КҮПЛӘР ГАЯТЬ ЗУР ХАТА ЯСЫЙ – НИДЕР ТАБАР ӨЧЕН КИТӘЛӘР
АИДА НОВЕНЬКОВА
АИДА НОВЕНЬКОВА
КҮПЛӘР ГАЯТЬ ЗУР ХАТА ЯСЫЙ – НИДЕР ТАБАР ӨЧЕН КИТӘЛӘР


Аида Новенькова, СИЯЙ Community оешмасының идарәче партнёры, КФУ ИИФИда проектлар җитәкчесе. Ярты ел Финляндиядә, ел ярым Америкада укыган. Туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашып, мәгариф системасын ачык һәм сыгылмалырак итү өчен Казанга кайтырга карар кылган.
Аида Новенькова, СИЯЙ Community оешмасының идарәче партнёры, КФУ ИИФИда проектлар җитәкчесе. Ярты ел Финляндиядә, ел ярым Америкада укыган. Туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашып, мәгариф системасын ачык һәм сыгылмалырак итү өчен Казанга кайтырга карар кылган.
Мин профессор гаиләсендә туып-үстем. Минем яши торган тирәлек гармониядә иде, гаилә һәм мохит ягыннан бәхет елмайды. Казан белән зур диссонанска кергәнем булмады. Урта мәктәптә чакта ук Росссияне шактый әйләндем: Алтын боҗра, Питер һәм аның тирәсе, Әстерхан, безнең буйның күп өлешен күрдем, шуңа чагыштыра алам.
Казан белән Татарстанның урта статистик Россиядән яхшырак булып аерылып торганын мин иртә аңладым.
Мәктәптә укыганда Казаннан китү турында уйламадым да. Гәрчә, параллельдә укучы кайберәүләр нәкъ шул вакытта барысы да диярлек Мәскәү белән Санкт-Петербург ягына карый башлады – сынаулы БДИ бирә алган беренче буын иде бу.

Күбесе нәрсә өчендер түгел, нәрсәгәдер каршы булганга китте. Минем качар өчен сәбәбем юк, шуңа күрә калып, гармониядә монда нәрсәдер эшләп карарга булдым.

Әниләрнең сәяхәт итү мөмкинлеге чыккач, хәер, соң барлыкка килде ул, чөнки финанс вәзгыяте шундый иде, кеше әле йөри генә башлады. Һәм менә 2000-ләр башында, Төркиядән башка җиргә китәрлек тә акча барлыкка килә башлагач, без әни белән Европага йөрергә тотындык – хәтта ул мине үзе белән командировкаларга да ала иде. «Чемоданнарын үзе белән йөртер өчен» дип әйтә идем мин моны.
Ул баруларыгыздан алган беренче тәэсирне хәтерлисеңме?

Чит илгә беренче тапкыр 98 нче елда эләктем, әни үзе белән ял итәргә Хорватиягә алды. Хорватия шундый ачык ил иде ул вакытта, чөнки хәрби низагтан соң тернәкләнеп кенә килгән чагы. Без дефолт алдыннан киттек, шалтыратып: «Бөтен нәрсә ябыла, бәяләр яңадан языла, ә сез анда ятасыз», - диделәр.

Чистарак, яктырак, зур тәрәзәләр, кояш күп – беренче тәэсир шул булды. Чиста урамнар, кеше күп түгел, тупаслык юк, агрессив сөйләшү, юлда агрессивлык юк. Шундый тыныч, тәртип.

Югары сыйныфларда укыганда, хәтерлим, әни белән командировкага Төркиягә эләктем (мин инде инглизчә әйбәт сөйләшкәнгә ул мине тәрҗемәче итеп ала иде).
Автобуска керер өчен кешеләрнең тукталышта чират торуы бик көчле тәэсир итте миңа.
Бездә андый нәрсә юк иде бит, киресенчә, автобуска керәләр икән – өер белән, ә анда чынлап та тукталышта басып, чират көтәләр. Гайре табигый нәрсә булды ул минем өчен.

Яхшы мәктәп туры килде миңа. 9 нчы инглиз мәктәбендә укыдым, инглиз телен тирәнтен өйрәнү иде бездә. Тел генә түгел, көнбатыш мәдәнияте дә, тел өйрәнгәндә сеңдерә торган катлам. Мөгаен шуңа күрә мин һәрвакыт Европа форматындагы кеше булганмын да инде.

