КЕШЕЛӘРГӘ КИРӘК БУЛУЫҢНЫ ТОЙСАҢ, КАЙСЫ ШӘҺӘРДӘ ЯШӘВЕҢНЕ СИЗМИСЕҢ ДӘ
АЛСУ СӘГЫЙТОВА
АЛСУ СӘГЫЙТОВА
КЕШЕЛӘРГӘ КИРӘК БУЛУЫҢНЫ ТОЙСАҢ, КАЙСЫ ШӘҺӘРДӘ ЯШӘВЕҢНЕ СИЗМИСЕҢ ДӘ

Алсу Сәгыйтова КФУның химия факультетын тәмамлый, ике тапкыр Англиядә стажировка үтә, өч ел Мәскәүдә яшәп, МДУның Фәннәр фестивалендә эшли. 2018нче елда ул туган шәһәре Менделеевскига химия заводына эшләргә кайта, «Инженерный Хакатон» проектлар олимпиадасын оештыруда катнаша, умартачылык белән шөгыльләнә.
Алсу Сәгыйтова КФУның химия факультетын тәмамлый, ике тапкыр Англиядә стажировка үтә, өч ел Мәскәүдә яшәп, МДУның Фәннәр фестивалендә эшли. 2018нче елда ул туган шәһәре Менделеевскига химия заводына эшләргә кайта, «Инженерный Хакатон» проектлар олимпиадасын оештыруда катнаша, умартачылык белән шөгыльләнә.


Мәктәптән өйгә кайту юлын хәтерлим. Кичләрен, иптәш кызларым, әти-әниләр белән өйгә кайтканда, алар безгә гел берәр кызык әйбер сөйлиләр иде, эшләре турында, йә йолдызларны күзәтү турында. Хәтирәләремдә гел шул никтер.

Күп вакытым мәктәптә үтә иде, әйтик, беренче сменада укысам, икенче сменага түгәрәкләргә кала идем. Миңа ошый иде. Информатика түгәрәгенә кала идем, химия түгәрәгенә. Мәктәптә үк үзенчә профориентация булган инде.
— Химия белән кызыксынуың ничек башланды?

— Әнә шул химия түгәрәгендә… Анда шундый бер хәл булды. Анда бик авыр диләр иде, һәм мине никтер анда алмадылар. Һәм үзем дә башта: юк, юк, бармыйм, янәсе. Ә аннары… берничә атнадан… контроль эш белән иҗади биремне яхшы эшләгәнменме ― мине дә чакырдылар. Мөгаен, үзенчә максатчанлык та булгандыр, һәм ниндидер яшерен кызыксыну да булмый калмагандыр инде. Шуннан олимпиадаларга йөри башладым.

Әти-әнием дә химиклар минем. Алар КХТИда укыган, полимерлар бүлегендә, шунда танышканнар да, өченче курста. Аннары аларны Томскига эшләргә җибәргәннәр, шуннан алар да кире кайткан булып чыга инде.

— Нәселдән килә бу сезнең, димәк, супер. Ә мәктәптә кем яки нәрсә йогынты ясады сезгә?


— Беренче укытучым килә күз алдына. Ул үз-үземә ышанырга өйрәтте, һәм башлангычтан соң мин көчле классны сайладым. Безнең мәктәптә татар мохитле класслар бар иде ул чакта: этнография дәресләре керә, класс сәгатьләре татар телендә бара, татар телен тирәнтен өйрәтәләр, башка фәннәрдән дә көчле укытучылар укыта иде, хезмәт дәресләрендә без намазлыклар, калфаклар чигә идек. Башка класслардан шулар белән аерылып торганбыздыр.

Минем үсмер чорым авыррак үтте. Сәламәтлегем какшап тора иде, температурам төшмәде. Кыскасы, шуның сәбәбен ачыклап, Казанга йөргән арада укуым калды шактый, ярты ел чамасы. Ә аннары, 8нче класста, ныгый башладым, һәм анда инде югары уку йортына әзерлек башланды.
— Кайсы уку йортына әзерләндегез?

