ТОТ ТА ҮЗЕҢНӘН БАШЛА
АЛЬБИНА ГАБДРӘФЫЙКОВА
АЛЬБИНА ГАБДРӘФЫЙКОВА
ТОТ ТА ҮЗЕҢНӘН БАШЛА

Альбина Габдрәфыйкова балалар бакчасыннан ук тәм-том әзерләргә һәвәс булса да, экономистка укый. Декрет ялында исә, һөнәрен алыштырып, яраткан эшенә алынырга уйлый. Франциядә Оливье Божарда, Lenotre мәктәбендә, National Institute Of La Bakery һәм Ritz Paris отеленең кулинария мәктәбендә, Испаниядә Джорд Бордаста, Стефан Леру һәм Питер Юнда укый. Хәзер — Яр Чаллы шәһәрендәге «The Moment. Кондитерская. Книги. Винил» мәйданы шеф-кондитеры.


— Туксанынчы еллар Чаллысы — нинди шәһәр ул?

— Хәтерлим әле, машиналар күпкә азрак иде, буш ишегаллары, ишегалдында уйнап йөрүче бала-чага, хәйран күп иде алар. Ата-аналар курыкмаган инде балаларын чыгарып җибәрергә: без рәхәтләнеп урамда уйный идек, иртән мәктәпкә дә үзебез бара идек, тыныч кына. Мин балалар бакчасына да үзем йөрдем, беркем озатмый иде. Ну, сирәк кенә озаталар иде. Әнә ул бандитлар кулындагы комплекслар, аңлашулар — читләп үтте алар мине, даирәм дә, дөньяны күзаллавым да башка булгандыр, күрәсең.

Мин эксперименталь класста укыдым, мәктәпкә бер шундый класс җыялар иде ул вакытта: дәресләрнең бер өлеше — музыкаль студиянеке, бер өлеше — гади мәктәпнеке. Беренче өч классны гына шулай укыдык инде без, бишенче класстан гади класска әйләндек.
Әле исемдә, 3нче класста сайларга туры килде: музыкаль класста калып укыргамы, хореография классындамы. Болай булды: отчет концерт бара иде, һәм анда бию студиясе дә, хор студиясе дә чыгыш ясый. Менә мин биеп кердем, ә киләсе номер — хор чыгышы. Ә мин сәхнә костюмында.
СӘХНӘ АРТЫНА ЧАБЫМ КЕРӘМ, ҺӘМ КИЛӘСЕ НОМЕРНЫ ИГЪЛАН ИТЕП, ШУҢА ТЕЗЕЛЕП БАСКАН АРАДА, КОСТЮМЫМНЫ СЫДЫРЫП КЫНА ТӨШЕРӘЛӘР ДӘ — МИН ИНДЕ ИКЕНЧЕ КОСТЮМДА БАСЫП ТОРАМ. ҺӘМ УКЫТУЧЫЛАР ӘЙТӘ, САЙЛА ДИЛӘР, БОЛАЙ ЧАБЫП ЙӨРЕП БУЛМЫЙ БИТ ИНДЕ.
Биюдә, мәсәлән, укытучы аякларыбызга сугарга да күп сорамый иде — турайтыгыз, янәсе. Нормаль хәл иде ул.

Мин музыка классын сайладым, чөнки бию ул... ну, мин ул кадәр теге сәләте аермачык күренеп торган биюче түгел идем инде... Һәм өйдә музыка уен коралы да булгач, музыка юнәлешендә тырышыбрак та укыгач, шуны тәмамлыйсы килде инде, куйган көч юкка китмәсен дип.

Мин инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган лингвистик класста укыдым, шуңа әдәбият дәресләре күп иде, рус теле, инглиз теле.

— Кондитер булу теләге — ул мәктәптә үк бар идеме?

Мин әнигә гел әйтә идем инде, общепитта эшлисем килә дип.

