КАЗАННЫҢ ВИЗУАЛЬ МӘДӘНИЯТЕ – НӘРСӘ УЛ? ТӨГӘЛ ГЕНӘ БЕРӘҮ ДӘ БЕЛМИ.
АНДРЕЙ НОВИКОВ
АНДРЕЙ НОВИКОВ
КАЗАННЫҢ ВИЗУАЛЬ МӘДӘНИЯТЕ – НӘРСӘ УЛ? ТӨГӘЛ ГЕНӘ БЕРӘҮ ДӘ БЕЛМИ.


Бала чагың турында сөйлә әле.

— 1984 нче елда Казанда тудым, Чуйков урамындагы бала тудыру йортында. Бер яшь тулгач, әти-әни мине Казахстандагы Җаек шәһәренә алып киткән, анда ел ярымлап яшәдек. Аннары әтине, ул хәрби кеше иде, Саратовка күчерделәр, җиде ел шунда үтте. Саратов бик үзгә планлаштырылган шәһәр. Менә Идел, аның яр буе үзәк дип санала, ярдан никадәр ераграк урнаша - шул район шәһәрнең чите дигән сүз. Без әнә шунда, иң кырыйда, яшәдек. Яшерен һәм ярымяшерен хәрби частьлар күршесендә иске автомобильләр өелгән сәнәгать зонасы. Үзебезнең частьтагы тормыштан кала башка бернинди тормыш күрмәдек без анда. Безнең ОЙҖда – офицерлар җыелмасы йортларында яшәүчеләр үз казанында кайнады. Тышкы дөнья бездән ерак иде.
Бу хәлләр 80 нче еллар ахырында СССРда бара. Куәтле хәрби империя җимерелә, ә мин, кеп-кечкенә малай, бөтен нәрсәнең упкынга очуын эчтән күзәтәм: ниндидер криминал барлыкка килә, кемдер урлый башлый, кемдер комки ача (ул вакытта коммерция киосклары шулай атала иде). Минем әти, совет офицеры, башын тотып: "Нәрсә бу?" – дип аптырый.

Әтигә хезмәт хакын ел ярым түләмәделәр. Советлар союзы кораллы көчләренең полковнигына ел ярым хезмәт хакы түләмиләр! Яшәр өчен ул нинди дә булса чара табарга мәҗбүр иде (ул чакта һәркем мәҗбүр булды). Һәм ул, командирның сәясәт буенча урынбасары, заказга картиналар ясый башлады. Саратовта татар диаспорасы формалашкан вакыт ул (асылда, Саратов – татар шәһәре, атамасы "Сары тау" дип тәрҗемә ителә), ә минем әти шул диаспораның эшчәнлегенә рәссам буларак килеп кушыла, Сабантуйларны бизи һ.б.
Саратовта юньле тормыш көтмәгәнлеге аңлашылгач, әбием безне Казанга күчәргә күндерде.
— Шәп синең әбиең!

— Әйе, минем әби текә! Бу якынча 92 нче ел иде. Мин Казанга шәһәр өчен бик үзгә бер вакытта килдем – группировкалар чәчәк ата башлаган гына вакыт. Миңа җиде яшьләр чамасы, һәм бу минем өчен бөтенләй яңа, таныш түгел мохит (Саратовта ул чакта андый җинаятьчел группировкалар юк иде).
Гоп-культура бик тәэсирләндергән иде мине. Энергияң ташып тора, һәм син аны, теләсәң, көн саен сугышып чыгара аласың – бу миңа чынлап та бик текә булып тоелды!
Бу ел ярымлап дәвам итте, күңелем кайтканчы, – мине үземнән зуррак малайлар егып салганчы (көлә).