— Химиядән олимпиадаларга йөргәч, мин КФУ химфагын сайладым. КФУда олимпиадалар исәпкә алына иде, аннары анда мөнәсәбәт тә ничектер җылырак иде, кеше дә әзрәк кебек тоелды. Беренче елны ук конкурсларда катнаша башладым, «Мисс факультета» ише… Анда бит ничек: менә беренчеләр килде дә, шунда ук төрле юнәлешләргә тарта башлыйлар, КВН-щик буласыгыз киләме, студентлар клубына керәсезме…
КВН-ЩИКЛАР БУЛМАДЫК ИНДЕ БЕЗ, ЛӘКИН НАНОТЕХНОЛОГИЯЛӘР КЛУБЫ ОЕШТЫРДЫК.
Ул вузара клуб иде, кызык иде анда. КФУда гына түгел, Казан энергетика университетында да җыела идек, КАИда да, КНИТУда да. Аны югары курслар оештырды нигездә, безне ― беренче-икенче курс студентларын ― шул эшкә җәлеп иттеләр, аннары алар укып бетереп, аспирантураларга керде, ә без дәвам иттек.

Төрле докладлар укый идек, углерод нанокөпшәләре турында, графен табак битләре, атомнар, төрле молекулалар, төрле ысуллар, аларны өйрәнү турында.
Шуңа МГУга да еш бара идек, анда материалларны өйрәнү факультеты бар. Миңа коллоидлар химиясе, материаллар белеме ошый иде.

Магистратурага да шунда калдым, һәм магистратура кысаларында стажировка үттем аннары.

— Стажировка турында җентекләбрәк сөйләгез әле?


— Башта Төркиягә барырга тәкъдим иттеләр, Истанбул университетына, ләкин анда күбрәк аспирантлар бара иде. Аннары Англиягә бару тәкъдиме килде, шунда эшләп алу. Бу минем лабортаориядә беренче стажировкам иде.

— Англиядән алган беренче тәэсирләрегезне хәтерлисезме?


— Аэропортка төшеп утырганда төн иде инде, һәм Брайтонга кадәр мин хезмәттәшем белән бардым (ике катлы кызыл автобуста), ул үз тукталышында төшеп калды, төшкәндә әйтә: «Ярар, фәлән тукталышта төшәрсең дә, барып җиттем, урнаштым дип язарсың», ― ди.

Автобуста үзем генә калдым, төн иде. Һәм шулчакта юлны япканнармы, тукталышымны игълан итмәгәннәрме, кыскасы, соңгы тукталышка җиткәнмен. Һәм автобус йөртүчегә аңлатам инде, фәлән адрес буенча фәлән тукталыш кирәк миңа, дим. Ә ул автобус кадәр автобусын борды да мине шул тукталышка илтеп куйды.

— Вау.


— Әйе.
ҺӘМ МИН УЙЛЫЙМ ШУНДА: ЙӘ, МИН ӘЙТӘМ, БИК ҮТЕНЕП СОРАГАНМЫН ИНДЕ, ҺӘМ УЛ БАШКАЧА ТАБА АЛМАМ ДИП УЙЛАГАН, ЙӘ МОНДА КЕШЕГӘ БӨТЕНЛӘЙ БАШКА МӨНӘСӘБӘТ.
Анда салкынча һәм дымлы, шулкадәр матур парклар, гәҗәеп матур газоннар, яшеллек, бик иркен, Ла-Манш бугазы… Кешеләр анда һәр җомганы без Яңа ел каршылагандай бәйрәм итә, гаҗәеп ирекле алар, миңа калса, әнә шул мәсьәләләрдә. Тыймыйлар үзләрен.

Инглизләр бик тиз, йөгерек сөйләшә, сүзләрен аңлап җиткерми идем, шуңа Алманиядән килгәннәр белән сөйләшү күпкә җайлырак иде. Анда төрле илләрдән килгән егетләр-кызлар бар иде, бер гаилә Һиндыстаннан килгән иде.

Миңа калса, ул стажировкалар фикерләү рәвешеңне үзгәртә. Гомумән, сәяхәтләр синдә нидер үзгәртәләр. Нидер бар инде ул сәяхәтләрдә, әйтәләр бит, кызыклы бер көн бер елга тора дип.

Монда мин кайбер мәсьәләләрнең нинди дәрәҗәдә хәл ителүен күрдем. Бик тиз. Әйтик, бик аз документ тутырырга туры килде, килүемә пропуск бирделәр, танышуга бер-ике минут үткәндер. Анда күпмедер степендия түлиләр иде, анысының рәсми мәшәкатьләре аз булды. Һәм анда килеп урнашуга ук лабораториядә эшли башлыйсың.

