ДӨРЕСЕН ӘЙТИМ: КИТӘСЕМ КИЛДЕ, ШУЛ ГЫНА. НИК ӘЛЕ КИТЕП КАРАМАСКА ДИП УЙЛАДЫМ
АЙДАР ӘХМӘДИЕВ
АЙДАР ӘХМӘДИЕВ
ДӨРЕСЕН ӘЙТИМ: КИТӘСЕМ КИЛДЕ, ШУЛ ГЫНА. НИК ӘЛЕ КИТЕП КАРАМАСКА ДИП УЙЛАДЫМ

Айдар Әхмәдиев алты ел Малайзиядә яшәгәннән соң Казанга кайта. Хәзер куркыныч диагнозлы кешеләрнең хыялларын тормышка ашыра торган «Мечтай со мной» хәйрия проектында эшли. Туганнарына якынрак булу теләге, Казанның яңа мәдәни һәм иҗтимагый чынбарлыгы, татар телен сагынуы Айдарны үтә тынгысыз, ләкин бик мавыктыргыч тормышлы Малайзидән Казанга кайтара. Чит җирдә узган алты елда ул Кулуа-Лумпурда укый, берничә эш урыны алыштыра, ике тапкыр кулга алына һәм кеше урлаучылар корбаны була.
Айдар Әхмәдиев алты ел Малайзиядә яшәгәннән соң Казанга кайта. Хәзер куркыныч диагнозлы кешеләрнең хыялларын тормышка ашыра торган «Мечтай со мной» хәйрия проектында эшли. Туганнарына якынрак булу теләге, Казанның яңа мәдәни һәм иҗтимагый чынбарлыгы, татар телен сагынуы Айдарны үтә тынгысыз, ләкин бик мавыктыргыч тормышлы Малайзидән Казанга кайтара. Чит җирдә узган алты елда ул Кулуа-Лумпурда укый, берничә эш урыны алыштыра, ике тапкыр кулга алына һәм кеше урлаучылар корбаны була.


— Мин Казанда туганмын, Мәскәү районында, шунда үстем. Төннәрен гаҗәеп яктылык тарата торган «Тасма», «Оргсинтез», Дары заводлары тирәсендә. Без 12 нче катта яшәдек, төнлә гел шундый шәмәхә томан тарала иде. Һәм тимер исе.
Коләхмәтов урамында тордык ― Киров районы белән Мәскәү районы чигендә. Анда хәзер Ярдәм мәчете. Элек иске йортлар күп иде анда, ул секторның юкка чыгуы күңелсез. Ягодный бистәсеннән калган йортлар, мәктәпкә барганда, еш кына шуннан үтә идек. Ул, белмим инде, Борис Годунов декорацияләре кебек иде. Шундый иске-иске ызбалар. Урамда кое, колонка урамда, һәм җәй көне су беткәндә, хәтерлим әле, без шул коега, шул колонкага бара идек. Күңелле вакыт иде ул, чиләкләп су ташый идек.

Гасырлык каеннар, имәннәр үсә иде. Май аенда урамда сандугачлар тынмый. Гаҗәеп иде. Ә аннары ул йортларны яндырдылар, алар урынына ниндидер стоянкалар төзеп куйдылар, тагын нәрсәдер. Кызганыч, хәзер берни юк инде. Яңа йортлар тора.

Абый сөйли иде, әле кайчан гына Свердлов урамыннан (хәзер Петербург урамы дип атала, үзәктә диярлек) үткәндә дә кешеләрнең домино уйнаганын күреп була иде дип. Шундый үзенчәлекле район булган. Хәзер анда элекке йорлардан бер-икесе генә калган инде.

Мин бераз үземчәрәк бала булганмындыр, чатыр чабып, футбол тубы куып йөрмәдем, шундый малайларга гына хас нәрсәләрдән ерак идем. Балачакта миңа үзем генә калу бер дә күңелсез түгел иде, анысын төгәл хәтерлим, гәрчә мин бердәнбер бала идем.
ӘТИ-ӘНИНЕҢ БУЙ-БУЙ СЫЗЫКЛЫ МАТРАСЫ БАР ИДЕ. ШУНЫҢ ӨСТЕНӘ ҖӘЕЛГӘН ҖӘЙМӘНЕ РОЯЛЬ КАПКАЧЫН КҮТӘРГӘН КЕБЕК АЧА ИДЕМ ДӘ... ХЫЯЛЫМДА МАТРАС СЫЗЫКЛАРЫ РОЯЛЬ КЛАВИШАЛАРЫНА ӘЙЛӘНӘ ИДЕ. ҺӘМ МИН УЙНЫЙ ИДЕМ.
Мин ниндидер аерым, эчке дөньямда яши идем кебек, гел нидер уйлап чыгара идем.

Өйдә иске радио ниндидер ешлыкка көйләнгән иде, белмим… FM-ешлык түгел ул, ниндидер башка радиостанция, анда гел классик музыка концертлары бирәләр иде.

Фортепианода уйныйсым килә иде минем, ләкин пианиномы, рояльме алырга мөмкинлегебез юк иде ― урын юк иде аңа, без бик кечкенә фатирда тора идек. Әти-әнием мине аккордеон классына бирде. Уң клавиатурасы фортепианоныкы кебек булгач, әллә ни аермасы юктыр дип. Алай түгел инде ул, билгеле. Шул.

Мине төзелеш краннары әсәрләндерә иде. Әти гомер буе төзелештә эшләде. Кайвакыт аңа ияреп тә бара идем, шул краннарны күрер өчен генә. Шуларның төгәл копияләрен ясый идем картоннан. Кисеп, ябыштырып, роботлар ясый идем.
Мине төзелеш краннары әсәрләндерә иде. Әти гомер буе төзелештә эшләде. Кайвакыт аңа ияреп тә бара идем, шул краннарны күрер өчен генә. Шуларның төгәл копияләрен ясый идем картоннан. Кисеп, ябыштырып, роботлар ясый идем.

Тагын миңа поездлар бик ошый. Этне йөртергә алып чыкканда, әти белән Урицкий паркына бара идек. Анда, бераз читкәрәк китсәң, Левченкога таба, тимер юл. Иң яраткан шөгылем ― үтеп киткән вагоннарны санау иде. Биш яшьләр тирәсе миңа ул чакта.

Әби янына авылга поездда кайта идек. Перронда поезд көтү ― зур бәхет иде ул минем өчен. Мин машинист булырга тели идем. Әни театрга алып барганчы.

— Ә кайчан алып барды ул сине?

— Ун яшьтә бугай. Мин увертюраның ни икәнен белдем. Һәм ни өчен оркестр инде уйнаса да, пәрдәнең әле һаман ачылмаганын. Башта кнопкасына басарга онытканнардыр дип уйладым. Барып әйтәсем килде, пәрдәне ачыгыз дип (көлә). Ә ул кереш өлеш булган икән.

Беренче актны әллә ни ошатмадым, ә икенчесе ― «Кармен» бу ― анда музыка шундый дәртле иде, әнә шул бик ошады миңа, ну, декорацияләре дә, башкасы да. Андагы купшылык, зиннәткә шаккатып утырды, әкият инде. «Ничек шәп, нинди матур музыка», ― дип уйладым. Аннары без әни белән опера театрына да, башка театрларга да күп йөрдек.