Минем Артём исемле абыем бар. Аңа унсигез яшьләр булгандыр, Казанда рейв-культура белән мавыгу башланды, беренче төнге клуб ачылды, Bald'n Max дип атала иде ул. Анда Technics әйләнгечләрен куйдылар, һәм алар ул вакытта дөньядагы иң текә нәрсә булып тоела иде. Абый аша сөйләшеп, мин ул кечкенә генә бүлмәгә киләм, һәм миңа берәр нинди мәгънәсез техно пластинкасы, я Klubheads кебек нәрсә куярга мөмкинлек бирелә. Һәм болар бик текә булып санала иде!
Ул чакта бөтен музыка бертөслерәк иде: берәр чувак тизәюче ритмга тиз-тиз нидер сөйли. Шулай да баш китәрлек дәрәҗәдә иде ул. Мин чын-чынлап шуның белән яши идем, һәм тормышымны музыка белән бәйлим дип уйладым. Мин ул чакта музыка коллекцияләргә үлеп яраттым, интернет юк бит, һәм кайбер музыканы табу ауга тиң иде.
"Менә мин музыка яратмыйм" дигән кешене аңламыйм. Ничек?! Нинди кеше була инде ул? Миңа андый кеше шунда ук шикле тоела башлый (көлә).
Башкалар кебек мин дә ул яшьтә мәктәптә укыдым. Укытучылар белән даими конфликтка кердем, чөнки минем бер үзенчәлегем бар иде, хәзер дә бар инде ул:
берәр гамәлнең дәлиле юклыгын, мантыйкка сыймаганын, ахмаклык күрәм икән – шунда ук әйтәм.
берәр гамәлнең дәлиле юклыгын, мантыйкка сыймаганын, ахмаклык күрәм икән – шунда ук әйтәм.
Кайбер укытучыларыма бу ошамый иде, әлбәттә. Һәм бер елны миңа биш "берле" куйдылар. Нәкъ шулай! Биш таяк! Коточкыч! Администрация белән укытучылар мине мәктәптән җибәрергә тырышты, әмма әти белән әни, сөйләшеп, мине калдырдылар. Мәктәпне тәмамларга, эшне ахырына җиткерергә кирәклеген аңлый идем, шуңа үзем дә калырга тырыштым. Бала чакта бераз фриклашып йөрдем шулай. Хәзер генә тыныч мин.

Әмма мин үзем бик тәртипле малай кебек күренә идем, күзлектән, гел пиджак белән галстуктан. Кабарынкы яңаклы сөйкемле бала, интеллигентлар гаиләсеннән: әбисе – җитәкче, әнисе акыллы, әтисе - әллә ничәнче буын хәрби.

Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында ул вакытта неформаллар белән гопникларга бүленү бар иде. Күңелемдә үземне неформалларча уйлаучы кешеләр кебек тойсам да, таныш неформаллар белән күңелсез иде миңа, һәм алар тыңлый торган музыка һич ошамады (ә "үземнеке-чит" дип чикләрне билгеләгәндә, аңлагансыздыр инде, минем өчен музыка бик мөһим фактор).

Миңа башка музыка ошый, һәм неформал культурасы стандартларына әллә ни туры да килми идем. Шуңа күрә мин гопниклар белән дуслаштым. Алар белән күңеллерәк. Аларның сырага акчасы бар, дәрес калдырырга да була, күңел ачарга. Шәп иде ул. Ә неформалларның – гитарага моңсу җырлар (көлә).
Мәктәптән соң мин КАИга, ул вакытта бик текә саналган биомедицина технологияләре белгеченә укырга кердем.

— Югары уку йорты белән юнәлешне ничек сайладың?

— Дөресен әйткәндә, әллә ни сайланмадым. Әлеге белгечлекне, әйтик, әти-әни "тәкъдим итте". Минем өчен тормыш ул чакта агым кебек иде, киләчәк турында уйлау юк. Бөтен нәрсә менә хәзер, менә монда, һәр мизгелне эләктереп калырга кирәк сыман тоела иде. Ә киләчәк аннары, мин башка төрле кешегә әйләнгәч һәм сайлый алырлык дәрәҗәдә булганда, килеп җитәчәк.
Мин ярыйсы гына укыдым, хәтта староста итеп тә куйдылар. Шул ук вакытта "Сафар" кунакханәсенең стриптиз-клубында тавыш режиссёры булып эшләдем.
Беренче эш көнемне хәтерлим, мин әзерләнәм, дискларны алам, ә тирә-ягымда шәрә хатын-кызлар, шундый шәп иде ул.

Әмма бу эштән мин бик тиз биздем, чөнки анда иҗат юк иде. Шәрә кызлар да туйдырды, ниндидер зуррак нәрсә эшлисе килде.

Ул "зур нәрсә"не эзли башладым. Мавыгырлык бөтен җирдә йөрергә, берәр нәрсә аңлата алырлык кешеләр белән аралашырга омтылдым. Интернет юк иде бит, реаль тормышта яшәргә, эш итәргә туры килде.
Берәр нәрсә эшләүче кешеләр турында ишетәсең дә, ничек кенә булса да алар белән танышырга кирәк дип уйлыйсың: бөтен кызуы шунда бит!
Мәсәлән, "Банзай" дигән яңа клуб ачыла, анда һичшиксез барырга кирәк!