Хэлллоуинның ни икәнен монда сирәк кеше белгән чакта без аны инде бәйрәм итә идек: инглиз теле дәресенә костюмнардан килеп. Изге Валентин көнен дә мәктәптә белдек. Әти-әни мине мәктәпкә кадәр дә телне мәдәният аша бирүче укытучы булган үзәкләргә, мәктәпкә кадәрле укыту а-ля факультативларына бирә иде.
Югары сыйныфта миңа тәэсир иткән нәрсә урта гасырлар тарихы булды. «Властелин колец» кебек урта гасыр поп-культурасы белән бик кызыксына идек ул чакта, җырлар китте аннары, а-ля инглиз менестрельләре, менә шундый проектлар. Хәтерлим, ул җырлар буенча телне өйрәнә идек, чөнки анда таныш түгел сүзләр күп, ну, урта гасырларга ишарә белән.

Безне көнбатыш мәдәниятының бер өлеше булып килә торган фәнни фантастика бик кызыксындыра иде.
Миңа гел футуристик тарихлар ошый иде. Ул, мөгаен, үзенә күрә, икенче төрле караш турында инде.
10 нчы сыйныф азакларында әни белән минем кая китәсем килү турында сөйләштек. Хәзер 9 нчы сыйныф ахырына кайсы фәннән БДИ бирәчәген белергә тиеш укучылар кебек сайларга туры килмәде миңа. Әмма кайсы югары уку йортына керәчәгемне чамаларга кирәк. Әниемнең эше, аның ни сөйләве ошый иде миңа. Ул фән докторы, югары уку йортында күптәннән эшли. Хәзер ул Казан федераль университетында экономика факультеты директоры. Мин укыганда КАИда эшли - маркетинг кафедрасы мөдире иде. Мөгаен, юлымны шушы билгеләгән дә.

Ул чакта безнең өйдә Котлерның, маркетинг классикларының китаплары барлыкка килә башлады. Миңа бу кызыклы тоелды, һәм мин таныш юлдан киттем, әни ачкан юнәлешкә кердем, маркетолог булырга, моның нәрсә икәнен, ничек эшләгәнен аңларга теләдем. Россия өчен бу әле яңа тарих, ул вакытта бездә бичара сервис хөкем сөрә иде.

Мөгаен, темпераментымның бер өлеше инде бу: миңа гел башкалар эшләмәгән эш кызык иде. Менә шул. Бер дә куркытмый иде ул мине. Дөресен әйткәндә, кая эшкә барасым, ничек урнашачагым турында ул вакытта уйлап та карамадым.
Проблемаларны килеп чыгу җае белән хәл итү принцибы бар минем: хәзер шушылай эшләргә телим, алга таба – карарбыз.
Параллель рәвештә икенче югары белем дә алырга булдым – "Профессиональ багланыш сферасында тәрҗемәче" – КАИда шундый мөмкинлек бар иде. Тел өйрәнүне туктатмас өчен шунда керергә булдым, анда бик яхшы тел үзәге бар. Һәрхәлдә, тәрҗемә белән шөгыльләнеп, кара көндә бер телем икмәгем булачагын белә идем, беренче хезмәт хакы алып караган идем чөнки. Ну, студент чакта гел я яңа айфон, я яңа айпад аласы килә. Шуңа күрә кемгәдер мәкаләләр, рефератлар яза, нәрсәдер тәрҗемә итә идем. Кайвакыт берәр делегация килә, аларны тәрҗемә белән каршы алырга кирәк була, чөнки ул вакытта инглиз телен яхшы белүчеләр аз – шуңа менә шулай җайлы гына кереп урнаштым. Ул чакта әле машинам бар, шуңа андый интеллектуаль эскорт үткәреп була иде. Тәрҗемә өчен эш хакы гарантияләнгән иде, кыскасы.

Машина йөртү таныклыгын ничә яшеңдә алдың?

