БАШКАЛАР КҮРМӘГӘННЕ ТАБАРГА ЮЛЛАР ЭЗЛИМ МИН
АЛЬФРИД БУСТАНОВ
АЛЬФРИД БУСТАНОВ
БАШКАЛАР КҮРМӘГӘННЕ ТАБАРГА ЮЛЛАР ЭЗЛИМ МИН


Мин Омскта тудым һәм шәхес буларак нигездә шунда оешып җиттем. Без яшәгән йорт Нефтьчыларда иде – шәһәрнең бер районы шулай атала. Әти нефть заводында эшләде, ул 50-елларда төзелгән. Шуңа күрә дә соңгы совет чоры цивилизациясенең материаль рәхәтлекләренең иң заманчаларыннан без мәхрүм түгел идек. Бөтен күрше-күлән дә заводта хезмәт итә инде.

Омск халкы инде ул чагында ук миллионнан артык – 1975 елдан бирле миллион кешеле шәһәр булып китте, моңа нәкъ менә сәнәгать үсеше сәбәпчедер, дип уйлыйм.

Мәктәпкә мин 94-нчедә киттем. Криминал бар иде инде, кем кайсы урамнан һәм башкалар, ләкин менә "атаклы" Казан бандалары кебек күзаллаулар юк иде – Омскида мин андыйны ук хәтерләмим.

Әйтик, безнең әти-әниләр бөтен мәгълүм күчеш-үзгәрешләр – приватизацияләү, башка шундый нәрсәләрнең заводка ни дәрәҗәдә йогынты ясаганнарын бик яхшы хәтерли. Чөнки анда менә директор кинәт кыш уртасында салган баштан Иртышта "йөзеп алырга" булган һәм батып үлгән. Нәкъ менә шушы вакытларда бар нәрсәне яңадан бүлү башланды.
Бервакыт мәктәптә Туган якны өйрәнү музее туган якны өйрәнү түгәрәгенә чакыра дигән игъланга юлыктым. Нигәдер кызыклы тоелды. 9 сыйныфта укыган вакыт. Барып карарарга булдым, анда әле өлкән сыйныфтагылар да йөри булып чыкты, һәм анда үзенә күрә бер тусня бара иде: кемдер фән белән кызыксына, кемдер аралашырга гына йөри, кыскасы, түгәрәктә вакыт кызык үтә.

Мин баштан ук Монгол империясе, Алтын Урда тарихын өйрәнү белән мавыктым – нигә икәнен анык аңлатып бирә алмыйм, болар барысы минем күңелне яулап алган иде.

Бәлкем (кире кайтып шулай уйлыйм) безнең татар икәнлегебезне аңлау миндә һәрвакытта яшәгәндер. Әти-әнием тумышлары белән Омск өлкәсе авылларыннан, себер татарлары. Һәм менә ул йолалар, туганнар белән аралашу – миндә көндәлек тирәлектән аерылып тора торган ниндидер мәдәни даирә вәкиле булу тойгысын тудыралар иде. "Без һәм алар" дигән күзаллау миндә шактый иртә калыплашты. Тамырлар кайда, каян килгән һәм кая таба илтә – ниндидер мәдәни аерымлану, аерылып тору хисе ул вакытта шушы кызыксыну, мавыгуга китергәндер дә дип уйлыйм.
ЯЛЛАРДА МИН ПУШКИН КИТАПХАНӘСЕНӘ ЙӨРИ ИДЕМ. МӘСКӘҮДӘ КИТАП ЧЫКТЫМЫ – АНЫ ИНДЕ ОМСКИДА УКЫРГА МӨМКИН.
Мөгаен, нефть һәм нефть эшкәртү заводы булуы җимешләредер – 1995тә олы өлкә китапханәсе салдылар.

Мин тарихи факультетка укырга кердем һәм баштан ук тикшеренүләрне дәвам итәргә теләвемне, фән белән шөгыльләнергә теләвемне белә идем. Шәрык белеме буенча юан-юан китаплар укыдым.