Хәзер искә төште, теш табибы кабинетында утырам, шундый авырта: теш бораулыйлар. 90нчы еллардагы машиналар бу, дрель кебек эшли торган, шнурлы машина, дерелдәп эшли торган. Тавышы гүләп тора. Шул тавышы гына да курку уята иде, менә-менә җимерелер кебек. Ләкин ул машина минем тешне дәваларга тиеш иде.
МИН АВЫРТУГА ТҮЗЕП УТЫРАМ, ЧӨНКИ АННАРЫ СОҢ, КИЧЕН БЕЗ ӘНИ БЕЛӘН СПЕКТАКЛЬГА БАРАБЫЗ, БУ АВЫРЛЫК ҮТӘЧӘК ТӘ, ЯҢА ТОРМЫШ БАШЛАНАЧАК, ӘКИЯТ БАШЛАНАЧАК.
Мин туксанынчы елларда, кем әйтмешли, хәтәр туксанынчы елларда үстем. 94 нче елны мәктәпкә кердем. Татар-рус мәктәп-гимназиясендә укыдым ― шулай атала иде, микс шундый. Анда музыка мәктәбе, сәнгать мәктәбе, тагын нәрсәләрдер бар иде. Без шуларга йөрергә тиеш идек. Экспериментлар чоры бу, һәм аңлавымча, ул чорда һәр мәктәп үз программасын үзе төзи. Безгә әллә нинди гаҗәеп дәресләр керә иде: төрек теле, гарәп теле, алман теле, инглиз теле. Мин гарәп теле төркеменә эләктем. 9 нчы класска кадәр татар классында укыдым.

Классик музыка яратуымны дуслардан яшерә идем.
НУ, БЕЗ ШУНДЫЙ ЧОРДА ҮСКӘНБЕЗ, КҮРӘСЕҢ: БАШКАЛАР КЕБЕК БУЛЫРГА ТЫРЫША ИДЕК. БИК АЕРЫЛЫП ТОРМАСКА.
НУ, БЕЗ ШУНДЫЙ ЧОРДА ҮСКӘНБЕЗ, КҮРӘСЕҢ: БАШКАЛАР КЕБЕК БУЛЫРГА ТЫРЫША ИДЕК. БИК АЕРЫЛЫП ТОРМАСКА.
Классик музыка тыңлау бик сәер әйбер кебек иде миңа, ботан дип уйлауларыннан курка идем. Гәрчә музыка мәктәбендә укуымны беләләр иде барысы да.

Аннары мин фортепиано классына йөри башладым, үзлегемнән. Башкалар өйләренә тарала иде, ә мин вахтадан ачкычны алам да шунда калам. Өй эше эшләргә кирәген дә беләм, ләкин өйдә инструмент юк, ә монда мин уйный алам. Дөрес, соңрак әти белән әни миңа кечерәк синтезатор алып бирде, ләкин ул чын пианино яңгырашын бирә алмый иде. Шуңа мин барыбер мәктәптә кала идем.

Конкурсларда катнашмадым беркайчан да, музыкант булу максатым да юк иде. Ул минем бер өлешем иде, шул гына. Хәзер дә шулай. Үзең белән бергә бер калу ысулыдыр инде.
МӘКТӘП ӨЧ-ДҮРТ ГРУППИРОВКА АРАСЫНДА БҮЛЕНГӘН ИДЕ. «КИНОПЛЁНКА», «НИЗЫ», «ГРЯЗЬ», Ә СИН БЕРСЕНӘ ДӘ КАРАМЫЙСЫҢ, ЯГЪНИ ЛОХ БУЛЫП ЧЫГАСЫҢ ИНДЕ.
Без үз параллелебездә бердәнбер татар классы идек, безне яратмыйлар иде, тәүфыйклылар санала идек. Безнең малайларның берсе дә (без җиде егет, унҗиде кыз укыдык), төгәл әйтә алам, группировкада түгел иде.

Башка класслар тактага үзләренчә кимсетүләр язып калдыралар иде, «Эй, сез, татарлар» ише. Тик безгә тими иде ул сүзләр никтер. Милләткә бәйле кимсетү итеп түгел, «А» классы булганга каныгу итеп кабул итә идек. «А» хәрефеннән ерагайган саен, андый хәтәр малайлар саны күбәя бара иде. «Е» классына кадәр бар иде безнең параллельдә, ялгышмасам.

Мәктәптә мин шундый задрот идем, асылда. Ботан. Ак күлмәк-костюмнан йөри торган. Дәреслекләрнең барысын да күтәреп килә идем. Гадәттә бит, кем берсен алып килә, кем икенчесен, аннары бүлешәләр. Мин алай итми идем. Гел үземнекен йөртә идем. Химияне ярата идем, һәм контроль эшләр вакытында классташлардан бер өем кагәзь килә иде, әле аларның биремнәрен эшләп бирергә дә өлгерә идем. Күп кешенең ачуын чыгаргандыр инде ул. Бигрәк тә башка классларныкын.

Ниндидер бер бәйгедә ― без трибунадан карап утыра идек ― бер малай килде дә минем алдагы урынга барып утырды. Юри шулай утырды, миңа күренмәсен дип. Берничә тапкыр әйтеп карадым, бераз читкәрәк күчеп утыр дип, миңа күренми иде. Ул электән үк каныга иде инде миңа. Һәм мин ничектер чыгырымнан чыктым да берне бәрдем моңа. Бер тапкыр гына. Үз ачуымнан үзем курыктым шулчакта. Аннары мәктәп артында сходка җыелды, проблеманы хәл итәргә дип. Ләки мине кызлар яклап чыкты.
БЕРНИЧӘ ХӘТӘР КЫЗЫБЫЗ БАР ИДЕ, ШУЛАР ЯКЛАП ЧЫКТЫ. ШУҢА КЫЗЛАР ― КӨЧ УЛ.
БЕРНИЧӘ ХӘТӘР КЫЗЫБЫЗ БАР ИДЕ, ШУЛАР ЯКЛАП ЧЫКТЫ. ШУҢА КЫЗЛАР ― КӨЧ УЛ.
Бик кызык булды. Гәрчә берни булмады инде асылда. Угра елгасында торган кебек. Бераз тордык та таралыштык.

Дөрес, әти минем боксер булуымны тели иде анысы. Өйдә шөгыльләнергә мәҗбүр итә иде. Шундый җәза иде ул минем өчен. Әти кырыс кеше, кызып китүчән. Гел игътибарлы булырга кирәк, имтихандагы кебек менә. Миңа калса, ул үз амбицияләрен тормышка ашырырга теләгәндер инде, аның бокска сәләте булган, ләкин ул юлдан китә алмаган никтер. Һәм миндә кызыксыну уятырга теләгәндер дип уйлыйм.

Син һөнәреңне ничек сайладың?

Анысы күпкә катлаулырак менә. Кайда барасымны озак хәл итә алмадым. Туксанынчы елларда иң популяр һөнәрләр ― икътисадчы белән юрист иде.
УКЫТУЧЫЛАР: «МУЗЫКА ЮЛЫННАН КИТӘ КҮРМӘ, АННАРЫ ГОМЕР БУЕ МӘКТӘПТӘ МУЗЫКА УКЫТЫРСЫҢМЫ?», ― ДИП КИРЕ ҮГЕТЛӘДЕ. АЛАР ТИЗДӘН ИНТЕРНЕТ ПӘЙДА БУЛЫП, ҖАНЫБЫЗ ТЕЛӘГӘН ҖИРДӘ ЭШЛИ АЛАЧАГЫБЫЗНЫ БЕЛМИ ИДЕ ӘЛЕ.
Интернет юк иде ул чакта.

Укытучым мине музыка училищесының аккордеон классына алып барды, шундагы бер укытучыга. Ул минем музыкант булырга бер мөмкинлегем дә юк диде. Бөтенләй юк. Берәр башка шөгыль табарга кушты. Хәзергә кадәр оныта алмыйм шуны. Күңелемә тиде. Зур таш дивар корып куйган кебек, кеше шуның артына качкан да сиңа берничек тә ярдәм итәргә теләми. Әлбәттә, үзем дә куркак булганмын, тәвәккәлләмәгәнмен шунда.

