ЧИТТӘ ЯШӘП КАРАМАГАН КЕШЕГӘ ВАТАНГА КАЙТУЧЫЛАРНЫ АҢЛАУ БИК АВЫР
АЙГӨЛ ДӘҮЛӘТШИНА
Айгөл ДәүләтшинА
ЧИТТӘ ЯШӘП КАРАМАГАН КЕШЕГӘ ВАТАНГА КАЙТУЧЫЛАРНЫ АҢЛАУ БИК АВЫР

Айгөл Дәүләтшина Тубылда туган, 1998 елны әти-әнисе белән Казанга күченеп кайткан. КАИда пиар бүлеген тәмамлаган. Айгөл озак вакыт Камал театры һәм «Живой город» фондының пиар бүлеген җитәкләде. 2018 елда Chevening стипендиясен отып, Лондон университетына, Birkberg Collegeга укырга китте. 2020нче елның февралендә пандемия аны Татарстанга алып кайтты, ул ТРның шәһәрләрне үстерү Институты проекты командасына кушылды һәм республикада калырга булды.
Айгөл Дәүләтшина Тубылда туган, 1998 елны әти-әнисе белән Казанга күченеп кайткан. КАИда пиар бүлеген тәмамлаган. Айгөл озак вакыт Камал театры һәм «Живой город» фондының пиар бүлеген җитәкләде. 2018 елда Chevening стипендиясен отып, Лондон университетына, Birkberg Collegeга укырга китте. 2020нче елның февралендә пандемия аны Татарстанга алып кайтты, ул ТРның шәһәрләрне үстерү Институты проекты командасына кушылды һәм республикада калырга булды.


Минем бер тату бар, ул – «чиксез» дигән татар сүзе, «без границ» яки «бесконечный» дип тәрҗемә ителә. Аны миңа Эдинбургта бер рәссам кыз ясаган иде, испан кызы. Татарстанда яшәүче якын дустым — ярымрус, ярымяһүд Ксюша Шанчева ул сүзне татарча язып бирде, ә испан рәссамы минем татар тәнемә төшерде.

Миңа нәкъ менә «чиксез» сүзе ошый, чиксезлек тә бар анда, чикләр дә бар. Өстәвенә, аерым бер контекстта «чиксез» — «тормозсыз кеше» дигәнне дә аңлата. Миңа туры килә (көлә).
Бу елны Лондоннан Казанга пандемиянең беренче дулкыны алдыннан кайттым һәм инде беркая да китә алмадым.
ШУЛ ДӘВЕРДӘН БИРЛЕ МИҢА: «АЙГӨЛ, СИН НИЧЕК ЛОНДОННЫ КАЗАНГА АЛЫШТЫРА АЛДЫҢ», — ДИГӘН СОРАУНЫ ЕШ БИРӘЛӘР. БУ СОРАУГА ҖАВАП БИРҮ БИК КЫЕН МИҢА.
Ничек шулай сорый алуларына шаккатам хәтта. Танышлар әле ул, якын дуслар да түгел. Минем өчен бу аермачык нәрсә кебек, нормаль күренеш. Язын монда кайткач, чикләрнең шартлы булуын сиздем, социаль конструкт кына ул. Мин төрле җирдә яши алам, кирәк икән Бөекбританиядә. Әмма хәзер Татарстанда эшлисем килә.

Бу тема хакында татар теле укытучым Эльза белән дә сөйләшкән идек. Аннан еш кына:
НӘРСӘГӘ УЛ ТАТАР ТЕЛЕ, УЛ БИТ ИНДЕ ҮЛЕП БАРА, НИГӘ КУЛЛАНАСЫҢ СИН АНЫ? — ДИП СОРЫЙЛАР. Ә УЛ: БӘХЕТЛЕ БУЛУ ӨЧЕН, — ДИП ҖАВАП БИРӘ.
Чөнки бу минем мәдәни кодым, минем бер өлешем, ул – мин. Аның өчен бу шулкадәр аермачык әйбер, бер мәлне мин дә шулай тоя башладым: монда алганым – бер өлешем, үземнән бүлеп бирә алганымның да шушында булуын телим.