Беренче курста укыган чакта Омскида тарих факультетына нигез салучы кешеләр, тәҗрибәле гвардия, олпат профессорлар әле сафта иде. Археолог Владимир Иванович Матющенко, әйтик, беренче курста имтиханнар кабул итте бездән.

Мондый профессорларны күргәндә мин бик яхшы аңлый идем, алар – фәнгә хезмәт итүнең саф эталоны. Икенче төрле әйткәндә, биредә без фән белән шөгыльләнүдән дивидендлар, файда алу өчен түгел, ә бәлки аңа, фәнгә хезмәт итү өчен, саф, тапсыз кызыксыну булырга тиеш.

Укыганда эчке көрәш утында яндым, ну, яшьләрчә максимализм – мисал өчен, диссертацияләрнең ничек якланганын күрә идем һәм кайвакыт сантыйланып ул кешеләргә әйтеп тә куйгаладым:
«ДИССЕРТАЦИЯ ШУШЫНДЫЙ БУЛАМЫ ИНДЕ, ЙӘ?». ИМЕШ: БЕЛӘБЕЗ ЛӘ МОНДЫЙ ФӘН ДОКТОРЛАРЫН. ИКЕНЧЕ КУРС СТУДЕНТЫ БАШЫМ БЕЛӘН ДИГЕН, Ә! МИҢА "ТЫНЫЧЛАН" ДИ ТОРГАННАР ИДЕ.
— Ул эшләргә дәгъваларыгыз нинди иде?

— Минем дәгъвам системага карата: ниндидер ифрат олы әйберләр дә эшләнми бит, ниндидер алга ыргылыш юк. Кайда соң ул, хакыйкать эзләү кайда?

Шул ук вакытта дөресен танырга кирәк: күз алдымда башка төрле үрнәкләр дә бар иде. Алтын Урда тематикасы белән кызыксыну сәбәпле читләп үтә алмаган авторларның беренчеләре арасында Казан университеты профессоры Миркасыйм Госманов булды. Алтын Урда тарихы буенча хезмәтләре бихисап аның, аны укымыйча булдыра алмый идем. Һәм нәкъ менә шушы галим ниндидер текә барыш үрнәге булып торды.

Әле дә исемдә, ул чагында китапханәдә каталог карточкаларын алып, беләсездер, озынча тартмаларда, кирәкле тартманы, әйтик, "Инкыйлабка кадәр чор Россия тарихы"н таба идем дә, – чет-чет-чет – ул карточкаларны аралап утыра идем.

Аннары, бу этапны узгач, иске каталог тартмаларын эзли башладым, баксаң, алар яңаларыннан аерыла икән. Һәм анда иске әдәбият, элеккеге китаплар бар, алар ни сәбәпледер күрсәтергә теләмиләр, ул иске кәгазьләрне шунда калдырганнар, яңа тартмаларга күчермәгәннәр.

Ниндидер тойгы, беренче ачучы, башкаларга тәтемәгән белемгә ия булу хисе – ул әлегә кадәр күңелне кытыклап тора.
БАШКАЛАР КҮРМӘГӘННӘРГӘ ИЛТҮЧЕ СУКМАКЛАРНЫ ЕШ ЭЗЛИМ.
Ниндидер бер мизгелдә тикшеренүләремнең тематикасы Россиядә ислам тарихы темасына таба авыша башлады. Университетның өлкән курсларында укыганда ук коллегалар белән бәхәсләр башланды, принципиаль характердагы бәхәсләр.

Минем кайбер хезмәттәшләрем – ну, ул чакта алар әле хезмәттәш түгел, ә кафедра мөгаллимнәре иде – алар мин өйрәнә торган нәрсә асылда ислам түгел, ә ислам кабырчыгы белән капланган фольклор дип саныйлар иде.
МИН ИСӘ КИРЕСЕНЧӘ, НӘКЪ МЕНӘ ШУШЫНДЫЙ ХАЛӘТЕНДӘ ҖИТДИ КАРАЛЫРГА ТИЕШЛЕ БОРЫНГЫ ТАРИХЛЫ ЯЗУ ТРАДИЦИЯСЕ ҺӘМ ИСЛАМ ДИСКУРСЫ БЕЛӘН ЭШ ИТӘБЕЗ БИТ, ДИП ИСБАТЛЫЙ КИЛДЕМ.
Һәм менә билгеле бер мизгелдә, 2005 елдан башлап экспедицияләргә йөрмәгән булсам, мин үз фикерләрем белән ялгызым калган булыр идем – ә экспедицияләрдә мин бик кызыклы шәхес, шулай ук Омск университетын тәмамлап чыккан Игорь Владимирович Беличев белән таныштым, ул Тубылда яши һәм эшли иде.