Духовка белән газны ышанып тапшырган чаклары сирәк була иде, шуңа мин меренгадан башладым — шикәр белән күпертелгән йомырка агыннан — чөнки ул тәмле дә, ясавы да җиңел. Болай була инде бу: йомырканы вата идем дә, агын аерып алып, чама белән генә шикәр өсти идем, аннары миксер белән күпертеп, шуны кашыклап ашап утыра идем.
— Ничә яшь иде сезгә?

— Балалар бакчасына йөргән вакыт әле бу.

— Вау!

— Мәктәптә укый башлагач, анда инде тортиклар да булды, чикләвек, вафлилар. Хәтерлисездер, ул чакта шундый чуен вафельницалар бар иде?

— Әйе. Ягъни сез гел тәм-том әзерләгәнсез булып чыга?

— Әйе, гел тәмлетамак булдым инде мин. Ну, аннары, ашарга дигәндә, әни әзерләгән ризык гел була иде инде өйдә, ләкин тәм-том да ашыйсы килә бит. Һәм миңа аны әзерләү ошый иде.

Һәм менә мин общепитта эшлисем килә, ди идем. Безнең шәһәрдә ул — техникум, ягъни югары белем дә түгел хәтта. Ә теләсә кайсы ата-ана баласына иң яхшысын тели бит инде.
ӘНИ ӘЙТӘ ИДЕ: «КЫЗЫМ, ӘЙДӘ БАШТА РӘТЛЕ БЕЛЕМ АЛ, АННАРЫ НИ ТЕЛӘСӘҢ, ШУНЫ ЭШЛӘРСЕҢ», — ДИ ИДЕ.
Ну, һәм тагын общепит ул кадер-хөрмәт күрми эшли торган урын, нормалар артык күп, авыр физик хезмәт — гел аяк өсте, бик зур җаваплылык, анда эшләгәнче, офиста компьютер каршында утыруың яхшырак ди иде, кайтасың да эшне онытасың.

Һәм мин, ярар, югары белем алыйм, дип уйладым.

Әнинең мине бик тә банк өлкәсендә, финанслар өлкәсендә күрәсе килә иде. Нәкъ шул вакытлар бит ул: йә юрист булырга, йә икътисадчы.

Мин Казан финанс-икътисад институтының финанс эше юнәлешенә кердем була инде. Бер очтан журфакка да биргән идем документларны — журналистика кызык иде миңа — анда да түләүлегә үттем, ләкин икътисадны сайладым. Кызыл дипломым ята өйдә.

Берәүгә дә хәтта зачет та биргәнем булмады, гел автомат куялар иде.
Уку җиңел барды. Бишле генә булырга тиеш дигән нәрсә юк иде миндә. Һәм общепитта эшләргә теләвем белән финанслар өлкәсендә укуым арасында да каршылык юк иде, чөнки, асылда, финанс өлкәсе бик кызык ул, һәм алга таба банк өлкәсенә китмәсәм дә, аның кирәге чыгачагын аңлый идем.

Ныклы нигез бирде ул миңа, маркетинг та керде чөнки, финанс планлаштыру да. Банклар төзү, брендлар, профильләр уйлап табуга бик кызык уеннар оештырыла иде. Төрле яктан үстерә алар: коллектив белән идарә итәргә өйрәнәсең, конфликтология, социология — кемгә дә артык булмаячак белемнәр.
Бераз гына белгечлегем буенча да эшләдем — барысы бергә елдан артык вакытка җыелгандырмы. Башта ВТБда кешеләр белән фронт-линиядә эшләдем, психологик яктан авыр иде, кредит бирә алмый идем. Ну, менә күрәм дә кешене, аңа болай да кыен икәнен күрәм, һәм ничек итеп аңа тагын кредит тагасың ди? Кызгана идем кешеләрне. Рухи яктан бик авыр иде. Аннары «Автоград»ка күчтем, юридик затлар белән эшләргә. Бизнеска кредит бирү — икенче инде ул, син аның бизнес өчен өстәмә мөмкинлек икәнен аңлыйсың. Анда җиңелрәк булды.