Бу бик пафослы яңгырый, ләкин минем чыннан да белемемне Татарстанга кайтарып бирәсем килә. Дөньядагы иң яхшы университетларның берсе саналган Birkbeck College'та өйрәнгәннәремне нәкъ менә туган ягым дип санаган җирдә чынга ашырырга телим.

Бер ел элек миңа Татарстанда эш тәкъдим иткәннәр иде инде, параллель рәвештә Алманиядән дә тәкъдим бар иде. Чынлап торып исемлек төзеп, плюсларын-минусларын язып чыктым.

Ничек инде, шулай җиңел генә кире кайтыйммы, бик сәер бит инде, дигән уй гизде. Ә эчтән генә барыбер кайтасы килүемне аңлый идем. Ул вакытта әзер булмаганмындыр, ниндидер «чик» бар иде аңымда. Һәм Татарстан тәкъдименнән баш тарттым.

Аннан соң пандемия башланды, Татарстаннан беркая да китеп булмады. Шул мәлне Наташа Фишман-Бекмамбетова ТР үсеш Институтының мигъмарият проектлары департаменты — кече авыллар, совхуҗалыклар, авыллар белән эшләп карарга тәкъдим итте. Миңа ошады. Без бөтен республиканы йөреп чыктык: Азнакай, Яшел Үзән, Минзәлә, Норлат...
ограничитель, граница
КЕШЕЛӘР БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘБЕЗ, КИҢӘШЛӘШӘБЕЗ. ҺӘМ ШУНДА МИН МЕНӘ БУ ТОЙГЫЛАРНЫ ТАТАРСТАННАН ЧИТТӘ БЕРКАЙЧАН ДА КИЧЕРМӘЯЧӘГЕМНЕ АҢЛЫЙМ. ЧӨНКИ БУ МИН ЯШИ ТОРГАН ТӨБӘК, МОНДА АНА ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШӘЛӘР.
Нәрсәнедер үзгәртә-үстерә алуыңны тою ул — син кайтып, нидер үзгәртә аласың, шуңа көчең җитәчәген беләсең.

Һәм бу синең ватаның... Гәрчә алай ук булмаса да... Мин Тубылда туганмын, ләкин әти-әнием Татарстаннан.

Дөресен генә әйткәндә, Татарстан буйлап car-сәяхәткә чыгар идем мин: республиканың һәр шәһәрен ошатып калдым.

ТРның шәһәрләрне үстерү Институты проекты кысаларында без кече шәһәрләрнең мәдәни кодлары белән эш иттек, кешеләрнең анда ничек яшәвен, нәрсә ошатуын, кая йөрүләрен, нәрсә... ашавын ачыкладык.
car trip — путешествие на автомобиле
МӘСӘЛӘН: СЕЗНЕҢ ӨЧЕН БУ ШӘҺӘРНЕҢ ТӘМЕ НИДӘН ГЫЙБАРӘТ? — ДИГӘН СОРАУ БИРӘ ИДЕК. МЕНДЕЛЕЕВСКИДА ЯШӘҮЧЕЛӘР БОНДЮГ ИПИЕН ИСКӘ ТӨШЕРӘ, ШУНЫҢ ТӘМЕН САГЫНАБЫЗ ДИЛӘР.
Һәм тагын бер махсус кайтып, ул тәмне татып карыйсы килә башлый.

Син шул шәһәрдә яшәүчеләрдән өйрәнәсең, чөнки үз шәһәрләренә ни кирәген алардан кала беркем дә белми, Бондюг ипиенең тәмен дә иң яхшы белүчеләр — алар.
ШУЛ ҖИРЛЕ ЭНЕРГИЯГӘ КОЛОНИЯЛӘШТЕРҮСЕЗ КУШЫЛА БЕЛЕРГӘ КИРӘК. КҮРЕГЕЗ, МИН ДИССЕРТАЦИЯ ЯЗДЫМ МЕНӘ, СЕЗДӘН ЯХШЫРАК БЕЛӘМ ДИП ТҮГЕЛ.
Ул шәһәрләрне шунда яшәүчеләрдән дә яхшырак итеп беркем үзгәртә алмый.

