БАШКАЛАР ӨЧЕН НИДЕР ЭШЛƏӘҮ, ФАЙДА КИТЕРҮ — ҮСЕШ ЮЛЫ УЛ
АЛЬБЕРТ ЗАРИПОВ
АЛЬБЕРТ ЗАРИПОВ
БАШКАЛАР ӨЧЕН НИДЕР ЭШЛƏӘҮ, ФАЙДА КИТЕРҮ — ҮСЕШ ЮЛЫ УЛ
Альберт Зарипов туып үскән шәһәрендә сыйфатлы каһвәханә ачу өчен «Газпром»дагы эшеннән киткән кеше. Арчада (Казаннан 65 км) егерме мең кеше яши. Һәм Date and Coffee монда альтернатив ысул белән каһвә әзерли торган бердәнбер урын. Каһвә мәдәнияте белән танышу урыны. Өйгә бөртекле каһвәне дә шуннан алып була.зерно домой.
— Ни өчен Арча?

— Мин монда тудым. Бөтен туганнарым — кыз туганнарым, әти-әнием —
алар Төрекмәнстаннан. Татарстанга 1992нче елны күчкәннәр, ә 1993нче елда мин туганмын. Әти эше буенча монда килгән чагында Арчаны ошатып калган. Без өй сала башладык та ничектер шушында төпләндек инде.

Белгечлегем буенча программист мин. Мәктәптән соң Казанга укырга киттем, КАИда укыдым, дүртенче факультетта.

Укырга кергән елны тулай торак мәсьәләсендә авызымны ачып калдым да... Ел буе Арчадан Казанга йөрисе булды. Кичке җиделәрдә өйгэ кайтып ава идем дә, ике сәгатьтән уянып, ашый, өй эшләрен эшли идем. Иртәнге өчтә тагын бераз ятып алам да — кире Казанга. Ул ел үзе бер сынау булды кебек.

Студент бит, ашыйсы килә, акча җитми. Эшкә урнашмакчы булам —бөтенесенә тәҗрибәле хезмәткәр кирәк. Avitoдагы бер белдерүгә юлыктым, очраклы гына: бариста эзлиләр иде. Баристаның ни икәнен дә белми идем әле ул вакытта. Гуглдан эзләдем. Википедия болай дип чыгарды:

Бариста
Бариста — каһвә әзерләү белгече, каһвә яки аның нигезендә ясалган эчемлекләрне әзерләп, кешегә тәкъдим итә белүче. Ягъни ул бармен вазыйфасын үти, ләкин алкоголь, коктейльләр белән түгел, ә каһвә һәм каһвә нигезендәге эчемлекләр белән эш итә.

Шуннан каһвәханәләргә резюме җибәрергә тотындым. Кайсы укып та тормады, кайсы кире какты. Ә бер каһвәханә эшкә чакырды. Соңрак белдем: аларның логистлары да Альберт Зарипов исемле икән нәкъ шундый ук исем-фамилияле. Һәм алар: «Блин, шәп, бездә ике Альберт Зарипов эшлиячәк», дигәннәр.
УЛ ВАКЫТТА КАҺВӘ ТУРЫНДАГЫ КҮЗАЛЛАУЛАРЫМ ШУЛ КАДӘР ГЕНӘ ИДЕ: СУДА ЭРЕТЕП ЭЧӘ ТОРГАН КАҺВӘНЕ ТАГЫН НИЧЕК ӘЗЕРЛӘП БУЛСЫН ИНДЕ?


Һәм менә 2013нче елда мин IT-парктагы Coffee Cavaда эшли башладым. Өченче курста укый идем. Язмышны хәл иткән вакыйга инде бу. Эш җиңел бирелде миңа, бик яратып эшләдем. Каһвә әзерләргә өйрәндем, үзем өчен каһвә мәдәниятен ачтым.

Арчада каһвәханә ачсаң, кызык булыр иде ул, дигән уй да беренче тапкыр шунда эшләгәндә килде.

Диплом яклагач, дуслар белән тауларга киттек, җәяүле походка. Менеп барабыз шулай дустым шалтырата: «Альберт, кайт. Эш бар. Сиңа ошаячак», ди. Шуннан ары бер сүз әйтми бу.