Шул вакытта университетта алдым, КАИның машина йөртү мәктәбе бар, уку кичләрен уза һәм бары 3 ай гына укыйсы иде. 18 тулуга укый башладым һәм беренче курс ахырында таныклык алдым.
Мин әнием җитәкләгән кафедрада укыдым. Һәрвакыт күпмедер басым бар иде, чөнки, шартлыча әйтсәк, син җәмәгатьчелек алдында әти-әниеңнең дәрәҗәсен төшерә алмыйсың бит инде.
Син һәрвакыт ата-анаңның күләгәсендә каласың. Бигрәк тә ул уңышка ирешкән кеше булса, һәм өстеңдә "генийларның балаларында табигать ял итә" дигән комментарий торса, ягъни син нәрсәнедер башкара алмасаң, гел "ну ярар, аның каравы әнә синең әниең нинди, бар да тәртиптә" диләр.

Кайвакыт курсташлардан төрле комментарийлар яки кырын карашлар була иде, әмма мин моны бик тыныч кичердем, минем позициям шундый булды: "Ну әйе, миңа бәхет елмайды. Ягъни, әйе әни югары уку йортында эшли, ул җитәкли торган программа буенча укыйм. Әмма сез мин моңа лаек түгел димәкче буласызмы? Менә минем турында үз фикере бар укытучыларым, менә минем интеллектым, менә белемем - менә шушыларга каршы куярлык нәрсә табып карагыз".

Бу мине ничектер сындырды дип әйтә алмыйм. Чөнки студент чактагы дусларыма әниемнең кем булуы барыбер, моннан файдаланырга тырышкан, файдаланган кешеләр түгел иде алар.

Бу четереклекләр турында әниең белән сөйләшә идегезме?

Фикер алыша идек. Аңа зарланып йөрмәдем инде, кайбер моментлар турында сөйли идем, димәк авыр ситуацияләр булган инде ул. Әни иң элек менә шушы фикерне җиткерә иде: "Үзең ничек дөрес дип саныйсың, шулай эшлә". Шуңа күрә әти-әни ягыннан бәхет елмайды миңа, алар белән партнёрларча мөнәсәбәт кора алдык.
2010 нчы еллар уртасында мәгариф министрлыгының Россиядәге мәгарифне зур халыкара системага кертү проектлары башланды, бездәге уку-укыту максималь дәрәҗәдә ачыла башлады. Бар да Болонья системасына йөз тота иде, халыкара проектларга грантлар барлыкка килде.

Тел дәрәҗәсе, академик өлгереш буенча мине һәм тагын бер кызны сайлап алдылар. Бер семестрга Финляндиягә китеп бардым. Икенчеме, өченчеме курста бу, хәтерләмим дә инде.
Чит илдәге мәгариф системасы белән шундый очрашу иде ул: бөтенләй башкача укып була икән бит, дәресләр башка төрле булырга мөмкин, син үзең сайлыйсың. Бу шок иде, әлбәттә.
Бу шактый сәер, әмма бик текә тәҗрибә булды.

Ул программага эләгергә теләүчеләр күп идеме?

Ул вакытта, дөресен әйткәндә, юк. Чөнки ике момент бар иде. Гаҗәп, бу әле күптән түгел генә булды бит, 2006 нчы ел ул 14 ел элек дигән сүз. Ул вакытта "Booking" та, "Airbnb" да, ул кадәр киң онлайн-сервис та юк иде, мәсәлән, "Aviasales"та җиңел генә билет ала торган. Шуңа күрә этаплары күп иде, ә ул ниндидер каршылык тудыра диимме соң, куркынычсызлык ягыннан шик тудыра.

Ата-аналарга балаларын җибәрү авыр сыман иде, чит илдә уку концепциясе бик кыйммәт, бик азлар гына күтәрерлек дип кабул ителә иде – балаларын Лондонга гувернёрлар белән җибәрүчеләр генә. Әмма семестрга укырга китә алу дип түгел.