Аннары декрет ялына киттем. Ләкин мин гел нидер әзерли идем, кулинариягә булган һәвәслегем кая да китмәде. Ул чорга рецептларым кайсыдыр журналларда да басылып чыкты.
ҺӘМ МЕНӘ ДЕКРЕТ ЯЛЫНДА МИН КҮҢЕЛЕМ ЯТКАН ЭШ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНӘ АЛУЫМНЫ, АҢА ВАКЫТЫМ ДА, ТЕЛӘГЕМ ДӘ БУЛУЫН АҢЛАДЫМ.
Я поговорила с семьёй, родные меня поддержали, сказали: «Мы поможем, посидим с ребёнком, пока ты будешь учиться». Учиться я решила на курсах, чтобы получать сразу выжимку, чтобы было информативно и в более короткие сроки (хотя эти короткие сроки у меня заняли в итоге несколько лет). И вот с 2016 года начинается у меня учёба.

Параллельно у меня профессиональное оборудование появилось дома, чтобы оттачивать навыки, потому что если после обучения не тренироваться, всё забудется. Кстати, профессиональный миксер мне подарили на 8 марта в 2016 году, как раз такой большой, он переехал сейчас сюда на производство. В принципе, всё, что в квартире было, я перевезла, когда уже цех открылся. И это уже такое привычное оборудование, которое проверено временем.
— «The Moment» ачылганчы, сез заказларны өйдә эшли идегез, димәк?

— Юк. Өйгә заказ алганым булмады, «декретта утыручы эшлекле әниләр» рәтенә керәсем килмәде. Мин әзерләп карый идем дә танышларга тарата идем, аның кадәр әйберне үзең генә ашап бетерә алмыйсың бит. Аннары, фикер ишетү дә кызык иде.

Эшләгән эшләгән, профессиональ эшләргә кирәк инде — миңа гел шулай булырга тиеш кебек иде. Мин аны хобби, декрет ялындагы бер мавыгу итеп кабул итми идем, җаваплы эш иде ул минем өчен.

Мәскәүгә ипи пешерү курсларына бардым: круассан әзерләргә өйрәнергә, Александр Кислицын мәктәбенә. Анда әзерләү технологиясен күрдем дә, аларны өйдә кул белән җәеп булмавын аңладым, күпкә катлаулырак процесс ул. Юк-юк дигәндә дә, камырҗәйгеч кирәк аңа, ә ул барыбер шактый зур нәрсә. Ну, һәм инде безнең продуктлар белән дә булмый инде ул, анысына аерым кайтырбыз әле.

Мин үзлегемнән дә өйрәнә идем, катлаулырак десертларны да эшләп карадым: муссларны, макарунс бик әйбәт килеп чыга иде. Интернеттан рецептлар табып эшләп карый идем, ялгыша-ялгыша камилләштерә идем ул рецептларны.
Җәй көне инде киләсе курска — «Начинающий кондитер» курсына баргач, анда Алексардр Кислицын үзе укытты безне. Һәм менә аның белән танышу зур йогынты ясагандыр, мөгаен. Менә, әле узган атнада аның белән туры эфир үткәрдек. Күпме ел узган бит инде... 4 ел узган, без әлегәчә элемтәдә торабыз. Һәм шул төркем белән дә язышабыз, вотсапта чатыбыз бар, аларның күбесе шулай ук кондитер өлкәсендә эшли.
СЕЗДӘН КАЛА, БЕР ТӨРКЕМ БЕЛӘН ДӘ ТӨНГЕ МӘСКӘҮНЕ КАРАП ЙӨРГӘНЕМ БУЛМАДЫ ДИГӘН ИДЕ УЛ БЕЗГӘ.
Кислицын курсы яхшы база бирде, нәкъ менә җитмәгән белемне. Технология ягыннан: нәрсә-ничек яраша үзара, производство технологиясен, мин ник шулай булуын аңлап җиткермәгән әйберләрне аңлатты. Һәм шуңа өстәп, профессионалның цехы ничек эшләгәнен күрдем.

Аннары мин Мәскәүгә танылган шоколатье Стефан Леруда укырга дип бардым. Бельгия шоколатьесы ул, мин аның ясаган әйберләрен, шоколадтан скульптура ясавын карарга йөри идем. Яңа төр техникаларны күрү бик кызык иде.

