МИН КИТҮ, ДӨРЕСРӘГЕ, КАЙТУ КУРКУЫН ҖИҢДЕМ
АНАСТАСИЯ КИРИЛЛОВА
АНАСТАСИЯ КИРИЛЛОВА
МИН КИТҮ, ДӨРЕСРӘГЕ, КАЙТУ КУРКУЫН ҖИҢДЕМ

Анастасия Кириллова 17 яшендә Яр Чаллыдан Мәскәүгә китеп, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керә. Дүртенче курста ярты ел Мексика һәм Латин Америкасының иң кыйбатлы уку йортларыннан берсе — Монтеррей технология университетында укый.

МГИМОны тәмамлаганнан соң, Мәскәү дәүләт уныверситетының журналистика бүлегенә магистратурга керә. Һәм стажировкага дип яңадан Мексикага китә. Төньяк һәм Көньяк Американың студентлар саны ягыннан иң зур уку йортларыннан берсе — Мексика милли университетында белемен ныгыта. Соңрак Russia Today редакциясендә һәм «Спутник»та эшли, ләкин аннан китеп, үз шәһәренә кайтырга була.
Анастасия Кириллова 17 яшендә Яр Чаллыдан Мәскәүгә китеп, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керә. Дүртенче курста ярты ел Мексика һәм Латин Америкасының иң кыйбатлы уку йортларыннан берсе — Монтеррей технология университетында укый.

МГИМОны тәмамлаганнан соң, Мәскәү дәүләт уныверситетының журналистика бүлегенә магистратурга керә. Һәм стажировкага дип яңадан Мексикага китә. Төньяк һәм Көньяк Американың студентлар саны ягыннан иң зур уку йортларыннан берсе — Мексика милли университетында белемен ныгыта. Соңрак Russia Today редакциясендә һәм «Спутник»та эшли, ләкин аннан китеп, үз шәһәренә кайтырга була.


Мин Чаллыдан Мәскәүгә 17 яшем тулыр-тулмас чыгып киттем – МГИМОга укырга кердем. Чаллыдан булган барлык туганнар озатырга килде, әти-әни тулай торакка урнашырга ярдәм итәр өчен минем белән киттеләр. Тирә-юньдә чемоданлы шундый ук йөзләгән гаилә иде, бөтенесе саубуллашалар, елыйлар.

Тик студент тормышы үзенекен итә: ничектер бөтенесе шундук танышалар, ата-ана карамагыннан чыгып, иркен сулыш алулары нигезендә берләшәләр. Инде өченче көнгә үк өйне сагыну хисем басылды.
Ул вакытта Мәскәү миңа ниндидер колачлап булмаслык шәһәр кебек тоелды. Мине беркайчан да аның масштабы, зур башкала икәне, минем анда үзем генә булуым куркытмады. Киресенчә, барысы да кул астында гына төсле тоела иде.

— Син МГИМОга максатчан рәвештә бардыңмы?

Гомумән, башта мин МДУның тарих факультетына керергә планлаштырган идем — ул Рәсәй тарих белеменең бишеге, һәм миңа даталарга, борынгылыкка булган мәхәббәтем белән нәкъ шунда гына барырга кирәк дип уйладым.

9нчы сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр мин барлык вакытымны укуга багышладым. Башкалар ял итеп, үзләренең беренче яшүсмерлек тәҗрибәләре, беренче маҗаралары белән мәшгуль булганда, мин гел китап укуда идем. Әти-әни мине хәтта урамга ял итәргә куып чыгарырга тырышып карадылар, ләкин миңа алай ярамый кебек тоела иде, укырга кирәк дип уйлый идем.
11нче сыйныфта мин МДУның «Покори Воробьёвы горы» дип аталган тарих фәне олимпиадасында катнаштым һәм беренче урынны алдым. Әмма бу җиңү өчен университет миңа имтихансыз укырга керү мөмкинлеге бирмәде, керү имтиханнарында тарихтан 100 баллга гына саналды ул. Минем план башка төрлерәк иде һәм шуңа мин үпкәләдем.

Шуңа күрә мин бар көчемне МГИМОга керергә юнәлдердем. Хәер, МДУга болай да үткән булыр идем — баллар артыгы белән иде.

