ҮЗ ИЛЕМӘ ИКЕНЧЕ СОРТ ИЛЕ, ДИП КАРАМЫЙМ
АЙРАТ ХАСЬЯНОВ
АЙРАТ ХАСЬЯНОВ
ҮЗ ИЛЕМӘ ИКЕНЧЕ СОРТ ИЛЕ, ДИП КАРАМЫЙМ

Айрат Хасьянов — Казанда туган, 2001 елда КДУны тәмамлый һәм докторантурага Алманиядәге Бонн университетына керә, информатика институтына. 2005 елда анда дәрәҗә ала, аңа Ватерлу университетында, Бельгиядә, укуын дәвам итәргә тәкъдим итәләр. Ләкин «Кайтам» герое Казанга кайтырга була — Россиядәге гыйлемне үстерергә. Айрат әйтүенчә, кайткачтын да, яшәвенә акча табар өчен, аңа берьюлы биш университетта эшләргә туры килде. 2011 елда ул КФУда яңа булдырылган информацион технологиялар һәм интеллектуаль системалар институтын җитәкли башлый. 2019 елда «Школа 21» — IT өлкәсендә белгечләрне әзерләүче «Сбербанк»ның белем бирү проектын җитәкли башлый.
Айрат Хасьянов — Казанда туган, 2001 елда КДУны тәмамлый һәм докторантурага Алманиядәге Бонн университетына керә, информатика институтына. 2005 елда анда дәрәҗә ала, аңа Ватерлу университетында, Бельгиядә, укуын дәвам итәргә тәкъдим итәләр. Ләкин «Кайтам» герое Казанга кайтырга була — Россиядәге гыйлемне үстерергә. Айрат әйтүенчә, кайткачтын да, яшәвенә акча табар өчен, аңа берьюлы биш университетта эшләргә туры килде. 2011 елда ул КФУда яңа булдырылган информацион технологиялар һәм интеллектуаль системалар институтын җитәкли башлый. 2019 елда «Школа 21» — IT өлкәсендә белгечләрне әзерләүче «Сбербанк»ның белем бирү проектын җитәкли башлый.


Республикадан сез ничек киттегез? Бу «Алгарыш» сыман берәр программа идеме?

— Юк, бу бернинди дә программа түгел иде, ул вакытта әле «Алгарыш» юк иде. Бу минем уйлап ясалган карарым иде — чит илгә аспирантурага китәргә.

Мин ул чакта КДУны тәмамладым һәм докторантурага Алмания һәм Испания вузларына документларымны тапшырдым. Алманиядә Фраунгофер институты бар, мәсәлән, анда mp3 уйлап тапканнар, Макс Планк исемендәге математика институты, Бонн университеты — дөньяның иң яхшы университетларының топ-100генә керә — нәкь шунда квант хисаплауларны өйрәнер өчен мин бардым да, андагы профессор Марек Карпински янына — ул теоретик информатика даирәсендә шактый билгеле кеше — үз вакытында IASта (Institute of Advanced Studies) укыта иде, ул җирдә Эйнштейн эшләгән.
Мин конкрет бер профессор янына конкрет институтка бара идем. Россиядәге мәгариф системасы ул чакта ук — 2001-2002 елларда — начар түгел иде.
ГЫЙЛЕМ КИТЕРГӘН АКЧАГА ЯШӘП БУЛМЫЙ ИДЕ.
Яисә бер ук вакытта диссер да язарга, укытырга да, өстәвенә разработка белән шөгыльләнергә дә. Ә Төньяк Рейн-Вестфалия федераль җире миңа аена 630 евро бирә иде — ул акча муеннан иде. Алай ук зур сум булмаса да, миңа барысына да җитә иде.

Һәм өч ел эчендә якландым, Алманиядә норма дип диссертацияне 4-5 ел дәвамында язу саналса да. Ләкин, күргәнегезчә, бернәрсә дә комачауламаганда — өч елда да була.

