дим.
Ризалаштылар, менә шулай алып киттем аларны.

Тугызынчы мәктәптә бик шәп директор иде: Лариса, әтисенең исемен хәтерләмим. Кызганыч, вафат булды инде ул. Дәрес бара, директор керә дә әйтә: «Утырыгыз-утырыгз! Мин биш минутка гына. Җәй көне яңа парталар аласы идек, сез нинди парта телисез, шуны беләсе иде безгә. Тавыш бирегез әле, зинһар». Менә шундый иде ул, күз алдына китерәсеңме? Искиткеч, мин аны гел җылы сүз белән искә алам.

Беренче концертымны оештырганда да (ул, әлбәттә, мәктәптә, актлар залында иде) без аңа килдек тә: "Безнең концерт куясы килә. Менә группабыз бар. Күрше мәктәптә тагын бер төркем бар, алар Виктор Цойга каверлар уйный, безнең дә концерт оештырасы килә", — дидек. Ә ул: "Әйдәгез, әлбәттә, оештырыгыз, менә бу дата ошыймы сезгә?", — диде.
Ударникны мин аннары Бауманда таптым, Саша Герасимов дигән берәү, Tequilajazzны ярата иде ул. Күз алдына китер, 2001 нче елда Tequilajazz яратучы мәктәп укучысы — нинди кыйммәтле табыш. «Санёк, безнең группа бар, син шунда булырга тиеш», — дидем. «Мин бернәрсә эшли белмим», — дип җавап бирде. «Без дә берни белмибез, кем буласың килә?» — дим. Ә ул: "Ну, әйдә, барабанчы". Соңыннан төрле төркемнәрдә уйнады ул, шул исәптән, "loch" белән "Yaineya"да, хәзер дә кайдадыр уйный, ягъни ул ярыйсы гына барабанчыга әверелде.

Безгә репетиция ноктасы кирәк иде, нишләргә белмичә аптыраган вакыт. Миңа репетиция нокталарына чыгу юлы бар дип, ике яшькә өлкәнрәк Рома Зюзик исемле егетне күрсәттеләр. Рома пиджак кесәсеннән блокнот чыгарды (ул вакытта мобиль телефоннар юк иде әле), номер эзләп тапты да: «Бу Валерий Шашорин номеры, аңа шалтырат», — диде. Рәхмәт әйттем дә: «Синтезатор да кирәк иде, синең танышларың юкмы анда?» — дим. Ул блокнотының битләрен кыштырдатты да: "Бу Наиләнең номеры. Наиләгә шалтырат" — ди. Аннары Наилә белән бергә уйнадык без. Романың йогынтысы көчле булды миңа, чөнки безгә менә шулай ярдәм итүеннән тыш ул минем дустыма әйләнде — без аның белән өч-дүрт ел якыннан аралаштык, һәр көн. Нәтиҗәдә, Рома бик танылган кешегә әверелде, Nole Plastique проектының авторы ул, аннары бик шау-шулы NRKTK төркемендә уйнады, Мосфильмда эшләде, кыскасы, ул шундый танылган артист.

Рома мине ул вакытта инде студент булган балачак дусты Дима белән таныштырды. Дима университетта аларның панк-рок уйный торган «Споры?» төркеме барлыгын әйтте, алар ска-панк уйныйлар иде, минем ул вакытта ска-панк дип хушым киткән вакыт. Мин шул төркемгә килдем дә, ска-панк уйнарга хыяллануымны әйттем, мине дә үзләренә алуларын үтендем. Алар вокалистлары барлыгын, тавыш режиссёры кирәклеген әйтте – мин баш тарттым. Әмма 2-3 ай үткәч, алар миңа шалтыратты: «Карале, NOFX төркеменә кавер ясамакчы идек, безнең вокалист инглиз телендә җырлап башкара алмый, син җырлый алмассыңмы икән».
Репетициягә килдем, җырлый башладым – арабыздан ток үткәндәй булды. Һәм мин квартал татарымны куштым да, берне генә түгел, җырларның яртысын башкарырга телим дидем. Шуннан тугыз ел бергә уйнадык без.
Аларның алдагы вокалистлары Серёжа беренче ярты елда бик көнләште, әмма аннары без уртак тел таптык, ике сандугач, ике кардәш кебек, Серёжа минем иң якын дустыма әйләнде. Җырларны ике вокалга бүлүчеләрдән шәһәрдә без бердәнбер булганбыз, мөгаен.