— Син кайчан һәм нигә Татарстаннан Бөекбританиягә киттең?

— Киткәндә миңа...Бик аңышып бетә торган яшьтә булмаганмындыр ахры. 2015нче ел иде, ничә яшь иде икән? 28. Чит илдә яхшырак, Рәсәйдән китә алсаң, зур казаныш инде ул, дигән бер калып бар бит. Мин дә шулайрак фикер йөртә идем. Британия мәдәнияте кызыксындыра иде, өстәвенә бу — булачак ирем Дэвид белән танышкан чор.
Гел чит илдә укырга хыялландым — яшәргә түгел (күчәргә җыенмый идем), ә нәкъ менә укырга.

2015 нче елда Бөекбританиягә киттем, тик укырга түгел, Дэвид янына. Соңыннан инде грантка гариза бирергә уйладым, әмма беренче тапкырында аңышмыйча эшләдем һәм үтмәдем. Әһәмиятлерәк булган юнәлешләр исемлегендә мәдәният юк иде.

Киләсе елга мин: мәдәният ул исемлектә булмаса да, мин сезгә аның әһәмиятен аңлатачакмын, — дип уйладым. Инглиз телендә, хәйран гына хаталанып яздым мин ул гаризаны, ләкин Рәсәйдә, Татарстанда мәдәниятнең әһәмиятен аңлата алдым. Кирилл Серебренниковны ник утыртырга теләделәр? Чөнки театрның, бигрәк тә Рәсәйдә, кешеләргә ничек йогынты ясый алуын аңлыйлар. Шулай итеп үттем.

Югары уку йортында «diversity» турында күп сөйләштек, русчага бик тәрҗемә ителеп бетми, «разнообразие», «предоставление голоса разным сообществам» диергә мөмкин.
КҮПТӨРЛЕЛЕК ТУРЫНДА ХӘЙРАН СӨЙЛӘШТЕК БЕЗ, ШУНДА ҮЗЕМНЕ ИРКЕН ТОЯ БАШЛАДЫМ. ТАТАР БУЛУЫМНЫ АҢЛАУ ДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР НӘКЪ ШУЛ ВАКЫТТА КИЛДЕ.
Хәтта Камал Театрында эшләгәндә дә андый хис юк иде миндә.

Әйе, китсәм дә, читтән торып Татарстанга эшләдем — «Живой город» фонды белән элемтәм өзелмәде, Камал Театрының халыкара багланышлар бүлеген җитәкләдем. Татарстан белән дөнья арасында булган катгый чикләрне үзгәртәсе килә иде.

— Ул чикләрне син нәрсәдә күрәсең?

— Фәкать Татарстанда гына яшибез, шушында гына — Рәсәйдә калырга тиешбез дигән тойгыда. Сөйләшкән, театрда куйган сорауларыбыз тарлыгында, шул кысаларда гына фикер йөртүбездә. Ә минем шушы җирлекнең кыйммәтен аңлаган хәлдә, берьюлы бөтен дөньяда яшәүче кеше итеп тоясым килә үземне.
ЧИТ ҖИРДӘ ЯШӘП КАРАМАГАН КЕШЕГӘ ВАТАНГА КАЙТУЧЫЛАРНЫ АҢЛАУ БИК АВЫР. БЕЗДӘ, КАЙТАСЫҢ ИКӘН, БУЛДЫРА АЛМАГАНСЫҢ, ДИМӘК, БУЛДЫКСЫЗ ДИГӘН НИНДИДЕР КЕЛӘЙМӘ БАР.
Күптән түгел генә Лондондагы бер танышым белән сөйләштем. Ул үзе Чаллыдан, Казанда эшләп, соңрак Бөекбританиягә китте дә, инглиз кешесенә кияүгә чыгып, шунда калды. «Беләсеңме, киткәннән бирле беренче тапкыр биш ай рәттән Татарстанда яшәдем, миңа ошый, монда калып эшләргә телим», — дим моңа.
УЛ ШУНДУК: «АЙГӨЛ, БЕР-БЕР ХӘЛ БУЛМАГАНДЫР БИТ? ТОРМЫШЫҢДА ТӘРТИПТӘМЕ?» — ДИ. ГАРЬЛӘНДЕМ ШУҢА. КАЙТКАНСЫҢ ИКӘН, ДИМӘК, ҺИЧШИКСЕЗ НИДЕР БУЛГАН ДИГӘН СҮЗМЕНИ?
Никтер кешеләргә өйгә кайтуның уңыш булуын аңлавы авыр. Берникадәр белем туплап кайтуның. Сәнгать дөньясындагы белем үзәкләренең берсендә аң-белем туплап, өйрәнгәнне өйгә алып кайту — минем өчен мөһим вазифа ул.