Мин музыкадан баш тарттым, чөнки суперсәләтле түгел икәнемне аңладым.

Ну, әти-әни дә миңа яхшылык кына тели иделәр, бухгалтер ишерәк берәр һөнәр сайларга киңәш иттеләр. 10-11 классларымны репетиторларга багышладым.
ЯЛ КӨННӘРЕМ ЮК ИДЕ, ҮЗЕМ КҮРӘ АЛМАГАН МАТЕМАТИКА БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНӘ ИДЕМ. МӘСЬӘЛӘ ЧИШӘ АЛМЫЙЧА, ДӘФТӘЛӘРНЕ АТЫП БӘРГӘНЕМНЕ, КОТЫРГАНЫМНЫ ХӘТЕРЛИМ.
Мине 80 яшьлек КАИ профессоры укытты, бик катлаулы биремнәр бирә иде, мин берни аңламый идем.

Аның каравы, телләргә сәләтем ачылды. Әдәбият болай да яраткан дәресем иде мәктәптә, күп укый идем, ләкин гел хаталы яздым. Һәм менә мин рус теле репетиторына киләм, ул сорый: «Әйт әле, ничек язасың син?», ― ди. Мин әйтәм: «Үзем тойганча язам», ― дим. «Тәк. Бернинди тоемлау юк. Без кагыйдәләр өйрәнәчәкбез», ― ди шунда. Ләкин ул ничектер бик кызык итеп аңлата иде, бик аңлаешлы итеп.

Рус теленең миллион чыгарылмадан торган катлаулы, аңлаешсыз грамматикасы кинәт үтәкүренмәле төзек системага салынды. Беренче сәгатьтә грамматика өйрәнә идек, кагыйдәләрне карыйбыз, күнегүләр ясыйбыз, ә икенче сәгатьтә иншалар язабыз. Тизлеккә язасы иде. Ул миңа текст укый, ә мин стиленнән авторын таныйм (90% очракта таный идем). Ничек таныганымны белмим, үзеннән-үзе килеп чыга башлады.
ҺӘМ УЛ АННАРЫ ӘНИЕМӘ ШАЛТЫРАТЫП: «УЛЫГЫЗНЫ, ЗИНҺАР, БУХГАЛТЕР ИТӘ КҮРМӘГЕЗ! УЛ ФИЛОЛОГ БУЛАРГА ТИЕШ, ТЕЛЛӘР ӨЙРӘНЕРГӘ КИРӘК АҢА», ― ДИП ҮГЕТЛӘГӘН ИДЕ.
Хәтта «сез "мама" сүзендә дә дүрт хата ясыйсыз бит» яки «сезнең барыгызны да унитазда батырып үтерәсе булган» дип әйтә торган, ялгыш ишек белән бәреп, кайчандыр кулын имгәткән өчен, мине күрә алмаган рус теле укытучысы да мөнәсәбәтен үзгәртте. Мөмкинлекләремне күрде дә мөнәсәбәте үзгәрде. 11 нче класска мин аның яраткан укучысына әйләндем.

Ләкин мин никтер икътисадны сайлаган идем инде. КГФИга кердем. Гомеремнең иң күңелсез еллары. Эш шунда: мин түләүсез бүлеккә, көндезгегә керә алмадым, читтән торып укыдым. Ә читтән торып уку ул барыбер дә башка инде. Укытучылар да сиңа бер узгынга караган кебек кенә карый, икенче сортка.

Безнең галәмәт гаҗәеп бер укытучыбыз бар иде, укучыларын күрә алмый иде ул.
УЛ КЛАССКА КЕРӘ ИДЕ ДӘ ДӘРЕСНЕ БОЛАЙ БАШЛЫЙ ИДЕ: «КЕМНӘР ҖЫЕЛГАН МОНДА? ХУҖАБИКӘЛӘРМЕ, БАНКИР СӨЯРКӘЛӘРЕМЕ?»
Шуңа өстәп армия мәсьәләсе тора иде. Мин гаиләдә бердәнбер бала, әлбәттә, әти-әнинең мине беркая җибәрәсе килми иде. Ләкин кемнедер майларлык акчабыз да юк.

Һәм шунда мин катгый карарга килдем. Мин әйтәм: «Әни, ― дим, ― Казанда Ислам университеты ачылган. Анда гарәп теле укыталар. Минем гарәп телен өйрәнәсем килә. Уку түләүсез анда, һәм укырга керә алсам, көндезге бүлеккә, армияга алмаслар иде».

Әниләр гаҗәпләнде инде: «Син нәрсә, мулла булырга җыенасыңмы әллә?» ― диләр.

Бу фикергә килүем мәктәптә гарәп төркеменә йөрүемә дә бәйле булгандыр, безнең укытучыбыз (без күнекмәгәнчә иде ул, хиҗабтан) шундый йомшак, назлы мөгалләмәле кеше иде, әни кебек иде безгә. Һәм аны тыңлау да шундый рәхәт иде, күңелгә ятышлы. 16 елдан соң мин аны Малайзиядә очраттым. Гаҗәеп хәл, һинд киносындагы кебек.

Менә, шулай итеп мин тегендә дә, монда да укыдым. Ике университетны да тәмамладым.

Беркая китми гарәп телен өйрәндем, шул телдә мәкаләләр, хәбәрләр язарлык дәрәҗәдә. Хәзер шаккатам, блин, ничек шулай булган ул.

Иң кызыгы Ислам университеты миңа Малайзиягә яки Төркиягә укырга барырга тәкъдим иткәч башланды. Икътисади белемем дә булгач: «Банкинг, финанслар өлкәсендә сынап карамыйсыңмы үзеңне?» ― диделәр. Бу ислам финанслары юнәлеше үсеп килгән вакыт, модага кергән чоры.
ДӨРЕСЕН ӘЙТИМ: КИТӘСЕМ КИЛДЕ, ШУЛ ГЫНА. НИК ӘЛЕ КИТЕП КАРАМАСКА, ДИП УЙЛАДЫМ. МАЛАЙЗИЯГӘ КИТКӘНДӘ ИНГЛИЗ ТЕЛЕН БӨТЕНЛӘЙ БЕЛМИ ИДЕМ. НОЛЬ.
Үзем генә түгел, тагын ике егет белән бергә киттек, һәм безнең беребез генә инглиз телен белә иде. Бер ай буе аннан калмый йөрдек, әнисенең койрыгына ябышкан фил баласы кебек.

Мин юри алдан берни укымадым ул ил турында, ялган күзаллаулар булмасын дип. Аннары «500 дней лета» фильмындагы кебек булмасын дип (андагы егет күзаллый-күзаллый да, ә чынбарлык башка төрле булып чыга).

Малайзиядәге беренче тәэсирем: куе, тыгыз, тынчу, дымлы һава, ул сине барбершоп сөлгесе кебек урап ала. Ул һавага ике атна чамасы күнектем бугай. Гел тирлисең анда, әкрен генә, ашыкмый йөргәндә дә. Хәтта төнлә дә. Төнлә +25 анда.

Мин тропик бизгәге йоктырдым, температура кырык тирәсе, һәм аннан эчтә кан китәргә мөмкин. Кешеләр үлә аннан, ул вирустан вакцина юк. Ләкин азагы хәерле булды. Аның каравы Малайзиядә мин сирәк авырдым, ә Россиягә кайтканнан бирле туктаусыз авырыйм.

Китү куркыттымы? Ниләр кичердең?