Шул эзләнүләрем вакытында лекциядә тирә-ягыма карадым да, уйлыйм: группада чынлап торып сәләтле ничә студент бар соң? Престижлы булганга, яки югары белем алу өчен генә түгел, үзләре теләгәнгә укучыны өчне генә саный алдым. Ә группада унсигез кеше...

Сискәнеп киттем: мин нишлим соң монда? Вакыт югалтып утыруымны аңладым, чөнки бу өлкәдә миннән текә белгеч чыкмаячак, ә аннан азрагы өчен көч түгү әрәм. Шуннан соң башка бармадым.

— Ә әти-әниең?

— Әти-әни... Коточкыч иде ул! Ул чакта әти-әнинең күңелен кайтардым (бу әле йомшаграк итеп әйткәндә).

Ул мизгелне кискенләштергән факт бар иде, чакырылыш башланды һәм мин армиягә китәргә тиеш идем. Үги әти (әтием кебек үк хәрби) хәйләкәр юл тапты: армиягә солдат буларак китмәс өчен мин хәрби училищега керергә тиеш булдым.

Военкоматка документлар тапшырганда спектакль уйнап күрсәттем: "Әйе, армиягә барасым килә, зинһар, алыгыз, - дим, - әмма солдат итеп түгел, офицер итеп, чөнки мин, патша заманыннан бирле, хәрби нәселдән, династия, һәм бабаларым башлаган эшне дәвам итәргә хыялланам". Военком кош тоткандай шат! Комиссияләр, тестлар үтәм... Менә палаткаларга урнашып, имтиханнар бирер өчен танк училищесына күчәр вакыт җитте.
Һәм шуңа бер көн кала мин өйдән чыгып киттем. Ну, танкист буласы килми минем, гафу.
Өйдән мин берничә көнгә киттем, дуслар белән күңел ачып йөрдек. Әмма кайтыр вакыт җитте. Өйгә мин Пушкин белән Профсоюз урамнары чаты аша кайтам, ә анда күптән түгел "Весёлый Роджер" клубы ачылган чак, джаз белән электрон музыка кушылган урын. Шәп җир, минем өчен мөһим урын. Ул клубның президенты Вова Чигарёв иде, ул минем тормышымда мөһим роль уйнады һәм якын дусларымның берсенә әйләнде. "Роджер"га кереп, бер танышымны күрдем дә, сөйләп бирдем: "Карале, мин хәзер менә шундый хәлдә... Минем өчен күпме көч түккән әти-әнине ташладым, берни булмагандай өйгә кайта алмыйм, миңа ни дә булса эшләргә кирәк, ә иң яхшысы – эшкә урнашырга". Һәм ул танышым миңа булышты.

Өйгә кайттым, минем белән (табигый инде) беркем сөйләшми. Мин болай дидем: "Аңлыйм, дөрес эшләмәдем, әмма мин эшкә урнаштым, һәм үземне үзем тулысынча тәэмин итәчәкмен, башка сезнең баш авыртуыгыз булмам".
"Роджер"да ике ел эшләдем. Башта, әлбәттә, ди-джей, әмма ди-джей булып мин бушлай эшләргә дә әзер идем, шуңа күрә әллә ни акча түләмәделәр дә. Аннары ут куючы рәссам һәм техникның ярдәмчесе булырга тәкъдим иттеләр. Шәп тәҗрибә булды ул! "Роджер"да эшләү бик ошый иде миңа.

"Светский" журналын барлыкка китерәчәк кешеләр белән мин шунда таныштым. Бервакыт миңа Вова Чигарёв шалтырата: "Без журнал оештырабыз, хәтәр фотоколлажлар ясый белүче дизайнер кирәк. Син булдыра аласыңмы?" Бу 2003 нче ел, әле фотошоп турында белүче юк. Әмма мин, уйлап та тормыйча; "Әйе, әлбәттә, булдырам", - дип җавап бирдем. Һәм хәтәр хәрәкәт башланды.

— "Светский"да нәрсә турында язалар иде?