Аннары мин Финляндиядән Казанга кайттым. Ниндидер тәрҗемәләр тапшырганыбызны хәтерлим, (белгечлек буенча тапшырырга тиеш идек) – Америка маркетологлары дөньясының зур потенциалына беренче кагылуым һәм шул мәгълүмат катламына керү мөмкинлеге иде бу минем өчен. Һәм шул чакта аңлый башладым мин, кызганыч, әмма бездәге дәресләр хәзер дөньяда барган үзгәрешләрдән артта кала икән бит. Маркетинг безгә АКШнан килгән, маркетинг белән бәйле берәр программага барасың икән инде – шунда гына, шуңа күрә Американы сайладым да.
Чормавык Лигасы кебек уку йортларына дәгъва итмәдем дә инде. Чөнки чамадан тыш күп акча таләп итә алар. Дөресен әйткәндә, югары уку йортын мин гаиләмнең мөмкинлекләренә карап сайладым. Берничә университетка документлар җибәрдем, өчесеннән җавап алдым. Нәтиҗәдә, бер университет белән туры килдек бер-беребезгә. Ну аннары барысы да оk дип җавап килде алардан.
Ул мизгелдә нәрсә хис иттең?

Ну, "вау" иде ул. Өстеңә бер чиләк салкын су койгандай, чөнки бу кинәт чынбарлыкка әйләнде, һәм минем китәчәгем билгеле булды. Ел ярым башка илдә яшәргә, планетаның башка өлешенә.

2009 нчы ел иде ул. Бик куркыныч булды. Әкәмәт. Син берүзең китәсең, кая, нәрсәгә икәне – билгесез. Медицина документларын ясау өчен цирк булды әле анда, чөнки Америка университетлары прививкалар турында белешмә таләп итә. Бик катлаулы булды, ул процесс ярты елга диярлек сузылды.

Әти-әниең, дусларың ярдәм итеп, хуплап торса да, барыбер, авыр ул. Бигрәк тә син шундый яшь килеш киткәндә. Ничә иде миңа... 21 яшь. Шул чама. Менә шулай. Яңа ел алдыннан барып җиттем анда, тулай торакка, берүзем.

Фейсбкта шул мин кергән университетта укыган рус кызы белән танышып куйган идем, ул аны тәмамлаган. Ул кыз Казаннан, минем мәктәптә укыган, миннән ике яшькә зуррак иде. Искиткеч булды ул. Алар кияве белән икәү мине аэропортта каршы алдылар, тулай торакка китерделәр. Аралаша башладык, дуслаштык, хәзер дә аралашып торабыз.
Моңа кадәр беркайчан да үзем генә яшәгәнем булмады. Һәм шунда син документлар белән бәйле сорауларны ачыклый башлыйсың, аларда ниндидер җирле теркәлү бар икәнен. Үзләренең исәпкә алулары. Хәл итәргә кирәкле бер өем административ мәсьәләләр, мәсәлән, тулай торак ачкычыннан алып, "укыячак курсларыңны дөрес сайлау"га кадәр, ничек бернәрсәне дә югалтмаска, вакытында түләргә. Ну, акылдан язарлык, кыскасы.

Мин Америкада чынлап торып ашарга пешерергә өйрәндем. Бервакыт салкын тидердем һәм дәваланыр өчен шулпа пешереп ашарга кирәк дип уйладым. Рецептын таптым, биш литрлы кастрюль алдым, чөнки мин бит рецепт буенча пешерәм, ә анда тулы бер гаилә өчен язылган. Бөтен тулай торак ашады бугай аны. Нишлисең, җайлашасың инде.

Яңа Англиядәге кечерәк кенә бик тыныч бер шәһәрдә яшәдем, бераз пенсионерларчарак штатта, анда, нигездә, ак халык иде, югары белемле һәм безнең дәреслекләрдәге сыман дөрес инглиз телендә сөйләшә торган. Мәсәлән, анда хәзер дә ишекләрне бикләми йөриләр. Бик гаҗәпләндерә иде бу. Акцент төрлелегеннән баш әйләнә торган Нью-Йорк түгел ул. Шуңа күрә җайлы күнектем.

Тотылган машина сатып алдым – анда тотылган машина базары көчле. Син, студент, чынлап та бик арзанга, 500-1000 $га машина алып йөри, аннары сата аласың. Арзан гына бер машина алдым, ел буе йөрдем, аннары шунда ук саттым. Шул вакыт аралыгында бер тапкыр да юдыртырга кермәдем. Анда шулай ук 4 фасыл булса да.