МГИМОга мин сәясәт белеме юнәлешенә кердем, һәм белгечлегем буенча беренче тел — испан теле булды.
ЧАЛЛЫДА ВАКЫТТА МИН ҮЗЕМНЕ ИҢ СӘЛӘТЛЕ, ИҢ АКЫЛЛЫ УКУЧЫ ИТЕП ТОЯ ИДЕМ, ТИК МӘСКӘҮДӘГЕ БЕРЕНЧЕ ПАРДА УК ҮЗЕМНЕҢ ТӨРКЕМДӘШЛӘРЕМӘ КАРАГАЧ, ӘЛЕ ҮСӘРГӘ УРЫН БАРЫН АҢЛАДЫМ.
— Синең дипломат буласың килә идеме?

Әйе, иң зур теләгем — АКШтагы Рәсәй вәкиллегендә эшләү иде. Ләкин ул вакытта бу һөнәрнең барлык нечкәлекләрен, безнең дәүләтнең тышкы сәясәтен аңлап бетерми идем.

Мәктәп тормышының 11 елында да мин мәктәп театрында шөгыльләндем, прима-актриса булдым. Укуны тәмамлагач, театр училищесына керү уем да бар иде. Тик аның тамагымны туйдыра алырлык юнәлеш түгел икәнен тиз аңладым.

Шуңа күрә дипломатик эш юлын сайладым. Бер карасаң, дипломатлар ул — шул ук роль уйнаучы актёрлар инде. МГИМОда дүрт ел укыганнан соң, гомер буе чит кагыйдәләр буйсынып яшәргә теләмәвемне аңладым.

Чынбарлык шундый: болай гына дипломат булып булмый.
ҮЗ ОСТАЛЫГЫҢ БЕЛӘН ГЕНӘ ДИПЛОМАТИК ХЕЗМӘТКӘ БАРЫР ӨЧЕН, ДАҺИ БУЛЫРГА КИРӘК. БЕР АКАДЕМИК ТӨРКЕМНӘН — БУ 200 КЕШЕ ТИРӘСЕ — БЕРСЕ ГЕНӘ ДИПЛОМАТ БУЛАЧАК.
Һәм шунысы да бар: бу өлкәдә эшләүчеләрнең 90-95% ы – ир-атлар. Син ни кадәр акыллы булсаң да, өйрәнгән телеңнең илен ничек кенә яратсаң да, нинди генә фәнни эшләр язсаң да, сиңа барыбер авыррак, чөнки син кыз.

Дипломатик шәҗәрәң булмаса әгәр, Мәскәү кешесе булмасаң – авыррак, һәм күп кенә шундый «әгәр»ләр бар. МГИМОда укый башлагач, болар барысы да минем җилкәмә төште. Тик күңелемне төшермәдем, монда мин кирәк түгел икән, димәк миңа да бу кирәк түгел дидем.

— Ягъни, хәзер сине халыкара мөнәсәбәләр өлкәсе кызыктырмый?

Мөгаен, андый амбицияләрем инде юкыр. Чаллыга да нәкъ теләкләр әзәйгәнгә кайттым дип уйлыйм, һәм бу яхшы. Беренче этапта — белем, тәҗрибә алырга кирәк булганда — амбицияләр шәп нәрсә. Ул вакытта алар булыша гына.

Тик олыгая барган саен, алар күбрәк комачаулый. Тора-бара бу тормышта син күп нәрсәнең үзеңнән генә тормавына төшенәсең, уңышсызлыклар, чынга ашмаган хыяллар өчен үз-үзеңне тирги башлысың. Андый амбицияләр сине баса гына, күмә.

Шушы гади генә фикерне аңлагач,
МИН МӘСКӘҮДӘН КИТӘРГӘ — КАЙТЫРГА КУРКУДАН ТУКТАДЫМ. КЕШЕЛӘР НӘРСӘ ӘЙТЕР ДИП КУРКУДАН. НИК КАЙТТЫҢ, ЯНӘСЕ, СИҢА МОНДА НИ КАЛГАН ДИЮЛӘРЕННӘН.
ШУЛ КАТЫП КАЛГАН КАРАШНЫ ҖИҢӘРГӘ БУЛДЫМ.
— Мексикага ничек барып чыктың?

Испан телен белгәнгә. Дүртенче курсның беренче семестрын мин Мехикода яшәдем, Мексика һәм Латин Америкасының иң кыйбатлы уку йортларының берсе – абруйлы Монтеррей Технологик университетында укыдым.

Ләкин сәфәр алдыннан мин: беттең, Настя, ахырың шушы икән, синең башыңа җитәчәкләр, төрмәгә утыртачаклар дип уйладым. Бу илне күзаллавымда стереотиплар күп иде, һәм бу минем өчен – испан телле илләрнең мәдәниятен өйрәнгән кеше өчен — бу кичерелмәслек әйбер.