— Бөтен нәрсә турында. Этикеттан алып (чәнечке белән кашыкны дөрес тоту), көн кадагына суга торган сатирага кадәр. Архитектура һәм бүгенге заман сәнгате турында. Минем үз рубрикам да барлыкка килде хәтта, "Испектор Гаджет". Мин анда бәхет конусы сыман нәрсәләр турында яза идем - батарейкалы вибратор ул, имеш, хатын-кызларны акылдан яздырырлык дәрәҗәгә җиткезә. Ул конусны кайдан алып була дип хатлар да язалар иде, хәтта ирләр дә.
Журнал гламур булса да, аны чыгаручылар интеллектуаллар иде, укыган, белемле кешеләр, һәм кайвакыт шул җиңел формага тирән мәгънә сала белә иде алар. Иҗат диңгезе иде ул! Журналның үзендә дә, эш процессында, ул вкытта барган бөтен нәрсәдә.

Мәсәлән, бездә аврал, төнлә эшлибез, иртәнге дүрттә диванда йокыга китәм, ә иртәнге алтыда миңа әдәби редакторыбыз Дима Иванеко тагып куйган "Космосны үзләштерү өчен" ордены белән уянам. Кайдан алгандыр ул аларны, белмим (көлә). Шәп иде ул!

Һәркем эләгергә теләгән журнал булдыра алдык без. Бөтен нәрсә шулай бер-берсенә туры килде: моның төп этәргече Диана Сәфәрова, үз харизмасы белән Коля Пудовик, һәм без, бик тырыш дизайнерлар белән журналистлар командасы. Хәзер уйлап карыйм да, әлбәттә, үзенә күрә беркатлылык та булган инде ул. Әмма без үзебез теләгәнне һәм шәп дип санаганны эшләдек, шуның аркасында көндәшләрдән һәм дизайнер цехы буенча коллегалардан эләккәләде дә.

Бервакыт Вова белән безгә "Сувар" компаниясе Esquire кебек журнал эшләү тәкъдиме белән чыкты. Вова кушкач, ул Esquire журналын мин линейка белән үлчәп чыктым, һәм яхшы макетның нәрсә икәнен, ничек эшлисен кулым белән тойдым. Нәтиҗәдә, "Версус" дигән журнал килеп чыкты.

Ул журналны без Free Design студиясе белән эшләдек, арт-директоры - Овсич буларак билгеле Илья Овсянников иде.
Төсләр коррекциясен миңа нәкъ менә ул өйрәтте. Журналны басмага әзерләгәндә, янына утырып, һәр хәрәкәтен күзәтәм, ә ул миңа аңлатып бара иде. Һөнәр аша осталыкка төшенү. Миңа бәхет елмайды – шундый акыллы һәм шәфкатьле кешеләр туры килде!

Ул чакта Илюха баш миемне урынына утыртты, Мәскәүдә "Афиша"да эшләгәндә мин инде бик хәтәр профессионаллар эшли торган пре-пресс бүлеге белән бер дәрәҗәдә торып сөйләшә ала идем. Берьюлы материалның төс сынавы ошамады да, препрессерларга мөрәҗәгать иттем, ә алар башка бернишләп булмый дип җавап бирде. Шунда компьютерга утырдым да, Овсич өйрәткән алымны күрсәттем. Мәскәүнең хәтәр профессионаллары тәэсирләнде!
"Светский" сатылгач, Коля Пудовик мине "Инфинити" реклама компаниясенә дәште. Безнең анда дримтим формалашты. Без искиткеч продуктив эш ритмына күчтек һәм гел дизайн турында сөйләшә идек. Әйтик, Лебедев студиясе яңа проект чыгара икән, без һичшиксез ник әйбәт, я ник начар булуын, башкача ничек эшләргә мөмкин икәнлеген сөйләшергә җыела идек. Кызганыч, компаниянең җитәкчелеге безнең командада потенциал күрмәде, һәм мин аннан киттем. Ә потенциал, әлбәттә, зур иде! Мәсәлән, анда безнең белән Артур Мирошниченко эшләде, минем якын дустым, соң ул хәзер дөньякүләм эре реклама агентлыкларының берсе BBDOның креатив директоры.

— Әйе, аны да беләм, без бу гыйнварда Outpac өчен фильмда төштек, ул режиссёры иде бугай.