Анда машина йөртүчеләрдә агрессия юк, бигрәк тә шундый тыныч регионда, бар да максималь рәвештә тыныч йөри. Андагы юлларны ярата идем, зур трассалар ул, экзит системалары, башкача көйләнгән юл хәрәкәте системасы. Тормыш өчен бик җайлы башка нәрсәләр дә күп. Бу, әлбәттә, искитәрлек иде, чөнки "ну ничек шулай була ала" дип уйлыйсың.
Башта сөйләшергә куркыныч иде, хата ясарга куркуны җиңәргә туры килде.
Әмма берни булмагандай ялгыша-ялгыша сөйләшүче төрле илләрдән килгән студентлар белән укыгач, һәм аларның моңа тыныч карауларын күргәч, бар да ok була башлый. Хаталы сөйләшүгә карата укытучыларның барысы да толерант һәм сабыр булды. Мин аларның фәлсәфәсен бик яраттым, болай диләр иде: "Сез лингвист булырга укмыйсыз бит, хаталы язуыгыз куркыныч түгел. Үз һөнәрегездә хата җибәрмәгез – менә шунысы мөһим". Бу игътибарны кирәкле ноктага юнәлтергә мөмкинлек бирде.
Америка тәҗрибәсеннән синең өчен иң кыйммәтлесе нәрсә булды?

Миндә барлыкка килгән, үскән иң төп нәрсә ул мөстәкыйльлек булды. Фикерләү һәм карар кабул итү мөстәкыйльлеге. Магистр дәрәҗәсендә синең вакытыңның күп өлеше мөстәкыйль рәвештә нидер эшләүгә юнәлгән. Сиңа даими зур мәгълүмат катламнары бирелә, киләсе дәрескә әзерләнү өчен аны эшкәртергә, укырга, мөстәкыйль өйрәнергә кирәк.

Россиядә ул елларда мәгариф системасы белемне трансляцияләүгә корылган иде. Ә Америкада – белемне табу, үз фикереңне булдыруга. Һәм монда бик зур аерма бар.

Кая барырга, нишләргә икәнен, гомумән, үзеңнең карарларың өчен җаваплылыкны башкалар җилкәсенә сала алмыйсың, ә иң мөһиме, ярдәм сорар кеше һәм урыны юк. Син анда берүзең. Бетте китте.

Нью-Йоркта әйләнеп кайтыр өчен барганда Американың ул зур купшы шәһәрләрен күрдем, шәп булды ул. Әмма минем нигәдер беркайчан да анда калу теләге тумады. Ул вакытта билгеле бер амбицияләрем барлыкка килде, әмма анда әлегә үзем теләгән дәрәҗәдә эшли алмаячагымны аңлый идем, шуңа да бәйле бу. Ә бәлки ялган исем белән йөрүче синдромы кузгалгандыр.
Ну, ягъни, мин рус кызы, Америкада белем алсам да, ул базарда нәрсә тәкъдим итә алам инде? Официант булып эшләргәме?
Аның каравы, монда кайтсам, мөмкинлекләрем күбрәк булачагын, Америкада укыган кыз исемен йөртәчәгемне белә идем – һәм бу "вау".

Танышларым: "Аида, ну, Америкада, Нью-Йоркта син...соң нинди аермасы бар соң! Хет официант, аның каравы һәр иртә Central Park яныннан үтәчәксең!"

Ә мин аңлый идем, миңа бу гына җитми. Үземне алай сындыра алмаячакмын. Хәтта һәр иртә Эмпайр-стейт-билдинг яныннан үтсәм дә. Булдыра алмаячакмын.

Безнең гаиләдә авырлыкларны миннән беркайчан да яшермәделәр һәм мин белә идем: "Дуслар" стилендәге һәр сериал һәм Нью-Йоркта яшәү рәхәт дигән сурәт артында син Манхэттенда түгел, ә шайтан белсен кайда яши торган чынбарлык бар.

Минем үги әтием 12 ел Америкада яшәгән, ул системаны яхшы белә. Бер яктан, әлбәттә, калуымны да теләгән, мөгаен. Икенче яктан, мин аңардан андагы авырлыклар турында да күп ишеттем. Калып, мәсәлән, Нью-Йоркта яшәячәкмен, "Как я встретил вашу маму" сериалындагы кебек булам дигән иллюзияләр юк иде минем. Моның нигезендә күбрәк нәрсә ятканын аңлый идем.