Югалып калгандай булдым, көчсез итеп тойдым үземне, гарьләндем. Инглиз телен белмәвем оят иде. Минем бит телләргә сәләтем бар, ә инглиз телен менә өйрәнмәгәнмен. Тагын әти-әнине калдырып китү авыр иде, мин бит берәү генә аларга, һәм менә ― китеп барам. Билгесез якка. Без әни белән бик якын чынлыкта. Ул гел миңа терәк булды, аңлый иде мине. Аны калдырып китү кыен иде. Без иң якын дуслар, асылда, әни белән.

Малайзиядә кайда яшәдең?
КУАЛА-ЛУМПУРДА ЯШӘДЕМ ― ТӘҮРАТТАГЫ БАБИЛ ШӘҺӘРЕ УЛ. БӨТЕН ДӨНЬЯДАН ҖЫЕЛГАН АНДА ХАЛЫК. ҺӘРКАЙСЫ ҮЗ ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШӘ. КАФЕГА КЕРӘСЕҢ: МОНДА АЛБАНИЯЛӘН КИЛГӘН КЕШЕ УТЫРА ТЕГЕНДӘ ― АЛМАНИЯДӘН КИЛГӘН БАЛАЛАР, ӘНӘ БЕРСЕ ― ӘФГАНСТАННАН, Ә БУСЫ ― ТАЙЛАНДТАН.
Җылыга җыела анда кешеләр, мәңгелек җәй иле. Бәяләре шактый арзан. Табигать бик матур, пляжлар кыйбат түгел, уңайлы инфраструктура. Юллар бик әйбәт анда, түләүле юллар. Башкалалары шактый алга киткән, заманча шәһәр, күктерәүле даунтауннары да бар. Җәмәгать транспорты яхшы эшли, автобуслардан каладыр, бәлки. Ә болай ― метрода шәһәрнең теләсә кайсы почмагына барып җитәргә була. Инглиз теле курслары арзан, Middle East укырга гел шунда бара. Казахлар бик күп, галәмәт күп менә. Кайвакыт клубка керәсең, ә анда берәр рус трегы уйный. Казахлар шуңа бииләр (көлә).

Скриптонит яки Масло Черного Тмина!

Шундыйрак берәр нәрсә, әйе. Кызык инде ул.

Ике елга дип киткән идем, алты елга калдым, дидең. Ник алай булды?

Ике елга китәм дип киттем, әйе. Рәсми сәбәбем ― укуны дәвам итү иде, һәм әйтергә кирәк, гаҗәп, ләкин мин яхшы укыдым. Билгеләрем югары иде, тик ул миңа рәхәтлек бирмәде. Белмим дә инде, мин ул алты елны… Мактанырлык уңышлары була торган кеше түгел инде мин, бераз максатсызрак кеше, бер чиктән икенче чиккә ташланам.

Анда укуны озайтып була иде, һәм мин мөмкин булганча озайттым. Бар да әйбәт иде, краудфандинг турында диссертация язу мәсьәләсе калкып чыкканчы. Анда да тезисларны бик әйбәт яклап чыктым, ләкин ниндидер колачлап булмаслык эшкә алынганымны аңладым. Андый эш өчен мәгълүмат җитми иде… Депрессия башланды.

Әйбәт укуым нидән гыйбарәт иде? Тырышып укыдым, шул гына. Һәм ул тема бик туйдырган иде инде мине. Ислам финанслары, башкасы. Гел бер үк әйбер, гел бер үк.
Университетский кампус
МЕНӘ НИНДИДЕР БЕР ТОЕМЛАУ БУЛЫРГА ТИЕШ БИТ: БУ СИНЕКЕ, СИН ШУНЫҢ ӨЧЕН ТУГАН КЕБЕГРӘК. Ә МИН АНЫҢ ӨЧЕН ТУМАГАН ИДЕМ БУГАЙ.
Килеп терәлгәнемне аңладым. Үз тойгыларыма игътибар итә башладым. Ничектер артка борылып карадым да: йә Аллаһ, күпме ел бушка узган, дип уйладым. Әнинең шалтыратып: «Беләсеңме, сине кайдадыр йөрергә мәҗбүр иткәнемә үкенәм. Шул елларыңны тартып алганмын кебек», ― дигәнен хәтерлим. Ә мин: «Юк инде, әни, бар да яхшы. Берсе дә юкка булмаган, әледән-әле ул белемнәрнең дә кирәге чыгып тора», ― дим. Мин теләсә нинди җәмгятьтә сүзгә кушылып китә ала идем. Ләкин үзем аңлыйм, нидер эшләргә кирәк,тик кайсы якка барырга ― белмим.

Үз юлымны табу теләге, прессинг ― шулардан башланды эчке проблемаларым: дусларым университет тәмамлый, диплом ала, ниндидер дәрәҗәләргә ирешә.
МИН ДӘ ДУРАК ТҮГЕЛ, МИН ДӘ НИДЕР ЭШЛИ АЛАМ, АҢЛЫЙЙМ МИН АНЫ. ТЕЛӘМИМ ГЕНӘ. ӘҖЕРЕ БУЛЫРМЫ ДИП УЙЛЫЙМ.
Болардан баш тартсам, кая бара алам инде мин? Россиягә беркайчан да кайта алмам кебек тоела иде. Нәрсә? Россиягә? «Крым наш» һәм башкалармы… Әнә ул 14 нче елгы чуалышлардан соң бөенләй дә кайтасым килми иде. Ә боларны ташласам, бер генә юл кала инде дип уйлый идем ― кыш, мәңгелек кыш. Ну, юк инде, дим. Һәм ничектер түздем.

Уку тәмамлангандарак музыкант егетләр белән таныштым. Без бик нык дуслаштык, ниндидер җырлар, каверлар уйный идек. Алар икесе дә Бангладештан. Бенгаллар. Алар мине нәрсәгәдер өйрәтте, мин ― аларны. Мин классик музыкада тәрбияләнгән кеше. Ә алар альтернатив музыка дөньясын күрсәттеләр, альтернатив рок, үзләренең халык көйләрен.
Мин Бангладешта булып кайттым, мөһим тәҗрибә булды. Гомеремдәге иң тәэсирле сәяхәтләрнең берсе ― Бангладешка бару. «Нәрсә? Бангладеш? Артта калган илме?» ― гадәттә, реакция шулайрак. Ничектер өсте-өстенә туры килде дә, мин һинд континенты, аның тарихы, мәдәнияте белән бик кызыксынып киттем, Бангладеш кына түгел, Һиндыстан, Пакистан да. Шуларны өйрәнә башладым. Мәгълүмати бушлык барлыкка килгәнгәдер. Ул бушлыкны тутырырга кирәк иде.

Сублимация.

Әйе, ниндидер сублимация башланды. Һәм менә алар чакыра: «Әйдә, каникулда безгә кил, безнең белән булырсың», ― диләр. Миңа калса, Бангладеш ул ― коточкыч контрастлар дөньясы, мәхшәргә тиң юл хәрәкәте, гаҗәп тәмле ризыклар һәм ирекле яшьләр.

Гомумән, Бангладеш ― студентлар төзегән ил. Ул кайчандыр Пакистанның бер өлеше булган, көнчыгыш Пакистан дип аталган, һәм көнбатыш Пакистан аларга үз телен тагарга теләгән ― урду телен. Пакистан белән чагыштырганда, территорияль яктан Бангладеш бик кечкенә иле инде ул. Ләкин аның халкы күбрәк. Аланың үз телләрен: бенгал теле, бангла.

Аларга шул телдә укытуны тыйганнар, сөйләшүне. Шуннан революция башланган, гражданнар сугышы. Бәйсезлек алганнар, ә төп хәрәкәт университеттан башланган, студентлар чыгышыннан. Мин шул Дакка университетында булдым.