«Споры?» шәһәрдә иң популяр төркемгә әверелде, һәм безнекендә генә дә түгел. Без дә популярлаштык. Яшьтәшләрем ял көннәрендә нишләгәндер, белмим, мөгаен, подъездда сыра эчкәндер, ә мин ял көннәрендә гастрольгә йөри идем. Ижевск, Йошкар-Ола, Яр Чаллыга бара идек, Казанда чыгыш ясыйбыз — бу инде бөтенләй башка дәрәҗә. Заллар туп-тулы иде. Мактанасым килми, әмма безгә бәхет елмайды, чөнки бу шәһәрдә беренче булып ярыйсы гына аңлаешлы панк-рок уйный башладык, шуңа күрә панк фанатлары безнең чыгышларга йөрде.

2000 нче еллар башы – Россиядә панк-рок берләшмәсе формалашкан гына вакыт иде. Без шуңа эләгеп калдык. Социаль челтәрләр юк ул вакытта, форумнар һәм Россиядәге беренче панк-сайт punk.ru бар, аралашу шунда иде. Анда хәбәрләр тасмасы бар, һәм мондыйрак хәбәрләр иде: «Сәлам, мин Кировтан, без фэнзин чыгарабыз, менә безнең email». Мин рәттән шуларга яза идем: 10 конверт алам, 10 хат язам, безнең демкалар белән CDRлар салам. Һәм ул фэнзиннар рецензия язып, «Споры?» Россиядә барлык панклар белә торган төркемгә әйләнде.
Без беркем белән көрәшмәдек, сугышмадык, беркемне урыныннан кузгатмадык, килдек тә урнаштык, чөнки анда беркем юк иде. Без килдек – ә анда урын буш, ни телисең, шуны эшлә, һәм без ул буш урынны алдык.
Мин Казанда беренче панк-лейбл һәм панк-дистро булдырдым, бу шунда ук хөрмәт, ышаныч дәрәҗәсен күтәрә. Барысы да: "Бездә хәзер панк-рок", — бар диләр.

— Популярлыкның тәмен кайчан тойдың, ниндидер анык йогынтысын хәтерлисеңме?

— Мактанасым килми, әмма, әлбәттә, гаҗәеп хис ул: син унберенче класс укучысы, 116 нчы маршрутлы автобуста Бауманга киләсең, чыгасың, Бауман буйлап барасың, яшьтәшләрең, йөгереп килеп, синнән автограф ала! Акылга сыймаслык бу!

Бервакыт башка бәрде бу минем, бераз йолдызлык чире эләкте. «Спорах?»тагы иң өлкән катнашучы Антон берьюлы мине читкә алып китте дә, муен тамырына берне кундырды: «Син үзеңә артыгын рөхсәт итәсең түгелме?» Урыныма утыртты.

— Көнләшкәнгәме әллә? Аңламыйм, муен тамырына кундырырлык нәрсә булды соң әле?

— Ну, юк, мин йолдызлана башладым. Җентекләп барлык пычрак ваклыкларга тукталасы килми, фанаткалар да бар иде инде анда... Кыскасы, ни дисәң дә, йолдызлык чире – җирәнгеч инде ул. Шуңа күрә Антон, абый кеше буларак (ә «Спорах?»та без кардәшләр идек), дөрес эшләде.

Панк-рок фестивальләре урманнарда үтә торган вакыт искиткеч чор иде ул, 90 нчы елларда Британиядәге рейв сыман, 2000 нчеләр башында Россиядә панк шундый халәттә иде.
Панкта кеше азрак, чөнки хәтәр күп иде, мәсәлән, панк-рок аркасында кеше үтерүгә барып җиткән нацистлар. Ягъни концертларга үзләренә моны чынлап та зарур дип уйлаганнар гына килә иде. Барлык сәхнә вәкилләре чып-чын фанатлар, син концертка киләсең, залда 60 кеше, һәм һәркайсы нәрсә белән булса да мәшгуль: кемнең лейблы бар, кайсының төркеме, кемдер урамда стикер ябыштыра, йорт-җирсезләрне ашата, кайсы анархизм белән шөгыльләнә, нацистларны кыйнап йөри – һәркем мәшгуль. Барысы да. Барысы да актив. Пассивлар юк, кулланучы мөнәсәбәте юк, бөтен панк-рок DIY (инглизчәдән Do It Yourself – үзең эшлә) принцибына корылган. Панк-рокның бик позитив һәм иҗади чоры иде ул. Менә шул. Бар да вегетарианчылар иде. Мин хәзер дә ит ашамыйм, 14 ел инде, һәм панк-роктан башланды ул. Мин хәзер дә, инде стрейт-эйджер булмасам да, элеккечә, берни кулланмыйм диярлек, бик сирәк эчәм, наркотиклар кулланмыйм, тартмыйм, һәм болар барысы да –—панк-рок йогынтысы.