Бөтен куркуларым беренче көнне үк юкка чыкты. Мексикада куркыныч түгел, анда урамда үтермиләр, сериалларда күрсәтелгәнчә наркотиклар әйләнеше дә юк, бернинди хәерчелек тә хөкем сөрми. АКШка якынлык сизелә – трансмилли компанияләрнең офислары бихисап. Мин Мехикода яшәдем, анда күктерәүләр саны Мәскәүдәгегә караганда биш тапкыр күбрәк!

Рәсәйдән үзем генә идем, тагын АКШтан бер егет бар иде. Без гел бергә йөрдек, гәрчә бер-беребезне күрә алмаска тиеш булсак та: бу 2014 нче ел, Рәсәйгә Кырым мәсьәләсендә санкцияләр чыккан мәл.
МИҢА БАРМАК ТӨРТЕП: СЕЗ, РУСЛАР — ИЛБАСАРЛАР ҺӘМ АГРЕССОРЛАР ДИЯ ИДЕЛӘР. ХӘТТА МӨГАЛЛИМНӘР ДӘ, ДӘРЕСЛӘРДӘ РӘСӘЙНЕҢ ТЫШКЫ СӘЯСӘТЕ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР ӘЙТКӘНДӘ, МИҢА КЫРЫН КАРАП АЛА ИДЕЛӘР.
Баштарак борчыла идем, тик аннары кызыгын табып, бу хәлгә көлеп карый башладым. Уңайсыз иде, әйе.

Менә шунда инде мин дипломат булуның мәсләгеңә каршы бару икәнен аңладым. Син — патрон кысасындагы солдат. Бу бөтен кешегә дә туры килми. Миңа туры килмәде.

— Тик бу Мексикадагы ярты ел гына. Ә син бу илдә бер ел булдым дигән идең.


Мин Мексикадан кайтып, икенче яртыеллыкны укып бетердем дә, МГИМО дипломын алдым. Һәм магистратурага керергә булдым. Күпьеллык хыялым бар иде — МДУда уку хыялы, шуны чынга ашырырга булдым. Бөтенләй яңа өлкәгә – журфакка керергә уйладым. Керү имтиханнарына ике ай әзерләндем һәм бишлегә бирдем.

Ничектер, уку йорты коридорыннан барганда, МДУдагы халыкара стажировкалар турындагы белдерүгә күзем төште. Анда шулай ук Мексика да бар иде. Мин әле: һа, әгәр тагын, икенче тапкыр башымны юләргә салып, Мехикога китсәм, кызык булачак дип уйладым. Шулай булды да: испан телен белүем сәбәпле, Мексикага җибәрделәр. Гәрчә стажировкага Төньяк Ирландиягә барасым килсә дә.

Бу бөтенләй икенче төрле Мексика тәҗрибәсе булды. Беренче стажировка вакытында минем өчен беренче урында уку иде. Уку йорты статусы сизелә иде – әйткәнемчә, Монтеррей Технологик университеты Мексикада иң дәрәҗәлеләрдән санала, анда уку Америка көллиятләрендәгечә оештырылган, шуңа күрә белем бирү сыйфаты да югары.

Икенче тапкырында мин ике Американың да иң эре — анда якынча 300 мең студент укый — Мексика Милли автоном университетына укырга киттем. Ул МДУ кебек, тик өч тапкырга зуррак. Һәм бу дәүләт уку йорты, ягъни бушлай. Монда акчалылардан бигрәк, белемле студентларны алалар.

Мексикага икенче сәфәрем вакытында уку икенче, хәтта өченче планга күчте. Гәрчә бу академик стажировка булса да. Мин күбрәк ил, кешеләр белән таныштым, пирамидаларга бардым, океанга йөрдем.

Сүз уңаеннан, иң мәшһүр Чичен-Ица пирамидасы, ул яңа гына төзелгән төсле, чиста. Бүтәннәре дә бар – мәсәлән, Теотиуакан.
ГИДЛАРГА ЫШАНСАҢ, ПИРАМИДАЛАРНЫҢ ИҢ ОЧЫНА МЕНГӘЧ, ГАЛӘМНӘН КИЛГӘН ЭНЕРГИЯ ҮЗӘГЕНӘ ЭЛӘГӘСЕҢ ҺӘМ ИНСАЙТ АЛАСЫҢ, СЕРГӘ ТӨШЕНӘСЕҢ. МӨГАЕН, ШУНДА МИН ТАТАРСТАНГА КАЙТЫРГА КИРӘКЛЕГЕН АҢЛАГАНМЫНДЫР ДА ИНДЕ (КӨЛӘ).
— Менә синең кулыңда МГИМО һәм МДУ дипломнары. Син кайда эшкә урнаштың?