— Ә ничек әзерли ул? Кулинариянең сәхнә арты тормышыннан берәр нәрсә сөйләгез әле?

— Ну, сәхнә артын миңа күбрәк башка шефлар күрсәтте. Оливье Божар, мәсәлән. 17нче елны Перпиньянга баргач. Франциядәге бер кечкенә шәһәр ул, Барселонадан ерак түгел.

Оливьеның MOF дәрәҗәсе бар — Франциянең иң яхшы хезмәткәре — кул хезмәте өчен бирелә, француз һөнәрчеләренә бирелә торган иң дәрәҗәле титулларның берсе. Франция хезмәткәрләре бик горурлана ул исемнәре белән, аларның якаларында ук MOF тамгасы була, чөнки ул дәүләтнең иң югары бәяләмәсе.
Ул теге минем борылыш вакыты иде, шеф-кондитер булып эшләргә теләвемне һәм ниндидер уникаль әйберләр ясарга теләвемне аңлаган чак. Һәм әнә шул сәяхәт күзаллавымны оештырып бетерде дә: минем витринада нәрсәләр булачак, нинди десертлар булырга тиеш ул, нинди минималистик дизайн булачак, тәмнәре нинди, цех нинди булырга тиеш. Оливье укыта торган класс, мәсәлән, аның анда зур булмаган производствосы бар, янәшә бер бинада, дивар аша гына хезмәткәрләре эшли, һәм шулар янында студентлар өчен класс.
На фото: пространство «The Moment»

МИН АНЫҢ ТӨШ ВАКЫТЫНДА ГЕЛ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ҺӘМ СТУДЕНТЛАРЫ БЕЛӘН БУЛУЫН ОШАТТЫМ, ЯГЪНИ БАШКАЛАР БЕЛӘН БЕР ДӘРӘҖӘДӘ БУЛА БЕЛҮЕН. БАНКТА ЭШЛӘГӘНДӘ, БЕЗ ШУНДА БЕР ТЫКРЫКТА ГЫНА КАПКАЛЫЙ ИДЕК, КЕМ НИЧЕК ӨЛГЕРӘ.
Алай оешып ашау юк иде. Ә Франциядә туклану — аерым тема, һәм аларның анда бар да төгәл сәгатенә карап... һәм син утырып ашарга тиеш, аякөсте сэндвич капкалау гына түгел.

Аның таләпләре бик кырыс, студентлары белән ул үзен хезмәткәрләре белән тоткан төсле тота. Ул кычкырырга мөмкин, янарга, берәр нәрсә белән орырга да күп сорамый... венчик белән, мәсәлән, берәр нәрсәне дөрес эшләмәсәң.
АНЫҢ РУСЧА БЕЛГӘН БЕРДӘНБЕР СҮЗЕ — «НЕТ». ҺӘМ ДӨРЕС ЯККА БАРМАВЫҢНЫ КҮРӘ ИКӘН, УЛ ШУНДА УК: «НЕТ, НЕТ, НЕТ!»
Хәзер аңлыйм инде мин аның ник шулай таләпчән булуын. Өйдә әзерләгәндә, без камырны бер ягыннан җәяргә күнеккән бит инде, киңәйтәсе килгән якка җәеп... йә, мәсәлән, шикәр, он алганда, иелеп алабыз.

Ләкин күпләп әзерләгәндә, алай билсез калырга да мөмкин. Шуңа үзеңә борылырга түгел, камырны борырга кирәк, ә үзең гел төз калырга тиеш. Шикәр, он контейнерларын да иелеп түгел, чүгәләп алу дөрес, бил хисабына түгел инде, чөнки алай билгә көч килә. Әнә шундый моментлары бар, баштарак аңламыйсың аны. Шулар өчен сүгә дә инде ул, дөрес эшләү гадәткә керсен дип.
БЕЛЛӘСЕЗМЕ ФРАНЦУЗ ШЕФЛАРЫ НӘРСӘ БЕЛӘН АЕРЫЛЫП ТОРА? АЛАР БЕР-БЕРСЕНӘ ШУНДЫЙ ИХЛАС ХӨРМӘТ БЕЛӘН КАРЫЙЛАР.
Lenotreга баргач (Франциядәге иң тәҗрибәле кондитер мәктәпләреннән берсе), мин Оливье Божар кителеннән килгән идем. Һәм шеф шул имзалы кительне күрүгә шундый сөенде: «Ул бит минем дустым, һәм гомумән, искиткеч шеф, мин шундый шат синең анда укыган булуыңа!» — ди.