Ул минем фикерләремә кушыла, үзе дә охшаш темалар белән шөгыльләнә иде – безгә сөйләшергә һәрвакыт сүз табылып торды. Ул миңа караганда күпкә өлкәнрәк, тәҗрибәсе дә бермә-бер артык, бу кешедә мин рәсми булмаган остаз, үзенә күрә шәех таптым.

Игорь Владимирович фәннәр кандидаты да түгел, экспедицияләр белән мавыгып китеп, карьера турында оныткан ул. Ягъни ул менә дигән текстлар яза, сүз остасы, ләкин моны ул диссертация итеп оештыра алмаган, шулай итеп, минем фәнни җитәкчем була алмый иде.

Беренче эш итеп Казанга киттем, профессор Госманов янына киттем, тарих факультетында күрешкәндә ул әйтте: "Миңа өмет итмә, мин тиздән үләм. Сиңа, мөгаен, укучыларым белән эш итәргә туры килер". Һәм ул безнең очрашуга бер ел дигәндә вафат булды. Тагын ул әйтте: "Ә беләсезме, Петербургка барып карагыз".

Мин Петербургка стажировкага юл тоттым. Кызык иде: миңа чит кешеләр, эшмәкәрләр, ике тапкыр берәр ай Петербургта яшәп кулъязмалар өйрәнергә ярдәм иттеләр. Без нумизматика буенча конференциядә таныштык, хәлле кешеләр, алар да шул тема белән кызыксыналар. Ну, алар миңа "Әйдә без сиңа булышабыз", – диделәр. Аларның минем өчен никадәр яхшылык кылганнарын гел җылылык белән искә алам, мин ул сәяхәтләрдә бик күп тәҗрибә тупладым.
Бишенче курста DAAD Фонды стипендиясенә лаек булдым, бу – студентлар өчен Германиядә алман телен өйрәнү максатыннан алмашып белем алу фонды.

Киттем мин шулай, бер ай Фрайбургта яшәдем, алман телен өйрәндем һәм берочтан белешеп тордым: укуымны дәвам иттерәсем килә, бәлкем, монда ниндидер стипендияләр бардыр?

Миңа әйттеләр, минем темам буенча Амстердамда профессор Михаэль Кемпер атлы кеше бар икән: «Аңа язып кара, менә адресы, ул берәр нәрсә киңәш итмәсме». Аңа яздым, ул миңа җавап бирде: "Телисең икән, кил".

Минем бераз калган акчалар бар, стипендияне мин Германиядә бер ай буе тору өчен алган идем, һәм тотарга бераз акча каралган иде, ашарга, мәсәлән – якынча 500 евро тирәсе булгандыр.

Шушы акчалардан мин күпмедер саклап калдырдым, Амстердамга кадәр барырга һәм кире кайтырга поезд билетына акчам җитте, тагын әле өч евро калды да кесә төбендә.
КЕСӘДӘГЕ ШУЛ ӨЧ ЕВРО БЕЛӘН, УРЛАМАСЫННАР ДИП АКЧАНЫ МЕНӘ ШУШЫЛАЙ ЧЫТЫРДАТЫП ТОТЫП – НУ, ПСИХОЛОГИЯ БИТ УЛ – МИН ШУШЫЛАЙ КЫСЫП ТОТТЫМ, АСКЫ КИЕМГӘ ТЕГЕП КУЕЛГАН ДИЯРЛЕК ӨЧ ЕВРОНЫ (КӨЛӘ).
Без Амстердамда очраштык, шәһәр буенча йөреп алдык, таныштык. Ул минем шәҗәрәләр, исламлаштыру турындагы Себер риваятьтләре белән шөгыльләнүемне тыңлады, үзенең китапларын бүләк итте, һәм... без шушы ноктада хушлаштык та.