МДУда укыганда ук, «Russia Today» һәм «Спутник»та эшли башладым. Икесе дә Маргарита Симоньян җитәкчелегендә.

Испан телле редакциядә эшләдем, бу Рәсәйдә һәм дөньяда булган вакыйгаларны күзәтеп, алар турында бәян итеп баручы сайт һәм телеканал. Минем вазыйфаларыма туры эфирда укыла торган телетайпка һәм сайтка яңалыклар язу керә иде. Һәр сәгать саен диярлек сайттагы мәгълүматны яңартып, социаль челтәрләргә мониторинг ясап, комментарийлар алып тору кирәк иде.

«Спутник»та бер ел эшләдем һәм тиздән моның микене түгеллеген аңладым. Ниндидер мөһим әйбер эшлим дигән эчке тоемлау юк иде. Шул ук эшне миннән башка да эшли алучы кешеләр барлыгын аңладым.

18нче елның җәендә мин Парижда отпускта идем. Эшкә бөтенләй кайтасы килмәде.
АЭРОПОРТТА МӘСКӘҮГӘ РЕЙС КӨТЕП УТЫРГАН ВАКЫТТА: ИРТӘГӘ ДҮШӘМБЕ, ИРТӘГӘ МИН ЭШТӘН КИТӘЧӘКМЕН ДИП УЙЛАДЫМ.
Аннан очкычта вакытта әлбәттә инде: бу — ялдан соң килә торган ахмак уй гына дип, кире уйладым. Тик дүшәмбе җиткәч, көн ахырына фикеремне тупладым да гариза яздым.

— Һәм шуннан соң Татарстанга кайтырга булдыңмы?

Әле тагын берничә көн Мәскәүдә кала бирдем, тик ничектер: монда нишлим инде мин, дип уйладым. Эш табуы кыенлык тудырмый иде, тик аның бүтән миңа туры килмәве, бигрәк тә, баягыдан яхшырак булмавы төгәл иде. Һәм шунда үземнән: ә нигә әле миңа өйгә кайтмаска, дип сорадым.

Башкаларның хөкеменнән курку гына туктата иде. Аларның: нәрсә булды, нигә китәсең, синең карьераң менә дигән, син чит илдә яши алыр идең, нәрсәгә сиңа Чаллы диюләре.

Болар барысы да кем өчен булды соң? Чынлап әйтәм, мин бик курыктым, шуңа күрә ахырга тикле кайтырга икеләндем.

Тик соңыннан: әгәр үз тормышым өчен мин үзем җаваплы икән, нигә әле хәзер кемнедер тыңларга тиешмен, — дип уйладым.

Әти-әни, дөресен әйтим, шаккаттылар. Минем «Әни, мин кайтам»ыма әни: «Ярар, кайт», — диде. Шулай дисә, миндә ниндидер кире кагу хисе уяныр да, аңа каршылык йөзеннән, Мәскәүдә калырмын дип уйлады. Ә мин тоттым да ризалаштым. Һәм күченә башладым. Башкаладагы сигез ел буена җыелган әйберләрне берничә кайтуда ташыдым, шактый озакка сузылды.
ӘТИ БЕЛӘН ӘНИ ӘЛЕ ОЗАК КЫНА МӘСКӘҮДӘ КАЛЫРГА ҮГЕТЛӘДЕЛӘР, ЯНӘСЕ ХЕЗМӘТТӘШЛӘРЕНӘ НИ ӘЙТЕРЛӘР, НИК ЧАЛЛЫГА КАЙТАМ МИН, КЕШЕЛӘР НИ УЙЛАР ДИП ХАФАЛАНДЫЛАР.
Бу, мөгаен, инде минем баштан узган, ә әти-әни әле кичермәгән җәмгыяви хөкемнән курку булгандыр. Кайтуыма бер ел булгач кына күнделәр алар.

Мәскәүдән соң Чаллының яшәү темпына ияләшү авыр булдымы?

Әйе. Иң авыры — дуслар булмавы иде: алар башкалада калды, сыйныфташлар таралып беткән, берничәсе генә Чаллыда яши. Соңрак минем яңа — Чаллыныкы гына булган компаниям барлыкка килде, һәм туган шәһәремдә яшәү максималь рәхәт була башлады.