Шуннан соң мин бер фикергә килдем: үз-үзеңә уңай шартлар булдыра алган җирдә бәхетле яшәп була. Лаеклы хезмәт хакы алып эшли торган яхшы эшең булса, торыр урының булса, ипигә чыкканда, урамда шартлатмасалар, син ул җирдә бәхетле була аласың.

Хәзер Бөекбританиядә торак алу мөмкин түгел. Анда иммигрантлар өчен күңелсез, хәтта дошмани мохит. Җирле халыктан түгел ул, алар киресенчә бик уңай карашта, ә нәкъ менә британиялеләр кабул иткән сәяси карарлардан. Стратегияләре үк hostile environment – «дошманлык мохите» дип атала.

—Камал Театрында эшләгәндә, үземне шушы милләт вәкиле итеп тоймый идем, дидең. Нигә?

— Дөресен генә әйткәндә, ул темага бөтенләй уйланмый идем, ник икәнен аңлый алмыйм. Бөекбританиядә мәгариф системасы шундый: дәрес барышында күп уйланасың. Мондый белем бирүнең төп максаты – нинди дә булса белем бирү түгел, ә тәнкыйди фикерләүне үстерү, мәгълүматка карашыңны формалаштыру.
Камал Театрында эшләгәндә, татар теле турында булсынмы, халык турындамы, нигә нәкъ менә шушы әсәрләрне сайлавыбыз хакындамы — уйланганымны гомумән хәтерләмим.

Минем Илфир Илшатовичтан күптапкырлар: «Камал Театрының вазифасы нидән гыйбарәт?», — дип сораганым булды. Ул: «Татар телен саклау», — ди торган иде. Ник аны репертуарда сизми идем соң? Ул вакытта уйланмый идем, фикер алышкан да булмады. Бәлки, шуңа да үземне шушы милләт вәкиле итеп тоймаганмындыр.
директор Театра Камала
— Тубыл турында сөйлә әле, нинди урын ул?

80 нче еллар — кризис чоры бит, кайда да булса акча эшләргә кирәк. Әтием төзүче булып, Тубылга китәргә булган, бу эштә бик оста ул. Безгә өч бүлмәле фатир биргәннәр, күченгәч, мин туганмын.

Урман кырыенда гына тордык, әтием, кайчак төн дә кунгалап, ауга йөри иде. Аның кышын да, җәен дә шунда калгалавына мин хәзер генә төшенәм. Аудан киек, куян тотып алып кайта иде, чөнки кризис булганлыктан, кибетләрдә ит юк иде.
папа
ИНГЛИЗ ТЕЛЕНДӘ «ROUGH», «КЫРЫС» ДИГӘН СҮЗ БАР. МЕНӘ ТУБЫЛ — ROUGH ШӘҺӘРЧЕК. БЕЗНЕҢ ИШЕК АЛДЫ ЕГЕТЛӘРЕ ТИЕННӘРНЕ ТОТЫП, БРЕЛОКЛАРЫНА ДИП, КОЙРЫКЛАРЫН КИСЕП АЛАЛАР ИДЕ.
Беренче сыйныф җитәкчем — исемен үзгәртеп, Клара Николаевнага әйләнгән себер татар иде. Чын исемен хәтерләп бетермим. Кадрия иде бугай.