Мин киткән идем анда 2002 елда, ә 2005тә диссертацияне якладым да Казанга кайттым. Ул чакта Россиядә университетларга ярдәм күрсәтеләчәк, эш урыннары булдырылачак дигәнне мин еш ишеттем. Ну, бу мин килгәннән соң биш ел узгач кына башланган. Ә кайткачтын да авыррак иде.
АЛМАНИЯДӘ МИҢА АЛАРДА КАЛЫРГА, ЭШЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР, МИНЕ ПОСТДОККА ВАТЕРЛУ УНИВЕРСИТЕТЫНА ЧАКЫРДЫЛАР. Ә МОНДА, РОССИЯДӘ, МИН, КАЙТКАЧ, БЕРЕНЧЕ АЙ БУЕНА ЭШ ТАБА АЛМЫЙ ЙӨРДЕМ.
Аннары университетларда таптым инде: укыттым, эзләнүләр, разработка алып бардым.

— Кире Татарстанга кайту авыр бирелдеме?

— Юк, кайту белән минем бернинди дә авырлык чыкмады. Ул чакта мин телевизор карый идем, яңалыкларны, анда әле Путин сөйли иде, мәгарифне стратегик мәсьәлә итеп куябыз, дип, гыйлемгә акча бирә башлыйбыз, шактый күп акча, дип.

Мин Ватерлудагы перспективаларымны уйлап карадым. Ну, мин Канада, Алмания икътисадларына үз өлешен керткән миллионнарның берсе, ярар, миллионнан түгел ди, ун мең белгечләрнең берсе булыр идем.

Ә мин бит аңлый идем, ул вакытта Россиядә андый кешеләр җитми иде. Алай гына да түгел: мин ул чактагы даирәмдә булган һәрберсен Россиягә кайтырга кыстадым. Гыйльми организацияләргә алдынгы университетларда эш тәҗрибәсе туплаган кешеләр аеруча кирәк иде.

Гомумән, ватаныма төрле сәбәпләр аркасында кайтасы килә иде. Ну, беренчедән, мин үз ватанымны яратам, андыйга китсә… Рациональ уйсалам, мин биредә үсеш ала башлаган организацияләргә зуррак өлеш кертә алуымны аңлыйм идем.
ӘЙЕ, АЛМАНИЯДӘ ГЫЙЛЬМИ ӨЛКӘДӘ НАЧАР ТҮГЕЛ. ӘММА АЛАРНЫҢ ДА ҮЗ ПРОБЛЕМАЛАРЫ БАР. АЛАРДА ДА МИЛӘРНЕҢ АГЫП КИТҮЕ БАР: ПОСТДОКНЫ ТӘМАМЛАГАН УКУЧЫЛАР АЗИЯГӘ, АМЕРИКАГА КИТӘ.
Чөнки АКШдагы постдок — резюме өчен престижлы. Ми агымы Америкада да бар, һәм моның белән бернәрсә дә эшләп булмый. Әмма миләрнең сезнең илгә агып килүен яхшырта аласыз.

— Американлылар кая китә соң?

— Шул ук Азиягә, азиялылар аларны сатып алалар. Кытай университетлары, шул ук Синьхуа, мәсәлән — гаять куәтле университетлар, публикация саны буенча инде күптән Аврупаны узып чыкканнар, алар гыйлем өлкәсенә башка сыймаслык акча өләшәләр. Миңа үземә дә, Кытайда кал дип, ике тапкыр тәкъдим ясадылар.

«Алгарыш»ның иң шәп ягы — ул ике юнәлештә эшли: алар бит студентларны чит илләргә җибәрә дә, шуның белән булды түгел, алар әле чит ил профессорларын бирегә чакыралар, безнең янга. Һәм шулай итеп күбрәк кеше яңа тәҗрибә, яңа белем туплый — һәрхәлдә безнекеләр аларга барганнан күбрәк.

Аңлашыла ки, коронавирус. Россиянең чит илләрдәге кара пиары — болар аркасында кешеләрне безгә чакыру авырайды. Әмма гомумән «Алгарыш» һәм башка андый төрдәге программаларның эффекты берникадәр вакыттан соң күренә.