Кайттым, Coffee Likе каһвәханәсенә логист итеп алдылар. Ул вакытта Казанда биш каһвәханәләре бар иде, хәзер унике инде, ялгышасам. Анда эшләгән бер елда мин каһвәханәгә кирәкле продуктларны, каһвә бөртеген юнәтү юлларын өйрәндем, эшне оештыру нечкәлекләренә төшендем.

Аннары белгечлегем буенча «Газпром»га урнаштым. Тотрыклы, җитди эш иде, күпләр хыяллана андый эш урынында эшләргә. Ләкин үз каһвәханәмне ачу уе баштан чыкмады. Гел нидер уйлап чыгарам, үземчә план корам, финанс моделен төзим. Исәпләп карадым да, үз акчама ачу өчен, тагын бер биш еллап акча тупларга кирәк булачагын аңладым. Инвесторлар җәлеп итәргә булдым. Үзем гел Арча белән ике арада йөрим, бина эзлим.
ИНВЕСТОРЛАР МИҢА: «ИДЕЯҢ БИК ӘЛЛӘ НӘРСӘ ТҮГЕЛ. КЕШЕГӘ ӨЕНӘ КАЙТЫП, ГАДӘТИ КАҺВӘ ЭЧЕП КИЛҮ ҖАЙЛЫРАК БИТ?» — ДИ ИДЕ.
Мондагы тормыш шундыйга корылган, нигездә. Ярты сәгатьтә тимер юл вокзалыннан үзәккә җәяүләп килеп җитеп була. Әлбәттә, риск бар иде.

«Газпром»нан киткәндә, мине берәү дә аңламады. Әти генә хуплады. Башкалар сагаебрак калды, нишләвең, янәсе — урыны яхшы, пенсиясе, дигәндәй.

Мин Инстаграмда блог ачтым да шунда бар дөресен яза башладым: нинди каршылыклар бар, аларны ничек хәл итәбез, авырлыкларны ничек җиңәбез, нәрсә килеп чыкмый. Кешеләр языла башлады. Date and Coffee ачылышын көтә башладылар. Без аны тарих яза торган каһвәханә дип атап йөртәбез. Безнең шигарь бу.
Каһвәханәләр миллион кешелек шәһәрләрдә ачыла, 200-300 мең кешелек шәһәрләрдә ачлыганнары бар, ләкин берәү дә 20 мең кешелек шәһәрдә каһвәханә кадәр каһвәханә ачмый. Моңа тәвәккәллек кирәк.

Казан белән чагыштырганда, мондагы бәяләр күпкә арзанрак, өч тапкырга диярлек. Date and Coffee ачылган чорда, кечкенә капучино бәясе 60 сум иде, зурысы — 80 сум. Аның каравы, Арчада сүз бик тиз тарала. Ачылыш көнне шундый күп кеше килде безгә, чират тезелде. Гәрчә ул вакытта залыбыз бинаның икенче катында иде, керү юлында исемтактабыз да юк иде әле. Бик арыдык ул көнне дүртебез дә.
Без каһвә, сөт, десертларга акча кызганмыйбыз, сыйфат ягын карыйбыз. Әйтик, менә бу кондитерлар белән (пирожноега ымлый) инде өченче ел эшлибез. Аларның продукциясе хәләл, табигый ингридиентлардан әзерләнгән. Бу десертларда буягыч матдәләр юк, желатин юк.

Безгә бер нәргиләханә белән берләшеп ачылырга тәкъдим иткәннәр иде. Ризалашмадык — бу безнең концепциягә туры килми. Кешеләр безгә ышана бит. Date and Coffeeга ялгыз гына кергән очракта, китап укып, каһвә эчеп утырырга була. Яраткан кешең белән килергә була, дусларың, гаиләң белән.
БЕЗНЕҢ КАҺВӘХАНӘДӘ ИНДЕ ДҮРТ ТАПКЫР ТӘКЪДИМ ЯСАДЫЛАР. АРЧАДА ТАГЫН КАйДА ЯСАП БУЛСЫН ИНДЕ АНЫ? (КӨЛӘ)
Арчада син кемнедер белмәскә дә мөмкинсең, ләкин ул сине белә. Танышлары, дуслары аша. Һәм бу җаваплылыкны арттыра. Бер ялгыш җибәрдеңме, шунда ук бар халыкка билгеле булачак. Бер шәп гыйбарә бар, хезмәткәрләремне укытканда мин аны еш кабатлыйм: «Икенче тапкыр беренче фикер тудырып булмый». Беренче тапкырда ошатмасалар, икенче тапкыр килмәячәкләр. Бер кешегә ошамаса, аның белән ун кеше китәчәк.