Россиядәге панклар бер-берсен шәхсән, я кем аркылы булса да белә иде. Россиянең берәр шәһәренә очраклы гына килеп төшәсең, ике тапкыр шалтыратып аласың — һәм сиңа яшәр урын табалар, ашаталар, шәһәрне күрсәтәләр, шундагы төркемнәр, егетләр белән таныштыралар. Беләсеңме, без большевикларның революциягә кадәрге яшерен оешмасы сыман идек: аз булдык, әмма иңгә-иң тордык. Хәтәр уртак дошман факторы бар иде. Чынлап та, урамдагы неонацист терроры көчле хәвеф булды.
Россиядә социаль зур проблема бар: мәктәпне бетергәч, малай шунда ук укырга керергә тиеш, юкса аны армиягә алалар.
Шуңа күрә кыз, укырга керә алмый калса да, тормышта нишләргә теләгәнен аңлар өчен ел буе уйлый ала, ә малайның андый мөмкинлеге юк, ул шунда ук карар бирергә тиеш.

Кая укырга керәчәгемне күз алдына да китерә алмый идем, ул яшьтә берәү дә күз алдына китерә ала дип уйламыйм. Штатларда, мәсәлән, мондый практика бар: мәктәптән соң балалар бер-ике ел официант булып эшли, тормышта нишләячәге турында уйлый, һәм күпкә аңлы рәвештә уку йортына керә.

Мин Россиянең гадәти малае идем, мәктәпне тәмамларга ярты ел вакытым калды, нидер эшләргә кирәк. Һәм әти-әни болай диде: ITга барырга кирәк, анда акча һәрвакыт бар, анда әйбәт. Әмма мин ВМКга кермәдем, физиканы бирә алмадым.

— Бигрәк алдынгы карашлы әти-әни, ул вакытта ук IT тәкъдим иткәч!

— Ну әйе, минем әти профессор, хәзер академик инде, ягъни ул фән кешесе, гомерен шуңа багышлады. Ул чакта әти гамәли математика һәм кибернетика факультетында укытучы иде, киләчәкнең компьютерда икәнлеген яхшы аңлаган. Гадәти татар гаиләсе инде без, әти дә, әни дә Казанга авылдан күчеп килгән. Әни гомере буе хисапчы булып эшләде. Алар шундый инде: яхшы, намуслы кешеләр, хәләл хезмәт хакына эшләделәр. Әни берьюлы кимендә ике эштә эшли иде, бу миңа аңардан күчкән, мөгаен. Менә шул. Ә әти — галим, ә бу — фәкыйрь дигән сүз! Шуңа күрә әни үзен, галим ирен һәм балаларын ашатырга мәҗбүр иде.

Шулай итеп физиканы бирә алмадым, әти болай ди: «Тәк, тизрәк хәл итәргә кирәк, әйдә, төзелешкә! Өйләрне гел төзеп торалар, эшең булачак». Һәм мин төзелеш университетына кердем, СГТ факультетына, мәртәбәле факультет.

Әмма миңа уйларга Америкадагы кебек ике ел бирсәләр, мин пиарга, яки, тагын да яхшырагы, теологиягә китәр идем, чөнки теология белән бик мавыгам.

— Аны хәзер өйрәнергә дә берни комачауламый инде.

— Комачауламый инде, мин өйрәнәм дә. 5 ел буе үземә кызык булмаган сопромат белән термехны исәпкә алмасак (көлә).
Университет – ноль йогынты ул миңа. Берәр ничек тәэсир итә алган ноль укытучылар, ноль курсташлар. Мин анда яратмаган эшемә баргандай йөрдем.
— Университеттан соң син Мәскәүгә киттең димәк?

— Июньдә диплом алдым, июльдә мин Мәскәүдә яши идем инде. Беренче тапкыр Мәскәүгә 96 нчы елда эләктем мин, әти-әни белән каникулда барган идек. Һәм мин Мәскәүне бер күрүдә яраттым. Хәзер дә яратам. Мәскәүнең куәтле империячеллеген яраттым, мәһабәт шәһәр ул. Аннары, мәктәптә укыганда, студент вакытта Мәскәүдә еш була идем. Ягъни мәктәптән үк Мәскәү панк-тусасында булгаладым. Ник яратасың син аны дип сораганда (еш сорыйлар), әзер җавабым бар: Мәскәүне мин хатын-кызны яраткандай яратам, бу шәһәргә хисләрем хатын-кызга карата булган хис сыман. Безнең аның белән озын авыр роман: әле кушылабыз, әле аерылышабыз. Әле бергә яшибез, ул да түгел – балаларны бүлешәбез. Кыскасы, катлаулы безнең мөнәсәбәтләр. Әмма миңа бик җайлы анда.