Франциядә башкаларга конкурент итеп карамыйлар, алар ике рәссам кебек — ике бөртөрле картина ясый алмыйлар.

Яки менә презентация бара, уку нәтиҗәләрен күрсәтәбез, башка шефлар килә, кабып карыйлар да: «Вау, шундый шәп, шундый тәмле!» — диләр. Һәм син аларның ихлас сөенечен күрәсең, бер шефның икенче шеф эшенә сөенүен. Әнә шул үлеп ошый инде миңа, нәкъ әнә шул ихласлык, киңкүңеллелек, бер-береңә шундый мөнәсәбәт, ничек шәп ул: шундый бөек шефлар шундый гади итеп аралашалар, шулкадәр рухландырып торалар бер-берсен.

Көч бирә ул. Һәркем үзенчә әзерли, һәм бу искиткеч. Төрлечә эшләп карарга була, шәп бит.
Сәхнә арты дигәннән, Франциягә кадәр мин Питер Юн мастер-классында булган идем, танылган ипи пешерүче бу. Аның мастер-классы да күпмедер белем бирде инде миңа, әйе, ләкин бер әйбер эшләп, икенчене сөйләп, өстәл астыннан гына нидер кушып эшләве сәерсендерде бераз.
ИҢ НАЧАРЫ — ОСТАЗНЫҢ ҺӨНӘРИ СЕРЛӘРЕН АЧАРГА ТЕЛӘМӘВЕ.
Перпиньяннан соң мин Испаниягә — Джорди Бордаска киттем. Даһи кеше, көчле харизмалы кеше. 2011 елда кондитерлык сәнгатендә дөнья чемпионы булган кеше.

Берзаман ул үзенең b-conceptын чыгара башлады. Хәзер шуның белән танылган. Ул десертларга кушыла торгар продуктларны өйрәнә: мәсәлән, чияне ала да аның тыгызлыгын тикшерә, шушы сорттагы шикәр күләмен анда, һәм нәкъ шул сортка гына туры килә торган рецепт уйлап таба. Әле дә күзләре яна аның шул концепциясеннән.
Глютенсыз, лактозасыз десертлар ясау серләрен, нәрсәне нәрсә белән алыштырып булганын, калориясен ничек киметеп булганын да мин аннан белдем. Әйтик, 340 кКал калорияле классик шоколад муссыннан ничек итеп йөз ничә калорияле җиңеләйтелгән мусс ясарга. Джорджи вегетариан, шуңа аның концепциясендә хайван майлары, алыштыргыч матдәләр юк, сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен инде бу. Беләсезме, ул мусслар гаҗәеп тәм тойгылары уята, менә аласың аны, телгә тидерәсең, ә ул каядыр юкка чыга, шоколад тәме генә кала, ә мусс үзе — кайда ул? Менә безнең күпертелгән каймаклы мусс та шулай, аның майлылык текстурасы шундый, чолгап ала да, аннары шундый тәм кала. Ә монда мусс үзе тулысынча юкка чыга.
Наверное, знакомство с такими людьми, помимо багажа знаний, которым они действительно делятся с тобой, ты заряжаешься невероятной энергетикой, и ты понимаешь, что ты хочешь привнести, чтобы это было именно здесь, в Челнах. Это тоже, как пазл, складывается.

— Давайте про разницу в продуктах поговорим, вы говорили, что в Европе они другие.

— Да, разница есть, приходится здесь адаптировать что-то. Ну, в принципе, самая сложная адаптация — это с маслом и с мукой.