Һәм мин кайтачагымны аңладым: Дон Кихот идеализмы бар иде миндә, имеш, кайтам да, тәнкыйди фикерләү формалаштыру идеясен, мөстәкыйльлек – барысын монда да кертү өчен системаны алдынгы итеп үзгәртүчеләр сафында булачакмын. Өстәвенә, бакалавриат белән магистратурага күчү башланган мәл иде, ә мин ул системаның амбассадоры була алам, чит илдә ул системаның ничек эшләгәнен беләм, димәк, чынлап та ниндидер үзгәреш кертә алам дигән сүз.

Ну тагын бер фактор бар иде – Казанда миңа тәкъдим ясадылар, кияүгә чыгарга тиеш идем. Соңгы рольне шул уйнады.
Син кайтуга ук мәгариф системасында инкыйлаб идеясен тормышка ашыра алдыңмы? Ничегрәк барды ул?

Шәп сорау, чөнки тирән итеп җавап бирсәң, чынлыкта, бу хәзер дә дәвам итә әле...

Менә яхшы кешеләр җыела, бөтенләй ватып-җимереп, бер шәп нәрсә ясап куя – болай була алмый шул ул.

Ну, мин укыта башладым, чөнки аспирантурада укый идем, укытуда яңа алымнар сынап карадым. Килгәч, аудитория белән аралаша башладым, ниндидер сораулар бирү кебек нәрсә юк иде әле ул чакта. Трибунада басып тормыйсың, рәтләр арасында йөрисең, сөйләшәсең. Америкада миңа бик ошаган иде, беренче дәрестә укытучы керә дә, башта аудитория белән таныша: "Егетләр, кызлар, ничек монда укыйсы булдыгыз, кем булырга укыйсыз һ.б.". Мин сораша башладым, ә студентлар өчен шок булды ул: "Безнең белән элемтәгә керәләр".

Укыту наркотик сыман ул, чөнки студентлар белән эшләгәндә (кайсы яшьтә булса да), янып торган күзләрен күреп, аларны рухландыручы кеше ул син дигән тойгыга ияләшәсең. Моннан китү, әлбәттә, авыр. Күпләр өчен авыр.

Ә син киттеңме?

Юк, дәресләрем бар әле, әмма, гадәттә, курслар күп түгел миндә, чөнки кандидатлыкны яклагач, төрле проектларда күп эшли, оештыру эшчәнлеге белән шөгыльләнә башладым. Ошап китте бу миңа. Университет эчендә.

Бер курс эчендә генә системаны үзгәртеп булмаганлыгын аңлый идем, студентлар белән шәп нәрсәләр эшләп була, әмма чит илдә алган белемемне җиткерүне карар кабул итүгә йогынты ясый ала торган җирдә башкарырга тиеш мин. Һәм мин акрынлап төрле программалар эшли башладым, уку планын үзгәртү һәм булган катгый кагыйдәләрне үтә алыр өчен вариантлар тәкъдим итә башладым.
Чөнки, кызганыч, әмма Россиядәге мәгариф системасы хәзер дә катгый. 10 ел элек булганнан яхшырак инде. Әмма ул бер дә сыгылмалы түгел.

Һәм менә шуның эчендә студентлар китә алсын өчен мөмкинлекләр булдырырга кирәк иде. Бу катлаулы, әмма мөмкин эш. Мин шуның белән шөгыльләндем. Чит ил университетлары белән партнёрлык мөнәсәбәтләре корганда, ул укытучыларны монда чакырасың, безнең егет-кызларның грант алу, чит илгә йөрү мөмкинлеге булсын өчен оештырып йөрисең. Аларга моның һичшиксез кирәк икәнен ышандырырга туры килә иде, чөнки күпләр хәзер дә мораль яктан әзер түгел әле.

Аннары, мин федераль университетка эшкә килгәч, уку-укыту дәрәҗәләрен тулысынча бүлдек тә, һәр юнәлеш, уку дәрәҗәсе өчен аерым деканатлар оештырдык. Алдан программалар гел кафедраларда утыра иде, ягъни, син кафедрада укыйсың, үз аралашу даирәң һ.б. Ә без ул чакта программаларны кафедралардан тартып чыгарып, шәп кешеләргә тоттырдык. Һәм бу кан алыштырырга, системаны бераз үзгәртергә мөмкинлек бирде.