— Ә стажировканың максаты нинди иде, ниләр эшләдегез?


— Минем эш әнә шул полимер материаллар белән бәйле иде ― билгеле бер температурада төзелеше үзгәрә торган гельләр ул. Ул шундый аңлы гель булырга тиеш иде: әйтик, 36,6 градуста төзелеше үзгәреп, билгеле бер матдә бүлеп чыгара торган медик повязка. Шул полимер материалларның механик үзлекләрен өйрәнү өчен җиһазлар бирделәр, җитәкчем белән катлаулырак җиһазлар, электрон микроскоплар булган җиргә дә йөрдек.

Андый җиһазлар бездә дә бар инде анысы, ләкин андый җирләргә болай җиңел генә кереп булмый, кыйбатлы булгач, аларның һәркайсына аерым җаваплы кеше билгеләнгән була.
Ә АЛАРДА МЕНӘ ШУНДЫЙ УРТАК КУЛЛАНУ ҮЗӘГЕ КЕБЕК: КЕШЕЛӘР КИЛӘЛӘР ДӘ БЕР ДӘФТӘРГӘ ТЕРКӘЛӘЛӘР. ӘНӘ ШУЛ ҖИҺАЗЛАРНЫҢ АЧЫК КУЛЛАНЫЛЫШТА БУЛУЫ ГАҖӘПЛӘНДЕРГӘН ИДЕ МИНЕ.
— Тагын нинди аермалар бар?

— Аралашу культурасы. Әйтик, автобуска утырганда, автобус йөртүче белән исәнләшәләр, чыкканда: «Рәхмәт, саубулыгыз», ― дип чыгалар.

Англиядә мин йортта тордым, анда зур гаилә яши иде, без бергәләп ашарга әзерли идек, күңелле иде. Йә хуҗа ханым әзерли дә кыңгырау чыңлата... өйдәгеләр ашарга җыелсын дип. Ул ничектер табигый һәм яңача иде. Хуҗалар ― әти-әнием белән бер яшьтәге кешеләр, скайп аша әти-әнием белән элемтәгә чыгуымны сорыйлар бервакыт, сәлам әйтәсебез килә, диләр. Йә: «Сора әле, синең әти-әниең фәлән хоккей командасын хәтерли микән», ― диләр.

Беркайчан да ялгыз итеп тоймадым мин үземне анда.

Һәр ялда диярлек Лондонга бара идек. Мин яшәгән шәһәрдә рус телле кешеләр аз иде, ә Лондонда еш очрыйлар. Андагылар һава торышына карап киенмәскә дә мөмкин, ничектер ирекле киенәләр, үзләренчә.

Самолетта ук сизелә ул: Лондон-Мәскәү самолетында, әйтик, шундый иркен, күтәренке кәефле мохит. Аннары мин Мәскәү-Казан самолетына утырдым, һәм анда кешеләр квалификация күтәрүдән кайтып барамы, башка җирдәнме ― алар барысы да пиджак-күлмәктән, классик стильдә киенгәннәр.

Музейлар истә калды. Фәннәр музее, Энергия музее, кыскасы, төрле үзәк музейлар. Без бер өстәл артында утырдык, аңа: «Бу урында ДНК төзелеше ачылды», ― дип язылган иде.

Һәм анда шуларны күреп кайткач, Россиядә дә фәнгә кагылышлы шундый урыннарны карадым, шундый төрле объектларны, җайланмаларны.

— Англиядә яшәп алганнан соң, Казанны кабул итүең үзгәрдеме?


— Анда архитектура бит, биналар бөтенләй башка, алар төрле, ә бездә… Мин Универсиада авылына кайттым, тулай торакка, 12 нче ел иде ул, универсиада алды елы, һәм мин әйтәм: «Гаҗәеп бертөрле бездә биналар, ник шулай ул?» ― дим.
Англиягә икенче тапкыр стажировкага баруым көз көне булды, бу баруым башка иде инде, тынычрак, дуслар да бик булмады, күпчелек анда диссертация язу белән мәшгуль иде. Дуслар белән күбрәк скайптан аралаштым.
АНГЛИЯДӘ СТАЖИРОВКАДА ЧАКТА МИН РУС РАДИОСЫН ТЫҢЛЫЙ ИДЕМ. ВАТАННАН ЧИТКӘ КИТСӘҢ, ВАТАНГА МӘХӘББӘТ УЯНА БИТ УЛ ШУЛАЙ.
Аннан кайткач Мәскәүгә күчендем. Шәхси тормышыма да бәйле иде инде ул. Ә бер елдан МДУда эшли башладым.