Например, французское масло. При 24 градусах оно не тает. Оно пластичное, не выделяет воду. Наше масло если взять, даже при 20 градусах оно будет мягкое, рыхлое, водянистое. Поэтому с маслом единственный выход — это понизить температуру в цехе, только тогда с ним можно.

С мукой — у нас нет такой сильной муки, как во Франции — каждый раз нужно прорабатывать по-новой.

— Что такое сильная мука?

— Это когда много глютена в ней. Вот во Франции каждый вид муки промаркирован. И рецептуры все идут так, например: смешать столько-то граммов 55-ой муки или 65-ой. А у нас «Макфа» в лучшем случае. И ты вот пытаешься адаптировать те рецепты с мукой, изменяя граммовку, изменяя и смешивая разные типы муки, все сделать, чтобы максимально подогнать.

— А история с импортом никак невозможна?

— После 14-го года импорт запретили продуктов. После 14-го, вроде, да, если не ошибаюсь. Это до сих пор действует, мы просто уже забыли. Сейчас многие вещи как будто там через Беларусь привозят.
Андый кешеләр белән танышу ул… белемнән кала, алар ниндидер гаҗәеп энергетикалары белән дә уртаклаша, һәм син монда — Чаллыда ни җитмәвен, ни алып кайтырга теләвеңне аңлыйсың. Анысы да пазл кебек төзелә.

— Продуктлар аермасына тукталыйк әле, Европада алар башка дигән идегез.

Әйе, аерма бар, монда яраклаштырып эшләргә туры килә. Иң авыр яраклашканы — май белән он инде.

Француз мае, мәсәлән. Ул 24 градуста эреми. Сыгылмалы була, суы аерылып чыкмый. Безнең май 20 градуста алсаң да, йомшак, көпшәк, сусыл булачак. Шуңа, майга килгәндә, бер генә юл бар — цехтагы температураны киметү, шул очракта гына нидер ясап була.

Онга килсәк, бездә Франциядәге кебек көчле он юк — һәр эшләгән саен яңача эшкәртергә туры килә.

— Көчле он ничек була ул?


Анда глютен күп була. Франциядә онны номерлыйлар. Һәм рецептлар барысы да шулайрак, мәсәлән: фәлән грамм 55нче он белән фәлән грамм 65нче онны кушарга. Ә бездә, күп дигәндә, «Макфа» инде ул. Һәм син шул онлы рецептларны безнең онга яраклаштырырга тырышасың, күләмен үзгәртеп, булган он төрләрен кушып, шул рецептка максималь якын китерү өчен.

Ул онны кайтартып булмыймы?

14нче елдан соң продуктлар кайтартуны тыйдылар. 14нче елдан соң бугай, әйе, ялгышмасам. Ул һаман да тыелган әле, без аның шулай икәнен оныттык кына. Хәзер күп әйберне Белорусия аша кайтарталар бугай.

Ә болай, асылда, Франциянең үзеннән он кайтартып булмый. Элек француз мае белән эшли иде кондитерлар, җайлы гына. Әйе, ул кыйбатрак була торган иде, ләкин табып була иде. Хәзер базарда да юк, товар белән тәэмин итүчеләрдә дә, беркемдә дә.

Аннары, безнең менталитет тагын. Французлар да, испаннар да каштан ярата, аларның десертларында да гел шул, тагын каштан кремы, каштан ашы. Алар ул тәмне балачактан яратып күнеккән, ә миңа ул баллы бәрәңге кебек, ошап бетми.

Тагын менә цитрус юзусы, ул Япониядә бик популяр, бездә бәясе кыйбатка чыга.

— Андагы десертлардан тагын берәр ят нәрсә исегездә калмадымы?