Күптән түгел генә бер кара тәнле блогер кызның тарихын ишеттем. Исеме катлаулы — Узоамака Адуба. Мәктәптә аны исеме аркасында мыскыл иткәннәр. Көннәрдән бер көнне ул кайткан да, әнисенә: исемемне алыштырасым килә, аны әйтүе авыр, ди икән. Ә әнисе: Чайковскийны, Достоевскийны әйтергә өйрәнгәнне, синекен дә өйрәнерләр дигән.
СҮЗ УҢАЕННАН, ИНГЛИЗЛӘРГӘ ИСЕМЕМНЕ ӘЙТҮ АВЫР БИРЕЛӘ ИДЕ, ЛӘКИН МИН АНЫ БЕРКАЙЧАН ДА АЛЫШТЫРМАДЫМ. ФӘКАТЬ АЙГӨЛНЕҢ — MOONFLOWER, АЙ ЧӘЧӘГЕ ИКӘНЕН ГЕНӘ АҢЛАТТЫМ. ИШЕТКӘЧ: «УАУ!», — ДИЛӘР ИДЕ.
Дэвидның әнисе мине шулай — Flower, дип йөртә.

Тубылда башка татарлар белән аралаша идегезме?

— Юк, ул вакытта аны аңлау да, бернинди элемтәм дә юк иде. Хәер, балалар бакчасына чаклы бөтенләй русча белми идем.

Аермачык хәтерлим, бакчага килгәч, тәрбиячем Ольга Николаевна белән һәрвакыт «Исәнмесез» дип күрешә идем. Соңрак мине икенче төрле итеп сөйләшергә өйрәттеләр.

Тубылда экскурсияләргә йөргәндә, шәһәрнең татар тарихы турында бер кәлимә сүз дә булмады. Тубыл сөрелгәннәр шәһәре бит, шуңа бөтен мәгълумат декабрьчылар дәвере белән бәйле иде.

— Ә син үзеңнең татар кызы булуыңны, башкалардан аерылып торуыңны сизә идеңме?

— Юк, минем исемгә беркем дә игътибар итми иде. Татарлар белән тәңгәлләштерми идем үземне. Ләкин «мама» белән «папа» минем өчен гомер буе «әни», «әти» булды. Аларга гел шулай эндәшә идем.
ӘТИ-ӘНИДӘН ТУП ЯКИ СУ СОРАП, ИШЕГАЛДЫННАН КЫЧКЫРА ТОРГАН ГАДӘТ БАР БИТ ӘЛЕ. БЕЗ ҖИДЕНЧЕ КАТТА ТОРДЫК, ҺӘМ МИН БӨТЕН ИШЕГАЛДЫН ЯҢГЫРАТЫП: «ӘНИ!» — ДИП КЫЧКЫРА ИДЕМ.
мама!
Ниндидер бер кызчыкның аңлаешсыз сүзләр кычкыруы әйләнә-тирәдәгеләргә кызык булгандыр инде. Әмма минем өчен бу табигый әйбер иде.

Һәр җәйне без Татарстанга авылга кайта идек. Әби мине бик яратты. Аның белән һәрвакыт татарча гына сөйләштек, чөнки бабай да, ул да русча аңламыйлар иде — авылы шундый булган инде. Җәй ахырында Тубылга кайтканда, мин янә татарча сөйләшә торган булып кайта идем. Ләкин ул тиз онытыла иде.

— Тубылдан нигә киттегез?

— 1998 елда тагын бер кризис вакыты җитте. Эш юк, әтигә хезмәт хакын сусыткычлар, китаплар рәвешендә бирә башладылар. Без кире Татарстанга кайттык, әтием КАИга баш оста булып урнашты, шунда һәр ватылган әйберне төзәтеп тора иде. Ә кичләрен колхоз базарында урам себерүче булып эшләде. Гаиләдә акча булсын дип, теләсә нинди эшкә алына иде.