Индия очрагындагы кебек: аларның яшьләрне читтә укыту программасы башта шактый гына миләрнең агып китүенә китергән иде. Әмма берникадәр вакытта соң перспективага баксак, Кремний долинасында уңышлы карьера корган кешеләр — асылда, анда кара тәнле индиялылар һәм ак тәнле руслар — алар кире Индиягә инвестицияли башлады.

Индиядә шулай булган, бездә дә шулай булачак, дип әйтмим. Шулай Бангалор һәм башка Индия технопарклары һәм стартап могҗизары туган.

Кызганыч ки, инвестицияләр хакы кайчан һәм ничек чыгарылачагын алдан фаразлап булмый. Әмма инвестицияләмәячәк, хәлләр күпкә начаррак булыр.

— Сез Россиянең кара пиары хакында әйтеп үттегез. Әгәр дә ул пиар 2005 елда да шундый көчле булса, сез барыбер Казанга кайтыр идегез?

— Әлбәттә кайтыр идем. Беләсегез килсә, начар реклама юк. Ә болай… Русларның андый имиджы анда кызлар белән танышырга ярдәм итә. Һәм иң мөһиме — Россия хакында беләләр.
АЛМАНИЯДӘ МИН КАЗАННЫ «РУБИН» АША ЛОКАЦИЯЛӘ ИДЕМ, ШӘҺӘРНЕҢ КАЙДА ИКӘНЕН АҢЛАТЫР ӨЧЕН, ҺӘМ БАРЫСЫ ДА «РУБИН» АША ТАНЫДЫ.
Хәзер исә Универсиада, су спорт төрләре, футбол чемпионатлары аркасында бу таныту җиңелрәк. Ул кара пиарның сәбәбен мин анык белә алмыйм, әлбәттә. Әмма ошбу пиар — безгә чит илдән белгечләр килүен кыенлаштырды, әмма үтмәс киртә тудырмады, алар саны күпкә кимемәде. Әмма әйе, кыенлаштырды, анысы хак.

Мин үзем дә моңа шаһит, 15-нче елда кешеләрнең шул сәбәпле проблемалары килеп чыга иде — Россиягә укытырга килеп, шул ук вакытта үз көнбатыш вузында контрактны саклап калырга.

Гомумән, фәнгә сәясәтне катыштыру, минемчә, дөрес түгел. Бу хәлләрнең гомумән барлыгы да кызганыч. Олимпиада очрагындагы кебек: спортка сәясәтне катыштырганнар да, шәхсән минем өчен олимпик хәрәкәт бетте сыман — мин уеннарны караудан баш тарттым.

Хәзер читкә киткәннәрнең кайтырга сәбәпләре күбрәк хәтта, һәм, әйтергә кирәк, бу рациональ рәвештә, туган җиргә карата булган мәхәббәттән тыш сәбәпләр.
УЛ ВАКЫТТА МИҢА, МӨГАЕН, БЕРНИЧӘ ЕЛ КӨТӘСЕ БУЛГАН, АННАН СОҢ ГЫНА КАЙТАСЫ. ӘММА ХӘЗЕР ТАТАРСТАНГА УКУНЫ ТӘМАМЛАГАЧ ТА КАЙТСАҢ БУЛА — ТИЗ АРАДА ЯХШЫ ЭШ ТАБАЧАКСЫҢ.
Бездә эре грант программалары, фәнгә зур бюджетлар билгеләнгән. Мәсәлән, быел Иннополис 6.5 миллиард сумлык грант откан. Бу акча, әйтергә кирәк, бер ел эчендәге чыгымнар белән генә чикләнмәгән.