Һәм шунда яшь галимнәр белән таныштым, кайсы РУДНнан, кайсы МГИМОдан, ягъни яшь галимнәрдән генә торган тулы бер команда иде ул, һәркайсы үз юнәлеше өчен җавап бирә иде.

Һәм әнә шул берләшү этәргеч бирде, бездә дә галимнәр җәмгыяте үссен өчен, Россиягә ниндидер адымнар кирәк, дип уйладык. Шуннан проектлар эшли башладык, төрле шәһәрләргә чыктык, Екатеринбургка, Петрозаводскига, Мәскәү асты төбәкләренә. Мин Яшь галимнәр шурасы эшләренә алындым.

Ул чорда тагын Швециягә әңгәмәгә барып кайттым, аспирантурага дип. Анда ике көн генә тордым, велосипедларның бик күп булуы һәм шундый рәхәт мохитле, утырып журнал укый торган ял урыннары булуы истә калган.

— Мәскәүдәге эшегез нәрсәгә бәйле иде?


— Мәктәп укучыларының проект эшчәнлеге белән бәйле ― иң яхшы проектлар арасындагы конкурс... яшьләрнең инновацион иҗат үзәгендә иде ул, балалар анда проект эшчәнлеге белән шәгыльләнә ала.

Аннары мин шул Инновацион иҗат һәм нанотехнологияләр үзәгенә күчеп эшли башладым. Анда да атом көче микроскопиясе өлкәсендә эшләдем, шундый ысул ул, 3D-принтерлар белән бәйле.

Мәктәп укучылары килә иде, мин аларны шул принтерларда эшләргә өйрәттем. Безнең бер студент 3D-принтерда үзе 3D-принтер ясады.

— Фракталь сәнгать кебек. Ә менә 3D-принтер дигәнче, сез атомга бәйле нидер әйткән идегез?


— Микроскоплар, ну, сканерлау зонды, атом-көч микроскопиясе дип атала, аларны безнең остаханәдә… мин эшләгән остаханәдә ясыйлар. Һәм тагын шуларга запас частьлар да ясыйлар. Кыскасы, анда, үзәк базасында гади генә әйберләрдән башлыйлар да, соңрак шул студентларны җитди проектларга да катнаштыралар. Андагы лабораториядә бер ел буе шул ысулны өйрәндем, Казан университетында мин динамик яктылык таралу ысулын өйрәнгән идем, ә бусы ― сканерлау микроскопиясе, алардан кала да ысуллар бик күп, ягъни бер-ике тикшеренү ысулында белгеч булырга мөмкин.

— Мәскәүнең нинди урыннарын үз иттегез?


— Ботаника бакчасында ошый иде миңа, бигрәк тә сирень чәчәк аткан чорда, пионнар чәчәк атканда, анда аларның берничә йөз төре бар, һәм анда волонтер булып урнашырга мөмкин иде. Миңа, мәсәлән, бакча эше җитми иде һәм мин шунда йөреп, волонтерлык итә башладым. Агачларны бәйләшергә була иде, тагын ниләрдер эшләргә ― бакча эшләрен шулар алыштыра иде миңа.

Ә болай миңа парклар ошый иде, һәм тагын бер яраткан урыным ― ВДНХ, анда чөнки әнә шул космос, Роскосмос музейлары һәм шуңа кагылышлы нәрсәләр. Фәннәр фестивале дә шуннан башланды: космоска бәйле чара оештыруда катнаштым, анда космонавт Леонов килгән иде, әнә шул минем өчен иң кызык очрашу булды, тагын космонавт Сергей Рязанский килде, Нобель премиатлары.

— Менделеевскига кайту теләге каян килде?

— Ну, мин өйгә еш кайта идем, гел элемтәдә булдым. Белгән ысулларымны, җиһазларны, булган белемемне монда да алып кайтасым килә иде, мөһим иде ул минем өчен. Һәм тагын шундый бер көчле теләк ― Казанда IT-паркта чыгыш ясау. Шундый тема бит инде ул, шундый җиһазлар ― алар бездә аз кулланыла, сирәк кулланыла.