ДӘҮЛӘТ ЭЧЕНДӘГЕ ДӘҮЛӘТ УЛ. ҺАВАДА УК КИЕРЕНКЕЛЕК ТОЕМЛАНА. БЕЗНЕҢ 90-НЧЫ ЕЛЛАР КЕБЕК: КУРКЫНЫЧ, ЛӘКИН ИРЕК БАР.
Риск кушылган ирек. Дакка университеты да ― шул ук тойгылар. Ул шундый галәмәт зур кампус, бераз шапшаграк. Барысы да мотобайкларда җилдерә, шундый кайнар канлы егетләр. Һәр почмакта гитарада уйныйлар, Pink Floyd яңгырый, бәйсезлек рухы. Классик роктан башлары китә аларның никтер. Үз төркемнәре дә бик күп, миңа калса, алар гаҗәеп музыка уйныйлар. Алардагы халык көйләре дә гаҗәеп. Бангладеш ул әле үзенә күрә шундый Һиндыстан да, туристларсыз Һиндыстан, анда сирәк кеше бара.

Дакка, әйтергә кирәк, әллә ни күңелгә ятышлы шәһәр түгел ― тузан, пычрак, ләкин анда үзенчә бер шашкынлык бар, үз матурлыгы. Изелгән-кырылган бер генә машина да юк, шул ук вакытта, бер генә светофор да юк. Җаен белеп йөриләр. Шаккатасың. Дуамал трафик анда. Ничек бәрелешмиләр, галимнәргә бер мәсьәлә менә.

Тагын Бангладеш ул ― гаҗәеп матур табигать. Шәһәр читенә чыгасың да менә шуларны күрәсең… анда әле дә балчык, салам өйләр. Кешеләр мең ел элек ничек яшәгән булса, хәзер дә шулай яшиләр. Турист аягы басмаган, диимме, кыргый почмаклары бар. Һәм үз телләренә, үз мәдәниятләренә мәхәббәт.
АЛАРНЫҢ ГИМННАРЫ ШУНДЫЙ МАТУР. БӨЕК МИЛЛӘТ ДИГӘНРӘК БЕР СҮЗ ДӘ ЮК АНДА. НИНДИДЕР ГАҖӘЕП ШИГЪРИЯТ КЕНӘ. ШУНДЫЙ ЮЛЛАРЫ БАР: «МАНГО АГАЧЫ ЧӘЧӘК АТКАНДА, ХУШ ИСЕННӘН ШАШАРДАЙ БУЛАМ»…
Блин, нинди матур гимн, дим шунда. Гаҗәеп ил ул, чынлыкта. Һәм ул иң җылы хәтирәләремнең берседер.

Казанга кайткач, чит ил студентларына мөнәсәбәтем үзгәрде, чөнки бер генә дә җиңел түгел ул ― чит ил студенты булу.

Малайзияне толерант илләрнең берсе димәс идем, ләкин туристларга алар хөрмәт белән карый. Туристларга. Студент ― анысы икенче мәсьәлә, көн саен коточкыч чуалчыклык, бюрократия белән көрәшәсең.
ЯТ КЕШЕ БУЛУЫҢНЫ ҺАМАН-ҺАМАН СИЗДЕРЕП ТОРАЛАР. СИН МОНДА БЕРКАЙЧАН ДА ҮЗ КЕШЕ БУЛМАЯЧАКСЫҢ ― ӘНӘ ШУНЫ ТОЯСЫҢ ГЕЛ.
Андагы бюрократия бездәгедән дә яман. Аларны шулай тәрбиялиләр. Бездә ничек: эшең килеп терәлә икән, кеше акча төртә, тизләтеп җибәрү өчен. Ә Малайзиядә алай түгел. Алар әзер схема нигезендә эшли. Кызганыч, ләкин ул да проблема, алар гел өстән ни әйтерләр дип уйлый.

Макдоналдсына кадәр шулай. Әйтик, комплекттагы салат урынына син башка нәрсә телисең, ди. Һәм ул кеше, сатучы, югалып кала, менеджерына барып сорый, ничек хәл итик дип.

Гади генә белешмәне компьютерда җиңел генә бастырып алып булмый (шунда укый дигән белешмә, мәсәлән). «Йә Раббым, бездә андый форма юк бит», ― диләр, әнә шуңа килеп төртеләсең. Коточкыч бюрократия.

Малайзиядә тагын стереотиплар киң таралган.
ЕВРОПА КЕШЕСЕНӘ ОХШАГАНСЫҢ ИКӘН, АЛАР СИНЕ ҺИЧШИКСЕЗ БАЙ ДИП УЙЛЫЙ. БИК АКЧАЛЫ КЕШЕ ДИП.
Һәм, һичшиксез, танышырга кирәк инде синең белән, дәрәҗә бит ул ― европа кыяфәтле кеше белән дус булу, йә ниндидер мәнәсәбәтләрең булу.

Полицияләре куркыныч аларның, туристларда акча эшләргә генә торалар. Мине берничә тапкыр кулга алдылар.

Сөйлә әле?

Ике тапкыр кулга алдылар. Беренче тапкырында пычак өчен. Базардан пычак алган идем. Җиләк-җимеш пычагы ул, манго чистарта торган. Онытканмын да сумкада йөргән шулай. Берсендә машинаны полиция туктата, тикшерә башлыйлар һәм минем пычакны табалар шунда ― өч ел төрмә ул, плюс камчылау.

Аңарчы бер генә тапкыр да ришвәт биргәнем юк иде, бигрәк тә Малайзия полициясенә. Ничек бирәсен дә белмим. Дустымның кулында акча бар иде, шактый зур сумма, һәм болар әйтә: менә акчагыз, менә пычагыгыз ди… Сәбәп таба башладылар. Көчкә котылдык. Шактый зур сумма акча бирдек, бәйләнмәсеннәр дип.

Икенче юлы эш белән бәйле булды. Малайзиядә күп урында студентларга эшләү тыелган, ничәдер сәгать кенә эшләп алырга була, ләкин ул акча яшәргә җитми. Укуым тәмамланып килә иде, акча кирәк. Һәм мин әйтәм, блин, берәр офиста эшләп караргамы соң. Һәм бер офиста копирайтер булып эшли башладым, легаль эш түгел иде.

Бер кытайда эшләдем.
КЫЙТАЙЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ГАҖӘЕП АВЫР. АЛАР ӨЧЕН ЭШ ГЕЛ БЕРЕНЧЕ УРЫНДА. ЧИРЛИСЕҢМЕ СИН, ЧИРЛӘМИСЕҢМЕ ― АНЫСЫ ШӘХСИ ЭШЕҢ. БАРЫБЕР. ИҢ МӨҺИМЕ ― ЭШ.
Бәйрәмнәрдә дә эшлисе иде. Ике хемәттәшем бар иде ― Малайзия кызлары. Җитәкчебез алар беллән тавыш күтәреп сөйләшә иде, ә минем белән алай түгел. Бәлки, европа кыяфәтле булгангадыр (ни дисәң дә, хөрмәт беләнрәк карыйлар инде).

Күрәсең, кызларга бу бик ошап бетмәгән, аның мине югарырак куюы. Һәм алар полициягә барып әйткәннәр, канунсыз эшләвемне. Һәм бер көнне офиска полиция килде дә мине кулга алдылар. Бәхетемә, җитәкчем аларга йолым түләгән, мине шул ук көнне чыгардылар.

Тагын бераз гына читтән торып эшләдем дә киттем аннан, таләпләре бик кырыс иде, түзә алмадым. Акча дип егылып эшли торган кеше түгел мин. Үз вакытым да мөһим. Һәм мин алардан киттем. Файдалы тәҗрибә булды ул.
Ә БЕР ТАПКЫР МИНЕ УРЛАДЫЛАР.
Ого, ничек булды ул?