Казанда бариста табу җиңел. Ә монда аны юктан бар итәргә кирәк. Өч ел элек, каһвәханә төзелеп кенә килгәндә — ремонт бара иде әле — команда җыя башладык.

Әңгәмәгә 13 кеше килде — студентлар, мәктәп укучылары. Мин барысын да укытырга булдым. Эш барышында гына күренә бит ул — бариста чыга аламы кешедән, юкмы. Кемдер теориядә көчле булып та, гамәлдә эшли алмаска мөмкин. Һәм киресенчә. Бу кызлар-егетләр әкренләп остара, үсәләр.

Арча ягында җәмгыять тормышы ничек бара? Аерым бер традициялəр бармы? Сез җирле вәзгыять белән ничек эшлисез?

— Кешеләр монда бик гади тормыш белән яши. Күңел ачу чараларыннан —спорткомплекс, боз сарае, бассейн бар. Һәм кальяннар. Бетте. Боулинг та юк, кинотеатрлар да.

Шахмат мәктәбе бар, тик анда сирәк кеше йөри.

Без шахмат тактасы алдык, күренеп торган урынга куйдык. Башта бер кунак алып уйнады, аннары икенчесе. Шунда, ә бәлки, турнирлар традициясен яңартып җибәрергәдер, дигән уй килде.

Әзерләндек, хәбәр иттек — 57 катнашучы җыелды. 15-е финалга чыкты. Араларында кызлар да бар иде. Бөтенесенә дә бүләкләр тапшырдык.
Әле тагын шигырь уку кичәләре оештырдык. 20 меңлек шәһәрдә ничә кеше шигырь язарга мөмкин? Ничәсе укырга?

Әзерләндек, игълан иттек — ун кеше килде. Андый кичәләрне өч тапкыр уздырдык инде.

Арчада музыка мәктәбе бар. Нигездә анда баянга, гитарага йөриләр. Җанлы музыка кичәсе оештырдык шулай. Гитараларын күтәреп килде халык. Аннары кичләрен каһвәханәдә җыела башладылар.
БУ ШӘҺӘРНЕҢ ТӨП ПРОБЛЕМАСЫ — ЯШЬЛӘР ЯЛ ИТӘРЛЕК УРЫННАР БУЛМАУ. ЕГЕТЛӘР БЕРӘР ҖИРГӘ МАШИНА БЕЛӘН КИЛЕП БАСАЛАР ДА КАЛЬЯН ТАРТАЛАР. МЕНӘ ШУНДЫй ЯЛ. БАРЫР ҖИР ЮК БИТ. ХӘТТА КИНОТЕАТР ДА ЮК. БУЛГАН УЛ. ЯПКАННАР ДА БИНАСЫН «МАГНИТ»КА БИРГӘННӘР.
Без проектор ялладык һәм ял көннәрендә кино күрсәтә башладык. Моны мәктәптә белеп алганнар. Класслары белән килә башладылар. Билгеле бер мультфильга заказ бирәләр, бронь ясыйлар да, без күрсәтәбез.

Безгә ышана башладылар шулай. Әти-әниләр балаларын ышанып җибәрәләр. Үзең белән ашарга алып килсәң дә була.

Латтены балалар өчен уйлап табылган эчемлек диләр. Аның 80% — сөт, шуңа бераз гына каһвә өстәлә. Date and Coffeeга яшь балаларын ияртеп килүчеләр күп, һәм алар, әти-әниләреннән күрмәкче, капучино сорыйлар. Балаларга каһвә эчертүгә каршы мин, зыянлы ул аларга. Без «бейбичино» ясый башладык (анда каһвә юк, күпертелгән сөт кенә, ләкин гади сөт эчүгә караганда, аны эчү кызыграк балага).
Менюны гел тулыландырып торабыз, үзебез уйлап тапкан эчемлекләр дә бар.