Башта мин ике эшне бергә алып бара алырмын дип уйлый идем: МДУда эшләп, Мәскәүдә яшәп, Казанда да нәрсәдер эшләүне. Баштарак бик тигез барды, барысына да өлгерә идем. Аннары Якташлар форумына кайттым да, дүртенче тапкырында бугай… Кешеләр сөйли шунда, кем үзен кайда тапкан, кайсы илдә, кайсы шәһәрдә, кемдер әйтә, Казанга кайттым һәм үз юлымны монда таптым, ди. Уйлыйм шунда: ә минем өчен нәрсә мөһим булыр иде, нәрсә кызык миңа, чын-чынлап караганда, үземә нәрсә кызык?

Һәм анда шулай килеп чыкты инде, өйдәгеләргә дә ярдәм кирәк иде, һөнәр мәсьәләсендә дә, мин әйтәм, ниндидер конкрет әйбер эшләргә кирәк бит инде... үз белгечлегемә кагылышлы.

IT-парк базасында стартап башлап карадым, шул микроскопларга бәйле. Һәм шунда мин стартапларның уңышка ирешмәгәннәре дә була икәнен аңладым. Минем ниндидер реаль әйбер ясый торган стартап башлыйсым килгән иде. Студентларым бар иде, программистлар белән эшләдек, шул микроскопларның программаларын камилләштерү юнәлешендә эшләдек. Команда төзергә тырыштым, студентларым берничә тапкыр алышынды.

Һәм шул эш барышында үз проектыңны эшләтеп җибәрү бик авыр икәнен аңладым: команда җыярга кирәк, акча табу юлларын эзләргә, эшне көйләргә. Аның өчен фәлән ресурслар кирәк, тегесе кирәк, бусы кирәк.

Ну, шулай итеп, соңгы форумнан соң, Менделеевскидагы сәнәгать оешмасына кайтып эшләү уе килде, әһәмияте дә булачак дип уйладым, табигый да.

— Заводка ничек урнаштыгыз? Ни дип аңлаттыгыз?


— Болайрак булды ул: мин килдем дә яңа юнәлешләр өлкәсендә эшлисем килә, дидем. Безнең төбәк икътисад ягыннан алдынгы санала бит.
Ә АЛАР МИҢА: «ӘТИ-ӘНИЕҢ РӨХСӘТ БИРДЕМЕ СОҢ МОНДА ЭШКӘ КИЛЕРГӘ?» ― ДИЛӘР.
Дөнья шундый хәзер, дип уйладым, проектлар да читтән торып эшләнә, быел бөтенләй барысы да онлайнга күчте, шуңа бу карарым дөрес булган дип саныйм, ни булса да, барыбер элемтәдә бит инде.

Бер ел эшләгәннән соң, студентлар, завод яшьләре белән аерым шөгыльләнә башладым.

— Менделеевск ниндирәк шәһәр ул? Анда бер тапкры да булмаган кешегә ничек тасвирлар идегез?


— Менделеевск ул ― моношәһәр, ул химик заводлар тирәсендә корылган ― Аммоний заводы, Карпов исемендәге химзавод. Җыйнак кына шәһәр, машинада бер башыннан икенче башына ― 15 минутлык юл. Монда мин машина йөртә башладым. Табигатькә чыгу мөмкинлеге бар, анысы да әһәмиятле минем өчен. Хәзер Wildberries керде монда.

Үзенчәлеге шунда: син, зур шәһәрләрдәге кебек, исәнләшеп кенә үтә алмыйсың.
ҺӘРКЕМ БЕЛӘН АЕРЫМ МӨНӘСӘБӘТ УРНАШТЫРЫРГА КИРӘК, ЧӨНКИ БУ КЕЧКЕНӘ ШӘҺӘР, МОНДА БАРЫСЫ ДА БЕР-БЕРСЕН БЕЛӘ. БАЛАЧАКТАН.
Башка бер җирдә дә юк андый мөнәсәбәт. Мәскәүдә кем бер-берсен балачактан белсен ди?

Әйтик, өлкән буыннан берәрсенә яңа телефон алдылар, ди, һәм сорый ул синнән: «Миңа вотсап урнаштырып бир әле, зинһар», ― ди. Башка җирдә булсаң, эшем күп дип, сәбәп табар идең, ә безнең шәһәрдә алай булмый, монда һичшиксез ярдәм итәргә кирәк, ә ул кеше берәр вакыт сиңа ярдәм итәчәк.

— Нәрсә җитми Менделеевскида?


