Халык китү Казанда уңай шәһәр барышлары үстерелә башлаганчы актив иде.
Сүз уңаеннан, мин ул барышларны күрәм. "Казанымны җимерделәр!" дип сукранып утырам кебек тоелуын теләмим. Бары минем шул уңайдан шәхси җәрәхәтләрем бар. Ләкин мин аңлыйм: тулаем алганда Казан хәзер бик күркәм, бигрәк тә яшьләр өчен. Регионара конкуренциядә Казан – күренекле уенчы (берәмлек).
Казанда тарихи паркларның калмавы миңа бик авыр. Балачагымда һава суларга, йөрергә бик рәхәт Горький паркы хәзер шулкадәр урбанлашкан, анда кеше кулы тимәгән урын юк та дияргә була. Ул яктан мине Германиядәге Бонн үзәгендәге парк таң калдырды: бу парк – урман диярсең. Анда бар да ярыйсы гына чиста, һәм ул дизайн белән авырайтылмаган. Паркта ландшафт эше бик нәзакәтле башкарылган: бар да үтә табигый. Һәм синең алдыңдагы агачлар башта кыргый үскән урман дип тоела, ә аннары кинәт син моның бик текә дизайнерларның тирән уйлап эшләгән хезмәте икәнен абайлап аласың; җанга ничектер җылылык йөгерә.
— Тормышыгыздагы беренче читкә чыгу – нинди ил?
— Югославия. Балачакта ук әле. Әтием Люблянда, Йожеф Стефан институтында стажировка үтте. Ул шунда ике еллап яшәде һәм эшләде. Әнием, абыем белән без каникулларда аның янына бара торган идек.
Бервакыт шулай очраклы гына, әти белән әни шәһәргә киткән чакта, — әйтергә кирәк, ул вакытта без Югославиядә диңгез буенда, ниндидер гади бер кемпингта яши идек. Дөресен әйткәндә, уңайлылык дәрәҗәсе буенча ул рус дачаларына охшаган иде; бердәнбер һәм әһәмиятле аермасы – диңгез буенда урнашуы. Шулай итеп, әти-әни киттеләр, абый белән без яр буйлап киттек, һәм очраклы гына нудистлар пляжына эләктек. Минем өчен, Советлар Союзыннан килгән яшь пионер өчен бу шактый ук куәтле тәэсир иде, әлбәттә.
— Сезнең өчен бу тарих нәрсә турында иде? Ирек, азатлык?
— Миңа тугыз яшь иде бит. Мин мондый категорияләр белән фикер йөртми идем әле. Нинди уйлар, ну, менә: алар шашканнардыр! Бу шәрә кешеләр акылдан язганнар!!! Шундыйрак фикерләр иде, һич азатлык турында түгел – юк.
Ләкин тормыш дәрәҗәсе бөтенләй икенче иде анда. Берсүзсез – яхшырак. Анысын аңлый идем..
— Россиядән китәсе килгән чакларыгыз булдымы?
— Хлебниковның кыска шигыре искә төште: «Территория — ул мин һәм дәүләтнең очрашу (кисешү) урыны». Шулай булгач, Икс ноктасында ике уенчы бар: мин һәм дәүләт. Әмма Хлебников фикере дөреслеккә туры килеп бетми, чөнки бит әле формаль яктан мин Россия дәүләтендә яшәүдән тыш билгеле бер иҗтимагый даирәдә дә яшим, һәм ул бик мөһим роль уйный. Бәлкем, шушы ноктада – Россиядә яшәвемә караганда да ул минем өчен күбрәк әһәмияткә ия.
Монда минем балачак дусларым, сыйныфташлар, төрледән-төрле чорлардан ниндидер аңлаешсыз танышлар – кыскасы, мин булыша алган, миңа ярдәм итә алган кешеләр.
Фикеремнең асылы нидә? Сүз дә юк, теләсә кайсы шәһәргә күчеп китәргә мөмкин. Тик бер сорау: нәрсәгә?
Мин – Идел кешесе. Миңа Иделдә яшәве бик рәхәт. Мин табигать, җир, туфрак белән көчле бәйләнгән – шәһәр белән булган багланышларга караганда да көчлерәк. Миңа безнең Идел һавасы бик килешә. Нигә каядыр күчеп китим мин? Ни өчен? Күбрәк акча эшләргәме? Балачактан ук фәлсәфи фикерләгәнгәме, мин аңлыйм: теге дөньяга алып китә алмыйсың байлыкны. Шуңа күрә шәхси байлыгымны арттыру өчен генә ниндидер күченү, тырышлыклар, астыртын гамәлләргә вакыт сарыф итәргә ниятем юк.
Мин – талымсыз. Миңа нинди дә диярлек көнкүреш шартлары бара. Һәм асылда безнең илдә аерым бер кимчелекләр барлыгына мин битараф: мин үз дөньямда яшим, миңа анда, кагыйдә буларак, рәхәт һәм һәрхәлдә беркайчан да ямансу түгел.