Мин ул эшне күралмасам да, булышырга килгәли идем. «Менә бу рәт — сиңа, бусы да сиңа», — ди торган иде.
в деревню
СОҢЫННАН «БИЗНЕС ОНЛАЙН»ДА: «МИНИСТР УРЫНБАСАРЫ КЫЗЫДЫР ӘЛЕ, ЕГЕРМЕ ЯШЕНДӘ КАМАЛ ТЕАТРЫ ДИРЕКТОРЫ УРЫНБАСАРЫ БУЛДЫ», — ДИП ЯЗЫП ЧЫККАЧ, БИК КӨЛГӘН ИДЕМ.
Ә әнием монда кайткач ук телевидениегә эләкте, аның кебек татарча сөйләшүчеләр аз иде. Белеме буенча журналист түгел ул, укытучы, Тубылда тәрбияче булып эшләде. Ләкин кайтуга ук ТВга алдылар. Әле хәзер дә телевидениедә — яңалыклар бүлегендә эшли.

Без Яшел Үзәндә тордык. Мин КАИга, пиар бүлегенә укырга кердем — Россиядә бу юнәлешнең башлангыч чоры иде. Бик абруйлы факультет санала иде шуңа, хәтта КГУда да юк иде әле андый юнәлеш.

Тик мине һаман театрга тарта иде, Яшел Үзәндә театр түгәрәгенә йөрдем. КАИда да пиар белән театрны тоташтыру ягын уйлый идем.

Студент чакта ук кадрлар агентлыгында сату эшләре менеджеры булып эшли башладым. Шуңа сәяхәт итәрлек мөмкинлегем бар иде, Питерга барып, беренче театраль лабораторияне күреп кайттым, бик ошады. Казанга кайткач, «Выход 68» дип аталган охшаш проект эшләдем. («Выход» дип кенә атарга теләгән идем, ләкин Алисә Розанова исемле дустым, алай бик гади булачак, 1968 ел, азатлык темасы белән бәйләп була бит, диде). Хәтерләсәң «Казань, я люблю тебя» дигән проект бар иде.

Һәм шуннан башланды инде. Мин таяныч эзләп, Фәрит Рәфкатовичка килдем, тик ул кире борды. Ә Нияз Игъламов мине яклап чыкты, Фәрит Рәфкатовичка барып, аны үгетләргә тотынды.
Бикчантаеву (главный режиссёр Театра Камала)
театральный критик, заведующий литературно-драматической частью Театра Камала, арт-директор международного театрального фестиваля тюркских народов «Науруз»
БИКЧӘНТӘЕВ: «КЕМ СОҢ УЛ, БЕР ИСЕМНЕ ДӘ БЕЛМИ БИТ», — ДИ. Ә НИЯЗ: «БАШКА КЕШЕБЕЗ ЮК БИТ, ЯРДӘМ ИТӘРГӘ КИРӘК», — ДИДЕ.
«Однажды летним днём»
Шулай итеп, Камал Театры ярдәм итте. Аннан соң мин анда пиар-директорга булып куйдым. Беренче кампаниям — «Җәйнең бер көнендә» спектакле. Иң яратканым да шул. Люция Хәмитова трамвай йөртә, Алмаз Гәрәев парашют белән сикерә — шул видеоларны төшерү һаман да истә. Люция Хәмитова өчен трамвай йөртү яки Ләйсән Фәйзуллина өчен ит чабу никадәр яңа булса, без эшләгән әйбернең дә Камал Театры өчен шулкадәр яңа, элек булмаган күренеш икәнен күрсәтәсебез килде.

Һәр спектакльгә шулай якын килергә тырыштым, әмма тиздән үзем теләгән дәрәҗәдә эшли алмавымны, өлгермәвемне аңладым.

Өстәвенә, пиарчының мәдәни объект тудырмавын, ә мәгънәләр булдырырга тиешлеген аңладым. Ә минем объектка йогынты ясыйсым килә иде.