Тоттылар да урамда урлап киттеләр. Бер машина туктады, ниндидер адресны белешкән булдылар. аннары машинага төрткәләп керттеләр дә алып киттеләр, тик утыр дип.

Каядыр шәһәр читенә алып киттеләр, анда ярлы мәхәлләләргә охшаган урыннар бар. Кичләрен кеше бик йөрми анда, кычкыр-кычкырма, кем дә игътибар итмәячәк. Ниндидер фатирга алып керделәр, буп-буш фатир. Анда кергәндә, каршыга ниндидер кеше төшеп килә иде, алар исәнләштеләр. Ә мин ул моментта нидер әйтергә курыктым.

Һәм менә мине буш фатирга алып керделәр. Кул-аякларымны бәйләп, кесәләремне тикшерделәр, банк картасын таптылар. Кулларында пычак иде, картаның пин-кодын әйтергә куштылар. Ә мин оныттым аны куркудан. Чөнки мин аны тән хәтере белән генә искә төшерәм, бармаклар шул төймәләргә басканда. Ну, күземне йомдым да код җыюымны күз алдына китердем. үзем уйлыйм, йә, Раббым, дөрес кенә була күрсен иде, дим. Дөрес булмаса, алар: «Үтерик кенә инде, авыр эш түгел», ― диярләр кебек иде.

Аллага шөкер, пин-код дөрес булып чыкты.
КҮЗЕМНЕ, КУЛЛАРЫМНЫ БӘЙЛӘДЕЛӘР ДӘ, БЕР КАПЧЫК БӘРӘҢГЕ КҮТӘРГӘН КЕБЕК, КУЛ-АЯКТАН КҮТӘРЕП, НИНДИДЕР ЧОЛАНГА КЕРТЕП БИКЛӘДЕЛӘР. МИН ДОГА УКЫРГА ТОТЫНДЫМ, ЮРИ ИШЕТЕРЛЕРЛЕК ИТЕП УКЫДЫМ. МИН АЛАРНЫҢ МӨСЕЛМАН БУЛУЛАРЫН БЕЛӘ ИДЕМ.
Алар әфган кешеләренәме, пакистанлыларгамы охшаганнар иде, урдуда сөйләшәләр. Мин бераз белә идем ул телне, бик әз генә. Һәм дусларымнан өйрәнеп калган бөтен белемемне җигәргә тырыштым. Тел ул бик нык тәэсир итә: башка кешенең телендә берәр сүз әйтә алсаң, сиңа инде бөтенләй башкача карыйлар. Башкалардан аерып.

Мин шулай берничә сәгать утырдым, бәйләнгән күз белән. Бик тынчу иде. Мине кыйнамадылар. Шул арада ни эшләп була дип уйлап утырдым. «Окей. Тураклый башласалар, ни эшләргә? Сугышырга, бәргәләнергә, каршы торыргамы? Бәлки, кулны бераз бушатыргадыр»?

Мин берни күрми идем һәм тавышлардан ни эшләгәннәрен чамаларга тырыштым. Мин һәр авазны аермачык ишетә идем, моңарчы ишетмәгәнчә. Күзалларга тырышам: ни эшлиләр, бу кеше кай тирәдә тора, ни эшли ул бу моментта. Вакыт-вакыт паникага бирелә башлыйм.

Һәм менә мин дога укый башлагач, берсе башыма сугып алды да: «Җитәр, ― диде, ― үтермибез без сине, ерткычлар түгел без, ул чикне үтмибез. Безгә акча гына кирәк», ― ди. Менә шулай.

Ни белән бетте?


Фатирга берничә тапкыр кешеләр кереп чыкканын ишетеп тордым. Аннары мине чоланнан чыгардылар.
ЧОЛАННАН ЧЫГАРГАНДА: «ЙӘ РАББЫМ, ҮТЕРЕРГӘ АЛЫП БАРАЛАР МИКӘН?» ― ДИП УЙЛАП КУЙДЫМ. ИҢ КУРКЫНЫЧЫ ШУННАН ЧЫГУ ИДЕ.
Яктыга алып чыктылар да күземә бәйләгән повязканы чиштеләр. Тик мин барыбер күзләренә карамаска тырыштым, исемдә калмасыннар дип. Идәнгә карап тордым. Алар «Рәхмәт сиңа» диделәр. Чын күңелдән әйттеләр менә: «Бик зур рәхмәт сиңа». Аннары иңемә кактылар да: «Без киттек. Ярты сәгатьтән китәрсең», ― диделәр. Һәм мин аларның башка кешеләргә дәшкәнен ишеттем. Анда минем белән бер бүлмәдә тагын өч кеше утыра иде. Аларга да шуны ук әйттеләр. Аннары ачкычны идәнгә ыргыттылар, ә безнең кул-аяклар бәйләнгән. Мин кулларымны беренче чиштем, башкаларга ярдәм иттем. Алар китте, чыгып чаптылар.

Беләсеңме, аннары мин шунда янәшәдә генә полиия бүлеге булганын белдем. Полиция миңа ничек тә ярдәм итмәде. Ә бәлки, алар алдан килешеп куйганнардыр… Куркыныч иде инде ул.

Күпмедер вакыт элекке халәтемә кайта алмый йөрдем. Шундый сәер, минем аны гел сөйлисем килә иде. Никтер сөйләгәндә җиңелрәк була кебек иде. Аннары ул тарих университет буенча таралды, кешеләр үзләре килеп сораштыра башлады.

Мин бераз ваемсызрак кеше идем, шәһәрдә йөргәндә, әллә кайсы почмакларына кадәр керергә ярата идем. Аулак урамнарга керүдән курыкмый идем. Барысы да кызык иде. Шәһәрнең ялтырап торган ягын да, эчке ягын да күрәсем килә иде. Әнә шул контраст ошый иде миңа. Шәһәрнең вайбын, кәефен тою, һавадагы тирбәнешләрне (көлә).

Ләкин, күрәсеңме, аның да үз бәясе.

Аннан исән чыкканыңны аңлагач, ниләр уйладың?


Мин югалып калдым. Төн. Әнә шул төнне хәтерлим. Караңгылык һәм бушлык. Нишләргә, кая барырга, ни әйтергә, кемгә барырга ― мин берни аңламый идем. Шунда ук гитарист дусларыма киттем. Беренче аларга сөйләдем, полициягә бардык. Полиция, әлбәттә, берни эшләмәде.
Тора-тора онытыла ул, һәм беләсеңме, иң кызыгы нәрсә? Алай да берсенең йөзен истә калдырганмын. Бер ел дигәндә урамда очраттым мин ул кешене. Уздым да киттем. Берни тоймадым. Нәрсә әйтә алам инде мин аңа? Алар шулай яши, аны мин генә үзгәртә алмыйм бит инде. Күдем дә онытырга тырыштым.
АННАРЫ БҮЛМӘДӘН ЧЫКМЫЙ УТЫРГАН БЕР АРА БУЛДЫ. ТҮШӘМГӘ КАРАП ТИК ЯТА ИДЕМ. БУШЛЫК, ӘЙЕ, БУШЛЫК ИДЕ УЛ.
Әнә шуны хәтерлим.

Казанга кайту уе ничек килде? Шушы хәлдән соңмы?

Юк, ул хәлдән соң түгел. Аннан соң да шактый яшәдем әле мин Малайзиядә, ике еллап. Хокуксыз яшәдем диярлек. Ул бит ничек, виза бетә дә, берәр башка илгә чыгасың, аннары кире кайтасың.