Баштарак сироплардан бөтенләй баш тарткан идек, сораучыларга: «Юк, без өстәмибез», — дип, турысын әйтә идек. Ярты ел түздек шулай. Аннары «Сироплар кайчан булачак» ише сораулардан туйдык, ихтыяҗга игътибар бирә башладык. Ләкин барыбер әзерне сатып алмыйбыз, үз рецептларыбыз белән эшлибез. Баристалар үзләре әзерли сиропларны. Рецептларын өйрәнәләр, төрлечә ясап карыйлар. Без тәм ягыннан тикшерәбез дә каһвәханәгә кертәбез.

Олы яшьтəәге кешелəәр кереп, менюны аңламаган очраклар буламы?

— Әйе, булгалый. Иң резонанслы эчемлек — эспрессо, билгеле. Каһвә автоматындагы эспрессо су белән сыегайтылган була. Ә бездә аның куесы — 30 мл-лысы. Һәм кешеләрнең беренче реакциясе — күзләре урыныннан куба. Хәзер инде без кунакларны кисәтәбез башта, моңарчы эчкәнегез бар идеме, дип сораштырабыз. «Автоматтан алган бар», — диләр. Бусы бөтенләй башкача булачак дип аңлатабыз. Һәм американодан башларга тәкъдим итәбез — каһвәнең сыеграк төренә.
Килгән кунакка каһвә сайларга ярдәм итә торган үз алгоритмыбыз бар безнең.

Җирле партнёрлык ничегрəәк үсəә Арчада? Кемнəәр белəән эшлисез?

— Монда нидер эшләргә теләүчеләр, эшләп караучылар бар. Ләкин сирәге генә сертификат алып, стандартларга нигезләнеп эшли. Без үзебез Казан кондитерлары белән хезмәттәшлек итәбез. Арчада әлегә бу дәрәҗәдәге тәм-том ясаучылар юк. Өйләрендә пешеренүчеләр күп, тик барыбер эшкә дөрес якын килү кирәк бит. Рөхсәтнамәләр, башка кәгазьләр кирәк. Арчада кондитер производствосы эшли, «Сладкий Дом» дигән цехлары бар. Ике десертны шуннан алабыз — «Наполеон» белән «Медовый»ны. Бик тәмле.
Җирле әйберләрдән бездә тагын арча лимонады сатыла. Башка лимонадлар күптән пластикка күчеп бетте, ә Арчада ул әлегәчә пыяла шешәдә сатыла. Минем производствода булганым юк, ничек әзерләгәннәрен белмим, ләкин бик тәмле ул, балачактан бирле тәме чак кына үзгәрде.

Җирле җитештерүчеләр белән күбрәк эшлисе иде.
Каһвәханәдә вакыт-вакыт эшмәкәрләр җыела, фикер алышалар. Нигездә, минем дуслар инде ул (көлә). Арча — бик кечкенә һәм бик тыныч шәһәр. Мондагы вәзгыятьне аңлар өчен, шушында яшәргә кирәк.

Без беренче инвесторыбыз белән хушлаштык, хәзер яңа инвестор һәм Яшел Үзәндә тагын бер каһвәханә. Форматы бөтенләй башка: 11 урынлык, мәйданы менә шундый шакмак кадәр, 7 метр. Мин Яңа елга Питерга барган идем — анда йортлар арасында кечкенә генә «Тчк» каһвәханәсе. Шундый шәп урын, ул минем бөтен күзаллауларымны җимерде.

Эш яхшы бара. Инвестор, дөрес, күпне көтә, биш тапкыр күбрәк эшләргә кирәктер — Яшел Үзəән җиде тапкыр зуррак бит.

Сез кайдан көч аласыз? Нəәрсəә рухландыра?

— Беренчесе — спорт. Мин йөгерергә яратам. Кайвакыт ялкаулык баса
анысы, ләкин җәмәгатем: «Йә, булды! Бар, шөгыльлән», — ди.
Былтыр Казанда беренче марафонымны йөгердем. Максат куйдыңмы, эшләргә кирәк. Иртәләрен йөгерә башладым — тренерсыз, үзлегемнән. Көн саен өчәр сәгать ярым шөгыльләнә идем. Марафонга дүрт айлап әзерләнәләр, ә минем ай ярым гына вакытым бар иде. Без дустым белән яхшы нәтиҗә күрсәттек.
Майда тагын 42 км-га марафон йөгерәсем килә.
Са́дака, в исламе — добровольная милостыня, которую мусульманин выплачивает нуждающимся по собственному усмотрению и желанию с намерением заслужить довольство Аллаха. В более широком смысле, садака — это любое благодеяние, совершенное искренне, ради Аллаха.
Икенчесе — китаплар. Үлеп яратам китап укырга. 2017нче елда 50 китап укыйм дип максат куйган идем. Сүземдә тора алмадым анысы — 45-е генә укылды. Быел 70 китап укырга исәп, тик әлегә 12сен генә укыдым, темпны куып тотасым бар.