Университет тәмамлаганда Мәскәүдә кызым да бар иде хәтта, без аның белән Уфада панк-фестивальдә таныштык. Ел буе шулай ерактан аралаштык, айга ике тапкыр күрешә идек: айга бер ул килә, айга бер — мин. Фикер алышып та тормадык хәтта, ул: «Диплом алуга минем янга күченәсең», — диде. Шуңа күрә июльдә мин әйберләремне җыеп Мәскәүгә китеп бардым, Печатники районына.
Әти-әни, бертуган апам, дуслар вокзалга килде, елашып озаттылар — бөтенләйгә дип уйладылар!
Менә шулай мин дөньяви карашлы, әмма шулай да консерватив татар гаиләсеннән супердөньяви open-minded рус гаиләсенә килеп эләктем, анда, беләсеңме, мундштугында нечкә сигареталы әби утыра, һәм алар берәр Введенский турында фикер алыша.

Әти-әнием татуировкаларымнан ояла һәм аларны яшерүемне үтенә иде, ә мондагы әби аларны карарга, нәрсә аңлатканын сораштырырга ярата һәм болай дип әйтеп куя иде: «Минемчә, искиткеч эшләнгән!»

Кызымның бабасы исә яһүд тамырлары белән, күзлекле, свитер кигән совет интеллигент-инженеры иде, нәкъ фильмнардагы кебек, иске мәктәп ягъни. Ул миңа эш табарга ярдәм итте — мине төзелеш компаниясенә СТБ инженеры итеп урнаштырдылар.

Төзелешне күралмас дәрәҗәгә җиттем, башка беркайчан да төзелештә эшләмиячәкмен дип үземә сүз бирдем, 10 ел буе сүземне тоттым. 2010 нчы елда катлаулы чор башланды, акча бөтенләй юк иде, эш ягы катлауланды, шуңа күрә Казанда яшәп торырга карар иттек.
Бишенче буын Мәскәү кызы Казанга килде. Аның, ну, шок, чөнки монда татарча белергә кирәк. Рәсми яктан юк, әлбәттә, әмма болай кирәк бит.
Чөнки ул монда «Акчарлак» газетасына эшкә урнашты, анда бөтен нәрсә татарча, ул текст белән эшләми, әмма текстка рәсемнәр сайларга кирәк була. Ул миңа көнгә бер биш тапкыр шалтырата, трубкага ул мәкаләләрне укый, кайсы рәсемне сайларга кирәклеген аңласын өчен мин аңа тәрҗемә итә идем. Ул монда татарча өйрәнә башлады.

Без Чуйков урамында ниндидер коточкыч бер бүлмәле фатирда тордык, мин ТКХда мәгънәсез эштә эшлим, счётчиклар тикшерәм, көнгә бер сәгать мәшгуль, ә аннары китаплар укырга мөмкин, миңа 20 мең түлиләр — шәп вакыт.

Панк-рокта бик нәтиҗәле вакытым иде ул: концертлар ясыйм, ике төркемдә уйныйм. Йөргән кызым гел хуплап, ярдәм итеп торды, беркайчан мыгырданмады, рәттән өч репетиция булса яки мин болай дисәм дә: «Мин Пермьга киттем! Шайтан белсен, кайсыдыр бер урманда концерт безнең. Безне бәлки бугазларлар, я утыртырлар». Ә ул: «Хәерле юл, җаным, шалтырат».

Ну аннары ул кире Мәскәүгә кайтып китте. Мин дә, монда өч ай яшәдем дә, Мәскәүгә китеп бардым. Анда барлыгы 9 ел диярлек яшәдем, Казанга ике тапкыр, якынча, ярты елга килеп киттем, һәм бу бик нәтиҗәле камбэк иде, чөнки беренче тапкырында Vegan Day ачтым, икенче тапкыр — «Сияние».

— Vegan Dayны ничек уйлап таптың син?
40 мең акчам бар иде, шуңа вегетариан казылыгы алдым (көлә), суыткычка тутырдым, ВКонтактеда паблик ясадым, һәм шунда ук сатып алып бетерделәр! Без бу шәһәрдә беренче идек.
Мин вегетариан булганга ярыйсы гына вакыт үткән иде инде, ә Казанда вегетариан индустриясе — ноль. Ә Мәскәүдә Джаганнат, вегетариан кибетләре. Һәм мин Казанга продуктлар ала кайтам, Казандагы дусларым да сорый иде. Күпләп сату белән шөгыльләнәсе иде инде, югыйсә. Ягъни, Vegan Day иң башта интернет-кибет иде ул.