Фильмнарда төшә идем, массовкада. Россия, БДБ илләреннән, Көнбатыш, Көнчыгыш Европадан килгән студентлар барысы да шулай акча эшли. Ну, әллә нәрсә түгел инде, үзенә күрә бер тәҗрибә. Үзенчә кызыклы. Миңа эпизодик рольдә уйнау бәхете дә тәтеде, һинд киносында полиция хезмәткәре роле (көлә). Әле дә көләм шул искә төшкәндә, чөнки экранда күргәч аны…

Ничек атала ул фильм?

Ой, аны карарга кирәкми. Беләсеңме, ул шундый стереотиплы көньяк һинд киносы, бер бәрүдән кешеләр 20 метрга оча торган.

Әйе, ул супергерой турында. Һәм үзеңне экранда күрү бик сәер иде, гадәттә без массовкаларда гына катнаша идек бит. Ә монда, актерлары булмаганмы ул полицейский роленә, мине очраклы рәвештә сайлап алдылар, инглиз телендә йөгерек сөйләшкәнгә.

Берсендә Голливуд килгән иде төшерергә. Иң кызык тәҗрибә шул голливуд фильмында булды. Аларның ничек эшләгәнен күрү дә бер тәҗрибә, оешканлыкларын, массовкага мөнәсәбәтләрен.
АМЕРИКА КИНОСЫНДА ТӨШҮ БАШКА, АНДА ҺӘР КЕШЕГӘ ХӨРМӘТ БЕЛӘН КАРЫЙЛАР, КЕМ БУЛСА ДА. РЕЖИССЕР, МӘСӘЛӘН, ҮЗЕ КИЛЕП АРАЛАША, Ә СИН БИТ АКТЕР ДА ТҮГЕЛ, МАССОВКА ГЫНА.
Безнең исемнәребез юк, фамилиябез юк, без титрларда юк, һәм, бәлки, без төшкән эпизод экранга да чыкмас. Ләкин безне яхшы ашаталар, кыздырган кызыл балык, тавык, салатлар. Махсус ял урыннарыбыз бар. Һәркайсыбызгы менеджер беркетелгән, ул кайда, ничәгә киләсен хәбәр итә. Ягъни, кешегә хөрмәт белән карыйлар, шуны тойдым. Ул фильмны Майкл Манн төшерде, Мухаммед Али турындагы фильмны төшергән кеше, тагын башка фильнарны, бу фильм «Кибер» исеме белән күрсәтелде бугай Россиядә.

Эш бик төгәл оештырылган: шул сәгатькә чакырачакбыз дигәннәр икән, нәкъ шул сәгатькә чакырачаклар да.

Хәзер кореялар, көньяк һәм төньяк һиндларның кино төшерү рәвешен чагыштыра алам. Һиндыстанның һәр штатында үз кино индустриясе бар, һәм аларның һәркайсы үзенчә эшли. Иң авыры ― кореялар белән эшләү, алар бик вакчыл, бар көчеңә эшләтәләр, кешегә хөрмәт юк аларда, биомассага караган кебек карыйлар.

Корея киносында эшне соңга калып башларга мөмкиннәр, сиңа 12 сәгать эшләргә кирәк диләр, ләкин ул чынлыкта 19 сәгать булып чыга. Тиеннәр түлиләр, доширак ашаталар, утырырга урын да булмый анда сиңа, идәндә утырасың.

Һәм менә бервакыт минем визам бетте. Алты елда Казанга өч кенә тапкыр кайтканым булды. Ешрак кайтмавыма бик үкенәм, Кырым хәлләреннән соң бәяләр бик артты, Казанга кайту кыйбатка төшә иде.

Әти-әнием янына ешрак кайтмавыма үкенәм, берара алар бик нык авырдылар, икесе дә рак кичерде, ләкин вакытында табып алып, химилтерапиясез котылдылар, вакытында операция ясаттылар.

Һәм менә, визам бетте дә: «Айдар, ― мин әйтәм, ― җитәр сиңа тырай тибеп йөрергә, рәтле эш табарга вакыт».

МИН ГЕЛ ШУЛАЙ ИДЕМ ИНДЕ, КИЛӘЧӘККӘ ҖИТДИ КАРАМЫЙ ИДЕМ. ҺӘМ БУ УРЛАГАННАН СОҢ БӨТЕНЛӘЙ ПОФИГИЗМГА ЧЫКТЫМ: ШУШЫ КӨН БЕЛӘН ГЕНӘ ЯШИ БАШЛАДЫМ.
МИН ГЕЛ ШУЛАЙ ИДЕМ ИНДЕ, КИЛӘЧӘККӘ ҖИТДИ КАРАМЫЙ ИДЕМ. ҺӘМ БУ УРЛАГАННАН СОҢ БӨТЕНЛӘЙ ПОФИГИЗМГА ЧЫКТЫМ: ШУШЫ КӨН БЕЛӘН ГЕНӘ ЯШИ БАШЛАДЫМ.
Планнар кормый гына, шушы мизгелдән рәхәт табып: менә хәзер яшим, һәм шулай булуы бик рәхәт, ә иртәгә нәрсә ― белмим, миңа ул кызык түгел.

Әти-әни дә, дуслар да: «Бераз киләчәгеңне уйла инде», ― диләр иде. Ә мин уйлый алмыйм, теләмим дә. Миңа менә шулай рәхәт, менә хәзер. Ләкин анысы да шәп иде, бик күп сәяхәт иттем.

Аннары акча бетте дә эш эзлисе булды. Мин дәрәҗәле генә бер компаниядә эш таптым, хезмәт хакы да ярыйсы иде, ләкин виза бетеп килә, кайтып ясатып киләсе бар. Кирәк-яракны гына алдым, бөтен китапларым, әйберләремнең төп өлеше ― барысы да анда калды.
САМОЛЕТКА УТЫРДЫМ ДА УЙЛЫЙМ: «ОКЕЙ, ИКЕ АЙДАН КАЙТЫРМЫН ДА ЭШЛИ БАШЛАРМЫН, ҖИГЕЛЕП ЭШЛӘРМЕН, «НОРМАЛЬ ТОРМЫШ» БАШЛАНЫР, КЕШЕ ТӨСЛЕ ЯШӘРМЕН. ЯРАР, ОФИС ПЛАНКТОНЫ БУЛСА НИ».
Шулай Казанга кайтып керәм һәм кинәт бөтенләй башка мохиткә эләгәм: вакыйга арты вакыйга монда! Бер якта «Угол» нидер куя, икенче якта татарча квартирник, тегендә «АРТ-подготовка», Камалда «Әлиф»не күрсәтәләр…

БЛИН, ДИМ, ЭЛЕК БОЛАР БАРЫСЫ ДА КАЙДА БУЛГАН СОҢ? НИК МИН АЛАРНЫ МОҢАРЧЫ КҮРМӘГӘНМЕН? НИЧЕК ҮЗГӘРГӘН КАЗАН, ШУЛКАДӘР ЯҢАЛЫК.
Һәм мин татар телен шулкадәр сагынганмын икән.

Татар телендә спектакль куярга йөргән бер танышымны очратам, ул әйтә: «Кара әле, мин спектакльдә баш рольне уйнарлык кеше эзлим», ― ди. Ә мин шундый, и, ник кирәк инде миңа… Ә аннары уйлыйм үзем: кызык бит, ник эшләп карамаска. Һәм пьеса укуга килдем дә татар телен ни дәрәҗәдә онытканымны аңладым.

Һәм менә тиздән китәсем, ә премьера май аена билгеләнгән, ләкин барыбер ризалаштым. Документларымны да июньгә кадәр тоткарлаганнар иде. майда без Камалның кече сәхнәсендә премьера уйнадык.