— Әйе, ул фильмны күрсәтте ул миңа. "Инфинити" белән аерылышыр вакыт җиткәнен аңлагач, мин Лориен компаниясенә Илдар Әхтәмовка хат яздым. Ул вакытта шәһәрдәге иң көчле дизайн-студия һәм кадрлар әзерләү урыны иде ул. Илдар миңа: "Сезнең портфолио яхшы, әйдәгез, күрешик", - дип җавап бирде. Очрашуда ул миңа менә дигән шартлар тәкъдим итте, һәм без "Универсиада - 2013" проектын эшли башладык. Лориенда эшләү үзе бер рәхәтлек иде! Анда берәү дә исем белән дәшмәс – гел: Динарусечка, Ильдарик, Андрюшенька. Гомумән, бик демократик мохит иде анда.
Бераздан минем тормышымда эмоциональ яктан авыр чор башланды. Мин нишләргә кирәген аңламый идем, бернинди үсеш, перспектива юк сыман тоелды. Лориенда күңелсез, Илдар да миңа кырын карый башлады.

2012 нче ел иде ул, Казанда мине берни тотмый дип уйладым да, Мәскәүгә билет алдым. Казан вокзалында дустым каршы ала, сорый:
"Нәрсә, Андрей, бәхет эзләп килдеңме?" Ә мин, IMac салынган сатучы сумкасы күтәргән, җилкәгә рюкзак салган, җавап бирәм: "Ну, карарбыз, нәрсә, ничек".
Ә ул: "Менә тирә-ягыңа кара әле, синең белән бергә Мәскәүгә тагын бер иллеләп дизайнер килгән дип уйлыйм", - ди. Дусларда тукталдым, миңа кухняда раскладушка куйдылар. Ул раскладушкада бер атна чамасы йокладым. Аш бүлмәсенең тәрәзә төбенә Imacны куйдым да, көнгә иллеләп хат җибәрә-җибәрә, эш эзли башладым.

Дөресен әйткәндә, максатым – Британ дизайн мәктәбенә керү иде. Мәскәүдә барысы да текә, без алар дәрәҗәсенә җитмибез, һәм миңа һичшиксез Мәскәүдә укырга кирәк дип уйлый идем мин.

— Ә чынлыкта?

— Ә чынлыкта... имтиханда Дима Карповка (Британ югары дизайн мәктәбенең уку программалары кураторы) портфолио күрсәткәч, ул: "Чувак, мондый портфолио белән сиңа тагын нәрсәдер өйрәнергә кирәклегенә шигең юкмы? Бәлки сиңа эш эзләргә вакыттыр?" — диде.

Һәм эш мине үзе тапты. Берәү шалтыратты да: "Исәнмесез, Андрей, минем исемем Антон, мин төзелеш фирмасы директоры. Миңа буклет кирәк, алынасызмы?" — диде. Мин ризалаштым. Антон Цветной бульвардагы офисына чакырды, мин аңа буклет, фирмасының стилен ясап бирдем. Ул эш өчен Казанда түләнми торган бәя алдым. Ул вакытта, Техаста нефть булса, Мәскәүдә акча бар иде: таяк тыгасың — нефть елга булып ага.

Берзаман профессиональ аралашу, үсеш теләдем дә, фрилансны туктатырга булдым.
Афишаның махсус проектлары бүлегенә хат юлладым, өйрәнчек итеп алырлар, кофе кертермен, сөйләшүләрен тыңлармын дип өметләндем. Ә алар миңа әңгәмәдә арт-директор вазыйфасын тәкъдим итте.
Башта минем исем китте: ну ничек алай, мин бит кофе гына ташыйсы идем! Шулхәтле көтелмәгән булды ул, хәтта баш тарта башладым, әмма "Афиша" ательесының директоры һәм минем булачак җитәкчем Наташа Стулова: "Ризалаш, Андрей, үкенмәссең!" – диде. Нәтиҗәдә, мин ризалаштым, һәм чынлап та үкенмәдем!

"Афиша"да эшләү башта бик авыр булды, чөнки нәшрият йорты ул – катлаулы технологик мохит, ә дизайн анда сурәт кенә түгел, технологик процесс, һәм башта мин ул процессны аңламый идем. Кайбер коллегаларым миңа шикаять тә иттеләр, компетентлы түгел дип, җитәкчелеккә хатлар яздылар. Ә мин эшләвемне дәвам иттем, һәм торган саен эшкә төшенә бардым. Чираттагы шикаятьнең минем хаталарым аркасында түгел, гадәт буенча гына язылганын аңлагач, борылыш ноктасы җитте. Шикаятьтә миңа карата бер объектив сәбәп тә юк дип, беренче тапкыр җавап бирдем (җитәкчеләремә дә искәртеп). Шул мизгелдән "Афиша"дагы тормышым җайланды! Мавыктыргыч эш башланды.