Беренче тапкыр Перпиньянга баргач, устрицалар ашап караган идем, гаҗәеп кичереш булды ул, чынлап та кабып карадыммы мин аны, дигәндәй. Тагын — ит рестораны, шунда ит өлгерә торган суыткычлар күрү яңалык булган иде минем өчен: төрле сорт ит эленгән анда, һәркайсының җитлегү вакыты төрлечә, син үзең теләгәнен сайлыйсың, шуннан кисеп алып, каршыңда ук әзерләп бирәләр. Гаҗәп хәлләр иде инде бу минем өчен, бездә андыйны күргәнем юк иде, ризыкка әнә шулай якын килүне, шундый ризык культурасын.

Соңрак, Lenotreга француз классикасын өйрәнергә йөри башлагач, мин Le Comptoir de la Gastronomie дип аталган балык ресторанына бардым.
ИКЕ СӘГАТЬ ЯРЫМ ЧИРАТ ТОРДЫМ. БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР РЕСТОРАНГА ЧИРАТ ТОРУЫМ ИДЕ.
Әллә нәрсә ул, гаҗәеп урын, тулы бер урам кондитер кибетләре, рестораннар, бу ресторан да шунда урнашкан. Андагы фуаграны бик мактаганнар иде, шуңа махсус бардык. Шәһәр кунаклары да, французлар үзләре дә — бөтенесе чират көтә. Мишлен рестораны да түгел әле ул. Төшәм биеклегендә борынгы стеллажлар тезелеп киткән анда, стеллажларда банка-банка май, консервланган фуагра, тәмләткечләр — алар үзләре үк үзгә бер мохит тудыра, шундый матур. Үз гомеремдә кабып караган иң тәмле суган ашын да шунда әзерлиләр.

Франциядә мин Катя белән танышым, ул Мәскәүдә яшәгән, аннары Франциягә күчеп килгән, 9 ай шул Lenotre мәктәбендә укыган, дипломлы кондитер. Оливье Божар курсында тәрҗемәче иде. Ул да бер язмыш бүләге булгандыр, миңа башка мәктәпләрне, Франциядә уку юлларын ачкан кеше. Бик җылы кеше, бик башлы, нык ярдәм итте ул миңа, хәзер дә гел рухландырып тора. Мин әле дә шунда барырга тиеш идем, июньдә курс җыялар иде, тик кызганыч, пандемия булгач, эләгә алмыйм инде. Әлегә сентябрьгә күчерделәр, сентябрьдә юлларны ачарлар дип өметләнәм.
Чаллы кешеләре сезгә ничек карый?

Төрлечә. Кемдер, о-о круасан сездә 120 сум икән, әнә тегендә 60 сум, ди. Анысы күбрәк өлкәнрәк яшьтәгеләр инде. Сыйфатлы продуктлар таптым да, хәзер әзерләгән ризыкның үзбәясен төшерергә тырышам: күпләп алам. Алдан белә идек инде шуңа килеп төртеләсебезне: күрше пекарняда пирожки 20 сум торганда нишләп була тагын.
СЕЗДӘ ӨЧПОЧМАК БАРМЫ, ДИП ТӘ КЕРЕП СОРАРГА МӨМКИННӘР. ЙӘ АГЫЗЫП САТЫЛА ТОРГАН СЫРА БАРМЫ ДИП ХӘТТА.
Гомумән караганда, без менә ярты ел эшлибез, һәм халык безне кабул итми, Чаллы форматына туры килмибез дип әйтмәс идем мин. Мондый урын ачылу кешеләргә дә бер сөйенеч булды. Барыбер сәяхәт итә бит күбесе, безнекенә охшаш урыннарны күрәләр. Гәрчә ачылганчы, Чаллыда аңламаслар, халык йөрмәс, алар сыйфатлы табигый десертларга күнекмәгән дип әйтүчеләр күп булды.