Мәсәлән, без ишәк табып, «Хуҗа Насертдин»га реклама ролигы эшләдек. Мин әйтәм: «Әйдәгез кампанияне шулай ясыбыз: имештер, Хуҗа Насредтин ишәккә утырып, сәяхәт итә-итә дә, Казанга премьерага гына килеп җитә». Шулай итеп, Фәрит Рәфкатович ул ишәкне спектакльгә үк алырга булды.

Һәм шулай тәэсир итә алу ошады миңа, пиарның үзем өчен таррак булуын аңладым. Ләкин бу пиарда бар нәрсәне дә белеп бетердем дигән сүз түгел, юк.

— «Живой город» фондына ничек килеп эләктең?

— Камал Театрында без Нияз белән бер бүлмәдә эшли идек. Шулай бервакыт аның янына «Живой город» фондын оештыручыларның берсе — Инна Яркова килеп йөри башлады. Гел фикер алышалар болар. Мин: «Нинди проект, нинди Инна икән ул, кызык», — дип уйлап утырам. Һәм бервакыт боларга пиарчы кирәк булды, Нияз мине тәкъдим итте.
Акча өчен түгел, болай кызык булганга гына алындым. Өстәвенә, бер институция штатында озак эшләсәң, мүкләнә, тамыр җәя башлыйсың. Ә монда — яңа әйбер.

«Живой город»ның барлыкка килүе Татарстан өчен мөһим вакыйга булды. Пиарчылар өчен дә. Театрның бөтенләй үзгә юнәлеше барлыкка килде.

«Живой город» һәм Камал Театры пиарында аерма бармы?

Әллә ни зур аерма юк инде, мин тегендә дә, монда да шул ук пиар коралларын кулландым. Тик беренчесе — «Угол», ул проектлы эш ысулы белән эәли. Ягъни һәрбер спектакльга яңа команда җыела, яңа режиссёр, актерлар. Гел үзгәреп тора.
Ә КАМАЛ ТЕАТРЫ УЛ — РЕПЕРТУАР, ТРУППА. БЕРНИКАДӘР МӘГЪНӘДӘ, КОНВЕЙЕР — БИЛГЕЛЕ БЕР КҮЛӘМДӘ ПРЕМЬЕРАЛАР ЧЫГАРЫРГА ТИЕШ ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ.
Һәр премьерага аерым проект итеп карау өчен физик көчең җитми.

Россиядә калырга уйлагач, баштан ук Казанны сайладыңмы, башка вариантлар бар идеме?

— Россиядә, Казаннан кала, шул Питерны гына сайлый алыр идем. Питерда үзеңне икенче төрле тоясың, Казанның үз характеры булган кебек, Питерныкы да бар.
КАЗАН МИҢА ОХШАГАН БУГАЙ УЛ — ИКЕ ЯКЛЫ. БЕР ЯГЫ КИЛӘЧӘККӘ ОМТЫЛА, АЛГА КИТКӘН, ИКЕНЧЕСЕ — БИК КОНСЕРВАТИВ ҺӘМ ЯБЫК.
Беләсеңме, Минкульт стратегиясе белән мин үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре арасында зур аерма бар. Минкульт даими рәвештә саклау, саклау һәм тагын бер кат саклау турында тәкрарлый. Тик мин сөйләшкән һәр эксперт алгарыш турында сөйли, хәрәкәт кирәк ди. Әнә шундый диссонанс.

Шулай бервакыт Лондонда җирле татар берләшмәсе очрашуында булдым. Һәм алар өчен милли киемдә килеп, биеп, татар ризыклары ашау мөһим менә. Ә миңа ул кирәкми.