"Мин сине алам" яки "мин сине алмыйм" да димәде, бөтенләй берни әйтмәде.

Ә бер-ике айдан хат килде, ул совет Шәрык белеме тарихын өйрәнергә грант отканын хәбәр итте. "Телисең икән, гариза тапшыр", – ди.

— Тапшырдыгыз инде?

— Минем өчен сынау иде бу, минем бит үземнең темам бар: мин кулъязмалар, исламның себер традициясе белән шашып йөрим ич. Ә монда миңа әйтәләр: әйдә, Казакъстандагы совет Шәрык белемен өйрән.

Һәм мин уйга баттым: нишләргә инде? Барысын үлчәдем — ну, мин ул чакта Омскта аспирантурага кергән идем, темам да шул ук иде. Уйладым да, тәвәккәлләргә булдым.
Киттем мин шулай итеп, ничектер шулай килеп чыкты, кабул да иттеләр, гәрчә инглиз телен белмәсәм дә – мин бит алманча гына өйрәндем. Гомумән караганда да әллә ничек кенә күренгәнмендер – Омск университетыннан дөньяның иң яхшы университетларының берсендә аспирантурада укырлык дәрәҗәдә әзерлек көтәргә буламы инде?

— Амстердам университетында кыен булдымы?

— Беренче ярты ел тәмуг инде: берни аңламыйм, дөм ялгызым, бер кешем дә юк, хәтта зарланырлык җан да юк бит (көлә). Миңа бар да сәер тоела: кешеләр үз-үзен ничек тота, алар ничек сөйләшә, алар өчен ни дөрес тә, ниләр – түгел.
Ә нәрсәләрдер, киресенчә, кызык иде: Амстердамда мин үземне мөселман илендәгечә хис иттем: бөтен җирдә хәләл ит саталар, гарәп киемнәре. Гарәп, төрек, фарсы телләре – урамда яңгырап тора.

Омскта кеше буларак оешкан булсам – ниндидер нигез барлыкка килде, Амстердамда исә минем дөньяга карашым формалашты, дөньяга карашым – мультимәдәни, ирекләр белән, чикләр кайда үткәрелергә тиешлеге турындагы фикерләр белән.

Анда мин бик күпне өйрәндем, ләкин ул уку – ул сындыру аша иде, үз-үзеңне күндерү, кыргыйлыкны җиңеп чыгу аша. Үземә ни өчен рәхмәтле, нинди өстәмә курсларга йөри алам, шуларга йөрдем. Нидерланд теленә язылдым, инглизчә өйрәндем, беренче елда ук гарәп һәм фарсы телләре курсларын үз иттем.

— Дүрт тел өйрәндегез инде алайса?

— Ну, әйе.

— Сезгә анда ниләр ошый һәм ниләр күңелегезгә ятмый иде?

Ниндидер йомыкыйлык бар анда, Голландиядә. Миңа тере аралашу, җанга-җан сөйләшү җитмәде. Омскта дусларым бик күп, ишегалдында, университетта, туганнар, аралашу һәм башка шундый әйберләр. Чын күңелдән, бездә ихласлык дип нәрсә санала – син акча өчен, малга кызыгып, абруй, башка нәрсә өчен түгел, ә менә бары рәхәт булсынга, җаның өчен аралашасың. Голландиядә алай түгел иде.
АНДА ДУСЛАР БАРЛЫККА КИЛДЕ ДИП ӘЙТӘ АЛМЫЙМ. ХЕЗМӘТТӘШЛӘР – ӘЙЕ, Ә МЕНӘ, ӘЙТИК, КҮРЕШКӘНДӘ КҮЗГӘ КАРАП ТЫНЛЫК САКЛАП ТОРА АЛЫРЛЫК ДУСЛАР – АНДЫЙЛАРЫ ЮК, АНДЫЙ ГАДӘТЛӘР ДӘ ЮК АЛАРДА.
— Россиягә ничек кайтырга булдыгыз?