Администрация белән студентлар арасында максималь ачыклык яклы идек без, студентлар теләсә кайсы мәсьәләне, килеп чыгуга ук, белмим, электрон системалармы, яки башка нәрсәләр ярдәмендәме чишә алырлык система төзү яклы идек. Яшәүне максималь рәвештә җиңелләштерү өчен.

Шул магистратура үзәге белән өч ел җитәкчелек иттем мин, һәм без магистратурада тулысынча инглиз телендә алып барылучы бер программа эшләдек.

Июньдә, диплом яклаулар беткәч, студентларың килә дә рәхмәт әйтә, шундый рәхәт. Һәм шул чакта ел буе эшләвеңнең сиңа шушылай чын күңелдән рәхмәт белдерүләре өчен икәнен аңлыйсың.
Фәнни җитәкчеләре белән уртак тел таба алмаганга студентларым кабинетыма кереп елый иде.
Алар чынлап та туганың кебек була башлый. Сине дус, остаз дип кабул итүче энекәш, сеңелкәшләр сыман. Һәм мине бик җылы хисләр бәйли ул кешеләргә. Бик җылы хатирәләр бар, мәсәлән, магистратурада, анда инде өлкәнрәкләр, хатыннары соңгы айлар йөкле булганнарның ирләре килә башлый, аларга ярдәм итә башлыйсың. Алар: "Ну менә саклауга салдылар, ә аның диплом яклыйсы, нишләргә?" Менә шулар. Ну син ярдәм итә башлыйсың инде, мәсәлән, әйдә, документларны болай язабыз дисең, ә чынлыкта ул башка вакытта килә, аңа бирем уйлап табабыз, кешечә ярдәм итәргә кирәк бит, нишлисең.

Бер вакыт килеп җитте, 2 ел элек, мөгаен. Текә борылыш иде ул, аерылдым – бу, мөгаен, беренче шундый зур адым булгандыр, алга таба нишләргә дип җитди уйлана башладым. Һәм мин яңа мөмкинлекләр/вариантлар, тормышка ниндидер яңалык кертү өчен чираттагы проект эзләргә тотындым. Шунда миңа дустым Таня Яковлева: без "Сияй" ("Балкы") дигән яңа проект эшләргә җыенабыз, кушыл, карарбыз, энергиябез туры килерме, - диде. Һәм бер мизгелдә эләктереп алды бит бу мине, туры килдек, хәзер дә шулай эшлибез.

Казандагы клиентлар хакында нәрсә әйтә аласың?

Күргәннәрдән шуны әйтә алам – кешеләрнең маркетинг темасына керүгә әзерлеге югары, әмма финанс мөмкинлекләре җитеп бетми кайвакыт. "Маркетинг" һәм "стратегия" төшенчәләре арасына тигезлек тамгасы куярга мөмкин икәнлеген әле аңлый башладылар гына. Чөнки маркетинг – реклама гына, сату боҗрасы гына түгел, фикерләү рәвеше дә: компаниянең эшләү, бизнес-операцияләрне уздыру рәвеше. Күпләр өчен бу күчеш мизгеле бик авыр әле, бизнесны коручыларның үзләренә башларындагы шөрепләрен алыштырырга кирәк. Әлегә моңа әзерлек юк. Гел "әйдәгез, реклама ясап ташлыйбыз, һәм халык киләчәк"тән генә башланмый бит инде ул – шуны аңлатырга туры килә. Ә күпләр менә мондый фикердә: "Конкурентларыбыз юк безнең, безнең товар уникаль".
Америкада сиңа бөтен кеше елмая. Россиягә кайтып төшәсең – бездә андый гадәт юк.
Америкада сиңа бөтен кеше елмая. Россиягә кайтып төшәсең – бездә андый гадәт юк.
Кайвакыт авыр булып китә. Бер нәрсәгә исем киткән иде. Штатларда ишекне тотып тору гадәткә кергән. Малаймы, кызмы, мөһим түгел, синнән соң кемдер чыгып килгәнен күрәсең икән, аны, Алла сакласын, ишек бәрмәсен дип, килеп җиткәнен көтеп торасың. Монда кайтышка мине бик еш ишек бәрә иде (көлә). Чөнки, кызганычка каршы, бездә башкача. Хәзер үзгәрә барганын күрәм. Кеше ешрак яхшы телевидение карый башлаганга, мөгаен. Сәяхәткә ешрак чыгалар. Уңайлырак, җайлырак дөньяда яшиселәре килә. Әкренләп җайлаша бара инде шулай.