Вакытның файда белән үтүен яратам, рульдә барганда да Youtubeтан берәр видео куям, эшмәкәрләрне тыңлыйм — Аяз Шәбетдиновны, Федор Овчиниковны. Тыңлыйм шулай, нидер истә кала, аннары язып куяп — эштә кулланырга дип. Кичкә тәмам хәлдән таеп кайтып кергән көннәр була иде. Берәр ресурс эзли башладым. Иртәрәк торуның файдасын күрдем. Гадәттә, мин 05:30да торам, спорт белән шөгыльләнәм, капкалап алам, укыйм.
Китап кибетләрен яратам, «Кольцо»дагы «Читай-город»та еш булам. Каһвәханәләрне яратам, яхшы каһвәханәләр күп. Мин яратканы — Декабристлар урамындагы «Нефть»тер, мөгаен. Зур панорам тәрәзәле ул. «Skuratov»та фильтр бик тәмле, үләм шуңа. Һәм өченчесе — Жуковский урамындагы «Ботаника». Анда еш булам. Эш белән. Хезмәткәрләре, директорлары белән аралашам. Клубларга йөрмим. Элек Камал театрына йөри идем, хәзер вакыт җитми.

Йөгерерү, урамда йөреп керү ул әле медитация дә, шул арада мин анализ ясыйм, уйланам. Казанда яңа ЗАГС тирәләрендә йөгерергә яратам. Шуның яныннан кузгалып китәм дә яр буйлап йөгерәм, Миллениумнан узам.

Арчада җәйге маршрутым — стадион. Анда эт белән йөрергә дә чыгабыз еш кына. Шоколад төсендәге лабрадор ул. 7 яшьтә эт алуларын сорый башлаган идем, аннары үстем дә үзем алдым. Кича шәп эт, бераз сантыйрак анысы (көлә). Газпромга урнашкан чорымда ул минем белән яшәде. Берүзенә өйдә күңелсез иде, күрсәтмәгәне калмады: коридордагы плинтусны ике тапкыр алыштырдык — кимереп бетерә иде шуларны. Хәзер үсте, ау эте режимы да ешрак кабына, гел тыеп булмый, шундый көчле ул. Кызларның аңа көче җитми, әни урамга да алып чыкмый аны. Әти алып чыга, йә үзем.

Хәзер бер гадәткә керде инде: уянам, көндәлек эшләремне (спорт, уку, иртәнге аш) эшлим дә, этне ияртеп, йә мәчет, йә станция тирәсеннән, йә үзәктән йөреп кайтам. Вак тиеннәрем булса, сәдака салам. Эт тә йөреп керә, мин дә рухланып кайтам. «Как делать деньги» дигән китапта шундый фикер бар иде: эшмәкәрлекнең бер принцибы — керемнән хәйриягә өлеш чыгару. Һәм мин үземчә шулай хәл иттем, шул рәвешле булса да, ярдәм итәрмен дип.

Беренче каһвәханәнең капучино сатудан кергән акчасын ярты еллап хәйрия эшләренә бирә бардык. Бер өлешен Арчадагы реабилитация үзәген камилләштерүгә тоттык.

Ничек уйлыйсыз, кешелəәрне туып үскəән шəәһəәрлəәренəә кайтырга нəәрсəә рухландыра ала?

— Үзмаксатларга карап инде ул. Шәхсән син туып үскән шәһәрең өчен нәрсә эшли аласың? Һәм нәрсә эшләргә теләр идең? Минем Арча халкына шундый урын ясап бирәсем килде. Монда дусларым, танышларым, аралашып-күрешеп йөргән кешеләрем яши. Һәм нәкъ

менә алар өчен нидер ясыйсым килә иде. Ә мондый урын юк иде әле. Башкалар өчен нидер эшләү, файда китерү — үсеш юлы ул.