— 2013 елда мин диссертация яклап чыктым. Ләкин мин әле үземнең Себер тикшеренүләремне дәвам итә идем һәм үз фикерләремне, контекстка, ул мәдәниятнең кайсы кыйтгага каравы турындагы карашларны тагын да тулырак, төплерәк туплый килдем.

Һәм миндә үзенә күрә татарлыкка, дип әйтимме соң, карашлар формалашты. Нәкъ менә фәнни караш. Үзем Казанга килүләрне дәвам итәм, ә үзем уйлыйм: диссертацияне яклаганнан соң алга таба өйрәнер өчен нинди материаллар табарга була монда.

Нәкъ менә Казан университеты китапханәсендә, Лобачевкада, үзенең күпмеңлек татар кулъязмалары фонды белән дан тоткан бу урында мин мәгънәләр дә, чыганаклар да, тагын ниләр телисең, шуларны да таптым.

Билгеле бер мизгелдә мин үземне ышандырып бетердем – китапханәдә эшлисем килә икән, шундый пәйгамбәрлек, имеш, чөнки анда беркем дә өйрәнми торган кулъязмалар бар. Ә минем белемнәрем байтак, аларны мин биредә куллана алам.
АМСТЕРДАМ УНИВЕРСИТЕТЫНДА ДОКТОРЛЫК ДӘРӘҖӘСЕ АЛДЫМ ДА, КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫНА – КИТАПХАНӘГӘ ЭШЛӘРГӘ КИЛДЕМ. МИҢА КАЛСА, ЧИТТӘН КАРАГАНДА ЮЛӘРЛЕК СЫМАН КҮРЕНӘ (КӨЛӘ).
Мин Казанга күченеп киткәч, туганнарымның башын ашый башладым; Омск белән чагыштырганда, мин әйтәм, Казан – супершәһәр ул. Бүгенге көндә минем туганнан-туган ир туганым, туганнан-туган кыз туганым, бертуган абыем, әнием, безнең имамыбыз – менә биш гаилә монда күченеп килделәр.

Шулай бервакыт конкурс буенча үтеп, Санкт-Петербургтагы Ауропа университетында профессура алганлыгым ачыкланды. Хезмәттәшләремә "әлегә" дидем дә, Питерга юл тоттым. 2014 елдан алып 2019га кадәр шунда яшәдем. Без шәһәр үзәгендә мәчет янында тордык, Петропавловск ныгытмасы янында. Әйе, шул мәгълүм мәдәни даирә, рәсемнәрдәгечә күренешләр.

Шул ук вакытта Җәмигъ мәчете янында чегәннәр, эшкә Троицк күпере аша баргандагы пычраклык. Караңгылык, депрессив каралык, декабрьләрдә шул Троицк күпереннән ташланасы ук килә башлый. Чөнки барасың – караңгы, кайтасың – караңгы. Шул менә шулар инде.

— Бу период, Ауропа университеты ни бирде сезгә?

— Ауропа университеты мине бөтенләй төрле юнәлеш кешеләре арасында күперләр салырга өйрәтте.
МИНЕМ ЯШЬТӘ ГОМУМӘН КҮРЕЛМӘГӘН ӘЙБЕР – АЛАР МИҢА ФӘННИ ИЕРАРХИЯ БАСКЫЧЫНЫҢ ИҢ ЮГАРЫ КАТЫНДА – НУ, 27 ЯШЬТӘ ПРОФЕССОРЛАР АРАСЫНДА БУЛЫРГА ҺӘМ БАШКА КЕШЕЛӘРГӘ 60 ЯШЬТӘ ГЕНӘ ТАТЫЙ ТОРГАН РЕСУРСЛАРНЫ КУЛЛАНЫРГА – ҮЗ-ҮЗЕМНЕ ТАНЫРГА МӨМКИНЛЕК БИРДЕЛӘР.

Интервью — АЛЬБИНА ЗАКИРУЛЛИНА
Фото — ДАНИИЛ ШВЕДОВ