Кызык-кызык проектлар эшләдек. Мин, мәсәлән, Мәскәүнең музей картасын ясадым. Бөкләнә торган (үзең белән йөртергә уңай булсын өчен бөкләнгән килеш кечерәк форматта), җитештерү өчен арзан, музейда булуны билгеләү өчен мөмкинлек бирә торган карта төзү бурычы куелды. Бу эшне хәл итәргә озак тырыштык, вариантлар күп иде, әмма берсе дә туры килмәде. Шуннан мин трамвай билетын хәтерләтүче, һәр музейның үз секторы булган карта уйлап таптым, музейга килү шул секторда гади кәгазь тишкеч белән билгеләнә иде.
Бу үзенә күрә бер өметсезлек ишарәсе иде. Әмма мин макетны дизайн-директор Миша Сметанага алып килгәч, ул: "Гениаль! Без шушыны эзләгән идек!" — диде.
Потанин Фонды белән берлектә эшләгән ил күләмендәге тагын бер мөһим проект – музей гиды.

Бервакыт миңа дизайн үтелгән этап кебек тоелды, үземне заманча сәнгатьтә сынап карарга булдым. "Афиша"дан киттем, кая китәсемне хәл итми генә (хәзер теләсә нәрсә эшләргә мөмкин дигән ялган хис туган иде).

Шул вакытта Мәскәүгә Казандагы дустым Серёга Куликов күчеп килде, ул күптәннән постмодерн текстлары һәм, гомумән, бүгенге заман мәдәнияте белән мавыга иде. Без аның белән төрле сәнгать чаралары, лекторийларга һ.б. йөри башладык. Ул Мәскәү заманча сәнгать музее каршындагы Ирекле остаханәләргә укырга керде, аның белән лекцияләргә еш кына мин дә йөрдем. Без күмәк күргәзмәләрдә катнаша, яңа проектлар уйлап таба идек. Әмма болар акча китерми, һәм мин ел буе диярлек дуслар хисабына яшәдем (көлә).

Шунда без Серёга белән ЮРА дип аталырга тиешле проект уйлап таптык. Син, мөгаен, беләсеңдер, Англиядә YBA дигән оешма бар иде - Young British Artists, аны университетта укыганда Дэмьен Херст оештырган, ул хәзер иң югары бәяләнә торган рәссам.

— Ә ЮРА ул – Россиянең яшь...


Нәкъ! Сиксәненче левел креативы (көлә).
"Афиша"дан соңгы ел сәнгать богемасы булып уйнау иде. Кызык, шәп, әмма әкренләп, дизайнга кайтырга кирәклеген аңладым. Һәм кабат эш эзли башладым.

Мине "Эксмо" нәшриятына чакырдылар. Россия масштабында нәшрият бизнесы эшчәнлеге процессларын анализлау өчен кызыклы иде ул. Әмма мин "Эксмо"дан тиз киттем, административ сәбәпләр аркасында дияргә мөмкин. Эшкә еш соңга кала идем (мин үзәктә яшим, ә барасы ерак), шуңа штраф язалар. Андый хезмәт оешмасы бу заманда бик мантыйклы кебек тоелмый миңа, шәхсән миңа бөтенләй туры килми.

Иҗади биографиямдәге киләсе борылыш - шәхси компаниягә эшләү, аны Мюнхенда яшәүче амбицияле Краснодар егетләре ачкан иде. Эшне өйдә торып эшлисе, шунда мин тузанлы, бөркү Мәскәүдә нишләп утырам соң дип уйлап куйдым.
Мин бит Казанга кайтып, дачага барып, ноутбук белән урамда утыра, ә кичен шашлык кыздыра алам. Шәп бит? Һәм мин Казанга кайттым.
— Кайсы елны?

2016 иде бугай. Казан минем өчен бик матур шәһәр. Иң матур кешеләр монда яши, мин чынлап шулай дип уйлыйм – бу факт. Монда үзгә мохит – мультимәдәни кушылма – миңа гел ошый иде бу. Маяковскийдагы йорттан Щаповтагы студиягә кадәр җәяү йөрергә яратам, Мәскәүдә алай мөмкин түгел.

Мин дә бервакыт Мәскәүдә юл күпме вакыт алганын санадым – Казанга кайтуымның бер сәбәбе шул булды.