Яшь галимнәрнең республикага әйләнеп кайтырга мәгънә бар хәзер. Дәүләт оешмаларда яшьләр өчен программалар үсеш ала, кичәге аспирантлар президент ярдәмчеләре булалар. Син яшь, синдә дәрт бар икән, Татарстанда, бигрәк тә IT-секторда синең өчен төп-төгәл яхшы, керемле, дәрәҗәле эш бар. Икътисадыбыз үсештә, ун еллык перспективада безгә 2,5 миллион IT белгеч кирәк булачак, хәзер исә бездә — бары 300 мең. Кадрлар кытлыгы коточкыч бездә.
ЯХШЫ ХЕЗМӘТ ХАКЫ ТӨРЛЕ ӨЛКӘЛӘРДӘ БАР. МЕНӘ, МӘСӘЛӘН, КАЗАНДА ЯХШЫ САНТЕХНИКЛАР ЯИСӘ ЭЛЕКТРИКЛАР IT-БЕЛГЕЧЛӘРДӘН ДА КИМ ХЕЗМӘТ ХАКЫН АЛМЫЙЛАР.
— Чынмы? Яхшы сантехник IT-белгече кадәр хезмәт хакын аламы?

— Чын, күз алдыгызга китерегез! Чөнки андый белгечләрне санап чыгар өчен бер кулның бармаклары да җитә.

Ә болай, гомумән алганда, һәрберсенең дә кайтырга ашкынмавы, һәр кеше өчен бу юлның туры килмәве — норма. Далай-лама, безгә психик яктан сәламәт булыр өчен, елына кимендә бер тапкыр булса да сәфәргә китәргә, башка культураны күзәтергә кирәк, дигән. Бәлки, читкә киткәннәргә тегендә яхшырак, андагы климат алар өчен күбрәк туры килә, бәлки. Моны алдым да туктаттым, дигән сүз түгел.

Кешеләрнең Татарстанга, климатыбызга карамастан, кайтыр өчен сәбәпләре булсын, шуны кайтыруыбыз яхшырак: шәһәрдә уңайлы җирләр, инфраструктура, профессиональ һәм шәхси үсеш өчен төрле кызыклы мөмкинлекләр булсын. Якташыбызның Калифорниядән Казанга күченергә теләге тусын. Менә бу шәп булыр иде.

Әмма сез Алманиягә киттегез. Россиядәге белем бирү системасы 2002 елда Алманиядагысына караганда начаррак булган?

— Юк, ул чакта да белем алу мөмкинлекләре бар иде, экспертиза тиешле дәрәҗәдә иде бездә, бары шундый пробел булган… Беләсезме, олы буын китә, ә яңасын әзерләп чыгарга без өлгереп җитмибез. Бүген белем бирү системасы иркенәя, беркая күченмичә, читтән торып та укып була, моның өчен шактый гына ысуллар булдырылган.
УЛ ЧАКТА РОССИЯДӘ БЕЛЕМ АЛЫР ӨЧЕН, МИҢА «М-ВИДЕО» ИШЕ КИБЕТТӘ ЭШЛӘРГӘ ТУРЫ КИЛЕР ИДЕ. ВУЗ КЫСАЛАРЫНДА ГЫНА МИН ҮЗЕМ ӨЧЕН ЯШӘРЛЕК АКЧА ТАБА АЛМАС ИДЕМ.
Хәзер исә фәнни проектларда катнашкан яшьләр ярыйсы гына акча эшли, яшәргә җитә. Әлбәттә, бу студентларның барысы да бар, дигән сүз түгел, әле эшлисе, җиренә җиткерәсе әйберләр җитәрлек.

Әмма хәзер магна кум ладе (magna cum laude — лат. «олы хөрмәт белән» — дипломга куела торган «бишле»гә тиң югары билге — «Кайтам») булган якташыбыз кайтырга теләсә, ул, әлбәттә, үзенә яхшы эш таба алачак. Һәм аңа сатучы-консультант булып эшләргә кирәк булмас.

Россиядә аеруча укытучылар җитмәве күренеп тора: алар пенсиягә чыга, урыннарына яңа кешеләрне табу алай ук җиңел түгел. Менә сезгә плюс-минус 1 мең студентны укытыр өчен йөз укытучы кирәк. Ну, икътисадчыларны укытырга азрак кеше җитә, математикларга исә киресенчә күбрәк. IT өлкәсендә исә эшләр күпкә катлаулырак.