Татарстаннан китәргә җыенмыйм мин. Хәзер төп максатым — тагын шушындый урыннар ачу. Кукмарада каһвәханә ачасым килә. Тик бу юлы үзем түгел, башка кешегә франшиза белән ярдәм итәргә җыенам. Очрашып сөйләштек инде, тик бер фикергә килә алмадык әле.

Сезнең чит илдəә булганыгыз бармы?

— Әйе, Болгариядә.

Ошадымы?

— Ошады, ул чакта 14 яшь иде миңа. Шундагы мохит ошагандыр кебек, шәһәр үзе. Аның төзелеше, кирпеч биналар, чирәп... Матур ясалган.
Кечкенә шәһәрдә каһвәханә ачу, асылда, кешеләргә кирәкле бер урын булдыру дигән сүз. Ихтыяҗ булмаса, ул шунда ук юкка чыгарга мөмкин.

Арчада аралашу һәм ял урыннарына ихтыяҗ бар. Җомгаларын без төнге берләргә кадәр эшлибез — халык өстәл уеннары уйнарга килә. Бездә китаплар күп — ал да укы гына. Миндә эшләгән егет-кызлар бер моментта, нәрсә укыйк икән дип, киңәшләшә башлыйлар. Баристалар гына да түгел. Чылбыр реакциясе кебек: мавыгуың ихлас икән, ул башкаларга да йога.

Минем тормыш иптәшем дә Арчаныкы. Баштарак ул Date and Coffeeга кунак булып кына килә иде.

Мин дә аңа кызларга караган сыман карамый идем. Ә бер чорда безгә дизайнер кирәк булды. Ул дизайнер. Без әнә шулай таныштык.

Беренче очрашуыбыз да каһвәханәдә булды. Мин ул чакта күп итеп чизкейклар алдым, сыйладым үзен (көлә).
Сезнең өчен «татар булу» нәрсә ул?

— Өчтуган абыем сөйләгән иде. Бервакыт аның улы эшләгән җиргә делегация килгән, болар үзара гел татарча сөйләшәләр, нидер хәл итәләр икән. Бик үкенгән улы шул чакта — тел белмәвенә. Тегеләр карар чыгарганда, бер сүз әйтә алмаган. Никтер шул вакыйга хәтергә кереп калган менә. Әбиләрем белән татарча сөйләшәм. Минем өчен мөһим ул — телне онытмау. Һәм ярдәм итә ул гел.
ГАИШНИКЛАР ТУКТАТА КАЗАНДА, ДОКУМЕНТЛАРНЫ ТИКШЕРӘЛӘР:
— СИН АРЧАДАНМЫ?
— АРЧАДАН.
ҺӘМ БЕРСҮЗСЕЗ ҖИБӘРӘЛӘР. ГӘРЧӘ МАШИНА НОМЕРЫНА КАТКАН ПЫЧРАК ӨЧЕН ШТРАФ ЯЗА АЛАЛАР ИДЕ.
ТЕЛ ЯРДӘМ ИТТЕ ИНДЕ — БЕР ГЕНӘ ДӘ ТҮГЕЛ. ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛҮ КИРӘК.
Арча бик дус шәһәр, авылдагы кебек монда, гаиләләр дуслыгы көчле. Чәй эчәргә чакыралар икән, бармый хәлең юк — чын татарча инде. Машинаңны бикләргә онытсаң да берни булмаячак. Фараларың кабынып калса, күршеләр шалтыратып әйтә.

Хәзер бездә күп кеше ислам кабул итә, мәчеткә йөрү дә бер матур гадәткә әйләнеп килә. Ихтыяҗ булгач, хәләл урыннар ачыла. Һәм бу күркәм күренеш. Мин дә мәчеткә йөри башладым.

Рухи үсеше дә булырга тиеш бит кешенең.

ИНТЕРВЬЮ — РАДМИЛА ХАКОВА
ФОТО — АНАСТАСИЯ ТИЩЕНКО
РЕЖИССёР — ИЛШАТ РӘХИМБАй (ADEM MEDIA)
ОПЕРАТОР — РУСЛАН ФӘХРЕТДИНОВ (ADEM MEDIA)
УРЫН — DATE AND COFFEE КАҺВӘХАНӘСЕ (ТАТАРСТАН, АРЧА, КОМСОМОЛЬСКАЯ УРАМЫ, 8)