Vegan Day бизнес-проект та түгел инде чынлыкта, мәхәббәт-проект. Мин бит вегетариан, миңа нидер ашарга кирәк, дусларыма да нидер ашарга кирәк. Шуңа күрә башта ук комммерциягә корылмаган иде, хәер, тормышымда эшли торган һәрнәрсә кебек инде. Менә шул.

Аннары мин Диана белән таныштым, бик сәләтле һәм акыллы кыз, ә менә мин алай ук сәләтле түгел. Ничек эшләгәнемне карады да: «Әйдә, ярдәм итим сиңа», — диде. Бергә эшли башладык, аннары, нәтиҗәдә, кафега әверелде бу.

Аннары ул бизнестан чыктым да, Петербургка китеп бардым. Югалган чорым булды ул минем. Мөгаен, күчмә халык каны ургыладыр миндә. Мин күчмә — бер җирдән бер җиргә күчеп йөрергә яратам.

— Бу юлы ник Петербург?

— Ну, Питер, ул бит шундый... Мәскәү белән роман бит минем. Ә Питер ул сөяркә сыман. Бу хакта искә аласым да килми.
Мөгаен, борчулы, бәхетсез кеше булганмын мин, үземнән качарга омтылганмын, шуңа күчеп йөргәнмен дә.
Мондый нәтиҗәне хәзер — еллар үтеп, уйлап-төшенгәннән соң чыгара алам инде.

Петербург — Россия империясенең башкаласы, әдәбият башкаласы, рок-музыка башкаласы, шуңа күрә киттем. Анда панк-сәхнә искиткеч, искиткеч веган-сәхнә — Россиянең веган-башкаласы ул. Шәп анда, чын Европа шәһәре, текә урын.

Дусларым да: «О, Петербург — син анда яшәргә тиеш», — диделәр. Шуңа күрә Петербургка киттем. Мин анда сентябрьдә бардым, бер проектка эләктем. Контора бар, цехлары бар, шунда мерч бастыралар иде, флаг, футболка ише нәрсәләр. Мин ул проектка пиарщик һәм арт-директор булып кердем. Шуның белән шөгыльләндем анда, өч ай яшәдем.

Ник өч ай? Чөнки мин 8 нче Совет урамындагы коммуналкада бер бүлмәдә тордым, безнең ишегалдына кояш беркайчан да карый алмый иде, чөнки йорт шулай төзелгән.

Ә Петербург көзе ул... менә тәмуг бар икән, ул — шунда. Максималь төшенкелек ул. Сентябрь, октябрь, ноябрь — түзеп булмаслык, коточкыч урын — Санкт-Петербург менә. Кояш айлар буе юк, аяк астында күлләвекләр, күлләвек асты боз, боз астында су, анда кар, яман инде. Менә шул. Фин култыгыннан җелегеңә хәтле үтеп бозлы җил исә... Аннары бүлмәмдә кандала барлыкка килде. Тормышымда булган иң начар нәрсә иде ул. Менә миңа хәзер 32 диярлек, ә тормышымда булган иң начар әйбер ул — кандала. Чынлап.

Кандаланы күргәндә, хәзер дә хәтерлим, Тәүрат укып утыра идем, менә шундый калын, ә Тәүратта кандала утыра. Тук. Ашказаны тулы ягъни, куе кызыл төстәге ашказаны.

Шунда аңладым, мин бу шәһәрдә яшәмиячәкмен. Шайтаныма олаксын ул Санкт-Петербург. Бетте. Җитәр Петербург. Шулай менә.

— Ну алар бөтен җирдә түгел бит анда?

— Бөтен үзәк тузган бит анда, тулысынча. Ә Петербургта яшисең икән инде, үзәктә яшисең. Ну, берәр Чёрная речкага күчеп яши ала идем инде. Әмма сындым. Һава торышы да, кояш та, ул проектта акча да бик аз иде.
Кире Мәскәүгә китеп бардым — декабрь иде ул, Войковскаяда бүлмә алып Мәскәүдә яши башладым. «Сияние» лейблы бар иде инде минем, шөгыльләнә идем.

Декабрьдә Яңа елга Казанга кайтып киттем. «Смена»дагылар белән икенче катта каршыладык. Кирилл Маевский шунда «Смена»да винил кибете ачарга тәкъдим итте. Әйбәт идея дип мин кабул иттем.

Әйберләремне җыйдым да, гыйнварда Казанга кайтып киттем. Майда ачылдык, Игорь Шемякинны командага админ итеп алдым да кире Мәскәүгә китеп бардым — анда мөнәсәбәтләрем бар иде. Тәҗрибәсезлегем белән Мәскәүдән дә идарә итеп була дип уйлаган идем. Бизнес комга терәлә башлады. Игорь әйтә: «Әйдә мин синнән бизнесны сатып алам, болай эшләп булмый бит». Нишлисең инде.