ИТИСта без укытучылар саның киңәйтергә теләгән идек, ә алар юк. Республикада юк. Һәм без чит илләрдән белгечләр чакырдык: Израильдән бер укытучы (ул, әйтергә кирәк, әле дә бездә укыта), бер итальян профессор.
БЕР ТАТАР ЯКТАШЫБЫЗНЫ ТАПТЫК — УЛ ШЕФФИЛД УНИВЕРСИТЕТЫН ТӘМАМЛАГАН, ГРЕЦИЯДӘ ЭШЛӘГӘН. ҺӘМ БЕЗ АНЫ КЫЗЫКСЫНДЫРА АЛДЫК, БЕЗ АҢА ТӘКЪДИМ ИТКӘН ХЕЗМӘТ ХАКЫ ГРЕЦИЯ ТӘКЪДИМЕННӘН ЗУРРАК ИДЕ.
Ул бездә, ИТИСта эшләде, аннары Даниягә китте, анда аңа күпкә уңайлырак шартлар тәкъдим иткәннәр. Ләкин әйтә алам, без аңа шактый зур хезмәт хакы түли идек — күпме икәнен әйтә алмыйм, әмма ул яхшы гына иде.

Таныш-якыннарыгыз сезнең бу кайту ниятенә ничек карады? Сезне кире уйларга кыстадылармы?

— Мин бу хакта Алманиядәге фәнни җитәкчем Марек Карпински белән сөйләштем, Казандагы җитәкчем Фарид Аблаев белән дә. Әти-әнием белән дә бу сорауны күтәрдем. Асылда, берсе дә мине кире уйларга кыстамады.

— Кайтуыгыздан соң, «артка таба адым ясадым» ише уй-тойгылар булдымы?

— Ну, һәрхәлдә бу адым артка таба түгел иде. Мин бит доктор дәрәҗәсенә ирештем, постдокка кая барасын… Ул чакта һәр адым алга таба иде, әмма төрле юнәлешләрдә. Бу бит, мин Стэнфордта постдокта ике ел эшләп, кинәт әллә-нинди Тмутараканьга киттем, дигән сүз түгел…
МИН ГОМУМӘН ҮЗ ИЛЕМӘ ИКЕНЧЕ СОРТ ИЛЕ, ДИП КАРАМЫЙМ.
МИН ГОМУМӘН ҮЗ ИЛЕМӘ ИКЕНЧЕ СОРТ ИЛЕ, ДИП КАРАМЫЙМ.
— Ә мобиль разработкага сез ничек килдегез?

Яшәвемә акча табар өчен, мин берьюлы биш төрле университетта эшләдем, көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләрендә укыттым. Иртәнге 8дә киләсең, кичке 9да йә 11дә генә китәсең эштән, анысы инде бәхетеңнән тора.

Бервакыт мине мондый тормыш туйдырды, Java Micro Edition платформасы нигезендә мобиль җиһазлар разработкасына бирелдем, хәзер инде анда башка платформаларны кулланалар.

Аннары бер стартапны булдырдым… Иптәшләрем белән без санакларны программалар белән тәэмин иткән компанияны ачтык. Башта безгә зур булмаган контрактлар гына эләгә иде, 30 мең сумлыклары. Ләкин, ахырчиктә, без төрле заказчиклар белән елына әйләнештә $1 млн керем эшли башладык.

Аннары КФУ ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров миңа университет нигезендә яңа информацион технологияләр факультетын булдырырга тәкъдим итте. Һәм 2011 елда без ул факультетка нигез салдык, ВШИТ — Высшая школа информационных технологий (информацион технологияләр югары мәктәбе), дигән исеме генә ошап бетми иде безгә. Аннары исемен ИТИСка үзгәрттеләр, ул әле дә бар, һәм, объектив карасак, университетның иң яхшы факультетларыннан санала.

Тугыз ел буена мин бер урында эшләдем дә шундый уйга килдем: яңа җирләрдә эшләп карарга кирәк. Һәм шулчакта миңа «Школа 21» исемле

Сбербанкның белем бирү проектының Казандагы филиалын җитәкләргә тәкъдим иттеләр.