Кайтуым булды, миңа шундук шалтыратып, ТАТПРОФ заводында эш тәкъдим иттеләр. Гомумән, миңа гел үзләре шалтырата, үзләре таба иделәр, беркайчан да эш эзләп шалтыратмадым. Мине оешма штатындагы журналист вазыйфасына чакырдылар.
БАШТА МИН: ЗАВОДТА НИНДИ ЖУРНАЛИСТ ИНДЕ, МОНЫСЫ ТАГЫН НИНДИ САФСАТА ДИП УЙЛАДЫМ. ӘММА АНДА ЕЛ ЯРЫМ ЭШЛӘДЕМ. МИҢА ҮЗ-ҮЗЕМНЕ КҮРСӘТҮДӘ ТУЛЫ ИРЕК БИРДЕЛӘР.
Үзем теләгәнчә төзеп, үзем чыгара торган гәҗит бар иде. Әлбәттә, генераль директор төзәтмәләрен кертә, репортажларга идеяләр бирә, тик барыбер ирек дигән сүз иде ул.

Заводта барысы да укый һәм көтеп ала торган тулы масштаблы басма органы барлыкка килде. Журналист буларак мин максималь үстем.

Тик бу елның мартында китәргә карар кылдым, чөнки алып булган ресурсны инде алганымны аңладым, рәхмәт. Башка әйбер теләдем. Буласы пандемияне сизенгәндәй, чикләүләрнең беренче дулкыны алдыннан читтән торып эшләүгә күчтем.

Хәзер Чаллыда, өйдән Мәскәү компаниясенә эшлим, җәмәгатьчелек белән элемтәләр өлкәсендә, шәһәр администрациясе белән аралашам. Мөгаен, алга таба үсү теләгем бардыр.

Гомумән алганда, күпчелек Татарстанга кайтырга ашыкмый, монда эш тапмаслар, тапсалар да, Мәскәү һәм Петербургтагы хезмәт хакы дәрәҗәсендә булмас дип уйлыйлар. Ләкин бу алай түгел: белемле, тәҗрибәле белгечләр бөтен җирдә дә кирәк, бигрәк тә безнең гаять зур хезмәт базары булган республикада.

— Кайтканыңа үкенгән мизгелләрең булдымы?

Юк, бу карарыма бер генә дә үкенмәдем. Әйе, мин дусларымны, ниндидер Мәскәү чараларын сагына идем. Һәм шуңа Мәскәүгә кайчан телим, шунда барып йөри башладым.
МИН ҮЗЕМӘ КАЙДА УҢАЙЛЫ, ШУНДА ЯШӘҮНЕ САЙЛАДЫМ: ЧАЛЛЫДА ЯШӘҮНЕ. ҺӘМ МӘСКӘҮГӘ ТЕЛӘГӘН ЧАКТА ГЫНА БАРЫП ЙӨРҮНЕ.
Мәскәүдәге ыгы-зыгы, зур шәһәр масштаблары, беруктаусыз хәрәкәт арасында миңа ниндидер гади, шәхси бәхет җитми иде. Чаллыга шуның өчен дә кайттым.

Белемемнең кәттәлегенә һәм Мәскәүдәге эшкә карамастан, мин үземне кирәкле, кадерле итеп тоймый идем, ялгыз идем. Чаллыда барысы да үзгәрергә мөмкин, анда гаиләм, мәктәп дусларым бар дип уйладым. Шулай булды да: бик тиз генә Чаллы җәмгыятенә кереп киттем, яңа дуслар һәм яраткан кешемне таптым.

Һәм Мәскәү белән Чаллыны чагыштырмаска булдым, алар икесе ике төрле шәһәр. Әйе, тартмалар да тартмалар. Миңа, мәсәлән, андый биналар — Рәсәйнең борынгырак шәһәрләре мигъмариятенә, шул ук Самараның аңлаешсыз мигъмариятенә караганда — күбрәк ошый. Анда шәһәр үзәгендә тартмалар тора, янәшәсендә — XIX гасыр йорты, ә аның артында — пыяла сәүдә үзәге. Андый эклектика ачуымны чыгара минем. Киресенчә, барысы да бер өслүбтәрәк булса (гәрчә Чаллыда аны өслүб дип атау кыен), әйтик, унификацияләштерелгән булса, миңа алай күбрәк ошый.

Интервью — ЭЛЬНАР БАЙНАЗАРОВ
Фото — ЛИЛИЯ РУАНОВНА
Режиссёр ИЛЬШАТ РӘХИМБАЙ
Оператор РУСЛАН ФӘХРЕТДИНОВ (ADEM MEDIA)