Мин Мәскәүдә, минем, ну, мәхәббәт, моннан беркая китмим. Ок, ярар, файдалы тәкъдим бу. Бу кибеткә керткән акчаны Игорь миңа кире кайтарды, ул миннән үз бәясенә алды, ә юк, әллә процент югарырак булдымы анда, ну бераз акча эшләдем, әмма аз иде ул. Сүз 100 я 200 мең сум турында бара, ну ике йөздән артык түгел инде, төгәл хәтерләмим.

Аңа проектымны саттым да, Мәскәүдә яшәргә калдым. Офис тормышын сынап карарга булдым, ниндирәк икән ул.
Кулланмыйм дип сүз биргән дипломымны тартып чыгардым, кулыма алдым, тузанын өрдем һәм: «Пффф. Мин СТБ инженеры — яхшы белем бит бу».
Аның дәрәҗәсе бар, эш эзли башладым. Яхшы төзелеш компаниясенә килдем дә: «Минем сездә эшлисем килә. Төзелештә тәҗрибәм ноль, тик мин менә дигән проект менеджеры. Мин кафе ачтым, нәшрият ачтым, икенче кибет, фестивальләр оештырдым, гастрольләр, концертлар, мин шәп проект менеджеры», — дидем.

«Чынлап та шәп син. Әйдә, эшлә», — диделәр. Һәм мине менеджер итеп алдылар.

— Хезмәт хакы яхшы булгандыр инде, һәм максат та шулдыр?

— Әйе, әйе. Әйе, әлбәттә. Мин ике ел төзелеш компаниясендә проект менеджеры булып эшләдем. Без, аерым алганда, «Око» (Москва-Сити) төзедек, хәзер анда Собянин утыра. Санкт-Петербургта «Газпром»ның яңа офисын төзедек, ягъни ул нормаль төзелеш оешмасы, Мәскәү өчен нормаль эш хакы.

Төзелеш бик җитди сфера, бөтен вакытны ала диярлек, шуңа күрә лейблны паузага куйдым, һәм ул сүлпән генә яшәп торды.

Акча яхшы эшли идем, күңелле бит, минем анда мәхәббәтем бар, бар да искиткеч иде. Һәм мин бик тырыштым да, чөнки максат куйдым — акча эшләргә, һәм эшләдем дә.

Вакыт-вакыт босс янына киләм дә: «Эш хакымны тагын 40 меңгә күтәрүләрен телим, нишләргә миңа моның өчен?» Ә алар: «Ну, менә бу функцияне дә ал». Менә шулай эшләдем мин, бары тик акча өчен.
Ул тормышны татып карадым мин. Панкларның аңлаешсыз, коммерциягә корылмаган, дуслыкка нигезләнгән эше түгел инде. Бик гади — син акча сугасың, акча өчен эшлисең, эшеңне яратмыйсың, әмма акча өчен эшлисең.
Мин гел акча турында уйламый торган панк-рокер идем, ә монда сынап карарга булдым, ничегрәк икән ул — акчалы тормыш? Отышлы урта звено менеджеры булу һәм ял итәргә, белмим, Римга йөрү — ничек икән ул? Шулайрак.

Йөргән кызым да йогынты ясады.

Мин аңа болай дим: «Мин сине бик яратам, синең белән буласым килә, син шундый текә». Ул миңа җавап бирә: «Мин дә сине яратам, син дә искиткеч, минем дә синең белән буласым килә, әмма. Менә кара — син миңа кунакка киләсең, мин ҮАОта яшим, без синең белән Мәскәү үзәгендә торабыз, миндә уянабыз һәм "Цветной бульвар"га иртәнге ашка барабыз. Без синең белән тәмле итеп ашыйбыз, җәяү йөрибез, метрога бөтенләй төшмибез. Шәп, әйеме?»

Һәм мин: «Әйе, шәп..»

Ә ул: "Әйдә шулай яшәүне дәвам итик! Мин синнән берни таләп итмим, миңа синең акчаларың гомумән кирәкми, чөнки мин акча яхшы алам, әмма синең өчен каядыр Войковскаяга күчәргә җыенмыйм. Мин ҮАОта яшим һәм яшәячәкмен дә. Һәм минем белән яшисең килсә, монда ҮАОта яшә, Войковскаяда түгел".

Ә мин: «Ок. Мин сине яратам, һәм янәшә булыр өчен миңа акча кирәк. Һәм мин ул акчаны эшләячәкмен».