Илдән 90 нчы елларда киткәннәр һаман да шул Рәсәйне күз алларына китерәләр, шул дәвер җырларын җырлап, шул киноларны карыйлар. Бу үзенә күрә саклау, музейлаштыру: мәдәниятеңне алып киттең дә, экспонат итеп саклыйсың. Тик бу аның үсешенә комачаулый. Соңыннан ул искерә, чит-ятка әйләнә.
ҮСЕШ КИЧЕРҮ ӨЧЕН, ТАТАРЛАРГА ЮККА ЧЫГУДАН КУРЫКМАСКА КИРӘК, ДИГӘН ФИКЕР ОШЫЙ МИҢА. ЮГАЛАБЫЗ ДИГӘН КУРКУ ҮТСӘ, МӘДӘНИЯТКӘ ДӘ БАШКАЧА КАРАП БУЛАЧАК, АНЫ БАШКАЧА ҖИТКЕРӘ АЛАЧАКБЫЗ.
Юкка чыгу турында сөйләшә башлаганбыз икән, әйтим, карантинда утырганда минем тагын бер теория барлыкка килде. Бер дустыма сөйләгән идем, ул бу темага блог язарга кушты. Халык хәтере турында шундый бер фараз: милләтнең һәр вәкиле үзендә ниндидер тарихи хәтер йөртә, шуны тапшыра.

Кыскасы, минемчә, татарларда ир-ат белән хатын-кыз арасында ниндидер элемтә, килешү бар. Гүя халык аңы үсешкә, күбәюгә көйләнгән. Татарстанга кайтканда, татар ир-атларыннан бу кадәр көчле кызыксыну булыр дип көтмәгән идем (көлә).

Аңлы фикерләүдә дә чагыла ул: әти-әниләр кияүнең, һичшиксез, «татар булын» тели. Әле ниндидер аңсыз тартылу да бар.

«Әлиф»не караганда, шундый хис-кичерешләргә биреләм дә, кайдан килә бу дип аптырыйм.

Менә хәзер аңышмакчы булам. Безнең табигатебез ул, шуңа шундый тойгылар туадыр, мөгаен.
ҮЗЕБЕЗНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕБЕЗДӘН БАШ ТАРТКАНДА, БЕЗ АНЫ СИЗМИБЕЗ ДӘ, БАР ДА ЯХШЫ ДИП УЙЛЫЙБЫЗ. Ә МЕНӘ КИРЕ ӨСТӘСӘҢ, ЯИСӘ ЯҢАДАН АЧСАҢ, ҮЗЕҢНЕ ТУЛЫРАК ИТЕП ТОЯ БАШЛЫЙСЫҢ. ШӘХСӘН МИН ҮЗЕМ ШУЛАЙ ТОЯМ. МОНДА ЭШЛӘГӘН ЯРТЫ ЕЛДА ҮЗЕМНЕ КҮПКӘ ТУЛЫРАК ХИС ИТӘМ.
Әмма бу хисне башкаларга, хәтта якын кешеләреңә дә аңлату бик кыен. Дэвид – музыкант, озак вакыт төркемдә уйнады. Мин аңа «Ак калфак»ны тыңлаттым. Тыңлады да: «Шәп, «Scarborough fair» («Скарборо ярминкәсе») дигән инглиз халык җырына охшаган», — ди. Соңыннан тыңлап карадым, чыннан да, мотивлары да охшаш, ярминкәсе дә. Тик барыбер ул, әлбәттә, мин кичергән хисләрне кичерми.

Күңел төпкеленә яшерелгән нәрсә ул. Онытылмаска тиеш нәрсә. Ул тойгы безне бәхетлерәк итә чөнки. Татар телендә сөйләшү иҗтыяҗы, телгә бәйле гамәл ихтыяҗы — күбебездә сүнгән инде ул, сүндерелгән. Һәм без аның җитмәвен дә тоймыйбыз, һәрхәлдә, мин тоймый идем. Ләкин шул функицияне яңадан кабызып җибәрәсең дә аңлыйсың: менә хәзер син чын-чынлап бәхетле.

Интервью — ЙОЛДЫЗ МИНҢУЛЛИНА, Эльнар БАЙНАЗАРОВ
Фото — ДАНИИЛ ШВЕДОВ
Режиссёр Ильшат РӘхимбай
Оператор Руслан фӘхретдинов (ADEM MEDIA)