Мин уйлаштым, Герман Оскарович (Греф — Сбербанкның баш мөдире — «Кайтам») белән сөйләштем һәм, ахырчиктә, тәкъдимне кабул итәргә булдым.
— «Школа 21» нәрсә ул?

— «Школа 21» — француз «Ecole 42» ягъни «Мәктәп 42»нең франшизасы. Аның беренче кампусы 2013-нче елда Парижда ачылган, аннары Silicon Valley, аннары Амстердам, Рим, Хельсинки, Сеулда…

Гомумән, горизонталь уку форматы әле совет заманыннан ук билгеле. Сез тәҗрибәсе, профессиональ белемнәре булмаган күп кенә кешеләрне бергә җыясыз, аларга уңайлы, кагыйдәләр буенча корылган мохитне һәм чыганаклардан куллану мөмкинлеген булдырасыз, алар бергә укыйлар, төрле мәсьәләләрне бергә чишәләр.

«Мәктәп 42» форматына без 2013-нче елдан бирле кызыксынып карый идек, аны университетта булдырырга теләгән идек, әмма ул чактагы мәгариф системасын билгеләгән канун аркасында күп нюанслар килеп чыга иде. Хәзер ул канун, әлбәттә, либерализация аша үткән, мөмкинлекләр күбрәк. Ләкин ул чакта без ымсынып йөри идек: бездә дә андый форматны булдарасы иде, дип.

Һәм менә алар Россиядә ачылганнар, башта Мәскәүдә, ә аннары Казанда да. Россиядәге икенче кампусның, мәсәлән, Санкт-Петербургта түгел, ә Казанда ачылуы — Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның зур казанышы. Чөнки андый мәктәп өчен Казанны сайлауны бәхәссез, дип әйтмәс идем. Һәм бу регионыбыз капитализациясенә шактый зур кертем.

Һәм хәзер күрәбез: шәкертләребез Мәскәү кампусына караганда да яхшырак нәтиҗәләр күрсәтә. Укучыбыз Сберның хакатонында җиңеп чыккан һәм аңа шунда ук эш тәкъдиме ясаганнар. Стажировкасыз эшкә алганнар.

Әлбәттә, үз чикләүләр дә бар, андый мәктәп университетны алмаштыра алмый. Әлеге форматта кайбер профессияләргә укытып булмый. Әмма джуниор яисә миддл разработчикларны, киберсаклык һәм башка өлкә белгечләрен без әзерли алабыз.
Сезне, әлбәттә, Мәскәүгә, чит илләргә эшкә чакыралардыр?

Әйе, Мәскәүдән тәкъдимнәр булды, мин аларга, әлбәттә, кызыксынып карадым. Әмма Казанга булган мәхәббәтем җиңде.

Нык яратам үз шәһәремне, бу мәхәббәт иррациональ, конкрет әйберләр белән бәйле түгел. Әйе, Казанны ярату соңгы арада җиңеләйде, парклар, кызыклы эш урыннары булдырылды бездә…

Ичмасам иррациональ әйбер бит: анда ишегалдындагы агач, әти-әниең, балачак хатирәләре, сиңа якын булган кешеләр. Менә боларның барысы да — Ватан.
форум для разработчиков, во время которого участники сообща решают какую-то задачу на время
ГОМУМӘН КАЗАН — ЯШӘҮ ӨЧЕН ИҢ УҢАЙЛЫ ШӘҺӘРЛӘРНЕҢ БЕРСЕ.
Мәскәү белән чагыштырсак та — Казанда теләсә нинди А ноктасыннан Б ноктасына кадәр 30 минут эчендә барып җитеп була. Мәскәүдә исә, әлеге вакыт кысаларында барып җитешсәң, димәк, барасы җир ерак түгел иде.

— Республикада нәрсәләрне үзгәртер идегез?

— Регион кызык булырга тиеш, аның бу сыйфатын арттырырга, без башкаларны уздыра алган өлкәләрне табарга кирәк. Татарстан барысыннан да яхшырак булсын өчен шундый сәбәп табарга кирәк.