Бу тәҗрибә миңа ник шулай мөһим? Мин куркуымны җиңдем. Тамашачы алдында үзем онытып бетергән татар телендә чыгыш ясадым, ә мин бит актер да түгел.

Куркуның гел янәшә торуы мөһим иде миңа, һәм мин аны йөгәнләп торам.

Аннары «Арт-подготовка» булды, «Мергасовский», тагын Кабан күле ачылды, мәдәнияткә сусаганымны аңладым.

Малайзиядә культуралы кешеләр күп, ләкин мәдәният юк. Ягъни дорфалык аз Малайзия кешеләрендә, син аның җилкәсенә тиеп китәсең, ә ул шуның өчен синнән гафу үтенә. Урамнарда кешеләр бик итәгатьле, ләикн мәдәни проектлар бик аз.

Шулкадәр сусаган идем. Шунда аңладым: калырга кирәк. Өйдәгеләр, әлбәттә, шаштыңмы әллә, монда тиен акчага эшләрсеңме, диделәр. Бу үз-үзеңне юк итү, янәсе, аннары мин сүз биргән идем бит инде Малайзиягә кайтырга, анда документлар әзерлиләр, акча тоттылар минем хакка…

Ә МИН МОННАН КИТӘСЕМ КИЛМӘГӘНЕН АҢЛАДЫМ, БАР НӘРСӘ ДӘ БИК КАДЕРЛЕ МОНДА МИҢА. КАЗАНДА НИ КАДӘР РӘХӘТ БУЛУЫН. 2018 ЕЛ ИДЕ БУ.
Иң авыры ― шалтыратып: «Гафу итегез, мин кире кайтмыйм», ― дию иде. Бик үпкәләделәр, билгеле.

Татар телемне шомарта башладым, хәтта ярты ел «Татар-информ»ның татар бүлегендә дә эшләп алдым. Сөйләшә ала идем, тик язарга дигәндә юк инде, редакциядә сүгәләр иде, хаталы язасың дип. Әйбәт мәктәп булды ул.

ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ӨЙРӘНДЕМ, ГАРӘП ТЕЛЕН ӨЙРӘНДЕМ, БЕНГАЛ ТЕЛЕНДӘ ҖЫРЛАР ҖЫРЛАП ЙӨРДЕМ, ТАТАР ТЕЛЕН РӘТЛӘП ӨЙРӘНӘ АЛМАМ МЫНИ, ДИП УЙЛАДЫМ.
Балачакта мин татарча сөйләшә идем, мәктәптә тәнәфесләрдә үзара татарча сөйләшә идек, русча түгел. Ләкин мәктәптән соң ул икенче планга күчте.

Казанда иң кыены ― һава торышына күнегү, бу ел кыш җылы булды, җиңелрәк үтте, узган ел кыш салкын иде, бик кыен булды. Миндә ниндидер сирәк үпкә авыруы табылды, аны дәваладылар, тик кыш барыбер авыррак миңа.

Хәзер «Мечтай со мной» хәйрия фондында эшлим. Ул куркыныч диагнозлы кешеләрнең хыялларын тормышка ашыра. Ниндидер әйбер сатып алып бирү түгел, нәкъ менә хыял булырга тиеш ул: диңгез күрү, яраткан җырчың белән танышу, поездда йөрү, туганнарыңны табу.

Проект авырудан бигрәк, хыялны өстен куя. Ул яшәргә өйрәнү, менә хәзерге минутта, шушында яшәргә йөрәнү, хыяллану, тормыштан рәхәтлек алу турында.

Һәм авырлыгы да шунда: о-о, хәйрия фонды ― шәп бит, дип уйлыйсың. Шәп, тик ул гел кешеләр белән эшләү дигән сүз, ә кешеләр белән эшләү җиңел түгел. Бик игътибарлы булырга кирәк, кешене үпкәләтү бик тиз бит ул.

Профдеформациядән куркам мин, менә яздыммы, яздым дип эшли башлаудан. Штампларга күчүдән куркам. Аларның һәркайсы аерым бер кеше тарихы бит, ә миңа шуларны язарга кирәк. Ниндидер шаблонга салып яза башлаудан куркам. Бер яктан, алай итү ул үзеңне саклау инде, һәр тарихны күңелең аша үткәрә башласаң да бит… икенче яктан, алай цинизмга кереп китәргә дә мөмкин һәм ул нибары минем вазифам гына булып калачак (эшләдем, бетте-китте). Иң авыры ― шул тере нервны саклап калу.
АВЫРТТЫРА ИКӘН, ӘЙБӘТ ИНДЕ УЛ, МИНЕМЧӘ. АВЫРТТЫРЫРГА ТИЕШТЕР УЛ.
Бер кыз бала бар иде проектта, күбәләк-бала ― ул беркая чыга алмый, һәм аның хыялы ― сабын куыгы очыру иде. Йә Аллам, дип уйладым, син монда амбицияләргә бирелеп утырасың, хыялланган буласың, ә кешегә әнә шатлык өчен сабын куыгы да җитә. Һәм аларның тормышы ни кадәр авыр булуын аңлыйсың. Аның тәненнән көпшә чыгып тора, ул хәрәкәтләнә алмый. Мин болай да инде вак нәрсәгә дә сөенергә тырышам, ләкин монда син теләсә кайсы моментта тормыш бөтенләй башка якка үзгәреп куярга мөмкин икәнен күрәсең.

Малайзиядә яшәгәндә, яшьтәшләремнең киенү рәвешенә игътибар итә идем: әһә, болай икән, ә бу очракта ― болай. Хәзер исә мин аңа бөтенләй әһәмият бирмим, миңа башка нәрсәләр мөһим.

Казанның кайсы урыннары кадерле сиңа?

Менә хәзер Эрмитаж бакчасын бик үз иттем. Гаҗәп, шуның янында гына укыган чорда, мин анда бөтенләй йөрми идем. Ә Казанга кире кайткач, яңадан ачтым кебек. Кабан ярын бик яраттым, бигрәк тә Радмила анда мәдәни программа оештырган чорда ― бигрәк шәп иде ул. Хәзер Дубравнаяда торам, шәһәр чите диярлек, һәм анда урман, саф һава ― ул урынны да бик яраттым.

Камал театры мәйданын яратам, Тукай урамын, мәркәзне.

КҮП КЕШЕ, КИТЕП ТӘ КИРЕ КАЙТКАЧ, МОРАДЫҢА ИРЕШӘ АЛМАГАНСЫҢДЫР ИНДЕ, ДИП ФИКЕР ЙӨРТӘ. БЕРӘР ЛУЗЕРДЫР СИН. РӘХӘТ ТОРМЫШ, КЫЙБАТЛЫ МАШЫНАЛАР ЭЗЛӘП КИТКӘН БУЛГАНСЫҢДЫР БИТ…
Ә мин яңа тәҗрибә алырга дип киткән идем, яңа тәэсирләр, ә кайтуым шуңа: монда миңа рәхәт булуын аңладым. Мин якыннарым, туганнарым янында булырга тиеш, бу елларда элемтәм өзелә язган иде, һәм ул бер дә яхшы түгел, минем шул элемтәләрне ныгытасым килде.

Болай уйладым: ирек ул, бәлки, үзеңне көчләмәүдер, һәм хәтта ниндидер амбицияләрдән, үзеңә мөһим тоелган дәрәҗәләрдән баш тартудыр. Тынчылыкка ирешү өчен. Үзеңә рәхәт җирдә.


ИНТЕРВЬЮ — АЛЬБИНА ЗАКИРУЛЛИНА
ФОТО — МАРИНА БЕЗМАТЕРНЫХ
ВИДЕО — ИЛШАТ РӘХИМБАЙ (ADEM MEDIA)