Башка илләрдәге тормышың Казанга карашыңны үзгәрттеме? Үзгәртсә, ничек?

Мөнәсәбәтем бик нык үзгәрде. Алдан минем әллә ни исем китми иде. Аннары Россия буйлап йөргәндә, кайбер нәрсәләрне чагыштырып карагач аңладым. Казанга зур спорт чаралары килергә тотынгач, юллар үзгәрә башлады.

Соң! 96 нчы елда күчкәннән соң 20 ел Чистай урамында яшәдем мин, цивилизация безнең йортта тәмамлана иде. Бетте. Аннан соң – ком, Казансу һәм шәхси йортлары белән яшәүчеләр. Мин яшәгән 20 ел эчендә бу район бүгенге халәтенә килде. Шул арада шәһәр дә үсә торды.
Хәзер Казан – уникаль урын һәм уникаль регион, Европа шәһәре белән чагыштырырлык. Әмма кешеләр һаман елмая белми әле.
Ә син шәһәрдәге кайсы урыннарны яратасың?

Әлбәттә инде иске профессор үзәге, Чехов базары тирәсе, Айвазовский, Жуковский, Зур һәм Кече Кызыл урамнар, Толстой – университетлар янындагы урамнар, кыскасы. Кремлёвская, менә шул өлеше. Җәй көне җәяү йөрергә яратам. Күченгәннән соң, хәзер мин Чехов урамында яшим, машинамны калдырам да, эшкә рәхәтләнеп җәяү барам.

Горький паркын бик яратам, хәтта әнә шулай тараеп калган килеш тә, хәтерлим, ул бит шундый зур, анда әле "Казанский" санаторие бар иде, бала чактан нидер саклана, күзәтү тәгәрмәче дә бар иде бит хәтта, йөрүе рәхәт шунда. Йортым белән янәшә скверлар – Аксёнов һәм Ершов скверлары.

Миңа ошый торган урыннар бар. Ну менә, беләсеңме, яшереп тормыйм, Казандагы кальян культурасын яратам.

Ник "яшереп тормыйм" дисең, нинди ояты бар аның?

Чөнки күптән түгел "Be Bright"тагылар белән туган көннәрен уздырдык, һәм алар бер шәһәр медиасына төрле бүләкләр турында материал әзерләделәр. Анда миңа бирелгән бүләк турында да сүз бар, һәм редакция аны янәсе без кафеда булган дип алмаштырганнар. Материалны күргәч гаҗәпләндек, әлбәттә.

Йортым янында гына мин бик яратып даими йөри торган кальянханә бар, мин анда, я Раббым, кичер, вип-клиент, һәм миңа анда бик рәхәт. Ягъни бу үзенә күрә көч-куәт бирә торган җир, мин аны my time дип атыйм – эштән соң берүзең килеп, укып утырырга мөмкин урын. Казанда андый җирләр булуы күңелемә хуш килә.
Гомумән, әгәр мөмкинлек булса, һәркем башка бер шәһәрдә укып карарга тиеш дип саныйм.
Бу, иң азында, баета. Чөнки, әйе, таянычсыз калгач, син балигълык чорына тизрәк кичәсең, мөстәкыйльрәк буласың. Холык авырлыкларда гына чыныга. Сынап карарга кирәк, кайтыргамы-юкмы икәнен аннан соң карар бирәсең.

Әмма тагын бер нәрсәне аңларга кирәк: никадәр еракка китсәң дә, үзеңнән кача алмыйсың. Күпләр гаять зур хата ясый – нидер табар өчен китәләр. Тегендә син берни таба алмаячаксың, тегендә син иблисләрең белән ялгыз калачаксың гына. Бары тик үз-үзеңдә генә нидер табарга мөмкин.

Интервью — альбина закируллина
Фото — марина безматерных
видео ИЛЬШАТ РӘХИМБАЙ