Менә күпер янындагы экстремаль спорт төрләре паркы. Танышларым чит илләрдән Казанга күченеп килделәр, чөнки әлеге экстрим-спорт мәйданчыгы дөнья стандартларына җиткереп ясалган, ә алар спортсменнар, аларга анда әзерләнергә уңайлы. Ник күченмәскә?

Экологияны яхшыртасы иде тагын. Менә Кытайга кешеләр андагы начар экология аркасында күченмиләр. Бездә дә ул, әлбәттә, камил түгел, әмма Кытайдагысыннан яхшырак. Шәһәр үзәгеннән барлык химик сәнагатьне күчерер идем, менә Кабан янында НЭФИС Косметикс бар, мәсәлән, аннан бик ук хуш булмаган исләр чыга.

Моны үзгәртә алсак, без Татарстаннан «миләр агышын» туктата алырбызмы?

— Беләсезме, чит илгә китәргә теләүчеләргә әйтәм: бакалавриатка башка илләргә китүдә мәгънә юк хәзер. КФУ, мәсәлән, берәр юнәлеше буенча дөньякүләм рейтингларның топ-100генә керә, башкасы буенча — топ-200, өченче һәм дүртенче юнәлешләр буенча исә топ-300 яки топ-500гә керә. Асылда, хәтта гомум рейтингның топ-1000генә керсә дә, КФУ дөньяның иң шәп вузларның 0,1%на керер иде. Шулай итеп, чит илгә уңса уңар, дип кенә укырга керсәгез, шундый хәлнең килеп чыгуы ихтимал: нәкь юнәлешегез буенча КФУ сез эләккән вуздан абруйлырак булып чыгарга мөмкин.

PhDга баруда исә мәгънә бар, башка шартларда эшләп карауда, квалификация алуда. Әмма билгеле бер фәнни җитәкче янына барырга кирәк. Бөтен кешене кайтыгыз йә китегез, дип кыстамыйм, сүз ул хакта бармый. Англиялыларның шундый бер әйтемнәре бар: «күрше бакчасы гел яшелрәк булып күренер». Һәр җирдә дә үз көчле яклары, үз кимчелекләре бар.

Гел китеп кенә торсаң, өеңдә гел начаррак булыр. Үз ишегалдында шартларны яхшыртсаң, барысы да шәп булыр. Менә сез өйдә торасыз, эшләрегез уң бара, ә менә күршенең тимер ишеге яңарак, келәме яхшы.
ҺӘМ СЕЗ КҮРШЕГЕЗГӘ КҮЧЕНӘСЕЗ. АНДАГЫ ДӨНЬЯНЫ ПЫЧРАТАСЫЗ, АННАРЫ КЕЛӘМЕ ТАГЫ ДА ЗАТЛЫРАК БУЛГАН БАШКА КҮРШЕГӘ КҮЧЕНӘСЕЗ. БӘЛКИ, КҮРШЕЛӘРГӘ ЙӨРЕНГӘНЧЕ, ҮЗ ӨЕГЕЗНЕ ҖЫЕШТЫРЫП, ШУЛ УК ЯҢА КЕЛӘМНЕ ТҮШӘСӘГЕЗ, ЯХШЫРАК БУЛЫП ЧЫГА ТҮГЕЛМЕ?
Үземне мин төрле җирләрдә күрәм, һәм моның сәбәпләре байтак. Әмма биредә тормыш җайлы булсын, дип телим. Балаларым монда үссеннәр, дип мин аларга татар телен өйрәтәм. Олы улым да, кызым да татарча сөйләшә, бер ел һәм сигез айлык кечкенә кызым фәкать татарча гына сөйләшә. Рус телен исә ул болай да тиз өйрәнә. Мин бөтен культураларга ихтирам белән карыйм, әмма без үз мәдәниятыбызны саклап калыр өчен бар көчне куярга тиешбез. Моның өчен Казаннан да яхшырак җир бармы соң?

Интервью — Эльнар БАЙНАЗАРОВ
Фото — ГАЛИНА ОВЧИННИКОВА