Казанда кеше гел алмашынып тора торган, һәркем үзен күрсәтә алган, амбицияләрен тормышка ашырырлык, уникаль проектын оештырырлык ниндидер сәнгать институцияләре, үзенчәлекле лабораторияләр җитмәгәне сизелә миңа.

Гомумән, график дизайн турында Казанда әйтер сүзем күп минем (иң аз дигәндә, тагын сәгать ярымлык сөйләшү). Нидән башларга да белмим. Менә, мәсәлән, Казан үзәгендә, Ирек мәйданында халыкта "Миру - мир" буларак билгеле атаклы бер йорт бар. Сталинка, бик матур, шәһәрдә яшәүчеләр (килүчеләр дә) аны шәп дип саный. Ул йорт, ялгышмасам, 1952 нче елда төзелгән, Салкын сугыш вакытында фасадына "Миру - мир" язуын куйганнар, белүемчә, аны 70 нче елларда алып ташлаганнар. Һәм менә, 2004 нче елда язуны кайтардылар. Һәм ул язу графика ягыннан коточкыч! Хәрефләре бии, юл дефис белән бүленә, шрифтның гомуми үзенчәлеге дә аңлаешсыз. Ул язуга игътибар итегез әле, һәм нәрсә турында сөйләвемне аңларсыз. График дизайн ягыннан ул язу профессиональ дәрәҗәдә түгел, әмма ул матбугатта даими рәвештә шәһәрнең уникаль архитектура һәйкәле буларак күренгәләп тора.
Шрифт — телнең интонациясе ул, шуны аңларга кирәк.
Ул язуны шушы фикер белән кабул итсәк, дөньябыз кәкре булып чыга...

— Синең бу хакта халык алдында әйткәнең бармы?

— Бу мизгелгә кадәр — юк. Менә бүген әйтәбез.

Хәзер без MOÑ театраль мәйданы белән берлектә Казанның визуаль тарихын өйрәнү, бүгенгесенең анализлау һәм киләчәген фаразлау белән шөгыльләнәчәк дизайн-лаборатория булдыру проекты турында фикер алышабыз. Казан - тарихи яктан Россиядәге график дизайн үзәкләренең берсе, безнең үзебезнең типографияләр, нәшриятларыбыз һәм әллә никадәр сәләтле дизайнерларыбыз булган.
Россиядә дизайнерлар ак биттән башлый булып чыга, әмма, минемчә, алай булырга тиеш түгел. Башта анализларга, аңларга, үткән буыннарның тәҗрибәсен сеңдерергә, хәзер кайда басып торганыбызны төшенергә, ә аннары инде алга барырга. Дизайн ул һәрвакыт — даими процесс.
Казанның визуаль мәдәнияте – нәрсә ул? Моны, минемчә, юньләп беркем белми, һәркем эчке сиземләве белән эшли, "ошый-ошамый" дигән карашка таянып.
Әмма бу очракта моның ише категорияләр бармый. Чөнки дизайн ул – беренче чиратта, системалы хезмәт, "ошый" я "ошамый" түгел.

Гомумән, һәрвакыт кая барганыбызны аңлау, мәгънәле максат күрү кирәк, эчке сиземләү буенча гына эшләү түгел.

— Нинди максат соң ул?


— Минемчә, без мәдәни казанышларыбызның уңышлы экспортына омтылырга тиеш. Бер яктан, бу шактый зур керем китерә ала. Мәсәлән, Бөекбританиянең еллык музыкаль продукциясе экспорты 3,5 млрд доллар тәшкил итә. Икенче яктан, бүгенге заман шартларында дөньядан ябылып булмый. киресенчә, башка мәдәниятләргә аңлаешлырак, ачыграк булырга кирәк, глобализация чорында моннан башка исән калу мөмкин түгел.

Гомумән, минемчә, хәзер чиктән тыш кызыклы вакыт – иҗатка абсолют мөмкинлек бирүче глобаль трансформацияләр чоры, һәм бу бик шәп, чөнки һәркем үзенә нидер таба, бу процессларга кушыла ала һәм уйларын тормышка ашырып, ләззәткә генә түгел, әллә никадәр башка дивидендларга да ия була ала.

Интервью — Альбина закируллина
Фото — ДАНИИЛ ШВЕДОВ, ГАЛИНА ОВЧИННИКОВА
Режиссёр Ильшат Рахимбай
Оператор нуршат асхадуллин