— Җәй көне бассейн эшләми, ә миңа йөзү бик мөһим. Брендлар җитмидер, бәлки. Мәскәүдәге хезмәттәшләр сорыйлар, мәсәлән, аларга билгеле берни юк монда. Кеше әйтә: «Минем сиңа әйбер җибәрәсем килә, ― ди, ― ләкин мин Мәскәү интроверты инде шундый, онлайнда заказ биреп булыр микән»? Ә юк: бездә заказларны сайт аша кабул итмиләр, телефоннан шалтыратырга кирәк.

— Ничә кешелек шәһәр ул?


— Районда ― 30 мең кеше.

Бездән поездлар йөри, теләсә кайсы көнне Мәскәүгә китәргә мөмкин. Ягъни, теләсәм, теләсә кайсы көнне китә алам. Тонусны югалтмаска тырышам: район исеменнән төрле чараларга йөри идем, миңа кызык иде алар, республика исеменнән.

Ә аннары шундый аралашу даирәсе барлыкка килде, гел нидер булып тора анда ― һәм миңа хәзер шул җитә.
КЕШЕЛӘРГӘ КИРӘК БУЛУЫҢНЫ ТОЙСАҢ, НИНДИ ШӘҺӘРДӘ ЯШӘВЕҢНЕ УЙЛАМЫЙСЫҢ ДА.
Аннары Инженерные Хакатоны проекты барлыкка килде ― мәктәп укучыларын заводта һөнәрләр белән таныштыру.

— Ничек уйлап таптыгыз аны?


— Талантлар университеты белән бергә эшләдек, монда, Менделеевскида. Мин олимпиада биремнәрен төзедем. Аннары инде үзем Росмолодежь грантын оттым шушы проектка.

— Сез умартачы да бит? Сөйләгез әле шул турыда.


— Әйе, әти-әнием бу кәсептә 25 ел инде. Агаларым да умартачылар, бабамнан күчкән шөгыль. Әти ниндидер лайфхаклар табып, үзенә күрә ачыш ясаган саен, «Пчеловодство» журналына яза — унлап мәкаләсе басылды инде.
Кешеләр каяндыр белеп, сорап килгәндә, күңелле инде ул, күптән җайга салынган эш булуы рәхәт, үз брендың бар, үзеңнең продукцияң. Балны Россия шәһәрләренә дә җибәрәбез. Стартаплар белән алай түгел менә.

Беренче чәчәкләр күренүгә, кортларны кышлау урыныннан чыгару, аннары умарта аеру, аннары бал җыю чоры — балачакта һәр җәй саен күреп үстек без ул процессларны. Үскән саен әһәмият бирә барасың шуларга.

Хәзер умартачылык минем өчен дә зур эш, анда бар да шулкадәр төгәл булырга тиеш, кортларны карау, бал аерту — химиядәге заманча тикшеренү ысулларын үзләштерүгә тиң эш. Технологияләр дә камилләшә, элек күп эшне кул белән эшли идек.

Бал кортларының үз холкы, кәефе бар — ул һава торышына да бәйле, тормышларының җайга салынуына да. Нюанслары күп инде. Күп көч таләп итә торган мавыктыргыч эш. Хәзер Мәскәүгә барсам да, бал сорыйлар, үзенчә визит карточкасы кебек, һәм шулай булуына бик рәхмәтле мин.

Хәзер инде остазлар, әти-әни, өлкәннәр тәҗрибәсен өйрәнүдән кала, үзем белгәннәр белән дә уртаклашасым, мәктәп укучыларына, студентларга тапшырасым килә.

Әкренләп шундый фикергә киләм: Мәскәүдә нидер эзләгән булам, әйтик, ә ул юк анда. Күңелгә кереп калган юллар — мәктәптән өйгә кайту юллары, мәсәлән. Син аларны эзләп, дөнья әйләнергә мөмкинсең, Мәскәүнең һәр мәктәбен йөреп чыгарга мөмкин, ләкин үз мәктәбеңне таба алмассың. Ул монда һәм бары тик монда гына.

ИНТЕРВЬЮ — АЛЬБИНА ЗАКИРУЛЛИНА
ФОТО — ЛИЛИЯ РУАНОВНА
РЕЖИССЁР — ИЛШАТ РӘХИМБАЙ
ОПЕРАТОР — РУСЛАН ФӘХРЕТДИНОВ (ADEM MEDIA)