Әмма мин моны бик позитив йогынты дип саныйм. Минемчә, ир кешегә менә шулай тәэсир итә алучы хатын-кыз хатын-кыз түгел ул, — алтын. Чөнки әгәр ул булмаса, мин һаман шул Войковскаядагы бүлмәдә яшәр һәм начар тукланыр идем. Ә монда мин мәҗбүр булдым, үземдә акча эшләү потенциалын ачтым, һәм эшли дә башладым.

Әмма Галәм — ул шулай яратылган: бернәрсә дә болай гына килми, бар да бер ноктага җыела. Монда да шулай булды. Мин моңардан туя башладым. Чөнки, ни дисәң дә, мин панк-рок яратам.
Яратам мин менә ул панк-рокны – музыка стиле түгел, панк-рок тормыш рәвешен. Коммерция кешесе түгел икән мин. Мин акча яратмыйм, мин ирек яратам.
Яратам мин менә ул панк-рокны — музыка стиле түгел, панк-рок тормыш рәвешен. Коммерция кешесе түгел икән мин. Мин акча яратмыйм, мин ирек яратам.
Миңа кирәкле нәрсәгә акчам булуын яратам. Ашыйсым килде — бардым, ашадым. Яңа джинс теләдем — бардым, алдым. Менә шул дәрәҗәдә. Коммерцияле тормыш рәвешеннән ардым. Начаррак эшли башладым. Менә нидән килеп чыкты ул. Кабат җитәкчемә бардым да: «Тагын күтәрүләрен телим, нишләргә кирәк була миңа?», — дидем.

Ул менә шуны ал диде. Мин – ок, алдым аны, эшләдек, хезмәт хакы килде — ә акча искечә. Мин: «Монда нәрсәнедер бутаганнар ахры», — дим. Ә ул: «Ә! Сиңа әйтергә онытканбыз бит. Без аннары HR белән сөйләштек тә, эш хакыңны алдагыча калдырырга булдык».

Питерда мине шулай кандала сындырган иде, ә монда мине менә шушы сындырды — «ә, без сиңа әйтергә онытканбыз бит». Һәм мин аннан-моннан гына эшли башладым, бераздан ардым.

Мин эштән 2018 нче елның декабрендә киттем; ярты ел үтте — һәм аннан барысы да диярлек китте. Ул алтын чор тәмамланды.

Акча барда ял итәргә кирәк! Кыз белән Һиндстанга ял итәргә киттек, анда матур гына сөйләштек тә, аерылыштык. Ну ялганып китми ничектер.
Һиндстаннан кайттым — эш юк, кызым юк. Мин Мәскәү үзәгендәге фатирда утырам, үзәктә, кыйммәт.
Үзем уйлыйм: эшне Казаннан да эзли алам бит мин! Һәм 2019 нчы елның гыйнварында Казанга кайтып киттем.

Монда минем лейбл чәчәк атты, хәзер мин лейбл белән генә шөгыльләнәм. Казан тормышы үзенә бөтереп алды мине. Хәзер мин лейбл белән генә шөгыльләнәм. Башка нәрсә эшләмим. Һәм бу мине азмы-күпме ашата.

Мин Казанда яшим, әмма, әлбәттә, Мәскәү үзенә дәшә, чөнки ул — мин яраткан хатын-кыз. Ә Казан — туган йортым. Монда җайлы, рәхәт, тәмле, тыныч. Менә шул.

— Синеңчә, Казан үзгәрәме? Монда ник шулай тоткарландың дип уйлыйсың? Бәлки бу алдан булмаган, ә хәзер монда барлыкка килгән нәрсәгәдер бәйледер?

— Әйе, бу да үз ролен уйный. Кабан күлендә Vegan Day ачылгач, мин һәркөн үзәктә була башладым. Һәм кинәт аңладым – үзәк бар икән бит! Чөнки мин һәрвакыт Казан ул Квартал, Соцгород, коточкыч Бауман, тагын да куркынычрак Петербург урамы дип уйлый идем.

— Петербург урамы Бауманнан куркынычрак?

— Петербург урамы Бауманга караганда да юньсезрәк! Аны төзер өчен өч кварталлык 19 нчы гасыр йортларын җимерделәр! Мин шуның өчен дә гафу итә алмыйм ул урамны.