Мин сыйфатлы табигый продуктлар куллану яклы. Макаронска буяу кушмыйм, мәсәлән. Ул бит бернинди тәм өстәми, сәламәтлеккә генә зыян сала — кушуда мәгънә күрмим. Ягъни эче төрле төстә инде аның, чөнки ул җимеш пюресы: сырганак пюресы кишер сары була, мәсәлән. Безнең экология болай да мактанырлык түгел, үз ихтыярың белән ник буяу кулланырга тагын?
Беләсезме, таныш булмаган кешеләрнең сторизларында үзебезне күрү — иң рәхәтедер, мөгаен. Алар бездәге десертларны мактаганда, каһвәләре шундый тәмле, дигәндә. Минем монда эшләвемне бик аз кеше белә, һәм кемдер, ой, әйдә, шунда барыйк әле, анда десертлар тәмле, дип сөйләшүләрен ишетү — шундый рәхәт ул.
Рекламабыз да бик юк кебек, баннерларда юк без, без бер җирдә дә юк. Инстаграмда гына. Аның өчен дә махсус кеше алмадык, үзебез эшлибез. Үзебезне таныту өчен берни эшләмибез, чөнки, беренчедән, аңа вакыт җитми, икенчедән, алдан ук ниндидер күзаллау тудырасы килми. Кеше үзе килсен дә кабып карасын, үзе нәтиҗә ясасын: ошыймы аңа, юкмы. Бар кешегә дә ошап булмый бит.

Монда ремонтны кем ясады дип сорыйлар еш кына, бик күп кеше ясады, дим. Менә бер мисал: өстәл такталарын бер оешма ясады, ә өстәлләрнең бетон өрлекләрен — икенче кешеләр. Чөнки өстәл өслеге ясаучылар бетон өрлек өчен кыйммәтрәк сорады. Әнә шулай бөртекләп җыелды бу урын, матур булсын дип.

Үзең яраткан эштән рәхәтлек аласың дип юкка гына әйтмиләр икән — шуны аңладым мин.

Фотода: Альбина «The Moment»та
АҢЛАШЫЛА ИНДЕ, ЯРАТКАН ЭШКӘ ДӘ КӨЧ КҮП КИТӘ, ФИЗИК ЯКТАН АРЫЙСЫҢ. ЛӘКИН РУХЫҢ КҮТӘРЕНКЕ КАЛА, ЧӨНКИ БУ — СИН ЯРАТКАН ШӨГЫЛЬ.
Элек, мәсәлән, тортка заказ булса, минимализм стилендә ясарга сорасалар гына алам дип уйлый идем. Ләкин вакыт узган саен, шуны аңлыйсың: кешеләр балаларына дип, матурлап, прәннекләр белән бизәп ясалган торт сорый икән, һәм бала шуннан бәхетле була икән, ник ясамаска? Синең минималистик бизәлешең баланы шулай бәхетле итәме әле ул?

Шуңа безнең бизәлешләр каталогы да юк, без аны һәр кешегә аерым эшлибез.

Тагын миңа Казанда ачылу җайлырак, дигәннәр иде. Әйе, Казанда аудитория дә әзер, бәлки, җиңелрәктер дә, ләкин минем нәкъ менә Чаллыда ачыласым килде. Менә монда җәйге террасалар булсын дип теләдем. Менә шунда пледка төренеп, каһвә эчәрлек, китап укырлык, винил әйләндереп, музыка тыңларлык бер урын булсын дидем — шундый романтика. Тыныч, уңайлы, тәмле, җиренә җиткереп әзерләнгән ризыклар, десертлар. Шундый җирләр күбрәк булсын иде бездә дә. Урамда утырып, рәхәтлек ала торган.

Өйдә дә рәхәт, өйдә дә матур була ала дигән күзаллау тудырасы килә кешеләрдә. Сорыйлар менә миннән: «Бакчаңны, ну, җимерерләр дип курыкмыйсыңмы? Куакларыңны казып алырлар дип»? Мин әйтәм: «Югары культуралы җәмгыятьтә яшәү өчен, башка җәмгыятькә күчү кирәкми, үзеңнән башла син».

ӘҢГӘМӘДӘШ — АЛЬБИНА ЗАКИРУЛЛИНА
ФОТО — ЛИЛИЯ РУАНОВНА; АЛЬБИНАНЫҢ ИНСТАГРАМЫННАН
РЕЖИССЁР — ИЛШАТ РӘХИМБАЙ
ОПЕРАТОР — РУСЛАН ФӘХРЕТДИНОВ (ADEM MEDIA)