Казан бу яктан уникаль шәһәр. Мәсәлән, Мәскәү, Петербург, Свердловск, ну, Россиянең иске шәһәрләре – алар совет чорында архитектура ягыннан күп нәрсә югалтты (20 нче, 30 нчы, 40 нчы елларда әллә никадәр җимергәннәр). Аңлашыла, чиркәүләр, монастырьларны, иске корылмаларны сүткәннәр, һәм менә ул иске Россия бик зур югалтуга дучар булган.
Казанда (уникаль очрак!) совет чорында бөтен нәрсә диярлек исән калган! Ә 90 нчы, 2000 нчеләрдә җимереп аттылар — башка китереп суккан кебек бу! Куркыныч бу.
Иске фотографияләрне карыйсың — искитәрлек бит ул безнең шәһәребез! Ул шундый ямьле, ул Түбән Новгород сыман, әмма мең кат яхшырак! Менә шул матурлык Сталин чорын кичкән, совет заманын үтә алган, безнең көнгә килеп җиткән, һәм безнең көннәрдә җимерелде — икеләтә гарьлек. Икеләтә үкенеч. Шуңа күрә Петербург урамын кичермәячәкмен.

Нинди шәп булыр иде анда! Син аңласын өчен әйтәм: урынына «Кольцо» төзелгән сәүдә йортларын күз алдымда җимерделәр. Ул экскаваторның, килеп, йортны екканын КФИ янындагы Вахитов һәйкәле төбендә карап утырдым. Карап утырдым. Иске шәһәрне хәтерлим мин. Нинди көяз иде ул! Шуңа кичермим.

«Кольцо»ны да, Петербург урамын да. Бу беренчедән.

Ә икенчедән, ну Петербург урамы — өметне акламады бит ул. Аны Бауманның дәвамы итеп салдылар – ә ул ялгана алмады. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кил — ул буп-буш. Халык анда бармый! Урам «эшләп китә алмады».

Алдан бараклы тузган үзәк иде ул. Иске, анда туристлар йөрми, хәвефле — әмма аны реставрацияләргә мөмкин иде бит, хәзер ул Яңа Татар бистәсе сыман булыр иде. Бу шулай ук шәп, шулай ук туристларгача булыр иде. Әгәр Яңа Татар бистәсе Истанбул һәм бөтен мөселман дөньясы белән аваздаш булса, ул революциягә кадәрге, дворян Россиясе белән аваздаш иде — Казанда без максималь дәрәҗәдә югалтканыбыз шул. Казанның шул борынгы өлеше — югалган ул.

Менә бер ел элек кайттым да, шәһәребезнең гүзәл бер чор яшәгәнен күрдем, чөнки ул үзенең асылын тоемларга тырыша. Зәвык ягы аксый торган кешеләр Казаннан өченче спорт башкаласы һәм башка шуның ишене ясап салырга тырышкан асылын түгел - «Рубин», «Ак Барс» һ.б. Ул Казанны түгел!
Шәһәребез үзенең тәңгәллеген тоемларга тырыша — көнчыгыштан. Революциягә кадәр безнең шәһәр Истанбул белән аваздаш булган. Шул көнчыгыш мөселман дөньясы белән тыгыз элемтә тоткан.
Казан — Ефәк юлының бер ноктасы. Плюс әнә шул мөселманлык. Әйе, безнең монда мәдрәсәләр булган, Истанбулдагы мөселман университет тормышы белән тыгыз бәйләнеш торган. Без мөселман мәгърифәтенең үзәген тәшкил иткәнбез. Асылыбызның бик мөһим өлеше бу!

Бу кайтуымда миңа (бәлки мин моны үземә уйлап чыгарамдыр) шәһәребез үзенең шул көнчыгыш асылын табарга тырыша сыман тоела. Һәм бу искиткеч — чөнки безннең юлыбыз шул.

Татар теле өчен янып йөрүләре бик ошый миңа, алдагыча түгел, ә яңача – стильне тоеп. Менә бу фестиваль... Шәп бит, бүген татар теле 90 нчы еллардагы колхоз теле, "деревенщина" түгел. Хәзер - юк, хәзер татар телен белү — дәрәҗә.

Tat Cult Fest — бу, гомумән, бик шәп, мин шундый шат. Vegan Day белән ике тапкыр "Печән базары"нда катнаштык — искиткеч ул, атамасы да шәп, эстетикасы да, стилистикасы, бөтен нәрсә — шик. Jadid fest — яшьләр татар телендә заманча менә дигән музыка башкара. Мин бик ярата торган Juna группасы бар, кулымнан килсә, мин аны евротурга җибәрер идем. Шундый шәп алар.

«Рубин» һәм «Өченче спорт башкаласы»на мин әллә ни ышанмыйм — шул гына, ниндидер сафсата бу.

— Минемчә, без хәзер спорт кына түгел, башка параметрлар буенча да өченче башкала.

— Мин дә шулай дип саныйм. Тик шәһәргә үзенә уңай юл белән хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирергә кирәк — Истанбул тарафына, кыскасы. Безнең юл — Истанбулга таба, менә шул.


Интервью — Альбина закируллина
Фото — антон фёдоров
ВИДЕО — ADEM MEDIA, ИЛЬШАТ РАХИМБАЙ